Финн Олафссон Скандинавия мифологиясе


Дөньяның барлыкка килүе


Башта берни дә булмаган: җир дә, күк йөзе дә, ком да, салкын дулкыннар да. Бары тик бер зур кара Гиннунгагап дигән упкын гына булган. Аннан төньякка таба томаннар иле Нифльхейм, ә көньякка таба – ут иле Муспельхейм урнашкан булган. Тыныч, якты һәм эссе булган Муспельхеймда, шундый эссе ки, анда бу ил балаларыннан – ут албастыларыннан башка, беркем дә тора алмаган. Нифльхеймда, киресенчә, мәңгелек суыклык һәм караңгылык өстенлек иткән.

Менә томаннар илендә Гергельмир чишмәсе бәреп чыккан. Унике көчле ташкын, Эливагар, аннан үз башлангычын алып, Гиннунгагап упкынына юнәлеп, көньякка таба агып төшкән. Томаннар иленең көчле суыгы бу ташкыннар суын бозга әйләндергән, ләкин Гергельмир чыганагы туктамыйча агып торган. Зур боз кисәкләре үсә торган һәм Муспельхеймга һаман якынлаша барган. Ниһаять, боз ут иленә шундый якынлашкан ки, шулвакыт эри башлаган. Муспельхеймнан чыккан очкыннар, боз белән кушылып, анда тереклек уяткан. Шуннан соң Гиннунгагапның чиксез бозлы киңлекләр упкыныннан кинәт бик зур сын барлыкка килгән. Ул да булса албасты Имир, дөньяда тәүге тере зат пәйда булган.

Шул ук көнне Имирның сул кулы астында малай белән кыз, ә аның аякларыннан алты башлы албасты Трудгельмир барлыкка килгән. Шулай итеп албастылар нәселенә, аларны барлыкка китергән боз һәм ялкын кебек аяусыз һәм мәкерле Гримтурсеннарга нигез салынган.

Албастылар белән бер үк вакытта эрегән боздан бик зур Аудумбла дигән сыер барлыкка килгән. Анын җилененнән, Имирга һәм аның балаларына азык бирә торган, дүрт сөтле елга ага башлаган. Яшел утлавыклар әле булмаган, шуңа күрә Аудумбла, зур тозлы боз кисәкләрен ялап, көтүдә йөргән. Беренче көннең ахырында шул боз кисәкләренең берсе өстендә чәчләр, икенче көнне – бер баш, өченче көнгә боз кисәгеннән куәтле албасты Бури барлыкка килгән. Аның улы Бер үзенә хатын итеп Бесланы алган, һәм ул аңа өч ул: Один, Вили һәм Ве аллаларын тудырган.

Бу аллаларга алар яши торган дөнья ошамаган, аяусыз Имирның хакимлегенә дә алар түзә алмаган. Алар беренче албастыга каршы төшкәннәр һәм озак, каты көрәштән соң аны һәлак иткәннәр.

Имир шундый зур булган ки, анын яраларыннан чыккан канында башка албастылар баткан, хәтта сыер Аудумбла да. Бары тик Имирның оныкларының берсе – албасты Бергельмир гына көймә төзеп, үзенең хатыны белән котылган.

Хәзер инде беркем дә аллаларга дөньяны үзләренчә оештырырга комачауламаган. Алар, Имир гәүдәсеннән яссы түгәрәк формасында җир ясап, аны албастының каныннан барлыкка килгән зур диңгезнең уртасына урнаштырганнар. Җирне аллалар “Мидгард” (“урта ил”) дип атаганнар. Шуннан соң туганнар Имирның баш сөягеннән – күк йөзе, сөякләреннән – таулар, чәчләреннән – агачлар, тешләреннән – ташлар, ә баш миеннән – болытлар ясаганнар. Күк йөзенең һәр дүрт почмагын мөгез формасына төреп, аллалар һәрберсенә бер җил урнаштырганнар: төньягына – Нордри, көньягына – Судри, көнбатышына – Вестри, һәм көнчыгышына – Аустри. Муспельхеймнан чыккан очкыннардан йолдызлар ясап, аллалар, аларны күк йөзен бизәү өчен, шунда урнаштырганнар. Йолдызларның бер өлешен алар хәрәкәтләнмәүчән итеп калдырганнар, калганнырын, вакытны белеп торыр өчен, түгәрәк буенча урнаштырганнар.

Дөньяны барлыкка китергәннән соң, Один һәм абыйлары аңа җан ияләре урнаштырырга уйлаганнар. Бервакыт диңгезнең яр буенда алар ике агач: корычагач һәм зирек тапканнар. Аллалар аларны кисеп, корычагачтан – ир-ат, зиректән хатын-кыз ясаганнар. Один аларга җан керткән, Вили –ихтыяр, акыл һәм омтылыш, Ве кеше кыяфәте биргән. Шулай итеп беренче кешеләр барлыкка килгән. Ир-атның исеме – Аск, хатын-кызныкы Эмбла булган.

Аллалар албастылар турында да онытмаган. Диңгез артында, Мидгардтан көнбатышка таба алар Йотунхейм илен булдырганнар һәм аны Бергельмир белән аның нәселенә биргәннәр.

Вакытлар үткән, аллалар тагын да күбәйгән. Туганнарның өлкәне Одинның күп балалары туган. Алар үзләренә җирдән биектә ил төзегәннәр һәм аңа Асгард дип исем биргәннәр, ә үзләрен – Аслар дип атаганнар.


Мундильфери һәм аның балалары


Беренче кешеләрнең тормышы күңелсез булган. Бөтен дөньяда мәңгелек төн хакимлек иткән, һәм бары тик тонык, җемелдәп торган йолдызлар яктысы гына караңгылыкны бераз тараткан. Кояш һәм ай әле булмаган, ә алардан башка кырларда чәчүлекләр яшелләнмәгән, бакчаларда агачлар чәчәк атмаган. Шулвакыт, җирне яктырту өчен, Один абыйлары белән Муспельхеймнан ут алып, аннан кояш һәм ай ясаганнар. Һичшиксез, алар туганнар тарафыннан кайчан да булса ясалган иң яхшы һәм иң матур җисемнәр булып чыккан. Аллалар үзләренең хезмәт җимешләре белән бик канәгать булган, ләкин кем кояш белән айны һава буенча йөртер микән, дип һич тә уйлап таба алмаганнар.

