ХИКӘЯЛӘР

БАЛА

Сөекле кызым Резедага багышлыйм

Лейтенант Иванов ротасы урман эче буйлап зур саклык белән алгы позициягә таба китеп бара. Дошман самолёты күренә калса, тизрәк агачлар арасына яшеренергә уңай булсын дип, кызылармеецлар юлның ике ягыннан пар-пар тезелешеп баралар.

Юл ат, арба, машина эзләре белән тулы. Җәяүлеләр дә күп үткән булса кирәк: дымлы комда солдат итекләреннән, хатын-кыз ботинкаларыннан калган эзләр дә ярылып ята. Бу юл – бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шаһиты. Ике туганның бер үк эзгә басканын бары ул гына белә. Ә шулай да ул бу сәгатьтә нинди мәкерле тыныч һәм нинди буш.

Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын. Кояш чыккан вакыт. Мәһабәт төз наратларның очлары, җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар… Берән-сәрән очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр… Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. Үлән эченнән узсаң, шунда ук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга, һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. Үсемлекләрнең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була. Озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тән ниндидер бер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя…

Ротаның арткы рәтендә кызылармеец Зариф алдан баручы иптәшләренең тигез генә тирбәлгән аркаларына карап, салмак кына атлап бара. Аның йөзендә тыныч ваемсызлык. Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларына йотылып баруын күрсәтә.

Бу иртәнең җылы тынлыгы, урманның өлкән гамьсезлеге каядыр якында гына мәрхәмәтсез сугыш, кан һәм үлем барлыгын онытып торырга мәҗбүр итә, гүя сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра. Бу тыныч һәм сөенечле хисләр белән сулый торган табигатьтә кеше ничектер, үзе дә теләмәстән, алданучан була.

Чыннан да, Зариф, кая барганын һич онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган иде: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегендәге киртләчләренә кадәр күзе алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы… Урам күпере… басу юлы… иген кыры… Тулы, тыгыз башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар… Быел нинди мул уңыш иде!.. Хәзер инде көн-төн ашлык сугалардыр.

Менә Зарифның колагына кайдадыр якында гына ашлык суккыч машинаның гөрләве, эре көлтәләрне тартып алып йоткан чакта үкереп куюы ишетелгән кебек булды.

Ул: «Кайда сугалар икән?» – дип уйларга өлгерә алмады, командирның:

– Һава! – дип кычкырганы ишетелде.

Рота минут эчендә юлның ике ягына, агачлар арасына яшеренде.

– Менә сиңа молотилка! – диде Зариф, бер агач төбенә ятып, һәм алдануына башын селкеп куйды.

Самолёт ераклашты. Лейтенант команда бирде булса кирәк, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Зариф та урыныннан кузгалды. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Баланың берәр якын кешесен күрергә теләп, тирә-ягына каранды, ләкин якында һичкем барлыгы сизелми иде. Зариф, бик гаҗәпләнеп, янә балага карады; бала чыннан да ялгыз иде. Ул үзе биеклек кенә бер куак янына баскан, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, шуны кабарга әзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап тора. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган… Ләкин хәзер тынычланган, нинди хәлдә булуын оныткан, ахрысы, – аяк астындагы җиләкләрне җыярга керешкән. Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы.

Зариф бу баланың дошман явыннан качып баручылардан югалып торып калганын бик тиз төшенә, һәм аңарда кузгалган беренче теләк баланы тизрәк күтәреп аласы килү булды. Шул ук вакытта ул ротадан аерылып калырга һич ярамаганлыгын да уйлап алды. Беренче хәрәкәте аның ротасы артыннан китү өчен юлга таба борылу булды. Ләкин ул, бер адым да атламастан, кинәт балага таба кире борылды, ашыгып, аның янына барды да җитез генә күтәреп алды.

Бала куркуыннан: «Әни!» – дип кычкырып җибәрде һәм җиләген йомарлаган кулы белән Зарифның битеннән этәреп, аякларын селкеп еларга кереште.

Зариф, баланы кысып тоткан килеш, аяк астында аунаган чыбыкларга, агач төпләренә абынмас өчен сикерә-атлый, ашыгып юлга чыкты. Шундый кыска вакыт үтүгә карамастан, рота шактый ераклашкан иде инде. Зариф, сыңар кулы белән иңендәге мылтыгын уңайлый төшеп, кызу-кызу атлый башлады.

Бала елап арыган, күрәсең; тиз арада аның елавы тавышсыз үксүгә әйләнде. Зариф, кесәсеннән бер шикәр кисәге чыгарып, тузанын өргәләп, балага тоттырды. Бала башта башын селкегән булды, аннары шикләнеп кенә буш кулы белән шикәрне алды һәм йомарлап күкрәгенә кысты.

Зариф йомшак тавыш белән:

– Аша, аша! – диде һәм баланың аркасыннан сыйпап, сөеп куйды.

Балага шул җитә калды: ул үксүеннән туктады, тынычланган кебек булды һәм, Зарифның кулында акрын гына селкенеп, тирә-ягына каранып бара башлады. Зариф баланың юка киеме аша йомшак тәнен, җылысын, тәмле исен тоя иде. Ниндидер бер ләззәтле сагыну белән шул йомшак тәнне, шул тәмле бала исен тагы да ныграк тоярга, ничектер үзенә сеңдерергә теләгәндәй, ул баланы акрын гына кыса, аркасыннан сыйпый… Һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде. Зарифның да бит өч яшьлек Фәридәсе бар. Зариф та бит әти, һәм, бәлки, шушы минутта ул үз баласы белән бу бала арасында аерма тоймыйдыр, киресенчә, бу балага биргән мәхәббәтен һәм назын үз Фәридәсенә биргән кебек тоядыр. Ул, баланың йомарлаган кулын тотып, кипкән иреннәренә тидереп алды. Акрын, назлы гына:

– Әтиең, әниең бармы? – дип сорады, һәм аның тамак төбе кытыкланып, күзләре дымланып китте.

Бала ачык тавыш белән җавап кайтарды:

– Әнием дә бар, әтием дә бар… безнең әле тагын кәҗәбез дә бар. Бәтиләре ап-ак.

Зариф, елмаеп, балага күтәрелеп карады:

– Шулаймыни? Кара син, ап-аклар икән… Ә әтиең кайда соң?

– Китте.

– Кая китте?

– Белмисеңмени? Фронтка, – диде бала һәм аз гына тынып торганнан соң исенә төшкәндәй, – ул лейтенант, – дип куйды.

– Шулаймыни? Менә син нинди акыллы, әтиеңнең кем икәнен дә беләсең. Ә… – Зариф кинәт сүзен бүлде. Ул: «Әниең кайда?» – дип сорамакчы булган иде, ләкин баланың исенә төшермәс өчен тыелып калды.

Бала Зарифка тәмам ияләшеп өлгерде, күрәсең. Ул, тарсынмыйча, әүвәл бер кулындагы ике бөртек җиләген капты, соңра икенче кулындагы шикәрен суыра башлады.

Кинәт бөтен урман эчен дәһшәтле гөрселдәү каплап алды. Җир буйлап тетрәү йөгерде, һәм һава дулкыныннан агачларның башлары селкенешеп куйдылар. Кайдадыр якында гына артиллерия атышы башланды. Зариф та, бала да бераз вакытка сүзсез калдылар. Ниндидер бер шомлы тынлык аларның эчләренә урнашкан кебек булды… Бала куркуыннан акрын гына калтырана башлады. Зариф аны үзенә кыса төште, һәм аңа икесенең дә йөрәкләре бергә типкән кебек тоелды.

Бераздан бала елаган тавыш белән:

– Әни! – дип куйды.

Зариф акрын, сабыр тавыш белән:

– Елама, кызым, хәзер әниең янына барып җитәбез, – диде, һәм үз тавышы үзенә баз эченнән килгәндәй тонык, саңгырау булып ишетелде.

Бала, Зарифка сыена төшеп, бер кулы белән аның муеныннан урап алды. Зариф, белмим баланы юатыр өчен, белмим үзенең эчке бер уеннан:

– Без кая барабыз? – дип сорап куйды.

– Әбиләргә кунакка, – диде бала җитди генә.

Зариф ихтыярсыз елмайды.

Шул арада алар юлның икегә аерылган җиренә килеп җиттеләр. Уңга аерылган юл белән рота китеп бара, сулдагысы исә якындагы станциягә илтергә тиеш. Биек һәм сирәк үскән наратлар арасыннан станция янындагы йортларның түбәләре дә күренә иде… Зариф хәзер чыннан да аптырашта калды. Нишләргә? Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш. Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында тукталырга мәҗбүр итте. Баланы ут эченә кадәр алып барырга мөмкин түгел. Ул соңгы өмет белән, хәтта чакырып, тирә-ягына каранды. Ләкин һичбер кемнең килгәне яки китеп барганы күренми иде. Берничә секунд ул бөтен акылын җигеп уйланды. Хәтере ялгышмаса, аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде, һәм бу юл будка яныннан тимер юлны кисеп үтәргә тиеш кебек иде. Ул станция белән будка арасын эченнән исәпләп алды һәм балага күтәрелеп карады. Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизенгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. Бу караш Зарифның икеләнүен өзде; ул үз-үзенә катгый рәвештә: «Өлгерермен!» – диде һәм, баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә, станциягә таба китеп барды.

Менә станциянең платформасы күренде. Аның алдында кызыл эшелон тора, ул хәзер кузгала булса кирәк – кешеләрнең ашыгып вагоннарга менүләре күренә.

Зариф станциягә килеп җитте, йөгереп платформага чыкты һәм тирә-ягына карарга өлгерә алмады, кара киемле ябык бер рус хатыны:

– Балам! – дип кычкырып, Зарифка ташланды.

Бала:

– Әнием! – дип, бөтен гәүдәсе белән хатынга сузылды, һәм Зариф баланың үз кулыннан киткәнен сизми дә калды.

Төнлә белән олы юлны немец бомбага тоткан вакытта баласын югалтып, соңыннан аны эзләп-эзләп тә таба алмаган ананың шушы минуттагы хәлен аңлатып бирү мөмкин булмас иде. Ул йөрәгенә сыеша алмаган шатлыгыннан сүзсез, бары ыңгырашып баласының кулларыннан, битеннән, чәченнән, күзләреннән үбәргә кереште.

Баланың кулыннан шикәре төшеп китте. Кемнәрдер алар янына җыела башлады.

Зариф баланы тапшыруга тирән итеп бер сулады, тирдән елтыраган маңгаен кулының сырты белән сыпырып куйды һәм ана белән баланың кавышу күренешенә бары соклану тулы караш кына ташлый алды. Бәлкем, шул секундта аның ана белән балага назлау сүзе әйтәсе, үзенең исә мактау һәм рәхмәт сүзе ишетәсе килгәндер. Ләкин ана беренче тетрәнүеннән айнырга өлгермәс борын ук, Зариф тимер юл буйлап йөгерә-йөгерә китеп тә барды.

Хатын, баласын күтәргән килеш, аның артыннан омтылып, нәрсәдер кычкырды. Зариф, артына карап, бары кулын гына селкеде. Хәзер аның башында бер генә уй иде: ничек итеп ротаны тизрәк куып җитәргә, ничек итеп командиры алдына барып басарга һәм нәрсә дип әйтергә?

Менә алда тимер юл аша үтеп барган рота күренде. Зариф, мылтыгын иңеннән кулына алып, тагы да кызурак йөгерә башлады. Бәхеткә каршы, рота тимер юлдан ерак түгел бер агачлык ышыгына барып туктаган иде.

Ниһаять, Зариф килеп җитте. Аз гына читтәрәк папирос тартып торган, озын буйлы, чандыр гәүдәле командиры алдына барып басты һәм, кулын чигәсенә куеп:

– Иптәш лейтенант!.. – диде дә тынын ала алмыйча туктап калды.

Командир, Зарифның тирләп кызарган йөзенә текәлеп карап:

– Иң элек тынычланыгыз! – диде.

Бу сабыр тавыш Зарифны, чынлап та, тынычландырган кебек булды. Ул тирән генә итеп бер сулап алганнан соң, сүзләрен артык бутамыйча, кайда һәм ни өчен юк булып торуын әйтеп бирде.

Командир шактый дәшми торды. Зариф менә хәзер каты шелтә алам дип селкенергә дә куркып тора иде. Ниһаять, командир, папиросын җиргә ташлап, итегенең очы белән аны озак кына изгәләде, аннан акрын тавыш белән сорап куйды:

– Баланы кемгә тапшырдыгыз?

– Әнисенә…

Шул минутта ротадан бер-ике йөз метр уңга, агачлар арасына, снаряд төшеп шартлады. Һавага төтен, туфрак, агач ботаклары күтәрелде. Командир икенче папирос чыгарып ашыкмыйча гына кабызды, соңра алдында һич кузгалмыйча басып торган Зарифка:

– Сез зур изгелек эшләгәнсез, – диде. – Моның өчен мин сезгә рәхмәт белдерәм!

Зариф гаҗәпләнүдән күзләрен йомгалап алды. Командир моны күрде булса кирәк, аның җитди чырае, таң шәүләсе төшкәндәй, яктырып, йомшарып киткән кебек булды.

– Мин әйткәнне аңладыгызмы?

Зариф, дулкынлануыннан иреннәрен кысып, башын гына селекте.

– Инде хәзер урыныгызга барыгыз!

Ярты сәгатьтән соң рота, агачлыкны үтеп, ачык җиргә чыкты һәм, цепька таралып, алдагы ут позициясенә таба юнәлде.

Бу чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез, рәхимсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс, мәгърур була белә. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул, күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан, олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый. Ул каты… Һәм ул нурлар чагылдыра.

Зариф снаряд шартлавыннан йөгергән һава дулкынының йөзенә бәрелүен сизә. Ул колагы төбеннән чинап, сызгырып үткән һәр пуля турында уйлана; гүя ул, пуля тисә, бары тик чеметеп кенә алыр кебек.

Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды. Гүя шунда баланың кул җылысы йогып калган иде.

1941

АНА ҺӘМ КЫЗ

Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте… Иртәнге яшь кояш та таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстеннән ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле, җитез иде, хәтта кояш үзе дә, бу юмартлыгыннан тынычлыгын җуеп, урынында тик тора алмыйча тибрәнә һәм бер кечерәйгәндәй, бер зурайгандай булып күренә иде. Аның әйләнәсендәге аксыл якты күк, алтын тузанында аунаган үтә күренмәле юка ефәкне кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле, һаман ачыла бара, һәм ераклашкан болытларның күкрәве аның өстен сыйпап, тигезләп үткәндәй тоела иде… Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә өлгермәс борын, салават күпере дә калыкты. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде.

Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. Бәбкә үләннәре өстендәге энҗе бөртекләре шикелле нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды… Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды, һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:

– Кызым…

Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән:

– Нәрсә, әни? – диде.

– Чыбылдыкны күтәр… Менә шулай…

Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята.

Ул кансыз юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты, яртылаш ачык күзләренә әйтерсең кояшның бер бөртек нуры төште, аз гына җылылык белән елтыраган кебек булдылар. Ул, көрсенеп:

– Менә Алланың рәхмәтле яңгыры, – диде, һәм аның авыру күкрәгеннән сәламәт вакытындагы тавышы чыгып куйды.

Ана күптәннән каты авыру, һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә. Ләкин тыныч җан белән үлемне көткән бу авыру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичектерү теләге бик көчле: ул улын көтә. Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, «Әни!» дип дәшүен күрергә тели иде. Бу гади сагыну гына түгел, бу үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык белән тышка чыга алмый. Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул, бары бер сүз – «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде…

Ананың күңеленә шик киләме?.. Каты сугышның күп корбаннар алуын, кемнәрнеңдер газиз уллары, сөйгән ирләре, кадерле якыннары сугыш кырында торып калуын ул белә. Ләкин аңарда улын күрү ышанычы шундый көчле ки, һичбер нинди шик аның күңеленә кереп урын ала алмый иде. Гүя аның улы нинди генә хәтәр хәлләрдә калмасын, күпме генә ут эчендә йөрмәсен, – барыбер исән-сау кайтачак. Бу – шулай, бу – көннең якты, төннең караңгы булуы кебек бәхәссез… Һичшиксез, аның газизе кайтыр, кайтырга тиеш!

Андагы бу ышаныч аның якыннарына да күчкән иде. Кызы Рәхилә, туганы белән төрле хәл булуын исендә тотса да, күңеле төбендә шактый тынычлык тоя. Бигрәк тә ана белән һәр көн туганы турында сөйләшү аның исән-сау кайтуын ничектер уйланусыз, пошынусыз көтәргә гадәтләндерде. Гүя ул фронттан, ут эченнән түгел, ә елдагы гадәте буенча күрше шәһәрдән, институттан каникулга кайтырга тиеш. Шулай да Рәхилә, уйланган минутларында бу гамьсезлекне сизеп, үз-үзеннән риза булмыйча, ихтыярсыздан тынычсызлана башлый иде.

Бүген июньнең егерме сигезенче көне… Туганы аның һәр елны шушы числоларда яки июль башларында институттан кайта торган иде. Әнисенең, туганнарының сөеп, сокланып карауларына каршы ул һаман бер сүз белән, – гүя аңардан шуны гына сорыйлар, – җавап кайтара иде:

– Әни, зачётларымны башкалардан элек биреп бетердем, сезнең янга кайтырга ашыктым.

Былтыр исә ул институтны тәмам бетереп кайтырга тиеш иде. Ләкин өйгә, туганнары янына шундый зур шатлыкның бәйрәмен бергәләп үткәрер өчен кайтасы вакытта, фронтка китеп барды. Ә өйдә аның бу кайтуын көтү әле һаман аларның йөрәкләрендә саклана. Һәрхәлдә, ана бүген, моны исенә төшереп, сүз кузгатмыйча калмас.

Кечкенә өй эче яңгыр белән юылып яшәргән көннең җылы яктылыгыннан киңәйгән кебек… Миләш агачының яфраклары аша төшкән кояш нурлары өйнең идән-стеналарын эре-эре челтәрле бизәкләр белән чуарлап, тибрәнеп уйныйлар. Өстәлдәге графинның түгәрәк бөкесе, ачык шкафның тар шүрлегендәге киртләчләренә кыстырган балкашык башлары бу шаян, йөгерешкән нурларны үзләренә җыялар, һәм үзләре дә кечкенә кояшчык шикелле тирә-юньнәренә күз камаштыргыч яктылык чәчеп балкыйлар… Куе, җиңел, хуш исле һава, өй эченә берьюлы мул булып керергә теләгәндәй, тәрәзәнең читләренә җыелган ак пәрдәне күтәреп-күтәреп куя һәм һәрнәрсәне иркәләп, сыйпап йөргән кебек тоела.

Ананың бүген кәефе яхшы. Бу шифалы һаваны сулавы аңа җиңел, рәхәт; зәгыйфь тәнендә, никадәр хәлсезләнгәнен сиздереп, ниндидер бер җылымса талгынлык йөри.

Рәхилә, кул эшен алып, тәрәзә янына утырды. Ул авыру анасы белән үзе башлап сөйләшүдән тыела. Ул шулай әнисеннән читтәрәк, аерым бер нәрсә турында да артык уйланмыйча, сүзсез утырырга гадәтләнгән иде. Аның уйлары, аяз күктә өзек-өзек аккан вак болытлар шикелле, акрын, сиздермичә, шәүләсез агалар.

Өй эчендә нурлы тынлык… Ачык тәрәзәдән батыр шаулап зур кара корт килеп керде. Өй эче бер минутка аның көчле бызылдавы белән тулды. Ләкин кортка урын тар, кызыксыз күренде булса кирәк, өй эчен бер әйләнде дә кире ачык, иркен һавага чыгып очты. Өйдә янә тынлык урнашты.

Ниһаять, ана башлап дәште:

– Кызым!

– Нәрсә, әни?

– Хәсәнемнең соңгы хаты килгәнгә күпме булды инде?

Рәхилә аз гына уйланды:

– Хәзер, әни… Унында алган идек… ике атна тулып узды.

Ана көрсенеп куйды:

– Озак… нигә язмый икән?

– Ул яза булыр, тик хәзер бит почта озак йөри.

Ана дәшмәде. Ул сәламәт вакытындагыча айнык тере булып ачылган күзләре белән көн яктысына карап ята. Тәрәзәдән төшкән яктылыктан аеруча сары булып күренгән йөзендә аның җитди тынычлык һәм нәрсәдер хакында уйлануы сизелә. Гүя кәефе яхшы, акылы ачык вакытта таркау уйларын җыярга, әйтәсе сүзләрен хәтеренә төшерергә тырыша.

Менә ул кызына текәлеп карап алды һәм янә сабыр гына сүз башлады:

– Кызым, сиңа сүзем бар.

– Тыңлыйм, әни…

– Хәсәнемне күргәч, мин күп тормам.

– Әни, нигә алай дисең?.. Хәсән кайтуга, син терелерсең…

– Юк, кызым… Хәсәнем кайтканчы торсам, бик шөкер инде. Тик менә куанычымнан әйтәсе сүзләремне онытырмын дип куркам.

– Әни, ул кайткач, без бергә-бергә бик озак торырбыз әле.

Ана хәлсез-ялкау гына елмаеп куйды. Бу елмаюда гүя яшь баланың уйланмыйча сөйләнүенә соклану һәм ул сүзләрнең чынлыктан никадәр ерак икәнен ачык белү сизелә иде. Ләкин кызының ихлас күңелдән юатуы аңа ошады булса кирәк, ул, җиңел генә көрсенеп:

– Кем белә, Ходай кушып, бәлкем, терелеп тә куярмын әле, – диде. – Шулай да, кызым, исемә төшкәндә, кайбер сүзләремне әйтеп каласым килә.

– Тыңлыйм, әни.

Ана бер генә секунд дәшми торды. Кипкән иреннәре өстеннән теленең очын йөртеп алды. Соңра акрын гына, сүз араларында кыска-кыска гына тыныш ясап сөйләргә кереште:

– Алты кыз баладан соң мин бер ир бала күрдем… Ул бик яшь иде әле, без өй эчебез белән ятим калдык. Әтиең мәрхүм аны күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять әйтеп калдырды. Менә без аны барыбыз да бергәләп үстердек… Тәрбияләдек… Укыттык. Син, ул укысын, кеше булсын дип, йортның бөтен мәшәкатен үз өстеңә алдың, мине карар өчен, шушы яшеңә кадәр иргә чыкмый тордың… Инде минем беренче васыятем шул, кызым: Хәсән балам бервакытта да апаларын-сеңелләрен онытмасын, мине якын күргән кебек, аларны якын итсен… Кулыннан килгән ярдәменнән ташламасын. Бигрәк тә сине туган анасы кебек күрсен, синең күрсәткән хезмәтләреңне бервакытта да онытмасын…

– Хәсән туган җанлы бала, әни… Ул тарафтан тыныч бул. Үзең беләсең, ул безнең өчен үлеп тора иде бит.

– Әйе, Хәсәнем әтисе мәрхүмгә охшаган. Әтиең мәрхүм бик ипле, бик йомшак күңелле кеше иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәде. Беркем белән дә сүзгә килеп, бозылышып тормады. Әйтәсе юк, мәрхүм бик сабыр холыклы, чыдам кеше иде… Хәсәнемнең әле үз башына дөнья көтә башлаганы юк. Менә исән-сау кайтыр… эшли башлар…

Шушы минутта Рәхилә почта таратучы Маһирәнең тәрәзә каршысыннан үткәнен күреп калды. Әнисенең нәрсә сөйләгәнен онытып, үз-үзенә һич исәп бирмәстән, урыныннан торып, ашыга-ашыга, ишеккә таба юнәлде. Гадәттә, тирләгән сипкел битле Маһирә, бу йортта бик көтелгән, килгән саен бик якты йөз белән каршы алынган кеше булганга күрә, туп-туры өйгә кереп, кычкырып исәнләшә һәм:

– Менә, Хәмидә җиңги, улыңның үз кулыннан алып китердем, – дип, алып килгән хатын ананың күкрәге өстенә куя иде.

Аның һәр килүе бу сагышлы моңсуга, авыру тынлыкка төренгән кечкенә өй өчен чын бәйрәм була иде. Һәм Рәхилә, Маһирәнең килгәнен күреп, бервакытта да каршы чыкмый, алдан ук дусларча елмаю белән, ишектән күзләрен алмыйча, кергәнен көтеп тора иде.

Бүген ул ни өчендер каршы чыкты.

Капкадан кереп өлгергән Маһирә, Рәхиләне күрү белән:

– Әһә, Рәхилә апа, күңеле сизеп, көтеп торган икән, – дип, көр тавыш белән кычкырып куйды. Иске күн букчасыннан бер бәйләм хатлар чыгарды һәм алдан ук билгеләп куйган бер ак конвертны, җитез генә алып, Рәхиләгә сузды.

Рәхилә ак конвертны кулына алды, ләкин шунда ук кире бирәсе килеп куйды. Адресны язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде. Ләкин шик юк: конверт аның исеменә иде. Ул, эчендә хаты барын белергә теләгәндәй, бармаклары белән капшап карады. Соңра ниндидер бер шомлы шикләнү белән, ашыгып, конвертны ачты. Конверт эченнән урталай бөкләгән кечкенә саргылт кәгазь чыкты. Аның сул почмагында бик үк ачык төшмәгән штамп иде.

Рәхилә бик тизлек белән, хәтта шундый тизлек белән, әйтерсең йөрәге тибүеннән туктап тора иде, кәгазьне укырга кереште:

«…нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча һәлак булды. Күмелгән урыны Курск өлкәсе, Рельски районы Костровка авылы янында, туганнар каберендә…»

Рәхилә кәгазьне ахырына кадәр укый алмады, каты итеп сул кулына йомарлады һәм, кинәт кенә борылып, өй ишегенә таба китте. Куанычлы хәбәр килү шатлыгын уртаклашуны көтеп торган Маһирә Рәхиләнең болай кинәт борылып китүеннән аптырап калды һәм, артыннан кычкырып:

– Рәхилә апа, бәй, нигә бер сүз дә әйтмәдең, кемнән соң, Хәсәннәнме? – диде.

Рәхилә китеп барышлый, гүя Маһирәгә түгел, һавага ташлагандай, бары:

– Әйе, – дип кенә куйды.

Ул кемнәндер кача кебек иде. Маһирәнең: «Йә, нәрсәләр язган соң, тукта әле?» – диюеннән котылыр өчен, тиз генә өйалдына кереп югалды. Инде өй ишегенең тоткасына тотынгач, ул ирексездән туктады. Өйгә, ана янына керү аның өчен шундый шомлы, шундый авыр, газаплы иде, әйтерсең ул хәзер менә баштүбән тирән бер бушлыкка егылырга тиеш. Ничектер кинәт бөтен тәне хәлсезләнгән, күз аллары караңгыланган кебек булды… Ләкин ул бернәрсә дә уйлый алмый иде әле, һәм аның кулы «керергә кирәк» дигән карардан түгел, ә үзлегеннән ишекне ачты. Өйгә керүгә, ул, ананың карашы белән очрашмас өчен туп-туры алдына карап, тәрәзә янына узды. Кызының кергәнен көтеп яткан ана тиз үк:

– Кем бар иде анда? – дип сорады.

– Мәрфуга җиңги. Иләк сорап кергән.

Ни өчен Рәхилә болай дип җавап бирде – ул һичбер вакытта да әйтеп бирә алмас. Әнисен алдау уе аның башына һич килгәне юк иде; бу шулкадәр көтелмәстән, уйламастан һәм шулкадәр табигый әйтелде ки, Рәхилә ихтыярсыз янә эченнән әле генә әйткән сүзләрен кабатлап куйды. Ана исә, хуҗа булып:

– Үткән бер алуларында ертып керткәннәр иде, әйтеп бирер идең, – диде.

Рәхилә дәшмәде. Әнисенең бу ялганны чынга алуы аны бер минутка ниндидер һәлакәттән коткарган кебек булды. Ләкин ул үзен һаман ялангач хәлдәге кеше сыман тоя, йөрәге аша өшү, калтырау йөри, һәм ана, бер дикъкать белән караса, бөтенесен аңлар төсле… Чыннан да, Рәхилә баскан урыныннан кузгалырга курка, ул үз хәлен аңларга көчәнә, каядыр югалган уйлау куәтен табарга тырыша. Бәхетсезлек үзенең бөтен мәрхәмәтсез чынлыгы белән аның аңына барып җитмәгән кебек… Ул иң гади сорауларга җавап биреп маташа: «Хәсән үлгәнме?» – «Әйе, үлгән». – «Хәсән инде кайтмасмы?» – «Юк, кайтмас». – «Чынмы бу?.. Чынмы бу?..»

Сүзе бүленгән ана:

– Кызым, син мине тыңлыйсыңмы? – ди. Бәлкем, бу аның икенче дәшүедер.

Рәхилә күзләрен йома:

– Әйе, әни…

– Менә, кызым… Нәрсә әйтмәкче идем соң? Хәтерләрем бик таркау шул… Әйе, менә, Алла боерса, кайтыр… Эшкә керер… Укуын бетергәннән соң, аның беренче башлап эшләве генә бит әле… Яшь, тәҗрибәсез… Кемнәр белән очрашмас, кемнәр белән бергә булмас… Кешенең төрлесе – яхшысы, яманы була… Шуңар күрә, кызым, ныгытып әйтеп каласым килә: берүк, эшендә гадел була күрсен…

Һәм ана ашыкмыйча гына улының эштә, тормышта ничек булырга, үзен ничек тотарга тиешлеген сөйли. Рәхилә исә, кыймылдарга куркып, анасына кырын басып тора һәм күзләрен ачарга көче җитми. Менә Хәсән аның сул кулында… Юк! Хәсән үзе биредә шикелле… Рәхиләнең аңын бер секундка томан каплады һәм аның йомык күзләре алдына бик ачык булып туганы Хәсән килде: гүя ул шушы ак конвертны тотып ишектән килеп керде. Рәхиләнең колагына аяк тавышы, ишекнең ачылганы ишетелгән кебек булды… Туганы ни өчендер яланбаш… Ләкин ник бер үзгәрсен… нәкъ әүвәлгечә, ябык, нечкә озын буйлы… Тик йөзе генә студент вакытына караганда шактый олыгайган… киң маңгаена салгаланып кара чәче төшкән… Кечкенә күзләре куаныч белән елтырыйлар, ул тарсынып елмая, гүя кинәт, көтмәгәндә килеп керүеннән уңайсызлана төсле (ул шулай һәркайчан кызлар кебек оялчан иде)… Иреннәре аның кыймылдыйлар, ул нәрсәдер әйтә шикелле, тик тавышы ишетелми… Һәм менә кулындагы ак конвертны әнисенә суза…

Рәхилә куркынып күзләрен ачты, башын селкеп куйды, һәм аңына кайту белән башына килгән беренче уй «Ник элек әни үлеп, соңыннан бу хәбәр килмәде? Ни өчен бу гаделсезлек?» дигән уй булды.

Ул инде хәзер ананың сүзләрен тыңлый алмый, ул сүзләрнең һәртөрле мәгънәсе югалды, тик утлы күмергә акрын гына өргән җил шикелле, йөрәгенең чыдамаслык әрнүен генә үстерә, көчәйтә… Һәм Рәхилә зур булып ачылган күзләре белән тирә-юненә хәлсез ялварып карана. Ана исә һаман сүзен дәвам иттерә:

– Инде миннән соң, кызым, аның белән син каласың. Син аны карап үстердең, үзең аның белән бергә үстең. Сез бик дус идегез. Хәтереңдәме, ул, «Рәхилә апай!» дип, артыңнан калмыйча ияреп йөри иде… Инде, кызым, сиңа васыятем шул: бервакытта да аның белән араң бозылмасын, исемегез кешеләр теленә гайбәт булып кермәсен. Син олы була бел. Минем урынга каласың… Ана бул… Бервакытта да ярдәмеңнән, акыллы киңәшеңнән ташлама… Ул бик яшь бит әле… Син инде аңардан күзләреңне алма… Кызым, ник дәшмисең?

Рәхилә әнисенә таба атлады. Кинәт ул үзендә шундый хәлсезлек – әйтерсең тәненнән бөтен канын суырганнар – шундый бер хәлсезлек тойды… Тезләре акрын гына сыгыла кебек… Менә хәзер әнисенең аяклары өстенә ава, күкрәгеннән ярсу ычкына: «Ах, әни!» – ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә, бөтен тәне белән калтыранып елый, елый да елый… Ах, аңа үзе һәм әнисе шундый кызганыч, алар – шундый бәхетсезләр, шундый ялгыз, бәхетсезләр…

Юк, Рәхилә аумады. Бу – берничә секунд башының томан эчендә йөзүе иде, бу – тау кебек газапның бик төптән күтәрелеп бугазга килүе иде. Рәхилә аны кире йота алды, ул турайды, ул тирән-тигез генә сулады, акрын, тыныч кына:

– Ярый, әни! – диде.

Һәм ана, үз нәүбәтендә кызына ихтирам тулы күзләре белән карап:

– Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! – диде.

Алар арасында тынлык урнашты. Рәхилә, бу сүз бүленүдән файдаланып, тышка чыгарга ашыкты. Ул ананың Хәсән турында яңадан сөйли башлавыннан котылырга, аз гына вакыт ялгыз булырга, ичмасам, бер тулы итеп һава суларга кирәклекне тоя иде. Ләкин ул, туп-туры чыгып китәсе урынга, әүвәл өстәл янына килеп, ни өчендер буш стаканны кулына алды, китә башлагач, яңадан борылып, аны кире урынына куйды, соңра ишеккә таба китте.

Ишектән чыгуга, ул чак кына апасы Хәлимә белән бәрелешмәде. Аның алдында җирдән калыккан шикелле, ашыгып килүдән кызарган, еш сулыш алудан күкрәкләре бер күтәрелеп, бер төшеп һәм бөтен тәненнән эссе бәреп торган апасы Хәлимә басып тора иде. Рәхилә, аның борчылулы сорау белән текәлгән күзләрен күрүгә, кулыннан тотып, үзеннән калдырмыйча, тизрәк йорт алдына алып чыкты.

– Син нәрсә, берәр нәрсә ишетеп килдеңме?

– Маһирә, хат бар, диде.

– Йә?

– Син хатны уку белән бик үзгәргәнсең. Маһирәгә бер сүз әйтмичә, өйгә кереп киткәнсең…

Рәхилә каты итеп иреннәрен кысты.

Хәлимә аның кулын кинәт кенә тартып куйды:

– Йә, әллә миннән дә яшерер идегезме?

– Акрын, синнән беркем дә яшерми.

– Нигә әйтмисең соң, хат кемнән?

– Хат… фронттан.

– Хәсәннәнме?

– Апа, сабыр бул… Хәсән үлгән…

Хәлимә, чак ишетерлек итеп:

– Үлгән? – диде, артка таба ава башлаган кебек булды, ләкин кинәт әче кычкырып, бөтен гәүдәсе белән алга, ишеккә таба ташланды: – Әнием, әнием…

Рәхилә стена булып Хәлимәнең алдына басты, кулы белән каты итеп иңбашыннан тотып алды һәм көч белән җиргә таба иде.

– Тукта…

Бу минутта Рәхиләнең туры гәүдәсе тагы да үсә төшкәндәй булды. Менә ул күкрәген алга таба чыгарып басып тора, һәм моңарчы күренмәгән ниндидер бер көч, мәрхәмәтсез усаллык булып, аның йөзенә калка. Йомыла төшкән күзләрендә хәтәр бер коры чаткы кабына… Ләкин бу һич таныш булмаган кыргый көчнең кинәт шундый олы булып тууы апасын бик үк куркытмасын өчен (бу хәле аның үзенә дә шомлы булып тоела), ул тыелырга тырыша, тик тыелу аңа зур авырлык белән бирелә. Ачулы тавышында эчке калтырану сизелә, ул акрын сөйләргә тырыша:

– Нишлисең син? Бер кайгы җитмәгәнме сиңа? Берьюлы ике кайгы булсын дисеңме, аз гына уйлыйсыңмы син? Әйтүең белән үтерер идең бит. Белмисеңмени, ул, ишектән күзләрен алмыйча, аны көтә? Юк, әни моны белергә тиеш түгел. Ишетә- сеңме?..

Хәлимә Рәхиләнең кискен кушуына чарасыз буйсынды. Ул хәлсезләнеп бөгелде, башын кулларына салды, ничектер кечерәеп калды… Һәм, тәмам ихтыярын югалткан бала шикелле, үксеп-үксеп еларга кереште.

– Апа, җитәр, дим, ишетәсеңме, җитәр, дим.

Хәлимә тыела алмый, елавы һаман көчәя бара. Рәхилә, борчылып, тирә-юненә карана. Читән буйлап күрше хатынның чишмәдән менеп килгәнен күрә, тиз генә Хәлимәне иңбашыннан тотып, селкеп ала:

– Тукта, дим. Әнә Сабира җиңги безгә таба килә. Яхшы түгел, тыела бел. Бала түгелсең бит.

Хәлимә тыелырга тырыша, йомарлаган кулын авызына куя, үксүен чыгармас өчен, бармакларын тешли… Алар икесе дә күрше хатынга аркалары белән борылып торалар. Тыныч, үзара сөйләшеп торалар кебек… Һәм күрше хатын, бу ике туганның шушы минутта башларыннан нәрсә кичергәннәрен һич белмәстән, акрын гына алар яныннан үтеп китә. Рәхилә белән Хәлимәгә исә аның якынлашуы, узуы һәм ераклашуы бер гомер булып тоела.

Күрше хатын ераклашуга, Рәхилә йомшак кына дәшә:

– Апа, бәгырем, бар, кайт.

Хәлимә, суларга һава җитмәгәндәй, башын күтәреп:

– Хәсән туганым, Хәсән туганым, син кайда? – ди һәм янә үкси башлый.

Рәхилә Хәлимәнең чәчләреннән сыйпый:

– Апа, бәгырем, чыдыйк, бик авыр булса да чыдыйк. Бер безнең башка гына төшкән хәсрәт түгел бу… Апа, бәгырем, тыңла мине, бар кайт, балаларың белән бул, аларны сөй, тынычлан. – Һәм култыгыннан алып, ашыкмыйча, сакланып кына капкага таба илтә.

Хәлимә буйсынып атлый, хәлсез башын Рәхиләнең иңбашына сала, елавыннан туктый.

Рәхилә Хәлимәне тынычландырыр өчен уйлап, ләкин үз-үзенә әйткәндәй:

– Сугыш бу… – ди.

Хәлимәне капкадан озату белән Рәхилә өйгә, әнисе янына ашыга… Өйдә тынлык. Өйдә җан иясе юк шикелле… Тик ачык тәрәзәләрнең ак пәрдәләре генә салмак җилфердәшә. Рәхилә, сакланып кына агач карават янына килеп, әнисенә карый. Ана йоклый. Ялгыз калган сабый бала шулай иркә, йомшак һаваның назлап сөюеннән йоклап китүчән була… Әйе, авыру ана бала тынычлыгы белән йоклый. Саргаеп кипкән кечкенә йөзендә аның – әйтерсең уйларын, газапларын ниндидер сихерле кул сыпырып алган – тыныч гамьсезлек.

Рәхилә, чебен кунып борчымасын өчен, акрын гына ак чыбылдыкны төшерә һәм, аяк очы белән генә басып, кире өйдән тышка чыга. Ишегалдының түренә узып, бакча рәшәткәсе буендагы яшел чирәмгә утыра.

Гаҗәп: Рәхилә үзендә елыйсы килү тоймый. Ә ул ялгыз калгач тыела алмам, елармын дип уйлаган иде. Бәлки, кайчан да булса бер елар, һичшиксез елар… Ә хәзер… Юк, бик тырышып караса да елый алмас иде. Яшьләре аның эчендә кибеп бетте һәм күңелендә тыныч бушлык, аз гына моңсу тыныч бушлык урнашып калды. Әмма моңсу бушлык төбендә, кайдадыр бик тирәндә, кагылырга хәтәр сызлавыклы бер төер ята. Рәхимсез ачу-нәфрәт төере бу! Һич шик юк ки, Рәхилә менә шушы минутта бәдбәхет дошманны үз кулы белән рәхәтләнеп буар иде, буар иде һәм… җиңеләеп калыр иде. Сугыш бит бу, үлем өчен түгел, тормыш өчен сугыш!

Хәсән!.. Әйе, Рәхилә аны карап үстергән иде. Янә үстермәсмени? Әгәр үз баласы булмаса, апаларының, сеңелләренең балаларын карап үстерер. Бер Хәсән урынына ун Хәсән үстерер!

Юк, бу минутта кайгысы бик зур булса да, Рәхилә елый алмый… Кулы тойган җир, аркасыннан сөйгән кояш, күзләренә караган чәчәкләр тыныч булырга кушалар, сүзсез, бары үзләренең шушында, аның әйләнәсендә булулары белән юаталар. Чыннан да, Рәхилә салкын-тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый…

1942

БЕР ГЕНӘ СӘГАТЬКӘ

Авылдан ике километр ераклыкта сөзәк сырт буйлап тимер юл үтә. Авыл очындагы Галимҗан абзый йортының тәрәзәсеннән карасаң, нәкъ каршыда карт юкә агачлары ышыгына яшеренгән кечкенә кызыл кирпеч станция бинасы һәм сарыга буяган кызыл түбәле җыйнак каралтылар күренә. Станциядән ике якка сузылган берничә рәт юллар кайчан буш була; тик теге яки бу тупиктагы ялгыз вагон, онытылып калган шикелле, моңаеп тора… Кайчак исә ул юлларга озын-озын эшелоннар килеп туктый. Күп вакытта вагоннарның ишекләре ачык була, һәм аннан кешеләр, сикерешеп төшеп, арлы-бирле йөри башлыйлар. Кайвакытта исә вагоннар ябык була, һәм алар җепкә тезгән уенчык вагоннар төсле булып күренәләр, гүя аларның кара тәгәрмәчләре бик юка, җиңел һәм чак җиргә тиеп, хәзер тәгәрәшеп китәргә торалар. Кара паровоз ерактан чабыш айгыры шикелле бик сылу, дәртле, кыю булып күренә һәм, пошкырган саен, һавага бер-бер артлы тезелешеп киткән кечкенә ак болытлар тарата.

Галимҗан абзыйның хатыны Мәрьям абыстай өйнең кечкенә тәрәзәсеннән шул күренешкә – карт юкәләр ышыгындагы тәбәнәк кызыл станциягә һәм аңардан ике якка сырт буйлап «көмеш дилбегә» төсле сузылып киткән юлга карап торырга ярата иде. Элек аның мондый гадәте юк иде. Ул ара-тирә авылның башка хатын-кызлары белән бергәләшеп станция каршысына йомырка, сөт, май алып бара, пассажирларга алып килгән нәрсәләрен татарча мактап-мактап сатарга тырыша һәм, тубалы, шешәләре бушап калса, күтәренке кәеф белән тизрәк өйгә, карты янына кайтырга ашыга иде. Кыскасы, станциягә, поездларга күптән ияләшкәнгә күрә, аларны бар дип тә белми һәм тәрәзәдән карап тору теләге бервакытта да күңеленә килми иде.

Инде сугыш башлангач, өч улы шул кечкенә станциядән, кызыл вагоннарга утырып, кояш батышына таба фронтка киттеләр. Мәрьям абыстайның исәбенчә, алар кайчан да булса шул ук юл белән, шундый ук вагоннарга утырып, шушы кечкенә станциягә кире кайтып төшәргә тиешләр иде. Һәм менә ул күңеле моңсу сагыш белән тулган яки бер дә сәбәпсез эче пошкан минутларда тәрәзәдән тимер юл буена карап торырга гадәтләнде. Күп вакыт станция буш була, бер яктан да поезд килгәне күренми. Мәрьям абыстай, йөрәге төбеннән күтәрелергә маташкан өметсезләнүне басарга тырышып, акрын гына сулап, тәрәзәдән китә. Кайвакыт исә ул сырт буйлап станциягә таба килгән озын эшелонны күрә. Сырт өстеннән караган кояштан кечкенә кызыл вагоннарның зур кыек күләгәләре авыл ягына таба төшкән, һәм бу бер-берсеннән тигез яктылык белән аерылган кыек күләгәләр яшел чирәм өстеннән бик кызу куып баралар, ә рельслар буйлап, җиңел кара тәгәрмәчләрдән калышмыйча, чуар яктылык йөгерә. Менә күкрәген киерә төшеп барган паровозның кечкенә җиз трубасыннан кинәт ап-ак пар ишелеп-ишелеп һавага күтәрелә, аннан артка таба кызу гына йөзеп китә, поезд өстендә һавада чак сизелерлек вак кына якты дулкыннар тирбәнеп кала… Ә бераздан Мәрьям абыстайның колагына сузып кычкырткан гудок тавышы килеп ишетелә. Бу тавышны ул салкын кан белән тыңлый алмый, бу тавыш аның йөрәгенә төшә, һәм ул, сихерләнгән кеше шикелле, поезддан күзләрен аера алмый. Ул аның станциягә килеп җитүен, вагоннарның тавышсыз, салмак кына бәрелешеп туктауларын, поезддан кешеләрнең төшүен һәм авыл юлына кемнең дә булса килергә чыгуын көтеп, күзләренә җәелгән яшь томаны аша озак карап тора. Өч улының кайсысы булса да, кайчан да булса бер, килгән поезддан төшеп, авыл юлына чыгар бит! Ул бит, шушы тәрәзәдән карап тора торгач, авылдашларыннан берничә кешенең фронттан кайтуларын беренче булып күргән дә иде.

Бүген исә Мәрьям абыстайның кәефе бигүк әйбәт түгел иде. Аның бөтен тәне авыраеп, башы томаланып тора һәм кул-аяклары хәлсез яналар. Ләкин ул, кәефе ничек булуына карамастан, иртә торырга гадәтләнгән. Карты белән килене Камилә кыр эшенә йөргәнгә күрә, ул һәр көн, алардан иртәрәк торып, үзләрен ашатып-эчертеп озату хәстәренә керешә. Камилә торып, су китереп, сыер савып кергәнче, аның казан асты ягылып, бәрәңгесе пешеп, самавыры куелып өлгергән була. Бүген дә шулай, кәефе начар булуга карамастан, килене белән картының тышкы эшләрне бетереп керүләренә чәй урынын әзерләп куйды. Өстәлдә җиз самавыр үзалдына, бары үзе өчен генә моңланган шикелле, акрын гына шаулап утыра, олы табак белән китереп куйган бәрәңгедән, ашыйсы килүне котыртып, җылы бу күтәрелеп тора.

Менә Галимҗан абзый, кулларын угалап, өстәл артына кереп утырды. Бер олы кайнар бәрәңгене алып, мул итеп тозлап, авызын тутырып капты. Соңра кәефләнеп кысылган күзләре белән Мәрьям абыстайга карап:

– Карчык, нигә болай бик боексың? – диде.

Мәрьям абыстай икеләнеп җавап бирде:

– Әллә тагы, үзем дә белмим, башым авырта.

Галимҗан абзый карчыгының сүзләренә артык игътибар итмәде. Ул бары:

– Бирешәсең, карчык, бирешәсең! – дип кенә куйды.

Мәрьям абыстай картына дәшмәде. Ул үзендә картаеп өлгергән кешеләрдә еш була торган, сөлек шикелле бөтен хәлен суырган авыр бер бушлык тоя иде. Уй юк, бернинди сизү юк, тик күз кабакларын авырайткан гәүдәне һаман урынга сөйрәгән хәлсезлек кенә бар. Бу саңгырау хәлсезлек аның бөтен әгъзаларына, ниндидер бер чирнең ашыкмыйча килүе төсле, акрын гына җәелә бара һәм колаклары эчпошыргыч бер тоныклык белән туктаусыз шаулап тора иде.

Карты белән киленен эшкә озаткач, Мәрьям абыстай иренеп кенә чәй урынын җыештырырга кереште. Килененең ун яшьлек кызы Зәйнәп кызу-кызу гына идәнне себерде дә каядыр чыгып йөгерде. Мәрьям абыстай ялгыз калды, һәм бу ялгызлык аңардагы авыр бушлыкны тагын да тирәнрәк, тагын да саңгыраурак иткән кебек булды. Аның бары урынга гына ятасы килә иде. Ул хәтта, гадәте буенча, тәрәзәгә барып, тимер юл буена карарга да иренде. Чәй урынын җыештырып бетүгә, мич буендагы сандык өстенә менеп, аркасын мичкә терәп, бөрешеп кенә ятты. Күпме-азмы ятканнан соң, ул йокыга талган кебек булды. Ләкин бу таза йокы түгел иде. Аның йомык күзләре алдында ниндидер танырга мөмкин булмаган күренешләр һәм кешеләр томан эчендә, еракта йөзәләр, ә колакларында, бик ерактан ишетелгән буа тавышы шикелле, тонык кына гөжләү шаулый. Ләкин аның акылы тәмам оеган һәм сизгерлеге тәмам сүнгән иде.

Менә бервакытны аның колагына «Әни!» дигән тавыш ишетелде, ләкин аңына барып җитмәде, тик гәүдәсе генә сискәнеп куйды. Күпмедер вакыттан соң бу тавыш якында гына, нәкъ колагының төбендә, бик ачык булып ишетелде: «Әни!»

Мәрьям абыстайның бөтен тәне буйлап кискен калтырау йөгерде, ниндидер бер саташулы төштән котылырга теләгәндәй, ихтыярсыз башын чайкап куйды һәм авырайган күз кабакларын ачты.

Аның өстенә иелеп, кече улы Гомәр елмаеп карап тора иде. Мәрьям абыстайның күзләрендә бер секундка саташулы курку кабынган кебек булды. Гомәр, һаман елмайган килеш, тыныч кына:

– Әни, курыкма, бу мин, – диде.

Мәрьям абыстай, терсәкләренә таянып, урыныннан күтәрелергә тырышты. Аның иреннәре кызу-кызу кыймылдый башлады: әллә ул шатлык авазы белән кычкырырга тели иде, әллә, кызу гына пышылдап, берәр дога укымакчы иде. Тик ул чак ишетелерлек хәлсез тавыш белән бары:

– Улым, йа Алла, Гомәрем, синме бу?! – дип кенә әйтә алды.

Гомәр, әнисенең ике кулыннан йомшак кына алып, аны урыныннан торгызды:

– Мин инде, әни, мин. Әллә күзләрең начар күрәме?

Мәрьям абыстай, хәлсезлектәнме, әллә сүз таба алмау җәфасыннанмы, улына сыенып, акрын гына елый башлады.

Шул арада ишек бусагасында Зәйнәп күренде. Ул бер генә секундка тукталды һәм, өй эчен яңгыратып:

– Абый! – дип, бер кычкырды да яшен тизлеге белән ишек-тән кире тышка атылды.

Тын өйдә көтмәгәндә кыска гына яңгырап куйган Зәйнәп тавышы Мәрьям абыстайны, ниһаять, йокылы-уяулы хәлдән тәмам чыгарды. Аның бөтен авыру хәлсезлеге кинәт өстеннән коелып төшкән кебек булды. Ул, күзләрен сөртә-сөртә, берьюлы кайткан җан терелеге белән сөйләнә башлады:

– Менә рәхмәт яугыры! Төшемме бу дип торам. Поезд кычкырганын да ишетми калганмын лабаса.

Соңра ул нәрсәдер эшләргә кирәклекне кинәт исенә төшергән, ләкин тәгаен нинди эш икәнен ачык кына белмәгән кеше шикелле, ашыгып, ишеккә таба китте, кире борылып янә улына килде.

– Балам, утырыр идең, аякларың арыгандыр… Ходаем, әтиең дә китеп өлгерде. Булмаса, артыннан барыйм әле. Колхоз ихатасында түгел микән.

Ул янә ишеккә таба китә башлады, ләкин Гомәр аны туктатты.

– Әни, син йөрмә. Зәйнәп мине күрде бит. Ул әти артыннан йөгерде булса кирәк.

– Шулаймы?! Ходаем, зиһеннәрем таралып китте. Төшемме дип торам. Үзем көтә идем бит, көтә идем, йөрәгем сизә иде. Йа Раббем, догаларымны бушка куймадың, инде Шакир белән Фатихымны гына күрәселәрем калды.

Шул арада тыштан кызу атлаган аяк тавышлары ишетелде һәм, ишек ачылып, Галимҗан абзый белән килене Камилә һәм Зәйнәп килеп керделәр.

Галимҗан абзыйның йөзе җыеп ала алмаслык тоташ бер елмаюга әйләнгән; ничек кенә тыныч булырга тырышмасын, аның да иреннәре агарган һәм акрын гына калтыраналар…

Ул, ике кулын сузып, каршысына күтәрелгән улына таба атлады.

– Улым, Гомәр!

– Саумы, әти!

– Бәрәкалла, бәрәкалла. Куаныч белән күрешер көннәр бар икән.

Камилә дә каенесе белән ике куллап күреште. Ул, чак ишетелерлек итеп:

– Гомәр! – диде дә соңра: – Исән кешеләр бер кайталар! – дип үксеп елап та җибәрде.

Зәйнәп исә, янә: «Абыем!» – дип кычкырып, Гомәрнең муенына ташланды. Галимҗан абзый, артында торган урындыкка утырыр-утырмас кулларын күтәреп, битен сыйпагандай итте дә килененә карап йомшак кына:

– Килен, балам, елама! – диде. – Менә берсе кайтты, синеке дә кайтыр. Хәбәре юк югын, ләкин бит әле еларга да сәбәбе юк. Сабыр бул! Улым, бөтенләйгәме?

– Юк, әти, вакытлы гына…

– Алай, бөтенләй үк түгел икән, ә! Һем-м, күпмегә соң?

– Мин бик азга.

– Шулай да ике айгамы, бер айгамы, күпмегә?

– Юк, әти… мин бик аз вакытка, бары бер генә сәгатькә!

Бу хәбәрнең тәэсире барысына да шундый булды ки, гүя ул Гомәрнең авызыннан чыкмады, ә кайдандыр, стена аша килгән ят, ямьсез бер тавыш булып ишетелде, һәм алар бу тавыштан ничектер барысы берьюлы кинәт катып калдылар. Галимҗан абзый улына кызганыч елмаю белән, ышанмыйча карый, Мәрьям абыстай исә, бөтенләй таңга калып, бернәрсә аңламаган кыяфәт белән, күзләрен зур ачып, улына текәлгән иде.

Гомәр хәлне төшендерергә ашыкты:

– Безнең эшелон станциядә, әти… Без госпитальдән фронтка китеп барабыз. Поезд бераз торасы булганга, мине, менә сезнең белән күрешеп чыгар өчен, бер генә сәгатькә җибәрделәр.

Галимҗан абзый, әйтергә сүз таба алмаган шикелле:

– Азрак, улым, азрак, азрак, – дип мыгырданып куйды. Соңра исенә төшкәндәй: – Син, Гомәр, булмаса, иртәгә икенче поезд белән китәрсең, – диде.

– Һич булмый, әти, мин үзебезнең поездга өлгерергә тиешмен!

Бу катгый сүзләрдән соң барысы да бераз вакыт нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап тордылар. Алар шундый көтмәгәндә очрашу шатлыгы белән шундый тиз, кинәт аерылышу авырлыгын бер үк вакытта аңлау, тоюдан гаҗиз иделәр. Алар бу бер-берсе белән сыеша алмый торган ике капма-каршы хиснең кайсын чынга алырга, кайсына ышанырга, кайсысы белән бу минутта яшәргә кирәклекне белмиләр иде. Камилә үзе дә сизмәстән елавыннан туктады. Мәрьям абыстай яңадан хәлсезләнде, әлеге бушлык аны янә үз эченә йота башлады. Тик бары Зәйнәп кенә, бернинди китүне белергә дә, ишетергә дә теләмичә, үзенең яңгыравыклы тавышы белән:

– Юк-юк… Китмисең, абый, китмисең! – дип кычкырып, Гомәргә тагын да ныграк сыена төште, аның муенына нечкә беләкләре белән тагын да ныграк уралды.

Галимҗан абзый, алдына, бер ноктага төбәлеп карап торганнан соң, башын күтәрде, карчыгы белән килененә карап алды һәм, тавышын күтәрә төшеп:

– Йә, нәрсә мәрткә киткән шикелле катып калдыгыз? – диде. – Кешенең минутлары санаулы… Килен, самавырыңны тизрәк өлгерт! Анасы, нәрсәң бар, әзерлә!

Камилә каенатасының сүзеннән төртеп уяткандай сискәнеп куйды һәм уңган килен өлгерлеге белән, ике кулы түгел, дүрт кулы бар төсле, өй эчен бер итеп эшләргә кереште. Ул иң элек Зәйнәпне, читкә чакырып алып, колагына нәрсәдер әйтеп, каядыр йөгертте. Соңра самавырны җилтерәтеп алып идәнгә куйды, су өстәп, коры чыралар белән ут салып җибәрде. Учак алдына кечкенә тимер таган белән таба куеп, аның астына ут якты. Чоланнан өч-дүрт савытны берьюлы күтәреп, май, күкәй, сөт алып керде. Кечкенә сандыгын ачып актарына, аннан ниндидер төеннәр, чүпрәкләр чыгара башлады.

