Тугызынчы майның таңында Зөфәр Сабитов гаҗәеп бер төш күрде: имештер, ул ят бер дала буйлап ялгызы каядыр китеп бара. Дала буш, дала тын, үзе тип-тигез һәм очсыз-кырыйсыз. Үләннәре саргаеп кипкән, кара туфрагы чатнаган чуендай яргаланып беткән. Бик эссе, бик коры, төпсез күктән кызган тимердәй ап-ак кояш туп-туры аның күзенә карый… Кайсы якка гына борылмасын ул, бу тере кояш ни өчендер һаман аның каршысына чыга, үртәп көлгәндәй, күзләрен чагылдыра, берөзлексез яндыра, көйдерә, имеш.
Кая таба бара ул, мәгърипкәме, мәшрикъккәме – ачык кына белми дә, имеш, ләкин барырга кирәк, бармыйча ярамый, чөнки монда туктап калу һич мөмкин түгел. Һәрхәлдә, ул, бу котсыз даланы ничек тә үтеп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән ниндидер яңа бер дөньяга барып чыгарга тиеш. Шунда ул үзенең бәхетен табачак. Һәм берәүгә дә әйтмичә, берәүне дә ияртмичә, ялгызы гына чыгып китүе дә бары шуның өчен генә, имеш.
Баштарак аңа тигез дала буйлап атлавы бер дә күңелсез, авыр булып тоелмады. Киресенчә, бу иркенлектә, бу тынлыкта бару рәхәт тә кебек иде. Аннары ялгызлык та аны артык борчымый иде әле, ничек кенә булмасын, юлдашка эт шикелле аңа ияргән гамьсез кояш бар иде. Ләкин тора-бара очы-кырые күренмәгән үлек дала аны борчый, шомландыра башлады. Кайчан бетәр бу, кайчан бер чиге күренер, нигә бер кош, бер әрлән заты да очрамый?! Тагын бу шоп-шома күктән шым гына ияреп барган «юлдашы» да бик мәкерле, явыз булып чыкты. Хәзер ул Зөфәрнең нәкъ менә баш түбәсен кыздыра, шундый кыздыра, әйтерсең юри миен кайнатып чыгарырга тырыша… Зөфәр кипте, янды, хәлдән тайды, үлеп эчәсе килә башлады. Атлаган саен көчәя барган бу сусауга һич кенә дә түзәрлек түгел иде, коточкыч авыр иде, чатнап кара янган иреннәре бертуктаусыз: «Су… су… су!» – дип, үзлегеннән кыймылдый иде.
…Күпмегә сузылган булыр иде бу газап, чыдый алган булыр идеме ул, юкмы, әмма томаланган, шашарга җиткән күзләре алдында кинәт җем-җем уйнаклап яткан түп-түгәрәк, зур бер күл ачылды. Су, су, йа Хода!.. Бу шулкадәр чын иде, шулкадәр якын иде, гүя менә суның йомшак дымы аның йөзенә килеп тигәндәй булды. Зөфәр кара көйгән иреннәрен ялап алды, тирән итеп, өзеп-өзеп сулый башлады һәм ашыгып-кабаланып атларга тотынды. Күл бик якын кебек иде, тигез җирдән үк башланып киткән сай читләре агарып, ә эчтәрәк, тирәнрәк урыннары зәңгәрләнеп тора кебек иде. Тик аның аргы чите генә ачык күренми; анда биек камышлармы, текә ярлармы бар кебек, ләкин алар барысы да күз үтә алмаслык күгелҗем томан белән өртелгән иде. Бәлки, шундадыр инде аны көткән сихри дөнья!.. Менә тиздән, тиздән ул барып җитәр, тукталып тормастан шабыр-шобыр күлгә кереп китәр, ут капкан башын суга тыгар, кушучлап якты суын, салкын суын эчәр, эчәр, көлә-көлә, елый-елый эчәр…
…Нәкъ шул чакта кемнеңдер урам яктан зал тәрәзәсен бик каты итеп кагуы ишетелде. Төш кинәт өзелде, Зөфәр, сискәнеп, күзен ачып җибәрде. Бу ни хикмәт, кем болай дөнья җимерә? Ул ни дә булса уйлап өлгергәнче, залда яткан әнисе Таибә абыстай торып, тәрәзәгә барган иде инде.
– Кем ул, ни булды, пожармы әллә? – диде карчык куркынган тавыш белән.
Урамнан бер хатынның бик кабаланып нидер кычкыруы ишетелде. Зөфәр, күпме колагын салып ятса да, аның сүзләрен аера алмады, тик ахырдан көлепме, елапмы җибәрүен генә ишетеп калды. Ул да булмый, бүлмә ишегендә Таибә абыстай күренде. Аның йөзенә карау белән, Зөфәр ниндидер гадәттән тыш хәл булганын сизеп алды.