Шул ук вакытта җирдә Мундильфери дигән бер адәм яшәгән, һәм аның булган ди искитәрлек кызы белән малае. Мундильфери алар белән бик горурланган. Аллаларның нинди матур җисемнәр ясаганын белгәч, кызына – Суль, димәк “кояш”, ә улына Мани (“ай”) дип исем биргән.

“Барысы да белсеннәр, хәтта аллалар да минем балаларымнан гүзәлрәк әйбер ясый алмаслар” – дип уйлаган Мундильфери тәкәбберләнеп. Озакламый бу да аңа аз кебек тоелган. Якын бер авылда бик матур бер егет яшәгән. Аның йөзе шундый матур булган, әйтерсең иң якты йолдыз ялтыраган төсле. Шуңа да аның исеме Глен (“ялтырау”) булган. Мундильфери моның турында белеп, аны үз кызына өйләндермәкче булган: аларның балалары тагын да матуррак булсын, һәм башка барлык кешеләр аларга табынсын өчен. Тәкәббернең нияте аллаларга билгеле булган. Һәм ул кызын кияүгә бирәсе көнне аның алдында кинәт Один пәйда булган.

– Син бик горур, Мундильфери, хәтта аллаларга тиң булырга телисең, – дигән ул. Син кешеләрнең безгә түгел, ә синең балаларыңа һәм аларның балаларына баш игәнен телисең. Шуның өчен без сиңа җәза бирергә булдык. Моннан соң Суль һәм Мани, күктә ай белән кояшны йөртеп, үзләре кешеләргә хезмәт итәрләр. Шунда барысы да аларның матурлыгы аллалар ясаган әйберләрдән өстен тора микәнен күрерләр.

Кайгыдан таңга калган Мундильфери берни дә әйтә алмаган. Один, Суль белән Манины алып, алар белән күккә күтәрелгән. Анда аллалар Сульны ике ак ат белән җигелгән зур арбага утыртканнар. Шуның алгы урынына кояш беркетеп куелган булган, һәм Сульга көне буе күк буенча йөрергә, кичкә генә туктарга дип боерык биргәннәр. Ә Мани айны йөртергә тиеш булган. Шуннан бирле Мани белән Суль кешеләргә турылыклы хезмәт итәләр, җирне көндез һәм кич яктырталар. Басуларда икмәкләр өлгерә, бакчаларда җимешләр пешә. Элек караңгылыкның хөкем сөргәнен һәм бу әйберләрнең булмаган чакларны хәзер инде беркем дә хәтерләми.


Эльфлар һәм гномнар


Күктә кояш балкый башлаганнан соң, җирдәге тормыш күңеллерәк була башлаган. Кешеләр тыныч кына кырда эшләгән, барысы да канәгать булган, беркемнең дә башкалардан данлыклырак яки баерак буласы килмәгән. Шул чакларда аллалар, Асгардны калдырып, еш кына дөнья буйлап сәяхәт иткәннәр. Алар кешеләрне җир казырга һәм аннан руда алырга өйрәткәннәр. Шулай ук аларга тимерче сандалы, чүкеч, келәшчә ясап биргәннәр. Алар ярдәмендә инде башка эш кораллары да барлыкка килгән. Ул чакта сугышлар да, урлашулар да булмаган. Тауларда күп итеп алтын казып чыгара торган булганнар, әмма аны җыеп тупламаганнар, ә савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар ясаганнар. Шуңа күрә ул чор “алтын гасыр” дип аталган.

Бервакыт Один, Вили һәм Ве, җирдә тимер рудасы эзләп казынганда, анда суалчаннар тапкан. Бу шыксыз тереклек ияләренә карап, аллалар уйга калалар:

– Нәрсә эшлибез без болар белән, туганнар? – дип сүз кузгаткан Ве. Без бөтен дөньяга халык утырттык. Бу суалчаннар беркемгә дә кирәк түгел. Бәлки аларны юк итәргәдер?

– Син ялгышасын, – дип каршы килә Один. Без җир өсте турында гына кайгырттык, ә асты турында оныттык. Әйдәгез алардан кечкенә кешеләр-гномнар яисә кара эльфлар ясыйбыз һәм аларга җир асты патшалыгы бирәбез. Ул патшалык Свартальфхейм яисә “Кара эльфлар иле” дип аталыр.

– Әгәр анда яшәү аларны туйдырса, һәм алар өскә, кояшка һәм яктылыкка чыгарга теләсә? – ди Вили.

– Курыкма, энекәш, – ди Один. Мин шулай эшлим: кояш нурлары аларны ташка әверелдерәчәк. Шулай итеп аларга гел җир астында гына яшәргә туры киләчәк.

– Мин синең белән риза, – дигән Ве. Әмма без җир асты турында гына түгел, һава турында да оныттык. Әйдәгез кайбер суалчаннарны – кара эльфларга яисә гномнарга, ә башкаларын – якты эльфларга әйләндерәбез һәм аларны һавага, җир белән Асгард арасына, Льесальфхеймга (“Якты эльфлар иле”) урнаштырабыз.

Калган аллалар моның белән килешә. Шулай итеп дөньяда эльфлар һәм гномнар һәм ике яңа ил: Свартальфхейм белән Льесальфхейм барлыкка киләләр.

Кара эльфлар яисә гномнар озакламый бик оста куллы җан ияләренә әйләнәләр. Асылташларны һәм металларны алардан да оста эшкәртүче булмагандыр. Хәтта аллалар да бу мәсьәлә буенча аларга мөрәҗәгать иткән.

Гномнар җир астында эшләсә, бу вакытта эльфлар җирнең өстендә хезмәт иткән. Алар иң матур һәм хуш исле чәчәкләр үстерергә өйрәнгәннәр. Шуннан бирле ел саен җирне тагын да ямьлерәк һәм матуррак булсын өчен бизиләр.


Норналар


Кайгы-борчусыз, бәхетле итеп торган кешеләр алтын гасырда. Ләкин бу озакка сузылмаган. Бервакыт көнчыгыштан, албастылар иленнән Мидгардка өч хатын килгән. Берсе аның карт булган, Урд (Үткән) исемле, икенчесе урта яшьтә булган, Верданди (Хәзерге), өченчесе бик яшь булган, ул да булса Скульд (Киләчәк). Бу өч хатыннар күрәзәче, тылсымчы норналар булган. Аларда дөнья, кешеләр, хәтта аллалар язмышын билгеләү сәләте булган.

– Озакламый алтынга, җиңел табышка омтылу кешеләрнең йөрәгенә үтеп керәчәк, һәм алтын гасыр тәмам булачак, – дигән өлкән норна.