Мәрьям абыстай да үзенчә нәрсәдер эшләргә тырыша иде. Ләкин ул, улыннан ерак китәргә курыккан шикелле, һаман өстәл тирәсендә әйләнә яки кулына алган әйбере белән баскан урынында туктап кала, нәрсә эшләргә кирәклеген оныткан кебек уйланып тора һәм, бер улына, бер картына карап, акрын тавыш белән:

– Ходаем, мунча да кереп өлгермәс микәнни! – ди.

Галимҗан абзый, башын селкеп:

– Эх, карчык, карчык! – ди һәм үзе торып чәй урынын әзерләргә керешә.

Гомәргә әнисенең бу гаҗизлегенә карау бик авыр иде. Аның йөрәге әнисен кызганудан сызлана башлады һәм күңеленә ихтыярсыз «Юкка үзләренә күрендем» дигән уй да килеп куйды. Ләкин ул күптән түгел генә нинди ашкыну, дулкынлану белән үзләренең станциясенә якынлашкан иде, ничек үтенеп командирыннан бер генә сәгатькә булса да авылга җибәрүен сораган иде, ничек ашыгып, тирләп-пешеп, йөгерә-атлый кайткан иде һәм хыялы кадерле күрешү минутларын уйлау белән тулы, йөрәге күпме шатлыклы хисләр татуны сизү белән бәхетле иде. Ул, әтиемне, әниемне, бөтен туганнарымны шатландырырмын, бәхетле итәрмен, дип уйлады. Хәзер исә бу шатлык уйный башларга өлгермәгән музыканың кинәт өзелеп ыңгырашуы кебек, бу бәхет елмаерга өлгермәгән кояшның кара болыт артына яшеренүе кебек иде. Бигрәк тә әнисенең зәгыйфь йөрәген шундый капма-каршы тойгылар утына салуда үзен гаепле дип белү аның өчен авыр иде. Шуңа күрә ул күңелендә булган янә бер кадерле теләген – яратып йөргән кызы Заһидәне күрәсе килүен – әтисе белән әнисенә сиздерүдән куркып утыра. «Заһидәне телгә алсам, бары аның өчен генә кайткан булып күренермен», – дип уйлый иде ул. Тик җиңгәсенең Зәйнәпне чакырып алып, каядыр йөгертүе аңарда бер өметле сизенү тудырды. Уңган җиңгәсе яратышып йөргән егет белән кызны күрештерү чарасын, әлбәттә, күрергә тиеш иде.

Менә төрле хәбәрне һәркемнән элек ишетеп, һәр урында бөтенесеннән алда килеп өлгерүче авыл малайлары һәм кызлары ишек төбенә җыела башладылар. Кыюрак малайлар, түргә узып:

– Исәнме, Гомәр абый! – дип, кул биреп күрешәләр һәм, башка әйтер сүз тапмыйча, кире ишек төбенә китәләр. Анда алар арасында кызу бәхәс бара:

– Күрдегезме? Гомәр абыйның медале бар!

– Медаль түгел, орден ул.

– Орден сиңа, медаль! Медаль әнә шундый түгәрәк, ак була.

– Ә минем түгәрәк орден да күргәнем бар.

– Бар, пычагым.

– Ышанмасаң, Гомәр абыйның үзеннән сора.

– Кая тыгыласың, аякка бастың ич.

Мәрьям абыстай Гомәрнең кесәсеннән өстәлгә бушаткан шикәрен балаларга:

– Менә, балам, Гомәр абыегызның күчтәнәче! – дип өләшә башлады.

Балалар сөенешеп елмаялар, ләкин шикәрне оялган сыман тартынып алалар, кыюсыз гына:

– Рәхмәт, түти! – дигән булалар һәм тизрәк учларына йомалар. Арттарак торган балалар кысылышып алга чыгарга тырышалар.

Мәрьям абыстайның шулай улым кайтты дип балаларны сөендерергә тырышуыннан Гомәр әнисенең үзенә булган мәхәббәтен аеруча бер тирәнлек белән сизеп алды, һәм ана мәхәббәтен мондый тулылык белән сизү аның өчен кинәт бик авыр булды. Кайтып кергәч, беренче тапкыр диярлек ул күңеле нечкәрүен тойды һәм, күзләренә килмәкче булган яшьләрен тыяр өчен, ашыгып, маңгаен ышкырга тотынды.

Менә Камилә кайнап чыккан самавырны җитез генә өстәлгә алып куйды. Өстәл өсте, кунак табыны шикелле, май, каймак, тәбә, Мәрьям абыстайның саклап тоткан балы, Камиләнең сандык төбеннән чыгарган прәннекләре, тәлинкә тутырып телгән икмәк һәм эреле-ваклы чынаяклар белән тулы иде. Гомәр, тансык аш итеп, катык та сорап алды.

Мәрьям абыстай һаман сыеның ярлы булуына өзгәләнә:

– Ичмасам, тавык та суеп өлгертә алмадык! – ди.

Галимҗан абзый, шаяртып:

– Борчылма, карчык, хәзергә менә йомыркасын ашый торсын, икенче кайтып, боерган булса, тавыгыңны да ашап китәр, – дигән була һәм Гомәргә карап күз кысып куя.

Ахырда барысы да чәй эчәргә утырдылар. Гомәрне кыстау, аның ашау-эчүе турында сорашу белән җанлы сөйләшү башланды. Бу сөйләшү менә хәзер алда торган аерылышуны оныттырган кебек булды. Аларның табыны бәхетле гаиләнең кайчандыр менә шулай барысы бергәләп, гөрләшеп утырган чакларын хәтерләтеп җибәрде.

Гомәр фронтта башыннан кичергәннәрне кыска гына сөйләп алды. Мәрьям абыстай сугыш хикмәтләрен, улының күргәннәрен таңга калып, тагын да хәтәррәк нәрсәләр ишетеп куркырга торган кыяфәт белән тыңлый иде. Гомәр сакланып кына ничек, нинди шартларда яралануын сөйли башлагач, ул берничә тапкыр үзалдына гына: «Йа Раббем, йа Раббем», – дип куйды. Ахырда чыдамады, калтыранган тавыш белән:

– Әй улым, улым, ничек исән калгансың! – диде.

Гомәр, тыныч елмаеп, гади генә:

– Әни, менә үзең күрәсең ич, тап-тазамын! – ди.

Галимҗан абзый да улының ашыкмыйча, сабыр гына сөйләвен, сүзләренә искитәрдәй төс бирмәвен һәм, һәрнәрсәнең асылын белгәндәй, һәркемгә туры карап, тыныч елмаюын күргәч: «Малай башка-а!» – дип уйлап куйды. Аның улы белән җитдирәк мәсьәлә турында сөйләшәсе килде һәм, сакалының очын бармаклары белән тибрәткәләп, салмак кына:

– Соң, улым, англичаннарның фронтта эшләре ничек бара? – диде.

Мәрьям абыстай картының бу сүзләрен ишетүгә кабынып китте:

– Тапкансың сорашыр нәрсә, әгелчәннәр, имеш. Нигә кирәк ул сиңа… Башка әйтеп калыр сүзең юкмыни?

– Тик кенә утыр әле син!

– Гомәр бит айлап торырга кайтмаган, ата кеше син, файдалы киңәшләреңне бирер идең.

– Мишәйт итмә дим мин сиңа! Гомәрнең безнең киңәш белән йөрисе калмаган.

Мәрьям абыстай рәнҗеп еламсырый башлый:

– Гомерем буена шул кирәксез сүзләре белән миңа аркылы төшеп җанымны кыйнады. Миңа улларым кадерле, минем җаным бары алар өчен генә көя. Фатихымның ике елдан бирле хәбәре юк. Шакирым хәзер кайда, исән-саумы? Шулар турында сораштырырга иде. Ә син, карт тиле, әгелчәннәр кайгысын кайгыртып утырасың.

Галимҗан абзый, улына карап: «Менә аңламаган кеше белән нишлисең инде!» – дигәндәй, берничә тапкыр башын селкеп куйды.

Гомәргә әтисе белән әнисенең болай бәрелешеп алулары бик таныш иде. Галимҗан абзый, газета укыштыргалаганга күрә, халыкара хәлләр һәм тышкы сәясәт турында үзенчә фикер йөртергә, җай чыкканда шул хакта сөйләшеп алырга ярата. Мәрьям абыстай исә, чын ана буларак, гаиләнең эчке сәясәте турында гына уйланудан һәм балалары кайгысын гына кайгыртудан уза алмый. Элек укудан кайткан вакытларында да әтисе халыкара хәлләр турында, әнисе аның шәһәрдә ничек торуы, ашау-эчүе турында бер-берсен бүлгәләп сорашырга керешәләр һәм ахырда бер-берсе белән бәрелешмичә калмыйлар иде. Мондый вакытта Гомәргә һәр икесен дә канәгатьләндерерлек һәм килештерерлек сүз табарга кирәк була иде.

Хәзер дә ул шулай булырга тырышты:

– Әни, син юкка безнең өчен артык борчыласың. Мин менә исән-сау, бик азга булса да, сезне кайтып күрдем. Озакламый бөтенләй дә кайтырмын. Әти бит кайчан сугыш бетәр дә, кайчан барыбыз да җиңү шатлыгы белән өйләребезгә кайтырбыз дип сорамакчы була.

– Хак сүз, хак сүз!

– Союзниклардан рәт чыкмады, әти. Карга карганың күзен чукымый инде ул… Әле менә безнең армия немецларны пыр туздырып куарга тотынгач, күз буяр өчен генә дигәндәй, кыймылдый башлаган булдылар. Хәер, алардан башка да инде без Гитлерның муенына петляның тазасын салдык. Үзең беләсең, бу петля хәзер көннән-көн буыла бара!

– Шулаймы, бирсен Алла! Халык шул петляның тизрәк буылып бетүен көтә, улым, бик көтә. Аягына яңа баскан баланың да телендә хәзер бер генә сүз: кайчан сугыш бетәр икән, ди.

– Инде озак көтәсе калмагандыр, әти, менә күңел үзе озакламый бетәсен сизеп тора кебек… Әйе… – Гомәр кул сәгатенә карап ала. – Миңа кузгалырга вакыт җиткән икән, әти, рөхсәт итегез…

Мәрьям абыстай сискәнеп куя:

– Ходаем, шулай бик тизмени?

Камилә, ашыгып:

– Гомәр, тагын берне генә ясыйм әле, – ди һәм Гомәрнең чәшкәсенә үрелә.

Галимҗан абзый, үзалдына әйткәндәй:

– Әйе, санаулы минутлар тиз үтә, – ди.

Гомәр урыныннан кузгала. Ул бу минутның барысы өчен дә никадәр газаплы, авыр булуын ачык күрә һәм юатыр өчен нәрсә генә әйтсә дә ясалма булып тоеласын яхшы сизә, ләкин әйтмичә булдыра алмый: тыштан ничек тә тынычлыгын сакларга тырышып, тик үзе дә сизмәстән тавышын күтәрә төшеп әйтә:

– Бик зур рәхмәт сый-хөрмәтегезгә, әйе… Сезне бик сагынган идем, бик яхшы булып калды. Инде тиздән бөтенләй кайтуымны көтегез!

Мәрьям абыстай елый башлый:

– Газиз йөзләреңне күргән кебек тә булмадым.

– Әни бәгърем, юкка…

Галимҗан абзыйның да йөзе караңгылана:

– Карчык, сабыр бул!

Нәкъ шушы минутта, ишекне киң ачып, Мәрьям абыстайның агасының улы – былтыр фронттан агач аяк белән кайткан Шәрифулла килеп керә. Ул, кочагын ачып, туры Гомәргә таба бара:

– Һо, Гомәр туганым! Кая, җанкисәгем, бер әп итеп күрешик әле! – Һәм Гомәрне кочаклап, ике яңагыннан да үбеп ала. – Молодец, молодец! Менә исән-сау кайткансың. Рәхмәт, туган! Ә миңа хәбәр итми торалар. Юк, мин әйтәм, каным коелган җирләрдән кайткан туганымны төшкән килен шикелле каршы алырга тиешмен. Шулай бит! Мәрьям түти, бәгырем, нигә елыйсың? Шатлык бит бу, бәйрәм бит бу!..

Мәрьям абыстайның яшьләре мөлдерәп коела. Ул сүзен чак әйтә ала:

– Әй Шәрифуллам, китә бит, китә!

Шәрифулла аптырап, ышанмыйча, Гомәргә карый.

Гомәр ни өчендер көчәнеп елмайган була.

– Шулай, Шәрифулла абый, безнең эшелон станциядә тора. Азрак булды, нишлисең…

Шәрифулла катгый рәвештә:

– Не смеешь, брат, не смеешь! – ди, чалбар кесәсеннән ярты баш аракы чыгарып, шап иттереп өстәлгә куя. Ул үзе, бераз эчеп алганга күрә, кызмача. – Без болай шаяруны яратмыйбыз. Кайткансың икән, торырга тиешсең. Точка!

– Шәрифулла абый…

– Юк-юк, ишетәсем дә килми. Әйдә, утыр! Син, брат, минем команданы тыңларга тиешсең! – Һәм чәшкәне тутырып аракы куя.

– Шәрифулла абый, син бит үзең армиядән кайткан кеше. Приказны үтәмәскә ярыймы?.. Менә миңа бер сәгать вакыт бирделәр. Бер сәгатьтән мин барып җитәргә тиеш. Бу – минем өчен приказ.

Алар берничә секунд бер-берсенең күзләренә туры карап торалар. Ахырда Шәрифулла, уң кулын күтәреп:

– Да, – ди, – приказ – закон! Җизни, син аңлыйсыңмы, приказ – закон! Старшина Сәлимов дөрес әйтә. Ул китәргә тиеш! Ну, Гомәр, аякларың җиңел булсын! Яңадан әйләнеп кайтырга…

Чәшкә белән аракыны суза. Гомәр аракыны ала.

– Мин дә шулай дим, Шәрифулла абзый. Сугышкан кадәр сугышасы калмады. Менә күп тә үтмәс, әйләнеп чыккан кояш шикелле, яңадан кайтып килербез.

– Әйе, әйе, кайтасың, обязательно кайтасың! Мәрьям түти, бәгырем, мәрҗән яшьләреңне юкка түкмә! Кайтам, ди, ишетәсеңме, кайтам, ди.

Мәрьям абыстай сүзсез, акрын гына елавыннан тәмам кечерәеп кала. Яшьләре аның ана йөрәгендә изге бер чишмә ачылган шикелле туктаусыз агалар. Бу яшьләрдә газаплы хәсрәт ачысы юк, бу энҗедәй саф яшьләрдә тик ана мәхәббәтенең мәңге суынмас җылысы гына бар. Ашыгып, Гомәрнең юл капчыгына оекбашлар, сөлге, яулыклар һәм азык-төлекләр салып йөргән Камилә дә үкси башлый, эшеннән бер генә минутка да туктамыйча йөри-йөри үкси. Галимҗан абзый, ихтыярын җигеп, тыныч-сабыр булырга тырыша, тик карлыга төшкән тавыш белән:

– Амин, Шәрифулла, амин! – ди.

Гомәр аракыны беткәнче эчеп куя.

– Әти, әни бәгърем, сез минем өчен артык янып көймәгез! Шәрифулла абый менә бик тиз аңлады. Сез дә аңларга тиеш. Мине фронт көтә. Гитлерның эшен бетерәсе бар.

«Гитлер» дигән сүзне ишетүгә, Шәрифулланың күзләрендә хәтәр бер ут кабына:

– А, мин ул Гитлерны! Мин аны, җан җиреннән кысып, бөтен дөньяга акыртыр идем! – Һәм алга сузган кулын, тешләрен шыкырдатып, шундый көч белән кыса ки, бу минутта кайдадыр Берлинда утырган Гитлер тынычлыгын җуеп, урындыгы өстендә шуышып куярга тиеш иде кебек.

Ишек төбендә балалар күбәя. Күрше хатын-кызлар җыела башлый. Күрешүчеләр, сорашучылар, Мәрьям абыстайны кызганып кайгыручылар һаман арта бара. Бу хәл Гомәрне шактый уңайсыз хәлгә куя. Ул соңга калудан чынлап курка башлый һәм тизрәк китәргә ашыга:

– Әти, сез мине озата барырсыз бит?

– Әйе, улым.

– Ә син, әни…

Мәрьям абыстай, улының әйтеп бетергәнен көтмичә, балалар шикелле:

– Мин дә, мин дә, – ди һәм кинәт туган җанлану белән ашыгып киенә башлый.

Гомәр исә: «Ә син, әни, борчылып йөрмә инде», – димәкче булган иде, дәшмәде.

Ахырда алар – юл капчыгын иңбашына асып Гомәр, иске эшләпәсен кырпу бүрегенә алыштырып кигән Галимҗан абзый, кара сатин тышлы билле бишмәтен киеп, кечкенә мамык шәлен беләгенә салып Мәрьям абыстай, Камилә килен, Шәрифулла – тышка чыгалар.

Гомәрне бала-чагалар, хатын-кызлар һәм кайбер авыл агайлары урап алалар. Барысы белән дә бер үк вакытта исәнләшү һәм саубуллашу башлана. Гомәр хатын-кызларның уллары яки ирләре турында «очратмадыңмы?», «ишетмәдеңме?» кебек сорауларына кыска гына булса да тынычландырырлык җавап бирергә тырыша. Агайларның төрле яхшы теләкләрен, мактап әйткән сүзләрен игътибарсыз калдырмыйча тыңлый. Шул ук вакытта ул кешеләрнең башлары өстеннән тирә-ягына каранып кемнедер эзли. Ләкин ул юк, ул күренми…

Гомәр беренче тапкыр җиңгәсенә сорау белән карады. Камилә, өзгәләнеп:

– Зәйнәпне йөгерткән идем бит. Нишләп һаман юк икән? Кырга ук китеп бардымы икәнни?! – диде.

Гомәргә җиңгәсенең бу кадәр аның өчен өзгәләнүе кызганыч иде. Ул, күрешер өчен ике кулын сузып, акрын гына:

– Җиңги, борчылма, – диде. – Бик зур рәхмәт сиңа… Күп итеп сәлам әйтерсең!

Соңра Шәрифулла абыйсы белән үбешеп күрешә һәм, кискен генә борылып, иңбашындагы капчыгын рәтли-рәтли юлга таба атлый. Аның артыннан Галимҗан абзый һәм, вак-вак кына кызу атлап, Мәрьям абыстай, янә бала-чагалар иярәләр.

Авылдан чыгуга, алар артыннан колхоз председателе җибәргән җиңел тарантаска җигелгән туры ат килеп җитте. Кузлага председательнең ундүрт яшьлек улы Әдһәм утырган. Ул, кызу юыртып килгән атны кинәт туктатып:

– Галимҗан абзый, утырыгыз! – диде.

Соңга калудан куркып, ләкин хәлсез әнисен кызганып, акрын барырга мәҗбүр булган Гомәр өчен бу атның көтмәгәндә куып җитүе бик урынлы булды. Ул әтисе белән әнисен тарантас түренә утыртып, үзе кузлага менеп, артка карап утырды. Менә хәзер генә аның алдында туган авылы тоташы белән ачылды. Бер караш ташлау белән, ул авылның бөтен тыкрыкларын, таныш өй түбәләрен, авыл каршындагы сөзәк тауны, тау астындагы вак куаклыклар арасыннан боргаланып, яшеренеп аккан кечкенә елгачыкны, аның чәчәкле тар тугаен һәм авылның ике очыннан башланып киткән тигез, киң иген кырын күреп алды. Аның өчен туган җирнең бу күренеше йөргән юлларында күп очраткан, күреп күнегелгән гадәти генә бер күренеш иде. Ләкин җәй башының яшь, тансык, сөйкемле матурлыгы белән балкыган шушы тау битләре, шушы кырлар аңа атасы йорты кебек үк үтә таныш, аеруча якын иде. Ул, бу җирләргә карау белән, кайда нинди юл үткәнен, нинди сукмакларның кая алып баруын, кайда нинди чокыр, нинди куаклык, ничек дип аталган басу, печәнлек барлыгын бик ачык хәтеренә төшерде, күпме генә читтә йөрсә дә, аларны бервакытта да онытмаячагын аңлады, һәм аның күңеленә кешенең торып киткән җирләренә кайтып, йөргән эзләренә яңадан басып йөрүе үз гомерендә кабатлана торган нәрсә икән дигән уй килде. Янә үткәннең бер кадерле хатирәсе аның исенә төшмичә кала алмады. Әнә шул тау итәгендәге куаклар арасында, печән чапкан вакытларда, ул һәм Заһидә ничек бер-берсе белән очрашырга теләп йөриләр иде. Кызык: алар, аулакта очрашкач, бер-берсенә сер сынатмаска тырышалар, әйтергә дип күңелләрендә саклап йөрткән сүзләрен әйтә алмыйча, һич кирәге булмаган нәрсәләр турында сөйләшеп маташалар, инде Гомәр, үзен тыя алмыйча, кинәт Заһидәне ирексезләп үбәргә тырышса, бер-берсенә үпкәләшеп аерылыша торганнар иде. Ул вакытта алар, берсе икенчесенең йөрәгендә нәрсә ятканын бик яхшы сизеп торсалар да, бер-берсенә «сөям» дигән сүзне әйтә алмыйча калдылар. Тик Гомәр фронтка китеп, хат языша башлагач кына, алар үзеннән-үзе туган кыюлык белән мәхәббәтләрен бер-берсенә ачканнар иде. Шуңа күрә дә «сөям» диюен язган хатларыннан гына укып белгән, ләкин ничек итеп, нинди караш, нинди тавыш белән бу сихри сүзне әйтүен ишетмәгән, инде минеке дип йөрәге белән тойган, ләкин үзенеке булуына күзләре белән күреп ышанмаган Заһидәсен аның гаять күрәсе килә иде. Хәзер дә ул ераклаша барган авыл очына, Заһидә күренмәсме дип, һаман карый бара, ләкин юл буш, авылдан ашыгып килүче күренми иде.

Кызу юыртып барган туры ат тиз арада аларны станциягә китереп тә җиткерде. Тарантастан төшеп, алар платформага чыктылар. Станция каршында озын эшелон тора, һәм аның алдында бик күп хәрби кешеләр арлы-бирле йөриләр.

Гомәр әтисен-әнисен ияртеп үз вагонына якынлашуга, аларны солдатлар сырып алдылар. Гомәрнең иптәшләре Гомәр белән бик үз булуларын күрсәтергә тырышып, куштанланып, шул ук вакытта бераз көнләшкәндәй дә булып сөйләнә башладылар:

– Чёрт возьми, Сәлимовка нинди бәхет чыкты!

– Безнең Сәлимов молодец ул! Бер уңайдан да файдаланмыйча калмый.

– Ничә әйтсәң дә – старшина! Уңган халык!

Бу сүзләрне алар башлыча, үзләре дә уйламастан, Гомәрне әтисе белән әнисе күз алдында күтәрер өчен әйтәләр һәм халык уртасында бераз каушап, югалып калган карт белән карчыкка да шундый ук куштанлык күрсәтеп, якын итеп, ләкин ниндидер бер сөйкемле балаларча тәкәллеф1 белән кул биреп күрешәләр:

– Исәнмесез, дядька!

– Исәнмесез, бабушка!

– Улыгызны күреп бик шатлангансыздыр?

– Хәзер инде исән-сау бөтенләй кайтуын көтегез!

Гомумән, киң илнең төрле якларыннан җыелган һәм кайсыдыр шәһәрләрдә, авылларда шундый ук карт әти-әниләре калган бу солдатлар чал кергән түгәрәк кара сакаллы, таза бәдәнле Галимҗан абзый белән ак йөзле, кечкенә буйлы Мәрьям абыстайга олы кызыксыну һәм эчке уйчанлык белән карыйлар иде. Гүя алар да менә шулай әти-әниләре белән бәхетле күрешү минутларына ирешүне өмет итәләр һәм хәзерге минутта шул күрешүне күз алларына китереп, шуның сагынычлы куанычын тоеп торалар кебек. Гомәрне әйләндереп алган түгәрәк эченә, көтмәгәндә, юан гәүдәле, кыска муенлы, бик шома итеп кырынган түгәрәк битле бер майор килеп керде. Гомәр аны күрү белән корыч чыбык шикелле җитез тураеп, үкчәләрен бер-берсенә бәреп честь бирде. Майор көр тавыш белән русча:

– А, старшина Салимов, килеп җиткәнсез икән! – диде.

– Так точно, товарищ майор!

– Бик вакытлы… Ә, кадерле папаша белән мамаша да озата килгән икән! – Ул карт белән карчыкка ихтирам йөзеннән, ләкин тигез дәрәҗәле үз кеше булырга тырышып, кул биреп күрешә. Гади генә итеп: – Здравствуйте, папаша! Ну, как поживаем? – ди.

Галимҗан абзый дәрәҗәле кешенең бу игътибарына каршы тиешле ихтирам белән җавап бирә:

– Слау бух, товарищ!

Майор янә, улларын күрү куанычын уртаклашып, берничә җылы сүз әйтә, күрешүнең бик кыска вакытлы булуына тәәссеф2 белдерә.

– Ничава, товарищ, ничава, – ди моңа каршы Галимҗан абзый сабыр гына. – Вайна бит, знаем!

Бу сүзләрне ишеткәч, майор, кашларын күтәрә биреп, чын соклану белән Галимҗан абзыйга беравык карап тора, аннан, дәртләнеп, сугышның тиздән бетәчәген, Совет Армиясенең дошманны, һичшиксез, тар-мар итәчәген сөйләп китә, бер уңайдан армиягә, Гомәр кебек, менә дигән егетләр үстереп биргән ата-аналарга рәхмәт тә әйтә һәм иң ахырда, бер авыз русча сүз белмәгән Мәрьям абыстай өчен генә булса кирәк, Гомәрнең аркасыннан кагып, үзенчә татарчалап:

– Улан якши, улан якши! – дип куя.

Мәрьям абыстайның күңеленә бу сүзләр аеруча ошады. Аның ана йөрәге улы турындагы һәрбер сүзне, улына булган һәрбер карашны ычкындырмыйча аулап тора иде. Сүзләр аның өчен аңлаешлы булмаса да, ул бу кешеләрнең нинди тавыш белән сөйләүләреннән, аларның күз карашларыннан Гомәргә булган дуслык, якынлыкны ачык сизә, күңеле аның бу кешеләргә карата рәхмәт белән тула, эченнән: «Иптәшләре, Ходайга шөкер, әйбәт кешеләр икән!» – ди һәм улының киләчәк гомере, саулыгы өчен тынычлану тоя.

Ахырда алар яныннан кызыл фуражкалы станция начальнигы үтеп китә. Бераздан паровоз нечкә трубасыннан еш-еш ак пар чыгарып, дәртләнеп шаулый башлый. Менә эшелон буенча төрле урыннан «Вагоннарга!» дигән команда ишетелә. Гомәрләр тирәсенә җыелган солдатлар, ашыгып, вагоннарына таралалар. Поезд кузгалыр алдыннан, аерылышуның иң соңгы минутлары, гадәттә, кешеләр өчен аеруча авыр була. Бу вакытта кешеләр сүзсез калалар һәм, аерылышуның никадәр газаплы булуын бөтен йөрәкләре белән сизсәләр дә, паровозның тизрәк кычкыртуын көтәләр. Гүя кеше, үз-үзенә исәп бирмәстән, тизрәк шул аерылышу газабыннан котылырга тели. Гомәр дә, Галимҗан абзый да, Мәрьям абыстай да, бер сихерле көч тарткан шикелле, алга, эшелон очына сүзсез карап торалар. Ниһаять, паровоз озын итеп кычкырта һәм, көч җыйгандай, бераз бик куәтле шаулап тора. Соңра поездны акрын гына урыныннан кузгата… Бирешмәскә тырышкан вагоннар сыкранышып рельслар өстеннән тәгәри башлыйлар. Кемдер вагон ишегеннән:

– Сәлимов, без киттек! – дип кычкыра.

Гомәр бу очрашу дәвамында беренче тапкыр бик җитди чырай белән:

– Йә әти! – ди һәм әтисенә ике кулын суза.

Галимҗан абзый улының кулларын тота төшә.

– Хуш, улым! Алла хәтәр-хәвефләрдән үзеңне сакласын. Яңадан исән-сау күрешергә язсын! Хатларыңны еш яза тор.

Соңра Гомәр әнкәсенә карый. Ул, татар улларына хас тыйнаклык белән, бары күрешмәкче генә булган иде. Ләкин әнисенең шундый бер тирән газаплы мәхәббәт белән сүзсез караган яшь тулы күзләрен очраткач, ирексездән алга омтылып, аның кечкенә, җиңел гәүдәсен күкрәгенә кыса. Берничә секунд дәвамында ул нәкъ йөрәге турында әнисенең җылы сулышын тоя, аның хәлсез тавыш белән пышылдап, күкрәге эченә әйткәндәй: «Улым, улым!» – диюен ишетеп кала, ләкин поезд тавышыннан башка сүзләрен аера алмый… Ниһаять, ул, әнисеннән сак кына аерылып, ераклашып барган вагон артыннан йөгерә. Иптәшләре, кул биреп, аны вагон эченә тартып алалар. Инде вагон ишегенең кырыена бөтен гәүдәсе белән туры басып артына караганда, аның йөзе гаепле сыман, кичерү сорагандай елмая, кысылып караган күзләре дымланып ялтырыйлар төсле.

Поезд кызулый. Вагон тәгәрмәчләре рельс ялгаулары өстеннән тигез тавыш белән сугып үтүләрен ешлата баралар.

Мәрьям абыстай улының бөтен сыны күренеп барган вагон ишегенә йотлыгып карый. Ләкин аның күз аллары томанлана. Вагоннар, бер-берсе белән кушылып, бик кызу алга шуган тоташ бер кызыл стена булып күренә башлыйлар. Гомәр шул тоташ кызыллык эчендә югала. Ахырда бу кызыллык, сыегаеп, чуар бер шәүләгә әйләнә, һәм поезд кире артка таба чапкан шикелле була.

Авылдан станциягә таба йөгерә-йөгерә Заһидә белән Зәйнәп киләләр. Заһидә өстендәге җәйге пальтосының югары төймәләрен ычкындырган, башындагы ак яулыгын кулына алган… Аның кыска калын толымнары сүтелә төшеп, чәч бөртекләре җилдә очкалыйлар, кыр җиленнән һәм кояштан янып каралган киң маңгаена, борын очына тир бөртекләре чыккан.

Ул поездның киткәнен белә. Ул аның тавышын ишетте. Кызыл эшелонның сырт артына яшеренүен күрде. Гомәрне алып киткән поездның ак төтеннәре, вак болытлар булып, станция өстеннән акрын гына йөзеп үтәләр – ул шуларны да күреп бара. Ләкин бара, Гомәрнең китүен, аны күрми калуын бик яхшы белсә дә, юри тукталырга теләмичә, тыеласы килмәгән бер ярсу белән аскы иренен тешләп һаман бара. Бу баруда үз-үзенә хисап бирмичә, чынлык белән килешергә теләмәү тискәрелеге сизелә иде. Чыннан да, аның Гомәре шундый көтмәгәндә кайткан иде, аның Гомәре шундый тиз китеп тә барды. Ул, Заһидә, аны күрми дә калды. Болар бар да дөрес бит! Ләкин ни өчен дөрес?.. Ни өчен дөрес?

Менә аларга станциядән кайтып килгән туры ат очрады. Галимҗан абзый, кызларны күрүгә, атны туктатырга кушты. Зәйнәп йөгереп әбисе янына килде. Заһидә тарантастан шактый читтә туктады. Галимҗан абзый, аңа карау белән, кызның йөрәгендә ниләр кайнаганын бик яхшы сизеп алды. Ул, йомшак тавыш белән ата булып, бары:

– Кызым, Заһидә, утыр безнең янга! – диде.

Заһидә әүвәл башын селкеп куйды, соңра кискен генә бары бер сүз ташлады:

– Кайтмыйм!

Галимҗан абзый артык сүз әйтүнең урынсыз икәнен белә иде. Ул кузладагы малайның аркасына акрын гына төртеп куйды:

– Әйдә, балам, кузгал!

Алар кузгалып киткәч, Заһидә, янә бераз бара төшеп, юл буена чирәмгә утырды. Ул беркемгә үпкәләми дә, беркемгә ачуланмый да иде. Хәтта сөйгәне Гомәрне күрми калуның никадәр үкенечле булуы турында да юньләп уйламый иде. Ул бары йөрәге төбеннән күтәрелгән, бөтен тәне буйлап йөргән тиле ярсуны баса алмыйча газаплана. Ул янындагы үләннәрне йолкып-йолкып ала, аларны тешли яки калтыранган бармаклары белән бик вак итеп өзгәли. Янә ул һаман бугазына күтәрелгән төерне кире йота алмаудан гаҗиз иде. Ул тырыша, ачу белән башын селкеп куя, аскы иренен тешләп тора, ләкин юк – төер һаман бугазына килә. Ахырда ул башын кинәт тезләре өстенә сала һәм һичбер нинди тыелусыз, юка пальтосы аша түгәрәкләнеп, тыгызланып торган иңбашларын калтырата-калтырата елап җибәрә.

Икенче көнне Галимҗан абзыйның йортында гадәттәге тормыш, үз ярлары эченә кайткан елга кебек, акрын гына ага башлады. Ләкин бу тыштан гына шулай иде. Асылда, өй эче Гомәрнең күзгә күренмәс рухы белән тулы кебек, һәм кешеләр, көндәлек эшләрен эшләп, тыштан бернәрсә хакында уйланмыйча тыныч кына йөргән төсле күренсәләр дә, шул рухның әсирлегеннән чыкканнары юк иде. Аларның күңел күзләре алдында Гомәрнең җанлы кыяфәте һаман басып тора, башларыннан аның турында уйлау чыкмый, өйнең җиһазлары, Гомәрнең эзен үзләрендә саклаган кебек, аның булуын, аның кайда утыруын, нәрсәгә тотынуын искә төшереп торалар. Инде Гомәрнең өстәл өстендә онытылып калган портсигары барысына да, бигрәк тә Мәрьям абыстайга, бик серле мәгънәгә ия булган хикмәтле бер нәрсә булып күренә. Портсигар турында сүзләр күп була, һәм аның онытылып калуын бөтен күрше-тирә белән Гомәрнең исән-сау әйләнеп кайтуына юрыйлар. Мәрьям абыстай һәркемгә бер тапкыр күрсәтеп чыкканнан соң, бу зат нәрсәне каядыр, һич кеше күзе төшмәслек җиргә яшереп куя.

Галимҗан абзыйның гадәтендә хыяллану булмаса да, ул да улы турында уйланудан туктамый иде. Гомәр аңарда, ике елдан артык вакыт эчендә бары бер генә сәгатькә күренеп китүенә карамастан, бик яхшы тәэсир калдырган иде. Ул аңа буе-сыны белән өлгереп җиткән, акылга утырган, холкы күркәм булып камилләшкән чын ир-егет булып күренде. Исән-сау кайтса, үзенә тиң торырлык, гаиләсенең яхшы исемен сакларлык, бәхетле тормыш төзи алырлык кеше булуына ышанасы килде. Шул уңай белән ул Заһидә турында да уйланып куйды.

Камилә килендә Гомәрнең кайтып күренүе сүнеп барган өметләрен яңадан тергезде. Ике елдан бирле хәбәре булмаган ире Фатих исән-саудыр төсле булып тоелды. Аның да шулай көтмәгәндә кайтып керүенә ышанасы килде, һәм Камилә ятса да, торса да, өзелеп сагынган Фатихын ничек каршы алуы, нинди сый-хөрмәт күрсәтүе, нинди назлар белән куштанланып сөюе турында уйлаудан тыела алмый иде.

Мәрьям абыстай исә, бичара, Гомәрнең һәр сүзен, һәр карашын, һәр хәрәкәтен күз алдыннан һич югалтмаска тырыша, улының җанлы кыяфәте тирәсендә әйләнеп йөргән шикелле, һаман аны тулырак беләсе, ачыграк итеп күрәсе килә. Шуңа күрә дә вакыт-вакыт Мәрьям абыстайга улы турында нәрсәнедер белми калгандай, ниндидер сүзен хәтерләп бетермәгәндәй тоела. Ул Галимҗан абзыйдан сорашырга бераз шүрли, ләкин килене Камиләне бер дә тынычлыкта калдырмый. Һич көтмәгәндә ул:

– Килен балам, Гомәрем ничә чынаяк чәй эчте әле? – дип сорап куя. Яки бераздан борчылып: – Килен, Гомәрем катыкны яратып ашадымы икән? – ди. Яки уйланып йөри-йөри дә: – Килен, Гомәр нәрсә диде әле? – дип, Камилә һич хәтерләмәгән нәрсәне белергә тырышып азаплана.

Шулай да вакыты белән аның әрнеп эче поша башлый. Гүя Гомәр кайтмаган да һәм ул аны күрмәгән дә шикелле булып тоела. Мондый минутларда Мәрьям абыстай сүзсез уйчанлыкка төшә, хәлсез бушлык аны янә акрын гына йота башлаган кебек була. Шундый минутларның берсендә ул картыннан кыюсыз гына:

– Син, кичә Гомәрнең кайтуы төш идеме, әллә өн идеме? – дип сорый.

Галимҗан абзый карчыгына кызганып карый, ләкин йомшак кына елмая һәм, дәртләндерергә теләгәндәй:

– Өн иде, карчык, өн иде! – дип кычкырып куя.

Мәрьям абыстай юату ишеткән бала кебек тынычлана. Ул, өй түре тәрәзәсенә барып, тимер юл буена карый. Менә аның каршында карт юкәләр ышыгына яшеренгән кызыл түбәле станция, сарыга буяган җыйнак каралтылар һәм станциядән ике якка сырт буйлап еракка, бик еракка сузылып киткән тимер юл… Станция буш… Көмеш дилбегә шикелле ялтырап яткан тимер юл тыныч… Авылның кырыеннан ук киң иген кыры башлана. Яшь, сылу арышларның салмак кына баш чайкавы, кара күләгәләрнең бер-берсен куып йөгерешүе шикелле, тимер юл аша үтеп, якты офыкка китеп югала. Күк аяз. Ерак кырлар түрендә күгелҗем сыек томан. Бу томан эчендә исәпсез күп энҗе тузаны йөзгән шикелле, җем-җем килеп, күзләрне кытыклап тибрәнә… Һәм күңел әнә шул нурлы томан артына китеп югалган яшел кырлар түреннән ерактагы поездның дәртле кычкыртып килеп чыгуын тоеп тора.

Мәрьям абыстайның иреннәре акрын гына кыймылдыйлар:

– Кайтыр күз нурым, кайтыр!

1944

ЯЛГЫЗ КАЗ

Немецлардан азат ителгән бер авылда бер каз күрдек. Гаҗәпләнмәгез, тере каз иде. Башы соры, муены белән түше ак, канатлары янә соры – безнеңчә ала каз була. Җитмәсә, үзе ана каз икән…

Әгәр безнең солдатлар Калинин урманнарында тәвә кошын очратсалар, бу кадәр гаҗәпләнмәсләр иде: меңләгән авылларны фашистлар коллыгыннан азат итеп, безнең беренче тере каз күрүебез иде. Шулай булды шул: Рәсәй казы немец илбасарларының ач аппетитларын котырткан майлы калҗа булды. Әйтерсең казлар өстенә үләт явы килде – аларны йөзләп-меңләп кырдылар, күп районнарда аларның нәселе дә калмады.

Шуңа күрә ниндидер могҗиза белән бу авылда сакланып калган бердәнбер ала каз безнең солдатларда зур кызыксыну тудырды. Барысы да аны бик тиз күреп алдылар. Һәркем, аз гына булса да тукталып, аңа сокланып карый торган иде. Олырак яшьтәге солдатлар исә, аның тирәсенә җыелып, тыныч тормыш турындагы истәлекләрен бер-берсенә сөйләргә яраталар иде.

Ала каз үзе дә акрынлап безнең солдатларга ияләште, тора-бара беркемнән курыкмас, качмас булды, ә кайберәүләр белән хәтта дуслашып та өлгерде… Соңра ул кинәт кенә безне ташлады, безне онытты, китте бездән…

Ничек булды соң бу?


Ала казның хуҗасы ялгыз торучы Маша исемле бер хатын иде. Машаның ире фронтта, ә җитеп килгән бердәнбер кызы шәһәрдә эштә иде. Машаның әнә шул ялгыз казыннан башка янә ике бәрәнле ак кәҗәсе һәм янып торган кып-кызыл мәһабәт әтәч җитәкчелегендә биш тавыгы да бар. Болар барысы да, ялгыз Маша өчен йорт байлыгы гына булмыйча, аның күңелен юаткан гаилә дә иде. Алар арасында татулык зур, ә Машаның яратуы һәм кайгыртуы барысына да тигез төшә. Ләкин җәй көннәрендә бу гаиләгә гел генә бергә булырга, чүкердәшеп бергә вакыт үткәрергә туры килми. Һәр көн ак кәҗә, ике бәрәнен ияртеп, иртән иртүк көтүгә китә, аның артыннан Маша үзе, күршеләренә казы белән тавыкларын карый торырга кушып, кыр эшенә юнәлә. Биләмдә йөреп өйрәнгән кызыл әтәч тә, тавыкларын ияртеп, күбрәк урамда яки кеше абзарлары артында йөрергә ярата… Йортта бары ала каз гына кала. Ул көн буена ялгыз, һәм кичкә кадәр аның тавышы чыкмый. Йә ул ишек төбендә башын сыртына салып йоклап ята, йә йорт алдында бәбкә үләнен ялкау гына йолкып әрле-бирле йөренә, тагаракка салып калдырган суны килеп борыны белән шапырдатып ала яисә, кая барырга белмәгәндәй, бәрәңге бакчасына кереп китә дә, түтәлләр арасыннан муенын сузып, башын әле бер якка, әле икенче якка кырын салып, нәрсәдер көткәндәй, озак кына каранып тора.

Бу җәйге озын көндә берүзе калып вакытын үткәргән ялгыз каз нәрсәләр турында уйлый, күңелендә аның нинди моңсу, нинди сагыш ята? Кем әйтә алсын, аның кайгысын кемнең тыңлаганы бар? Әмма бичара казның ялгызлыктан эче бик поша булса кирәк, һәм бу бер дә гаҗәп түгел.

Менә яз килде. Дәртле кояш кытыклап уяткандай, табигать тирләп, көлеп күзен ачты. Бөтен җан ияләрендә эшлекле хәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. Җир өсте көннән-көн үсә, куера барган яшь үлән белән түшәлде һәм кояшка карап йөзләрен ачкан хуш исле нәфис чәчәкләр белән бизәлде. Ул чәчәкләргә, билен буган, аякларына сары итекләр кигән яшь кияүләр төсле, уңган чая бал кортлары килеп кундылар… Ак, сары, кызыл-чуар купшы күбәләкләр, туй вакытында яшь килен тирәсендә куштанланып йөргән кызлар шикелле, бал корты белән кавышкан чәчәк әйләнәсендә уйнаклап-талпынып очалар. Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр, туйга чакырылган җырчылар кебек, су буендагы куе тирәкләрдә туктаусыз сайрап торалар. Җитез сабан тургайлары, такмаклап биюче егетләр сыман, нурлы һавадан төшмичә, сайрый-сайрый, сызгыра-сызгыра җилпенәләр.

Бу туйда берәү дә ялгыз түгел, һәр җан иясенең ише бар. Һәр җан иясе ана була, бала үстерә. Әнә кайбер кошлар инде симез кортларны, сыртларыннан тешләп, ояларында чыр-чу килгән зур авызлы, ялангач башлы чебиләренә ташыйлар. Менә Машаның ак кәҗәсе берьюлы ике бәрән китерде. Бәрәннәр, аяклары җиргә тияргә өлгермәс борын, ишегалдын бер итеп сикереп, чабып йөри башладылар. Карт кәҗә, «тапкач, баланың шундыен табарга кирәк!» дигәндәй, горурлы мактану белән дөньяга карый, тик масаеп сакалын гына сыйпап куймый. Әнә тавыкларның җыйнавына берәү булса да, үз-үзенә исе китеп йөргән тәкәббер әтәчләре бар. Ә ала каз ялгыз, аның үз ише юк. Ул күкәй дә сала, бала да чыгара алмый. Башкаларның бәхетле яшәүләрен, үзенең шундый аяныч хәлен сизгән казның эче пошмыймы соң? Һичшиксез, эче поша, йөрәге яна торгандыр.

Маша, эштән кайткач, кичен, ишек төбенә утырып, кәҗәсен, тавыкларын янына җыеп ашата. Ала каз да шунда була. Тик ул сөйләнүдән бушамый. Әрсез тавыклар, аның тирәсендә бәргәләнеп йөреп, бер-берсенең авызыннан өзеп, орлык чүплиләр, ә ул һаман сөйләнә. Дәртсез тавыш белән, муенын җыерып, мескен булып сөйләнә, үзе әледән-әле килеп Машаның аякларына ышкына. Гүя ул озын көн буена ялгыз булуыннан, беркемнең дә аңа сүз катмавыннан, башкалар үз ишләре, балалары белән гамьсез чүкердәшеп вакыт үткәргәндә, ул күңелсез авыр уйларга чумып, эч пошудан үзен кая куярга белмичә аптырап йөрүеннән, кыскасы, үзенең бәхетсезлегеннән зарлана.

Маша аңа кызганып карый, сөеп, юатып дәшә:

– Җитәр инде, юләр, җитәр! Ач каласың ич! – ди. Соңра итәгенә алып башыннан сыйпап сөя һәм кулыннан ашата башлый.

Әнә шулай ялгыз казның көннәре бертөсле генә үткән чакта, бу авылга безнең часть – фашистларны куып алып киткән фронт артыннан ияреп баручы аерым тәэминат ротасы кереп урнашты. Асылда, сугыш үзе бу авылны читләтеп узган иде, һәм, немецлар киткәннән соң шактый вакыт узгач кына, аның урамнары халык тарафыннан зарыгып көтеп алынган безнең гаскәрләр белән тулып, җанланып китте.

Авылның кинәт болай бертөсле кешеләр белән тулып китүе немецлар вакытында «идән асты» хәлендә яшәгән ала казда борчылулы кызыксыну тудырды. Ул хәтәр бер эш көткәндәй башын кырын салып, җитди чырай белән үткән-сүткәннәргә карап тора башлады. Ләкин никадәр сак һәм җитди каранмасын, бу солдатлар кырык беренче елның җәендә авылга кинәт «хальд, валд, һау, һау!» дип ямьсез, ят тавышлар белән кычкырып шаулап килеп кергән, муеннарына элгән кара саплы автоматларыннан тиктомалга уңга-сулга пуля сиптергән, кызарып бүртенгән чырайлы, акайган күзле солдатларга һич тә охшамыйлар иде. Бигрәк тә авыл кешеләре һәм хатын-кызлары теге вакытта ул солдатлардан котлары алынып качкан булсалар, хәзер бу солдатлар тирәсенә үзләре төркем-төркем булып җыелалар, сөйләшәләр, көлешәләр иде. Каз үзе дә, кайчандыр бик куркытылган булуына карамастан, ничектер йөрәге төбендә тынычлык тоя, гүя ул да кемнең кем булуын сизенә иде.

Машаның да өенә өч солдат урнашты. Аларның берсе –итекче, икенчесе – тегүче, өченчесе Иван повар иде.

Ала каз, ишек төбеннән китмичә, бу өч солдатны җентекләп күзәтә башлады. Чамасыз озын, очлары орчык очыдай тырпаеп торган кара мыеклы итекче кечкенә өстәле, күн төпле урындыгы, калыплары һәм бер бәйләм иске ботинкалары белән чоланга урнашты. Урнашу белән ул үзенең эшенә кереште. Авызын тутырып вак кадаклар каба да чүкеч белән шуларны берәмләп ботинка төбенә кага башлый. Какканда авызын әле бер якка, әле икенче якка кыйшайта һәм кара мыегының очлары әле бер колагына, әле икенче колагына тия язып кала… Ул бер дә күтәрелеп карамый һәм бер-ике тапкыр тартып беткән тәмәке төпчеген, сүндермичә, казның аркасына да ташлады. Тик бер генә кат башын күтәреп:

– Что, гусак?! – дип куйды.

Итекче казга ошамады.

Тегүче дә әллә нинди сәер кеше иде. Ул күзлеген киеп ала да, бөкрәя төшеп, аягы белән бер машинаны әйләндерә башлый. Әйләндерә-әйләндерә, ә машина һич урыныннан кузгалып китә алмый. Аның да бу «мәгънәсез» тырышуын карап тору каз өчен кызык түгел иде.

Иван повар исә бөтенләй башка тәэсир калдырды. Менә ул – киң, таза гәүдәле, янып торган шома битле – ак калпак, ак алъяпкычтан җитез атлап ишектән килеп чыкты. Чыгу белән казны күреп алды һәм, туктала биреп:

– Эхи, каз! – диде, соңра бөтен бите белән җәелеп елмаеп: – Исәнмесез, иркәм! – дип дәште.

Ала каз да, җавап биргәндәй, кыска гына:

– Ког! – дип куйды.

Алар бер-берсенә беренче караштан ук ошадылар. Повар казга сокланып, каз исә поварга ышанып карый. Менә повар казны муеныннан йомшак кына тотып күтәрә һәм:

– Җиңелсең, иркәм, җиңелсең, яхшылап ашатасы бар үзеңне, – ди.

Каз, поварны аңлагандай, җанланып сөйләнә башлый.

– Кый, кый, ког, ког! – ди һәм Машага назланып өйрәнгән гадәте буенча поварның аяклары арасыннан бер-ике тапкыр ышкылып үтә.

Шулай итеп, алар дуслашып та китәләр.

Безнең часть бу авылда озак торасы булганга күрә, Машаның бәрәңге бакчасы артына – ачык җиргә – тактадан җәйге кухня ясадылар.

Иван повар көн дә иртә белән кухняга киткәндә, ала каз да аның артыннан ияреп бара. Үз тиңе белән бергә баргандай, ава-түнә атлап, туктаусыз сөйләнеп бара. Хис белән сөйли кебек, акрын сөйләгәндә, муенын җыера, тавышын күтәргәндә, муенын да бөтен озынлыгына сузып җибәрә. Иван, дустына игътибарсыз булып күренмәс өчен:

– Ә, шулаймыни? Кара син аны! Дөрес лыгырдыйсың, дөрес! – дигән була.

Кухняга килгәч, ул аңа калган ботканы такта өстенә салып бирә, каяндыр табылган немец каскасына су да салып куя. Каз ботканы ашый, суны эчә, ә аннан тамагы туеп хушлангач, яшел чирәм уртасына чүгәләп, борынын канаты астына тыгып, озак кына йоклап та ала. Торгач, поварның барлыгын белергә теләгәндәй, кухня ишеге төбенә килеп карый. Шуннан соң кухняның хуҗасы сыман муенын сузып, кырын-кырын каранып, әрле-бирле йөренә башлый. Аның файдасы да тими түгел – бер генә этне дә ул кухняга якын җибәрми.

Аш өләшкән вакытларда исә ул котелок күтәреп килүче солдатларны башын текә тотып, дәртләнеп кычкырып каршы ала.

– Кыйгак, кыйгак! – ди. Үзенчә «рәхим итегез!» диме инде – белмим!..

Солдатлар да җавапсыз калмыйлар, ерактан ук көлешеп дәшәләр:

– Ә, повариха иптәш, аш өлгердеме?

– Йә, бүген нәрсә белән безне сыйлыйсыз?

– Менә син булыша башлаганнан бирле, аш бик тәмле булып китте бит әле!

Ә кайбер шаяннары:

– Иван, син моның башына ак калпак кидерер идең! – диләр.

Кайчак исә каз тирәсенә солдатлар җыелалар. Иван повар да кухня эссесеннән тирләп-пешеп, аз гына һава алырга дип чыккан була. Ул түгәрәк уртасына басып, казга карап, үзенең поварлык осталыгы турында кәефләнеп сөйли башлый:

– Мин, – ди, – элек ресторанда эшләгәндә, кош итләреннән иң нәфис, иң затлы ашлар әзерли идем. Әйтик, кыздырылган күркә яки җимеш белән тутырган тавык бик шәп булып чыга иде. Ә менә бу сары аякның ите инде, үзегез беләсез, иң мактаулы симез итләрдән санала. Әйтик, мичтә пешерелгән әче кәбестә белән, никадәр симез булса да, җиңел ашала. Янә мае агып торган койрык төбе изгән бәрәңге боламыгы белән, керәнләп бик шәп төшә… Нәрсә, дөрес түгелме әллә, чекерәеп карап торасың?!

Чыннан да, каз, башын кырын сала биреп, Иван поварга һәм аның кулындагы зур, үткен кухня пычагына бик дикъкать белән карап тора. Гүя ул поварның нәрсә турында сөйләвен төшенә кебек, ләкин аңарда повар кулындагы зур пычактан һәм аның менә хәзер керәнләп ашардай булып сөйләнүеннән курку сизелми. Каз үзенең дөньяга нәрсә өчен яратылуын белә төсле һәм шул ук вакытта хәзер үк йолкынып мичкә кермәсенә дә нык ышана. Ул, поварның мактавын раслагандай:

– Ког! – дип куя.

Повар:

– Ә шулаймы, дөрес әйтәмме? – ди һәм казның борыныннан тотып ала.

Каз артка тартылып ычкына, аннан, муенын сузып, батыраеп, кыйкылдап, поварга һөҗүм итә. Повар кулларын бутап, казның муеныннан эләктерергә тырыша, ләкин аның муены елан җитезлеге белән боргалана, бер озыная, бер кыскара, поварның әле бер ботыннан, әле икенче ботыннан эләктереп, борып ала. Ахырда повар каршы тора алмыйча кача башлый, каз исә аның артыннан кухняга кадәр куып китә… Солдатлар рәхәтләнеп, шаулап көлешеп калалар.

Соңра алар кич белән бергәләп өйгә кайталар. Көн буе бергә эшләп арган ике дус шикелле, повар кулларын артка куеп, каз салмак кына ава-түнә атлап, сүзсез генә кайталар.

Шулай итеп, безнең солдатлар аларны һәрвакыт икесен бергә күрергә өйрәнделәр.

Озын фронт юлында кайчан шулай берәр хайван (күбесенчә этләр яки хуҗасыз калган кәҗә, тай кебек йорт хайваны да) хәрби частька ияләшеп, ияреп китүчән була. Чөнки солдат җан иясен фронтта башка һичбер җирдә яратмаган шикелле ярата, һәм хайван үзе дә моны сизә булса кирәк; шуның өстенә ул солдатлар тирәсендә һәрвакыт тук булып йөри. Табигый инде, ялгыз каз да, һәрбер солдаттан иркәләп карау, яратып дәшү сизеп торганга күрә, шулай безгә бик нык ияләште. Ала каз чыннан да бик үзгәрде, элекке кебек буш калган өй тирәсендә көн буена ялгыз моңаеп, бер җанлы тавыш ишетергә һәм сүз кайтарырга мохтаҗ булып йөрми инде. Аңа дәрт керде, ул көрәеп, матурланып китте.

Ләкин көннәрдән бер көнне ала каз поварга иярмәде, кухняга бармыйча өйдә калды. Бу хәл поварны шактый гаҗәпләндерде. Иртәнге ашны өләшкәннән соң, ул кызыксынып, өйгә кайтып килде. Ала каз исән-сау һәм элеккечә өй ишеге төбендә ялгызы басып тора иде. Повар аны чакырып карады, бераз үпкәләп, шелтәләп тә алды, ләкин каз аның сүзләренә һич колак салмады; ул ни өчендер тын һәм уйчан иде.

Ул көнне кухняга килгән солдатлар да казның юклыгыннан аптырап калдылар, һәркайсы повардан:

– Иван, озын муенлы ярдәмчең кайда? – дип сорый торган булдылар.

Иван повар ала казның кинәт болай үзгәреп китүен берничек тә төшендерә алмады. Ә казның болай үзгәрүенә бик җитди бер сәбәп бар иде: ул да булса, мич артыннан вакыт-вакыт ишетелеп куйган нечкә бер таныш тавыш иде. Бу шундый җанга якын тансык тавыш казның йөрәгенә төште, ул берьюлы бу тавыш белән сихерләнде һәм, дөньясын онытып, ишек төбеннән беркая китмичә, бары шул нечкә тавышның ишетелүен генә көтеп тора торган булды.

Маша, төшке ашка кайткач, мич артына кереп, нәрсәдер актарына башлады. Мич артыннан чыр-чу иткән нечкә тавышлар һәм, бу тавышларны басып, берәүнең «кор-кор» диюе ишетелде.

Каз, бичара, «инде ни күрәм!» дип, тын алырга да куркып тора иде.

Менә берзаман мич артыннан озак вакыт ояда утырып чырае агарган кара тавык яман кабарынып, Машаның аяк тирәсендә әйләнә-әйләнә, «кор, кор» дия-дия килеп чыкты. Машаның алъяпкычында тавыкның чебиләре иде. Ул аларны, йорт алдына чыгарып, яшел чирәмгә җибәрде.

Ләкин каз ни күзе белән күрсен: яшел чирәмдә тавык чебиләре түгел, ә каз бәбкәләре иде. Менә алар, биш бәбкә, нечкә тәпиләренә чак басып, әле алга, әле артка таба чайкалып торалар. Алар шундый кечкенәләр, борыннары үтә күренерлек шундый юка һәм якты сарылар, түп-түгәрәк башларының ике ягында тамызып куйган ике сумала тамчысыдай кара күзләре елтырыйлар, ә канатлары шундый кечкенәләр, әйтерсең юри генә ябыштырып куйганнар. Алар барысы да йомшак сары мамыктан гына әвәләп ясалган кебекләр һәм аз гына җил исте исә хәзер очып китәрләр төсле… Алар, көн яктысына карый алмыйча, башларын боргалаган булалар, нечкә генә тавыш белән:

– Ти, ти, ти, пип, пип! – диешәләр.

