Бу шигырь Татарстан тарихында беренче тапкыр президент сайлаулары үткәрелү уңаеннан язылды һәм 1991 елның 12 июнендә «Шәһри Казан» газетасында басылып чыкты (автор искәрмәсе).
«Татар кешесе» дигән җыр шушы шигырьгә нигезләнгән. Музыкасын Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән.
Үзен үзе ашаучы. Төньякта яшәүче аз санлы бер халыкны руслар шушы исем белән атый.
Татарның беренче тарихи нәфис фильмы – «Борынгы Болгарны сагыну» сценарие авторларының берсе булуыма ишарә (автор искәрмәсе).
«Татар поэзиясе антологиясе» нең төзүчесе булуыма ишарә (автор искәрмәсе).
Төркиядә татар китабы күргәзмәсе оештыручылар белән бер самолётта татар халкының күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Сабиров та очты.
Сара Садыйкова музыкасы.
Атаклы гаскәр башы Мүкәлинең Чыңгыз ханга киңәше (Ә. Карадауанның «Чыңгыз хан» дигән китабыннан).