– Кешеләр алтын өчен бер-берсен үтерәчәк һәм алдыячак. Алтын үзенең ялтыравы белән күп данлыклы батырларның күзен томалыячак һәм алар шуның өчен сугышта һәлак булачак, – дигән уртанчысы.

– Әйе, барысы да сез әйткәнчә булачак, – дип раслаган кече норна. Ләкин вакыт үтү белән алтын үзенең хакимлеген югалтачак, һәм кешеләр яңадан бәхетле булачак, – дип өстәгән.

– Алтынга омтылу кешеләрне генә түгел, аллаларны да буйсындырачак. Алар да кан түгәчәк һәм антларын бозачак, – дип кабат өлкән норна сүз кузгаткан.

– Албастылар аллалар белән сугыш башлыячак. Бу сугыш күп еллар дәвам итәчәк, аллалар белән албастыларның һәлак булуы белән тәмамланачак, – дигән уртанчысы.

– Әйе, сез әйткәнчә булачак, ләкин бөтен аллалар да үлмиячәк. Аларның балалары һәм җинаять кылмаганнары исән калачак, һәм иске дөнья бетеп, яңасы барлыкка килгәч, алар аның белән идарә итәчәк, – дип каршы төшкән кече норна.

Шуннан соң дөньяда барысы да норналар юраганча була башлаган. Тора бара кешеләр йөрәгенә комсызлык үтеп кергән. Күбесе тыныч хезмәтне калдырып, кулларына кылыч, сөңгеләр алып, бер-берсенә сугышта каршы чыккан. Ә сугышлар белән бергә дөньяга мохтаҗлык һәм җинаятьләр килгән. Күктә кояш шулай ук балкып торган, ләкин хәзер инде беркем дә элеккечә бәхетле булмаган. Норналарның башка әйткән сүзе дә чынга ашкан: аллалар һәм албастылар арасында каты көрәш башланган. Асгардны яулый алмыйча, Гримтурсеннар яисә албастылар бөтен ачуын кешеләр өстенә яудырган. Имирның боздан һәм уттан туган токымнарына бөтен табигать көчләре буйсынган. Албастылар җиргә салкын, корылык, җил-давыл җибәргән, бозлар яудырган, кар ишелмәләре төшергән. Шуның сәбәпле күп кенә авыллар юкка чыккан. Мидгардны саклар өчен аллалар аны биек таулар белән уратып алган. Ләкин албастылар еш кына алар аша үтеп керә торган булган. Дөньяны һәлак итәр өчен, Гримтурсеннар кояш белән айга Скель һәм Гети дигән ике зур бүре җибәргәннәр. Шуннан бирле Скель – кояш, ә Гети ай артыннан чаба торган булган. Һәм Суль белән Мани алардан тау артына качып йөрергә мәҗбүр булган. Асларның берсеннән генә курка торган булган албастылар. Ул да булса, Тор, күк күкрәү һәм яшен алласы.


Асгард һәм Аслар


Болытлар өстендә, бик биектә, шундый биектә ки, хәтта иң үткен күзле кеше күрә алмаслык җирдә Асгард дигән матур ил бар. Нәзек, әмма чыдам Бифрёст дигән күпер – кешеләр аны салават күпере дип йөртә – Асгардны җир белән тоташтыра. Бифрёст буенча сузылган кызыл тасма – мәңге сүнми торган учак. Аллалар өчен зыянсыз, ләкин аңа кагылган башка җан иясен шундук һәлак итә ала бу күпер.

Асгард уртасында зур Игдрасиль корычагачының оч башы күренә. Аның ботаклары бөтен дөньяга сузылган, ә тамырлары – Нифльхеймда, Йотунхеймда һәм Мидгардта. Шул тамырлар астыннан искиткеч чишмәләр бәреп чыккан. Беренчесе, Гергельмир, Нифльхеймда урнашкан, икенчесе Йотунхеймда ага. Ул акыллылык чыганагы. Явыз албасты Мимир аның суларын саклап тора һәм беркемгә дә аннан эчәргә рөхсәт итми. Шуңа күрә бу чыганакны Мимир чыганагы дип тә йөртәләр.

Өченче чишмә, Урд, Мидгардта ага. Ул шундый үтә күренмәле һәм чиста, анда юынган һәр кеше кар кебек ак була. Кич белән Урд өстеннән томан булып баллы чык күтәрелә. Ул җирдәге бөтен чәчәкләрне бөрки, аннары аны бал кортлары җыеп, шуннан бал ясыйлар.

Урд чишмәләре янында зирәк норналар яши. Монда аларның зиннәтле сарае урнашкан, шунда алар кешеләрнең язмышын туган көненнән алып үлеменә кадәр билгелиләр.

Игдрасиль агачының оч башы Лерад дип атала. Анда бик зур бөркет утыра, ә ботаклары буенча алга-артка шук тиен Ротатёск сикереп йөри. Лерад янында, Асгардның иң өске урынында, дөньяның хөкемдары һәм аллаларның иң өлкәне Одинның тәхете тора. Тәхетеннән ул Асгардта, Мидгардта, хәтта ерак Йотунхеймда булган бөтен әйберне күреп тора.

Один – Асларның атасы һәм алар арасында иң акыллысы. Кайчандыр, яшь вакытта, ул, Мимирга килеп, аннан чишмә суын эчәргә рөхсәт сораган.

– Берни дә бушлай бирелми, бигрәк тә акыл, – дигән албасты. – Әйт әле, мин синнән алмашка ни алырмын?

– Ни телисең, – дигән Один. – Миңа берни дә кызганыч түгел, чөнки акыллылык бөтен нәрсәдән дә кыйммәтрәк.

– Алайса миңа уң күзеңне бир, – дигән Мимир.

Один бераз уйланган һәм әйткән:

– Ярый, Мимир, мин риза. Акыллы бер күз белән дә ике күзле наданнан яхшырак күрә, – дигән.

Шуннан бирле Одинның бер сул күзе генә калган, шулай да ул акыллылык чишмәсенең суын эчкәч, хәзер дөньяда аның өчен бернинди сер дә юк.

Одинның җилкәләрендә ике козгын утыра: Гугин һәм Мумин; ә аның аяклары янында Гери һәм Фреки бүреләре ята. Гугин һәм Мумин көн саен җир буйлап очып, ә Гери белән Фреки һәр төн аны әйләнеп чыгалар һәм хуҗасына бөтен күргән һәм ишеткән әйберне сөйлиләр.