Бу күренештән ала каз тәмам таңга калды. Ул бәбкәләргә карап бөтен барлыгы белән йотылган, һич айный алмаслык булып сихерләнгән иде. Бичараның йөрәгендә бу могҗизалы күренештән нинди хисләр уянды икән? Ничек итеп, нинди хәрәкәт, нинди тавыш белән ул аны белгертә алсын! Әгәр каз кеше кебек булса иде, һичшиксез, бу минутта аның ике күзеннән сөенеч яшьләре мөлдерәп агып киткән булыр иде.

Каз түгел, без дә бу эшкә гаҗәпләндек. Дөрес, тавык астында каз бәбкәсе чыгарып булуын без белә идек, ләкин менә каз йомыркаларын Маша кайдан алган – монысы безнең өчен табышмак иде. Бөтен районга берүзе торып калган ала казның чебиләнерлек йомырка салып бирүе мөмкин түгел, чыннан да, каян табылган ул йомыркалар? Иван повар, – ярый әле, ул каз турындагы бөтен хәбәрне белеп тора – аш өләшкәндә безгә бу хәлнең серен сөйләп бирде. Шулай, яз башында немецлардан азат ителгән авылларына кире кайтып баручы бер эшелон колхозчылар якындагы станция аша үткәннәр. Йорт-җирләреннән аерылып торуга карамастан, аларның үзләре белән бергә саклап алып кайтып килгән мал-туарлары да, кош-кортлары да булган икән. Уңган Маша менә шулардан каз йомыркаларын алып та калган инде. Машаның бәхетеннән, йомыркалар барысы да яраклы булып, әнә кара тавык утыра торгач, һәркайсыннан берәр бәбкә дә дөньяга борынлап чыкты.

Инде ала каз, шул бәбкәләрне күргән көннән алып, Иван поварны да, кухняны да, безнең барыбызны да ташлады, ничектер безне күрмәс һәм сизмәс булды.

Ул көннәр буена бәбкәле кара тавык тирәсендә әйләнеп йөри башлады. Тавык бәбкәләрне уяу саклый, казны түгел, тавыклардан берсен-бер якын җибәрми. Һаман кабарынып, туктаусыз коркылдап, тирә-ягына ялт-йолт каранып кына тора. Шуңа күрә каз читләтеп кенә карап йөрергә мәҗбүр, әмма үзе тавыкның бәбкәләргә чын ана булмавын сизенә булса кирәк… Чыннан да, тавык бәбкәләрне су буена илтми, рәхәтләнеп йөздерми, чумып уйнарга, башлары белән суга кадалып, койрыкларын текә күтәреп торырга өйрәтми, ә үлән йолкып ашарга өйрәтәсе урында җир тибеп, җыен юк-бар нәрсә чүпләргә кыстап маташа. Юкка гына бәбкәләр зәгыйфь, аңгыра булып үсмиләр. Казның моңа бик эче поша, ахрысы, – кайчак ул үлән йолыккалап, бәбкәләрне үз янына чакырып карый. Ләкин бәбкәләр ишеткәнче, кара тавык зәһәрләнеп килеп җитә. Бәлкем, каз юньсез тавыкка кирәген биргән дә булыр иде, тик бәбкәләр хакына ул чигенә.

Вакыт үтә. Ничек кенә булмасын, бәбкәләр үсәләр. Менә аларның сары мамыклары агара башлады, койрыклары очына нечкә генә каурыйлар чыкты, муеннары да шактый озыная төште. Алар инде тавыкның канаты астына сыймыйлар, таралышып яталар, йөргәндә дә һаман тавыктан читтә, үз башларына йөриләр. Тавык үзе дә элеккечә бәбкәләр тирәсендә янып-көйгән ана булган булып йөрми инде. Ул хәзер артык кабарынып та, туктаусыз коркылдап та маташмый. Тик шунда үзалдына тибенеп, бәбкәләр кая китсәләр, шулар артыннан ияреп йөргән була.

Ә беркөнне исә барыбыз да менә мондый гаҗәп бер вакыйга ишеттек: Маша иртә белән торып тышка чыкса, ала каз да, бәбкәләр дә юк, ди… Кара тавык үзе гомердә бәбкәләре булмагандай кызыл әтәч янында куштанланып йөри, имеш. Маша, билгеле, курка кала. «Ах, урлаганнар икән, казларымнан яздым!» – дип уйлый, ләкин шулай да ашыгып эзләргә тотына.

Менә бервакытны елга буена эзләп барса, ни күзе белән күрсен, ала каз биш бәбкәне ияртеп, су уртасында акрын гына әрле-бирле йөзеп йөри, имеш. Башын текә күтәргән, ди, әйләнә-тирәсенә гаҗәп җитди чырай белән масаеп карана, ди, әйтерсең дөньяның шаһы булган, шундый горурлык, ди, үзендә… Машаның чакыруын колагына да элми икән, бары тик су эченнән сап-сары булып күренгән сыңар тәпиен генә селтәп куя, ди.

Ничек бу хәл булган – тавык үзе бәбкәләрне ташлап киткәнме яки туктаусыз күзәтеп йөргән каз ахырда чыдый алмыйча аларны булдыксыз ана кулыннан тартып алганмы – әйтүе читен. Һәрхәлдә, үсеп килгән ап-ак кына каз бәбкәләренең кара тавык белән һаман ишегалдында, һаман тирес өемнәре тирәсендә пычранып йөрүләрен күрү кызыксыз иде; инде алар ала казга ияреп су буена төшеп киткәч, табигатьнең кечкенә бер хатасы төзәлгән кебек булды.

Төш вакытында ала каз, беренче тапкыр су күргән юеш бәбкәләрен ияртеп, йортка кайтты. Аны күрергә дип, барыбыз да җыелыштык… Ябыштырып куйган шикелле урыннарыннан купмый торган күзлекле тегүче белән кара мыеклы итекче дә чыкканнар иде. Хәтта, кухняда кызу эш вакыты булуга карамастан, аш чүмечен күтәреп, Иван повар да чабып килеп җитте.

Чыннан да, ала каз танымаслык булып үзгәреп өлгергән иде. Кая ул элекке шикелле һәркем белән үз булып, яхшатланып маташу! Муенын җирдән күтәрми, әле берәүгә, әле икенчегә сузылып:

– Ыссс, ыссс! – дип кенә тора.

Тик Маша белән Иван поварны гына бәбкәләренә якын җибәрде… Иван повар, куанычыннан чыдый алмыйча:

– Әй җан дускаем, семьялы булдыңмыни?! – дип кычкырып, җитез генә казны ике кулы белән күтәреп алды да баш түбәсеннән үбеп куйды.

Каз да, җиргә төшкәнче, поварның борын очына төртеп алырга өлгерде. Бу тамашадан бәбкәләр дә бик яман шаулашып алдылар: янәсе, ала каз алар өчен хәзер чит түгел һәм аның белән болай шаяруны яратмыйлар.

Озак карап торганнан соң, итекче дә, ниһаять, мыегын уңга-сулга сыпырып, бер бик мәгънәле сүз әйтеп ташлады:

– Мин, – ди, – моны ата каз дип торам, ул, хәерсез, ана каз икән ләбаса!..

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Шулай итеп, немецлар явыннан япа-ялгыз торып калган ала каз, Иван повар әйтмешли, семьялы булып алды. Әгәр ала казның гомере булса, киләсе язга инде үзе йомырка салыр, үзе утырып бала чыгарыр. Машага – байлык, ә аңа бер көтү бәбкәле, тигез бәхетле тормыш килер.

Хәзер исә без торган урамга яңа ямь керде. Айлы тын төндә урам чирәмендә бәбкәләрен тирәсенә җыеп ала каз утыра. Берәр кешенең якынлашкан аяк тавышын ишетүгә, ул башын күтәреп тавыш бирә башлый. Йоклап яткан бәбкәләр дә борыннарын җылы канат асларыннан чыгармыйча гына «пипелдәшеп» куялар… Аяк тавышлары тына, урам янә көмеш нурлы тынлыкка чума, һәм каз тавышлары үтеп китүчене азат ителгән авылда яңадан туып килгән тормышның җанлы сулышы, куанычлы авазы кебек озатып кала.

1944

МӘК ЧӘЧӘГЕ (Нәсер)

Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган ялгыз мәк чәчәге, чокыр кырыена килеп туктаган узгынчы бер солдатка карап, шулай сүз башлады:

– Кеше, сәлам сезгә! Ерактан киләсез шикелле, арыганга охшыйсыз, аякларыгызда тузан, битегез тирләгән, утырып ял итегез, булмаса… Менә шулай! Сез минем әрсезлегемне кичерегез! Бик күптән инде кеше заты күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым! Ичмасам, янымда берәр үләнчек булса иде!.. Сез күрәсез: мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә биек тау булып коры ком өелеп ята. Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди кошлар оча, нинди кортлар үрмәләп йөри, юллардан кемнәр үтеп китә – мин берсен дә күрмим. Тик кайвакыт минем янга берәр коңгыз гына тәгәрәп төшә. Ялангач җансыз чокырдан ул бөтенләй куркып кала, күрәсең; бичара, озак тырыша торгач, үрмәләп чыгып китә. Кайчак исә берәр бака, комны ишә-ишә, яныма төшеп азаплана. Ләкин кызу, коры чокыр төбендә дым юклыгын сизгәч, тизрәк кире борылып, чыгып китү ягын карый… Мин аларның да әллә нидә бер күренеп калуларына шатмын. Торган җирем никадәр буш, җансыз булса да, ерак түгел тере сулышлы тормыш барын сизеп торам. Рәхмәт күбәләкләргә!.. Ара-тирә аларның берәрсе яныма төшеп, әйләнәмдә бизәкле канатлары белән җилпенеп очына, йомшак гәүдәсе белән сакланып кына өстемә куна, хуш исле мыеклары белән йөземне кытыклап, назлап китә… Ләкин мондый кадерле кунаклар яныма килгән яки сөекле дусларым белән кавышкан көннәрем минем бик сирәк була. Гадәттә исә менә шулай беркемсез… Әйе, мин ялгыз! Минем баш өстемдә еракта, бик еракта нурлы күк… Көннәр буена мин шул чиксез, тын күккә карап торам. Һәр таң белән мин кояшның чыкканын көтеп алам, бары аңарга гына карап, аның артыннан гына ияреп, мин көннәремне үткәрәм. Ул да миңа гына карый, минем өчен генә балкый кебек… Инде баер алдыннан, әнә шул ком өеме артына яшеренгәч, аның соңгы нурлары, минем куе кызыл йөземдә тын гына уйнап, акрын гына сүнәләр. Гүя, төнгә каршы аерылышу алдыннан, мине юатып китәләр. Ләкин мондый җылы рәхәтлек, тыныч куаныч белән тулы көннәр минем өчен гел генә булып тормый… Вакыт-вакыт нурлы күк йөзен ишелеп аккан болытлар каплап ала, авыр, салмак гөрелдәп күкләр күкри, кара-зәңгәр болытларны телгәләп үткән яшен туктаусыз яшьнәп тора һәм иртә-кичләрен туктамастан, өзлексез яңгыр ява… Мин ышык урынымда башымны иеп кенә утырам. Дөнья буш кебек… Тик кайдандыр, якыннан гына очып үткән юеш карганың авыр гына селеккән канат тавышы ишетелеп кала. Менә шулай үтә минем көннәрем. Сез тагын бу юләр тормышыннан зарлана дип уйлый күрмәгез! Һич юк! Мин бит тере! Ничек мин тере булуымнан зарланыйм, ди! Бәлки, сезне минем үсеп утырган урыным гаҗәпләндерә торгандыр? «Кем бу мәкне чокыр төбенә төшереп утырткан?» – дип уйлыйсыздыр.

Ләкин яхшылап тирә-ягыгызга карагыз! Нәрсә күрәсез? Коточкыч хәрабәләр! Бөтен әйләнә-тирәдә котырып үскән алабута, кычыткан, әрекмән, шайтан таяклары… Шулар арасында ватык кирпеч өемнәре, кара кисәүләр, ялгыз моңаеп утырган морҗалар, савыт-саба ватыклары, кием сәләмәләре, китап битләре, тагын әллә ниләр, әллә ниләр… Әгәр чынлап эзләсәгез, сез бу урында балалар имезлеге дә табар идегез… Менә болар барысы да –бу җир өстеннән үткән шомлы дәһшәтнең эзләре!.. Сез беләсез инде: бу шомлы дәһшәт, бу рәхимсез явызлык безнең җир өстенә көнбатыштан килде.

Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. Без – мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре, чияләр – аның ямьле бизәкләре, аның тәмле җимешләре идек. Менә бу чокыр урынында исә без – мәк чәчәкләре – кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек… Безнең нәкъ уртабызга ул – көнбатыштан килгән ерткыч вәхши – авыр бомба ташлады. Без янар тау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргытылдык. Бу күз ачып йомганчы булды… Соңра төтен һәм тузан таралды. Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан бернәрсә дә булмагандай балкый иде. Мин инде аны яңа урынымнан күрдем, башка бернәрсә дә күрмәдем һәм күрергә мөмкин дә түгел иде… Бомбаның ватыклары, бәлкем, җиргә коелып бетәргә өлгермәгәндер, мин – бердәнбер мәк орлыгы – кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып үскән урынымда!.. Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар…

Кызганыч хәшәрәтләр!

Кеше, нигә сез шулкадәр миңа сокланып карыйсыз? Мине оялтасыз… Яшерә алмыйм, сезнең карашыгыз шулкадәр тансык миңа… Сезнең әнә шунда, югарыда басып торуыгызга да әйтеп бетергесез шат идем. Ә сез, иренмичә, минем яныма төштегез. Менә өстемә иелдегез, менә калтыранган олы кулларыгыз белән сакланып кына мине тотып карыйсыз! А, Кеше, рәхмәт сезгә, рәхмәт!.. Ком өстендә калган эзләрегез минем өчен миһербанлы үтүченең җылы тыны белән йөземә сулаганын һәрвакыт исемә төшереп торган иң кадерле эзләрдән булыр. Моннан соң мин бер кояшка, бер сезнең эзләрегезгә карармын. Чәчәгемнең һәр яфракчыгы белән сезгә исәнлек, сезнең туган илегезгә, гөлбакчаларга кайтуыгызны иртә-кичләрен тели торырмын. Сез белсәгез иде: без, чәчәкләр, кешеләрне ничек сөя, ничек алар янында булырга ярата идек! Кайчандыр ак пәрдәләр җилфердәшкән тәрәзәләр эченнән яңгыраган дәртле тавышларын, шат көлүләрен, моңлы җырларын сөенә-сөенә тыңлый идек. Сылу кызларның ак куллары белән безне өзеп алып, дәртләнеп тибрәнгән күкрәкләренә кадаганда, без ничек бәхетле була идек! Шат балаларның бәйрәмнәрдә, мәк сипкән ак булкалар күтәреп, бакча сукмакларында чабышып йөрүләренә сокланып караудан туймый идек… Әйе, әйе, мин ышанам, мин тормышның мәңге бетмәве, чәчәкләрнең кешеләрдән бервакытта да аерылмавы белән бәхетлемен, мин ялгызлыгымнан һич тә зарланмыйм!

Кеше, сез китәргә җыенасыз! Сездән аерылып калу авыр миңа… Сез кичерегез мине… Бу тик вакытлы гына… Әйе, сез барыгыз! Хәерле юл сезгә! Ерак юлларыгызны җиңел үтегез!.. Сез көнбатышка таба барасыз! Сезне анда канлы сугышлар көтә булыр, һәр адымыгызны, бәлки, үлек гәүдәләр, кара кисәүләр аша атлап үтәргә туры килер. Ләкин мин – дөньяның матурлыгыннан туймаган, һаман да аны матур итәргә теләгән ялгыз мәк – сезнең һәр үткән адымыгыз артыннан чәчәкләр үсеп калуын теләр идем… Көл һәм каннан яралган чәчәкләрнең рәхмәте сезне мәңгелек дан һәм бәхеткә илтсен! Хуш, Кеше, хуш! Ак юл сезгә!

1944

КУНАКЧЫЛ ДОШМАН

…Тын, буш юл. Әмма күпме вакытка ул буш, күпме вакытка ул тын? Ике көн буена бу юл һәм моның кебек бик күп юллар өстендә, мәхшәр купкандай, ут, төтен, тузан уйнап торды. Коточкыч дәһшәт урынына әверелде, җан өзгеч фаҗигаләр мәйданы булып китте бу якты офыкларга сузылган җәйге ямьле юллар!

Ләкин никадәр генә куркыныч, хәтәр булмасын, алар ахырда шушы олы юлга чыгарга тәвәккәлләделәр. Чыкмыйча мөмкин түгел иде, болай да өч көн буена кырлар уртасыннан юлсыз-нисез, сай үзәнлекләр буйлап кача-поса килделәр. Инде җитәр, артык түзәр хәлләре калмады, бу билгесезлекнең бер чиге булырга тиештер, ниһаять!

Тузанлы таш юл өстенә килеп чыккач, алар, туктап, сүзсез генә юлның көнбатыш очына бераз карап тордылар. Аннан берсе пилоткасының эче белән тирләгән битен сөртте, икенчесе, җиргә тезләнеп, ботинка бавын рәтләде, өченчесе кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарган иде, ләкин чишә башлаган җиреннән туктап, уйланып торды да ни өчендер янчыкны кесәсенә кире салды. Шуннан соң алар юл кырыендагы җәяүлеләр сукмагы белән көнчыгышка таба карап киттеләр.

Көн буе, ут шарыдай, баш түбәсендә әйләнгән кояш аларның тәмам теңкәләренә тиеп беткән иде; гимнастёркалары манма су булган, иңбашларына тир тозы бәреп чыккан, ә яңаклары, колак артлары буйлап юл-юл кара тир агып төшкән. Тәнгә азрак җил үтсен дип, ахрысы, каешларын, билләреннән салып, иңбашлары аша кигәннәр, котелок һәм кружкаларын шул каешларының очына такканнар. Өчесенең дә кулларында каяндыр сындырып алган карама таяклар…

Кемнәр соң бу сәер солдатлар? Аларның берсе – Горький шәһәреннән грузчик Василий, икенчесе – Норлат егете Хәким, өченчесе Чистай мишәре Талип иде. Нидән соң алар мондый сукбайлар кыяфәтенә кергәннәр?

…Өченче көн сугыш башланды. Гитлер армиясе, совет халкын йомшак урыны өстендә буарга теләгәндәй, безнең илгә таң алдыннан, дөнья иң татлы йокыда чакта бәреп керде. Ә бу өч солдат хезмәт иткән батальон, шушы кабахәт хаинлек эшләнгән көннән бер атна чамасы элек кенә дәүләт чигенә килеп, оборона ныгытмалары төзергә керешкән иде. Аны әле чын мәгънәсендә сугышчан часть дип тә булмый, чөнки солдатлары аның балта, пычкы, көрәк кебек атмый торган кораллар белән генә коралланганнар иде. Хода белсен, корткычлык булганмыдыр инде ул, ләкин чик буенда яткан батальонга коралның чынын, ата торганын төзү эшләре беткәч кенә бирергә вәгъдә итәләр.

Билгеле инде, фашист армиясе үзенең бөтен ут һәм тимер көче белән искәртмәстән бәреп кергәч, батальонның коралсыз солдатлары ихтыярсыз, сарык көтүедәй, тирә-якка сибелеп бетәләр.

Менә шул мәхшәрдән качып котылган чакта, бу өч солдат, ничектер бергә туры килеп, шушы газаплы һәм фаҗигале юлларын башладылар. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк аларга дошманның никадәр көчле, хәтәр булуын гына түгел, явыз, ерткыч икәнен дә күрергә туры килде. Батальон торган җирдән сигез-ун километрлар чамасы читтә алма бакчаларына күмелеп утырган бер кечкенә шәһәрчек бар иде. Немец авиациясе, очып кергәч тә, менә шул бернинди хәрби часть-мазар тормаган, гомумән, бернинди хәтәр сизмичә һәм беркемнән явызлык көтмичә тыныч кына яшәгән шәһәрне ярты сәгать эчендә җир белән тигезләде дә куйды. Кичтән капка төпләрендә оек бәйләп утырган әбиләр, бакча сукмакларында йөгерешеп йөргән нәни балалар, йокыларыннан уянырга да өлгермичә, хәрабәләр астында күмелеп калдылар.

Егетләр кара сөремгә чорналган шәһәрчекне читләтеп уздылар. Шул чакта бер нәрсә аларны бик гаҗәпләндерде: шәһәрдән чыккан юл буенда ара-тирә аунап яткан кеше мәетләре очрый башлады. Кай җирдә бер генә мәет, ә кай җирдә исә берьюлы берничә мәет – хатыны-кызы, бала-чагасы аунап ята иде. Күбесе йөзтүбән капланып төшкән… Нидән бу? Кайбер мәетләрне игътибар беләнрәк карагач, егетләр эшнең серен аңлап алдылар: немец самолётлары шәһәрдән качып котылырга тырышкан бу бичараларны пулемёттан кырып йөргән икән… Шундый мәгънәсез явызлык иде бу, егетләр ни уйлап, ни әйтергә белмәделәр.

Хәер, немец авиациясенең никадәр нахал булуын, никадәр мәгънәсез, ахмак эш итүен алар үзләре дә бик тиз җилкәләрендә татыдылар. Шулай, икенче көнне арыш басуы эченнән тар гына юл белән китеп барганда, безнең яктан кайтып килүче ике немец самолётының берсе болар өстенә борылды. Ярый әле, Хәким шунда ук моңа игътибар итеп өлгерде. Туктала биреп, ул:

– Егетләр, карагыз әле, бу очлы борын безнең өскә килә түгелме соң? – диде.

Василий күтәрелеп караганда, самолёт инде түбәнәя дә башлаган иде.

– Ятыгыз! – дип, бер кычкырды да ул арыш эченә чумды.

Егетләрнең җиргә сеңүләре булды, арыш өстен шаулатып көчле җил исеп китте һәм яман үкереп зур кара күләгә шуып узды. Йомшак камыл төпләренә пулемёттан өзеп-өзеп кенә, «тыр-р», «тыр-р-р» иттереп, эре пуля тезеп китте. Ләкин тагын әйләнде, тагын арыш өстен өермәләндереп, улап, җирне гаять зур тегү машинасында теккәндәй тырылдап узды. Үкерә-үкерә ераклашты, югары күтәрелде һәм үз юлы белән китеп тә барды. Иң элек Хәким, тезләнеп, арыш арасыннан тизрәк башын сузды һәм бик хирысланып самолётны озатып калды. Василий торып утырды да, ничек тынычланырга белмәгәндәй, тезләрен кочаклады.

– Вот сволочь, вот подлец! – диде ул, башын чайкап-чайкап. – Нишли, ә? Нишли бит, ә! Их-х, нигә болай булды соң әле бу?! – Һәм ярсудан йодрыгы белән җирне төяргә то- тынды.

Болар, китәргә дип, аякларына да бастылар, ә Талип беләкләре белән башын каплаган килеш һаман ята иде әле. Хәким иелеп аның итәгеннән тартты:

– Талип, ни булды сиңа? Тор, әйдә!

Талип иң элек акрын гына чалкан әйләнде, аннан терсәгенә таянып кына башын калкыта башлады. Чырай калмаган иде аңарда. Василий гаҗәпләнеп башын селекте:

– Ай-һай, авиацияне бер дә яратмыйсың икән син, зерә!

Талип нидер әйтмәкче булган иде дә тик калтырануын тыя алмады.

…Әнә шулай котырынды немец авиациясе. Кайсы якка гына колак салма, гөрс тә гөрс җир селкетеп, химаясез3 шәһәрләрне җимерде, тын авылларны яндырды, тузанлы юллар буйлап төркем-төркем качып баручы хатын-кыз, бала-чагаларны кырып йөрде, хәтта ялгыз кешеләрне куып йөрүдән дә тартынмады. Дошманның шушы оятсызлыгы һәм ерткычлыгы безнең егетләрне иң караңгы, иң газаплы уйларга төшерде. Нигә бу болай? Ничек кенә килеп чыкты соң әле бу? Дошман иркенләп котырынсын, ә син качып-посып, кырлар уртасында адашып йөр, имеш! Йә моңардан да аяныч хәл булырга мөмкинме? Һичшиксез, бу хәлдән чыгарга кирәк иде. Ничек кенә булса да, үзебезнең берәр частьны очратып, шуңа кушылырга кирәк иде. Шунсыз эш харап. Шунсыз алар бетәчәкләр!

Дошман кулына эләгү ихтималы алар өчен хәзер иң зур куркыныч иде. Бу куркыныч аларга гадәттән тыш сак булырга куша. Шунлыктан алар, армый-талмый һаман көнчыгышка таба барсалар да, олы юлга чыгарга җөрьәт итмәделәр. Ара-тирә якын килсәләр дә, анда һаман дошманның үтеп-сүтеп торуын сизеп, читкә тайпылырга мәҗбүр булдылар. Тик менә сугышның өченче көнендә дөнья бераз тынган кебек күренгәч һәм менә болай, өермә күтәреп алып киткән чүп шикелле, кая барганнарын, нишләгәннәрен белмичә йөрүдән тәмам җаннары бизгәч, алар, ниһаять, олы юлга аяк бастылар.

Горький русы Василий ничектер үзеннән-үзе башрак булып танылып өлгергән иде инде, шуңа күрә ул гел алдан бара, ә Хәким белән Талип, тезгенсез җибәргән атлар шикелле, аңардан калыбрак атлыйлар. Алар өчесе дә бик арыганнар, яңаклары суырылган, иреннәре кибеп яргаланган, иякләренә каты төк бәреп чыккан… Эсселектән, туктаусыз килүдән хәлсезләнү өстенә аларны тагын ачлык чынлап борчый башлады. Моңарчы Талипның саклап йөрткән биш-алты шакмак шикәрен суырып, кузгалак чәйнәп, ара-тирә җиләк чүпләп килделәр. Бүген дүртенче тәүлек инде бер локма икмәк капканнары юк, тиздән эчләре арка сөякләренә ябышыр кебек… Тәмәкеләре дә бетеп килә, хәер, ач корсакка тартып та булмый, хәзер үк укшыта башлый.

Алар баралар… Алларында туп-туры сузылып киткән тигез юл. Аның тараеп югалган түренә чаклы күз туктарлык бер генә карачкы да күренми. Бөтен тирә-якта сәер, ят бушлык һәм җансыз тынлык хөкем сөрә. Сугыш әллә бик артта калган, әллә бик алга киткән – белер хәл дә юк. Әйтерсең бу бер үлек ара, ник бер җан әсәре сизелсен, хәтта әйләнәдәге табигать тә, коты алынгандай, тып-тын тора. Солдатларның инде үзара сөйләшәселәре дә килми башлады – бик күңелсез уйларга йотылганнар иде алар.

…Күпмедер барганнан соң, менә бервакытны алар үз артларында тоташ, каты бер гөрелдәү ишеттеләр. Өчесе дә туктадылар һәм артларына борылып, тыңлап тора башладылар. Тигез юлның очында ургылып-ургылып соры тузан күтәрелә иде. Ни галәмәт бу? Тузан таралмыйча юл өстендә асылынып тора, шунлыктан нәрсә килгәнен абайлап та булмый. Ләкин бик яман нәрсә килә, ахрысы, каты гөрелдәү бөтен тирә-юньне тутырып һаман көчәя бара.

Ниһаять, Василий шәйләп алды булса кирәк, шомлы тавыш белән:

– Немец танклары! – диде.

Шунда ук өчесе дә бер-берсенә карадылар: «Нәрсә эшләргә?» Аптырау һәм курку шул секундта ук аларның агарган йөзләренә бәреп тә чыкты. Шулай да югалып калмадылар. Хәким кулы белән сул якка изәп күрсәтте:

– Әйдәгез, йөгерик шунда!

Юлдан дүрт йөз метр чамасы гына читтә, тигез кыр уртасында, кечкенә ап-ак каенлык күренә иде. Шунда йөгермичә бүтән чара юк. Василий, ашыгып:

– Әйдәгез! – диде дә юл буендагы канауга сикереп төште. Төшү белән уң ягында сай чокыр аша калын шпаллардан салынган кечкенә күперне күреп алды. Күпер егерме-утыз метр гына арырак иде. Урманга дип омтылган җиреннән Василий, кисәк кенә уңга борылып, иелә-иелә шул күпергә таба йөгерде.

Хәким белән Талип та, артларыннан җитеп сукканны көткәндәй, җилкәләрен җыерып, аның артыннан йөгерделәр.

Күпернең эче бик тәбәнәк, кысан булса да, егетләр ничек тә сыйдылар. Сулышын көчкә алган Хәким:

– Ни… нигә монда кердең? – диде.

Василий иң элек бик яман итеп бер төчкерде, шуннан соң гына ачулы тавыш белән:

– Вот голова, тигез кырдан йөгереп кара, – диде. – Пулемёттан бер генә сиптергән булырлар иде.

Талип бизгәк тоткандай дер-дер калтырый иде. Аның калтырануы Хәкимгә бик ямьсез тәэсир итә иде: ахырда түзмичә ул терсәге белән Талипның кабыргасына төртеп алды:

– Булмале шулхәтле… ир башың белән…

– Нишлим соң, мин гаеплемени? – диде Талип, елардай булып, һәм аның тешләре бер-берсенә шык-шык бәрелеп куйды.

…Җир тетрәтеп килгән гөрелдәү шундый коточыргыч дәһшәт белән якынлаша ки, тиздән менә аларны бөтенләй йотар, юк итәр кебек иде… Ул да булмый, таш юл сыгылып тора башлады, күпернең калын шпаллары сикерешергә тотындылар, солдатлар өстенә ишелеп тузан-туфрак коелды, һәм мотор үкерүе, тимер чыңы, ташлар шыкырдавы дөньяны тәмам күмеп китте.

…Танклар үтәләр.

Бер-ике минут кына булса да, шушы галәмәткә чыдап утыр әле! Өстәвенә егетләрнең буш эчләре җир белән бергә туктаусыз селкенә, һәм бу нәрсә аларны аеруча газаплый иде. Шыкырдатып тешләрен кыскан Василий эченнән генә танкларны санап утырды. Соңгысы үткәч, тирән сулап:

– Унике… Да… бәдбәхетләр! – диде.

– Дөрес, унике, – диде Хәким дә.

Талипча да шулай булып чыкты. Өчесе дә санап утырганнар һәм өчесендә дә хәзер бер үк авыр, күңелсез уйлар иде: танклар безнең якка таба китте, димәк, алар һаман да немецлар артыннан сөйрәлеп баралар икән әле…

Василий кат-кат башын чайкап куйды:

– Юк-юк. Үзебезнекеләргә җитәбез, җитәргә кирәк. Колбасниклар кулына гына эләкмик!

Танклар шактый кызу ераклаштылар, яман тавыш, тирә-якны һаман яңгыратса да, бик тиз тоныклана барды. Шулай да безнең егетләр күпер астыннан чыгарга ашыкмадылар. Исләрен җыеп, үзалларына уйланып, сүзсез генә утыра бирделәр. Ахырда, тавыш тәмам тынгач, Василий урыныннан кузгалды. Бил тиңентен чыгып, сак кына башын күтәрә башлады. Иң элек уңга – кыр ягына карады, аннан акрын гына сулга – юл өстенә борылды. Һәм… менә сиңа кирәк булса: юл өстендә туп-туры аңа карап өч немец басып тора иде. Василий һич сискәнмәде, курыкмады, бер хәрәкәт ясамады, ә немецларга карап катты да калды. Күпме дәвам иткәндер бу хәл, тик бераздан гына ул үзенә төбәлгән бер пистолет, ике автомат көпшәсен күреп алды. Аз гына саксыз хәрәкәт – көпшәләр шул секундта ук аңа ут төкерергә тиешләр. Ләкин немецлар үзләре дә аңа бик хәйран булып карап торалар иде. Курку һәм саклык хисеннән бигрәк, онытылып кызыксыну аларны гүя биләп алган иде. Һәрхәлдә, Василий шуны ничектер сизде булса кирәк, күз ачып йомганчы торып аягына да басты. Автоматлар атмый калдылар, чөнки Василий коралсыз иде.

Берни сизмәгән Хәким белән Талип, таякларын сөйрәп, күпер астыннан чыктылар да күтәрелеп тә карамыйча кагына башладылар. Шушы берни абайламау аларны коткарды – немецлар тагын атмый калдылар. Василийның башында бер исәп тә туып өлгерде: менә шулай өркетмичә генә немецларга якынлашып, кинәт кенә автоматларын тартып алып булмасмы? Тик иптәшләр каушап калмасыннар иде, ничек итеп аларга моны сиздерергә?

Ләкин шул минутта ук Василий үзенең артында ниндидер кеше тавышлары ишетте. Борылып караса, әлеге теге кечкенә каенлыктан, боларга таба кулларын болгап, кычкыра-кычкыра, тагын дүрт немец килә иде. Бары хәзер генә ул эшләрнең никадәр җитди, хәтәр булуын белеп алды һәм чынлап торып шүрләде. Хәким белән Талип та, немецларны күреп, берьюлы агарынып киттеләр, ихтыярсыз Василийга сыена төштеләр. Шулай да Хәким иптәшенең колагына тиз генә пышылдады:

– Әйдә, чабыйк!

Василий, башын бормыйча гына:

– Юл буена кара, – диде.

Хәкимгә борылып карауның кирәге дә булмады, артында дошман басып торганлыгын ул ничектер аркасы белән сизеп алды.

Йөгерешеп килгән немецлар, юлга чыкмыйча, канаудан шактый читтә тукталдылар. Аларның берсе юлда торган өч немецка нидер кычкырып әйтте. Шуннан соң өч немецның әлеге пистолет тотканы үзенчә бик әтәчләнеп безнекеләргә нидер кычкырды. Бу бер офицер кисәге булса кирәк, киеме һәм билгеләре бүтәнчәрәк, үзе яшь, йөзе алсу, күзләре зәңгәр… Бөтен торышыннан һәм калкына биреп кычкыруыннан аның сугышны күңелле бер эш итеп санавы, ә үзенә гел җиңеп йөргән бәхетле егет итеп каравы сизелеп тора иде.

Ул тагын кулын алга сузып, гайрәтләнеп нидер кычкырды. Ә безнекеләр, сүзен аңламагач, аңа тыныч кына тик карап тордылар. Гаҗәеп хәл! Әллә күзләре матур булгангамы, әллә офицердан бигрәк артистка охшагангамы, ул безнекеләргә бер дә куркыныч булып күренмәде.

Ниһаять, офицер, канау аша йөгереп чыгып, пистолеты белән алга таба селтәп-селтәп күрсәтергә тотынды. Бу шул якка атла- гыз дип боеру иде. Безнекеләр аңлап алдылар һәм, канаудан чыгып, күрсәткән якка таба ашыкмыйча гына атлап киттеләр. Офицер алдан төште, ә калганнары, ата казлардай каңгылдашып, арттан иярделәр. Аларның бу яман шаулап сөйләшүләре, һичшиксез, безнекеләр турында иде. Ни сөйләшәләр – әйтүе читен. Ихтимал, рус солдатының кулында таяк кына, үзе ялангач, үзе аңгыра, йә, шулар белән сугышып йөр инде, дип көлүләре булгандыр.

Безнекеләр чынлап торып дошман кулына эләгүләрен аңлыйлар иде. Өчесе дә тыштан болай тыныч кебекләр, ләкин бу минутта һәркайсының да күңелен игәүләгән үз уе бар иде. Василий, мәсәлән, бертуктаусыз немецлар кулыннан ычкыну турында уйлана. Дошман белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашудан ук бер нәрсәне бик яхшы сизеп калды: каушамаска кирәк икән. Шуңа күрә ычкына алуларына ул бик өметле карый. Аннан бу колбасниклар артык уяу халык түгел шикелле, шаять, алдап булыр үзләрен, тик җай гына чыксын!

Хәким дә немецларны бик җентекләп күзәтеп бара, ләкин Василий шикелле үк алай ашыгып нәтиҗә ясаудан ерак иде. Киресенчә, пленга эләгү шушыдыр инде, кая илтерләр дә нишләтерләр икән, дип уйлана иде. Талипның исә бар курыкканы үлем булганга, эченнән дога урынына бары бер нәрсәне генә кабатлый: атмасалар гына ярар иде!

Каенлыкка җитәрәк, Василий иптәшләренә пышылдап кына:

– Каушамагыз! – диде. – Бөтен сорауларга җавапны үзем бирәм, ә сез мин әйткәнне кабатлап кына торырсыз!

Егетләр дәшмәделәр.

Каенлык авызында аларны кулларын артка куеп, аякларын аера төшеп басып торган озын, чандыр немец офицеры каршы алды. Бу кечкенә җанвардан булмаска тиеш иде. Башында аның алгы чите иләмсез текә күтәрелеп торган фуражка; шунда тигез канатларын туп-туры җәйгән ак бөркет эмблемасы беркетелгән… Өстендә тар погонлы, яшькелт-соры френч, аякларында краги белән кара ботинкалар, билендә портупеялы каеш, шуның сул ягында зур пистолет кобурасы…

…Безнең өч солдат менә шул, кадап куйган казыктай, тик кенә торган немец алдына килеп бастылар. Алып килүче купшы офицер, күкрәген киереп, кулларын бот буена сузып, кызу-кызу гына нидер әйтте, ә тегесе чак сизелерлек итеп кенә башын селкеп куйды. Шуннан соң ул үлекнекедәй яртылаш йомык, хәрәкәтсез күзләре белән безнекеләргә төбәлде. Өч солдатның эченә берьюлы салкын йөгерде: юк, бу ата фашисттан рәхим көтеп булмый иде. Озак карап торды немец өч солдатка, бигрәк тә Василий чыраена «мәхәббәте» төште булса кирәк, энәле күзләрен озаклап аңа текәде. Ә Василийның калын иренле, зур авызлы, җәенке борынлы чырае, чыннан да, гаҗәеп серле иде: ул чырайда искиткеч бер ваемсызлык җәелеп ята, шуннан башка берни юк. Кем алдында басып торганын беләме ул, борчыламы, куркамы – һич сизеп булырлык түгел, шайтан алгыры!

Шулай аптырабрак калган немец, ниһаять, ташка баскандай ачык, тимердәй салкын тавыш белән саф русча:

– Сез – бөек Германия армиясенең кулына төшкән әсирләр, шуны беләсезме? – дип сорады.

Немецның болай саф русча дәшүе егетләрне бик гаҗәпләндереп җибәрде. Ләкин Василий бер кереп алган кабыгыннан ничек тә чыкмаска тырышты: сыңар иңбашын җыерып, исе китмичә, ялкау гына:

– Күрәбез, – диде.

Әйе, менә шулай һичнигә исе китмичә ваемсыз булып күренү аркасында гына ул үзен дошман капризыннан бәйсез тота алачак. Бу хәзер аңа бик ачык иде.

– Коралларыгыз кайда? – дип сорады немец.

Василий кулындагы кәкре таякка карап, көрсенеп куйды.

– Менә шушы инде…

Немец авызының бер кырые белән генә елмайгандай итте.

– Совет Армиясен без шәбрәк коралланган булырга тиеш дип уйлаган идек.

– Шәбрәген алырга өлгермичә калдык шул, парень! – диде Василий, үз ишенә әйткәндәй, гаҗәеп бер тәкәллефсезлек белән.

– Ә нинди частьтан сез?

– Әллә тагын… Белә алмый калдык.

– Ничек белә алмыйча калдыгыз?

– Шулай… Кич белән генә килеп төшкән идек, иртән чигенә башладык.

Немец тагы да кысыла төшкән күзләре белән Василийга бөтенләй кадалды: бу «мужик» дөресен әйтәме, ялганлыймы? Ә Василий, рәхим ит, кара, дигән төсле, сыңар төген дә кыймылдатмыйча, тыныч кына басып тора. Җитмәсә, теш арасыннан «чырт» иттереп төкереп тә куйды. Немецның нечкә иреннәре кысылып, яңак сөякләре уйнаклап алды. Әгәр ул Василий чыраенда санга санамау шикелле берәр нәрсәнең чаткысын гына сизеп калса да, перчаткасын салып тормастан, «мужик»ның ияк астына берне кундырыр иде. Ләкин ник бер андый нәрсә сизелсен. Хәтта пошыну әсәре дә юк. Менә тип!

Шуннан соң ул кечкенә тынгысыз күзләрен Хәким белән Талипка күчерде, Хәким офицерның барлыгын да онытып, каядыр читкә карап тора иде. Ул үзенә төбәлгән авыр карашны тойды, ләкин башын бормады, гүя нидер күреп исе киткән… Ә Талип, намазга оеган мөселман шикелле, кулларын кендеге өстенә куеп, җирән керфекләрен җиргә терәп, тик кенә тора. Әллә уяу, әллә йокыга талган – белмәссең дә.

– Кая барасыз? – диде офицер, аңа төбәлеп. – Мин сездән сорыйм!

Талип сискәнеп башын күтәрде, күзләрен йомгалап алды:

– Ә?..

– Идиот, – диде офицер, йөзен чытып.

Василийга эшне җайларга кирәк иде, немецны һич ярсытырга ярамый. Башта җилкәсен кашыган булды, аннан кыенсы- ныбрак:

– Кая булсын инде, – диде, – үзебезнең якка таба бара идек.

– Ни өчен үзегезнең якка?

– Хатын, семья, өй шунда бит, – диде Василий, авыр сулап.

Офицер кинәт елмаюга охшатып тешләрен ыржайтты:

– Әһә, хатынны сагындыгызмыни, сугышасыгыз килмимени?

Василий бик аз гына көттереп торды һәм, йөзен офицерга күрсәтмәс өчен, башын түбән иеп әйтте:

– Бездә берәү дә сугышырга теләмәгән иде…

– А-а-а! – дип сузды немец, аннан «так… так…» дип торды һәм шул минутта аның башында гаҗәеп оригиналь бер исәп туды. Еракка төбәлгән бик мәкерле исәп иде бу. Барыбер аның бу «хайваннар»ны куяр урыны да юк, тылга-мазарга озатырга артык кешесе дә, вакыты да юк. Ә Совет Армиясен җимерер өчен ни эшләсәң дә ярый – фюрерның әйткәне шулай! Ләкин… башта сынарга кирәк үзләрен, күнәрлек булмасалар, «расходка җибәрү» беркайчан да соң түгел.

Немецның ничектер берьюлы карашы да, тавышы да «йомшарган» кебек булды.

– Ашыйсыгыз киләме? – дип сорады ул кинәт.

Егетләрнең колаклары торды: бусы ни тагын? Мыскыл итүеме? Ләкин Василий шул минутта ук балаларча беркатлылык белән:

– А как же… килә! – диде.

Ул хәтта чынлап авызына килгән төкереген дә йотып куйды.

– Ну, утырыгыз! Без хәзер сезне сыйлыйбыз.

Һич икеләнү күрсәтмичә, иң элек Василий, аның артыннан Хәким белән Талип яшел чирәмгә утырдылар, таякларын яннарына сузып салдылар…

…Алар ач иделәр, ашау сүзен ишетүгә аларның башлары әйләнеп китте, авызларына өзлексез төкерекләре килә торды… Ләкин алар офицерга ышанмыйлар иде, икмәк урынына берәр әшәке мыскыл белән сыйлар дип шомланалар иде. Хәкимнең Василийга бераз ачуы да килде: «Нигә әйтте, нигә баш тартмады», – дип ачынып уйланды ул. Василий үзе дә офицердан бернинди дә изгелек көтми иде, әмма ул бөтен эшен бер теләк – дошманны алдап булмасмы дигән теләк белән эшли иде. Шуның өчен дә ул үзенең каушау белмәс беркатлы ваемсызлыгын ничек тә сакларга тырыша иде. Дөресен генә әйткәндә, аның үзен үзе болай тотуы бик табигый рәвештә иптәшләренә дә йогып өлгерде.

Немец Хәкимнәрне алып килгән әлеге яшь, чибәр офицерга нидер кушты. Анысы, тиз генә борылып, агачлар арасына кереп китте. Һәм озак та тормый аннан пергаментка төргән өч кисәк нәрсә китереп безнекеләрнең алдына салды.

– Ашагыз! – диде немец.

Безнекеләр дүрт кырлы каты әйбернең пергаментын ерттылар: алар кулында, чыннан да, икмәк иде. Немецларның сугыш өчен махсус алдан әзерләп куйган поход икмәге. Шуңа күрә таш кебек каты да икән ул. Безнекеләр, көч белән сындырып, тәмләп ашарга тотындылар.

Бу вакытта аларны зур гына төркем немец солдатлары уратып алганнар иде. Шаккатып безнекеләргә карап торалар. Безнекеләр дә утырган җирләреннән, икмәкләрен чәйни-чәйни, немецларга бик игътибар белән карыйлар. Шушы икән инде ул бәйдән ычкындырып җибәрелгән өер! Ватып-җимереп, яндырып-көйдереп, кырып-бетереп килүче «батырлар»! Әйтәсе дә юк, карап торырга бик шәпләр. Барысы да сугым малыдай көрләр, баштанаяк өр-яңадан киенгәннәр, коралның да яңасын асканнар, шуның өстенә кәефләре дә шул булса кирәк: авызлары колакларына кадәр ерылган…

Тик аларның бу елмаюларында ниндидер аптырау чагыла: җирдә ашап утырган өч коралсыз солдатның бу кадәр пошымсыз булуларын, бу кадәр тыныч карауларын ничек аңларга? Тар-мар ителгән армиянең пленга төшкән солдатлары шулай булырга тиешме? Әллә алар үзләрен җиңелгәнгә, беткәнгә санамыйлармы? Гаҗәп, бик гаҗәп!

Егетләрнең авызыннан күзен алмыйча карап торган немец:

– Аракы эчәсезме? – диде һәм, аларны шикләндермәс өченме, әйтеп куйды: – Руслар бит аракы эчәргә яраталар.

Василий, аңа җавап бирмичә, Хәкимгә борылды:

– Аким, эчәбезме?

Бик четерекле сорау иде бу Хәким өчен… Алар хәлендә ач корсакка аракы эчү – бик хәтәр бит ул. Ләкин немецның икмәген ашап та аракысыннан баш тарту килешерме, дошманны шикләндермәсме?.. Василий нинди җавап көтә икән соң?

Хәким, икмәген чәйнәп йоткан арада, шуларны уйлап алды да тәвәккәлләп:

– Печтек кенә эчсәк тә ярый, – диде.

Василий немецка башы белән ымлады:

– Сал, булмаса!

Немец биленнән чехоллы флягасын алып, шуның сырлы капкачына аракы салып Василийга сузды. Василий сүзсез генә капкачны алды, кул сырты белән авызын сөртеп куйды. Аннан аскы иренен чыгара төшеп, аракыны ипле генә салып та җибәрде. Шунда ук аның эчәгеләре буйлап ут йөгерде, ләкин ул чыраен да сытмады, капкачны немецка кире сузып, ашыкмыйча гына, икмәген иснәргә тотынды. Офицер Хәкимгә салып бирде. Хәким дә сырлы капкачны кулына алу белән, башын чөеп, эчеп җибәрде, «эһ» тә димәде, тик төкереп кенә куйды. Аннан Талип үз өлешен алды. Аның куллары калтырый иде, шуңа карамастан егет, иске гадәт буенча, капкачны оста гына авызына каплады. Егетләрнең аракыны эчә белүләре немецка ошады булса кирәк, кечкенә күзләре караңгыда утырган мәченекедәй елтырап китте.

– Браво, браво! – диде ул, юка иреннәрен ерыр-ермас.

Аның әйләнәсендәге солдатлар да үзара шаулап, көлешеп алдылар. Немец әлеге икмәк китергән чибәр офицерга тагын нидер кушты. Чибәр офицер тиз генә агачлар арасына кереп китте дә бераздан колбаса, сыр, бизәкле кәгазьгә төргән тагын нәрсәләрдер күтәреп чыкты. Немец ымлавы буенча ул шуларның барысын да егетләр алдына китереп салды.

– Ашагыз туйганчы, – диде немец.

Безнекеләр, рәхмәт әйтеп тормыйча, алларына төшкәнне бик эшлекле кыяфәт белән ипләп кенә сыпыра бирделәр. Ләкин, карчыга кебек, күзен алмыйча карап торган немецка һәм шаккаткан солдатларга һич игътибар итмичә ашап утыруы алар өчен җиңел эштән түгел иде. Чөнки немецка энә очы кадәр дә ышанмыйлар, чөнки бу өрәкнең, кирәксә шушы минутта ук, аларның эчләренә икмәк биргән кулы белән бер уч пуля да җибәрә алачагын белеп торалар. Гомумән, немецның мәкерле ният белән сыйлавы алар өчен көн кебек ачык иде. Моны хәтта немец солдатларының чырайлары ук әйтеп тора: янәсе, офицерлары бу өч «русиш» өстеннән бик оста «шуклык» эшли, ә алар шуның нинди эффект белән бетәсен алдан ук сизеп, тәгәрәгәнче шаркылдарга әзерләнеп торалар. Кыскасы, тычканга үлем, мәчегә көлке!

Менә офицер әлеге сырлы капкачка тагын аракы салып, бер сүз әйтмичә, Василийга сузды. Василий сүзсез генә алды, эчте, кире бирде. Аннан, бер сөйләшү булсын дип, офицердан сораган булды:

– Сезнеңчә «аракы» ничек?

– Безнеңчәме?.. Шнапс.

– Шнапс?.. Аким, онытма, немецлар аракыны «шнапс» дип атыйлар икән.

Хәким җитди генә:

– Ярар, онытмам, – диде.

Василий елмаймас өчен тамак кырып куйды.

Ашап беткәч, егетләр кайсы учы, кайсы җиңе белән әйбәтләп авызларын сөрттеләр; Талип итәгенә төшкән валчыкларны да чүпләп капты. Офицер галифе кесәсеннән күн тышлы портсигар чыгарып алга таба сузды да янып торган яшькелт төймәсенә басты: портсигар капкачы Василийның борын төбендә үк ачылып китте.

– Уйлыйм ки, моңардан да баш тартмассыз?

– Папирос?

– Сигарет!

Василий берсен алып, ашыкмыйча гына ике бармагы белән угалап, авызына капты. Кесәсендә шырпысы булса да, ул, аны чыгармыйча, офицерның яндырып тәкъдим итүен көтә башлады. Офицер, Хәким белән Талипка да сигарет биреп, тизрәк икенче кесәсенә тыгылды. Аннан ялтырап торган кечкенә бер әйбер чыгарып кабыргасына баскан иде, капкачы ачылып, гөлт итеп ут кабынды.

– Рәхим итегез!

Василий курыккан булып башын артка каерды һәм гаҗәпләнеп сораган булды:

– Нәрсә бу?

– Курыкмагыз, автомат зажигалка.

– Ә-ә-ә… зажигалка!.. Шәп нәрсә икән.

– Да… Безнең һәрбер солдатта бар ул.

– Кара син аны!

Василийның офицерны бераз шаяртасы килә иде, ничек кенә булмасын, ач корсакка эчкән аракы кәефен күтәреп җибәрде. Ләкин бу иблиснең күзләре шундый очлы, шаяртып маташуыңны хәзер үк сизеп алуы бар. Аннан, бетте баш, пешермичә тереләй ашар! Юк, саксыз кыланырга ярамый, ярамый… Һәм Василий яңадан үзенең кабыгына керде, гаҗәеп бер мәнсезлек белән авызын зур-зур ачып иснәргә тотынды. Иптәшләре дә аның үз ише: Хәким, терсәгенә таянып, кырын яткан килеш, тәмләп кенә Истанбул сигаретын тарта, ә Талип үлән сабагы чәйнәп утыра иде.

Офицерның безнекеләргә вакыты-вакыты белән җен ачулары кузгалып китә иде, ахрысы; тик торганнан яңак сөякләрен кыймылдата башлый ул… Чыннан да, мондый сансызлыкка түзәргә кирәк бит. Ләкин немецның бик шәп планы бар, шуның хакына «русиш»ны аракы, сигарет белән сыйлап, тәмәкесенә ут та тәкъдим итәргә туры килде, инде авыз тутырып иснәвенә генә түзәрсең.

Ниһаять, ул, ашау-эчүне йомгакларга теләп, егетләрдән сорады:

– Йә, канәгатьме сез?

– Ничего, әйбәт булып калды, – диде Василий, сигаретының көлен бармагы белән кагып.

Офицер аның йөзенә текәлде.

– Инде нишләргә уйлыйсыз?

«Башлана!» – дип уйлады Василий эченнән, ләкин сорауны аңламаган булып, үз нәүбәтендә офицерга туп-туры карады.

– Мин сездән, бездә каласызмы яки кире үзегезнекеләргә китәсезме, дип сорыйм, – диде офицер.

Сорау гаҗәп аңлаешлы иде.

Безнекеләр уенның инде беткәнен, шушы сорауга ничек дип җавап бирүдән язмышлары хәл ителәчәген яхшы сизеп алдылар. Ләкин алар тыныч гамьсезлекләрен бер генә секундка да җуймадылар һәм утырганы утырган, ятканы яткан килеш кала бирделәр. Тик Василий гына алдын тәмәке төтене белән тутырды. Офицерның тел төбе кая барганын белергә теләп, ул вакытсыз сүзгә керешүдән ничек тә тыелырга тырыша иде. Һәм офицер, егетләрдән җавап көтеп ала алмагач, тагын үзе сүз башларга мәҗбүр булды. Ул, бу мәхлуклар куркалар, ахрысы, дип уйлап, үзенчә мөмкин кадәр йомшаграк булырга тырышты.

– Без көчләмибез, без сезнең ихтыярыгызга куябыз, – диде ул, перчаткалы кулын суза биреп, – әгәр каласыз икән, пожалысты, рәхим итәсез… Безнең солдатларның азыкларын күрдегез. Алар бездә шоколад ашап, сигарет кына тартып йөриләр. Каласыз икән, сезгә дә шулай булыр. Колбаса, сыр, май гына ашап торырсыз. Аракы – теләгән кадәр, эчә генә күрегез… Ну… әгәр китәбез, үзебезнекеләргә кайтабыз дисез икән, пожалысты, тоткарлык юк, китәсез. Аңлыйсызмы, без көчләп тотмыйбыз.

– Аңлыйбыз, – диде Василий һәм сигаретын очына төкереп, шактый еракка ыргытты.

Әйе, офицер бик аңлаешлы итеп сөйләп бирде. Немец солдатлары арасында русча аңлаучылар булды, күрәсең; алар кызу-кызу гына иптәшләренә нидер әйттеләр, аннан барысы берьюлы шаулашып алдылар. Тынгач, безнекеләрнең «кызыклы» җавабын ишетер өчен, бөтен чырайлары белән түземсезлек күрсәтеп көтеп тора башладылар.

…Егетләр өчен хәлиткеч минут килеп җитте. Хәзер инде җавапны бирергә һәм бирә белеп бирергә кирәк иде. Офицер, бу җавапны бары Василийдан көткән шикелле, мәкерле сынау карашын аңа төбәде. Кинәт Василийның йөрәгендә рәхимсез ярсу кузгалып куйды, немецның озын, үлек битенә: «Без колбасага сатылучылар түгел!» – дип, яман кычкырасы килде, ләкин… башын салмак кына Хәкимгә борды һәм гади генә итеп:

– Йә Аким, нишлибез? – диде. – Господин офицер әнә, калсагыз да ярый, китсәгез дә була, ди.

Кырын яткан Хәким дошман офицерын бар дип тә белмәгән гаҗәеп бер мәнсезлек белән шунда ук әйтеп тә салды:

– Бәй, нишлик монда, конешно китәбез!

Василий эченнән дустына «молодец!» диде дә Талипка борылды:

– Ну, Талип, китәбезме, калабызмы?

Талип Хәким кебек артист түгел, ләкин, гел иптәшләренә сыенып яшәргә өйрәнгәнгә күрә, үзеннән-үзе килеп чыккан табигыйлек белән:

– Мин сездән калмыйм, – диде.

Василий акрын гына урыныннан кузгала башлады.

– Киттек, алайса, дуслар!.. Торыгыз! Шулай, господин офицер, без китәргә булдык.

Офицер мәгънәле генә итеп немецча:

– Зер гут! – дип куйды.

Немец солдатлары хәрәкәтсез, тып-тын торалар. Бу шомлы бер минут иде, гүя менә хәзер нидер булырга тиеш. Безнекеләр шул хәтәрне ничектер тиреләре белән тоеп, ләкин һич каушау әсәре күрсәтмичә, җирдән таякларын алдылар.

Иреннәрен кысып, озак дәшмичә торган офицер, ниһаять, телгә килде:

– Яхшы, мин сезне җибәрәм, ләкин бер шартым бар, – диде һәм, башы белән ымлап, үзе артыннан иярергә кушты.

Безнекеләр иярделәр.