Одинның башында – канатлы алтын башлык, уң кулында аның Гунгнир дигән сөңге. Ул беркайчан да читкә очмый һәм атылган әйбергә һәрчак барып тия. Одинның сигез аяклы соры айгыры Слейпнир, җир буйлап кына түгел, хәтта һавада да чаба ала. Дөнья хөкемдары атка атланып еш кына җиргә килә, яисә кешеләргә күренмичә, аларның сугышларында катнашып, лаеклыларга җиңәргә булыша.

Один җәяү йөрергә дә ярата. Ярлы мосафир кыяфәтендә, иске киң кырыйлы эшләпәдә һәм шундый ук иске зәңгәр плащта, ул дөнья буйлап йөри. Әгәр берәрсе, кунакчыллык кагыйдәләрен онытып, аңа ярдәм итмәсә, яман күрер.

Одинның сарае, Вальгалла, Асгардта иң матуры һәм зурысы. Анда 540 зур зал бар, шунда сугышта һәлак булган батыр сугышчылар тора. Монда алар Сэримнир дигән зур кабан дуңгызы итен ашыйлар. Аны көн саен чалалар һәм пешерәләр, ә ул икенче көнгә шундый ук булып яңадан терелә. Монда сугышчылар шулай Гейдрун кәҗәсенең куәтле сөтен эчәләр. Аның сөте барлык Асларга да җитә.

Бары Асларның өлкәне Один гына ашамыйча тора ала: ул бары тик бал гына эчә.

Одиннан башка Асгардта тагын унике алла тора.

Беренчесе Одинның өлкән улы Тор, көчле җирән сакаллы баһадир. Ул атасы шикелле зирәк түгел, ләкин бөтен дөньяда көч буенча аңа тиң кеше юк. Тор – җир алиһәсе Йордның улы. Ул игенче-крестьяннарның яклаучысы һәм аларның өйләрен, басуларын явыз албастылар Гримтурсеннардан саклый. Кешеләр юкка гына әйтми, Тор булмаса, албастыләр бөтен дөньяны юк итәрләр иде, дип.

Күк күкрәү һәм яшен алласы зур һәм авыр, һәм аны бер ат та күтәрә алмый. Шуңа күрә ул я җәяү, яисә күк буенча тимер белән тышланган арбасында йөри. Аның арбасы Тангиост һәм Тангризнир исемле ике кәҗә белән җигелгән. Алар җилдән дә, хәтта Одинның сигез аяклы айгырыннан да тизрәк хуҗасын диңгезләр, урманнар һәм таулар аша җилдертеп баралар.

Торның тылсымлы билбавы бар. Ул аның көчен ике тапкырга арттыра. Шулай ук аның авыр Мйольнир дигән зур тимер чүкече бар. Бу чүкеч иң калын һәм каты кыяларны челпәрәмә вата ала.

Тор Асгардта сирәк була. Ул көннәр һәм төннәр буе көнчыгышта албастылар белән сугыша. Әмма Асларга куркыныч янаганда, алар Торның исемен әйтү белән, ул шундук аларга ярдәмгә килә.

Торның Бальдр исемле энесе бар. Ул Один һәм Фригг исемле алиһәнең улы. Ул шундый матур һәм чиста күңелле, хәтта балкып тора. Бальдр – яз алласы һәм Аслар арасында иң мәрхәмәтлесе. Аның килүе белән җирдә тереклек уяна, һәм бөтен нәрсә яктырак һәм матуррак була.

Сугыш алласы Тюр, дөнья хөкемдары һәм диңгез албастысы Гимир апасының улы, Асларның өченчесе һәм иң батыры. Ул бер куллы, чөнки уң кулын аллаларны куркыныч албастыдан коткару сәбәпле югалта. Ләкин бу Тюрга оста сугышчы булырга комачауламый.

Хеймдалль – аны шулай ук Зирәк Ас дип йөртәләр – Бифрёст күперенең ышанычлы сакчысы. Ул көндез дә, кич тә йөз километр ераклыкка күрә һәм басуда чирәм, сарыкта йон үскәнен ишетә ала. Зирәк Ас кошлардан азрак йоклый һәм йокысы кошларныкы кебек сак. Аның тешләре чиста алтыннан, ә билбавыннан тавышы бөтен илгә ишетелә торган алтын быргы салынып тора.

Браги – шагыйрьләр һәм скальдлар алласы. Башка беркем дә аның кебек шигырьләр һәм җырлар иҗат итә алмый. Шагыйрь булырга теләүчеләр аның ярдәмен сорарга тиеш.

Ход, яисә сукыр Ас, Тюр, Хеймдалль һәм Браги кебек үк Одинның улы. Ул бик көчле һәм беркайчан да Асгардтан китми, үзенең йортыннан да сирәк чыга.

Видар дигән алланы Сүзсез Ас дип йөртәләр, чөнки ул, акыллы һәм батыр булуга карамастан, күп сөйләшергә яратмый. Ул Один һәм албасты хатын Гридның улы, һәм Тор шикелле диярлек көчле.

Вали корал белән эш итү буенча алдынгылардан һәм сугышларда Тюрдан калышмый, әмма ул начар киңәшче һәм бик акыллы түгел.

Торның үги малае Улль – уктан иң яхшы атучы санала. Аның уклары цельгә, ул ничек кенә ерак һәм кечкенә булмасын, һичшиксез барып тия. Улль шулай ук иң оста чаңгыда йөрүче. Аннан бу осталыкка кешеләр дә өйрәнгән.

Алла Нйодр – Ас түгел. Ул Ваннар нәселеннән. Ул диңгездә йөрүчеләргә химая итә, һәм аңа җилләр, диңгезләр буйсынган. Нйодр Аслардан иң бае, һәм башка Ваннар кебек үк, бик мәрхәмәтле.

Аның улы Фрейр, җәй алласы, матурлык буенча Бальдрдан калышмый, һәм атасы кебек үк киң күңелле. Фрейр кешеләргә мул уңышлар алып килә. Ул сугышлар һәм талашлар яратмый һәм җирдә кешеләр арасында тынычлыкны саклый.

Аллаларның соңгысы, хәйләкәрлек алласы Локи, Ас та, Ван да түгел. Ул албастылар нәселеннән, әмма Аслар күптән инде аның акылы һәм хәйләкәрлеге аркасында аңа Асгардта яшәргә рөхсәт иткән. Локи озын буйлы, батыр һәм матур, ләкин явыз һәм мәкерле. Үзенең шаяртулары белән ул Асларны еш кына куркыныч астына куя, ләкин тапкырлыгы белән аларны коткара да. Хәйләкәрлек алласыннан яманны да, яхшыны да күрергә була, шуңа күрә беркем дә аңа ышана алмый.

Асгардта яшәүче алиһәләр патшабикәсенә килгәндә, ул да булса Одинның хатыны Фригг. Ул дөнья хөкемдары шикелле үк акыллы, ләкин беркайчан да үзенең нәрсә белгәнен әйтми. Үзенең ире кебек ул да җиргә төшә һәм, икенче төрле киенеп, кешеләрнең кайгы-борчуларына игътибар итеп, алар арасында йөри.

Нйодрның кызы һәм Фрейрның апасы, мәхәббәт алиһәсе Фрейя – аны шулай ук, Ваннар нәселеннән булу сәбәпле, Ванадис дип тә йөртәләр – Асгардта Фриггтан соң беренче алиһә. Матурлык буенча аңа тиң кеше беркайда да юк. Ул шундый киң күңелле – һәрберсенең кайгысын уртаклаша. Фрейяның лачын каурыйларыннан эшләнгән киеме бар. Аны киеп ул болытлар өстеннән очып йөри. Шулай ук аның Бризингамен дигән искиткеч матур муенсасы бар. Ә елаганда аның күзләреннән алтын яшьләр тама.

Брагиның хатыны назлы Идун – мәңгелек яшьлек алиһәсе. Ул тыйнак һәм тыныч, ләкин аннан башка Аслар исән булмаслар иде инде. Идунның мәңгелек яшьлек алмалары тутырылган кәрзине бар. Ул аллаларны шул алмалар белән сыйлый. Бу кәрзин тылсымлы: ул беркайчан да бушамый, чөнки алма алу белән, анда шундук яңасы барлыкка килә.

Алиһә Эйр – табиблар химаячесе. Ул барлык авыруларны һәм яраларны дәвалый.

Торның әнисе Йорд – җир, хатыны Сиф – уңдырыш алиһәсе. Матурлыгы белән Сиф Фрейядан калышмый, ә аныкы шикелле чәчләр дөньяңа беркемдә дә юк.

Алиһә Лефн – өйләнешүчеләрнең химаячесе. Син исемле алиһә кешеләрнең йортларын караклардан саклый, ә Сйофн кешеләр тату яшәр өчен тырыша.

Хакыйкать алиһәсе Вар кешеләрнең антларын тыңлый һәм язып бара, ә Фулла, Сага, Глин һәм Гна алиһәләре Фригг алиһәсенә хезмәт күрсәтәләр һәм йомышларын үтиләр.

Аллалар һәм алиһәләрдән башка, Асгардта гүзәл сугышчы-кызлар яисә валькирияләр тора. Аларның әйдәп баручысы – алиһә Фрейя. Валькирияләр күренмичә генә һәрбер сугышта катнашалар, аллалар җиңү биргән кешеләргә отарга булышалар. Сугышта һәлак булганнарны Вальгаллага алып китеп, аларга табын алдында хезмәт күрсәтәләр.

Асгард менә шулай оештырылган. Аслар турында мәгълүмат алганнан соң, аларның искиткеч эшләре, Торның батырлыклары, Локиның мәкерлекләре һәм башкалар турында укып китик.


Локиның балалары


Бервакыт, Аслар белән албастылар сугышына кадәр, Локи, дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, Йотунхеймга барып кергән. Һәм анда Ангрбода исемле хатын-кыз албасты белән өч ел торган. Бу вакыт эчендә ул аңа өч бала тудырган: Хель исемле кыз, елан Йормундгад һәм бүре баласы Фенрир. Асгардка кайткач, Локи албастыдар илендә булганын беркемгә дә сөйләми. Әмма бар нәрсәдән дә хәбәрдар Один, Локи балалары турында белеп, Урд чыганагына күрәзәче норналардан киңәш сорарга китә.

– Карагыз, карагыз, зирәк Один үзе үк безгә килгән! Әмма ул бездән начар хәбәрләр ишетәчәк, – аны күрү белән өлкән норна сүз кузгата.

– Бездән ишеткән хәбәр аның тынычлыгын бозачак, – дип өсти уртанчы норна.

– Әйе, ул безгә Локи һәм Ангрбода балалары турында ишетергә килгән, – дип раслый норналарның кечесе.

– Әгәр минем ни өчен килгәнемне беләсез икән, мин теләгән сорауга җавап бирегез алайса, – ди Один.

– Без сиңа җавап бирербез, – ди Урд. Ләкин син безнең сүзләребезне ишетмәсәң яхшырак булыр. Локиның балалары аллаларга күп михнәтләр алып килер.

– Аларның икесе сиңа һәм синең өлкән улыңа үлем китерер, ә өченчесе сездән соң патшалык итәчәк, һәм аның патшалыгы караңгылык һәм үлем патшалыгы булачак, – дип өсти Верданди.

– Әйе, бүре – сине, ә елан Торны үтерәчәк, ләкин алар үзләре дә үләчәк, ә өченчесенең патшалык итүе кыска булачак: тереклек үлемнән өстен чыгачак, ә яктылык – караңгылыктан, – ди Скульд.

Кайгылы һәм борчулы булып кайта Один Асгардка. Монда ул бөтен аллаларны җыеп, аларга норналар әйткәнен сөйли, ә Торны Локиның балалары артыннан Йотунхеймга җибәрә. Аслар Одинны хәвеф белән тыңлыйлар, әмма Тор үзенең арбасында Хель, Йормундгад һәм Фенрирны алып килгәч, тагын да куркалар.

Әле яшь кенә Хель үзенең олы әнисеннән ике башка зур булган инде. Аның битенең һәм гәүдәсенең сул ягы кызыл төстә, ә уң ягы – кап-кара, әйтерсең мәңгелек төн иленең йолдызсыз күге. Елан Йормундгад, Ангрбоданың икенче кызы, әле үсеп өлгермәгән – озынлыгы илле адымнан да күп түгел – әмма аның авызыннан агу саркып тора, ә аның салкын ачык яшел күзләре аяусыз явызлык белән ялтырап тора. Апалары белән чагыштырганда, аларның энекәше Фенрир зарарсыз күренә иде. Буе аның бүренеке кебек, ягымлы һәм шаян ул аллаларга ошый, һәм алар аны үзләренә карата куркынычсыз дип саный.

Один, үзенең тәхетендә утырган килеш, игътибар белән бөтенесен карап чыга.

– Тыңла әле, Хель, – ди ул. Син шундый зур һәм көчле, без сиңа патшалык итәргә бер ил бирербез. Ул ил җир астында тирәндә, хәтта Свартальфхейм астында. Анда үлгәннәрнең, безнең белән Вальгаллада яшәргә лаек булмаганнарның җаннары тора. Шунда бар һәм башка беркайчан да җир йөзендә күренмә.