Солдатлар төркеменнән читкәрәк китеп туктагач, офицер, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап, һәр сүзенә басым ясап, акрын гына сөйләргә тотынды:

– Күрәсез, мин сезне тотмыйм… Хәзер китәрсез, ләкин шартым шул: анда, үзегезнекеләр янына кайткач, монда күргәннәрегезне солдатларыгызга әйбәтләп сөйлисез. Безнең, ягъни бөек немец армиясенең, сезне ничек яхшы каршы алуыбызны, ничек ашатып-эчертеп җибәрүебезне сөйләп бирәсез. Нәрсә ашап эчүегезне яшермичә сөйләгез: колбаса, сыр, булки, главное – аракы! Исегездә тотыгыз: большевиклар белән еврейләрне яклаудан баш тартып безнең якка чыккан һәрбер рус солдатын без шулай каршы алачакбыз. Менә шуны яхшылап үзегезнекеләргә төшендерегез. Әйтегез: сугыш тиздән бетә, немецлар Мәскәүгә барып җиткәннәр, диегез. Безнең солдатларны күрдегез ич! Кораллары бик күп, бик шәп киенгәннәр, бик таза ашыйлар, барыбер безне җиңәчәкләр, диегез… Аңладыгызмы?.. Ләкин бездә булуыгызны командир һәм комиссарларыгызга белдерә күрмәгез. Аларга ләм-мим, югыйсә харап булырсыз. Бары солдатларга гына сөйләгез. Аңладыгызмы?

Офицер сөйләп беткәнче, Василий башын иеп торды. Ул белә: әгәр күтәрелеп караса, дошман тырнагыннан ычкыну булмаячак. Бу минутта тынычлыкны саклау аның өчен тау күтәреп торудан да авыррак иде. Шулай да ул шик тудырмаслык нык тавыш белән:

– Аңладык! – диде.

Офицер Талип белән Хәкимгә карап, кабатлап сорады:

– Аңладыгызмы?

Талип, аңлаганын белдереп, тиз генә башын селекте, Хәким исә бер сүз дәшмичә калды.

Әллә офицерның күңелендә берәр шик кузгалды, ул тагын егетләргә авыр сынау карашы белән текәлде:

– Мин әйткәннәрне сөйләрсезме?

– Түкми-чәчми барысын да җиткерербез, господин офицер, тыныч булыгыз! – диде Василий чегән өлгерлеге белән.

– Яхшы, барыгыз, алайса! – Һәм офицер салмак кына кулын селкеп куйды.

Безнекеләр борылып киттеләр, ә хәйран булып урыннарында каткан немец солдатлары, бер тавыш чыгармыйча, алар артыннан карап калдылар.

Аз гына киткәч тә, Василий иптәшләренә пышылдап әйтте:

– Артыгызга борылып карыйсы булмагыз!

Талип бер дә борчылуын баса алмый иде:

– Арттан атмаслар микән?

Хәким аңа, ачу белән карап, кискен генә:

– Курыкма, ахмак! – диде.

Бераз китә төшкәч, Василий авыз эченнән нидер мыгырдана башлады. Аның йөзе кызарып бүртенгән, муен тамырлары калкып чыккан иде. Ул каты итеп кулын йомарлый һәм туктаусыз төкеренә, әйтерсең «кунак»та ашаган сыйлардан күңеле болгана… Менә Талип алгарак чыгып, кызурак атлый башлагач, ул, кычкырудан чак тыелып:

– Кая чабасың, анаңның… – диде һәм рессорлы тарантаста баргандай тибрәтеп-тибрәтеп, биш-алты катлы итеп сүгенеп җибәрде.

Шуннан соң Талип алга чыкмас булды. Василий исә юл буена ачынып сүгенүдән туктамады:

– Ах, бәдбәхетләр, ах, сволочьлар!.. Нинди арзан сатып алдылар, ә?

Хәким аңа борчылып карап алды:

– Нигә бу хәтле тузасың, Василий!.. Ашадык та качтык, кемнең аларга сатылганы бар?

Василий авызының бер як чите белән генә зәһәр елмайды:

– Шул гына калган иде. Их, Аким, Аким, мәнсез кеше син… – Аннан, гердәй йодрыгын яртылаш күтәреп, салмак кына селкеп барды. – Ну, ничево… фашист актыгының «сыен» онытмабыз без… Кулга корал гына алыйк, унлата кайтарырбыз!

Бу вакыйганы миңа 1945 елның язында госпитальдә ишетергә туры килде. Сөйләүче – палатадагы күршем, сугыш дәвамында алтынчы мәртәбә яраланып госпитальгә кергән әлеге шул Норлат егете Хәким булды. Ул көннәрдә кызыклы да, гыйбрәтле дә булып тоелды бу вакыйга, чөнки безнең армия фашистларга каршы Берлинның үзендә соңгы, каты сугыш алып бара иде инде.

1945

ИКЕНЧЕ КӨННЕ

Икенче көн инде менә мин туган шәһәремнең урамнары буйлап йөрим. Дүрт ел буена бу шәһәр минем хыялым күгендә, Тимерказык йолдызы шикелле, һичбер күз алдымнан китмичә, һаман бер үк яктылык белән балкып торган иде. Бу шәһәргә исән-сау кайта алу минем өчен теләргә мөмкин булган теләкләрнең иң ихласы, иң татлысы иде, ә кайтып күрү бәхетенә ирешә алу язмышым тарафыннан миңа бирелгән иң югары, иң кадерле бүләк булырга тиеш иде. Һичшиксез, ул шулай иде… Ләкин, гаҗәп хәл, мин бүген үземне артык тыныч тоям. Гүя мин үтеп барышлый тукталган бер сәяхәтчемен – сабыр гына бу таш йортларга, бу очраган кешеләргә күзәтү, сынау күзе белән карап, акрын гына йөрим. Хәтеремдә: фронтта хыялланган вакытларымда, исән-сау кайтсам, бу урамнардан ал канатлар өстендә очармын, бөтен кеше мине таныр, мин үзем дә очраган бер кешенең, күңелемнән генә булса да, кулын кысып үтәрмен дип уйлый идем… Хәер, очраклы бер шәһәрдә булмыйча, үз шәһәремдә йөрүемне һәрбер йортның миңа бик яхшы таныш булуыннан күреп торам. Хәтта бу йортлар үзләре дә мине таныйлар шикелле… Ә шулай да үтеп киткән авыр сугыш еллары җанлы кешеләргә генә түгел, менә шушы таш йортларга да тирән эз салып калдырган: фасадларының төсләре уңган, штукатурлары кубып-кубып төшкән; кайбер тәрәзәләр фанерлар белән ямалган: менә үзәк урамдагы заманында иң шәп саналган гостиницаның тәрәзәләреннән тимер мич морҗалары урамга чыгып торалар. Мин бу хәлгә һич гаҗәпләнмим, киресенчә, тузган, таушалган шәһәремә, үз җилкәсендә күп авырлыкларны күтәреп чыкканы өчен, кулымны күкрәгемә куеп, ихтирам белән баш иеп үтәсем килә.

Безнең хәтер кешеләрне, аерылышу вакытында ничек күргән булса, шул хәлендә саклый, елларның аларны күпмегә үзгәртүен без яңадан кайтып күргәч кенә беләбез. Дүрт елдан соң кайтып, шушы бер көн эчендә күреп өлгергән таныш-белешләремнең күбесе минем хәтеремдә сакланган элекке сурәтләренә шактый төзәтмәләр кертте. Аларның чырайлары да, үз-үзләрен тотулары да, хәтта өс-башлары да мин уйлаганнан башкачарак булып чыкты; битләрендә җыерчыклар тирәнәйгән, чәчләре көмешләнгән, күзләре, эчкәрәк бата төшеп, күп нәрсәләрнең серен белгәндәй, җитди, сабыр карыйлар. Сөйләшкәндә күзгә туры карарга гадәтләнгәннәр һәм үзләре сөйләүдән бигрәк сорашырга, тыңларга ярата төшәләр. Ничектер алар тыштан картаю гына түгел, эчтән олыгайган, рухи чыныккан кебекләр.

Мин, фронттан кайткан кеше булсам да, биредә яшәгән танышларымның шулай үзгәрүләрен күргәч, үз-үземә, тыйнаграк булырга кирәк, дидем. Ихтимал, менә хәзер шәһәрне һәм аның кешеләрен сәяхәтче сыман салкын кан белән күзәтеп йөрүемнең сәбәбе дә шуңардандыр… Ихтимал, бүгенге һаваның да тәэсире юк түгелдер… Ничә әйтсәң дә – көз. Ара-тирә кискен генә чиркандыргыч җил исеп куя. Кайсы яктан искәнен дә белеп булмый бу җилнең… Тик урам уртасыннан кинәт бөтерелеп тузан күтәрелә, җирдәге вак-төяк чүпләрне әйләндереп, кыштырдатып, кызу гына өереп алып китә, һәм тиз арада бу өермә каядыр кереп качкан яки бәрелеп таралган шикелле юкка да чыга. Урам янә тынып кала… Янә берәр чаттан кисәк кенә килеп чыккан очраклы җил биткә килеп бәрелә, итәк чабуларын ачып ташлый.

Күктә, шактый биектә, кара-соры болытлар бер-берсен куа-куа ашыгып агалар. Кайчан алар бер-берсен куып җитәләр дә, аралашып, буталып, күк йөзен тоташ каплап алалар. Кояш күздән югала, шәһәр өсте караңгыланып, һава салкынаеп китә. Кайчак исә ул болытлар бер-берсеннән аерыла башлый. Күктә ачылган зәңгәрлектән янә кояш карый, һәм шәһәр өсте кара, якты шәүләләр белән чуарлана.

Мин шәһәрнең иң җанлы, иң төзек урамы буйлап бер очыннан икенче очына кадәр ашыкмыйча гына үттем. Кире борылып килешли, миндә бер якын дустымны барып күрү теләге туды. Фронттан кайткан кеше күрешергә үзе башлап барса да, гаептән саналмас, дидем дә трамвайлар туктый торган урынга таба киттем.

Килеп туктадым, җыелган халыкны караштырам… Хәтеремдә: еллар буенча бер үк маршрутта йөрүче пассажирлар була торган иде. Шуның кебекләр белән көн саен диярлек трамвайда очрашып, танышмасаң да, бер-береңә күнегеп бетә торган идең. Ул пассажирлардан кемнәр бар, кемнәр юк икән хәзер?

Шулай уйланып торган чакта, каршымда миңа аркасы белән басып торган кечкенәрәк буйлы, җыйнак кына гәүдәле бер ханымга күзем төште. Өстендә аның куе зәңгәр костюм, башында кар шикелле ак берет, аякларында кара ефәк оеклар өстеннән кигән шундый ук төстәге биек үкчәле модный туфлиләр иде. Бер якка таба аз гына сыгыла биреп басып торган бу җыйнак ханым миндә кинәт зур кызыксыну тудырды. Алдына чыгып, аның йөзенә карыйсым килде. Акрын гына яныннан үтеп киттем һәм, туктап бераз торгач, борылып аңа карадым. Ничектер, мин карауга, ул да миңа карады, тик шул секундта ук карашын читкә борды. Әйе, бу миңа таныш ханым иде. Мин, яңадан миңа карамас микән дип, бераз көтеп тордым. Ләкин ул ни өчендер туп-туры, бары тик трамвай юлы буена карый иде; гүя минем карап торуымны сизсә дә, үзе караудан юри тыела иде.

Шулай да мин аның янына бардым һәм:

– Исәнмесез! – дип баш идем.

Ул җиңелчә гаҗәпсенү белән миңа караган булды. Ләкин аның шулай гаҗәпләнгән булуы мине күреп таныганлыгын, килүемне көтеп торганлыгын күрсәтә иде… Тик сер сынатмас өчен булса кирәк, ул бик аз гына вакыт җавап бирми торды, соңра «хәзер… хәзер мин сезне таныйм» дияргә теләгәндәй елмайды, сузып кына:

– Исәнмесез! – диде һәм ахырда кызу гына: – Ах, бу сезмени?! – дип, минем исемемне атап, замша перчаткалы кечкенә кулын сузды.

Без сөйләшә башладык. Өстемдә әле погоннары да салынмаган, таушалган шинель булганга күрә, ул миннән кайчан кайтуымны, кайсы фронттан кайтуымны, сугышта күпме йөрүемне һәм тазалыгымны сорашты. Мин очраган һәрбер танышка бирә торган әзер җавапларымны әйтеп чыктым. Ахырда ул, сорашуын тәмамлап:

– Сез бик үзгәргәнсез! – диде.

Мин:

– Минем генә үзгәрми калырга хакым юк, – дидем.

Ул бу җавапның кинаясен аңлады шикелле, бер сүз дәшмичә тынып калды.

Әйе, мин бу ханымны унбиш-уналты елдан бирле беләм. Беренче мәртәбә күргән вакытымда ул яңа өлгереп җиткән яшь кенә кыз иде. Әле дә хәтеремдә: аның дулкынланып артка яткан аксыл чәчләре, ике якка туры гына сызылып киткән чәченнән тоныграк нечкә кашлары, матур башын ия төшеп, озын керфекләрен югары таба күтәреп, каш астыннан кешегә текәлеп карый торган соры күзләре, киңрәк борынлы түгәрәк бите һәм чак сизелерлек елмаю уйнаган алсу иреннәре… янә шуларның барысын иңбашында назлы гына тотып йөрткән кечерәк буйлы җыйнак гәүдәсе… Һичшиксез, мин беренче очрашкан вакытта ук бу кызга тирән соклану белән караган булырга тиешмен… Хәер, мактанып әйтү булмасын, ул вакытларда мин үзем дә кызларның еш кына серле итеп үземә карап торуларын тотып ала торган бер сылу егет идем. Бу кызның да минем белән никадәр кызыксынуын соры күзләре төбеннән күреп өлгергән идем.

Безгә танышырга кирәк иде, һәм без таныштык. Ничек, нинди шартларда булды бу – хәтергә төшереп торуның хәзер кызыгы юк. Һәрхәлдә, танышу ике якның да теләп йөрүе белән булды, ләкин хәзер дә төшенә алмыйм, ни өчендер бу танышлык тирәнәеп, көчәеп, дуслыкка әйләнеп китә алмады. Дөрес, башта, танышуның беренче вакытларында, без еш-еш кына клуб, театр кебек урыннарда очраша идек. Ике арадагы сүзләр дә кайчан йөрәкләрне дулкынлатып алырлык серле, мәгънәле була иде, бер-беребезнең асыл уйларын, чын хисләрен белергә теләп, күзләребезгә дә озак-озак кына карашып торгалый идек. Ихтимал, шул чакларда без бер-беребезгә җан теләгән кешеләр булып күренгәнбездер, йөрәкләребез төбендә мәхәббәт дигән сихри ут менә-менә кабынырга торгандыр, һичшиксез, ул шулай булгандыр – без яшь, без мәхәббәтне теләп, эзләп йөрүчеләр идек. Ләкин – бәхеткә яки бәхетсезлеккә каршымы, хәзер әйтә алмыйм – бездә ул сихри ут кабына алмады һәм безнең арада мәхәббәт тумады… Без бер-беребездән ераклаштык, сукмакларыбыз аерылышкандай, ул каядыр икенче якка, башка кешеләр арасына кереп китте, минем язмышым да икенче берәүләр белән бәйләнде һәм мәхәббәтнең «әчесен-төчесен» башкалар белән татырга туры килде. Тора-бара без бер-беребезне сирәк, елга берничә тапкыр гына күрә башладык, ахырда баш иеп исәнләшеп үтүчеләр генә булып калдык. Тик ара-тирә менә шулай, трамвай көтү урыннарында очрашканда, электән килгән танышлыкка ихтирам йөзеннән дустанә елмаеп, сөйләшеп тора торган булдык.

Кызык хәл!.. Бу ханымны соңгы мәртәбә кырык беренче елның июлендә фронтка китәсе көнемдә очраткан идем һәм менә фронттан кайтуымның икенче көнендә очраттым. Теге чакта вакыт бик тыгыз иде, очрашу бик ашыгып каядыр барган арада гына булды, һәм без бер-ике минуттан артык сөйләшеп тормаганбыздыр. Хәер, нәрсә турында сөйләшәсең? Кырык беренче елның июле иде бит ул, һәркемнең йөзенә чыккан шомлы борчылу хәлләрнең ничек булуын ачык күрсәтә иде… Әйе, әле дә көн кебек хәтеремдә: мин аның кулын гадәттәгедән катырак итеп кыстым да үз юлым белән китеп бардым… Һәм ни өчендер, бераз киткәч тә, артыма әйләнеп карадым. Шул чакта аның да борылып миңа каравын күрдем. Бу минем өчен һич көтелмәгән нәрсә булды, башта мин уңайсызланып киттем, соңра борчылып уйлана башладым. Чыннан да, аның борылып каравы йөрәгемнең әллә кай җиренә генә барып кагылды… «Ни өчен борылып карады ул?» – дидем мин, һәм миңа кинәт күңелсез дә, моңсу да булып китте. Гүя ул яңадан бервакытта да мине күрмәячәген сизенеп, шулай борылып карагандыр төсле тоелды миңа… Әйе, мин сугышка китүче, кем белә, бәлкем, мин, чыннан да, бу урамнан таныш-белешләрем белән соңгы мәртәбә очрашып үтә торганмындыр. Әгәр анда, сугышта, минем белән берәр хәл була калса, соңгы минутларымда күптәнге танышымның бу карашын хәтеремә төшерермен дип уйладым.

Моннан дүрт ел элек әнә шундый күңелсез уйларга төшереп озаткан иде мине бу җыйнак һәм сөйкемле ханым… Менә хәзер исә, бик күп якын танышларым белән күрешергә өлгермәс борын, ул очрады, һәм теге вакытта аның борылып каравын, мин юләргә, яңадан исән-сау күрешү өчен, дип юрыйсы калган икән!..

Ни өчендер мин менә хәзер аңа өр-яңадан танырга теләгәндәй карыйм. Хәер, сугыштан кайткан һәркемнең дөньяга, тормышка, кешеләргә ниндидер яңа сыйфатлар эзләп каравы бик табигый булырга тиеш. Ләкин бу ханымның миңа көтмәгәндә һәм хәтергә сеңеп калыр вакытларда очравы миндә хәзер аеруча бер кызыксыну тудырды. Чыннан да, бу ханым озак еллар буенча минем күз алдымнан югалмады һәм һәрвакыт каршымда да тормады, хәтеремдә дә тота алмадым мин аны, оныта да алмадым. Озын гомер юлында очраган кемнәр генә тора-бара онытылмыйлар! Бигрәк тә кайчандыр мавыгып йөрүең нәтиҗә бирмәгән, дуслаша алмаган хатын-кыз белән танышлык кыска гомерле булырга тиеш иде, чөнки андый танышлыкның эзсез генә юкка чыгуын кеше, гадәттә, үзе тели… Ни өчен соң бу ханым һәм мин, акрынлап булса да, бер-беребезне белмәмешкә салынмадык?

Ниһаять, яшерәсем килми, иртә яшьлегемдә чын күңелдән теләп танышулар, «мин сөям!» дип, үз-үземне ышандырып йөрүләр аз булмады. Ләкин аларның барысы да яшьлеккә хас мавыгу булып кына калдылар, вакыт үтү белән берәм-берәм әкренләп онытылдылар… Күңел хәзер тын күл кебек, һәм мин, үтеп баручы булып, аның ярына килеп бассам, бу күлнең кайчан, нинди җилләрдән дулкынлануын инде хәтерли алмыйм… Ни өчен соң бу ханым да, кайчандыр күл өстен җиңелчә генә чуарлап үткән нәфис җилләрнең берсе булып, гомерем сахрасының түренә китеп югалмады? Нигә ул һәр очрашудан соң, хыялым күгендә яңадан табылган ерактагы ялгыз йолдыз шикелле, күңелем күзләрен үзенә тартып торучан булды, соңра янә югалды? Ни сәбәптән мин, аерылышып киткән саен, аның турында озак кына уйланып һәм аның да минем турыда уйлавын сизеп бара торган булдым; соңра янә оныттым?

Бу хәлләрнең серенә минем ничек төшенәсем килмәсен, ди?! Ихтыярсыз мин аңа текәлеп карыйм, гүя хәзерге уйларымның җавабын аның йөзеннән, күзләреннән эзлим, шул ук вакытта, читтән кайтып беренче тапкыр очрашкан кеше булуым сәбәпле, гади генә нәрсәләр турында сорашам:

– Үзегезнең хәлләрегез ничек?

– Рәхмәт, бер килеш кенә торабыз.

– Балаларыгыз үскәннәрдер инде?

Ул, минем соравыма гаҗәпсенгәндәй:

– Балам берәү генә ич! – ди.

– Шулаймыни? Ир бала шикелле?

– Әйе.

– Ничә яшьтә?

– Унөч тулды инде, үзем кадәр булды, – ди ул һәм ни өчендер бөтен йөзенә җиңел кызыллык йөгерә.

Мин аның кечкенә җыйнак гәүдәсенә карыйм да ни өчен кызарганын аңлаган кебек булам һәм шул ук секундта «кечкенә буйлы аналар улларын аеруча ярата торганнардыр» дип уйлап куям. Кинәт минем абыйсы шикелле якын, үз кеше булып аның эчке тормышы хакында сорашасым килә. Ләкин мин җөрьәт итә алмыйм, мин билгеле бер әдәп сакларга кирәклекне хәтеремнән чыгармыйм, ниһаять, аның эчке тормышы миңа шундый билгесез ки, мин күңелемә килгән беренче сорауны ничек итеп бирергә белмичә уңайсызланып калам. Шулай да җәрәхәтле урынына сугылмагаем иде дип, сакланып кына сорыйм:

– Гафу итегез, ирегез мондамы?

– Әйе, монда, бер заводта эшли.

– Фронтта булдымы-юкмы?

– Юк, булмады.

Үзем дә сизмәстән:

– Сез бәхетле икәнсез! – дим.

Ул, «ни өчен» дияргә теләгәндәй, чак сизелерлек итеп, сыңар иңбашын күтәреп куя һәм, бу сүзләремнең бернинди арткы уйсыз әйтелүенә ышанмагандай:

– Ул үзе китәргә теләгән иде дә, җибәрмәделәр, – ди.

Чыннан да, бу ханым, бәлкем, минем кебек фронттан кайтучылар фронтка бармый калучыларга көнләшеп, яратмыйча карыйлардыр дип уйлый торгандыр. Мин, аның башына шундый уй килә күрмәсен дип, сүзләремнең саф күңелдән әйтелгән булуын тизрәк белдерергә ашыгам:

– Җибәрмичә яхшы иткәннәр, чын-чын! Бөтен кешегә дә фронтка китәргә димәгән бит… Үзегез беләсез, ул мөмкин дә түгел… Сез бәхетле икәнсез, дидем, чөнки сезнең авыр борчуларга төшмичә калуыгызга куандым. Кем белә, бәлкем, сез олы хәсрәттән котылып калгансыздыр.

Ул дәшмәде. Ул уйчан күзләре белән тутырып миңа бер карап кына алды. Бу минутта аның күңелендә нинди уйлар икән? Мин, аның тыныч, тик чак сизелерлек моңсу җәелгән йөзенә никадәр текәлеп карасам да, бернәрсә дә күрә, сизә алмыйм. Уема төрле шикләр килә. Ирләрен сугыш куркынычы эченә җибәрмәгән, алар өчен борчылып, кайгырып тормаган, аларның исән-сау кайтуын сагынып көтмәгән хатыннар, бәлкем, мондый чын күңелдән әйтелгән сүзләрне йөрәкләренә якын ала да белмиләрдер? Ә бәлкем, минем сүзләремә һаман шаярып кына әйтелгән сүзләр дип карый торгандыр? Аның дәшми торуыннан шактый уңайсыз хәлдә калам, бераз тик торганнан соң, янә акрын гына дәшәм:

– Гафу итегез, ихтимал, мин урынсыз сүз әйткәнмендер, ләкин ышаныгыз, чын күңелемнән әйткән идем.

Ул, ниндидер борчылулы уйдан арынган шикелле, ашы- гып:

– А, рәхмәт сезгә! – ди һәм эчке бер нурдан яктыргандай ачылып китә, һич тарсынусыз юмарт итеп елмая, хәтта бит урталары нәкъ кыз вакытындагы шикелле чокыраеп куя. Белсәң иде, нинди уйларның күләгәсе һәм яктысы аның йөзеннән шулай шуып үтте икән!.. Ләкин, әйтәсе дә юк, аның бу нурланып елмаюы мине чын-чыннан сөендерде, ә шикләрем исә җиңел төтен шикелле берьюлы каядыр таралып киттеләр. Аның бик бәхетле булуына ышанасым килде, башка сораулар бирәсем килмичә, бары тик аның турында матур итеп уйлыйсым гына килде… Инде ул – утыз яшьтән узган хатын, мин аның маңгаендагы, күз төпләрендәге вак кына җыерчыкларын күреп торам. Хәтта күңелемә «кешенең иреннәре дә картая, ахрысы» дигән уй килә, чөнки кайчандыр яңа ачылган чәчәк төсле булып хәтеремә сеңеп калган алсу иреннәре өстенә нечкә генә сызыклар төшкәннәр… Ләкин мин аның йөрәге төбендә бервакытта да сүнми торган мәхәббәт уты яшәвен тоям шикелле… Ул һәрвакыт сулмас гүзәл, тигез җылы итеп сөя белә һәм ләззәтле эреп сөелә белә торгандыр кебек… Үзе дә, ире дә бик бәхетлеләрдер дип ышанасы килә… Белмәгән көе болай уйлау гаҗәп тә тоелыр, ләкин була бит дөньяда шундый кешеләр, карау белән аларның бәхетле булуларына ничектер ышанасың да куясың!

Ул минем нинди уйлар белән үзенә сокланып карап торуымны сизенде булса кирәк – йөзенә янә кызыллык чыкты, башын читкә борды, кулындагы ридикюлен ачып, кечкенә ак кулъяулыгын чыгарды, һәм мин нечкә бер хуш иснең йөземә бөркелүен тойдым. Соңра, минем һаман сүзсез булуымны килештермәде, ахрысы, үзе башлап сүз кушты:

– Фронттан кайткан танышларымны очратсам, миңа әллә ничек уңайсыз булып китә.

– Ни өчен?

– Сез шулкадәр авырлыклар, газаплар күргәнсез…

– Ә сез биредә ансат һәм рәхәт тордыгызмыни?

– Юк, әлбәттә.

– Шулай булгач?

– Ләкин сез күргәннәрне без күргәннәр белән чагыштырып буламыни?! – диде ул һәм күкрәге өстенә салынган кара ефәк кашнесының бер очын, ачылып торган муенын уратып, артка ташлады. Бары хәзер генә мин костюмының сул ягына кадаган ике тар гына медаль билгесен күреп алдым һәм аның минем белән никадәр тыйнак, кечелекле булып сөйләшүенә чын-чынлап гаҗәпләнә калдым… Ничектер үзем дә сизмәстән:

– Нур өстенә нур, – дип әйтеп ташладым һәм, бармагым белән күрсәтеп: – Менә бу кадерле билгеләрне сезгә бушка гына бирмәгәннәрдер, һәм тегеннән кайтып сезнең белән очрашкан танышларыгыз, менә безнең җиңеп кайтуның сәбәпчеләреннән берсе шушы ханым икән, дип эчләреннән әйтә торганнардыр, – дидем.

Ул, сөенеп, минем күзләремә туры карады һәм, ашыгып:

– Әгәр минем турыда шулай уйлаучылар булса, чын күңелемнән рәхмәт аларга! – диде.

Шул арада чаттан трамвай да килеп чыкты. Вакытсызрак килде ул килүен, ләкин чара юк, китәргә кирәк иде.

– Сез кайсы якка? – дидем мин.

– Мин каршы якка… – диде ул һәм бик кыска гына паузадан соң: – Ирем янына клиникага барам, – дип өстәп куйды.

Минем бик үк аңлап бетмичә каравымны күргәч, ул, янә тавышын акрынайта төшеп:

– Икенче ай авырый инде, – диде.

– Шулаймыни?.. Нәрсә булды соң?

Ул аз гына көттереп җавап бирде:

– Ашказанына операция булган иде…

– Кызганыч! Хәле ничек соң?

– Рәхмәт! Яхшыра инде.

Хәзер генә мин бая аның йөзенә нинди хисләрнең яктысы һәм күләгәсе калкып чыгуын аңладым. Әйе, тормышта һәркем өчен шатлык та, хәсрәт тә була торган нәрсәләр.

Ул, ике арада туа башлаган уңайсыз тынып калуны булдырмаска теләгәндәй, көлемсерәп:

– Аның янына баргач сөйләргә яңа хәбәрем булды, – диде.

– Гафу итегез, нинди яңа хәбәр ул?

– Фронттан кайткан янә бер танышымны очраттым диярмен.

– Андый игътибарга лаек булуым өчен шатмын. Таныш булмасак та, миннән үзенә сәлам әйтегез.

– Рәхмәт, әйтермен, әлбәттә.

Килеп туктаган трамвайга кешеләр ашыгып керәләр иде. Миңа да кузгалырга вакыт җитте.

– Яхшы, хәзергә хушыгыз!

– Хушыгыз!

Ул, перчаткасын салып, миңа кулын бирде.

Мин трамвайга утырдым. Эчкә үтмичә, площадкада, тыгызланып тулган халык арасында тукталдым һәм артыма борылып карадым. Кузгалып киткән трамвайдан аның әле елмаюы китеп бетмәгән йөзен һәм минем тарафка карап торуын күрдем.

Табигый инде, трамвайга утырып китсәм дә, мин уйларым белән аңардан аерыла алмадым. Яшерәсе юк: бу очрашу мине бик тирәнтен дулкынлатып өлгерде һәм минем үз-үземне сәяхәтче сыман тоеп маташуларымны берьюлы юкка чыгарды. Юк, мин торган шәһәремә генә түгел, биредә үткәргән гомеремә кайтканмын икән. Менә ул үткән гомернең бер онытыла язган сәхифәсе ачылды, һәм вакыт үтү белән саргая башлаган бу сәхифәнең юллары арасыннан моңарчы миңа билгеле булмаган яңа мәгънә табылган кебек булды.

Күкрәгемә тулган хисләр яктысында мин бу яңа мәгънәне аңларга тырышам. Нәрсә соң ул?

Менә моннан берничә минут кына элек каршымда басып торган ул ханымның җанлы кыяфәтеннән күңел күзләремне аерып ала алмыйча, эчемнән аңа дәшәм: «Сөекле ханым, кем сез миңа? Ни өчен сезнең тыйнак сүзләрегез, күптән онытылып, яңадан хәтергә төшкән тансык көй шикелле, колагым төбендә яңгырадылар? Ни өчен сезнең дустанә карашыгыз яшьлегемдә беренче тапкыр очраткан сөю карашы төсле булып йөрәгемә иңде?.. Нинди кодрәт белән әле сез минем тыныч яткан күңелем күлен якты дулкыннар белән бизәп өлгердегез?» Һәм мин сакланып кына, гүя акылымның ачуы килеп, күкрәгемдә яңа гына бөреләнгән хисләрне качырмасын өчен, курка-курка гына «Мәхәббәт!» дим. Әйе, мәхәббәт! Бик күптән әйтелмәгән бу сихри сүзнең чын булуына ышанасым килепме яки аның бөтен хыялый ләззәтен татырга теләпме, мин янә тәкрарлыйм: «Мәхәббәт!»

Ләкин ни өчен, ни сәбәптән мин аны, ул мәхәббәтне, менә хәзер тойдым, таптым?.. Бәлкем, ул ханым хәзер миңа бөтенләй башка, әүвәлгегә һич охшамаган сурәттә күренгәндер?.. Юк, бу бик үк дөрес түгел. Кеше күпме генә үзгәрмәсен – әүвәлге сыйфатларын бервакытта да җуеп бетерми. Шик юк, ул хәзер картая төшкән, ләкин мин аның йөзендә беренче мәртәбә очраткан кызымның чыраен күрмиммени?! Хәзер ул шактый сабырлана, тыйнаклана төшкән, ләкин мин аның нәфис кыз чагындагы рухи нечкәлеген, күңеле пакьлеген сизмиммени?! Ә шулай да «мәхәббәт» диюем ни өчендер теге вакытта түгел, ә менә хәзер телемә килде. Күрәсең, озак еллар буена йөрәктә сизелмичә сакланып яткан мәхәббәт тойгысын һич уйламаганда тоеп, табып алу өчен, ниндидер яңа шартлар кирәк булган. Әйе, бу шулай!

Чыннан да, мин бүген кем, кайда мин? Минем өстемдә ерак илләрнең тузаннарын ияртеп кайткан соры шинель, хыялымда әле күптән түгел генә миннән торып калган ят шәһәрләрнең, ят авылларның, ят кырлар һәм юлларның матур да, ямьсез дә, төзек тә, җимерек тә, куанычлы да, шомлы да булган күренешләре… Һәм менә мин, кичә генә кайтып төшкән солдат, дүрт елдан соң бүген беренче мәртәбә аны – җыйнак гәүдәле, сөйкемле чырайлы, уйчан карашлы кечкенә ханымны очраттым. «Ах, менә ничек! – дим мин, кинәт бөтенесен бик ачык аңлап. – Дүрт ел буена фронтта йөреп кайтуым кирәк булган икән. Сугыштан кайтуым, сугышны бетереп, тере булып кайтуым кирәк булган икән!.. Әйе, әйе, әгәр мин траншея пычракларында аунамаган булсам, бозлы суларны кичеп чыкмаган булсам, үлемнең сөяк кулларын бугазымнан каерып ташламаган булсам, менә хәзер мәхәббәт дигән ул олы тойгының мөкатдәс орлыгын бәгыремнең җанлы төере шикелле итеп тоя алган булыр идеммени?!»

Сүз юк, хәзерге минутта кичергән бу тойгыларым миндә сер булып калыр. Ул ханымның үзенә түгел, дус-ишләремнән кемгә дә булса мин аны бервакытта да, әлбәттә, ачмаячакмын. Әйдә, хәзер тапканым үзем өчен генә эчке юанычым, сөенечем булып калсын! Әгәр ул ханым белән яңадан очрашырга туры килсә, мин аның якты йөзе, әдәпле кыланышы, ирен, баласын сөйгән саф, сизгер йөрәге, ил күрке була алырлык намуслы эшчәнлеге алдында тирән ихтирам белән башымны гына иярмен.

Әмма ул ханымга бу минутта мин кат-кат рәхмәт әйтүдән тыела алмыйм. Гүя ул мине, кулларымнан җитәкләп, яшьлегем бакчасына алып керде. Мин чәчәкләрнең исен беренче тапкыр нечкәреп сөенер өчен иснәгән вакытларымны, кошлар сайравыннан беренче тапкыр рухланып канатланган чакларымны, һәр туган язның алсу иртәсе гомерем иртәсе булып күренгән яшьлек елларымны хәтеремә төшердем. Алар исә – ул вакытлар, ул тойгылар – барысы да менә шушы шәһәрдә, шушы шәһәрне чорнаган һавада, шушы шәһәрнең җире, суы, урманнарында, ниһаять, шушы шәһәрнең, сөекле ханым, сезнең шикелле яшьләре арасында туган иде. Йә, сугыш михнәтләрен күптән түгел генә артта калдырып, кичәгенәк кенә әле шәһәремә аяк баскан мин ничек итеп:

– Илем минем – гомерем минем! Үткәнем генә түгел, киләчәк тормышым, бәхетем, мәхәббәтем дә бары синең изге туфрагыңда! – дип, яңадан бер тапкыр иманымны беркетеп куймыйм, ди?!

1946

ТАУЛАРГА КАРАП

I

Сугыш беткән елның коры, аяз көзе иде. Соңлап кына фронттан кайткан бер егет, кечкенә төенчек күтәреп, Локман картларга күрешә килде. Менә ул артка таба ава биреп торган капкадан иркен генә ишегалдына керде.

Әйе, монда барысы да аңа бик таныш, әмма… барысы да шулхәтле үзгәрер икән!.. Ишегалдын тоташ чүп үләне басып киткән, әле күптәнме җыйнак-таза гына өй искергән, тузган, ничектер мескенәеп, кечерәеп калган; абзар-куралар ташландык хәлендә… Бөтен ихатага ниндидер бер ятимлек, сүлпәнлек, боеклык яткан кебек… Егет бер мәлгә туктала, сәерсенеп тирә-ягына карана, колак салып тора. Тынлык, шылт иткән тавыш юк, тик кипкән үлән арасында ялгыз чикерткә ялкау гына чырылдый… Егет кузгалып китә, чалышайган ишектән иелеп караңгы өйалдына керә, капшанып ишекне таба һәм, аз гына ача төшеп, каты гына тамак кыра:

– Эһем, эһем… ярыймы?

Җавап бирүче булмый, ул өйгә керә, идән уртасына уза. Шунда гына мич алдыннан егет каршысына Шәмсинур әби ак чәчләрен яулыгы астына сыпырып кертә-кертә килеп чыга.

– Исәнме, Шәмсинур әби, исән-сау гынамы сез?!

Шәмсинур әби танымыйча карый:

– Кем соң син, улым?

– Бу мин, Шәмсинур әби, Әхмәтвәли булам.

– Кем?

– Әхмәтвәли, дим.

– Әхмәтвәли?! Гайниҗамалның Әхмәтвәлиеме?

– Әйе, нәкъ үзе, Шәмсинур әби.

– Ай Аллам! – ди карчык, җанланып китеп. – Карасана, танымый да торам ласа, Әхмәтвәли бәбкәм, син икәнсең… Исән-сау гына кайттыңмы соң?

– Шөкер әле, Шәмсинур әби, сезнең хәер-фатихада менә йөреп кайттык.

– Ярый, ярый, бирсен Алла, Гайниҗамал бичара бик тә куангандыр инде. Менә бит ул исән кеше башлары – бер кайтмаса, бер кайта.

Карчык мич каршындагы сәке түрендә башыннан ук сары тун каплап йоклап яткан картына үрелә:

– Син, сиңа әйтәм, тор әле, Әхмәтвәли кайткан бит.

Сары тун селкенми, карчык сәкегә тезләнеп этәрә башлый:

– Карале, сиңа әйтәм, Әхмәтвәли кайткан, әнә безгә килде. Тор әле, бу нинди йоклавың инде… Көпә-көндез… Картайды шул, бик картайды…

Ахырда сары тунның чабуы ачыла, һәм Локман карт терсәгенә таянып башын күтәрә. Ул каршында басып торган хәрби киемле ят кешене күргәч, куркып киткәндәй, күзләрен зур ачып, сүзсез карап тора.

– Исәнме, Локман бабай! – ди егет, аңа юмарт елмаеп.

– Кем бу? – ди карт, һаман күзләрен түгәрәкләндереп.

– Әхмәтвәли бит инде, танымыйсыңмыни, үзебезнең Әхмәтвәли, Гайниҗамал киленнең Әхмәтвәлие.

Карт авызын ача:

– Ә-ә-ә… Әхмәтвәли, мәрхүм Әхмәтгәрәйнең Әхмәтвәлиемени бу? Алай-й.

Ул, ике кулына таянып, озын аякларын тезләреннән бөгеп, шуып кына, сәке кырыена килә. Әхмәтвәли, төенчеген өстәлгә куеп, ике куллап үзләре белән күрешә. Карт белән карчык битләрен сыйпап алалар. Аннан Шәмсинур әби калтыранган тавышы белән сөйләнә башлый:

– Әй Әхмәтвәли улым, үз балабыз кебек якын бит син безгә, Батырҗаныбызның якын иптәше идең бит син… Бергә үстегез, бергә киттегез. Менә гомерең булгач син кайттың, ә ул…

Карчык сүзен әйтеп бетерә алмый, ике күзеннән мөлдерәп агып киткән яшьләрен туктатыр өчен, йөзен яулыгы белән каплый һәм кыска гына итеп сулап куя:

– Уф, Аллам!

Ә карт зур, хәлсез кулларын өстәлгә сузып салган да, шул кулларына карап, тик кенә утыра. Йокысыннан һаман әле айнып җитмәгәнме ул, кем килгәнен, ни өчен килгәнен аңлап җиткермәгәнме, ләкин аның бу кадәр ваемсыз тынып утыруын аңлавы читен иде. Әхмәтвәли, картка карап, аның күпме картайган, өшәнгән булуына гына түгел, бигрәк тә менә шулай, яшен суккан агачтай, сүнеп калуына гаҗәпләнә иде. «Әйе, – диде ул эченнән, – хәсрәт кешене нишләтә!» …Батырҗанның үлеп калганын, кайтмаячагын ул фронтта чакта ук кыр госпиталендә эшләүче Сания исемле бер кыздан килгән хат аша ишетеп белгән иде. «Үз кулларымда җан бирде шул, бәгырькәем!» – дип өзгәләнеп язган иде ул кыз аңа, һәм бу сүзләр егет белән кыз арасында ниндидер бер тирән якынлык булганлыгын сиздергән иде. Ләкин Әхмәтвәли ул чагында монысына артык әһәмият биреп тормады, чөнки кече яшьтән үк бергә үскән якын дустын югалтудан ул бер хәсрәтләнсә, менә бу картларны уйлап өчләтә хәсрәтләнгән иде.

Шуңа күрә Батырҗан турында менә хәзер сүз алып баруы да аның өчен бик авыр иде: ничек итеп бу ике ятимнең ачык ярасына кагыласың? Ул хәтта юатыр өчен әйтергә уйлап килгән сүзләрен дә онытып җибәрде һәм аптырауга төшеп, өй эченнән бер күз йөртеп чыкты. Бик таныш иде бу өй эче, әнә теге почмактагы кечкенә өстәл янында ул Батырҗан белән күпме сөйләшеп утырмады, әнә Батырҗанның үз кулы белән җыйнак кына итеп эшләп куйган ике катлы киштәдәге китапларын алар күпме тапкырлар актарып, укып карамадылар, әнә теге өстәл өстендә торган кызыл тышлы патефонны ничаклы гына уйнатмадылар! Бар нәрсә искечә, бөтен әйбер үз урынында, ләкин алар барысы да авыр сагыш сөреме белән өртелгәннәр, гүя алар да гомерлек ятимлеккә дучар ителгәннәр иде.

«Әйе, зур югалту хәсрәте карт белән карчыкка гына түгел, өй эчендә дә сарышып өлгергән икән», – дип уйлап алды Әхмәтвәли, һәм аңа бу салынкы, тын хәсрәт сөреме бик, бик авыр булып тоелды. Ихтимал, картлар үзләре моңа ияләшеп тә өлгергәннәрдер, әмма фронттан кайткан солдат җаны моның белән һич килешә алачак түгел иде.

«Юк! Бу сөремне ничек тә куарга, таратырга, бетерергә кирәк», – диде ахырда Әхмәтвәли, башын чайкап, һәм солдат гадәтенчә бик нечкәләп тормыйча, аз гына кабалана төшеп, күңеленә килгән сүзләрне сөйләп китте:

– Сезгә бик авыр инде, әйтәсе дә түгел, мин аңлыйм моны… Батырҗан урынына үзем ятып калган булыр идем дә бит, тик безнең теләктән генә тормый шул. Әйе, күпләргә, бик күпләргә ачы хәсрәт килде. Ләкин ни булса ул, менә сугыш бетте әле, дошманның муенын астына китердек, шуңа куанырга кирәк… Дошман бик явыз, бик әшәке булып чыкты. Ай-һай, аның кылган явызлыклары – сөйләп кенә бетерәсе түгел. Баланы бала, картны карт дип тормадылар бит ул ерткычлар. Менә шундый бәдбәхет дошманнан илне коткарып калдык. Бу – әйтергә генә ансат. Әйе, әле карыйм-торам, сез сау-сәламәт икәнсез, беркөе тыныч кына торасыз икән, колхоз үзегезне карый булса кирәк… Әгәр шуннан сугыш без дигәнчә бетмәсә, бик яман булыр иде бит, ә? Локман бабай, дөрес түгелме?

Локман карт башын аз гына күтәреп, боз салкынлыгы бәреп торган тонык күзләре белән Әхмәтвәлигә текәлеп карады, салынкы иреннәрен акрын гына кыймылдатып куйды, тик бер сүз дә әйтә алмады… Әйтә алмады, чөнки картның йөрәгендә «дошман» дигән сүз кузгаткан усал тойгы тел белән генә әйтеп бирерлек түгел иде. Һәм Әхмәтвәли әнә шул, боз салкынлыгы бөркеп, үзенә төбәлгән күзләрдән, картның эчендә бөтен нәрсә көеп бетсә дә, әмма Батырҗанын тартып алган дошманга карата мәрхәмәтсез ачу, тирән нәфрәтнең беркайчан да бетмәячәген, тере булып ятачагын бик ачык аңлап алды.

– Менә шул-шул! – диде Әхмәтвәли, картның әйтә алмаган сүзен раслап. – Әле без бәхетле кешеләр булып чыктык. Башка төшкән хәсрәтләр ничаклы зур булса да, шатланырга, шөкер итәргә урыныбыз бар… Шулай түгелме, Шәмсинур әби?

Карчык ике куллап яулыгын рәтли дә җиңел генә бер көрсенеп куя:

– Әй Әхмәтвәли генәм, ничек шөкраналар кылмыйсың, ди. Тома ятим калдык, үлем түшәгенә ятар вакытларыбыз җиткән. Йә, шуннан колхоз карамаса, авыл кайгыртмаса нишләр идек без, кая барыр идек, кемгә сыеныр идек? Юк-юк, ул җәһәттән, Әхмәтвәли балам, зарыбыз юк, бик ризабыз… Әмма… – Карчык азга гына туктала, гүя бугазына килгән яшьне йотарга тырыша. – Әмма авыр шул, бик тә авыр… Күңелебез китек, башыбыз вәйран4, тиле кәккүк булып беттек инде… Бер дә оныта алмыйбыз үзен, бер дә оныта алмыйбыз шул, Әхмәтвәли генәм… Бердәнбер ул үстердек, ул китте – югалды. Менә аңардан калган баланы, Батырҗаныбызны, күз алмасыдай карап үстердек, инде ул да… – Карчык сүзен әйтеп бетерә алмый, янә бөгелеп төшә, мул булып коелган яшьләрен тыя алмыйча һәм тыярга да теләмичә тавыш-тынсыз гына елый.

Әхмәтвәли иреннәрен кыса, башын иеп маңгаен ышкый.

Шул чакта Локман карт, үзалдына әйткәндәй, сүнгән тавыш белән акрын гына:

– Кайтмады шул, нишләтәсең аны!.. – дип куйды.

Әхмәтвәли картның сүзләреннән әллә ничек өшеп, калтыранып китте. Тирән бер гаҗизлек белән әйтелгән бу сүзләрдә кайтмый калган кешегә балаларча үпкәләү ишетелгән кебек булды аңа…

Тагын шактый утырып, булдыра алган кадәр үзләрен юатып, алып килгән чәй, шикәрен Шәмсинур әбинең кулына биреп чыгып киткәч тә, Әхмәтвәли Локман картның әнә шул йөрәкне өшетерлек сүзләреннән арына алмады.

Дүрт ел буена сугыш эчендә кайнап, күпме авырлыклар күреп, ниһаять, җиңү шатлыгы белән очынып, дөньяда иң бәхетле кеше булып кайтса да, ул сугышның әле күпме кешеләр йөрәгендә тиз генә төзәлмәс авыр яра калдыруын аеруча бер тирәнлек белән тойды… Аның бу ятим карт белән карчыкка бик, бик изгелек күрсәтәсе килде. «Ах, Батырҗанны алыштырып булса иде!» – диде ул, чын-чыннан көрсенеп, әмма бу ихлас теләкнең бары коры теләк кенә булуын яхшы белгәнгә күрә, шунда ук: «Батырҗанның үзе була алмасам да, аларның хәлләрен ничек тә җиңеләйтергә, бу салкын, караңгы бушлыктан үзләрен чыгарырга, җан өрергә, яңадан терелтергә кирәк», – дип уйлады.

II

Әмма Локман карт, тәнгә күпме генә какшаган, рухы нихәтле генә бушап калган кеше булмасын, тирә-юньдәге тере тормышны тоюдан, кешеләр белән кызыксынудан бөтенләй үк әле мәхрүм түгел иде. Сугыштан соң килгән бу беренче көздә авыл шактый җанланып, көязләнеп, хәтта яктырып китте. Исән-сау калган кешеләрнең күбесе фронттан кайтканга күрә, урамнарда ир-ат күбәйде, кызу кулдан туй уйнатып алучылар да булгалады. Бигрәк тә колхозда быел көзге эшләр зур рух күтәренкелеге белән бик дәррәү бара иде. Кайткан ирләр борынгыча төп эшләрдә дилбегәне үз кулларына алдылар. Ындырларда молотилка артына алар баскач, көлтәләрне алар ташып, эскертләрне алар өя башлагач, ашлык сугу бөтенесе өчен, аеруча хатын-кызлар өчен, иртәдән кичкә кадәр уен-көлке белән уза торган бәйрәмгә охшап китте. Көзге чәчүгә дә ирләр чыктылар, дәүләткә ашлык тапшырырга да шинель өстеннән плащ кигән егетләр ат башында бара башладылар.

Локман карт боларның барысын да күрмичә һәм, күреп, зәгыйфь йөрәге белән җилкенмичә кала алмады, билгеле. Шуның өстенә Әхмәтвәли дә аларны «тынычлыкта» калдырмады, һаман килә, килгән саен нинди дә булса эш таба, юньләп утырып та тормый һәм өй эчен тутырып бер шаулый-шаулый да кыргамы, ындыргамы чыгып чаба иде… Кыска арада абзар түбәсе дә ябылып өлгерде, чалкан аварга маташкан капка да яңадан аягына басты. Әхмәтвәли кушуы буенча, өйнең нигезенә туфрак та салып киттеләр, утын да китереп аудардылар.

Ихтыярсыз Локман картка торырга, чыгарга, анда-монда баргаларга, кешеләр белән аралашырга туры килде. Ул, үзе үк чыгып, «Тагын берәр юнәйтәсе урын калмады микән?» дигән төсле, өй тирәсен әйләнгәләп, анысын-монысын тотып, капшап йөри башлады. Аннары, бер чыккач, якынрак ындырга да, фермага да, тимерчелеккә дә япа-ялгыз гына, таягы артыннан акрын гына ияреп, барып кайткалый торган булды.

Юк, дөньяның «ашын ашаган, яшен яшәгән» ялгыз кунагы булып кына яшәргә иртәрәк икән әле, хәрәкәт кирәк икән аңа, кешеләр белән бергә булу кирәк икән. Һәм, бик табигый буларак, аның гомере буе тик тормаган куллары тагын эш сорап кычыта башлады…

Ләкин кешеләр ни өчендер олы хәсрәт кичергән картка карата чын кайгыртучанлык күрсәтү – ул да булса аны һәртөрле эш-мәшәкатьтән азат итү дип уйлыйлар иде. Хәлбуки аларның бу ихлас яхшылыклары сынык күңелле картның ятимлеген генә көчәйтә иде.

Менә бүген дә ул ялгыз – бөтен авыл халкы ындырларга, кырларга китеп беттеләр, ә ул бер читтә торып калды. Иртә таң белән колхоз ихатасына барып, бригадирлар тирәсендә әйләнеп-тулганып йөрде дә кире өенә кайтырга мәҗбүр булды. Бригадирларның кайсы шаяртып, кайсы җитди итеп аңа:

– Локман бабакай, синең түрдә генә утыра торган чагың, эш дип борчылып йөрмә!

– Эшне әле монда сусап кайткан егетләргә дә җиткерер хәл юк.

– Эш бездән, киңәш синнән, бабакай!

– Ял ит әле, карт, ял ит, эшләгәнеңнең игелеген күр!..

– Ярамый, Локман бабай, ярамый, сине дә эшкә җиксәк, оятыбызга көч килер, Батырҗан мәрхүмнән яхшы түгел… – диләр.

Моңа каршы карт ни дисен, олылап хөрмәтләүләре өчен рәхмәттән башка нәрсә әйтә алсын? Батырҗаннан, аның газизе Батырҗаннан яхшысынмыйлар бит, рәхмәт төшкерләре!

Ләкин шулай да аңа авыр, ах, белмиләр генә, үз башына, бары үзенең уйлары белән генә ялгыз торып калу ничек авыр аңа…

Авыр сагыш баса аны, күңелендә аның көзен бушап калган кырлар өстендә була торган моңсу тынлык урнаша, ялкау гына уйлана ул, уйлана… Һәм ихтыярсыздан татлы-газаплы истәлекләр иркенә бирелә…

Аеруча мондый хәл аңарда көн менә бүгенгедәй матур, авыл урамы буш, берәү дә килмәгән, күренмәгән чакта була.

Мондый көнне Локман карт сары тунын киеп, капка төбенә чыгып, шомарып беткән зур ак таш өстенә ипләп кенә утыра. Ул шулай кулларын җиңнәре эченә тыгып, аркасын кояшка куеп, җылынып утырырга ярата. Көзнең үзенә генә хас шундый кабатланмас җылы, тымызык көннәре була. Кояшның дәртләнеп балкуы, күкнең биек, сыек зәңгәр булуы белән ул үтеп киткән җәйге көннәрне дә хәтерләтә. Әмма әйләнә-юньдәге хәрәкәтсез тынлык, шул тынлыкта табигатьнең күзен йомган, иңбашларын салындырган шикелле оеп утыруы, офыкларның, күк белән тоташмыйча, каядыр шунда үзеннән-үзе эреп югалуы бу көннең кичегеп килгән соңгы, кабатланмас бер көн булуын әйтеп тора. Һәм Локман карт та мондый көнне җәйгечә кыздырып җибәргән кояштан эреп, рәхәтләнеп тик кенә утыра. Аның тирәсендә каяндыр терелеп чыккан ялгыз чуар күбәләк талпынып очына. Шул күбәләктәй аның уйлары да терелеп, акрын гына талпына башлый…

Әнә каршыдагы таулар артыннан ак читле күксел болытлар бер-бер артлы ашыкмыйча гына йөзеп чыгалар, һәм аларның күләгәләре йомры түбәләр өстеннән тын гына шуып үтәләр. Әйе, күләгәләр шуып үтә, гомерләр шулай акрын гына сизелмичә үтеп китә… Аркасын кояшка куеп, ак таш өстенә утырган картның тын, буш күңеле түрендә ниләр генә уянмый. Еракта, бик еракта торып калган хатирәләр әнә шул таулар артыннан чыккан ак болытлар кәрваныдай аның хыялы күгеннән йөзеп үтәләр. Бер мәлгә нәкъ бүгенгедәй аның яшьлеге күз алдына килә…

Нәкъ бүгенгедәй, әйтик, моннан илле-алтмыш ел элек тә тезелешеп киткән таулар итәге буйлап кечкенә елгачык агып килә иде. Елгачык чуерташлар өстеннән сырлана-сырлана йөгерә, тик яр култыгына кергән урыннарда гына ул тирәнәеп китә, караңгылана төшкән чырай белән ашыкмыйча, уймакла- нып ага.

Бер яктырып-сырланып, бер караңгыланып-уймакланып алга чапкан елгачык тауларга якын ук килә, һәм тау аның өстендә, пәһлеван шикелле, текә-горур басып тора; йә ул таулардан читкә кача һәм тау чәчәкле итәген аның чылтыр-чылтыр көлгән йөзе алдына җәеп сала.

Әнә шулай бик ерактан дәртле уйнаклап, боргаланып кызу гына килгән елгачык, авыл турына җиткәч, акрынлап киңәя, тирәнәя, салмак-сабыр гына ага торган бер елга булып китә. Анда буа. Буаның уң ягында текә кызыл яр, сул ягында, карт имән ышыгында, салам түбәле, бер якка кыйшая төшкән карсак кына тегермән тора.

Менә шул тегермәндә Локман карт үзенең бала чагын, егет елларын, бөтен аңлы гомерен уздырды. Дөрес, атасыннан мирас булып калган бу кечкенә, бер ташлы тегермән, колхоз көннәренә килеп җиткәнчегә кадәр, атсыз агайлар, тол карчыклар тегермәне булудан уза алмады. Шуңа күрә карт, «көрәк оны» гына җитмәгәч, язын-җәен нәрәтә белән балык аулап, кышын җәнлеккә капкын куеп, авылның исемле сунарчысы да булып яшәде. Әмма ерак бабалары беренче килеп аяк баскан бу җирләргә, алар башлап буган бу елгачыкка ул барлык җаны-тәне белән бәйләнгән иде, һәм буаның өзлексез шаулавы буыннан-буынга күчеп килгән көйле әкият булып аның күңеленә сеңгән иде. Менә шушы ак таш яткан җирдән буага атасы йөреп салган сукмакны ул сиксән ел буена таптады, һәм, аның исәбенчә, бу сукмакны беркайчан да үлән басып китмәскә тиеш иде.

III

Локман карт, утызлардан узгач кына, Шәмсинур карчыгын үзенең ялгыз өенә француз бөркәнчек ябынган яшь килен итеп төшерде. Мәхәббәт дигән нәрсә никахтан соң гына килсә дә, алар бик тату, дус яшәделәр. Шәмсинур Локманга бер-бер артлы дүрт кыз бала табып бирде. Ләкин ел саен авылга килгән кара үләт – чәчәк авыруы – сабыйларны бик иртә кабергә дә алып китә торды. (Карт хәтерендә ул сабыйларның бары тик исемнәре генә саклана…) Ниһаять, Шәмсинур бала сагышына дучар булган таза, тынгысыз иренә бер ир бала да бүләк итте. Бу бала һичбер нинди авыруга бирешмичә үсәргә тиеш иде; һәм аңа Тимерҗан исеме куштылар.