– Мин риза, – ди Хель, башын иеп.

– Син, Йормундгад, – дәвам итә Один, – дөнья диңгезенең төбендә торырсың. Анда синең өчен күп урын һәм азык булыр.

– Мин риза, – ди Йормундгад, бөтерелеп.

– Ә син, Фенрир, – ди Один, бүре баласына карап, безнең белән Асгардта калырсың һәм без сине үзебез тәрбияләрбез.

Фенрир берни дә әйтми: ул әле кечкенә, акылсыз һәм сөйләшә дә белми иде.

Шул ук көнне Хель үлеләр патшалыгына китә. Ул анда һаман да үлеләр җаннары белән идарә итә һәм үткен күзләре белән аларны иреккә чыкмасын, дип карап йөри.

Елан Йормундгад дөнья диңгезенең төбенә төшә. Ул анда үсә төшкәч, бөтен җирне уратып ала һәм башын үзенең койрыгына куя. Шуннан соң аны Мидгард еланы ягъни “Дөнья еланы” дип йөртә башлыйлар.

Фенрир ел буе Асгардта яши, әмма ул да сәгать саен үсә бара. Һәм озакламый шаян бүре баласыннан шундый албастыга әверелә ки, сугыш алласы Тюрдан башка беркем дә аның янына килергә батырчылык итми иде.

Шул вакытта Аслар Фенрирны бәйләп куярга булалар. Бер ай буе баш ватканнан соң, ниһаять Фенрирны тотып торырлык (алар уйлавынча) богау ясыйлар. Бу богау Лединг дип атала һәм дөньяда иң калыны булып санала. Аллалар моны бүре баласына алып киләләр дә әйтәләр:

– Син үстең инде, Фенрир. Сиңа үзеңнең көчеңне сынап карарга вакыт җитте. Менә бу богауны өзеп ташласаң, син безнең белән Асгардта яшәргә лаек.

Фенрир Ледингны җентекләп карый да әйтә:

– Яхшы, кидерегез муеныма богауны.

Канәгать Аслар, шундук аның теләген кабул итеп, аңа богау кидерәләр.

– Хәзер читкәрәк китеп торыгыз, – ди бүре баласы.

Шулай итеп Фенрир, бераз күтәрелеп, башын селкетеп ала да, һәм Лединг, шундук өзелеп, кисәкләргә тарала.

– Менә күрәсезме, мин сезнең белән яшәргә лаек, – дип әйтә Фенрир горур итеп.

– Әйе Фенрир, син безнең арабызда яшәргә лаек, – дип җавап бирәләр курыккан Аслар, бер-берсенә каранып. Һәм тизрәк икенче богау ясарга китәләр.

Бу юлы алар өч ай буе эшлиләр, һәм алар ясаган богау, Дромми, Ледингтан өч тапкыр калынрак булып чыга.

– Монысын инде ул өзә алмас, – дип шатланып Аслар богауны бүре баласына алып китәләр.

Әмма Фенрир аларны сәламләү нияте белән торгач, аллаларның сөенече шундук юкка чыга, чөнки бүре баласының сырты инде Вальгалла түбәсеннән калкып тора иде.

Дроммины күргәч, Фенрир аны, Ледингны караган кебек, игътибар белән карап чыга.

– Сезнең яңа богавыгыз элеккесеннән тагын да калынрак, әмма минем көчем дә артты һәм мин зур теләк белән аны сынап карыйм.

Һәм ул аллаларга муенын суза. Аслар аңа богау кидереп тә өлгерми, Фенрир башын бераз читкә боруы була, богау шундук өзелеп җиргә коела.

Коточкыч хәлдән гаҗәпкә калган аллалар янә киңәшмәгә җыелалар.

– Безгә өченче богауны ясаудан мәгънә юк, – диләр алар. Без аны ясаганчы, Фенрир тагын да зуррак үсәчәк һәм аны да шулай ук җиңел өзәчәк.

– Ярый, алайса гномнардан ярдәм сорыйк, – ди Один. Бәлки алар без булдырмаган әйберне җиренә җиткерерләр.

Шулай итеп Асларның хәбәр йөртүчесен Скирнирны Свартальфхеймга җибәрәләр.

Одинның йомышын ишеткәч, гномнар озак кына богауны кайсы металлдан ясарга микән дип киңәшләшәләр. Шуннан соң иң өлкәне әйтә:

– Без аны металлдан түгел, ә тауларның тамырларыннан, песи адымнарының тавышыннан, хатын-кызлар сакалыннан, кошларның төкерегеннән, балыкларның тавышыннан һәм аюларның сеңереннән ясарбыз һәм, минем уйлавымча, мондый богауны хәтта Фенрир да өзә алмас.

Шулай булды да, ике айдан соң Скирнир аллаларга өлкән гном киңәше белән эшләнгән Глейпнир дигән богау алып килә. Шуннан бирле песи адымнары хәзер тавышсыз, хатын-кызлар–сакалсыз, тауларның тамырлары юк, кошларның – төкереге, аюларның – сеңере, ә балыкларның – тавышы.

Аслар Глейпнирны беренче тапкыр күргәч, бик гаҗәпләнәләр. Бу богау кулдан да юанрак түгел, ефәк шикелле йомшак, әмма аны ныграк тарткан саен, ул чыдамлырак була. Хәзер инде аны Фенрирга кидерергә генә кала. Ләкин аллалар башта аны беркемгә дә зыян китермәсен өчен, дөнья диңгезендә урнашкан Лингви утравына алып барырга булалар.

– Син соңгы һәм иң мөһим сынау алырга тиешсең. Әгәр булдырсаң, синең даның бөтен дөньяга таралачак, әмма моның өчен син безнең белән барырга тиеш.

– Мин әзер, – дип ризалаша Фенрир.

Әмма Аслар аны утрауга алып килгәч һәм богауны аңа ябарга дигәндә, Фенрир ачулы итеп тешләрен ыржайта.

– Бу богау шундый нечкә, әгәр ул тылсымлы түгел икән, аны өзү берни дә тормый. Әгәр ул тылсымлы булса, минем көчемә карамастан, мин аны бәлки өзә дә алмам, – ди Фенрир. Димәк, я мин бернинди данга да ия булмыйм, я мин сезнең тоткыныгызга әйләнәм.

– Син ялгышасың, Фенрир, – дип каршы килә Один. Әгәр син безнең богауны өзә алмыйсың икән, димәк син көчсез, һәм безгә синнән куркырга кирәкми һәм без сине азат итәбез. Әгәр син аны өзсәң, син берни дә югалтмыйсың.

– Сәер әйберләр сөйлисең син, – дип көлеп куя бүре баласы. Яхшы, мин сезгә рөхсәт итәм, ләкин сезнең берегез залог итеп минем авызга уң кулын куйсын.

Аслар башларын ияләр, әмма Тюр гына куркусыз алга чыга.

– Мин риза, – ди ул һәм кулын Фенрирның авызына тыга.

Теге сак итеп кенә үзенең үткен тешләре белән аны кыса.

– Ә хәзер миңа богауны кидерегез, – ди ул тыныч кына.

Аллалар иркен сулап куялар, ләкин Тюрга куркынычлык белән карыйлар. Бүре баласының муенына Глейпнир салалар, ә икенче ягы алдан кыяга беркетелгән була. Фенрир башын селкетеп ала, аннары богауны бөтен көченә тартып-сузып карый, ләкин гаҗәп богау өзелми.

– Юк, – ниһаять яртылай буылган Фенрир карлыккан тавыш белән, – мин моны өзә алмыйм, азат итегез мине! – ди.

Аслар урыныннан да кузгалмый.

– Ә, шулаймы, димәк, сез мине алдадыгыз! – ярсулы ырылдый Фенрир.

Бер хәрәкәт белән Тюрның кулын тешләп өзеп, калган Асларга ташлана. Каршысына Хеймдалль чыгып, авызына кылыч чәнчеп куя. Шулай итеп Фенрир авызын яба алмыйча кала.

Берәүләр Тюрның кулын бәйләп калалар, калганнар Фенрир бәйләнгән кыя ташны алып, аларны тирән итеп җир астына төшерәләр. Хәзер дә бу куркыныч бүре анда яши, үсә, көч җыя һәм норналарның алдан әйткәнен көтеп ята.

Шулай итеп Аслар озак вакытка Локиның балаларыннан котылалар.


Сифның чәчләре


Инде әйтеп кителгәнчә, Торның хатыны, уңдырыш алиһәсе Сиф, гүзәллеге белән Фрейадан гына калыша иде, әмма искитәрлек чәчләре белән Сиф даны бөтен дөньяга таралган була. Алга таба моның турында тулырак сөйләп китәрбез.

Борын заманда Сифның озын сары чәчләре булган. Ул алар белән бик горурланган, ләкин бервакыт Локи, Торга көнчелек итеп, Сиф йоклаганда, аның булмәсенә кереп, алиһәнең чәчләрен кисеп ташлаган. Хәйләкәр алла әле ерак китмәгән була, Сиф шундук уянып, чәчләренең юклыгын аңлап, Торны чакыра башлый. Тор җитез генә килеп җитә дә, хатынын күргәч, гаҗәпләнүеннән таңга кала. Ләкин озакламый эшнең нәрсәдә икәнен белеп, гаҗәпләнүе ярсуга әйләнә. Тор мондый усал шаяртуның кем тарафыннан эшләнгәнен сизеп, Локины эзләргә китә.

Үзенең шаяруы белән бик канәгать булып, Локи, Ротатёск тиененең сикерүләрен карап, тыныч кына Лерад агачы астында утыра иде. Берзаман кинәт кенә аның алдында баһадир Асның сыны пәйда була.

–Үлемгә әзерлән, Локи, – дип яңгырый ул.

– Кызган мине, Тор! – дип үтенә Локи. – Зинһар кызган, мин барысын да кире кайтарам, – ди.

– Син алдыйсын, ялганчы! Ничек син аңа чәчләрен кайтара аласын? – дип каршы килә Тор.

– Мин хәзер үк гномнарга китәм, – ди Локи. Син бит беләсең, алар бик яхшы әйберләр ясыйлар. Алар чәчләр дә ясый алачак, хәтта чиста алтыннан. Ант итәм!

Тор белә иде: хәтта үтә ялганчы Локи да антын бозарга батырчылык итмәячәк. Шуңа күрә ачуын тыеп, хәйләкәр алланы җибәрергә була.

Локи, канәгать булып, гномнар иленә юнәлә.


Бу җир астында яшәүче халык арасында күп кенә күренекле осталар бар иде, әмма алар арасында бертуган Ивальдилар дан тота. Локи нәкъ шуларга юл тотарга була. Аның йомышын ишеткәч, бертуган гномнар бик сөенәләр. Алар инде күптәннән аллаларга үзләренең искиткеч осталыкларын күрсәтергә ашкыналар иде. Шулай итеп, алар шундук эшкә керешәләр. Бер сәгать тә үтми, Сиф өчен чәчләр инде әзер була. Озын һәм калын алар пәрәвездән дә юкарак иде. Иң гаҗәеп нәрсә шунда: аларны башка кую белән, алар шундук аңа ялганып үсә башлыйлар, әйтерсең лә чын чәчләр, гәрчә алтыннан булсалар да.


Җиңел сулап куеп, Локи аларны инде Торга китереп бирмәкче була, ләкин аны гномнарның берсе туктата.

–Көт әле бераз, без әле эшебезне бетермәдек, – ди ул.

Локи кала, ә өлгер гномнар тагын үзләренең кечкенә чүкечләре белән шакылдата башлыйлар. Бераздан алар озын, затлы рәсем белән капланган сөңге һәм кораб ясап чыгаралар. Сөңге Гунгнир дип атала. Аның тылсымлы үзенчәлеге бар: ул бер ялгышсыз теләсә кая тия ала, хәтта иң нык калканнарны, кылычларны вата ала. Аннан да искитәрлек “Скидбладнир” исемле кораб иде. Ул кайсы якка йөзеп барса да, җил һәрвакыт аның уңаена исә. “Скидбладнир” дөньяда иң зур кораб, ләкин шул ук вакытта ул шундый җыйнак булып җыелган, хәтта аны куенга тыгып була.

Корабны, сөңгене һәм чәчләрне алып, бертуган Ивальдиларның өлкәне, боларны Локига биреп, болай ди:

–Бу әйберләр – бездән аллаларга бүләк. Син аларны Асгардка илт һәм сөңгене – Одинга, корабны – Фрейрга, ә чәчләрне Торга бир.

Локи гномнарга рәхмәт әйтеп, бүләкләрне ала да һәм, шатланып, өенә кайтып китә. Инде җир асты иленең чигенә җиткәндә генә, кинәт бер тау куышында гном Брок һәм абыйсы Синдрины күрә һәм аларны үртәмәкче була.