Ир бала! Менә бу елганың башы ул, җирдән бәреп чыккан саф, көмеш чишмә ул. Бу елганың буалар аша сикереп һаман алга чапкан дәвамы ул. Әйе, әти кеше ир баланың үзе өчен кем булуын яхшы белә һәм бөтен киләчәк өметләрен Тимерҗанына баглый. Әмма менә хәзер ул Тимерҗанын бик тонык кына күз алдына китерә ала. Бик ерактан, гомере түреннән сөлектәй сылу егет, бүреген кырынрак салып, аңа карап тора кебек… Төсен, чыраен, күз карашларын ул ачык кына итеп күрә дә алмый инде, ә аның бала чаклары бөтенләй томан эчендә торып калган шикелле… Тик аерым күренешләр генә, шул томан эченнән чыгып, аның күз алдында җанлана. Ул хәтерли: Тимерҗанны бик яшьли үзеннән калдырмыйча тегермәнгә алып йөри башлаган иде. Янәсе, ир бала – ата дусты ул, аягына бастымы – әнисеннән китәргә, әтисе белән бергә булырга тиеш. Аннан ир бала, әнисенең җылы канаты астында гына үссә, нечкә көпшә кебек, зәгыйфь, йомшак, кыюсыз була; баланы таза, нык, күндәм итәр өчен, аны җилгә, яңгырга, эссегә, суыкка алып чыгарга кирәк, имеш. Шулай уйлаган иде шикелле ул – хәзер исендә юк инде, әмма Шәмсинурның башта атлаган саен елга буена йөгереп төшүен ачык хәтерли.

Тынычлыгын җуйган мескен ана, килеп җитүенә кабаланып:

– Кая үзе, нишли? – дип сорый торган иде.

Ә Локман карт, хатынын куркытыр өчен, гамьсез генә:

– Белмим тагын, яңарак кына шунда иде, – дигән була.

Шәмсинур бәргәләнеп тегермән тирәсендә әйләнә башлый.

– Ничек белмисең, ни дигән сүз ул, кая үзе, батуы-нитүе бар. Тагын алып төшәм димәссеңме икән, бирмим, бирмим, Алла кушса, бирмим.

Шуннан соң гына Локман карт хатынын тынычландыра:

– Йә, йә, котың алынмасын, юри генә әйттем, бернәрсә дә булганы юк. Әнә Тимерҗаның таудан таш тәгәрәтә.

Тегермән каршындагы текә тау түбәсеннән кызыл ыштанлы, ак күлмәкле яланбаш малай, шаян кәҗә бәтие сыман, авыл өстенә карап тора.

Шәмсинур, аны күреп:

– Ай Аллам! – ди. – Үзе тәгәрәп төшәр бит!

– Төшсә ни, тагын менәр. Әйдә, тәгәрәп, аунап үссен! – ди улының кыю-җитезлегенә кәефе килгән Локман карт.

Тимерҗан чыннан да шулай тәгәрәп, аунап үсте шикелле. Ничектер Локман карт аны үз тирәсендә аз күрә иде; тынгысыз, тере малай көн буе диярлек елга буенда, тау араларында югалып йөри иде. Атасына охшап ул бик яшьли балык тотарга, җәнлек эзәрлекләргә һәвәсләнеп киткән иде бугай… Шуңа күрә Локман карт аны кул-аягы тырналып, өс-башы җебенеп кайтса да орышмый, тик аның каты чәчле кара башыннан кулы белән угалап: «Һай, син, бәләкәй шүрәле! – дип шаярта иде һәм, хәтере ялгышмаса: – Бу килеш анаңа күренмә!» – дип әйтә торган иде.

Гаҗәп: Тимерҗанның балачагы озак еллар дәвамында түгел, бер мизгел эчендә генә үтеп киткән төсле булып тоела аңа… Кай арада аның яшүсмер егет булып өлгерүен дә хәзер ачык кына хәтерли алмый инде ул. Кинәт булды шикелле, һәрхәлдә, Тимерҗанның зурлар эшенә ярарлык булып үсеп җиткәнен ул кинәт сизгән иде.

…Кыш иде шикелле, әйе, кыш иде. Февраль ахырлары булса кирәк. Тау маңгайлары челтәрләнеп, җем-җем итеп уйный башлаган иде. Һаман киңәя, ачыклана барган ак кырлар түрендә зәңгәр шәүләләр йөри башлаган иде. Морҗа төтеннәре арасыннан җил уйнаклап үткәндә, акрын гына якынлашып килгән язның җылы, дымлы сулышы биткә тиеп, йөрәккә кагылып китә торган чак иде.

Алар икәүләп әнә шул таулар артындагы куе урманга зур чана тартып бардылар. Карт үз гомерендә Тимерҗан белән дә, Тимерҗаннан башка да урманга күп йөрде, әмма улы белән икәүләп беренче тапкыр барган көн беркайчан да аның күңеленнән чыкмады. Тик еллар үтә барган саен, ул көн ничектер чынлыкта булып үткән төсле түгел, ә бәлки төштә генә күргән кебек тоела башлады. Төшнең дә әле әкият кебеге… Һәм хәзер дә карт ышанып бетми – әллә булган ул көн, әллә булмаган…

Гаҗәеп иде урман… Тын, шундый тын, ник бер җан әсәре сизелсен, ник бер шылт иткән тавыш ишетелсен! Әгәр юри генә кычкырсаң, тавыш калтырана-калтырана яңгырап әллә кайларга китә, китә дә югала, шунда ук куе тынлык, таш чумган су өсте шикелле, кире урнаша, тирә-юньдә бер генә нәрсә дә уянмый, селкенми, ичмасам, берәр озын койрыклы саескан да сискәнеп, агачлар арасыннан кыеклап очып китми – юк, кычкыру түгел, шартласаң да, урман гүя сине ишетергә дә, белергә дә теләми… Ә яктылык! Әйтерсең урман өстенә бриллиант тузаны яуган, бөтен җир: агач ботаклары, ачык урыннар – бар да утта яна; мамыктай күперенеп, тәңкәләнеп каткан кар өстеннән кояш нурлары кире чәчриләр – һич туры карап булырлык түгел. Шундый өлкән тынлык һәм шундый мул яктылык! – Әллә нәрсә бу, сихер кебек серле, аңлавы читен…

Бу серле тамашадан тәмам хәйранга калган Тимерҗан ахырда, урман белән көч сынашырга теләгәндәй, кыю гына:

– Әти, үзем кисәм! – ди һәм, җитез генә бишмәт чабуларын билбавына кыстырып, бот төбеннән карга керә. Менә ул кулларына төкереп, кыска саплы үткен балтасы белән йоклап утырган зифа каенга китереп чаба. Урманның әйтерсең тартылып торган калын кылы кинәт өзелә – шундый бер ачык тавыш тирән тынлыкның иң ерак түренә кадәр яңгырап китә – бөтен урман калтыранып куя, якын-тирә агачлардан исәпсез күп кар чаткылары сибелеп төшәләр. Аннан «тук-тук» чапкан балта тавышы дулкын-дулкын булып урман түренә йөгерә-йөгерә дә кинәт тына – каен ыңгырашып ава.

Локман карт улы артыннан ияреп йөри, ул кисеп аударган агачларны ботакларыннан әрчи. Алар үзара сөйләшмиләр дә, ничектер бу саңгырау урманда кеше сүзе кирәкмидер, урынсыздыр кебек тоела, һәм алар «тизрәк моннан китү яхшы» дигән төсле ашыгып эшләүләрен генә беләләр.

Аннан алар кискән агачларын чаналарына ташып төйиләр дә өс-башларын каккалап, ат йөгедәй зур йөкне икәүләп тартып, урманнан чыгып китәләр. Чыккач туктап, тын, буш, серле урманга бераз карап торалар. Локман карт бүреген күтәрә төшә, һәм аның чал йөгергән чәчләреннән пар калка. Ә Тимерҗан, бияләйләрен билбавына кыстырып, уттай янган кулларын кар белән уа. Әйе, менә шулай янәшә басып, янәшә сулап – йа Хода, болар барысы да чынлыкта булды микән, әллә төш идеме, берәр төш кенә, уйланып йөри торгач, шулай чын булып күренә микән? Юк, булгандыр, Тимерҗан бар иде бит, Тимерҗан үсеп егет булган иде бит!

Аннан беренче герман сугышы башланды. Карт моны бик яхшы белә, әйе, онытасы юк, сугышның аның бәгыренә салып калдырган тирән ярасы хәзер дә әле кул белән капшап карарлык җөй булып саклана.

Сугыш башланганда, Тимерҗанның солдатка каралыр вакыты җитмәгән иде әле. Ләкин Локман картның күңеленә «Алырлар, барыбер алырлар…» дигән уй сөлек булып оялады, бары Тимерҗанны алганчы сугыш бетеп куймасмы дигән өмет кенә аны бераз тынычландырып тора иде. Айлар, еллар үтте, илдә юньле ир-ат калмады, ат-тун тузып бетте, яланнарны ягы-ягы белән сарут басты, хәтта авылда күгәрченнәр кимеп, каргалар ишәеп киттеләр, әмма сугышның очы-кырые күренми иде. Ниһаять, Локман карт, кечкенә өметенең дә һаман сүнә баруын тоепмы, киләчәктә зур бер бәхетсезлек булуын сизенепме, әллә Тимерҗан китә калса, карчыгы белән икәүдән-икәү генә ятим торып калмаска теләпме, катгый карарга килде: ул, Тимерҗанны өйләндерергә кирәк, диде.

Ата ихтыярына каршы килүче булмады, һәм Тимерҗанны җәйнең умарталарда беренче бал төшкән, яшь тәкәләр өлгергән иң матур чагында, заманына күрә күңелле генә туй ясап, Зәйтүнә исемле кызга өйләндерделәр. Һай, гомерләр! Үтсә дә үтә икән ул. Менә каршыда шул ук таулар, шул ук буа шаулавы… Әмма утыз ел вакыт эчендә кеше башларыннан ниләр генә кичмәде, кемнәр генә бу фани дөньяга килеп китмәде. Уйласаң – исең-акылың китәр. Йә, ул туйдан кемнәр генә торып калды? Үзе дә карчыгы гына шикелле, тагын менә йорт тора, капка төбендә ул утырган ак таш ята. Әйе, башка берни дә калмады. Ә бит Локман карт – ул чакларда үзе дә капка баганасыдай таза, аттай көчле кеше – шушы өенә туй белән кайтып төшкәч, тарантаска аягүрә басып, ачык җиләненең бер як чабуын артка ташлап, уң кулы белән бөеренә таянып, тауларга карап, күпме кунаклар алдында көр тавыш белән сузып җырлаган иде. Сокланып тыңлаган халык аны төрлесе төрле яктан:

– Ә-й-й-й, афәрин, кода!

– Мең яшә, Локман кордаш!

– Һай, асыл карт, әйтеп бирде бит! – дип, шаулашып котлаганнар иде.

Ни диеп, нинди җыр җырлаган иде соң ул?

Агыла болыт, ай, агыла.

Таулардин да тауга кагыла, –

диепме? Әллә, булмаса:

Егет чакта бер җилеп кал,

Аркалардан үткән боландай, –

диепме?

Юк, хәзер хәтерли алмый инде ул, җыр онытылган, әмма гомерендә бары бер мәртәбә татыган бәхет – Тимерҗанны өйләндереп килен төшерү бәхете – бик ерактагы ялгыз йолдыздай аның күңеле түрендә тын гына нур сирпеп һаман да балкый әле. Онытылачак түгел ул. Бүгенгедәй күз алдында: өстенә утыртма якалы озын кара казаки, башына кырын салып кырпу бүрек кигән, сызылып кына чыккан кара мыеклы Тимерҗан шушы ишегалдында үзенең Зәйтүнәсен, сул кулыннан тотып, тарантастан ак киез өстенә төшергән иде, һәм Зәйтүнә, йомшак ак киез өстеннән атлап, менә шушы өйгә аларның килене булып кергән иде.

Һай, Зәйтүнә, Зәйтүнә! Оялчан, сөйкемле кыз бала, сабыр, итагатьле яшь килен. Күпме йомшак җылылык, тын яктылык алып килгән иде ул үзе белән аларның кечкенә өйләренә! Бичараның кабер эче нурлы булсын! Карт исенә төшергән саен күңеле нечкәреп, иң ихлас догаларын аның рухына багышламыйча калмый. Үзе димләгән иде шул аны Тимерҗанына… Озак күзәтеп йөргәнгә, ахры, менә хәзер дә ул Зәйтүнәнең кыз чагын шактый ачык итеп күз алдына китерә ала. Ул чакларда төркем-төркем кызлар, эре чәчәкле чиләкләрен буяулы көянтәләренә элеп, буа ярындагы салкын чишмәгә төшә торганнар иде. Чишмәгә төшү үзенә күрә бер күңел ачу һәм кешеләр күзенә чыгып күренү булганлыктан, кызлар мөмкин кадәр ыспай киенеп, бизәнеп-ясанып, тәңкә-чулпыларын күңелле чылтыратып киләләр иде. Егет үстергән Локман карт, тегермәненнән чыгып, бу яшь боланнардай сизгер, сылу кызлар төркеменә сынап карап торудан тыела алмый иде. Алар арасыннан аның күзенә гел генә бер ыспай сынлы, вак адымлы чибәр кыз чагылмыйча калмый иде. Бу кызның бөтен зифа торышыннан, кабаланмыйча, ләкин җитез генә ясаган нәфис хәрәкәтләреннән оялчан тыйнаклык, сөйкемле садәлек сизелеп тора иде. Ара-тирә каршы очраган чакларда да бу кыз бала, шәльяулыгының бер кырые белән битен каплап, матур башын аз гына читкә борып, озын керфекләрен түбән төшереп, еш-еш кына атлап уза торган иде.

Әйе, җыр онытылды, бу өйгә җитәкләшеп кергән Тимерҗан да, Зәйтүнә дә күптән дөньяда юклар инде, тик Зәйтүнә үстереп калдырган тамчылы гөл генә, Шәмсинур әбинең тәрбияләп тотуы аркасында, өзелеп төшәргә торган күз яше төсле кызыл чәчәкләрен түбән салындырып, урам як тәрәзә төбендә һаман да утыра әле.

Яшьләрнең бәхетле көннәре бик санаулы булды, давыл аларны читләтеп узарга теләмәде, һәркайсы эчтән тынып көтеп, һәркайсының йөрәген өшетеп торган рәхимсез сугыш кара канатын, ниһаять, алар өстенә дә җәйде. Беренче көлтәләр ындырларга кереп, ындыр табакларында чабагачлар дөпелди башлаган чакта, Тимерҗанны, солдатка алып, ерак сәфәргә, фронтка озаттылар.

Менә шулай. Ул чакларны искә төшерүнең хәзер нигә кирәге бар? Үткән-киткән инде ул… Кояш аркадан йомшак кына җылыта. Берни уйламый, күзләрне йомып тик кенә утыру яхшырак ич! Әмма картның йомык күзләре алдыннан Тимерҗанны озату минутлары һич китә алмый… Юка болыт белән өртелгән җәйге талгын иртә иде. Тимерҗан туйга тектергән яңа казакиен киеп, билен кызыл билбау белән буып, гадәтенчә бүреген кырын салып, юл капчыгын сул иңбашына элеп, авылдан җәяү чыгып китте. Басу капкасына кадәр аны карт, карчык һәм Зәйтүнә озата бардылар. Буш кыр уртасында дүртәү туктадылар. Тимерҗан, калтыранган иреннәрен кысып, бер сүз әйтмичә, әүвәл әнисе белән, аннан әтисе белән саубуллашты. Аннан Зәйтүнәсен ике куллап күкрәгенә кысып торды, берни әйтә алмады һәм зәүҗәсен5 әнисенә бирде дә борылып китте. Ул китте, алар торып калдылар. Һәм моңарчы, таш йоткандай, сүзсез калып торган Локман карт та телгә килде. Йолкып ташлаган гөл шикелле ничектер берьюлы шиңеп, сулып калган Зәйтүнәгә ул карлыккан тавыш белән:

– Сабыр, кызым, сабыр, – диде. – Тимерҗан шушы юл белән кире кайтыр, насыйп булса… Без өчәүләп аны каршы алырга чыгарбыз. Шул көнне көтик.


Алар озак көттеләр. Үргә таба буш юл буйлап авылдан ераклашып барган Тимерҗанның кызыл билбау буган сылу гәүдәсе озак вакытлар аларның күз алларында сакланды. Ә карт, учына төшкән утлы күмерне тота да, ташлый да алмаган шикелле: «Кемгә кирәк бу сугыш, кемгә генә кирәк бу кан коеш?» – дигән сораудан котыла алмыйча йөрде.

Ул арада уналтынчы елның көзе үтте, кыш керде. Кыш үтеп язгы җилләр исә башлау белән, илдә-көндә дә, картның өендә дә бик куанычлы хәлләр булып алды. Февраль ахырлары иде шикелле, юк, март башлары булса кирәк, баскыч төпләренә кар сулары җыела башлаган чакта, Зәйтүнәнең беренче баласы дөньяга килде. Балага Батырҗан исеме куштылар. Аны бары әтисенә охшаган итеп күрергә теләделәр, менә әтисе кайтып улын күргәч, ничек шатланыр, дип, бигрәк тә Тимерҗан өчен сөенделәр. Җитмәсә, өй куанычына ил куанычы да өстәлде – авылга патша төшерелү хәбәре килде.

Локман карт бу вакыйгалардан соң никадәр рухланып, канатланып йөргәнен хәзер дә онытмый әле… Онытырлыкмы соң ул көннәр! Хәтерли, хәтерли, иртә-кич өзелмичә шау-гөр килгән авыл җыеныннан дулкынланып кайткач, Батырҗан бишегенә иелеп сөйләнә торган иде:

– Йә, нихәл син, батыр егет, ни карап ятасың, очлы күз! Әтиеңне көтәсеңме, ә? Кайта, кайта хәзер, Алла боерган булса, кайта… Бетте, бар да бетте, сугышы да, патшасы да, әтиеңне бездән аерып торучы берәү дә калмады. Менә шулай, Батырҗан улым, бик хикмәтле заманга туры килдең әле син, сөйләп кенә бетерәсе түгел, әйдә, тизрәк үс, бөркетем!..

Ләкин карт, шулай бишек өстенә иелеп, Батырҗанга никадәр зур вәгъдәләр бирмәсен, әмма сабыйга атасын күрү насыйп булмады. Тимерҗан унҗиденче елның җәендә каядыр Польша җирендәге юеш окопта немец снарядыннан һәлак булды. Көзен авылга кайткан ике карт солдат бу хәбәрне китерделәр һәм Тимерҗанны үз куллары белән бер урман авызында җеназалап күмеп калдыруларын сөйләделәр.

Бу хәбәрне ишеткәч, карт үзенең нинди хәлгә төшүен хәзер дә юньләп аңлаганы юк. Кайгырудан битәр, аптырауга төшкән иде шикелле ул, әйтерсең, артыннан сиздермичә акрын гына килеп, башына тәртә белән суктылар… Бик озак исәнгерәп йөрде ул. Аны гаҗиз иткән нәрсә – Тимерҗанның сугыш инде бетә дип торганда гына үтерелүе булды: югыйсә ул сугышның корбансыз булмавын белә, Тимерҗан белән дә берәр бәхетсезлек булу ихтималын, кешегә әйтү түгел, үз-үзенә әйтүдән дә куркып, эченнән уйлап куйгалый иде. Инде шул хәтәр үтте дигәч кенә… Эх, ничек булып чыкты соң бу, ничек булып чыкты?


Ләкин картның эчендә ниләр генә кайнамасын, ул моны тыштан күрсәтмәскә тырыша иде. Әле аңа янындагы ике кадерле кешесенең хәлләренә дә ир кеше, гаилә башы буларак керә белергә кирәк иде. Менә карчыгы Шәмсинур авыр хәсрәттән урынга ятты. Ә Зәйтүнә, бичара, Тимерҗанның үлү хәбәрен ишеткәч, башта атып төшерелгән кыр казыдай шундый бер өзгәләнү белән үзен кая куярга белмичә бәргәләнде ки, карт аңа карап, эчке тетрәнү белән, кеше хәсрәтенең никадәр тирән, хәтәр булуын бер мизгелдә сизеп алды һәм ничек тә аны юатырга, тынычландырырга ашыкты.

– Сабыр бул, килен балам, сабыр бул! Нишләмәк кирәк, бер безгә генә килгән хәсрәт түгел, – диде ул, чын аталарча кайгырту белән.

Һәм Зәйтүнә күз яшьләрен йота алды, башын миңгерәүлеккә салып, кул-аягын салындырып йөрүдән котыла алды. Тик ул бик ябыкты, йөзенә сары йөгерде һәм еш кына үзалдына көрсенеп, авыр сулап куя торган булып калды.

Карт кинәт сүзсез тынып калган карчыгы өчен дә бик борчыла иде. Ул, еш кына аның янына килеп, авыр кулының учын карчыгының маңгаена йомшак кына куя:

– Йә анасы, хәлең ничек? – ди. – Карлыган кагы белән чәй эчсәң, торып китмәссеңме икән?

Нихәтле авыр булуга карамастан, айнык акылын җуймаган ана да, бу кайгыртуның шифалы тәэсиреннән бигрәк, олы хәсрәтне күтәрә белгән картыннан яхшысынмыйча, урыннан торды. Һәм алар, көчле давыл бөгеп киткәннән соң турайган агачлар шикелле, акрынлап хәл алдылар, аякларына бас- тылар.

Әйе, болар бар да – бик сирәк искә төшә торган хатирәләр, ерак хатирәләр. Моңарчыга кадәр карт үзенең ерак үткәнен мондый эзлекле рәвештә күз алдыннан кичергәне юк иде, дөресрәге, ул үткәнгә кайтудан юри тыела торган иде, чөнки гомер ничек кенә үтмәсен, кеше һаман киләчәкне уйлап яшәргә гадәтләнгән инде ул. Бу шулай, бу – тормышның үзенә күрә бер кануны булса кирәк, әмма бүген Локман карт әче хатирәләр кәсәсен актыгына кадәр эчеп бетерергә тиеш иде.

Инде тормыш эзгә төште, Тимерҗанны югалту хәсрәтеннән инде терелдек дигәндә генә, Зәйтүнә тиф белән авырып урынга ятты… Унтугызынчы елның кышы, авыр вакытлар, авылдан беркая чыгып булмый, больницасы ерак, докторы юк… Дәһшәтле авыру алдында тәмам гаҗиз, көчсез булып калган карт белән карчык Зәйтүнәнең түшәге яныннан көне-төне китмичә өзгәләнсәләр дә, бер генә хәлләр дә итә алмадылар шул. Һай, яшь җан, һай, газиз җан!.. Локман карт «эһ» тә димичә рәхәтләнеп үз җанын бирергә әзер иде, тик ул гына, Зәйтүнә генә, әле егермедән дә узмаган яшь ана – бичара гына китмәсен иде!.. Иренеп кенә аткан кышкы таңның зәңгәр шәүләсе туңган тәрәзәләргә төшкән чакта, Зәйтүнә мәңгелек йокыга талган иде. Бөтен газаплардан котылып, көлемсерәп…

IV

Әнә буа күпере аша бер төркем чуар киемле хатын-кызлар чыктылар. Аръяктагы ындырдан төшке ашка кайталар, күрәсең. Озакламый Әхмәтвәли дә, бәлкем, килеп җитәр. Ул бит көн дә аларга сугылмыйча калмый. Карт борын очында эленеп торган эре яшь бөртеген сул кулы белән селтәп ташлый… Күпме еллардан соң менә бер яшь бөртеге. Юк, картның күңеле эри ала икән әле.

…Тормыш, тормыш! Таш кыяга үскән нарат шикелле усал җилләрдән күпме сыгылса да сынмады ул. Ник анда сугыш дигәнең күпме генә үлем чәчеп котырынмасын, барыбер бетте, барыбер тормыш тарафыннан җиңелде.

Батырҗан!

Менә кем торып калды Тимерҗан белән Зәйтүнәдән! Картларның кулында шундый газиз җан, шундый бәхет, өмет, юаныч бар әле, моның өчен, бу газиз җан өчен тагын яшәгән кадәр яшәргә, бу бәхет белән үткәннең бөтен хәсрәт-газапларыннан терелергә мөмкин иде әле. Нәсел гомере өзелми ул, юк, өзелми, берәр буыны төшеп калса да, барыбер ялганып китә, барыбер дәвам итә, юк аны өзәрдәй көч, булачак та түгел – менә Локман картның яңарган иманы шул иде. Һәм Локман карт, тегермән ышыгына чыгып, Батырҗанын ике тез арасына алып, зур кулларын аның кечкенә җылы корсагы өстенә куеп утырганда, еш кына шул турыда хыялланырга ярата иде. Аның каршында шул ук таулар… тауларны узарга теләп шул ук елгачык чаба… Бер карасаң, таулар олы мал көтүенә, ә елгачык арттан килүче көтүченең алга селтәгән озын чыбыркысына охшый. Икенче карасаң, таулар бик ерак илләрдән килгән баһадирларга охшыйлар; гүя алар чәчәкле тугай уртасыннан җитез уйнаклап, чылтыр-чылтыр, көлә-көлә аккан шундый сөйкемле, гамьсез, шаян елгачыкны күреп туктаганнар да атлап чыгарга кыймыйча сокланып карап торалар төсле… Картның да бит нәсел очы гүя шушы баһадир таудан һәм назлы елгачыктан башланып киткән, ул үзе дә шушы җирләрнең туфрагында аунап үскән, Тимерҗаны да шушы таулар куенында бөркет баласыдай үсте. Инде менә аның тезләре арасында аңа сыенып кына торган Батырҗан да үсмәсмени? Һи, сау-сәламәт булып торганда тагын унбиш-егерме ел вакыт нәрсә ул, күз ачып-йомганчы үтәр дә китәр, Батырҗаның, менә күр дә тор, егет солтаны булып үсеп тә җитәр!

Батырҗан төсе-башы, бигрәк тә холкы-табигате белән мәрхүмә әнисе Зәйтүнәгә охшаган булып чыкты. Әнисенекедәй коңгырт йомшак чәчле, сызылып киткән нечкә кашлы һәм чәче белән кашларына караганда да коңгыртрак озын керфекләре арасыннан нәкъ әнисенеке төсле зур соры уйчан күзләре карыйлар иде. Борын белән иреннәре генә әтисенеке иде: борыны туры, иреннәре шактый калын булып, бик матур сызылып киткәннәр, ә матур иягенең уртасында сөйкемле генә чокырчыгы да бар иде… Холкына килгәндә исә, ул нәкъ әнисе кебек нечкә күңелле, аз сүзле, оялчан бала иде. Артык дуамал, шаян булмады, күбрәк әбисе белән бабасы янында чуалып үсте. Ул зиһенле, акыллы бала иде, бик иртә үзлегеннән язу танырга өйрәнде һәм китап укырга яратучан булып китте.

Инде мәктәпкә йөри башлагач, ул бөтен рәхәтне, кызыкны, ямьне шуннан таба торган булды. Карт белән карчык аның өчен сөенеп бетә алмыйлар иде. Шәмсинур әби еш кына аңа, зур тәнәфес вакытын туры китереп, алъяпкычы белән генә каплап агач тәлинкәдә бәрәңге пәрәмәчләре илтә, ә Локман карт кай көннәрне дәрестән соң да мәктәптән кайтмыйча калган улын үзе барып алгалый иде.

…Шулай үсте бала. Кышларын бер көн калдырмыйча мәктәп юлын таптады, җәйләрен үз ишләре белән колхоз эшенә йөрде, кичләрен су буена уеннарга чыкты, егетләр арасына керә башлады, оялып кына кызлар күзли башлады, уеннан таралучы егетләргә ияреп урам әйләнде, кыскасы, буй алган яшь чаган кебек күзгә күренеп үсә бирде. Аннары, урта мәктәпне бетергәч, Алабугадагы укытучылар институтына китте. Яратканы уку иде, хыялланганы укытучы булу иде, әмма дөньяда аның өчен бөтенесеннән дә кадерлерәк нәрсә – әбисе белән бабасы иде. Шуңа күрә ул, институтны бетергәч тә, алар янына ашыгып кайтты. Инде көздән кайчандыр үзе тәмамлаган мәктәптә укыта да башларга тиеш иде… Әйе, тиеш иде…

Сугыш, сугыш!

Карт, туңып киткәндәй, тун чабуларын тезләре арасына кыстыра төшә, авызын акрын гына кыймылдата. Ләкин сугыш турында йөрәгендә ятканны әйтер өчен гади кеше сүзләре генә җитми аңа, бик көчсез алар, чөнки бу һичкем теләмәгән сугышның башлануы аның өчен, җир түгел, кояш тетрәвеннән яманрак булган иде.

Ә Батырҗан сугышның беренче көненнән үк фронтка китеп тә барды. Тагын шул ук көнбатышка таба, тагын шул ук бәдбәхет дошманга каршы! Бу юлы картлар гаҗәеп зур түземлелек күрсәттеләр, әмма аларның җанын Батырҗан язмышы өчен нинди авыр шик, нинди тирән борчылу биләп алганын әйтеп торасы да юк. Гомер үткән инде, Тимерҗаннан Батырҗан калса да, Батырҗаннан берәү дә калмады, әгәр шуннан… юк, бер генә секундка бу турыда уйлау да әйтеп бетергесез куркыныч иде. Һәм карт, бөтен сугыш буена диярлек андый шомлы уйларга баш калкытырга да ирек бирмичә, аларны зур ихтыяр көче белән басып килде… Эшләде ул, көчен аямады, картлыктан йончып тегермәндә оста була алмагач, аның каравылчысы булды, аяз төннәрдә җемелдәгән ерак йолдызларга карап, Батырҗанның кай якларда йөрүен үзенчә чамалаган булды, һәр иртә белән, берәр куанычлы хәбәр килмәдеме икән дип, ашыга-ашыга, өенә кайтты.

Дүрт елга якын карт белән карчык Батырҗанның исән-сау булуын белеп яшәделәр. Әбисе белән бабасын җаныннан артык күреп яраткан һәм аларның ни хәлдә яшәүләрен бик яхшы аңлаган Батырҗан аларга, тере тавышын ишеттергәндәй, үзе турында еш кына хәбәр итеп торды. Ниләр кичермәгәндер ул сугышта, ихтимал, үлә язып калган чаклары да булгандыр, ләкин җибәргән хатларында ул картларны куркуга салырлык хәтәр хәлләр турында язмаска тырышты.

Картларның өметләре үсте, ныгыды… Инде сугышлар дошман җирендә бара иде. Халык, сугыш бетә, сугыш бетә, дип, шул бетәсе көнне көтеп алалмыйча сабырсызланып тора иде… Март аеның иренеп кенә җепшек кар яуган җылымса тын бер көнендә авыл почтальоны Локман карт кулына сары конверт тоттырып китте. Карт конверт эченнән чыккан печатьле кәгазьнең кемнән, нәрсә турында икәнен белмичә, аны колхоз идарәсенә күтәреп барды. Анда кәгазьне укыдылар һәм телсез калдылар. Беренче теләк карттан ничек тә яшерергә тырышу булды, эчләреннән генә ачыкавыз сельсовет секретарен да сүгеп ташладылар: ничек ул шушындый кәгазьне абайламыйча туп-туры үзләренә җибәргән?.. Ләкин идарә уртасында таягын идәнгә нык терәп, ике учлап тотып торган Локман картның аяусыз сораулы, хәрәкәтсез күзләреннән бернинди ялган-хәйлә белән котылырга мөмкин түгел иде. Председатель Суфиян, кечкенә сары кәгазьне күзлеге тирәсендә әйләндергәләп, тагын бер кат укыган булып:

– Бу, Локман бабай, Батырҗан турында икән, – диде.

– Хуш! – диде карт, күзләрен председательнең йөзеннән алмыйча.

– Менә шул, Локман бабай, бик үк күңелле нәрсә язмаганнар монда… Батырҗан ранин булып госпитальгә кергән икән… Кызганыч, әйе…

– Әйтеп бетер, энем!

Председатель кәгазь кисәген өстәлгә куйды һәм күзлеген ике куллап акрын гына салды:

– Тагын нәрсә әйтим сиңа, бабакай, хәзергә әйтердәе шул гына… Була бит инде ул, үзең дә беләсең: сугыш…

Картның сул як бите дерт-дерт селкенә башлады, ул аз гына тын алмыйча авызын ачып торды да сорады:

– Батырҗан… үлгәнме?..

Председатель, ниһаять, башын иде, картның мәрхәмәтсез сорау белән төбәлгән усал карашы аның чын уен, гүя кадак суырган шикелле, аяусыз тарта иде, һәм ул яшерергә көче җитмәсен сизде. Кинәт аның йөзенә куе кызыллык йөгерде, муенындагы кан тамырлары бүртеп чыкты, уң кулын чытырдатып йомарлап маңгаена күтәрде.

– У-у-у… бәдбәхет сволочьлар, нинди асыл егетебезнең тагын башын ашадылар…

Хатын-кызлардан кемдер, кычкырып үксеп җибәрмәс өчен, идарәдән уктай атылып чыгып китте.

Локман карт, акрын гына чигенеп, артындагы эскәмиягә утырды һәм шунда ук җәһәт кенә кире торды.

– Юк, булмас, ялган бу! – диде ул һәм хәлсез кулы белән таягын шак иттереп, идәнгә сугып куйган булды. Бер мизгелдә ул Батырҗанның үлгәнен һичшиксез белде һәм шул ук мизгелдә үлү хәбәренә кырт кисеп ышанмады, юри үч итеп ышан- мады.

Хәбәр бик тиз авылга таралды. Батырҗанны кызганып, Батырҗаннан да битәр карт белән карчыкны кызганып, чын-чыннан кайгыртучылар күп булды, көн саен хәлләрен белергә, җылы сүз әйтеп юатырга килүчеләр бусагаларыннан өзелмәде. Шәмсинур әби, телдән калып, урынга ятты, әмма карт, һаман башын чайкап, кешеләргә генә түгел, үзалдына да «юк, ялган бу!» дип йөри бирде. Мондый катгый рәвештә чынны инкяр итү олы хәсрәткә каршы торырлык аның бердәнбер йөрәк көче иде. «Әйе» дип килеште исә, ул үзе дә юкка чыгарга, бетәргә тиеш кебек иде.

Ләкин Локман карт күпме генә тискәреләнеп маташмасын, чынлык аның аңында атналар, айлар үтү белән акрынлап ныгый барды һәм сугыш беткәннең икенче көнендә әлеге ышанмау кинәт юкка чыкты. Батырҗан үлгән, кайтмый, юк ул – менә мәрхәмәтсез хакыйкать шул, һәм бу хакыйкать белән карт ахырда чарасыз килеште. Килешүе дә булды – ул үзен фани дөнья белән дә һәртөрле алыш-биреше беткәндәй итеп тойды.


Менә шул. Өйгә керергә вакыт. Кояш та төшлектән авышты булса кирәк, өйнең күләгәсе карт өстенә борылды. Әхмәтвәли дә бүген килмәде, ахры, югыйсә бу вакытка кадәр килеп китә торган иде. Колхозда эшләрнең бик тыгыз чагы шул. Бигрәк тә мондый аяз көнне халык әйтерсең авылны ташлап чыга, бар да йә кырда, йә ындырда, йә юлда булалар. Әнә киң урам нинди тын, нинди буш. Тик авылдан түбән, елганың кояш чыгышына таба борылган киңлегендә, сөзәк калкулык артыннан һавага тузан өермәсе күтәрелеп, бөтерелеп уйнап тора. Ара-тирә тузан арасыннан бик биеккә очып киткән сары саламнар күренеп кала. Анда колхозның иң зур ындыр табагы, көчле молотилка бер атна буена инде көне-төне ашлык суга. Колак салып торсаң, тонык буа шаулавы аша вакыт-вакыт ерактагы молотилканың «у-у-у… у-у-у» дип үкереп куйганы ишетелеп кала.

Әйе, Локман карт бик хәтәр хәл башыннан кичерде. Шундый искиткеч авыр югалтудан соң ул бер генә тапкыр да елый алмады, зарланмады, сыкранмады, тик яшен суккандай бернәрсә уйлый алмас, тоя алмас булып калды. Бик куркыныч иде бу, аягүрә тере мәет булып йөрү белән бер иде… Дөрес, аның эчендә бөтен нәрсә кинәт корып бетсә дә, дошманга карата гади кеше теле белән генә әйтеп бирергә мөмкин булмаган ачу-нәфрәт тәненнән чыкмаган җаны булып яши иде. Әгәр бу нәфрәтнең бер генә тамчысын менә хәзер яңа сугыш чыгарырга теләп йөргән берәр мистерның өстенә тамызсаң, ул мистердан тәңкә кадәр кара көек6 кенә торып калыр иде.

Ихтимал, бик ихтимал, Локман картның яңадан терелә башлавына, акрынлап тормышка кайтуына әнә шул бердәнбер үлми калган нәфрәт тойгысы төп сәбәпче булгандыр да… Ләкин моның өчен вакыт кирәк иде.

V

Әйе, вакыт – иң сыналган, иң яхшы дәвалаучы ул. Айлар үтте һәм менә һәрнәрсә үзенең асыл хәленә кайтты.

Башта, авыр хәсрәттән башларын җуйган чакта, аларны бөтенләй егылып китүдән күрше-күләннәре саклап калды. Аннан кемнәрнеңдер куллары аларның аркаларыннан йомшак кына этәреп, үзләрен акрын гына атлатып җибәрде. Шул ук куллар хәзергә кадәр аларны чайкалып, авып китүдән саклап килделәр. Инде Әхмәтвәли кайтып, үз балалары шикелле кайгыртып йөри башлагач, аларга көч-хәл кергән кебек булды, баш өсләреннән кайгы сөреме күтәрелде, күзләре көн яктысын күрә башлады.

…Шуның өстенә тик ятудан эче пошып, эшкә кулы кычытып йөргән Локман карт яңадан бәрәкәтле һәм шифалы хезмәткә кайтты. Яхшы күңелле кешеләр, картның хәлен җиңеләйтә торган бердәнбер дәва хезмәт икәнен, ниһаять, аңлап, үзенә бер эш тә табып бирделәр. Дөрес, хезмәте аның зурдан түгел, ул бары өендә шорник булып эшли: Әхмәтвәли китереп биргән машина каешларын ялгый, чи каештан камыт баулары кисә, сүтелгән бөятләрне тегеп утыра.

Шулай әкрен-сүлпән генә, моңсу-тыныч кына үтә картларның санаулы көннәре. Хәзер инде алар өчен телисе нәрсә дә, көтәсе нәрсә дә калмаган иде… Әмма тормышның могҗизаларына исең-акылың китәр! Юкка гына борынгылар тереклекне әбелхәят7 чишмәсенә охшатмаганнар икән.

Озакка сузылган быелгы коры көзнең соңгы көннәре иде. Агачлар тәмам шәрәләнеп калды, елгалар-күлләр юка гына боз белән капланды, ялан-кырларга ак кырау ятты. Җир инде сабыр гына кар төшкәнен көтә иде.

Менә шундый көннәрнең берсендә, өстенә офицер шинеленнән бозып тегелгән путалы пальто киеп, башына ак шәл ябынган яшь кенә бер хатын, җыйнак кына биләү күтәреп, Локман карт ихатасына килеп керде. Аз гына тукталып, тирә-ягына каранды, аннары ишеккә таба атлады.

Өйгә кергәч, ул, биләвен ике куллап кочаклаган килеш, ишек төбендә тукталып калды. Карт белән карчык көтмәгәндә килеп кергән бу ят хатынга аптырап, ни әйтергә белмичә карап тора башладылар. Ниһаять, хатын, телгә килеп, акрын гына:

– Мин ялгышмадым шикелле, – диде. – Тегермәнче Локман бабай өе шушыдыр бит инде?

– Әйе, шушы инде, шушы, – диде карчык, урыныннан кузгалып. – Соң, син үзең кем буласың, кызым?

Яшь хатын сөенеп елмайды, күзләре ничектер дымланыбрак киткәндәй булды һәм тирән генә бер сулап әйтеп куйды:

– Алайса инде, әби җаным, мин сезнең киленегез булам.

Шәмсинур әби дерт итеп сискәнеп китте һәм ни дә булса аңлаудан гаҗиз, кызганыч бер кыяфәт белән катып калды. Шул арада, ишекне киң ачып, кызу гына Әхмәтвәли килеп керде. Ул бу хатынның картларга кереп китүен шәйләп калган булса кирәк, ишектән керү белән аңа текәлде.

– Әхмәтвәли, карале, бу кызым әллә нәрсә ди бит әле, Ходаем! – диде Шәмсинур әби, еларга җитешеп.

Егет исемен ишетүгә, яшь хатын, ачылып китеп, аңа карады:

– Сез Әхмәтвәли абый буласызмы?

– Әйе, шул үзе.

– Алайса, мине хәтерлисездер. Мин Сания булам. Фронттан сезгә Батырҗан турында язган идем.

– Әйе, әйе, хәтерлим, – диде Әхмәтвәли, артык гаҗәпләнүдән акрын гына башын кагып.

– Менә бик әйбәт булды бит әле, – диде хатын. – Сез аңлатыгыз инде үзләренә, мин менә Батырҗанның кушуы буенча аларны эзләп килдем…

Хатынның иреннәре калтыранып куйды, күзләре яшьләнеп китте, башын тизрәк читкә борды. Әхмәтвәли, гадәттән тыш бер хәл барлыгын сизенеп, хатынга тиз генә урындык алып бирде, утырырга кушты. Хатын башта биләвен сак кына сәкегә сузып яткырды, аннары урындыкны тартып утырды да, кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртте. Бераз тынычлангач, ул, хәйран калып, сүзсез көтеп торучыларга үзенең кем булуын, ни өчен килүен кыскача гына аңлатып бирде.

Әхмәтвәли, янып киткән күзләре белән алмашлап, әле бер Шәмсинур әбигә, әле бер Локман картка кат-кат карап алды. Локман карт баядан бирле, ике кулы белән сәке йөзлегенә таянып, авызын ача төшеп, йокыдан айный алмаган төсле иләс-миләс бер кыяфәттә утыра иде. Ул ни дә булса аңлаудан ерак иде шикелле.

– Ишеттегезме? – диде Әхмәтвәли, артык дулкынланудан яман кычкырып. – Ишеттегезме, Шәмсинур әби, Локман бабай, сезгә кем килгәнен? Киленегез бит бу, киленегез!

– Килен? – дип куйды Локман карт, әллә ничек балаларча гына итеп.

– Әйе, килен!.. Менә бу сеңелкәш, Сания, Батырҗанның фронтта кушылган хәләл җефете була. Аңладыгызмы? Батырҗан кушуы буенча килгән ул сезгә, үзе генә түгел, баласы белән, аңладыгызмы, баласы белән!

– Баласы! – дип куйды Локман карт, тагын шулай әллә ничек сискәндерерлек итеп.

– Әйе, баласы, Батырҗан дускайның баласы! Ух, анасының кара бәрхет бишмәте! Яле, килен, күрсәт әле үзен әбисе белән бабасына!

Сания, Әхмәтвәлинең бу хәтле шашынып китүеннән ихтыярсыз елмаеп, биләүнең ак җәймәсен ачып җибәрде. Биләү эчендә, имезлеген кабып, йокыга киткән өч-дүрт айлык бала ята иде. Карчык белән карт аның өстенә иелделәр. Шәмсинур әби авыз эченнән генә кызу-кызу нидер укырга тотынды. Локман карт та, нидер әйтмәкче булып, иреннәрен кыймылдатты, каты, кәкре бармаклары белән баланың битенә сак кына орынмакчы булды, ләкин кинәт хәлсезләнеп, сыгылып төште дә аюдай гәүдәсе белән калтырана-калтырана елап та җибәрде. Барысы да бер мәлгә тынып калдылар… Менә кайчан килеп елый алу бәхетенә, ниһаять, иреште карт!

Әхмәтвәли ишек төбенә китте, тагын әйләнеп килде, бик каты маңгаен ышкып торды, аннары Саниядән акрын гына сорап куйды:

– Кызмы, малаймы?

– Малай.

Һәм кинәт Әхмәтвәлинең да елыйсы килеп китте, ләкин карт шикелле сыгылып төшеп түгел, ә өйгә сыя алмыйча ишекле-түрле йөреп, таштай йодрыгын кемнәргәдер селкә-селкә елыйсы килеп китте.

Яшеннәрдән, давыллардан сынмаган Локман карт һаман да әле аяк өстендә. Кайчагында ул Батырҗанның өч яшьлек улы Газизҗанны җитәкләп буа ярына төшә. Көн кояшлы була, күк ерак, сыек зәңгәр, көньяктан йомшак кына җылы җил исә. Буа шаулый. Локман карт, яр буендагы берәр ташка утырып, баланы тезләре арасына ала да, зур кулларын аның җылы корсагына куеп, каршыдагы текә тауга, моннан бик күп еллар элек үзенең Тимерҗаны таш тәгәрәтеп уйнаган тауга, озак кына карап тора. Ерактан, бик ерактан ак читле күгелҗем болытлар акрын гына йөзеп киләләр, һәм аларның күләгәләре йомры тау түбәләре өстеннән тын гына шуып үтәләр… Әйе, күләгәләр шуып үтә, тормыш бетми һаман, һаман дәвам итә.

1948

БӨКЕ

Һәр җәй саен диярлек мин бер район үзәгенә балык тотарга кайта идем. Һәм кайткан саен диярлек мин анда өзелеп балык сөюче бер иптәшне очрата торган идем.

…Беренче очрашуыбыз моннан дүрт ел элек булды. Җәй уртасының матур бер көнендә мин, нәкъ балыкчыларча, зур кирза итекләрдән, иске плащтан һәм иске эшләпәдән, иңбашка зур бәйләм кармаклар күтәреп, аркага дыңгычлап тутырган рюкзак асып, йөк машинасында район үзәгенең базар мәйданына килеп төштем. Төшү белән иң элек азык-төлек кибетенә кердем. Елмаерга ашыкмагыз, сез уйлаган нәрсә рюкзакта бар ул, онытылмаган, ә… менә тоз онытылган, хәерсез, тоз алырга кирәк иде. Менә шул тоз алып торган чакта, бер кеше миңа дәште:

– Иптәш, балыккамы?

Мин борылып карадым: аз гына читтәрәк башына ак фуражка, өстенә кара пиджак, аякларына хром итекләр кигән түгәрәк битле, таза гына бер кеше басып тора иде.

– Әйе, балыкка, – дидем мин.

– Ерактанмы?

– Казаннан.

– Ярый, ярый… Безнең елга балыклы, чабакларны шәп каптырырга була.

Минем авыз тотылачак чабакларның үзләрен күргәндәй җәелеп үк китте.

– Шулаймыни? Күңелле хәбәр. Үз тәҗрибәгездән чыгып әйтәсездер инде?

– Юк, – диде бу иптәш, саран гына елмаеп. – Кармак салып утырырга туры килгәне юк. Берәмләп тоту гына мине кызыксындырмый.

«Эредән яра абзый кеше», – дип уйлап алдым мин һәм аның махсус кораллар белән генә эш итүче балыкчы булуына шунда ук ышандым.

– Димәк, подпуск саласыз?

– Берни дә салмыйм мин, агай-эне! – диде ул һәм, минем шактый гаҗәпләнеп калуымны күреп булса кирәк, сорап куйды: – Нигә ул хәтле исегез китте?

– Сез, берәмләп тоту мине кызыксындырмый, дидегез. Шулай булгач…

– Дөрес, миңа балык килолап түгел, центнерлап, тонналап кирәк.

– Тонналап! Гафу итегез, кем буласыз соң сез?

– «Райпищекомбинат» директоры. Аңлыйсыздыр инде, балыкны берәмләп тоту минем планга керми. Елганың буеннан-буена зур ау белән иңләп сөзү – менә минем план.

Без кибеттән чыктык. Аерылышыр алдыннан директор иптәш, әллә мактанырга, әллә мине үртәргә теләп:

– Икенче килүегездә елга буена барып торырга да кирәк булмас, – диде. – Чуртан кирәкме, корбанмы – бездән генә алып китәрсез.

– Балыкчы бервакытта да балыкны сатып алмый, – дигән булдым мин, ә ул, «беләбез!» дигән төсле, миңа хәйләкәр генә күз кысып куйды.

Без аерылыштык, ул үз юлына, мин үз юлыма киттем. Район үзәгеннән зур шоссе юлы белән киң тугайга чыгып, елгага таба атладым. Бер өч километр чамасы киткәч, елга күперенә дә килеп җиттем. Мин үзем балык тотар өчен урынны, гадәттә, күпер тирәсеннән эзлим. Күпер тирәсендә, мәсәлән, яту урыннар очрый, андый җирдә су тирән була, акрын ага. Менә хәзер дә күпердән йөз метр чамасы түбәнрәк шундый бер киң генә яту җирне табып алдым. Кармак салыр өчен, бик уңай ачык урыны да бар икән: текә яр астында такыр комлык, су читтән үк тирәнәеп китә, төбендә балык урынына эләгеп, өстерәлеп чыгардай ләм, тамыр кебек нәрсәләр дә күренми, ә ике яклап чуртан абзаң посып ята торган куе камышлык сузылып китә. Бәхетле урын булсын!

Мин аркамдагы рюкзакны салып, бер гөлҗимеш куагы төбенә куйдым да сакланып кына яр астына төштем һәм, судагы балыклардан кем булуымны, нинди максат белән килүемне яшерергә теләгәндәй, шыпырт кына кармакларны сүтә башладым.

Шулай да минем бу беренче килүем шактый уңышлы чыкты: ике көн яр буенда ятып, иртә-кич күбенгәнче уха ашап, үзем белән өйгә дә бер өч кило балык алып кайттым.

I

Икенче җәйне дә мин шул район үзәгенә, шул ук җиргә балыкка барырга булдым. Юлга әзерләнгәч кенә, әлеге район кибетендә очраган «Райпищекомбинат» директоры кылт итеп исемә төште. «Елгадагы балыкны сөзеп бетермәдеме икән?» – дип шикләнеп куйдым мин… Ләкин бер әзерләнгәч, балыкның безгә дигәне дә калгандыр әле дип, юлга чыктым.

Укучыларга мәгълүм булсын ки: чын балыкчы гел бер ияләшкән урынга йөри ул. Һәм без дә былтыргы урыныбызга, әлеге күпер төбенә җитеп, әйбәт кенә урнаштык.

…Көн гаҗәп иде. Таллыклар очына тынлык кунган, су өсте шар тәгәрәтерлек тип-тигез, ник бер шылт иткән тавыш, ник бер хәрәкәт булсын! Тик ара-тирә кармак очына дүрт канатлы энә карагы килеп куна яки су уртасында берәр балык сыртын елтыратып чумып куя.

Менә шул җылы, рәхәт чынлыкта инде без, балыкчы, «шалт!» җилкәгә, «шалт!» чикәгә, «шалт!» култык астына сугып, сихерләнгән кешедәй, калкавычлардан күзне алмыйча утырабыз. Гаҗәеп хозур! Йөзләп озынборынның җанын җәһәннәмгә җибәргән арада, берәр чабак та эләгеп куя. Ялтыратып ярга чөям үзен. Аннан тагын «шалт!» җилкәгә, «шалт!» чикәгә…

Шул көнне кичкә таба райүзәк ягыннан килүче брезент түбәле, киң көпчәкле батыр ГАЗ-7 машинасы күпергә җиткәндә генә шып туктады. Машинадан таза гына бер кеше төшеп, миңа таба килә башлады. Килеп җитәр-җитмәс, бу миңа елмаеп дәште:

– Нихәл, балыкчы! Каптырабызмы?

Кем дип торам, бу әлеге «Райпищекомбинат» директоры икән ләбаса!

– Ә-ә, иптәш директор! Саумысыз!

Ул минем белән кул биреп күреште дә кара чиләк янына чүгәләде.

– Әллә-лә-лә! Чабакларны шактый тарттыргансың икән. Кызылканат та, алабуга да бар, имеш. Ә чуртан юкмы, чуртан?

– Чуртан суда әле.

– Нишләп тизрәк капмый инде, юньсез! Нәрсә көтә?

– Чуртан хәзер сездән артмый торгандыр.

Директор, кинаяне төшенмичә, миңа карады. Мин былтыргы сөйләшүне аның исенә төшерергә ашыктым:

– Сез зур ау белән елганың бөтен балыгын сөзәргә җыенып йөри идегез бит.

– Ә-ә! – диде бу, сузып. – Аны әйтәсез! Булмады шул, җыенып йөрүдән эш узмады. Сезнең бәхет.

– Нишләп алай?

– Минем план иде ул, ә үзем киткәч, план да һавада эленеп калды.

– Сез хәзер «Райпищекомбинат» директоры түгелмени?

– Юк, мин хәзер «Заготживсырьё» башында! – диде ул, юри эреләнгән булып. – Көтмәгәндә генә күчерделәр дә куйдылар, давай, заготовка эшен юлга сал, диделәр. Элекке управляющий, аты корсын, «кабарга» бик ярата иде, аны ашханә мөдире иттеләр.

– Кыскасы, район халкын балык белән сыйларга туры килмәгән икән!

– Килмәде шул, парин!

– Алайса, үзегез өчен генә берәмләп тотарга туры килер инде?

Бу юлы директор кинаяне аңлады.

– Һай, бик күңелле эш ул – берәмләп тоту! – диде ул, тәмам очынып. – Бераз баш-күз генә алыйм, әбәзәтелне йөри башлыйм. Үзең тоткан балыкның тәме дә бөтенләй башка була бит аның, дөресме?

– Бик дөрес!

– Ихлас, яратам мин балыкка йөрергә, бик яратам! Тик монда безнең ишеләргә буш вакытны бер дә арттырмыйлар, аннан серьёзный абзыйлар аны, балыкка йөрүне әйтәм, несерьёзный эш дип карыйлар, конешно. Карасалар карарлар! Яренгә8 исән булсак, бу яр буйларында бергәләп утырырбыз!

Ул шулай үзенең балык каптыруга булган мәхәббәтен ихлас күңелдән әйтеп бирде дә, «машина көтә» дип, ашыга-ашыга китеп тә барды. Китәр алдыннан гына, мин аның фамилиясен дә белеп алдым: Сабирҗанов икән.

Иптәш Сабирҗанов әйбәт, шат күңелле кешегә охшый, тик чын балыкчы булмаска тиеш – күп сөйләргә ярата.

Бу килүемдә уханы азрак ашадым. Аның каравы өйгә алты кило балык алып кайттым.

II

…Тагын ямьле җәйләр әйләнеп килде.

Тагын тугай сукмакларында йөрисе килеп китте. Җитмәсә, төшкә дә, су читенә килеп, кармак салганны көтеп, авызларын ачып торучы җәеннәр керә башлады. Түзмәдем, ялымны алдым да тизрәк шул җәеннәр янына ашыктым.

…Ияләшкән урын. Менә яшел чирәмдә былтырдан калган түп-түгәрәк учак урыны, менә кара янган таш, әнә куак төбендә консервы калае аунап ята. Әйе, бер ел гомер күз ачып йомганчы үтеп тә киткән.

Бу юлы елга тирәсендә ниндидер үзгәреш тә бар кебек сизелде. Күпердән таш, кирпеч төягән машиналар бертуктаусыз узып торалар. Елга үреннән тонык кына гүләгән тавыш та ишетелә. Машинасына су «эчерергә» туктаган бер шофёрдан мин бу җанлануның серен белдем: биш километр гына үрдә районара гидростанция салырга әзерлек бара икән. Машиналар таш, кирпечләрне шунда ташыйлар, ә теге гүләгән тавыш җиңел кулдан корып җибәргән такта яргыч тавышы икән.

Икенче көнне бик иртә, балык котырып уйнаган һәм, мин кайсы кармак артыннан күзәтергә белмичә, бик бирелеп каптырган чакта, кара айгыр җиккән тарантас күпердән кызу гына дөбердәп чыкты. Чыгу белән юлдан читкәрәк борылып, яр башында туктады. Тарантастан брезент плащ кигән кеше төшеп, миңа таба килә башлады. Ерактан ук кулын болгап кыч- кырды:

– Булмый болай, аренда бәясе түләтергә туры киләчәк сездән, ияләшеп алдыгыз, ахры, ә?

Бу – «Заготживсырьё» директоры Сабирҗанов иде.

– Саумы, дус кеше!

– Исәнмесез, иптәш Сабирҗанов!

Ул минем белән күптән таныш үз кеше итеп, кул биреп күреште.

– Ошады, мин әйтәм, сезгә безнең Мишә чабаклары, ел саен киләсез!

– Килмәсәң, чабакларның хәтере калуы бар бит.

– Шулаймы, ярый, ярый! Кая, мактан әле, булмаса! Мин бүген иртән генә эләккән, таза җепкә тагып су читенә җибәргән кило ярымлык корбанны алып күрсәттем.

– Әтә-тә-тә! Менә бу, ичмаса, корбан! Моның янына бер яртыны кыстырып килергә ярый икән… Үлеп яратам, кырын ятып, уха ашарга.

– Рәхим итегез! Уханың мировоен пешерәбез аны.

Сабирҗанов, чүгәләгән җиреннән торып, башын чайкап куйды.

– Эх, вакыт, вакыт! Акчага да сатылмый бит!