– Әй, сез, булдыксыз осталар! – дип кычкыра ул. – Карагыз бу затлы әйберләргә, менә ничек эшләргә кирәк, үрнәк алыгыз…

Гном Синдри оста һәм тәҗрибәле иде. Ул игътибар белән чәчләрне, корабны һәм сөңгене карый да әйтә:

– Сүз юк, алар яхшы эшләнгән, ләкин мин тагын да әйбәтрәк нәрсә ясый алам.

– Син бары тик мескен мактанчык! – ди Локи. Синең осталыгың Ивальдиларныкына тиң түгел! Башымны синең башыңа каршы бәхәскә куям, син бу затлы әйберләрдән яхшырак нәрсә ясый алмыйсың.

– Ярый, – дип тыныч җавап бирә Синдри, – безнең башларны бәхәскә куйыйк. Ләкин кисәтеп куям, син үзеңнең башыңны югалтачаксың. Ә хәзер көтеп тор, белерсең минем нинди “мактанчык” икәнемне.

Бу сүзләр белән Синдри тау куышында булган үзенең һөнәрханәсенә керә дә учакка алтын кисәге куя. Һәм үзенең абыйсына тимерче күреген бертуктаусыз өрдертеп торырга куша.

– Исеңдә тот: әгәр бер мизгелгә генә туктасаң, эш харап була, – ди ул Брокка һәм чыгып китә.

Шул арада Локи инде үзенең ни кылганына үкенә башлый, һәм ничек кенә булмасын, Синдрига җиңәргә комачауларга була. Ул чебенгә әверелә һәм Брокның йөзенә кунып, аны кытыклый башлый. Брок чыраен сыта, башын селкетә, ләкин эшен калдырмый. Озакламый һөнәрханәгә Синдри килә, һәм Локи үзенең гадәттәге кыяфәтенә керә.

– Әзер, – ди Синдри. Ул тимерче учагына килеп, аннан алтын йөзек чыгара. Моннан да матуррак йөзекне Локиның күргәне булмаган иде. Бу йөзек Драупнир, – дип дәвам итә Синдри. – Моны кигән затка ул һәр тугыз көн саен сигез шундый ук йөзек барлыкка китерәчәк.

– Шактый яхшы эшләнгән, – ди Локи, – ләкин Ивальдиларның кораб белән сөңгесе тагын да яхшырак.

Синдри берни дә җавап бирми. Ул тимерче учагына иске дуңгыз тиресен салып, абыйсына эшен туктатмаска дигән боерыгын кабатлап, чыгып китә. Локи кабаттан чебенгә әйләнеп, тагын да катырак Брокның башын, муенын, битләрен тешләргә һәм кытыкларга керешә. Брок кысла кебек кып-кызыл була.

Ул тиргә бата һәм, кулын күтәреп, бәйләнчек чебенне куудан көчкә тыелып кала. Ниһаять, чыдар хәле калмаган дигәндә, һөнәрханәгә Синдри керә, һәм аның каршысына тимерче учагыннан алтын йонлы зур кабан килеп чыга.

– Бу – Гулинн-бурсти кабан дуңгызы, – ди гном. – Ул Одинның сигез аяклы айгыры кебек җитез, һәм үзенең җайдагын урманнар, диңгезләр, таулар аша шома юлдан барган шикелле җиңел алып бара ала.

– Яхшы кабан дуңгызы, – ди Локи, – ләкин Гунгнир сөңгесе яхшырак.

Синдри хәзер дә берни җавап бирми. Ул тимерче учагына зур тимер кисәге сала да, тагын абыйсын берүзен калдырып, чыгып китә. Локи, үзенең башына куркыныч янавын сизеп, чебен килеш Брокка тагын да ачурак ташлана. Ул, аның нәкъ күзенә кунып, бик каты тешли башлый. Брок авыртудан кычкырып җибәрә. Түзә алмыйча, Брок, эшен ташлап, күзенә тотына. Ләкин шул ук минутта ишектә Синдри күренә. Ул, тиз генә тимерче учагына барып, аннан авыр зур тимер чүкеч чыгара.

– Бу Мйольнир дигән чүкеч, – ди гном Локига. – Дөньяда аның сугуына чыдый торган әйбер юк, ә цельгә тигәч, ул кире хуҗасына кайта. Әйт инде хәзер, Ивальдилар ясаган кайсы әйбер моңа тиң?

– Аллаларга барып сорыйк. Алар кем җиңгәнен хәл итсен, – ди Локи.

Синдри ризалаша. Ул – чүкечне, йөзекне һәм кабан дуңгызын, ә Локи чәчләрне, сөңгене һәм корабны ала да, икәү юлга чыгалар.

Берничә сәгатьтән соң алар Урд чишмәсенә киләләр. Аның янында аллалар хөкем чыгара торган булган. Локи белән Синдри бер калкулык башында Один, Фрейр һәм Торны күрәләр. Локи, алга чыгып, Одинга – Гунгнир сөңгесе, Фрейрга – “Скидбладнир” корабы, ә Торга – Сиф өчен алтын чәчләр бирә. Аннары аллалар каршына Синдри килә. Ул Локи белән бәхәстә булганын сөйли һәм Одинга – Драупнир йөзеге, Фрейрга – Гуллин-бурсти кабан дуңгызы, ә Торга – Мйольнир чүкече тапшыра. Аллалар озак киңәшләшми. Алар бердәм рәвештә Мйольнирны албастыларга каршы иң яхшы сугыш коралы дип игълан итәләр һәм шулай итеп Синдрины җиңүче итеп таныйлар.

– Башың белән саубуллаш, Локи, – ди гном канәгатьләнеп. Хәзер мин аны кисеп ташлыйм.

– Башта мине куып тот, ә моның өчен миннән тизрәк йөгерергә кирәк, – ди Локи көлеп.

Шулай дип Локи үзенең канатлы сандалларын киеп, җил кебек юк була.

– Бу дөрес түгел, – дип кычкыра Синдри. – Тот аны, Тор. Ул миңа башын оттырды һәм миңа аны бирергә тиеш.

Дөреслек Синдри ягында иде, һәм Тор Локиның артыннан куа китә. Локи ничек кенә тиз чапмасын, Тор аны куып тота. Ярты сәгать тә үтми, Тор Локины үзе артыннан өстерәп алып килә.

– Хәзер син миннән кача алмассың! – дип сөенеп кычкыра Синдри, качкынга таба пычак белән килеп.

Загрузка...