– Эш бик күпмени шулай?

– Муеннан, брат! Ну, ничего. Озакламый балык үзебездә булачак. Уха ашарга безгә килерсез.

– Кая сезгә?

– Безнең колхозга, «Дуслык» колхозына, моннан унике километр гына…

Минем чырай искәрмәстән яр башына килеп төшкән балык чырае сыманрак булып китте, ахрысы.

– Нигә ул хәтле хәйран калдыгыз? – дип сорады иптәш Сабирҗанов та.

– Туктагыз әле, былтыр гына бит сез «Заготживсырьё» башында идегез?

– Былтыр бит ул! Ә менә быел, колхозларны эреләндергәч, мине зур бер колхозга председатель итеп җибәрделәр. Давай, Сабирҗанов, барып колхозны ныгыт, диделәр.

– Кы-зы-ык!

– Нәрсәсе кызык? Безнең шикелле җитәкче работник өчен берни түгел ул. Чакырып алалар да кушалар, вәссәлам! Әйе, менә шул, безнең колхозның зур гына буасы бар, быел яз меңгә якын зеркальный карп дигән балык җибәрдек. Көзгә сөзеп куыра башлыйбыз, рәхим итегез! Букчаңа да берничә кило салып җибәрербез.

– Рәхмәт! Кем белә, бәлки, барып та чыгарбыз.

– Пажалысты. Ярый, хәзергә хуш! Айгырны әнә кигәвен сырып алды.

Шулай диде дә иптәш Сабирҗанов, нәкъ уңган председательләрчә плащ итәкләрен җилфердәтеп китеп тә барды.

III

Беләсезме, иптәш Сабирҗанов белән тагын бер тапкыр очрашырга туры килде бит. Шул ук күпер төбендә. Былтыр булды бу, соңгы очрашуыбыз булды.

Чәй кайнатып эчим дип, яр башында коры-сары җыеп йөри идем. Карыйм: күпердән әрҗәләр, бау белән ураган төеннәр, чиләк, таз, ялгаш кебек нәрсәләр төягән һәм артына кызыл сыер таккан бер йөк арбасы шыгыр-шыгыр чыгып килә. Арба кырыннан, дилбегә тотып, бер агай бара, ә шактый арттан, башын түбән иеп, кулларын артка куеп, иптәш Сабирҗанов үзе атлый. Мин аны шунда ук танып алдым һәм кычкырып дәштем. Ул күтәрелеп карады да, ат тоткан агайга нидер әйтеп, миңа таба килә башлады.

Арба күпердән уза төшеп туктады.

Без кул бирешеп күрештек тә яшел чирәмгә утырдык. Сабирҗанов, фуражкасын салып, тирләгән маңгаен сөртте, аннан кесәсеннән папиросын чыгарды. Әйе, бу юлы иптәш Сабирҗановның кәефе башкачарак кебек, шат күңелләнеп, теленә ни килсә, шуны сөйләргә ашкынып тору сизелми үзендә. Шулай да мин юри шаяртып сораган булдым:

– Әллә базарга сыер сатарга алып барасыз?

– Күченәм, брат, кире райүзәккә… – диде Сабирҗанов, соңгы сүзенә басым ясап.

– Ә колхоз?

– Колхоз нәрсә? Бер ел ныгыттың, җитәр, хәзер монда кирәксең, диләр. Авыз да ачтырмыйлар. Шулай, агай-эне, иген иктерә башларга өлгермәдем, инде менә кирпеч суктыра башларга туры килә.

Бик сәер булып тоелды бу эш миңа, хәтта иптәш Сабирҗановны бер мәлгә кызганып та куйдым.

– Кем соң сез, профессиягез буенча кем? – дидем, үзем дә сизмәстән кыза төшеп.

– Бөке! – диде Сабирҗанов, кырт кисеп.

– Ничек ул алай… бөке?

– Шулай инде, кайда тишек, шунда бөке без, каян ага башласа, шунда тизрәк илтеп тыгалар безне… Менә кирпеч заводына директор кирәк булып киткән. Давай, Сабирҗанов, кайт, заводны принимать итеп ал!

– Гаҗәп, гаҗәп…

– Гаҗәптер шул… – диде Сабирҗанов, ничектер авызының бер кырые белән генә елмаеп, һәм папиросын итек табанына басып сүндерде дә урыныннан торды.

– Ярый, сүз бозау имезер, ди, кузгалырга кирәк. – Кул биреп саубуллашканда, ул тагын ачылып китте: – Ә шулай да без сезнең белән балыкны бергәләп тотачакбыз әле!

– Ай-һай, туры килерме икән, сез бит әнә бер дә күченүдән бушамыйсыз?

– Юк инде! – диде Сабирҗанов, кинәт батыраеп. – Менә кайтып бер урынга ныклап утырам да шуннан лом белән каерсалар да кузгалмыйм, баста! Җитәр! Хушыгыз!

– Хушыгыз, иптәш Сабирҗанов!

Арба ялкау гына шыгырдап кузгалып киткәч, мин кармакларым янына төштем. Бүген чиртүнең дә әллә ни рәте-юне юк. Иң зур кармакка яңа җим куеп, төкергәләп, кыл җепне болгап елга уртасына ыргыттым. Кургашын батыргыч шоп итеп суга барып төште, кызыл калкавыч башта кызу гына йөзеп китте, аннан, сикереп, аягүрә басты. Ичмасам, берәр адашып йөргән ташбаш килеп капмасмы, тамагына… бөке утыргыры!

1953

КЕМ ҖЫРЛАДЫ?

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе – тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.

Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә бер каралтысы да юк – бар да җимерелеп беткән. Тик юллар буенда берничә кат юан бүрәнәләр түшәп һәм балчык өеп эшләнгән зур гына землянка ялгызы калкып тора… Бөтен станциясендә ник бер генә тычкан уты җемелдәсен – әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара. Ләкин еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Янамы анда берәр зур авыл, туплар атышы шулай чагыламы – моннан карап белеп булырлык түгел.

Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була торган үле тынлык хөкем сөрә. Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз да тып-тын тора, әйтерсең казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр… Эшелоннарны томалап куйганнар диярсең, берсеннән-бер көлгән, сөйләшкән тавыш та ишетелми, төшеп-менеп йөрүче дә күренми. Тик араларыннан узганда, туктала биреп колак салсаң, бер яктагы кызыл вагоннардан ара-тирә каты хырылдау, икенче яктагы теплушкалардан авыр ыңгырашу ишетелеп кала. Берәүләр соңгы тапкыр йокы туйдыралар, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып яталар, күрәсең.

…Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа… Ләкин бу хәл озакка бармый, тагын бөтен тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабына. Бераздан егет күз кабакларын акрын гына йома һәм, һушын югалтып, яңадан эссе томан эчендә йөзә башлый. Яткан урынын да, туташның кагылуын да, хәтта шприцның очлы энәсен дә ул инде тоймый…

Шулай үлем тырнагыннан ычкына алмыйча газапланып ята егет. Врачларның өметләре аз, гангренаның никадәр хәтәр нәрсә икәнен алар яхшы беләләр. Бигрәк тә юл шартларында авыруның хәлен җиңеләйтү бик читен эш иде.

Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң егет тагын бер мәлгә һушына килде. Талган, инде бу дөньядан китә башлаган күзләрен ачты, вагон эченә сибелгән зәгыйфь сары яктылыкны, шул тонык яктылыкта басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрде. Тышта вагон стенасына ышкылып кына яуган көзге вак яңгырның әкрен генә кыштырдавын ишетеп алды. Кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды – эчәсе, бик эчәсе килә иде аның…

Шәфкать туташы моны аңлады, алюмин кружкадан аңа бер йотым су эчерде. Егетнең рәхмәт әйтерлек хәле юк иде, ул бары аз гына җылына төшкән күзләрен туташка күтәреп, кара керфеген генә сирпеп куйды.

…Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп, мендәр читенә авып төште. Шәфкать туташы, куркынып, тизрәк аның кулын алды, пульсын капшады. Әмма егет һушыннан язмады, дөресрәге, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Яңадан бөтен дөньясы эссе томанга йотылса да, җыр… җыр калды.

Ә бу җыр чынлыкта бар иде, ул янәшәдәге эшелонның бер вагоныннан килә иде. Әгәр теплушка белән кызыл вагонның ишекләре бер-берсенә капма-каршы туры килгән булсалар, ишек яңагына сөялеп, кулларын шинель җиңнәренә тыгып җырлап торучы кыз, ихтимал, үзе дә күренгән булыр иде. Ләкин теплушканың аз гына ачык ишегеннән ут яктысы кыздан читкәрәк, кызыл стенага тар гына сары юл булып төшкән иде.

Күзгә күренмичә, берничә адымда гына җырлап торган кыз ялгызы гына булса кирәк, чөнки бүтән беркемнең дә тавышы-мазар ишетелми иде. Ихтимал, ул төнге дежурда торадыр, шунлыктан, ахрысы, иптәшләренең татлы йокысын бозарга теләмәгәндәй, ничектер тыелып, әкренрәк җырларга тырыша кебек… Әмма аның иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык булып ишетелә иде.

Кыз, үзенең ниндидер яраткан көен эзлиме, бер җырны башлый да, бетермичә икенчесенә күчә, бераз җырлагач, туктап тынып тора, аннан тагын акрын гына башлап китә. Үзенә күбрәк ошаган кайбер көйләрне озаграк та җырлап куя, әмма ул кем дә булса мине ишетәдер дигән уйны күңеленә дә китерми иде, әлбәттә.

Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры… Аһ, моңнардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!

…Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша әкрен, ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте. Аның хәтта тәне, һавада йөзгәндәй, җиңеләеп калды, акылы ничектер бердән яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште. Җырны инде ул хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде.

…Менә кыз әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:

Сарман буйлары, ай, киң ялан,

Печәннәре җитәр берзаман шул,

Печәннәре җитәр берзаман…

Һәм егетнең күз алдына үтә ачык булып, әллә кайларга кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә, имеш. Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп яткан покосларның хуш исен китерә кебек, тик егет печән чабучылар ягына нигәдер борылып карый алмый, имеш. Ул да булмый, аның күз алдына бормаланып киткән тар гына болын юлы килә. Хәтта бер мәлгә егет үзе дә ике рәт үлән арасындагы тәгәрмәч эзеннән җылы туфракка яланаяк баса-баса китеп бара кебек, ә каршысына киез эшләпә кигән, таяк таянган ак сакаллы бер бабай килә кебек.

Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә:

Кояш бата, айлар калка,

Бик ямансу шул чакта…

Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самавыр тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.

– Әнием, әнием! – ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән сыгылып терекөмештәй кайнар яшь бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төшәләр. Шәфкать туташы, кулын аның маңгаена куеп, иелеп, нидер сорый шикелле, ләкин егеткә гүя Таһирәсе дәшкән кебек тоела.

Шул чакта кыз тирән бер сагыш белән:

Инде кемнәргә карармын,

Өзелеп сагынганда… –

ди.

Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәгенә кыса, имеш, йөзен аның күперенке чәчләренә куя, имеш, иреннәрен аның җылы, йомшак муенына тидерә, имеш: «Бәгырем, бәгырем, күз нурым! Нигә алай дисең, нигә елыйсың? Без мәңге, мәңге бергә ич!»

Һәм кыз, башын аның күкрәгеннән алмыйча, назланып, зарын әйтә кебек:

Сагынам үзем, юлда күзем,

Саргайды нурлы йөзем…

. . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Юк-юк, бүтән аерылу юк. Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!.. Менә алар, җитәкләшеп, ашыга-ашыга, Идел тавына менәләр, имеш. Тау бик биек икән, туктап-туктап тын алалар, кулларын җибәрмичә, сүзсез генә бер-берсенең күзләренә карап, бәхетле елмаялар, тагын кузгалып китәләр… Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киңлек, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир! Шундый җиңел, шундый рәхәт аларга! Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар, очалар…

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте – егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады. Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъездга җитеп туктады. Кызыл теплушкадан егетнең үле гәүдәсен носилкага салып чыгардылар да юлдан ерак түгел бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмделәр. Күмеп беткәч, туфрак өеменең башына кечкенә фанер кадакланган казык утыртып куйдылар. Фанерга кара буяу белән егетнең исеме, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган иде. Күмүчеләр, башларыннан салып, кабер әйләнәсендә бераз тынып тордылар да аннан барысы берьюлы вагоннарына таралдылар.

Поезд китте, ялгыз кабер торып калды.

Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте әйтерсең егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.

Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

1956

ЯЛГЫЗЛЫК

…Шушы елның февраль аенда мин Казаннан ерак түгел «Бөреле» совхозына барып чыккан идем. Бу зур һәм бай бер хуҗалык, биредә нәселле кроликлар һәм кара төлке, кеш, чәшке кебек кыйммәтле җәнлекләр үрчетәләр. Совхозга минем беренче генә килүем түгел, моннан биш-алты ел элек килеп, мин биредә берникадәр вакыт торып киткән идем инде. Шуңа күрә совхоз үзе дә, аның кешеләре дә миңа бераз таныш иде.

Директорның иркен бүлмәсендә совхоз хәлләре турында сөйләшеп утырган чакта, мин шул танышлардан берсен искә төшереп сорадым:

– Әйтегез әле, Николай Михайлович, сезнең хатын-кызлардан бер белгечегез бар иде, исеме, ялгышмасам, Тамара… Тамара… Ничек кенә үзе?

– Тамара Сергеевнамы?

– Әйе, Тамара Сергеевна. Бармы ул ханым, эшлиме хәзер дә?

– Ә сез аны беләсезмени? – диде директор минем соравыма каршы.

– Элек килүемдә ул миңа үзенең төлкеләрен күрсәтеп йөргән иде. Сезнең кара төлкеләр фермасында баш зоотехник иде шикелле ул… Дөресме?

– Дөрес, шулай… Ләкин хәзер юк ул бездә, китте бездән, күптән китте инде.

Николай Михайлович моны ничектер эчке бер кызгану белән әйткән кебек булды, һәм мин моңа, билгеле, игътибар итмичә калмадым, шунлыктан тагы да кызыксына төшеп сорадым:

– Ни өчен китте? Нинди сәбәп аркасында? Әгәр сер булмаса, бәлкем…

– Юк, сер түгел, – диде Николай Михайлович, минем сүземне бүлеп. – Ләкин аның китүенең сәбәбен бер сүз белән генә әйтеп бирү дә читен. Үзенә күрә бер вакыйга булды ул.

– Шулаймыни? Алайса, сөйләгез әле! Гафу итегез, болай үтенеп, мин сезнең вакытыгызны алмыймдыр ич?

– Зарар юк, конторада эш сәгате бетте, иркенләп сөйләшеп утырырга була хәзер, – диде ул, көлемсерәп.

Чынлап та, кышкы көн сүнеп бара иде инде. Бүлмә эченә сыек караңгылык акыртын гына иңә башлады, шулай да ут кабызырга иртәрәк иде әле. Николай Михайлович, үзе әйткәнчә озаклап сөйләшергә җыенгандай, иркен креслосының артына ята төште, өстәлдә яткан «Казбек» тартмасыннан үрелеп, ашыкмыйча гына, папиросын алды. Бу кырыкларга җитеп килгән таза, мәһабәт кеше моннан ике-өч ел элек кенә шушындагы белгечләрдән күтәрелгән директор иде. Аның белән беренче тапкыр гына очрашып сөйләшүем булса да, ул миңа ошап өлгерде. Фасон тотып маташмый, ягъни директор икәнлеген белдереп тору кайгысыннан азат, һәрвакыт үзенең табигый хәлендә, ләкин табигый хәленә аның бәйсезлек һәм үз-үзенә ышану хас булса кирәк, һәркем белән бертөсле, алдына килүченең йөзенә күтәрелеп карарга һәм сүзенә җавап бирергә иренми, кыскасы, чын кеше һәм әйбәт директор булырга тиеш.

…Менә ул миңа ике сәгать чамасы вакыт диярлек кеше язмышы турында сөйләде. Белмим, бик мавыктыргыч итеп сөйләдеме, әллә вакыйгасы бик гыйбрәтле идеме, ләкин мин хикәянең башыннан ахырына кадәр бер тапкыр да аның сүзен бүлмичә тыңлап утырдым.

– Сез беләсезме икән, – дип сүзен башлады Николай Михайлович, – Тамара Сергеевна безгә кырык беренче елның көзендә Ленинград тирәсендәге бер совхоздан үзенең җәнлекләре белән күчеп килгән иде. Бик йончып, бетеренеп килеп җиткән иде ул… Сугыш аларны тиз килеп баса, хәтта совхозның күп җәнлекләрен иреккә чыгарып җибәрәләр… Тамара Сергеевна соңыннан шул җәнлекләренең таралмыйча совхоз ихатасына кире борылып-борылып кайтуларын сөйләгән иде… Бары җәнлекләрнең иң тазаларын гына берничә вагонга төяп, хатын-кыз, бала-чагаларны утыртып, Тамара Сергеевнаны шуларга баш итеп тизрәк ашыктырып озаталар. Тамара Сергеевнаның ире Ленинградта бүленеп кала, китәр алдыннан алар хәтта күрешә дә алмыйлар, кыскасы, мәхшәрдән качу була бу… Өч тәүлек юлны, тупиктан тупикка күчә-күчә, өч атна киләләр, җәнлекләренең яртысы ачтан кырыла, үзләре дә ачыгып, керләнеп, бетләп бетәләр. Тамара Сергеевна өчен аеруча зур бәхетсезлек тагын шул була: юлда бердәнбер кызы чирләп үлә. Өч яшьлек баланың кечкенә мәетен каядыр юл буенда күмеп калдыралар.

…Әнә шулай килеп җитәләр алар безгә… Ләкин сугыш, үзегез беләсез, кешене ташка әверелдерде. Кешенең, бәлкем, атна эчендә чәче агаргандыр, әмма бәгыре аның, тирән сызланудан соң, эретеп койган чуен шикелле катып калды. Шуңа күрә үз башыңа төшкән хәсрәт турында сөйләү юк, елау юк, барысы да бик тирән яшерелгән, тик нидер өзелеп теләү, нәрсәгәдер теш кысып омтылу бар… Ленинградтан килүчеләргә карап, моның шулай икәнлегенә ышанмыйча мөмкин түгел иде.

Тамара Сергеевна бездә дә кара төлкеләр фермасында баш зоотехник булып эшли башлады. Аның авторитеты үзе белән бергә үк ияреп килде: югары белемле, зур хуҗалыкта эшләп тәҗрибә алган яшь белгеч иде ул… Шуның өстенә ул чын-чыннан Ленинград кешесе иде. Ленинградта туып үскән, шунда укыган, шунда тормыш башлаган… Өс-башы да аның бүтәнчәрәк, йөреш-торышы да бүтәнчәрәк, сөйләшүе, хәтта көлүе дә бүтәнчәрәк, кыскасы, зур культура мәркәзеннән килгән кеше, әйтик, безнең ише район халкыннан үзенә генә хас ниндидер бер нәфислек, пөхтәлек һәм әдәплелек белән аерылса, бу яшь ханым да күпләрдән шулай аерылып тора иде. Ул чын, яхшы мәгънәдә, ягъни тышкы калыбы белән генә түгел, эчке җаны белән дә интеллигент кеше иде. Мин хәтта әйтер идем, бу «интеллигентлык» аңардан ничектер менә нәфис бер ис шикелле аңкып тора кебек иде. Дөрес, безнең шартларда хуш ис акрынлап бетте, һәрхәлдә, безнең борыннар сизми башлады, әмма, асылда, ул барыбер шундый ук культуралы, әдәпле, нечкә җанлы хатын булып калды.

Без аның «Бөреле» совхозында утырып калуына һич ышанмый идек. Хәер, ул үзе дә моны яшерми иде. «Сугыш кына бетсен!» – ди торган иде ул, вакыт-вакыт тирән көрсенеп, һәм артыгын әйтеп торуны кирәк тә санамый иде. Гомумән, ул башта бик аз сөйләшә иде, гүя бөтен уе аның магнитка тартылган компас теле кебек шул туган шәһәренә, анда калган якын кешеләренә төбәлгән иде. Сүзсез йөрәгендә күпме сагыш, күпме борчылу таш булып ятканлыгын аның җитди-моңсу кара күзләре үк әйтеп тора иде. Бигрәк тә блокадада калган Ленинградтан бер хәбәр дә килмәү, иренең язмышы билгесез булу аны бик изә иде шикелле. Тик күп айлар үткәч кенә һәм эш дигән шифалы дәрьяга башаягы белән чумгач кына, ул, үзенең хәле белән килешкәндәй, бераз тынычланган кебек булды. Анда да, сүз чыккан саен, Ленинградын сагынды, кире шунда кайтып, яңадан искечә яшәү турында хыялланды. Өмет, өмет! Менә нәрсә кешене яшәтә бит!

Ниһаять, көтә торгач, Ленинград блокададан азат ителде, ахырда сугыш та бетте, һәм Тамара Сергеевнаның тормышына тулы ачыклык та керде. Иренең фронтта, әти-әнисенең блокада вакытында һәлак булулары беленде. Бүтән туганнары да кайсы кая таралып беткәннәр икән. Шулай итеп, сугыш Тамара Сергеевнага иң авыр бәхетсезлек – ялгызлык бәхетсезлеген китерде. Иске өметләр сүнде, инде яңасын кем кабызыр?

Шулай да без аны үзенең Ленинградына кайтып китәр дип уйладык, ләкин ул ни өчендер китәргә ашыкмады. Туздырылган оясын кайтып күрәсе килмәдеме яки кинәт туган бушлык аркасында дөньясына кул селтәдеме, белмим, нәрсәдер, әмма яшь ханым күләгә төсле безнең арада һаман йөри бирде. Сүзе юк, өне юк, кечкенә бүлмәсен белә дә фермасын белә, калганы гүя аның эше түгел!

Биредә шуны әйтергә кирәк: әле сугыш бетмәс борын ук безнең җәнлек тиреләрен Америка сатып ала башлаган иде. Сугыштан соң затлы мехларга сорау тагы да артты. Ләкин Американың бик еш мода алыштырырга яраткан хатын-кызларына мехның йә ачыграк төслесе, йә тоныграк төслесе кирәк була иде. Без, билгеле, бу таләпкә яраклашырга тиеш идек. Ләкин ничек итеп? Җәнлек бит кулдан эшләнми, үзе кебек җәнлектән туа. Аның төсен бик аз гына үзгәртү дә – гаять катлаулы, нечкә эш. Менә шул эшкә Тамара Сергеевна кереште. Бик әһәмиятле нәрсә иде бу безнең өчен… Әйтергә кирәк, бер-ике елдан соң Тамара Сергеевна өметле генә нәтиҗәләргә дә иреште, ягъни аның ихтыяры белән безнең төлкеләр йә ачыграк, йә тоныграк төсле булып үсә башладылар…

Мин биредә бу эшнең махсус якларына керешеп тормыйм, әгәр кирәксә, анысын соңыннан сөйләрмен, ә хәзер тизрәк төп вакыйгага барып җитәсем килә. Билгеле инде, бу зур уңыштан соң Тамара Сергеевнаның дәрәҗәсе тагы да үсте, кадере тагы да артты. Бу аның үзенә дә, һичшиксез, зур юаныч, зур канәгатьләнү китергәндер. Ләкин ул безнең арада, оясыз кәккүк шикелле, һаман ялгыз иде.

Кырык сигезенче елның җәендә ул, ял алып, ниһаять, Ленинградка кайтып китте.

Озатканда барыбыз да, моның бөтенләй китүедер, кире безгә кайтмас инде дип, аңа һәртөрле уңышлар, бәхетләр теләп калдык. Ул үзе дә, ачыктан-ачык әйтмәсә дә, шундыйрак ният белән кайтып китте шикелле. Озаткан чакта ул, дымланган күзләре белән кызганыч елмаеп, безгә: «Хушыгыз, дуслар, әгәр күрешмәсәк, яманат белән искә алмагыз!» – дип китте. Моны инде, чынлап та, бөтенләйгә саубуллашу дип аңларга кирәк иде.

Ләкин… ялы тулуга, Тамарабыз кире кайтып төшмәсенме! Сез, бәлкем, ялдан кайтмыйча калырга ярамый бит диярсез. Дөрес, әмма эвакуацияләнгән кешеләргә үзләренең торган җирләренә бер тоткарсыз кайтып китү хокукы бирелгән иде, шуңа күрә Тамара Сергеевна Ленинградтан кечкенә бер гариза кисәге җибәрсә, шуның белән эше дә бетә иде. Ләкин ул кайтты, Ленинградтан Бөрелегә кайтты. Ни өчен, ни сәбәп? Үзе ул безгә бары:

– Сездә аяз көннәр күбрәк, шуның өчен кайттым, – дигән булды.

Асыл сәбәбен төпченеп сорашу, әлбәттә, читен иде, берәү дә моңа җөрьәт итмәде.

…Кайтты һәм яңадан үзенең фермасында, үзенең кыргый сылу төлкеләре арасында эшләп йөри башлады.

…Айлар үтә, еллар үтә, рәхимсез вакыт кешегә бирелгән гомер йомгагын акрын гына сүтә бара. Тамара Сергеевна безгә килгәндә егерме алты-егерме җиде яшьлек нәфис хатын иде, инде менә утыз бишкә дә җитеп килә. Кара чәчләрендә сирәк кенә ак җепләр дә күренгәли башлады, күз төпләрендә вак кына челтәр дә пәйда булды, яңак сөяге астына беренче сызык та ятты. Ләкин шулай да ул яшьлек гүзәллекләрен җуеп бетермәгән иде әле. Гәүдәсе һаман шулай җыйнак-сылу, хәрәкәт-йөреше җиңел, бите чиста, кара күзләре якты, иреннәре тулы, саф… Ләкин барыбер инде ул – көзге чәчәк, тагын берничә ел һәм ул сабагында шиңәчәк.

…Бу әле кешенең, ничек дип әйтим, тышкы ягы, тышкы яктан булган үзгәреше генә. Ә аның эчендә ниндирәк процесс бара? Бу кадәресе тагы да катлаулырак һәм газаплырак түгелме?

Менә хәзер мин сезгә аның бездән китүенә сәбәп булган вакыйганы сөйлим. Чыннан да, уйлап карагыз: гаепле идеме ул, әгәр гаепле булса, нидән гыйбарәт аның гаебе?

…Илле икенче елның җәй башында Тамара Сергеевна тота да Пётр Котов дигән бер егет белән тора башлый. Кешеләр арасында еш кына була торган бу хәл шулай да күпләрне бик гаҗәпләндерде. Иң элек бу «кушылу»ның алдан бернинди билгесе булмады, кинәт көтмәгәндә килеп чыкты ул… Совхоз посёлогы – кечкенә җир, биредә кешенең һәр адымы күз алдында, ялгыз кешеләрнең бер очрашып сөйләшүләре дә хәзер үк халык теленә кереп китә… Ә Тамара Сергеевна эшен шундый шома йөрткән булса кирәк, бары җәйге иртәләрнең берендә, ул Пётр Котов белән үз квартирасыннан чыгып, посёлок урамыннан икәү янәшә атлап киткәч кенә, кешеләр ни булганын белделәр. Белделәр… һәм хәйран калдылар. Ләкин көтелмәгән яңалык булганы өчен генә түгел… Мәсьәлә җитдирәк иде.

Кем соң ул Пётр Котов? Нәрсәсе белән, нинди кешелек сыйфатлары белән ул Тамара Сергеевнага яраган, аңа тиң була алган?

Иң элек шуны әйтергә кирәк: егет Тамара Сергеевнадан нәкъ сигез яшькә кече иде. Хәер, тол хатыннарның үзләреннән шактый яшьрәк ирләргә тормышка чыгулары – очрый торган хәл, моның ахыры ни белән бетә торгандыр, ләкин, һәрхәлдә, гаептән саналмый. Бу очракта да чырай сытыбрак булса да килешергә туры килә… Инде егетнең бүтән якларын алып карыйк: ул безнең ремонт мастерскоенда слесарь булып эшли иде. Уртакул слесарь, күбрәк фермаларга барып, водопровод торбалары төзәтеп йөри. Белеме шул биш-алты класс тирәсендә булгандыр. Хәер, яхшы кеше һәм итагатьле ир булыр өчен профессиянең әллә ни зур әһәмияте юк. Безнең район җирендә, әйтик, врач кыз белән шофёр егетнең өйләнешеп, матур гына торуларын кайчагында күрергә була. Ләкин һәр очракта да бу шулай дип әйтүе читен, әлбәттә. Биредә, газетчалап әйткәндә, уңышны тәэмин иткән нәрсә – кушылучыларның аң һәм культура дәрәҗәләре бертигезрәк булуыдыр, ахрысы… Хуш, бу җәһәттән безнең Петя Котов ничегрәк иде соң? Мисал өчен, Тамара Сергеевна белән янәшә куеп карасак, без аны ниндирәк кыяфәттә һәм сыйфатта күрер идек?

Күз алдыгызга китерегез: кичкырын клуб алдында егерме биш-егерме алты яшьлек чибәр егет басып тора. Өстендә аның кызыл майка өстеннән генә кигән кара пиджак, тез башлары чыгыбрак торган кара чалбар, аякларында көрән брезент ботинкалар. Ашыкмыйча гына папиросыннан «алкалар» җибәрә һәм, чабак сагалаган чуртан шикелле, кызлар күзәтә. Теләсә кемгә ташланырга тормый ул, сайлап кына дәшә, простой ферма кызлары белән эре сөйләшә, аларга ни әйтсә дә ярыйга саный, ә культурныйрак туташлар белән сүз башлый калса, аларга инде «сез үзегез», «без үзебез» дип сайрарга тотына, бөгелгәләп тә ала, кулларны да матур гына уйнаткалап куя. Мондый «нечкә» кыланышларны ул каяндыр отып алырга өлгергән иде инде, күрәсең, безгә килгәнче урыннан урынга еш кына күчеп йөрүләр аның өчен бушка китмәгән. Күпме-азмы шомарган егет! Шулай да кызлар аның тирәсендә үзләрен, утка пешүдән курыккандай, сак тоталар иде.

…Иптәшләре арасында Петя бозык яки начар холыклы егетләрдән саналмый иде. Әтәчләнеп, кешеләргә бәйләнеп йөрми, юктан да тавыш куптарырга тормый, йодрыгы белән масаймый, теле белән мактанмый, кыскасы, тупаслыкны егетлеккә санап, скандаллар герое булып йөрүчеләрдән түгел иде. Ул хәтта аз сүгенә дә иде (ә бу әшәкелек – бер категория яшьләр арасында шактый таралган чир бит), бик ачуы килгән чакта гына, дүрть- юллык шигырь әйткәндәй, рифмалап сүгенеп җибәрә торган иде. Эчү белән дә артык мавыга иде дип әйтеп булмый аны, тик получка вакытларында гына салгалый иде. Бусы инде – традициягә хөрмәт. Слесарь булсын да, получкада эчмәсен, имеш!

Егетнең максаты нәрсә, нинди интереслар белән яши ул – әйтүе читен. Нәрсәгә булса да омтылышын ул бервакытта да сиздермәде. Гомумән, аз сүзле егет иде ул, акылын эшләтергә яратмый иде шикелле, карасу шома йөзендә берни юк дияр идем, тик кеше әйткән пустяк сүзгә дә көлеп җибәрергә әзер тору гына бар. Сез тагын аны томана, мокыт нәрсә икән дип уйлый күрмәгез, һич алай түгел. Киресенчә, егеттә мин-минлек тә Аллага шөкер, кирәк урында үзен тәкәббер тота да белә, кыюлык та җитәрлек (бигрәк тә хатын-кыз тирәсендә), ә инде берәрсе аңа кагыла калса, егет сүзен дә таба, йодрыгын да иснәтә белә. Так что, бу юаш икән дип, бармагыңны авызына тыга күрмә!.. Ләкин характеры белән ваемсыз, пошыну белмәс, нибарына канәгать булып яшәүче бер кеше иде ул. Андый кешенең тормыштагы кагыйдәсе: «Әйдә, ярар!»

Әмма ул төскә-башка бик чибәр егет иде. Урта буйлы, бик төз, җыйнак тыгыз гәүдәле, көч үзендә яман булырга тиеш, беләкләрендәге таштай мускуллары буын-буын калкып тора. Кашлары куе кара, керфекләре озын, борыны туры, ияк очы чокырлы, ә тешләре – үлчәп эшләнгәндәй тип-тигез дә ап-ак… Ялкау гына атлап йөри ул, гүя көче-куәте тамырларына кургашын булып таралган.

Менә шундый егет иде безнең Петя Котов. Һәм шушы егет белән хөрмәтле Тамара Сергеевнабыз ачыктан-ачык тора башлады. Чыннан да, хәйран калдырырлык һәм уйландырырлык хәл бит бу!

Сезне, бәлкем, ничек итеп алар табышканнар да кушылып киткәннәр дигән сорау борчый торгандыр. Бу кадәресе безнең шартларда читен эш түгел. Мондагы халык барысы да бер җиргә тупланган, барысы да бер хуҗалыкта эшлиләр, хәтта таптап йөргән сукмаклары да бер үк… Шулай булгач, Тамара Сергеевна белән Петяның күптән бер-берсен күреп йөрүләре бик табигый. Аннан Петя еш кына аның фермасына тегене-моны төзәтергә барып йөри иде, ихтимал, шул чакларда карап торырга болай зарарсыз, тыйнак кына күренгән аз сүзле чибәр егет яшь ханымның күңелен җилсетеп куйгандыр. Шуның өстенә мастерскойда эшләүче егетләрнең тулай йорты Тамара Сергеевна торган өйнең күршесендә генә иде. Бу да – әледән-әле бер-берсенең күзенә чагылырга бер сәбәп. Аннары, ничектер юллары туры килеп, берничә тапкыр төнлә клубтан да бергә кайталар, һәм, ниһаять, егет, үз инициативасы беләнме, әллә чакыру буенчамы, Тамара Сергеевнаның өенә дә керә. Бер керә, ике керә һәм, озак та үтми, шунда торып та кала. Күп кирәкмени, итәгеңә утлы күмер төшсә кабынып китәргә… Сез аңлагыз, күпме еллар ир назы күрмичә яшәгән хатынның хәлен! Йә, аның, дым эчкән туфрак шикелле, сагыш белән тулы йөрәгенә нинди генә орлык төшсә дә, ул тиз генә тамырланып китмәс идемени?

…Билгеле, күпләр, аеруча хатын-кызлар, Тамара Сергеевнаның бу эшенә бары бер яктан гына карадылар: янәсе, аңа яшь, таза ир кирәк булган, һәм китте шушы хакта селәгәй агызып гайбәт чәйнәү… Белмим, хатыннар, бәлкем, мәсьәләнең бу ягын нечкәрәк аңлый торганнардыр, ләкин минем өчен, хәер, бер минем өчен генә түгел, ә Тамара Сергеевнаны якыннан белгән күпләр өчен мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак иде. Хәзер дә исемә төшсә ачуым килә: ир кирәк булган, имеш! Әйтегезче, зинһар, ә кемгә ир кирәкми? Кемгә хатын кирәкми? Кешеләр балигъ булгач та шул турыда уйлый, кайгырта башламыйлармы соң? Тамара Сергеевна гарип хатын түгел бит. Ни өчен һәркемгә яраган нәрсә аңа ярамый? Ни өчен табигать тарафыннан һәр җан иясенә бирелгән теләктән ул гына мәхрүм булырга тиеш? Ханжалар карашы бу… Киресенчә, гомеренең иң матур чакларын тол үткәрергә мәҗбүр булган сау-сәламәт хатынның үзенә иш табып ир белән тора башлавына сөенергә генә кирәк иде.

Ләкин, кабатлап әйтәм, мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак… Ялгызлык, әйе, ялгызлык! – менә нәрсә, минемчә, аңлатса кирәк Тамара Сергеевна кичергән тирән йөрәк фаҗигасен… Юк, аңа ир генә түгел, кеше кирәк булган, дус кирәк булган. Кемнеңдер гел янында булуын теләгән ул, кемнеңдер аның тормышына кереп урын алуын теләгән ул. Шуның белән кешеләр арасына чыгасы, үзенең бүтәннәр кебек үк ишле-парлы булуын күрсәтәсе килгән аның… Ә бу нәрсә хатыннарга бик хас теләк, алар кушылган кешеләрен яшереп тотарга яратмыйлар… Һичшиксез, Тамара Сергеевна семья җылысын сагынган, шул турыда күп хыялланган булырга тиеш. Беләсезме, хатын-кыз йөрәге һәрвакыт кем турында булса да кайгыртып торуны ярата бит ул. Ир дигән кешенең күлмәгенә төймә генә тагып бирсә дә, юаныч таба ул. Ниһаять, аның яңадан ана буласы килгәндер, бала өмет иткәндер һәм, һич шик юк ки, ул, Тамара Сергеевна, мәхәббәткә сусаган йөрәгенең бөтен кайнар дәрте белән егетне яратып киткән булырга тиеш.

…Бик табигый хисләр, бик аңлаешлы теләкләр ич болар. Ничек шуларны күрмәскә мөмкин, ди? Безнең секретарь әйтмешли, просто кабахәтство бу!..

Соң, белә идеме Тамара Сергеевна үзе хакында йөргән шул алама гайбәтне? Әлбәттә, белгәндер, хәле шундый аның, белмичә калуы мөмкин түгел… Ләкин ул аңа һичбер нинди борчылу, уңайсызлану яки кәефсезләнү кебек нәрсә күрсәтмәде. Гүя берни юк, бар да нормаль, бар да тәртиптә. Петя Котов белән кешеләр арасына чыгып йөрүдән һич тартынмый иде, аның белән култыклашып киносына да бара, бакчасына да чыгып утыра. Кайчак бергәләп шәһәргә дә барып кайталар. Әлбәттә, яңа гына кияүгә чыгып, бәхетен тапкан яшь кыз шикелле үзеннән-үзе сөенеп, очынып тору юк аңарда. Ул тыныч, ул басынкы, ул үзен күптәнге ир хатыны кебек тота. Һәм аның Петяга булган мөнәсәбәтендә егетне үзенә чын ир, якын кеше итеп күрсәтергә тырышуы сизелә иде… Ул бераз ябыга, суырыла төште, күз төпләре уелып, моңсу-тыныч карый торган күзләре зурайган кебек булды, ә акыллы йөзендә аның нидер көтүне чагылдырган бер дә югалмас җитдилек күренә иде.

Ләкин ничек кенә булмасын, әмма аларга караган саен, ихтыярсыздан күңелне бер сорау борчый иде: ничек итеп Тамара Сергеевна бу Петяны үзенә тиң итә алды икән, нәрсә уйлап ул аның белән тормыш итә башлады икән? Үзе белән егет арасында никадәр тирән чокыр ятканлыгын, егетнең бер ягы белән дә үзенә лаек булмаганлыгын ничек күрмәде икән?

…Юк, күргән булырга тиеш, һичшиксез күргән булырга тиеш. Тамара Сергеевна кебек акыллы, сизгер хатынның кеше танымавына ышанып буламы соң! Алайса, эшнең сере нидә?

Петя Котов кебек егетләрнең, гадәттә, кешене, бигрәк тә хатын-кызны, алдата торган бер сыйфатлары була. Алар, ягъни Петя кебекләр, үзләренең әнә шул ваемсызлыклары, беркатлы простойлыклары белән ничектер кулга ияләшердәй җәнлек кебек күренәләр. Әгәр аларны кулга алып, үзеңә буйсындырсаң, алардан менә дигән кеше ясап булачак. Бозылмаган яшь күңел – язылмаган чиста кәгазь, диләрме әле? Янәсе, бозылмаган яшь күңелгә бары изгелек белән яхшылыкны гына язып барырга була… Бичара хатын, үзенең шушы яшерен хыялларына ирешер өчен, яраткан Петясын кеше итәр өчен, шактый тырышып карады. Хәтта кайбер нәтиҗәләргә дә ирешкән кебек булды. Моңарчы общежитиедә керле урын өстендә аунаган Петябызга мамык куна башлады. Иң элек, Тамара Сергеевнаның якын кешесе булып киткәч, аның беркадәр дәрәҗәсе күтәрелде, өлкәнрәк абзыйлар, совхоз җитәкчеләре аңа «Пётр Васильевич» дип дәшә торган булдылар… Егет үзе дә эреләнеп, олы сымаграк булып китте, йөзенә аның төче елмаю астына яшеренеп кенә «шаярмагыз минем белән» дигән масаю чыкты. Дөрес, өлкәнрәк кешеләргә ул моны күрсәтмәскә тырыша, ләкин ничек кенә тырышмасын, бик әйбәт тәрбиягә эләккән песи шикелле, үз-үзеннән тук канәгатьләнүне беркая да куя алмый – кыяфәт үзе үк кычкырып тора… Егетнең өс-башына да бераз культура йокты: майка өстеннән күлмәк киеп йөри башлады, пиджак-чалбары үтүкләнгән, чистартылган булды, моңарчы тузгытып йөрткән чәчләрен дә матур гына итеп тарап куярга өйрәнде… Ашау-эчү ягы да үзгәрмичә калмады. Хәзер инде егетебез төшке ял вакытында мастерской күләгәсендә коры икмәк күшәп утырмый, ә көн дә Тамара Сергеевна биреп җибәргән завтрак – май яккан күмәч, пешкән йомырка, кайнаган сөт белән сыйлана… Болары әле кеше күзенә чагылган кадәресе генә, ә яраткан хатын янында ул нинди тәрбия, нинди ихлас кайгырту күрмәгәндер?

Шулай, дус кеше! Ләкин, кызганычка каршы, бу үзгәрешләр бары тышкы яктан гына иде шул. Ходай егеткә күктән көткән бәхетне җирдән табып бирде. Инде аңа шул бәхетенә ике куллап ябышырга, Ходаем, кире ала күрмә, дип ялварып кына торырга кирәк иде; Тамара Сергеевна кебек кешене бит ул, көндез чыра яндырып эзләсә дә, яңадан табачак түгел! Ләкин Петя, дурак, өстенә ауган бу бәхетнең әһәмиятен дә аңламый, кадерен дә белми иде булса кирәк. Чөнки ул үзенең характеры белән дә, гадәтләре белән дә һич үзгәрмәде диярлек. Элеккечә ваемсыз, мәнсез ул; аның өчен үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, һаман шул «әйдә, ярар!» дигән принцип белән селкенеп йөрүче кеше булып кала бирде. Тамара Сергеевна белән кушылуына ул чираттагы «җиңү» һәм вакытлы бер эш итеп карады. Гәрчә шундый дәрәҗәле, матур, интеллигент хатынның аны тиң итүенә борынын күтәрсә дә, бу бары: «Күрдегезме, мин кемне эләктердем», – дип мактанудан гына гыйбарәт иде. Шуңа күрә бичара хатынга тиешле хөрмәт тә юк, аның кем икәнен аңлау да юк, аның яхшы исемен, абруен сакларга тырышу да юк. Ул гынамы әле!

…Менә Петя иртәнчәк мастерскойга килә. Сүлпән генә эшкә тотына, йокысы калгандай киерелә-сузыла, әледән-әле яңак сөякләре шытырдаганчы исни… Беләсез инде, мондый чакта яшьләрдән кайберәүләр (Петяның үз ишләре) шаяртырга яраталар, бер дә тарсынмыйча, «ничегрәк соң?», «алайракмы, болайракмы?» дигән төсле, күңелдән уйларга да оят сораулар бирәләр. Ә Петя нишли шул чакта? Берәү булса, кызыксынучыларның авызларын мәңге ачылмаслык итеп томалар иде, ә ул, ишәк, тегеләрнең әйткәннәрен раслагандай, мәгънәле төче итеп елмая, бик туры китереп әйткәнне ишетсә, «черти-и!» дигән булып башын гына чайкап куя… Бөтен бәла шунда, минемчә, Петя Котов, гомумән, интим мөнәсәбәтнең никадәр изге-яшерен булырга тиешлеген, якын кешеңнең намусын, чисталыгын саклау белән бәйләнгән булуын аңлаудан ерак тора иде. Һәм аның әнә шулай үз ишләренең пычрак шаяртуларына кинәнүен күргәннән соң, Тамара Сергеевна очрый калса, аңа каравы әллә ничек авыр да, уңайсыз да булып китә иде. Бичара хатын өчен чеметтереп күңел әрни, шул ук вакытта аңа ачу да килә иде. Ихтыярсыздан әлеге гайбәтчеләр сүзе күңелгә килмичә калмый иде.

Ә Тамара Сергеевна – горур хатын, һаман элеккечә башын текә тотып, иренен кысып йөри бирә. Гүя беркемдә, бернәрсәдә эше юк, бары фермасын да өен, кара төлкеләрен дә Петясын гына белә. Хәтта, мин әйтер идем, аның горурлыгы соңгы вакытларда көчәя төште, әйтерсең горурлык аның өчен һәртөрле начар сүз, яман карашлардан саклый торган бердәнбер калкан иде… Әмма шулай да бу акыллы хатынның җаны тыныч булмаска тиеш иде. Ул әллә егетнең ни уйлап масаюын, аңа, үзеннән сигез яшькә олы хатынга, ничегрәк каравын, ниһаять, аның иң кадерле, иң яшерен хисләрен ятларга фаш итүен сизмәгәндер дисезме? Юк, сизгәндер, Петя аның өчен табышмак түгел ич! Һәм горур ханымга вакыт-вакыт бик хурланырга да, әрнеп сыкранырга да туры килгәндер, әлбәттә. Ләкин ниләр генә кичермәсен, бөтенесен дә ул, бердән, үзенең әнә шул горурлыгы, икенчедән, яшерен өмете белән җиңәргә тырышты булса кирәк… Әйе, бик гаҗәп иде болар барысы да безнең өчен, әмма вакыйга үзе ахырда бу сәер төенне чишеп бирде безгә!

…Сүз бит Тамара Сергеевнаның ни өчен бездән китүе турында башланган иде. Тыңлагыз, бу аяныч вакыйганың соңы бик гыйбрәтле.

Шул елның көзендә (ә алар, Тамара белән Петя, җәй башында кушылганнар иде) бер механикны Ленинградка алты айлык курсларга җибәрергә кушып, безгә главкадан язу килгән иде. Менә шул хәбәрне ишеткәч тә, Тамара Сергеевна тиз үк директорга килеп җитте. Ул бик үтенеп директордан курска Пётр Котовны җибәрүен сорый башлады. Директор коры гына «карарбыз» дию белән чикләнгәч, ул парткомга да кереп сөйләште. Аңардан: «Ни өчен ул хәтле Петяны җибәрәсегез килә?» – дип сорагач, Тамара Сергеевна, мескен, хәтта уңайсызланып та калды. Асыл теләген әйтергә кыймыйча, шунлыктан дулкынланып, ул Петяның яхшы слесарь, әйбәт кеше булуын, тик аңа уку җитмәвен исбат итәргә кереште. Хәер, ни өчен дип сорау урынсыз да иде, болай да хатынның теләген аңларга мөмкин иде. Әгәр курс бүтән бер шәһәрдә булса, ул, бәлкем, бу кадәр ялварып сорамаган да булыр иде. Ләкин Ленинград бит – аның туып үскән шәһәре! Йә, ничек ул үзенең Петясын шунда җибәреп, укытып-йөртеп кайтарырга теләмәсен, ди?

Әлбәттә, совхоз җитәкчеләре каршында Петя Котов курска җибәрер өчен бик үк лаеклы кандидатлардан түгел иде. Аңардан куда шәбрәк егетләр бар иде. Ләкин Тамара Сергеевнага хөрмәт йөзеннән, аның телдән әйтә алмаган изге теләген аңлап дигәндәй, Котовны курска җибәрергә булдылар.

…Китәр көннәр якынлашкач, Петя мастерскойдагы иптәшләре алдында болай дип мактана икән: «Беләсезме, егетләр, минем Тамара миңа целый список төзеп бирде: менә, имеш, син, дустым, шуларның барысын да күреп кайтырга тиешсең. Эрмитаж, Смольный, Петергоф, Зимний, тагын әллә нинди дворецлар, әллә нинди музейлар – барысын да тезгән. Ә театрларны әйткән дә юк… В общем, агартырга уйлый мине Тамарочка…» Бу юлы егетләр сүзне уенга бормыйлар, киресенчә, вәт шундый хатының булса иде, дип сокланалар, син, тиле, Тамара Сергеевнаның кадерен бел, диләр; тик арадан берсе генә, шаяртып: «Ә рестораннарны күрсәткәнме?» – дип сорап куя. Петя, гәрчә чәйханә буфетыннан юньлерәк җирне күрмәгән булса да, эре генә җавап бирә: «Аларын мин үзем дә табам…»

Ниһаять, безнең асыл егетебез, яңа пальто, фетр эшләпә киеп, Ленинградка китеп бара… Хәерле юл!

…Көннәр, атналар узалар, совхозда җәнлекләр үрчиләр, Петя берәүнең дә төшенә кереп борчымый. Бердәнбер борчылып торучы һәм сагынып көтүче – мескен Тамара Сергеевна. Башта егеттән кешегә күрсәтмәслек кыска-кыска гына кайнар «мәхәббәт» хатлары килә, аннан сирәгәя бара, ахырга таба онытылганда бер генә килә башлый. Хатларында «мәхәббәт» акрынлап сүрелә, аның каравы акча теләнү көчәя. Тамара Сергеевна, билгеле инде, акчасын да җибәреп тора, соңгы көнгәчә озын-озын хатларын да язып тора.

Ләкин ул, Петя киткәннән бирле, ни өчендер гел боек йөрде, әлеге нидер буласын көткән киеренке җитдилек аның йөзеннән бер дә китмәде. Гомумән, мин аның, Петя белән бәйләнгәч, җәелеп бер, хәсрәтсез дигәндәй, елмайган чагын күрмәдем.

Менә берзаман Петя Котовның кайтыр көннәре дә килеп җитте, һәм шул чакта бөтен совхоз халкын таңга калдырган гадәттән тыш вакыйга булды: язгы төннәрнең берендә Тамара Сергеевна совхоздан югала. Бу ни хәл бу? Икенче көнне Тамара Сергеевнаның күршесендә торучы хатын совхоз директорына бер конверт китереп тапшыра. Конверттан записка һәм бер кечкенә хат чыга. Записка Тамара Сергеевнадан булып, анда түбәндәге сүзләр язылган:

«Хөрмәтле Иван Петрович!

Мин совхозны ташлап китәргә мәҗбүрмен. Сәбәбен шушы записка белән бергә салган хаттан аңларсыз. Әлбәттә, минем болай «качып» китүем ярый торган эш түгел, мин моны беләм, ләкин аңлагыз, бүтән чарам юк минем… Әгәр бер генә көнгә калсам да, сез барыгыз да мине юатып, үгетләп, кыстап биредә калырга, шулай итеп, хурлыгым белән килешергә мәҗбүр итәр идегез. Мин моны булдыра алмыйм… Берничә көннән ул кайтырга тиеш… Шуңа күрә артык бер көн дә тормыйча китәргә булдым. Аңлагыз мине, кичерегез…

Мине эзләмәгез, яңа җиргә урнашкач, үзем хәбәр итәрмен.

Хушыгыз!

Тирән хөрмәт белән, Т. С.»

Ә кечкенә хат Петя Котовтан. Ул менә нәрсә яза:

«Исәнме, Тамара!

Син мине бик көтәсеңдер инде, сагынгансыңдыр инде бик. Конечно, аңлыйм мин моны… Үземнең дә теге, ни, понимаешь, бик күрәсем килә. Ну вот нәрсә, Тамара, син ачуланма миңа… Мин ялгыз кайтмыйм бит, то есть, өйләнеп кайтам… Яраттым бит бер җирән шайтанны!.. Конечно, моны белү сиңа авыр булыр, ну, ничего, дөньяда ир бетмәс. Без бит синең белән болай, шаярып кына дигәндәй тордык, ә миңа чынлап өйләнергә вакыт. Так что, син ачуланма и безнең араны өзелгәнгә сана.

Конечно, мин сине онытмам, ну, мин хәзер бүтәнне яратам. Кем икәнен әйтмим, кайткач, үзең күрерсең. Менә шул. Барысы өчен дә рәхмәт. Минем сиңа шактый бирәчәгем бар шикелле, но анысын акрынлап түләрмен.

Да, тагын сиңа шуны әйтеп куям: без кайткач, кара аны, миңа бәйләнеп, бузить итеп йөрмә, яме!

Ну, пока, исән бул! Сиңа бәхет телим.

Сәлам белән, Пётр К.»

«Бузить итмә» дигән сүзнең астына Тамара Сергеевна үз кулы белән өч тапкыр сызып куйган.

Йә, ничек, абзыкаем? Лач итеп төкердеме хам күпме яхшылык күрсәткән хатынның нәкъ бәгыренә? Качу түгел, беренче очраган ботакка асылынырсың!

Шул кичне без, совхозның җитәкчерәк кешеләре, директор бүлмәсенә җыелдык. Барыбыз да бик борчылышкан идек, ачулы идек. Ләкин, мәет чыккан өйдәге шикелле, сүз таба алмыйча утырдык. Ни әйтәсең? Әлбәттә, эш ташлап качу һич тә ярамый, закон белән дә тыела ул, әмма бу очракта беребез дә Тамара Сергеевнаны гаепләргә җөрьәт итә алмадык. Хәтта директор да – шактый коры һәм кырыс кеше – нинди дә булса чара күрү турында авызын ачмады; тик ул әледән-әле: «Ах, бу хатыннар, хатыннар», – дип үрсәләнде, бер-ике тапкыр авыз эченнән генә сүгенеп тә куйды, аннан, ант иткәндәй йодрыгын төйнәп, Петя Котовны, кайту белән бер көн тотмыйча, совхоздан куарга сүз бирде.

…Менә шулай китте бездән Тамара Сергеевна. Әйтерсең төште дә югалды… Шунысы гыйбрәтле тагын: бу вакыйгадан соң кешеләр ничектер бер уңайсызлану хис иткән кебек булдылар, әйтерсең ялгыз хатынның язгы төндә каядыр китеп югалуы аларның «каты йоклаулары» аркасында гына килеп чыкты… Аннан… акрынлап барысы да онытылды, тик менә сезнең кебек кызыксынып сорашучы очраган чакта гына искә төшереп сөйли торган бер вакыйга булып калды.

Николай Михайлович сүзеннән туктады, һәм без караңгы иңгән бүлмәдә озак кына тын калып утырдык. Була шундый вакыйгалар, алар күңелдә күп кенә уйлар тудырсалар да, ни өчендер төпченеп сорашасы килү теләген кузгатмыйлар. Вакыйга бик ачык булганга күрә генә түгел, ә акылга зур йөк булып төшкәнгә күрә шулайдыр инде ул… Ләкин бер сорау күңелне һаман тырнап тора: «Тамара Сергеевна табылдымы, кайда ул?»

– Әйе, табылды, – диде Николай Михайлович, кулына яңа папирос алып. – Без башта аны туган-үскән якларына китеп бармадымы икән дип уйлаган идек. Ләкин хәбәр ерак Себердән килде. Ул Иркутск өлкәсендәге зур бер җәнлекләр совхозына барып урнаша һәм яңадан зоотехник булып эшли башлый. Яхшы специалист бит ул… Былтыр Ленинградтагы халыкара аукционда аның үстергән төлкеләре югары бәя алдылар.

Мин тагын нидер сорамакчы булган идем дә дәшмәдем. Әйткәнемчә, кеше язмышы турында кайчак эчтән генә уйлану яхшы.

1957

МАЙБӘДӘР КАРЧЫКНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Соңгы вакытларда туган көнне бәйрәм итү бик ешаеп китте әле. Зәйни иптәшнең чынлап торып шуңа эче поша башлады. Йә берәр начальник: «Мин тудым!» – дип, йә берәр дус: «Хатыным туды!» – дип, кәефең-хәлең белән хисаплашмыйча, тоталар да өстеңә авыр бер мәҗбүрият йөклиләр. Бик әйбәт, тугансыз икән, яши бирегез! Дөнья киң, эш җитәрлек! Әмма ни өчен ул һәркемнең тууына гадәттән тыш бер вакыйга итеп карарга, шуңа шаккатарга, җитмәсә: «Ярый тугансың әле, син тумасаң – без нишләр идек», – дип, кесәсеннән акча чыгарырга тиеш? Аннары шул бәйрәмнән соң ике-өч көн шешенеп, маемлап, сода эчеп, эч уып йөрергә туры килә. Яшь чагы түгел бит инде аның. Юк, тәмам туйды Зәйни иптәш бу майлы каз мәҗлесләреннән… Җитәр! Берәү дә аңардан сорап дөньяга килмәгән, җәзасын ул күтәрергә тиеш түгел, бигайбә!

Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, тагын бер «туган көн» аяк астыннан килеп чыкты. Ниндие диген! Һичбер котылып булмый торганы! Һарун Хәйрулловичның анасы Майбәдәр карчыкка җитмеш яшь тула икән. Ә Һарун Хәйруллович ул – Гайнүш ханымның начальнигы. Ә Гайнүш ханым – Зәйни иптәшнең гаять тә уңган, гаять тә булган хатыны. Менә бит ул ничек бер-берсенә ялганып китә!

Дөрес, Зәйни иптәш җилкәсен кашыбрак:

– Гайнүш, кадерлем, әллә бу юлы… теге ни… казага калдырабызмы? Карчык яшен яшәгән инде… – дия башлаган иде дә, Гайнүш ханым, күзләрен түгәрәкләндереп, аның сүзен бүлде:

– Ни сөйлисең син? Майбәдәр абыстай – Һарун Хәйрулловичның анасы ич, анасы! Неужели шуны да аңламыйсың?

– Аны гына аңлыйм инде мин, – диде Зәйни иптәш, чыраен сытып. – Тик шулай да бик күпкә китте бит. Әллә карчыкка, тагын бер җитмеш ел гомер теләп, телеграм гына бирәбезме?

– Илаһи, бу чаклы да туң күчән булырсың икән! Берәү шундый зур башы белән сине кеше рәтеннән чакыра, ә син, мокыт, җилкәңне җыерып, кашынып торасың! Менә нинди бүләк алабыз, шул турыда уйлаш син миңа, башың бераз эшләсә! Һарун Хәйрулловичның анасына ич!

Зәйни иптәш:

– Ишеттек, белдек! – диде дә кулын гына селтәде. Йә тагын әллә ниләр ишетерсең. Әйдә инде, беткән баш беткән!

Ә Гайнүш, Зәйнүшенең авызын шулай ансат кына томалап, гаять зур дәрт белән Майбәдәр карчыкның туган көненә әзерләнә башлады. Бу әзерлекнең үзәгендә иң элек бүләк табу мәсьәләсе тора иде, әлбәттә. Бик нечкә эш ул – бүләк табу! Озак баш ватты Гайнүш бу хакта. Иске сандык актаргандай, бик күп нәрсәләрне хәтереннән кичерде. Кечкенә йөгерек күзләре Зәйнинең бөрешкән кыяфәтенә очрап туктаган чагында, һаман аңардан сорый торды:

– Йә, ни уйлыйсың?

– Нәрсә хакында?

– Бүләккә ни илтәбез, дим, миңгерәү!

Зәйни, башына сугуны көткәндәй, тагы да бөрешә төшеп, мыгырданып кына, бер үк җавапны бирде:

– Белмим шул…

Аның бу бүләк мәсьәләсенә һич тә тыгыласы килми иде, ахырдан каһәре буласын бик яхшы белеп тора. Дөрес, «белмим шул» өчен дә аңа характеристиканың һәртөрлесен ишетергә туры килде, ләкин аның каравы мәҗлес үткәч җаны тыныч булачак. Ә тыгылса, Гайнүше: «Кешеләр әнә ни китергәннәр, ә син, саран тәре, нәрсә алдырдың!» – дип, икенче берәүнең туган көненә чаклы, һичшиксез, колак итен чәйнәячәк.

Ниһаять, барасы көнне Гайнүш аңа катгый рәвештә белдерде:

– Самавыр илтәбез!

Зәйни, никадәр битараф калырга тырышмасын, шулай да әйтмичә булдыра алмады:

– Ни өчен самавыр? Майбәдәр карчык, кияү куенына кереп, яңа тормыш башларга җыенмыйдыр ич!

Ах, ник әйтте ул моны! Ахмак шул, ахмак! Олаеп чәчләре коелгач та ишетәселәре бар икән әле!

– Оятсыз, – диде Гайнүш яшь көнчелек зәһәрлеге белән. – Намазлык өстендә утырган карчык турында шулай әйтергә ничек телең әйләнә? Күңелеңдә гел бозыклык! Бар белгәнең…

– Туктале, Гайнүш! – диде Зәйни, ялварып. – Әллә кая чалулап алып китмә әле син! Самавыр кебек нәрсәне кияүгә чыгучы кызга гына илтәләр түгелме соң?

– Кызга гына димәгән, карчыкка да бик әйбәт сыя ул. Чәй эчкән саен, догасын укып, безне искә алыр. Аннары шуны белеп тор син, сантый: карчыкның туган көнен бүләк җыяр өчен үткәрәләр ич!

Зәйни, ертык гармун шикелле, озын гына бер уфлап куйды, әмма кайтарып сүз әйтмәде.

Шулай «җылы гына» сөйләшеп алганнан соң, Гайнүш гадәтенчә ялгызы гына магазиннарга чыгып китте… Шактый озак йөреп, бу, ниһаять, бик әйбәтләп төреп бәйләгән бүрәнә башы сыман нәрсә күтәреп кайтып керде. Ә кичен, таксига утырып, болар «туган көн» мәҗлесенә киттеләр.

Кунаклар күп иде, ашау-эчү гаять мул иде. «Юбиляр»ны түр почмакка кертеп утыртканнар. Алдына чәй ясап куйганнар, өлеш тәлинкәсе белән чәкчәген, бәлешен, балын куйганнар. Ак батист яулыгын ияк астыннан китереп бәйләгән бәләкәй генә йөзле карчык, «әйдә, кыланыгыз инде» дигән битараф бер чырай белән, ашыкмыйча гына чәен эчә, алдына коелган валчыкларны чүпләп-чүпләп каба. Ә мәҗлес хуҗасы, ягъни карчыкның улы, закуска әзерләгән чакта ук капкалый торгач, чөгендердәй кызарып өлгергән Һарун Хәйруллович, өстәлнең түр башында чын юбиляр сыман киерелә биреп утыра. Рюмкаларны да күбрәк аның хөрмәтенә күтәрәләр; янәсе, нинди шәп кеше ул, Һарун Хәйруллович, хатыны белән үзенекен генә түгел, менә әнисенең дә туган көнен бәйрәм итә. Хәтта бер «нечкәреп» өлгергән кунак, аягүрә басып, өстәл аша карчыктан кычкырып сорады:

– Майбәдәр абыстай, җаным, ничек таптыгыз, ә?

– Как тоес… ничек таптыгыз? – диде кунакларның икенчесе, бик гаҗәпләнеп.

– Һарун абый кебек кешене, дим.

– Таптык инде, – диде карчык, үзалдына көрсенеп кенә. – Һарун ишеләрне тугызны таптык, тик гомерләре генә булмады.

– Ай-һай-һай! Ишеттегезме, хатыннар? Вәт кемнән үрнәк алырга кирәк.

Моңа каршы бер ханым кырын торыбрак эре генә:

– Ул заманда хатыннарның бүтән эше булганмыни! – дип куйды.

– Ул заманда да эшсез тормадык, – диде карчык тыныч кына. – Бәбидән котылгач та, торып, йә басуына, йә ындырына китә идек… Назланып ятулар безгә насыйп булмады инде ул!

Ирләр берьюлы шаулашып алдылар:

– Вәт нинди чаклар булган! Ә хәзер сезгә дүрт ай ял бирәләр.

– Шуңа күрә бердән артыкны тапмыйлар да.

– Совет кына аздырып бетерде үзләрен, – диде Зәйни үзалдына акрын гына; бу шау-шуда берәү дә ишетмәс дип ышанган иде ул, әмма, каһәр генә суксын, Гайнүше ишетеп калды лабаса! Шундый итеп карады Гайнүш бу бичарага, Зәйнинең хәтта бавырына энә барып утыргандай булды. Ну, эләгәчәк инде аңа! Ярамаган сүз, теркәп куярлык сүз әйттең дип очып куначак инде! Тирән хәсрәткә төшеп: «Ахрысы, нык кына салырга кирәк булыр, аннары өстемә менеп биесә дә сизмәм әле», – дип уйлап куйды ул эченнән генә.

Шул арада кунаклар, «юбиляр»ны мактый торгач, кызып китеп, алып килгән бүләкләрен дә карчык алдына чыгарып сала башладылар.

Гайнүш башта кемнәрнең нәрсә китергәнен күзәтеп кенә торды. «Алай әллә ни юк икән, гел чүпрәк тә чапрак», – дип, эченнән кинәнде ул һәм иң ахырдан гына бөтенесен үзенең бүләге белән шаккатырмакчы булды, һәм, дөресен әйтергә кирәк, шаккатырды да!..

Менә барысы да бүләкләрен биреп бетергәч, ул алгы яктан түбәсенә пыжик бүрек кидергән ак самавырны җиңел генә күтәреп керде дә, бик тантаналы итеп:

– Майбәдәр абыстай, улыгызга, киленегезгә, шулай ук сезнең үзегезгә дә озын гомер теләп, шушы бүләкне тапшырырга рөхсәт итегез! – диде һәм шап иттереп карчыкның алдына куйды.

Кунакларның күзләре тоз булды. Аларның берсе дә ике бүләк алып килүне уйлый белмәгән иде. Хәтта Зәйни иптәш өчен дә бу начальник башына чамалап алынган бүрек һич көтелмәгән «сюрприз» булып чыкты. Хәйран калу һәм көнчелек – икесе берьюлы кунакларның телләреннән ычкынды:

– Ну, бу Гайнүш ханым!

– Оригинально!

– Гаҗәп инде!

Тик урыныннан кузгалмыйча ялгызы утырып калган Зәйни генә теш арасыннан: «Зобани!» – дип, бер төкереп куйды.

…Тагын рюмкалар, стопкалар күтәрелде. Кемдер «Зөһрә матур, Таһир батыр»ны җырлап җибәрде. Шул шау-шу эчендә Һарун Хәйруллович Гайнүшкә, артыннан якынаеп, колагына пышылдап кына: «Май кап! Премия булыр!» – диде. Әллә хуҗаның кайнар сулышы колагын кытыкландырды, әллә сүзләре чыннан да күңеленә май булып ятты, Гайнүш, башын чөеп, яман шаркылдап көләргә тотынды.

…Әмма шәп узды да соң Майбәдәр карчыкның «туган көне»! Тик «юбиляр» үзе генә озак утыра алмады, бер җай табып, мыштым гына өстәл артыннан чыкты да каядыр үз оясына кереп сеңде. Берәү дә аның «югалуы»н сизмәде.

1958

ТУГАН ТУФРАК

I

Клараның бабасы, мәрхүм, аңа еш кына: «Клара бәбкәм, безнең Каракошны бер кайтып күрер идең, ата-бабаңның туган туфрагы бит ул!» – дип әйтә торган иде. Бабасының бу сүзләренә каршы Клара ни әйтергә белмичә уңайсызланып кала торган иде. Әллә кайдагы ул «туган туфрак» дигән нәрсә аңа билгесез, ят иде, шуңа күрә бабасының сүзләре аңарда бернинди теләк тә, кызыксыну да уятмый иде. Гомумән, Клара, чын шәһәр кызы булганлыктан, авыл җирен өнәп бетерми иде. Нәрсә ул авыл? Азрак күрергә туры килде аңа мактаулы авыл җирен. Салкын, пычрак көзләрдә барып, бәрәңге казып йөрде. Чыланды, күшекте, тыгыз өйләрдә тараканнардан җирәнә-җирәнә кунып ятты, өс-башы тузып, үзе керләнеп бетте һәм бөтен кайгысы – тизрәк шул «бәрәңге базы»ннан котылу турында гына булды. Бернинди кызык та, матурлык та тапмады ул анда.

Ничек кенә булмасын, бабасының «туган туфрак» дигәнен Клара ихтыярсыздан элек үзе барып йөргән әнә шул Питрәчнең көл балчыклы бәрәңге җирләре белән бертөслерәк итеп күрә иде. Шунлыктан ул авыру картның: «Кызым, кайтып бер күрер идең», – дигән сүзләрен һаман колагы төбеннән үткәрә килде.

Ә бабасы үзенең Каракошын, шунда үткәргән гомерен еш кына сагынып исенә төшерә торган иде. Бала чагын, егет вакытларын, каз өмәләрен, туйларын, җыеннарын, ярминкәләрен – барысын да кызык итеп, тәмле итеп, көрсенеп һәм юксынып сөйләп утырырга ярата торган иде. Клара, карт кешенең хәтере өчен генә аны тыңлаштырса да, барыбер үзенчә уйлый иде. «Боже мой, – ди иде ул эченнән генә, – хәзерге авылның коты юк, ә иске авыл нинди булгандыр инде ул?..» Аның укып белүе буенча, иске авылның бер яме дә, бер кызыгы да булмаган. Иске авылда бары хәерчелек, караңгылык, наданлык, вәхшилек кенә булган. Байлар ярлыларны изгәннәр, крестьяннар гел ач утырганнар. Йә, моның нәрсәсен сагынасың? Дөрес, аның бабасы, сөйләвенә караганда, таза гына тормышлы булган (Клара исәбенчә, середняк булырга тиеш), аты булган, сыеры булган, иген иккән. Әмма шулай да хәзерге вакытта иске авылны сагынып утыру һич килешә торган эш түгел инде. Политик артталык, наданлык бу… Кайчакта Клара, артык түзә алмыйча, бабасының сүзен дә бүлә иде: «Куй инде, бабакай, мактама инде син иске авылны. Йә, сезнең шул Каракошыгызда элек мәктәп булганмы, клуб, радио, электр булганмы?»

Юк, аларның берсе дә булмаган. Хәер, мәчет катында кечкенә мәдрәсә булган, әмма ләкин электр да, клуб та булмаган. Хәтта бабасы малай чагында керосин лампасы да булмаган. Чыра яндырганнар. Бабасы әйтә, кышкы кичләрдә, бөтен өй эче кул эше белән утырганда, миңа шәмдәлгә кыстырган чыраларның күмерен сулы ләгәнгә өзеп төшерергә кушалар иде, ди. Махсус кыскычы була торган иде, шуның белән бик тырышып чыра башын өзеп утыра идем, ди… Менә сиңа иске авыл!

Әмма шуңа да карамастан бабасы үзенең Каракошын һаман сагына иде. Әледән-әле Кларага әйтә торган иде: «Кайтып күр, кызым, гомер иткән нигезебез шунда, ерак бабаларыңның каберләре шунда, сиңа якын түгелмени алар?» – ди иде. Аннары Каракошның яланнары, таулары матур, имеш, халкы бик әйбәт, кунакчыл, имеш, гомумән, ягы белән үк бөтенләй башка: хозур, ямьле, җанга ягымлы, имеш.

Ә менә Клараның әтисе, шул авылда туып үскән булса да, Каракошны сагынып бер дә телгә алмый иде. Бәлкем, эченнән генә сагынгандыр, ләкин тыштан бервакытта да күрсәтми иде. Әтисе аның алдынгы кеше шул, капитализм чорындагы авылны сагынып, мактап сөйләүнең килешмәгәнлеген бик яхшы белә ул.

Инде менә үткән көз Клараның бабасы каты авырудан соң үлеп тә китте. Сиксән елдан артык дәвам иткән гомер өзелде. Барысын да – сагыну-юксынуларын да, җыр-әкиятләрен дә – бабай үзе белән бергә кабергә алып китте.

Хәзер инде гаиләдә Каракошны телгә алучы да юк, «туган туфрак» дигән сүз үзе үк бөтенләй онытылырга тиеш иде. Ләкин, ни гаҗәптер, Клара, бабасы үлгәннән соң, аның әйткән сүзләрен исенә төшергәли башлады. Каракош та әледән-әле күңеленә килгәли торды. «Бабакаемның гомер иткән җире, безнең «туган туфрагыбыз», миңа ул кайтып күрергә кушып калдырды бит», – дип уйлана торган булды.

Ахырда, эчке бер тынычсызлану белән уйланып йөри торгач, Кларада бабасының туган авылын кайтып күрү теләге туды. Ничектер менә бабасы алдында бурычлы кебек ул, әгәр аның васыятен үтәмәсә, җаны бервакытта да тынычланмас шикелле… Мөмкинчелеге бар, әтисенең хәле иркен, аның теләгенә каршы төшмиләр – шулай булгач, эш нидә? Бер елдан ул институтны бетерергә тиеш, аннары инде үзең теләгән җиргә барып йөрүләр авыр булачак.

Клара әнә шулай уйлады һәм, җәйге каникул вакытында тиз генә җыенып, ерак Каракошка китеп тә барды.

II

Клара туры Каракошның үзенә түгел, ә Каракоштан күчеп утырган Зиреклебаш авылына кайтырга тиеш иде. Чөнки аларның кайтып төшәрлек бердәнбер якын кардәшләре Зиреклебашта тора иде. Дөрес, Каракошның үзендә дә кардәш-ыру күп булырга тиеш, ләкин бабасы үлеп киткәч, алар ничектер билгесез булдылар да калдылар.

Инде Клара хәтерендә онытылмыйча сакланганнардан иң якыны – бу Хәмдия җиңгәчәсе, ягъни бабасы белән бертуган Мөхәммәтша дәдәсенең карчыгы була. Дәдәсе күптән вафат, Хәмдия җиңгәчәсе Зиреклебашта Рәхмәй атлы уртанчы улы белән тора. Рәхмәй инде Кларага тудык абый була. Аның күз төбәп кайткан якыннары әнә шулар иде.

Клара кояш баер алдыннан гына кечкенә бер станциягә килеп төште. Поезд ике генә минут торды да китеп тә барды. Аз-маз гына төшкән халык таралып бетте, һәм Клара, ак чехол кидергән чемоданын күтәреп, ялгыз калды. «Неужели телеграмманы алмадылар икән?» – дип борчыла башлады ул. Ләкин шул арада, әллә кайдан гына калкып, аның каршысына соры плащ, кара кепка кигән, чыбыркы тоткан, кечерәк буйлы чандыр гына бер егет килеп басты.

– Клара?! Синме, Клара? – диде ул, гаҗәпләнү катыш сөенеч белән кызга текәлеп.

– Әйе, мин, – диде Клара, егетнең кыяфәтенә тиз генә күз салып: Рәхмәй абыйсы дияр иде, егет ничектер яшь, малай сыман күренә; ул түгелдер дияр иде, эндәшүе бик үз, якын булып ишетелде. Шулай да бу ак чырайлы, соры күзле егетнең авыз читендә тирән сызыклар күреп һәм шуңардан аның бик үк яшь кеше булмавын чамалап, Клара кыюсыз гына сорады: – Сез… Рәхмәй абый буласызмы?

– Нәкъ үзе, нәкъ үзе! – диде Рәхмәй абыйсы һәм, чыбыркысын култык астына кыстырып, ике кулын күрешергә сузды. – Исәнме-саумы? Әйдүк, хуш киләсең!

Ул Клараның кулын тотар-тотмас күреште дә тиз үк чемоданга үрелде. Ат янына киттеләр. Биле сыгылыбрак торган тарантаска яңа чапкан печән тутырып, өстенә чуар палас бөкләп салганнар. Рәхмәй абыйсы ике куллап паласны суккалап алды.

– Әйдә, утыр, сеңлем! Менә аласыңмы? Ул гүя күтәреп утыртмакчы да иде, ләкин Клара үзе җиңел генә менеп утырды. Печәнне бераз кайтаргалап, чемоданны Клара янына кырын утырткач, Рәхмәй абыйсы кучерга сикереп менде дә дилбегәне тартты.

– Кузгалдык, бахбай!

Йомры гына туры ат кырын-кырын борылды да, юлга төшеп, вак адымнар белән юыртып китте. Клараның гомерендә беренче мәртәбә диярлек, ямь-яшел сусыл печән салган тарантаска утырып, атта баруы иде. Бик рәхәт булып тоелды аңа бу нәрсә. Җир якын, үләннәр якын, аттан тир һәм каеш исе килә, юк, бу әтисен йөрткән «Волга»дан поэтичныйрак иде. Әллә каян гына килеп бабасының:

Бар иде лә бәнем атларым,

Җигеп кенә чыга идем чаптарын, –

дип җырлавы исенә төшеп куйды. Әйе, бабасы мәрхүм дә кайчандыр бу юллардан менә шулай чапкан печән өстенә утырып, авыз эченнән генә җырлый-җырлый юырттырып узгандыр… Әлбәттә, узгандыр…

Рәхмәй абыйсы, артына борылып, аңа, бөтен бите-күзе белән дигәндәй, елмаеп карады.

– Һәй, Клара, Клара! Син икәнсең инде ул Клара, ә?

– Әйе, Рәхмәй абый. Клара дигән кызый мин булам инде, – диде Клара, ничектер сагышлы һәм рәхәтле көрсенеп.

– Бик якын туганнар бит без, уйласаң, Клара аккошым! Беләсеңме шуны?

– Беләм. Бабакайның братының улы буласыз бит сез! Шулай бит?

– Син миңа пләмәш буласың, канатым! Ник дисәң, синең атаң белән мин ике бертуган малайлары булабыз. Безнеңчә әйтсәк – тудыклар… Ә күрешкәнебез юк, вәт тамаша? Бик ерак киттегез шул, ерак киттегез!.. Их-ма!.. Яле, бәләкәчем, кызурак атлале!

Туры ат, сүзне аңлап, башын кага-кага, тырышыбрак юыртырга тотынды. Клара ихтыярсыздан пошынып уйлады: менә беренче күрешүдән үк аңа туганлык хисен ничек сөенеп һәм юмартланып күрсәтәләр. Ә ул хәзергәчә мондый хисне үзендә сизмичә килде. Ниндидер Рәхмәй атлы «тудык абый» аның өчен әллә бар, әллә юк иде.

Җиде чакрымдагы Зиреклебашка караңгы төшеп, тәмам күз бәйләнгәч кайтып җиттеләр. Бер йортның җил капкасыннан кереп туктагач, тарантасны кемнәрдер сырып алдылар, кемнәрдер Клараны култыклап төшерделәр, нәфис кулын тотып-сыйпап күрештеләр. Аннары өйгә алып керделәр.

Кечкенә өй эче бер мәлгә бала-чага һәм хатын-кызлар белән тулып китте. Күрше-тирәдән керүчеләр дә бар иде, ахрысы, һәрхәлдә, шактый югалып калган Клара бу ыгы-зыгы эчендә кемнең кем булуын тиз генә аера да алмады. Тик ул үзе тирәсендә бертуктаусыз бөтерелеп, шатлык-иркәләү сүзләре чәчкән какча гәүдәле хатынның кем икәнен бусагадан атлау белән үк танып алды: бу Хәмдия җиңгәчәсе иде. Гаҗәп җиңел сөякле, куштан һәм татлы телле булып күренде ул Кларага.

Шулай да бу беренче кич Клара өчен томанлырак булып калды. Кемнәрнең нәрсә әйткәнен дә, үзенең ниләр кичергәнен дә соңыннан ачык кына хәтерли алмады. Дөрес, аны чын ихластан куанып, зурлап каршы алдылар, юынганда кулына комганнан җылы су салып тордылар, астына йомшак көрпә салып, түргә утырттылар, бик тәмле токмач белән сыйладылар, әмма болар барысы да аңа сәер, кызыклы төш шикелле генә булып тоелды.

…Күпмедер утыргач, аны, өйалдындагы махсус юып җыештырылган ак чоланга кертеп, озынча түшәк җәйгән агач караватка яткырдылар. Мамык түшәккә менеп баткач та, аның юлдан талчыккан тәне май кебек эреде дә китте һәм, уйланып ятуына карамастан, ничектер һични сизмичә үзеннән-үзе сеңде дә куйды. Болай эреп, томанга әйләнеп дигәндәй, йокыга китүне аның әле беркайчан да татыганы юк иде.

Ә иртәгесен аны күз кабакларын кытыклаган ниндидер җылы яктылык, борынына кергән ниндидер тәмле хуш ис йокысыннан уятты. Күзләрен ачкач, ул шактый биектә салам кыекны күрде: чоланның такта түшәме юк, имеш, ә кояш нурлары аның күзенә ике кыек арасындагы такта ярыкларыннан төшә икән. Югарыдагы аркылы киртәгә икешәр-икешәр бәйләп быелгы каен себеркеләрен элгәннәр, ә бүрәнә стенага мәтрүшкә бәйләмнәре асып куйганнар. Борынны кытыклаган бу гаҗәеп хуш ис шулардан тарала икән.

Клара, күзен ачкач, тагын «ак» чоланның шүрлегендә һәм чөйләрендә аңа исемнәре дә билгеле булмаган әйберләрне – йон кабасын, тәрәш таракны, каен тузыннан теккән кечкенә тубалны, кипкән шомырт белән тулы агач шаваны9 күрде. Бу әкәмәт нәрсәләр аны бик борынгы бер заманга кайтаргандай итте. «Странно, но мило!» – дип уйлап куйды ул эченнән генә һәм шуларның барысына да сокланып, йомшак урыныннан кузгалырга иренеп, озак кына карап ятты.

…Өйалды тып-тын, һичкемнең кергәне-чыкканы ишетелми иде. Клара ихтыярсыздан: «Әллә тормаганнар инде», – дип уйлап алды, хәлбуки хуҗалар кадерле кунакның йокысын кызганып, өй тирәсендә чуалмыйлар иде. Югыйсә алар әллә кайчан торганнар, күптән үк иртәнге чәйләрен эчкәннәр, эшләренә таралганнар, хәтта балалар да күптән инде урамга чыгып киткәннәр иде.

Клара, ниһаять, торып, киң билбаулы ефәк халатын гына киеп һәм яланаякларына ак танкеткаларын элеп, чоланнан чыкты. Ишегалдына чыгар өчен чалышаебрак торган тышкы ишеккә баруга, чыбык-чабык күтәреп килгән җиңгәчәсе очрады.

– Ә, Иркә туташ, тордыңмы, якты күзем? – диде ул, җыр әйткәндәй көйләбрәк. – Хәзер, хәзер сөлге белән комган чыгарам, чирәмдә генә юынырсың!

Клара аптырый калды: «Нигә Иркә туташ? Әллә аның чын исемен яратмаганнармы? Әллә озак йоклаган өчен көлеп әйтәләрме?» Ләкин соңыннан төшенеп алды: юк, көлеп түгел икән, ә чын ихластан аны кадерләп, сөеп дәшү икән бу… Иркә туташ! Нинди матур, нинди ягымлы! Карагызчы, авыл кешесе дә шулай әйтә белер икән?!

Ишегалдына чыккач, Клара хәйран булып тукталып калды: йортның киртәсеннән кул сузымы җирдә генә иген кыры башланып китә. Очы-кырые күренмәгән бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын, хәтта башакларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә.

Клара киртә буена килде дә уңга-сулга салмак кына чайкалып, акрын гына шаулап утырган бодайлар галәменә карап тора башлады. Ул да булмый, аның колагына якында гына нәрсәнеңдер пошкырып куюы ишетелде. Караса, ни күрсен: киртә буенда гына казыкка бәйләгән бер яшь сарык кетер-кетер чәчәкле үлән кимереп йөри… «Ах, душечка, ах, җаным! – диде Клара, тәмам нечкәреп. – Килче, килче миңа, матурым!..» Сарык, башын текә генә күтәреп, авызындагы үләнен чәйнәүдән туктап, аптырау-курку тулы күзләрен Кларага төбәде. Юк, бу төпсез, хәйләсез, бары җан калтыравын гына чагылдыра алган якты күзләргә озак карап торуы мөмкин түгел иде.

Шул арада җиңгәчәсе сөлге, сабын һәм комган күтәреп чыкты.

– Иркә туташ, кил әле мондарак! – диде ул, ишек төбеннән читтәрәк яткан зур ак таш янына чакырып. – Үзем салып торырмын.

Клара, җиңгәчәсенең комган тотып көтеп торуын күргәч, уңайсызланып, кызарып китте.

– Юк-юк, мәшәкатьләнмәгез! Мин үзем, мин үзем…

– Һәй, аппагым, аякларыңа чәчрәтерсең бит.

– Юк-юк! Мин юына беләм бу нидән… савыттан.

Җиңгәчәсе ирексездән көлемсерәп куйды.

– Ярый инде алайса, – диде ул, комганны таш өстенә куеп. – Ипләп кенә юын, мин тизрәк чәемне хәстәрлим, булмаса.

Һәм ул, ашыгып, өйгә кереп китте.

Клара юынган арада, ашыга-ашыга Рәхмәй абыйсының хатыны кайтып керде. Бу яшь җиңгәчәй – Мөнирә җиңгәчәй була инде. Таза гына, сылу гына гәүдәле, үзеннән-үзе елмаерга торган сөйкемле чырайлы, матур кара кашлы, кара күзле яшь хатын иде ул… Фермада сыер сава икән, әле шуннан ашыгып кайтуы.

Ул туп-туры Клара янына килде дә, күптәнге ахирәтенә дәшкәндәй, бик гади, үз итеп:

– Йә Клара, әйбәт кенә йоклап тордыңмы? – дип, кулын аның аркасына салды.

– Рәхмәт, Мөнирә җиңгәчәй, бик әйбәт, бик тыныч йокладым.

– Ярый инде, алайса. Безнең ни… синең кебек тансык кунакка чоланнан башка урыныбыз да юк.

– Әйтмәгез. Чоланыгыз йоклар өчен прекрасный урын икән, гел чәчәкләр исе аңкып тора!

– Син бигрәк! – диде Мөнирә, көлеп. – Ал, дидем әнкәйгә, шул кипкән үләннәреңне, кунакның күзенә чүп коелыр, дидем. Алмады бит… Йә, әйдә, керик, иркәм!

Шул арада болар янына урамнан ике яшь кенә бала тупылдашып йөгереп килде. Зуррагы – биш-алты яшьләрендәгесе – малай, ә кечкенәсе өч-дүрт яшьлек кызчык иде. Аларны бүген кунак апалары килү уңае белән пөхтә итеп киендергәннәр. Малайның өстендә ике сәдәпле ак күлмәк, бау белән иңбашына аскан кыска балаклы кара чалбар. Ә кызчыкны нәкъ курчак төсле итеп киендергәннәр: чәчен, ике кечкенә толым итеп, кызыл тасма белән үргәннәр, ике кулына да вак кына кызыл мәрҗәннән беләзек кидергәннәр. Аңа карагач, сөенеп елмаймыйча мөмкин түгел иде.

Клараны тагын шул гаҗәпләндерде: алар шактый әрсез-чая булып чыктылар. Авыл балалары да димәссең. Шунда ук апаларына сарылып такылдый да башладылар.

– Апам, бу минем алма апам!

– Юк, синеке түгел, минем апам!

– Тимә, тимә, минеке!

Клара, чүгәләп, икесен ике кулы белән кочаклап алды.

– Менә сез нинди икәнсез! Матур икәнсез, акыллы икәнсез! Йә, синең исемең ничек?

– Алмас! – диде малай, авыз тутырып, батыр гына.

– Ә синеке, күбәләгем?

Кызчык башын кырын салды һәм акрын гына:

– Алсу! – диде.

Клара аларны, сөеп, күкрәгенә кысты. Балалар тагы да иркәләнебрәк аңа сыендылар.

– Йә, йә, килешми болай, апагызның өстен буярсыз, – диде әниләре һәм башларыннан этәреп кенә читкә тибәрде.

…Барысы да җыйнаулашып өйгә керделәр. Карт җиңгәчәсе Клараны өтәләнеп каршылады.

– Әйдә, Иркә туташ, әйдә, күз нурым! Карының да бик ачыккандыр инде синең, уятырга жәлләдек, юлдан соң туйганчы бер йокласын, дидек… Әйдә, уз әле, уз, кереп утыр әле әнә шунда!..

– Хәзер, Хәмдия җиңгәчәй, чәчемне генә тарап алыйм.

– Ә ярый, ярый, тара! – диде җиңгәчәсе, тагын үзе шунда ук килешеп.

Клара, түбән каратыбрак стенага элгән, башына кәгазь чәчәк кыстырган, чебеннәр шактый «бизәп» өлгергән көзге каршына басып, кыска коңгырт чәчләрен бер кулы белән тузгыткалап тарарга кереште. Бу минутта нигәдер барысы да, эшләреннән калып, Кларага карап тордылар. Клара аларның үзенә, үзенең нечкә, зифа буена, затлы матур киемнәренә, гомумән, шәһәр зәвыгын, шәһәр нәфислеген аңкытып торган чибәр туташ булуына сокланып карауларын сизде. Бу аңарда горурлык һәм өстенлек тойгысы уятты. Әмма шул ук вакытта үзе белән алар арасында никадәр тирән аерма барлыгын, үзе яшәгән җиңел, гамьсез тормышның аларда юклыгын, хезмәтнең әле нәрсә икәнен белмәстән, үзенең алар күрмәгән ганимәтләр10 белән файдалануын, ләкин аларның, шушы аерманы сизгән хәлдә дә, аны әнә ничек якын туган итүләрен ул эчке бер уңайсызлану белән хис итмичә кала алмады.

…Ул чәчен тарап бетерүгә, барысы да тагын хәрәкәткә килделәр. Тагын түргә узып утырырга кыстый башладылар. Ләкин Клара, кереп утырганчы, иң элек стена буенда торган чемоданын алып урындыкка куйды да, ачып, бүләкләрен чыгара башлады. Карт җиңгәчәсенә ул яшел сатин күлмәклек белән ак батист яулык бирде, яшь җиңгәчәсенә бик матур ефәк күлмәклек бирде (аларның моңарчы каладан яшь киленгә бүләк җибәргәннәре юк иде әле), Рәхмәй абыйсына дип китергән ике якалы күлмәкне дә галстугы белән бергә чыгарып сузды, балаларның берсенә, малайга, чиккән үзбәк түбәтәе кидерде, ә кызчыкка бик матур кызыл туфлиләр тоттырды. Аннары ул күчтәнәчләрен – шоколад-конфетларын, тартмалы печеньеләрен, чәйләрен, шикәрләрен чыгарып, өстәлгә салды. Барысы да искиткеч куандылар. Карт җиңгәчәсе, кәнәфигә утырып, озын итеп дога кылды. Яшь килен дә, әнкәсенә ияреп, тиз генә битен сыпырып алды, әмма үзе, бик уңайсызланган хәлдә, ни әйтергә белмичә, рәхмәт тулы күзләре белән Кларага карап тик торды. Балалар исә, бүләкләрен әниләренә сузып: «Әни, кара, әни, кара!» – дип сикергәләргә тотындылар.

– Бик тә зурладың, бик тә сөендердең безне, Иркә туташ! – диде карт җиңгәчәсе. – Рабби Ходам, әти-әниеңә озын гомерләр бирсен, сезгә бакый рәхәт бәхетләр насыйп итсен! Амин!

Клара күңеле тулудан бер сүз дә әйтмәде, яшьләремне тыя алмам дип курыкты ул…

…Ахырда, түргә кереп утыргач, аның алдына таба өеп майлаган әче коймак китереп куйдылар. Шуның өстенә тагын самавырдан алып дүрт күкәй, агач тустаган белән пешкән каймак куйдылар. Болар бар да аның өчен генә…

– Иркә туташ, рәхим ит әле, рәхим ит! Коймактан җитеш, кайнар чакта, – диде җиңгәчәсе һәм коймакның майлыракларын астан өскә әйләндереп салды да бармакларын ялап куйды. Ул кыстаудан һич туктамый иде, Клара алдына әле эремчекле маен, әле кәрәзле балын этәрә генә тора. Яшь җиңгәчәсе ал чәчәкле, калай борынлы чәйнектән кечкенә чынаякларга чәйне куе итеп ясый да зур кашык белән сөт өсте салып бирә иде… Шушы чәй Кларага аеруча ошап китте…

…Клара өчен биредә һәрнәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. Менә өй эче. Ап-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә эреле-ваклы савытларда чыра кадап сабакларын бәйләгән гөлләр… Тәрәзә яңакларында – кызыл башлы озын сөлгеләр, кашагаларда – ак челтәр… Түр почмакта – пыяла капкачлы карсак кына кара шкаф; шүрлекләрендә – төрле төстәге, төрле иштәге савыт-сабалар; түбәсендә – ниндидер катыргы кенәгәләр һәм тузган китаплар… Мич катыннан өйне икегә бүлеп сузылган бүлмә тактасы буенда күпертеп, пөхтәләп җыештырылган иске генә тимер карават. Аннары менә кулдан гына эшләнгән, текә артлы агач кәнәфи, шомарып-саргаеп беткән, калын аяклы таза урындыклар, киҗеле ашъяулык япкан шундый ук гади өстәл, өстәлдә – патша башлары белән бизәлгән җиз самавыр… Тагын нәрсә? Менә яңа «ходиклар», калаена Кремль манарасы төшерелгән… Менә календарь…

Баймы-ярлымы бу – Клара ул кадәресен белми иде, ләкин өй эче аңа тулаем бик борыннан үзгәрмичә сакланып килгән шикелле күренә иде. Кем белә: менә бу әкәмәт самавырдан бабасы гына түгел, бәлкем, бабасының әти-әниләре дә чәй эчкәннәрдер әле. Һәрхәлдә, монда искесе, яңасы бергә иде.

Чәйдән соң Клара, чоланга кереп, өстен алыштырып чыкты. Җиңсез ак кофточка һәм киң итәкле чуар юбкадан ул нечкә билле чегән кызына охшап киткән иде.

…Инде авылны күрергә кирәк. Яшь җиңгәчәсе ашыгып фермасына китте, карт җиңгәчәсе өй эшләренә тотынды, Кларага иптәшкә Алмас белән Алсу калды. Көзге алдында тагын бер әйләнгәч, ул, балаларны ияртеп, урамга чыкты.

Аларның өе иң кырыйда иде. Капка төбеннән кечкенә авыл буеннан-буена ап-ачык күренеп тора. Урам киң, тип-тигез, куе бәбкә үләне белән түшәлгән, нәкъ уртадан, кара еландай, юл сузылып киткән.

Авылның утырган җире гаҗәп матур иде, монда кечкенә авыллар тирәсендә генә очрый торган ниндидер үзенә бер ямьлелек бар иде. Каршыдагы өйләр артыннан ук яшь урман башлана. Урамның түбән очы яшел чирәмлеккә барып чыга һәм шуннан ерак та түгел, ялгызы гына утырган мәһабәт биек тау күренеп тора. Ә бирге очта, менә киртәләр яныннан ук, иген кыры башланып китә. Ничектер барысы да – урманы да, тавы да, кыры да – кул сузымы гына җирдә, һәм атлап чыгу белән үзеңне табигать кочагында күрәсең! Клараны аеруча менә шушы якынлык сокландырды да. Ялан күрер өчен машинага утырып, әллә кая чабасы юк икән монда…

Иң элек аның әнә шул каршыда гына торган урманга барасы килде.

– Алмас акыллым, – диде ул биш яшьлек «егет»кә, – урманга илт әле мине. Алып бара беләсеңме?

Һи, Алмас алып бармыймы соң! Ике дә уйламыйча: «Әйдә, апам!» – диде дә тыпыр-тыпыр алдан йөгереп тә китте. Клара, кечкенә Алсуны җитәкләп, аның артыннан иярде. Каршыдагы йортның киртәсе буеннан үтеп, бер йөз-йөз илле адым китүгә, алар урманга барып та җиттеләр.

Нәкъ урман авызында аларга юкә бәйләме күтәреп чыгып килүче бер бабай очрады. Бабай базык кына гәүдәле, түгәрәк йөзле, мыексыз, ап-ак сакаллы иде. Ул, тукталып, Кларага дәште:

– Исәнме, кызым?

– Исәнмесез, бабай!

– Безнең мондагы кызларга бер дә охшамагансың, кайдан син үзең?

– Мин шәһәрдән, бабай!

– Шәһәрдән? Өфедән, алайса?

– Юк, Казаннан…

Бабай бәйләмен җиргә куйды.

– Казанна-ан?.. Бик ерактан килгән кунак икәнсең, алай! – Ул бераз башын селкеп торды. – Кемгә кайттың соң син, рәхмәт төшкере?

– Менә Рәхмәй абыйларга, – диде Клара.

– Ә, Рәхмәйләргә… Ябалак Хамматшаның Рәхмәенә була инде, алайса!

Клара дәдәсенең Ябалак булуын белми иде, әлбәттә, бу яңалыктан бераз аптырый калды. Бабай тагы да төпченебрәк сораша башлады:

– Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың?

– Мин… мин, бабай, ни, Кәбир кызы булам.

– Кәбир? Кайсы Кәбир?.. Кем Кәбире?.. Нигә мин белмим икән аны?

– Бабай, сез аны белмәссез. Әтием минем авылдан бик күптән киткән. Бәлкем, әтиемнең әтисен, минем бабамны беләсездер?

– Кем ул бабаң?

– Мөхәммәтҗан. Каракошта торган ул.

– Мөхәммәтҗан! Тукта, тукта, Хамматшаның бертуган агасы Хамматҗанмы?

– Әйе, Мөхәммәтша дәдәмнең агасы.

– Ә-ә, әнә ничек икән! Һе, чулай Хамматҗанны белмәскә соң, безнең кодабыз бит ул, чулай Хамматҗан! Минем анайның бертуган энесенең, Әптел дәдәйнең, уртанчы кызын синең әбиең Гайшә тутай белән тудык бәлеш Усман малаена биргәннәр иде. Пыкрауда туйлары булды. Бабаң белән әбиең дә кодалар булып килгәннәр иде. Әмма егет тә кеше иде яшь чагында бабаң! Бөеренә таянып, бер җырлап җибәрсә, кунакларның һушын ала иде. Исән-сау гынамы соң әле Хамматҗан кода, рәхмәт төшкере!

– Юк, бабай, үлде инде ул! Былтыр көз…

– Үлде? Иһи-һи…

Бабай, чүгәләп, җитди-моңсу кыяфәт белән дога укырга кереште. Шул чагында Клара, бу изге күңелле картка сәдака бирергәме-юкмы дип, кат-кат уйлады, бер-ике тапкыр беләгенә элгән кечкенә сумкасын да ачмакчы булды, ләкин комсомолкага андый эшнең ярамаганлыгын уйлап, ахырда сәдака бирү ниятеннән кайтты.

Бабай авыз эченнән генә: «Урыны җәннәтнең түрендә булсын, амин!» – дип, битен ашыкмыйча гына сыйпады да кире торды.

– Һай гомерләр, гомерләр! – диде ул, үзалдына башын селкеп. – Берәү килә, берәү китә, шулай ул бу дөнья!.. Инде менә сезгә калды тормышлар… Сылу кыз булып үскәнсең, бәбкәм, Алла тәүфыйк бирсен үзеңә!

– Рәхмәт! – диде Клара, нигәдер калтырый башлаган иреннәрен көчкә тыеп.

Бабай бәйләмен алырга дип иелде һәм шул чакта Кларага сыенып торган Алсуны күреп, аның башыннан сыйпады.

– Һи, минем кошчыгым! Исемең ничек әле синең?

– Алсу! – диде бала акрын гына.

– Әй-һәй-һәй, нинди матур икән! Үзең Алсу, әнкәң чәчәктер инде синең, әткәң кем икән соң? – дигән булды бабай, кызчыкны тагын бер кат сөеп, аннары бәйләмен җирдән күтәрде. – Юлыгызны бүлдем, барыгыз инде, үскәннәрем.

Бу очрашу бик дулкынландырды Клараны. Аерылып киткәч тә һаман: «Нинди ягымлы кешеләр, нинди яхшы күңелле кешеләр!» – дип уйланды ул. Моңарчы бер җирдә дә әле аның мондагы кебек йомшак мөгамәлә, якты чырай күргәне, мондагы кебек шигъри тәмле итеп сөйләүне ишеткәне юк иде. Гаҗәп иде бу! Әллә аңа карата гына шулай микән? Үзара, бәлкем, алай ук түгелләрдер. Тормышны бик мәкерле нәрсә дип әйтәләр бит! Бер төчесен, бер әчесен каптыра, кешеләрне әледән-әле маңгайлары белән чәкәштергәли генә тора, диләр. Әмма шулай да кешеләргә изгелек хас булырга тиеш. Бик борыннан аларның йөрәкләренә салынган орлык булырга тиеш бу… Инде тормышлар яхшыра һәм бәхетләр тигезләнә барган саен, ул орлыклар тулысынча шытып, барлык кешеләрнең дә үзара мөнәсәбәтләре менә шулай якты, җылы булып китмәсмени?

Клараның дулкынланган күңеленнән ихтыярсыз әнә шундый уйлар кичеп үтте. Аңа рәхәт иде, гүя бабай аны «туган туфрак»ның саф суына манып алды, ул рухи баеп, пакьләнеп киткәндәй булды.

Урманга керделәр. Монда торганы яфраклы агач иде: каен, юкә, усак, чаган, карама, элмә – танып та бетермәссең, ләкин бер генә дә ылыслы агач юк. Шуңамыдыр урман эче ничектер нурлы иде, әледән-әле хисапсыз чәчәкләр белән чуарланган кечкенә аланчыклар ачыла гына тора иде. Бу күренештән Клараның башы әйләнеп, кайсы аланчыкта тукталырга, кайсы чәчәккә үрелергә белмичә, ул әле уңга, әле сулга кереп китә, аннары тагын иске урынына килеп чыга иде… Ул тик балаларны югалтудан курыкты. Алсуны бер дә кулыннан ычкындырмады, ләкин Алмас тәмам аның теңкәсен корытып бетерде. Малай, урман җәнлеге шикелле, каядыр китә дә югала иде. Клара кычкыра, эзли, кечкенә Алсу елый башлый, ә җен малай, берни булмагандай, әллә кайдан гына килеп чыга да: «Әйдә, апам!» – дип, йә җиләк тулы берәр уйдыклыкка, йә оясы белән утырган бөрлегәнлеккә ияртеп алып китә иде. Менә бит ул нинди! Ә җиләк-бөрлегәннәрне ашап кына бетерерлек түгел. Сумка элеп чыкканчы, чиләк күтәреп килгән булсачы?.. Ахырда, урманны шактый айкап йөргәннән соң, бер дә күрмәгәндәй зур кочак чәчәк җыеп кайтырга чыктылар.

Кайтсалар, Клара ни күрсен: Рәхмәй абыйсы лапас астында баштүбән салындырып аскан сарыкны тунап ята. Җирдә табак, комган, Мөнирә ире янында басып тора. Балалар туры шунда йөгерделәр, Клара, карамаска тырышып, тизрәк өйгә узды. Казан тирәсендә булашкан җиңгәчәсеннән ул, куркынган бала сыман:

– Җиңгәчи, Рәхмәй абый сарыкны нигә суйды? – дип сорады.

Җиңгәчәсе, көлемсерәп:

– Әй Иркә туташ, гомердә бер кайткан кадерле кунак бит син безгә, – диде. – Синең өчен тәкә дә суймагач ярыймы соң!

Клара, ни әйтергә белмичә, бераз сүзсез торды, аннары рәхмәт әйтәсе урында ихтыярсыздан:

– Ничек инде кызганмыйча? – дип куйды.

Җиңгәчәсе аны бөтенләй башкача аңлады.

– Әйтә күрмә, аккошым! – диде ул, кулын селтәп. – Кызганып торырга тагын… Аллага шөкер, актыгы түгел әле, быел сигез бәрәнебез булды. Игелеккә язсын!

Шулай да Клара күңелсезләнеп калды. Аның өчен дип кенә берни сизмичә кетер-кетер үлән кимереп йөргән яшь тәкәне тотсыннар да суйсыннар, имеш! Бу авыл кешесе җан иясен нигә бер дә кызгана белми икән? Үзләре шундый яхшы күңелле кешеләр, ә хайван суярга куллары бара. Менә аша инде хәзер шул… мескен тәкәне! Үз күзе белән күрмәгән булса, тагын бер хәер иде.

Шул арада Мөнирә җиңгәчәсе зур табак белән тәкәнең итен, үпкә-бавырын кертеп чыкты, ә Клара, бер эш булсын дип, чәчәкләр көлтәсен кәнәфигә таратып салды да яңадан тигезләп, матурлап җыйды. Аннары карт җиңгәчәсеннән бер тар муенлы чүлмәк сорап алды да, шуңа су салып, чәчәкләрен тутырып, зур букетны нәкъ өстәл уртасына бастырып куйды. Җиңгәчәсе дәшмәде инде, аш өлгергәнче торып торсын, диде, ахрысы. Шәһәр кызының юанычы чәчәк икән, әйдә, бер кинәнсен!

Аш сосар алдыннан гына, аларга кара күн фуражка кигән, таза, чибәр генә бер яшь кеше килеп керде. Аны: «Әйдүк, Хәсән, мактап йөрисең!» – дип, якты йөз белән каршы алдылар. Ләкин ул ашка калып тормады, бер чүмеч тутырып салкын су эчте дә китәргә ашыкты. Эшкә әйтер өчен генә керүе икән. Берсекөнгә авылның бөтен картын-яшен печәнгә чыгарабыз, ди, ике-өч көндә кибәнгә куеп бетерергә кирәк, йә һавалар бозылып китәр, ди. Аннары игеннәр дә тәмам өлгереп килә икән, алдагы атнада, насыйп булса, ура башларбыз, ди.

Җиңгәчәсе егетнең бөтен әйткәннәрен хуплап торды, тик ахырдан гына:

– Һәй, Хәсәнкәем, әйткәнеңне дә көтмәс идем, – диде, – кунагым бар бит!

Егет елтыр кара күзләре белән Кларага туры гына карап алды да, көлемсерәп:

– Кунак кызга да тырманың җиңелен әзерләп куярбыз, – диде.

Клара егетнең, сүзеннән бигрәк, туры карашыннан уңайсызланып кызарды һәм башын горур гына читкә борды. Ә җиңгәчәсе шунда ук егеткә ташланды:

– Һи, мут күз! Иркә туташымны колхоз эшенә чыгарып имгәтер идеңме әллә? Булыр синнән, денсездән…

– Курыкма, тәтәй, имгәнмәс, утырып, ныгып кына китәр, – диде егет һәм тамак кырып куйды.

«Вот какой нахал!» – диде Клара эченнән, гадәтенчә бик ачуы килгәндәй итеп, ләкин нигәдер чынлап ачулана алмыйча.

Шуннан соң ул егетнең тыныч кына болай дип әйтүен ишетте:

– Хәмдияттәй, мин сине артык кыстамыйм, кунакны ялгыз калдырып булмый, канешно, аны гына беләбез… Үз җаеңа карарсың тагы, эш синнән качмас… Ярый, мин киттем. Хушыгыз, туташ!

Клара, борылып, аңа чак кына башын иде, ә җиңгәчәсе, кинәт урыныннан кубып:

– Тукта, тукта, Хәсәнкәем, кая ашыгасың? – диде. – Тәкә суйган йортка кереп, ит капмыйча китсәң, языгы кемгә булыр?

Һәм табактан бер тәлинкәгә зур гына ит кисәге, берничә бәрәңге салып, өстәлгә китереп куйды. Бригадир, нишлисең инде дигәндәй, иңбашын җыерды да, утырып, итне мул гына тозлап, турамыйча-нитмичә, тотып ашый да башлады.

– Ай-һай, Хәмдияттәй, тәмле пешкән дә соң бу яшь тәкә! – диде ул, умырып капкан саен башын чайкап… Ахырдан гына бер бәрәңге кабып җибәрде, аннары майланган бармакларын итегенең кунычына ышкыды да, торып, өйгә бәрәкәт теләп, рәхмәт әйтеп чыгып та китте.

Ниһаять, бар да ашка җыелдылар. Балаларны казан ягына сәкегә урнаштырдылар – кунак барында аларның урыны шунда икән.

Җиңгәчәсе зур агач табак белән аш сосып китерде. Өреле шулпага катык туглап ашадылар – Кларага бик ошады авылча «симез» токмач белән шулпа… Шулпадан соң җиңгәчәсе һәммәсенең тәлинкәсенә тутырма дигән нәрсә салып чыкты. Бусы тәкәнең үпкә-бавырыннан, дөге белән бергә эчәккә тутырып, шулпада пешерелгән казылык иде. Клара, аны капкач, телен йотардай булды – гаҗәп тә тәмле иде ул! Шунда ук кечкенә блокнотына бу тутырма дигән хикмәтнең ничек эшләнүен сорашып, язып та алды. Янәсе, Казанга кайткач, үзе пешереп, өйдәгеләрне бер сыйлаячак.

Аннары коштабак белән калҗалап тураган ит килде. Җиңгәчәсе аның өстенә суганлы, борычлы кайнар өре салып җибәрде, һәм өйгә әчкелтем хуш ис таралып китте.

Шуны әйтергә кирәк: баягынак Клараның кәефен боза язган тәкәне кызгану хисе хәзер каядыр югалган иде инде… Ашаганда тере тәкә аның күз алдына килеп җанын борчымады. Хәер, табын яны гел сүз белән узды, һәм Клараның уе бөтенләй башка нәрсәләргә китте. Менә хәзер генә ул туганнары белән якыннан танышты. Рәхмәй абыйсы гади колхозчы икән, бригадир кая җибәрсә, шунда эшләп йөри икән, ләкин болай селкенеп йөрүдән туйдым, ди, колхозыбызның хәзер үз машиналары булачак, берәр комбайнга басарга исәпләп торам, ди. Председательләре аңа вәгъдә биргән икән инде.

Мөнирә җиңгәчәсе, әйткәнебезчә, фермада сыер сава. Клара ни өчендер аны тирә-якка даны таралган алдынгы сыер савучыдыр дип уйлаган иде. Ләкин алай ук түгел икән, газетада рәсеме чыкмаган икән әле… Җиңгәчәсе, акланырга теләгәндәй, сыерларыбыз вак, ди, югыйсә тырышабыз инде, ди. Шулай да ферма тактасына гел язылып бара икән.

Клара аларның көнкүреш хәлләре белән дә читләтеп кенә булса да кызыксынып карады. Карт җиңгәчәсе ике сүзнең берендә «Аллага шөкер» дип тора. Ипи кайгысы китте, ди, түбәбездән су үтми, ди, мал-туарыбыз бар, ди, аяк-кулыбыз сау, ди. Аннары аның читтәге ике улы белән бер кызы да онытып бетермиләр икән, чәй-шикәрлек карчыкка килгәләп тора икән.

Гомумән, ул бик азга да шөкер итәргә өйрәнгән, ахрысы. Чөнки сугыш башланган елны иреннән калып, берсеннән-берсе яшьрәк алты баласын бик зур авырлык белән үстергән. Ә нужа азның да кадерен белергә өйрәтә икән ул…

Әле дә менә, сүз чыккач, гади генә бер нәрсә итеп сөйләп алды:

– Шулай, сугыш вакытында, яшь ярымлык Һәдиямне күтәреп, стансага икмәк эзләп бардым, – дип башлап китте ул, тирләгән битен тастымал очы белән сөртә-сөртә. – Икмәкне таптым, кайтырга чыктым, бер беләгемдә бала, икенчесендә – ашъяулыкка төреп элгән ике зур каравай… Кайта-кайта кулларымның чистый хәле бетте бит, өзелеп төшәләр дип торам… Нишләргә инде?.. Күп тә калмады югыйсә, ә баралмыйм гына бит, хет ташла да кит… Шуннан Һәдиямне юл кырыена утыртып калдырдым да төенемне бер җир буе алга илтеп куйдым. Аннан баламны килеп алдым. Тагын төенемне алга илтеп куйдым, тагын баламны кире кайтып алдым… Шулай итеп, әле ипекәемне, әле балакаемны күчерә-күчерә, көч-хәлгә кайтып егылдым!

Клара шактый сүзсез калып утырды, әллә нишләтте аны бу кечкенә хикәя, әйтерсең бәгырен туңдырып җибәрде. Ләкин моның сәбәбе җиңгәчәсен яки юл буенда утырып калган баланы кызганудан гына түгел иде (кызгану – бу очракта бик зәгыйфь хис ул), ә дөреслекнең кайвакытта никадәр рәхимсез булуын аңлаудан, кешеләрнең шуңа тыныч карый алуларына хәйран калудан иде. Гаҗәеп бит! Җиңгәчәсенең сүзендә ник бер сыкрану ишетелсен! Булган да узган – бары шул гына! Җитмәсә, әле Клараны юатып маташа: «Синең, Иркә туташ, исең китмәсен, – ди. – Һи, аның ише генә хәлләр кем белән булмады, – ди. – Адәм баласы әрсез бит ул, көлдә аунар – көнен күрер, – ди. – Һәдиям дә менә, шөкер, фызу11 бетерде, калада шкатурчы булып эшли, үзебез дә, колхозыбыз тернәкләнгәч, күкәй эчендәге сары кебек тора башладык», – ди.

Әлбәттә, Клараның үзеннән дә күп нәрсәләр турында сораштылар. Ләкин Клара өчен үз хәлләрен ачык кына сөйләп бирү шактый читен мәсьәлә иде. Аерма бик зур, тормышлар бөтенләй икенче төрле, теләкләр дә, юанычлар да башкача иде. Сөйләсә, ихтыярсыздан шул аерма ачылачак, ничектер мактану булып чыгачак. Ә аның бу кешеләр алдында мактанасы, шәп, рәхәт торулары белән ялтырап күренәсе килми иде. Шуңа күрә ул күбрәк бабасы турында, бабасының Каракошны ничек сагынуын, ничек аңа туган якларны бер кайтып күрергә әйтә килүен сөйләп утырды.

Сүз ахырында иртәгә Каракошка барып кайтырга булдылар. Җае да чыгып тора икән – Рәхмәй абыйсы, бригадир кушуы буенча, шунда барырга тиеш.

III

Икенче көнне иртәнге чәйдән соң Рәхмәй абыйсы әлеге биле сыгылыбрак торган тарантаска Алмас белән Алсуны утыртып, шул ук бәләкәй атта кызу гына ишегалдына юырттырып килеп керде. Балаларны төшереп, печән өстенә чуар палас чыгарып җәйделәр, ике мендәр салдылар.

Иң элек Хәмдия җиңгәчәсе кызыл эчле тирән галошлардан һәм эре чәчәкле шәльяулыктан, туйга баручы кодача төсле, бисмилласын әйтеп, ипләп кенә тарантаска менеп утырды. Аның янына чажлап торган ефәк плащтан, каурый кадаган бик килешле күк эшләпәдән Клара менеп урнашты.

Кузгалып киттеләр. Балалар әниләре янында елашып калдылар. Шулар гына Клараның йөрәген бераз сыкратып алды…

…Авыл урамының түбән очыннан барып чыккач, сулга борылып, тау итәгеннән киттеләр. Ялгыз утырган тау шактый биек һәм мәһабәт иде. Таулар Кларада һәрвакыт ихтыярсыз соклану уяталар. Гүя алар, дөньядан югары күтәрелеп, түбәндәге тормышка бәйсез бер горурлык белән, тын гына карап торалар. Алар бик күп хәлләрне күреп беләләр һәм эчләренә җыеп баралар төсле… Нинди генә тауны күрмәсен, Клараның шуңа менәсе, шуның түбәсеннән дөнья өстенә карап торасы килә иде.

– Җиңгәчәй, бу нинди тау? – дип сорады ул, калкына биреп.

– Бу безнең Чабылтавыбыз, – диде җиңгәчәсе.

Моны ишетүгә, Клараның исенә бабасы кылт итеп төште. Мәрхүм бабасы еш кына: «Чабылтау, Чабылтау», – дип сөйләнә иде. Шушы икән инде ул Чабылтау! Бабасы малай чагыннан ук бу тау тирәсендә күп йөргән булырга тиеш. Шунда аларның җирләре, шунда печәнлекләре булган шикелле… Клара бу хакта сорагач, җиңгәчәсе:

– Әйе, аккошым, каенатамнарның «Корысазлык» дигән печәнлекләре шушында иде шул, – диде.

Кучерда ат тотып барган Рәхмәй абыйсы, борыла төшеп:

– Корысазлык бездән сулда кала, күрсәтермен әле, – диде. Һәм бераз киткәч тә, ул сирәк-мирәк кенә нечкә каеннар үскән, ә урта бер җирен яшел таллык каплаган зур гына уйсулыкка чыбыркысы белән төртеп күрсәтте. – Әнә шунда инде Корысазлык. Борын аның уртасында түмгәкле күл булган, диләр. Хәзер ул күл юк инде, кибеп бетте… – Һәм Рәхмәй абыйсы боларга кырын утырып, Клара өчен кызык бер нәрсә итеп сөйләп китте: – Элек заманда бу сазлыкка торналар күп килә торган булганнар… Торна ул оясын түмгәк өстенә ясый икән. Бала чыгарганда, шул түмгәккә атланып утыра икән, аягы бөкләнми, имеш, аның… Бервакытны Хәнәфи дигән карт, сазлык яныннан үтеп барганда, түмгәк өстендә утырган торнаны шәйләп алган, ләкин торна икәнен танымаган… «Кемнең чикмәне анда ята?» – дип уйлаган карт. Шуннан тиз генә ыштанын салган да, бер чыбык сөйрәп, суга кереп киткән бу… Түмгәккә якынлашкач, «чикмән»не эләктереп алыйм дип, чыбыгын торнага төртүе булган, торна, сискәнеп: «Тар-тар!» – дип кычкырып җибәргән… Моны ишеткәч, карт, тураеп, күкрәгенә сугып: «Шаярма, тар-тар түгел, Хәнәфи абзаң булыр бу!» – дип әйткән, ди…

Көлештеләр, ә җиңгәчәсе: «Һи, заманнар, картлары да балалар төсле булган», – дип, бер көрсенеп куйды.

Юл, Чабылтауны әйләнеп, көньякка табан борылгач, Клара алдында гаҗәеп күренешләр ачылды. Бу ялгыз тау үзе дә гаять зур биеклек өстендә утыра икән. Шушы биеклек өстеннән кайсы якка гына карасаң да, җәелеп яткан аксыл иген кырлары, яшел үзәннәр, күгелҗем урманнар, бөдрә куаклыклар белән капланган озын чокырлар, якында һәм еракта утырган тагы да ниндидер мәһабәт таулар күренә иде. Рәхмәй абыйсы юл буенча диярлек шуларның әле берсен, әле икенчесен күрсәтеп барды: «Ә-әнә теге Өзектау инде! Шуннан уңга таба китсәң, безнең Зирекле буена барып чыгасың. Әнә нәкъ каршыбызда Әркәсле яланы… Сулга карасаң, әнә анда Имәнлек башланып китә… Бабакаеңнан ишеткәнең дә бардыр әле».

Әйе, дөрес, Клара боларның барысын да бабасыннан ишеткәне бар иде. Шуңа күрәдер инде хәзер аңа бу кырлар, бу таулар, бу урманнар электән үк таныш төсле булып тоела иде. Хәтта берара аның күңеленнән: «Тукта, мин үз күзләрем белән дә боларны кайчандыр бер күрдем түгелме соң?» – дигән гаҗәеп сәер, шул ук вакытта ничектер бик якты, ләззәтле сизенү кичеп үтте. Бик ышанасы килде шуның чын булуына! Ләкин… юк, күргәне юк, әлбәттә. Әмма шушы ачык сизенү тәэсиреннән ул ихтыярсыз авыз эченнән генә берничә мәртәбә: «Туган туфрак, туган туфрак!» – дип кабатлап куйды.

Гел юырттырып бара торгач, алар ахырда ак маңгайлы тәбәнәк таулар өстенә килеп чыктылар. Түбәндә кечкенә елгачык, шул елгачык буйлап сузылып киткән Каракош авылы җәелеп ята.

Ике тау арасындагы текә юлдан атны тыя-тыя гына түбән төштеләр һәм, чуерташлар өстеннән сырланып аккан инешне кичеп, бер тыкрыктан авылның зур урамына барып керделәр… Менә сиңа Каракош!

Тәҗрибәле күз бу авылның кайчандыр бик зур булуын һәм бик тыгыз утырганлыгын чамалар иде. Төп урамның бер очыннан икенче очын күреп булырлык түгел… Тагын янәшә сузылган һәм аркылы кисеп узган урамнар да бар. Кыскасы, искечә әйткәндә, элек бу өч-дүрт мәхәлләле бер авыл булган булырга тиеш. Хәзер исә, өстеннән давыл узгандай, ул бик сирәкләнеп, тузгып калган иде. Заманында Каракоштан өч-дүрт кечерәк авыл бүленеп чыккан. Аннары елдан-ел акрынлап, йорт-җирләрен бетереп, читкә китүчеләр дә күп булган… Колхозлашу елларында мондый зур авылдан читкә сөрелүчеләр дә аз булмагандыр, һәрхәлдә, Каракош башыннан күп хәлләр кичкән булырга тиеш.

Ләкин Клара боларның барысыннан да хәбәрсез иде, билгеле. Авыл аңа шактый табигый һәм тыныч-имин булып күренде. Хәер, асылда, Каракош хәзер шундый иде дә.

Авыл уртасына җитәрәк алар урамга буй салынган, такта белән япкан таза гына йортның капкасына килеп туктадылар. Бу – Кларага әллә кайсы яктан, әллә ничек кенә кардәш тиешле Сәйфетдин абзыйның йорты иде. Капканы өстенә ак күлмәк, башына кара кәләпүш кигән кәкрерәк аяклы хуҗа үзе ачты.

– Һай, бәрәкалла! Әйдәгез, хуш килдегез! – дип каршы алды ул кунакларны.

Ат ишегалдына узып, кунаклар тарантастан төшәргә өлгермәделәр, өйдән шәһәрчә диярлек киенгән, кечкенә буйлы, йөзгә бик сөйкемле яшь хатын һәм буйга-сынга таза гына егет ашыгып чыктылар. Болар Сәйфетдин абзыйның улы белән ки- лене иде…

Хәмдия җиңгәчәсе, Клараны терсәгеннән этәребрәк:

– Менә Иркә туташны сезгә күрсәтергә алып килдем, – диде. – Хамматҗан дәдәбезнең внукасы була инде. Каладан кайтты.

– Һи-и-и, шулаймыни? – диде Сәйфетдин абзый, тәмам шаккатып. – Хамматҗан абзыйның шундый внукасы бармыни? Машалла! Күз генә тия күрмәсен, алтын алма булып җиткән икән! Әйдүк, әйдүк, ике күзем, түребездә бул!

Барысы да аның белән бик куанышып күрештеләр. Аеруча Клараны күрүенә яшь килен бик шат иде шикелле – ничектер беренче караштан ук ул аңа, үз тиңен очраткандай, бик җылы, бик якын итеп карады. Аннары кунакларны өйнең түр ягына алып керделәр. Өй эче тәмам шәһәрчә дип әйтерлек иде. Биредә никель карават та, шифоньер да, китаплар тулы этажерка да, хәтта зур радиоалгыч та бар иде. Чебеннең әсәре дә юк, үзе чиста, үзе рәхәт, салкынча… Күренеп тора: шәһәр тәртибен алып килгән кешенең кулы хуҗа монда…

Яшь килен, биленә кечкенә алъяпкыч буып, аш-чәй хәстәренә кереште. Ире дә аңа кушмастан булыша башлады… Хикмәт шул яшь килендә түгелме икән?.. Картлар үзара хәл-әхвәл сораша башладылар, Сәйфетдин абзыйның карчыгын сагынып исләренә төшерделәр, ул күптән вафат икән инде.

Хуҗа бер чыккан арада, Клара җиңгәчәсеннән акрын гына:

– Бабакайлар йорты еракмы, кайчан барабыз? – дип сорап куйды.

– Ерак түгел, – диде җиңгәчәсе.

Шуннан, Клара бик үтенгәч, алар чәйгә хәтле барып килергә булдылар.

Урамга чыккач, җиңгәчәсе Клараны югары очка таба алып китте һәм, бераз баргач та, ике йорт арасындагы иркен генә бер буш урын каршында тукталды.

– Менә шушы була инде бабаңнарның утырган җирләре, Иркә туташ! – диде ул, кабер өстенә килгәндәй, тавышын акрынайтып.

Клара берни аңламыйча әүвәл алга, аннан тирә-ягына каранды. Нәрсә соң бу?.. Урамнан алып инешкә төшеп җиткәнче алабута, кычыткан, әрекмән басып бетергән буш җир җәелеп ята. Ник бер агач, ник бер таш, ник бер каккан казык күренсен! Бу урында кайчан да булса кемнәрнеңдер йорт-җир белән дөнья көтеп яшәүләрен күз алдына китерүе дә бик читен иде. Клара, тәмам аптыраган хәлдә, ни әйтергә белмичә, шактый сүзсез тынып торды. Җиңгәчәсе, аның хәлен аңлап булса кирәк, җиңелчә көрсенеп әйтеп куйды:

– Бетте шул инде, нигез дип әйтерлеге калмады…

– Ә кая булды соң мондагы йорт, бабакайдан калган йорт? – диде Клара, нигәдер бераз сабырсызланып.

– Соң белмисеңмени, бабаң бит, сезнең янга киткәндә, йортын сакау Хисамига сатып китте!

– Беләм. Ишеткәнем бар… Ну, ә ул Хисами кайда соң монда?

– Хисамимы? Хисами, сугыш беткәч тә, сафхузга күчеп китте… Йортын да шунда күчерде… Бик әйбәт тора, диләр… Күркәсенә чаклы асрый икән… Ишетмәдегезмени?

Клара башын гына чайкады… Һәм алабута, кычыткан баскан буш җиргә карап тора башлады. Шушы икән инде… «нигез»!.. Бернинди кызгану-фәлән кебек нәрсә хис итмәде Клара үзендә, тик алдануы өчен кәефе генә азрак кырылды… Бер генә дә күрер нәрсә калмаган ич! Хыялы белән дә ул биредә нәрсәләр булганын күз алдына китерә алмый иде… Юк, билгесез, ят бер урын икән бу аның өчен… Ләкин шулай да ул уйламыйча булдыра алмады: әгәр бабасы үзе бу ташландык урынны кайтып күрсә нишләр иде икән? Түзмәс иде, елар иде, һичшиксез елар иде… Туган җирем, гомер иткән җирем, дип, шәһәрнең дүрт стенасы эчендә гел сагынды да утырды бит!

Инде китәргә дә ярыйдыр. Шулай да Клара, нидер исенә төшереп, җиңгәчәсеннән сорады:

– Бабакай, бакчабыз бар, бакчабызда зур каен үсеп утыра, дип сөйли торган иде. Кайда ул?

– Каенмы?.. Ә әйе, бар иде шул, бар иде… Кистеләр. Каенын да, барысын да кистеләр. Хуҗасыз калгач ни… – Җиңгәчәсе башындагы яулыгын алгарак тартып куйды. – Бабаң картайды, – диде ул сузып кына… – Малайлары таралышып беттеләр. Карчыгы үлде. Ялгыз нишләсен ул монда?.. Барысын сатты да китте…

– Җиңгәчәй, син бу йортны яхшы беләсеңдер инде?

– Һи, белмичә соң! Мин бит шушы йортка килен булып төштем. Минем Хамматшам бабаңнан аерылып чыкмаган иде әле… Туебыз бик тә күңелле, бик тә шәп узды… Вәлиулла абзый, мәрхүм, туй капкадан килеп керүгә, мылтыктан атып җибәрде. Ул халык, мин сиңа әйтим, ул бала-чага!.. Мине җитәкләп ак киез өстеннән генә өйгә алып керделәр… Һи, сөйләсәң, Иркә туташ, исең-акылың китәр. Үтте инде… үтте. Аллага шөкер, менә хәзер үзем дә киленле булдым. Тик Хамматшам гына күрмәде.

Шулай элекке нигездән бер таш кисәге дә калмаган буш җир өстендә анысын-монысын искә төшереп бераз сөйләшеп торганнан соң, алар, акрын гына кузгалып, Сәйфетдин абзыйларга кайтып киттеләр.

Яшь киленнең тәртипле, матур, мул табыны әзер иде. Биредә инде күп сыйлар өстенә тагын быелгы җир җиләгеннән кайнаткан варенье да һәм баллап катырган чәкчәк тә бар иде.

Чәйне озаклап, тәмләп эчтеләр. Сәйфетдин абзасы белән җиңгәчәсе сөйләшеп рәхәтләнделәр генә. Әллә кайчангы хәлләрне искә төшереп, әллә кемнәрне телгә алып беттеләр. Кем белән ни булган, кем кая киткән, ул анда ничек тора, кемнең баласы кайсы шәһәрдә кем булып эшли, кемнең улыннан яки кызыннан күпме акча килгән, ә кем бер тиен дә җибәрми – барысын да санап чыктылар. Клара бер нәрсәгә гаҗәпләнде: Каракоштан дөньяга сибелгән кешеләр гаять күп икән… Ерак Көнчыгыш, Себер, Урта Азия, Урал, Мәскәү, Ленинград, Киев, Баку – кая гына барып чыкмаганнар алар! Тагын шунысы кызык: кайда гына булмасыннар, ниндидер нечкә җепләр аларны Каракош белән һаман бәйли икән әле.

Чәйдән соң яшьләр авыл буйлап бер йөреп кайтырга дип чыгып киттеләр. Хәмдия җиңгәчәсе үзе кушты: «Сания килен, барыгыз, Иркә туташка авылны күрсәтегез, казаныңны үзем карармын», – диде ул яшь киленгә.

Сания үзе дә, аның ире Зиннур да Клара өчен бик кулай кешеләр булып чыктылар. Алар икесе дә Каракош мәктәбендә укыталар икән. Сания үзе шәһәр кызы икән, педагогия институтын бетергәч, аны шушы авылга җибәргәннәр… Клара башта ук аның авыл кызы булмавын сизенгән иде. Инде белгәч, ул аңа үзе ишедәй бик якын булып күренде.

Зиннур инде төп Каракош егете иде. Ул эше белән дә, укуы белән дә Саниядән түбәнрәк тора шикелле – Клара шулайрак сизде… Аннары егет үзенең кечкенә хатынын бик ярата иде булса кирәк. Ничектер менә хуҗасына бик ияләшкән юаш ат шикелле тота иде ул үзен Саниясе янында.

Алар Клараны урам уртасыннан түбән очка таба алып киттеләр. Авылның хәл-әхвәлен аз-маз сөйләп бардылар. Әлбәттә, киләчәген күбрәк сөйләделәр, чөнки алар яшьләр, чөнки Каракошның киләчәге, үткәненә караганда, һичшиксез, матуррак булырга тиеш. Бу ышаныч, бу теләк бигрәк тә шәһәрне ташлап килгән Саниядә нык сизелә иде. Гүя аңа шунсыз монда яшәү мөмкин дә түгел!

Дөрес, Каракошның хәзергә әле ерактан килгән кунакка мактап күрсәтерлек әллә нәрсәсе юк. Күп нәрсәләр яңа башланган яки планда гына икән әле… Хәер, бу гаҗәп тә түгел, чөнки ярты халкы таралып беткән Каракош, озак еллар бер урында таптанып торганнан соң, яңарак кузгалып, югары үрмәли башлаган иде.

Кларага колхозның былтыр гына салынып беткән яңа идарәсе белән гаражын күрсәттеләр. Рәшәткәләп алган иркен ихата эчендә зур, матур йорт. Алты тәрәзәсе урамга карап тора. Бер башында китапханә икән… Клара: «Ә клубыгыз бармы?» – дип сорагач, Сания аңа бер генә сүз белән җавап бирде: «Булачак!»

Идарә артындагы яшел чирәмгә салынган ике ишекле кызыл кирпеч гараж да болай зур гына, чибәр генә кебек иде. Зиннур әйтә, монысы, ди, идарә машиналары өчен генә, ди, ә колхозның барлык машиналары өчен авыл читендә зур сарай салынып ята, ди.

Бер уңайдан Кларага идарә каршында торган мәчетне дә күрсәттеләр. Клара гаҗәпләнә калды: мәчетнең тәбәнәк кенә манарасы белән кәкрәйгән ае да бар, имеш! Ничек сакланган ул! Ләкин бик тә искергән, тузган инде. Түбә такталарына яшел мүк чыккан, бүрәнәләре тәмам караеп беткән. Тәрәзәләре яшькелт зәңгәргә әйләнеп, карасу төшкән күзләрдәй, дөньяга күрмичә карыйлар төсле… Мәчет Кларада ятсыну һәм шомлануга охшаган ниндидер бер авыр хис уятты. Ә бабасы аның мәчет катындагы мәдрәсәдә укып йөрүен сөйли торган иде. Анысы хәзер юк, күрәсең. Әйе, бабай заманындагы нәрсәләр акрынлап менә шулай тузып, череп, юкка чыгып беткәннәр яки бетеп баралар икән инде… Алар урынына әнә бабай күрмәгән, бабай белмәгән яңалары туа…

Мактаулы Каракош! Клара үзенчә бик кызыксынып, сынап карый аңа. Монда беренче күзгә ташланган нәрсә – авылга каршы яклап тезелеп киткән таулар иде. Бабасы: «Каракошкайның таулары киртләч-киртләч, киртләчләре бетә кар киткәч», – дип җырлый торган иде. Чынлап та, бу ак маңгайлы текә тауларны вак ерганаклар агып һәм кәҗәләр таптап, аркылыга-буйга сырлап бетергәннәр икән. Таулар Кларага ни өчендер тәбәнәк һәм боек күренделәр.

Авыл үзе бик чуар. Өйләрнең искергән-тузганнары да күп, ишелергә торганнары да бар; нигезен яки түбәсен яңартып җибәргәннәре дә шактый гына, өр-яңадан салынганнары да очрый… Әгәр Клара урынында берәр дөнья күргән олы кеше булса, ул, бу өйләргә карап, авылның үткән тарихын да, бүгенге хәлен дә китаптан укыган шикелле укыр иде.

Авылда яшеллек тә аз икән. Агач бакчалары юк диярлек, тик кайбер йортларның гына тәрәзә алларында сирень куагы, киртә буйларында ялгыз каен яки шомырт, яки миләш агачы үсеп утыра. Әмма һәрбер йортның койрыгында сузылып киткән бәрәңге җире бар. Клара өчен кызыклы түгел ул бәрәңге җире. Хәер, аны шагыйрьләрнең дә мактап җырлаганнары юк әле. Авыл кешесенең үзе өчен генә кадерле ул… бәрәңге!

Шулай карап уздылар Каракошның зур урамын. Очраган бер бала алар белән исәнләшеп, авызын ачып калды. Ишегалдында йөргән агай яки җиңги дә тукталып, каз шикелле башын кырын салыбрак карап калды. Чөнки безнең Кларабыз бик сылу кыз иде, бик чибәр киенгән иде. Шуңа күрә инде һәркемнең күңеленә: «Кемнеке булыр бу, кайдан кайткан, ниләр алып кайткан?» – дигән уйның килмичә калуы һич мөмкин түгел иде.

Авылдан тип-тигез тугайлыкка барып чыктылар. Алда – буа, буада – иске тегермән, ә тегермәннән ары ферма каралтылары күренә. Ямь-яшел тугайда көтү-көтү ап-ак казлар утыралар.

Яшьләр фермага барып тормадылар, чөнки анда буш абзарлардан башка берни дә юк, маллар – көтүдә… Авыл артына, чирәмлеккә күтәрелеп, шуннан ашыкмыйча гына кайтырга булдылар.

Монда җире дә, һавасы да бүтәнчәрәк икән – ничектер дала исе аңкый. Бөрчекләнеп торган кара туфрак, эсседән кипкән сирәк үлән һәм ефәк чуклы кылганнар… Кылганнар… Гел бер якка таба селкенеп торалар икән бу… кылганнар. Казан тирәсендә юк бит алар.

Сания, иелеп, җиргә учлам-учлам ябышып үскән вак кына зәңгәр чәчәкле бер үләнне йолкып алды да Кларага:

– Мәгез әле, иснәп карагыз! – дип сузды.

Клара үләнне алып борынына китерде һәм хәйран калды: үлән искиткеч хуш исле иде.

– Нәрсә бу?

– Ислекәй… Ислемай үләне, – диде Сания.

Ислемай үләне! Клара аны тирән итеп, кат-кат иснәде һәм бер мәлгә исереп киткәндәй булды. Чиксез дала аның күз алдына килде. Бабасының яшь малай чагын, шушы ислемай үләннәрен җыя-җыя йөгереп йөргән чакларын ап-ачык күргәндәй булды… Кинәт шулкадәр ерак үткәнгә кайта алу әллә ничек шомлы да, әйтеп бетергесез татлы да булып тоелды аңа… Айнырга теләп, ул башын кат-кат чайкап куйды.

Сания тагын ак әремне дә уып иснәтте. Монысыннан да дала эссесе, дала исе аңкып тора иде. Клара ихтыярсыздан: «Әтием бу исләрне ничек оныта алды икән?» – дип уйлап куйды. Ә менә бабасы онытмаган иде, сагына иде. Әгәр ул исән булса, Клара бу үләннәрне алып кайтып, аңа иснәткән булыр иде.

Көн бик эсселәнеп китте, шуңа күрә яшьләр, артык юанмыйча, өйгә кайтырга ашыктылар. Хәтта авылдан читтәрәк тигез чирәмлектә утырган зур таш мәктәпкә дә кереп тормадылар, тик Сания генә бу мәктәпнең районда иң зур, иң бай мәктәп булуын сөйләп алды. Алар шунда укыталар икән инде…

Кайткач, тагын чәй эчтеләр. Аннары каклаган ит, яңа бәрәңге турап һәм күкәй калҗасы салып пешергән бик тәмле аш ашадылар. Ниһаять, көн сүрелгәч, Сания белән Зиннурны берсекөнгә Зиреклебашка кунакка чакырып, юлга чыктылар.

Авылны чыкмас борын Рәхмәй абыйсы атын беразга гына кибет алдында туктатты. Җиңгәчәсе кибеттән, зур бер яулыкка барысын бергә салдырып, чикләвек, йөзем, кипкән өрек кебек нәрсәләр алды. Күлмәгенең тирән кесәсеннән кулъяулыкка төргән акчасын чыгарганчы, Клара барысы өчен түләп тә өлгерде. Аннары ул тагын бишбылтырдан бирле сатылмыйча яткан краб консервын да, тозы өстенә чыккан селёдканы да алмакчы булган иде дә, җиңгәчәсе моңа бик каршы төште. «Акчаңны әрәм итә күрмә, бездә андый нәрсәләрне ашаучы юк», – дип, тәки алдырмады. Шуннан соң Клара Рәхмәй абзасына, көчләп дигәндәй, илле сумлык акча бирде. Рәхмәй, үзеннән дә өстәп, ике шешә акны, бер шешә кызылны алды. Шуларны кучер астындагы печәнгә әйбәтләп яшергәч, утырышып, авылдан чыгып кит- теләр.

Кояш баер алдыннан гына, Чабылтау итәгенә килеп җиттеләр. Кайтышлый сүз аз булды. Җиңгәчәсе тирбәлеп килә торгач оеп китте. Рәхмәй абыйсы башта колхоз эшләре турында аны-моны сөйләнеп килде-килде дә аннары ул да тынды. Клараны бу сүзсезлек, бу юл талгынлыгы бер дә ялыктырмады, киресенчә, ул аңа риза иде, чөнки ул да үз эченә йотылып, үз уйларын уйлап кайта иде.

Тау итәгенә җиткәч, барысы да җанландылар. Җиңгәчәсе, калкынып:

– Машалла, кайтып җитәбез түгелме соң? – диде. – Һи, көтү дә кайтып бара икән ләбаса!

Чынлап та, алда, Корысазлык ягыннан юлга таба көтү чыгып килә иде. Рәхмәй абыйсы атын кызулата төште, һәм алар тузан, йон, сөт исе аңкыган көтүнең нәкъ алдыннан уздылар. Шул чакта Клара бик сәер бер нәрсә күрде: җирдән, кәҗә-сарыклар арасында, әллә нихәтле сыерчыклар кайтып килә. Нәкъ менә көтүгә чыккан йорт кошлары шикелле очмыйча, җәяүләп, йөгерә-йөгерә кайтып киләләр. Бу гаҗәп сәер, кызыклы күренештән кәефе бик килгән Клара кычкырып ук җибәрде.

– Җиңгәчәй, карале, көтүдә сыерчыклар!

– Ә, ие шул! Бала очыргач, көтүдән калмыйлар инде алар.

– Нигә, ни өчен?

– Нигә дип, мал тирәсендә аларга азык табыла. Мал белән бит чебен дә, корт та ияреп йөри… Шуларны чүплиләр инде бу Алла кошлары!

«Удивительно!» – дип уйлап куйды Клара эченнән. Аңа ничектер берьюлы күңелле, рәхәт булып китте.

Рәхмәй абыйсы, артына каерылып, кояш баешына карап алды.

– Иртәгә дә аяз булмакчы икән, – диде ул, башын кагып. – Бик әйбәт. Печәнчеләргә мач килә.

Клара, кинәт җанланып:

– Җиңгәчәй, минем дә печәнгә барасым килә, – диде. – Миңа барырга ярыймы?

– Ник ярамасын! Ярый, бик ярый, аккошым! Үзем алып барырмын, – диде җиңгәчәсе, ничектер Клараның бу теләген шунда ук куәтләп.

– Көлмәсләрме?

– Юк, нишләп көлсеннәр, Аллам сакласын! Менә кызларыбыз белән танышырсың… Кызларыбыз бик куштаннар, кунак итеп, үзеңне урталарына гына алып йөртерләр.

Рәхмәй абыйсы кисәк кенә көлеп куйды:

– Хәсән бригадир, нибуч кунак дип тормас!

– Ә мин кунак булып түгел, эшләргә барам! – диде Клара, эре генә башын чөеп.

– Әйе, әйе, эшләргә инде, печән җыярга, – диде җиңгәчәсе, бала көйләгәндәй итеп. – Бергә барырбыз. Мин үзем дә бик яратам печән эшен, Иркә туташ!

– Барабыз, җиңгәчәй, барабыз! – диде Клара, чын-чыннан рухланып, һәм аны кинәт ниндидер бер канатлану, җилкенү биләп алды. Һич уйламаганда, аның менә хәзер үк әнә шул Чабылтауга менәсе, шуннан дөнья өстенә бер карыйсы килде. Ул атны туктатырга кушты: «Мин тауга менәм!» – диде. Җиңгәчәсенең аптырап: «Һай, Иркә туташ, каян уйладың әле, кояш та баеп бара, ялгыз куркырсың ич!» – диюенә карамастан, ул тарантастан төште дә ашыга-ашыга тауга таба китте.

Тауны менү читтән караганда гына ансат булып күренә икән ул. Иң элек тау, менә башлагач, шактый биек булып чыкты, аннары, югарырак күтәрелгән саен, ул текәрәккә әйләнә барды. Клараның әледән-әле аягы тая башлады, хәтта ара-тирә артка таба шуып та киткәләде. Ләкин һичнигә карамыйча, үлән төпләренә аягын ныграк терәп, тазарак үскән сабакларга тотынып, иелә-бөгелә һаман күтәрелде. Ахырда, азаплана торгач, Чабыл башына менеп җитте… Туктады, тирән сулап, бермәл тын алып торды.

Тау түбәсе – ап-ак ташлык, үлән бик сирәк, урта бер җире чокыраеп тора. Монда сәер бер тынлык хөкем сөрә. Әллә нинди генә шунда, түбәндәге тормыштан аерылу хисен уяткан, бушлык халәтенә якын бер тынлык иде бу… Бу тынлыкта бары җилнең акрын гына исүе ишетелеп тора кебек…

Клара түбә уртасынарак атлады. Кояш баеп өлгергән иде инде… Ләкин бөтен әтраф12 бик якты иде әле, шунлыктан иң ерак офыклар да ачык күренә иде. Клара, тантаналы бер киеренкелек кичергән хәлдә, тирә-як дөньяны карарга кереште. Никадәр ерак җирләр ачылган иде аның күз алдында! Бик-бик еракта күгелҗем томанга өртелгән ялгыз таулар күренә, чиксез киңлекләргә сибелгән, әле тегендә, әле монда җиргә ябышып яткан авыллар күренә, җептәй сузылган юлларны да бик ачык аерып була. Хәтта юлларның теге яки бу төшендә, бөтерелеп сузылган тузанга карап, машиналар чабуын да шәйләп була иде. Һәм әнә шул таулар, кырлар, авыллар аша, ниндидер бер пәһлеванның зур адымнары шикелле, тимер челтәр баганалар әллә кайлардан килеп, әллә кайларга узып китәләр…

Клара озак кына Каракошны эзләде. Кайда ул, нигә күренми? Ниһаять, түбәндәге ике тау арасыннан ниндидер бер авылның читен күреп алды. Ул ерак та түгел иде. Клара чамалап карады: хәзер генә алар кайткан юл нәкъ менә шул ике тау арасыннан килеп чыга икән. Димәк, Каракош шунда. Тик ул тоташы белән күренми, әлеге ак маңгайлы тәбәнәк таулар аны каплап торалар. Әмма Каракошның бер генә читен күрү дә Клара өчен күңелле булып китте, ничектер менә авылдан аңа җанлы бер җеп сузылган кебек булды. Каракош аңа да якын икән ләбаса!

Аннары тирә-якка күз йөртеп, акрын гына артына борылды. Кинәт аның күзенә нидер көзгедәй уйнаклап-чагылып китте. Шуны эзләп түбәнгә карагач, ул тау итәгеннән авылга таба кешеләр төялгән өч атның китеп баруын күреп алды. Менә шул алдагы атта баручы кешеләрнең баш өсләрендә нидер җылык-җылык уйнаклап куйгалый… Нәрсә бу?.. Ах, чалгылар түгелме соң? Әйе, әйе, чалгылар шул! Арбага ике яклап тезелешеп утырган егетләрнең бастырып тоткан чалгылары ара-тирә әнә шулай чагылып-чагылып киткәли икән!.. Печән чабучылар кайтып баралар. Арттагы атларга, тырмаларын югары күтәреп, хатын-кызлар төялгән… Бу күренеш Клараны аеруча сөендереп җибәрде. Иртәгә бит ул үзе дә печәнгә чыгачак. Менә шулай, үзе кебек кызлар белән бергә, аякларын салындырып, арбага утырган килеш, тырмасын күтәреп, болынга барыр, болыннан кайтыр!.. Теге кем, Хәсән дигәннәре: «Кунак кызга тырманың җиңелен әзерләп куярбыз!» – диде бит… Мут күз! Шәһәр кызының кулларын үзенчә кызгана торгандыр инде. Тукта, күрсәтер әле ул аңа үзенең кулларын!

…Менә Зиреклебаш. Карасана, яп-якында гына икән ул. Бөтен өйләре, каралтылары, ишегаллары, көтүдән таралган маллары, кичке эшләрен бетереп йөрүче кешеләре белән, уч төбендәге шикелле, ап-ачык күренеп тора. Ә-нә иң кырыйда Рәхмәй абыйларының өе. Ә-нә капка төбендә моннан бармактай гына күренгән Алмас белән Алсу тауга карап торалар бугай. Исләре китеп, Клара апаларын күзәтә торганнардыр инде алар. Уңган җиңгәчәсе, кай арада кайтып, учагын ягып та өлгергән – морҗаларыннан аксыл төтен акрын гына һавага күтәрелә… Кунакчыл өйнең сый-хөрмәт төтене бу… Юк, алай гына түгел, туган туфрак төтене бу… Бар икән ул «туган туфрак» дигән кадерле җир! Һәм Клара, үз гомерендә беренче тапкыр моның буш сүз генә булмавын аңлап, шуңа искиткеч сөенде. Беренче тапкыр, бик табигый рәвештә, туган җиренә, туган халкына телдән генә сөйләнә торган түгел, ә кан тамырында йөри торган чын якынлык-мәхәббәт хис итте ул… Һәм бөтен хисләрдән дә изгерәк, көчлерәк бу хис аның яшь йөрәген әйтеп бетергесез куанычлы бәхет белән тутырды.

Ул, башыннан эшләпәсен алып, йөзен кичке тау җиленә куеп, күзләрен дым каплаганчы чиксез киңлекләргә карап торды. Аерыласы килми иде аның бу тын биеклектән, бу яңа, тансык хисләр дулкыныннан…

1959

ШАЯРУ

I

Кечкенә генә Идел пароходы, өч тапкыр өзеп-өзеп кычкыртканнан соң, акрын гына дебаркадердан аерылды. Халык җыелган якка шактый кырынаеп, үзенчә гайрәтләнгән булып, зур калаклы тәгәрмәчләрен шапылдата-шапылдата, ул елга уртасына таба борылды. Кайчандыр тар суларда, аккош төсле горур йөзеп, гомерен уздырган бу пароход, хәзер инде ашын ашаган, яшен яшәгән бабайга охшап, киң Идел уртасыннан, ашыкмыйча гына, түбән төшеп китте. Аның юлы Уфага чаклы, шушы юлда йөреп картайды ул. Бәлкем, Агыйделгә барып кергәч һәм аның үрелеп сыйпарлык чәчәкле тугаен күргәч, пароходыбыз борынгыча яшәреп, дәртләнеп тә китәр, әмма хәзер исә, ярларыннан чыккан дәрья уртасында, ул ничектер көчсез дә, мескен дә булып күренә иде. Әйе, үтә икән шул, үзгәрә икән шул барысы да!

…Палубада каюта ачкычын кулында уйнаткалап басып торган ялгыз ханым, пароход пристаньнан бераз ераклашкач та, урыныннан кузгалып китте. Ярдан кулъяулык болгый-болгый озатып калучылар арасында аның күздән югалганчы карап барырлык беркеме дә юк иде. Ирен ул пароходка утыргач та кайтарып җибәрде, чөнки ире аның бик эшле кеше, һәр минуты исәптә… Хәер, тор дисә, ул торыр да иде, кешеләр арасыннан такыр башын елтыратып, бу күздән югалганчы, эшләпәсен селкеп тә калган булыр иде, ләкин ханым аны тотмады инде. Ире үзеннән яшькә күп олы булганга күрәме, ханым аның белән кешеләр күзенә артык чалынырга, ирле-хатынлы икәнлекләрен ачык сиздерергә бик үк яратып бетерми иде. Ире үзе дә моны сизенә иде шикелле. Ләкин алар арасында бу нәрсә бервакытта да, ялгыш кына да телдән әйтелгәне юк, киресенчә, яшь аермасын әнә шулай эчләреннән генә уйлаган хәлдә, алар бик тату яшиләр иде… Моңа артык гаҗәпләнергә дә туры килми, чөнки ире аны уч төбендә генә кадерләп тота иде.

Ханым палубаны бер әйләнде, ике әйләнде, ахырда, йөрүдән кызык тапмагач, стена буендагы үргән креслоларның берсенә килеп утырды һәм уйсыз-нисез генә ерак ярларга карап бара башлады. Бу әле утызга да җитмәгән, төскә шактый чибәр генә бер ханым иде. Өстендә аның инде тулылана башлаган гәүдәсенә ыспай ятып торган тар итәкле ачык изүле әфлисун төсендәге йон күлмәк, аягында кара «лодочка» туфлиләр, ялангач беләгендә кечкенә алтын сәгать. Куллары аның бик ак, бик нәфис, тырнакларына тип-тигез алсу кына салган, бер бармагында кечкенә бриллиант каш яна. Чем-кара шома чәченең озын толымнарын бик пөхтәләп артка өеп куйган, һәм ап-ак муенында сөйкемле генә кара миңе дә бар. Кашлары да бик нечкә итеп сызылган, сөрмәле күзләренең кара керфекләре дә берәмләп диярлек югарыга һәм түбәнгә матурлап бөгелгән, кыскасы, әнә шулай шартына бик җиткереп көязләнгән, үзе чибәр, үзе яшь, үзе нигәдер боек бу ханымга игътибар итмичә узарлык түгел иде.

…Күпмедер утыргач, ханымның тагын эче поша башлады. Бөтен әйләнәдә күңелсез бертөрлелек: су да су, ярлар ерак, җәйге матур яшеллекне якыннан күреп тә булмый. Аннары бит ул биредә ялгызы… Барысы да бар кебек – байлык та, яшьлек тә, хөрлек тә, ләкин берүзе генә ул алар белән нишләсен? Менә ул өендә дә һаман бертөрлелектән туеп, тик ятудан йөдәп беткәч тотты да, «әниемне күреп кайтыйм» дип, шушы юлга чыкты. Күңеле талпынып, бик теләп чыкты ул бу юлга. Идел өсте, ак пароход, аулак каюта, гүзәл салон – болар барысы да аның хыялын котыртып, ниндидер кызык, ниндидер онытылмас күңелле хатирә вәгъдә итәләр иде кебек.

Ләкин пароход ялгыз йөрүчеләр өчен кызыклы урын түгел ул. Менә кузгалып китүенә озак та үтмәде, безнең ханым инде үзен үги кешедәй хис итә дә башлады. Дөрес, уфтанырга бик иртә әле, алда ике тәүлеккә якын юл бар. Бу аз вакыт түгел, ике тәүлектә ни булмас!

Ханым палубада йөрүчеләрне дикъкать белән күздән кичерде. Ул, әлбәттә, танышыр өчен кеше эзләми, күңеле аның андый нәрсәдән ерак иде, хәтта берәрсе танышырга чамаласа да, ул әле уйлап карар иде. Һәрхәлдә, абруен төшермәячәк ул… Ләкин кешеләр белән кызыксынмаска мөмкинме соң? Һәркемгә дә хас бер гадәт ич бу. Шуңа күрә ханым бер ирләрне генә түгел, гомумән, һәркемне күздән кичермичә калмый иде.

Ләкин күпме генә күзәтеп утырса да, ул кызыксыну уятырлык кеше очратмады. Яшьләр юк диярлек, күбрәк парлы халык, ә сирәк-мирәк очраган ялгыз кешеләр әллә нинди шунда күңелсез, таушалган бәндәләргә охшыйлар.

Ханым утырган җиреннән торып китте, тагын палубаны бер әйләнде, икенче әйләнүендә, пароходның арткы очына җиткәч, палуба рәшәткәсенә таянып, койрыкта баручыларны күзәтергә кереште. Анда кызыграк та, күңеллерәк тә кебек иде. Кешеләре дә бүтән – авылларына кайтып баручы агайлар, җиңгиләр, студентлар. Кайберсе тимер идәнгә аягын сузып утырган да капчыгын чишеп янына гына куйган, ак булка һәм уалган хәлвәне капчык авызыннан гына алгалап, зур калай кружкадан, өрә-өрә, чәй эчеп бара. Кайберсе, аулаграк урынны сайлап, төенчеген баш астына салып, шунда йокларга җайлашкан. Әнә ике кыз койрыкның иң очына кочаклашып утырганнар да пароход артыннан ургылып калган суга карап баралар. Алар үз алларына акрын гына җырлыйлар шикелле, тик пароход шаулавыннан ишетелми генә… Ә болары кемнәр? Ишектән читтәрәк өч егет һәм бер кыз нидер сөйләшеп торалар. Уртагарак баскан, иптәшләреннән калкурак буйлы, гәүдәгә какча булса да, шактый киң җилкәле таза егетнең кулында ефәк баш яулыгы. Сүз шул яулык турында бара, ахрысы, чөнки әле берсе, әле икенчесе яулыкны тотып-тотып карый да башын селкеп куя. Ара-тирә аларның:

– Кайдан алдың моны, малай?

– Ну тапкансың бит үзең дә! – дигән кебек сүзләре дә ишетелеп калгалый.

Ә егетнең кулындагы яулык искиткеч матур иде. Нинди генә бизәк, нинди генә төс юк аңарда, нәкъ менә ачылып киткән тавис койрыгы диярсең! Егет башта, бәлкем, үзе дә бу кадәр гүзәл нәрсә алуын аңлап җиткермәгәндер, ә хәзер исә, иптәшләре исләре китеп мактагач, аның куе кара кашлы ак чыраена гаҗәпсенү катыш балаларча сөенү җәелгән иде. Сүзен дә әйтә алмый ул, бичара. Яулыгын ике кулына тоткан килеш, иптәшләренең мактавына бары баш кагып кына тора.

Егет үзе дә, аның кулындагы нәфис яулык та безнең ханымда гаять зур кызыксыну уятты. Кем ул, нинди яулык аның кулында, каян алган, кем өчен алган ул аны? Кинәт ханымның түбәндә, шул яшьләр арасында буласы килде, яулыкны тотып карыйсы, битенә куеп карыйсы килде. Нигәдер, ни сәбәптәндер аның хәтта яшь буласы, ваемсыз-шат буласы, әле берни дә үтмәгән, барысы да – мәхәббәте дә, бәхете дә – алда булачак дип ышанасы һәм әнә шул яшьләр шикелле, юк кына нәрсәдән дә куаныч табып, хыялланып, өметләнеп яшисе килеп китте. Шунда ук яннарына йөгереп төшәрдәй булды, ләкин… бу мөмкин түгел иде. Ара ерак. Ул – югарыда, алар – түбәндә. Әгәр шуннан юләрләнеп төшсә дә… көлкегә генә калыр иде.

Ханым тирән итеп бер сулады һәм, каядыр алып киткән хыялларыннан айнырга теләгәндәй, башын чайкап куйды. Үзе һаман түбәндә баручы яшьләрдән күзен ала алмыйча, онытылып карап торды. Менә егет яулыкны, ак кәгазьгә ипләп кенә төреп, эчке кесәсенә салды, шуннан, янә бераз сөйләшеп торгач, алар барысы да эчкәре кереп киттеләр. Ханым да кузгалды… «Студентлар, ахрысы? – дип уйлады ул эченнән. Аннары: – Нишләргә соң?» – дип тә уйлады. Каютасына ни өчендер керәсе килми иде, ялгыз палуба таптау да килешми. Таушалган пижамаларын киеп, китап тотып чыккан эчпошыргыч «командировочныйлар», ул үтеп киткән саен, китаптан башларын күтәреп, аның артыннан карап калалар. Ни уйлап карыйлар өнсез, йөрәксез балыклар? Үзләре әле шулай да, зәһәр йоткан хатыннарын исләренә төшереп, эчләреннән калтыранып та куя торганнардыр. Хатыннарыннан курыккан ирләрне ул, үзе әйтмешли, терпеть не могла!

Ханым, палубаны ташлап, беренче классның салонына килеп керде. Төшке аш вакыты күптән узганга, ә кичке ашка әле бик иртә булганга күрә, салонда беркем дә юк иде. Ханым тирән эчле йомшак креслоларның берсенә утырды. Салон эче тын, бары бөтен җирендә вак кына калтырау сизелә, официантканың бер өстәлгә җыеп куйган бокал-стаканнары акрын гына зыңлыйлар, ә көн яктысыдай тоташ калын тәрәзәдән ничектер ачыкланып, якынайгандай булып күренгән яшел урманлы тау битләре акрын гына артка таба йөзәләр. «Нишләргә соң?» – дип, тагын пошынып уйланды ханым. Ашыйсы-эчәсе дә килми, чөнки ире белән соңгы тапкыр кара-каршы утырып, өеннән бик әйбәт сыйланып чыккан иде. Шулай да официантка кыз салонга килеп кергәч, ул аңа бер стакан чәй белән пирожный китерергә кушты.

Менә шул бер стакан чәй белән юанып, ул зур тәрәзәдән әлеге артка таба йөзгән тау битләренә, арыш кырларына озак кына карап барды. Ләкин бу күренешләр, җансыз көзгедә чагылган шикелле, аның күңелендә берни уятмыйча, хәрәкәтсез төбәлгән күзләреннән генә кичәләр дә кичәләр. Барыбер нидер юк, нидер җитми, ә калын пыяла аша күренгән табигать үзе генә аның күңел бушлыгын тутыра алмый иде. Нәрсә теләгәнен ул үзе дә белми, бөтен нәрсәсе бар да кебек, ә шулай да җаны тыныч түгел, җаны һаман нидер тели, нидер көтә.

Акрынлап кына кояш та җир читенә якынлашып бара, Идел өстендә алсу шәүләләр уйнаклый башлады. Биек ярларның суга яткан күләгәләре торган саен киңәя һәм караңгылана, ә кояшка каршы яктагы чиксез Идел түре, аннан да ары сөзәк кенә күтәрелгән күгелҗем кырлар өсте аеруча яктырып балкый иде. Ханым, палубаны тагын бер әйләнергә булып, салоннан чыкты.

Пароходның койрыгына җиткәч, ул нигәдер түбән карады һәм ихтыярсыздан тукталды. Түбәндә баягы таза чандыр егет ялгызы гына әрҗәләр өеменә йөзе белән борылып, әлеге тавис койрыгыдай яулыгына карап тора иде. «Бу ни хәл, – дип уйлады ханым, – әллә тилергәнме ул, шулкадәр исе киткән!» Ә егет, чынлап та, бераз гына шөребе какшый башлаган кешедәй, аны-моны сизмичә яулыгын бер җәеп карый, бер йомарлый, битенә дә куеп ала, иснәгән кебек тә итә, гүя сихерләп маташа. Аннары бик сак кына ак кәгазьгә төреп, эчке кесәсенә салып куя.

Бу күренеш ханымда шундый бер сабырсыз кызыксыну уятты ки, аның ничек кенә булса да егет белән танышасы һәм яулыкның серен беләсе килде. Ә кичкырын түбәндә баручы кыз, егетләрнең берсен ияртеп, палубага менде. Алар сагаеп кына бер әйләнделәр дә, пароходның алгы очына туктап, Идел өстенә карап бара башладылар. Ханым алар яныннан бер-ике тапкыр сүзләренә колак салып үтеп китте. «Әйе, болар студентлар булырга тиеш». Кечерәк кенә буйлы җыйнак кыз беренче кышын гына шәһәрдә үткәргән, ахрысы, район кыяфәте үзеннән китеп тә бетмәгән әле; көл төслерәк чәчләрен уртадан ачып, калын толымнар итеп үреп салган, өстенә кызыл бөрчекле ак ситсы күлмәк киеп, билен тар гына каеш белән буган, ә аягында арзанлы оек белән үкчәсез кара туфли… Егет исә шәһәрчәрәк: өстендә аның эре шакмаклы «молния» каптырмалы күлмәк, балаклары бөрмәле күк шаровар, аягында «тапочка» дип йөртелгән резин чүәк – базык, тыгыз гәүдәсенә караганда, ул берәр институтның спортчысы булса кирәк.

Ханым алардан аз гына читкәрәк килеп туктады да, кирәк кадәр тынып торгач, гади-мөлаем булырга тырышып, яшьләргә дәште:

– Иркәләрем, кая кайтып барасыз?

Яшьләр җәһәт кенә аңа борылып карадылар; кызның, борыны кечкенә булганга күрәме, соры күзләре бу минутта аеруча зур да, якты-матур да иде. Шәп киенгән чибәр, көяз ханымны күргәч, ул бераз гаҗәпсенебрәк, теләр-теләмәс кенә:

– Төрлебез төрле җиргә, – диде.

Аның болай кырын торып, салкын гына җавап кайтаруына ханымның артык исе китмәде: хатын-кыз башта бер-берсенә шулайрак була инде, нишлисең! Мөлаем ягымлылыгын саклап, ханым сораша бирде:

– Шулаймыни? Бик әйбәт. Сез студентларсыздыр инде?

– Әйе, студентлар.

– Шулайдыр дип уйлаган идем. Танып була бит. Кайчан гына әле мин үзем дә студентка идем.

Яшьләр һич тартынусыз ханымга тагын бер сынаулы караш ташладылар. Ханымның үзен менә шулай гади-якын итеп тота белүеме, әллә соңгы сүзен әйткәндә ничектер сагышлы көрсенеп куюымы – нидер яшьләрнең салкын торып маташуларын бик тиз эретә башлады. Озак та үтмәде, телләре дә чишелде һәм сөйләшеп тә киттеләр.

Башлап үзләре үк ханымның исемен дә сорап белделәр. Ханым аз гына көттереп, гүя чын исемен әйтергә икеләнгәндәй җавап бирде:

– Мин… Диләрә.

Аннары ул үзе сораша башлады. Яшьләр, билгеле, икеләнеп тә, яшереп тә тормадылар – аларныкы уч төбендә!

Тиз арада ханым һәркайсының исемен белде, кайда укуларын, кая кайтуларын белде, тик бер генә төер аның күңелен һаман борчып торды. Ул теге яулык хуҗасы чандыр егет тә менмәсме икән дип көтте, әмма егет менмәде. Бер-ике тапкыр ханым җай чыгарып аның хакында сорашырга да теләп карады, әмма булдыра алмады. Бары аерылышканда яшьләргә:

– Сезнең белән танышу бик әйбәт булды әле. Иртәгә дә менегез, бергә-бергә кайту күңелле ич! – дип калды.

Яшьләр:

– Рәхмәт, апа, килербез, – дип, түбән төшеп киттеләр. Ханым, ялгыз калгач та, каютасына керергә ашыкмады. Палуба баганасына сөялеп, битен кичке саф җилгә куеп барды. Төн, тынлык, елга өсте кап-кара, аз гына чи балык исен аңкытып, түбәннән дым килә. Ярлар күренми, каршы очраган пароход та, вак утларын ерактан гына җемелдәтеп, тавыш-тынсыз уза…

…Менә түбәндә ничәдер тапкыр җиз кыңгырауга суктылар – һәр сугудан, гүя ике кат тавыш чыгарып, сәер генә яңгырады ул… Диләрә ханым иренеп кенә урыныннан кузгалып китте, каютасына керде, ашыкмыйча гына урынын рәтләп чишенә башлады. Аяк йөзеннән үк яткан төнге ефәк күлмәген киеп, көзге каршына баскач, ничектер уйга китеп, тулы-тыгыз күкрәкләрен акрын гына сыйпап торды. Әйе, ул яшь, ул таза, ул чибәр әле! Ләкин… нигә соң болай йөрәген савып, эче поша икән аның? Ни җитми, ни кирәк? Тагын әлеге ак чырайлы чандыр егет аның исенә төште. Кем ул, ни өчен ул да, кешедән яшерен сере бар шикелле, иптәшләреннән үзен читтәрәк тота, йөрми, күренми? Тагын эчке кесәсендә генә саклап йөрткән яулыгы… Нигә ул аңа бик кадерле?

…Кинәт ханымда шул яулыкны егет кулыннан ничек тә тартып аласы килү теләге туды. Яулыгын алырга, яулыгы белән бергә серен алырга!

Һа, ул моны булдыра алмасмыни? Нинди егетнең әле яшь чибәр хатын сихереннән котыла алганы бар? Теләү генә кирәк, теләү генә – иблисең дә тез чүгәр!

II

Иртәнчәк Диләрә ханым палубада кемнәрнеңдер кычкырып сөйләшкән-көлешкән тавышларыннан уянып китте. Тәрәзәгә тарткан кыек рәшәткәнең ярыкларыннан кергән яктылыкка караганда, вакыт шактый булырга тиеш иде инде. Ханым, урын өстендә бераз киерелеп-сузылып ятканнан соң, кинәт нидер исенә төшкәндәй, ашыгып урыныннан торды. Тиз генә чуар халатын киеп, тәрәзәнең рәшәткәсен шылдырып җибәрде. Илаһи, көне дә көне! Үзе тын, үзе нурлы, үзе җылы, әйтерсең балачакта күргән бәйрәм иртәсе! Су өсте тип-тигез, яланаяк йөгер дә кит! Пароход та аның өстеннән гүя шуып кына бара. Кояш та әле яңа күтәрелеп килә икән – җылына башлаган елга урыны-урыны белән сөттәй ак пар көйрәтеп ята. Ярлар да биредә якын икән – әнә көтүләре белән кузгалган карлыгачлар канат какмыйча гына, кыеклап-кыеклап, бер югары менеп китәләр, бер түбән атылып төшәләр. Юк, мондый иртәне, мондый нурлы иртәне, йоклап, күрмичә калырга ярыймы соң!

Диләрә ханым тиз генә юынды да, яңадан рәшәткәне тартып, киенә башлады. Бүгенге иртәнең үзенә охшарга теләп, иң матур, иң килешле алсу күлмәген киде, энҗе муенсасын такты, күзләренә оста гына итеп сөрмә тартты, шуңардан, ахры, керфекләре дә аска һәм югарыга таба матур гына бөгелгән кебек булдылар. Бизәнеп беткәч, чәченә, түшенә «Ак сирень» хушбуен бөркеде, шуннан соң, рәхәт бер җиңеллек хис итеп, палубага чыкты.

Палубада куанычлы бер җанлылык иде. Бар да торып чыкканнар, бар да, иртәнге елга өстен һәрьяклап күрергә теләгәндәй, төркем-төркем күчеп йөриләр, кулларын сузып, бер-берсенә нидер төртеп күрсәтәләр, һич юктан да шатланып көлешәләр. Диләрә ханым да чыгу белән сөттәй ак пар шуышып йөргән елга өстенә, нурлы пәрдәгә төренгән тау битләренә бермәл сихерләнгәндәй карап торды. Бу кадәр дә матур, сөйкемле булыр икән! Әйтерсең менә бөтен дөньясы назланып, елмаеп алдыңда ята синең! Әгәр Диләрә ханымның канатлары булса, шуларны җәеп, пароходтан төшәр иде дә, аякларын суга тидерер-тидермәс кенә атлап, тын, якты тауларга таба китәр иде. Күргәннәр: «Бу нинди фәрештә, кайдан гына иңде әле ул!» – дип, тик хәйран булып калсыннар иде.

Шулай сихерләнеп, хыялга бирелеп, күпмедер торганнан соң, ул акрын гына кузгалып китте. Пароходның арткы очына җиткәч, тукталып, ихтыярсыздан түбәнгә караса, әлеге таныш яшьләрнең койрыкта, тимер идәнгә газеталардан табын җәеп, күңелле генә ашап-эчеп утыруларын күрде. Аның йөрәге кинәт урыныннан купкандай булды, җанын әллә нинди бер түземсез талпыну биләп алды. Бик якын идеме алар аңа, әллә мондый иртәдә үзенең ялгызлыгы белән һич килешә алмаганга күрәме, әмма ничек кенә булмасын, аның чын ихластан тизрәк шулар янында буласы килде, һәм, бер дә уйланып-икеләнеп тормыйча, ул ашыгып түбәнгә төшеп китте.

Яшьләр аны якты каршы алдылар. Дөрес, ханымның бик шәп киенгән булуы, бигрәк тә «югары»дан төшүе аларны беркадәр ятсынырга мәҗбүр итә иде. Ханым үзе дә моны сизмичә калмады, ләкин игътибар итмәскә тырышты.

Яшьләр, бераз каушабрак, аңа табын янына утырырга тәкъдим иттеләр. Ханым, чүгәләп, күлмәк итәген кайтара төште дә, чистарак урынны чамалап, җылы тимер идәнгә утырды. Табында газетага турап салган ак икмәк, арзанлы колбаса, йомырка, яшел суган, шырпы тартмасында тоз – нәкъ менә безнең кадерле кунак өчен генә әзерләнгән сый!.. Табынның хуҗасы әлеге чәчләрен уртадан ачып тараган бала чырайлы кыз икән. Ханымны да башлап ул кыстарга кереште:

– Апа, рәхим итегез! Безнең табын студентларча, такы-токы гына инде, гаеп итмәссез!

Ханым, ничек тә гади, үз булырга тырышып:

– Сөйләмә, иркәм! – диде. – Бик әйбәт, тагын ни кирәк?

Һәм бер йомырканы алып, идәнгә бәреп ватты да әрчергә тотынды.

Егетләрнең берсе аның алдына колбаса телемнәрен этәрә төште:

– Менә моны да алып карагыз, әгәр яратсагыз… «Халыклар дуслыгы» дибез без аны, ите – атныкы, мае – дуңгызныкы…

Яшьләр көлештеләр, ә ханым комачтай кызарды, шулай да сынатырга теләмәде.

Загрузка...