– Улым, тор әле, – диде Таибә абыстай әкрен генә серле һәм сөенечле бер тавыш белән. – Әнә күрше Митриләрнең килене килгән, сугыш бетте, ди…
– Сугыш бетте?..
– Әйе, сугыш бетте, ди, хәзер генә радиодан әйттеләр, ди, нишләп ятасыз, ди… Ярабби Мәүлам, бу көннәрне дә күрергә насыйп иттең, рәхмәтеңнән ташламадың бәндәләреңне…
Зөфәр шунда ук урыныннан сикереп торды һәм ашыгып киенә башлады. Төш онытылды, юкка чыкты. Сугыш беткән! Беткән! Точка! Зөфәрнең кычкырып көләсе килде, күкрәгендә тантана һәм ярсу тыгызлана башлады, ашыгудан кулларын күлмәк җиңенә кертә алмыйча азапланды. Әнисенә кычкырды:
– Әни, давай чәеңне! Тизрәк бул!
Киенеп бетәр-бетмәс залга чыкты, урам тәрәзәсенә барды һәм хәйран калды: урамда чуп-чуар халык иде. Капка төпләрендә төркем-төркем хатын-кызлар басып торалар, нидер сөйләшәләр, көләләр, күзләрен сөртәләр. Алар тирәсендә бала-чагалар сикерешәләр. Урам буйлап яшь-җилкенчәкләр тыз-быз йөриләр, каршы очрашканда кочаклашалар, үбешәләр. Ә вакыт бик иртә иде әле, кояш шәһәр өстенә яңа күтәрелеп кенә килә…
Менә ул көн, менә кайчан килеп җитте ул күпме курку-шомланулар, күпме яшерен өметләр белән көткән көн! Бетте, шушы минуттан курку да, шомлану да – барысы да бетте, җилкәдән әйтерсең Һималай тавы төште!
Зөфәр, җиңел генә атлап, кухняга чыкты. Җиңгәсе Сәкинәнең урыны буш иде, тик киң караватта биш яшьлек Фәрит кенә бөек вакыйгадан хәбәрсез, кул-аягын ташлап йоклап ята иде.
– Җиңги кайда? – диде Зөфәр.
– Кайда булсын, урамда…
– Ә балалар? Хөршид?
– Алар да шунда, тордылар да бәрелә-сугыла чыгып чаптылар. Күк капусы ачылганмыни, – диде Таибә абыстай, азрак сукранып; күрәсең, барысының да өй ташлап чыгып китүләренә аның хәтере калган иде.
– Күк капусы ачылудан да болайрак бу, әни!
– Анысы шулай инде, шулай, – диде Таибә абыстай, тизрәк килешеп. – Әйттем исә кайттым, көенечкә генә була күрмәсен!
Зөфәр, чәйгә утырганчы, радионы борып куйды. Шунда ук Левитан тавышы яңгырады. Менә ничәнче тапкыр инде ул Гитлер Германиясенең капитуляция шартларына кул куюын тапшыра иде. Һәм аның тавышы гүләп торган чаң шикелле көчле-дәһшәтле булып, һәр сүзе искиткеч ачык, тантаналы булып яңгырый иде. Тарихның бөек сәгате!
Шуның артыннан ук хөкүмәтнең тугызынчы май көнен Җинү көне, бәйрәм көне итеп белдерүен тапшырдылар. Димәк, бүген заводлар, учреждениеләр эшләмәячәк. Аның каравы Зөфәрнең эше тыгыз булачак, чөнки ул – сәүдә кешесе, сәүдә белән җитәкчелек итүче, ә мондый көнне сәүдә точкалары, бигрәк тә азык-төлек магазиннары ачык булырга, шаулатып сату итәргә тиешләр. Бу көнне көтеп, складларда саклап тоткан аракы-виноларны, азмы-күпме кондитер, бакалея нәрсәләрен тизрәк точкаларга чыгарырга кирәк.
Таибә абыстай кайнатып биргән чәйне Зөфәр кухняда гына утырып эчте дә бүлмәсенә кереп киенергә тотынды. Эшкә барса да, бәйрәмчә булсын дип, чиккән якалы ак күлмәген, элүдә генә торган соры костюмын, җәйге туфлиләрен киде. Барысы бер төстән, бер иштән диярлек, тик менә зәңгәр кепкасы гына күренешне шактый боза иде. Ярый инде, баштанаяк бертөследән киенер вакытлар алда әле…
…Капкадан чыгуга, иң элек аңа сеңлесе Хөршид ташланды. Арык кыз, нечкә беләкләре белән аның муенына үрелеп, артык дулкынланудан сүзләрен бутап, нидер әйтергә тырышты:
– Абыем җаным, бетте, котлыйм, абыем җаным…
Зөфәр аның көзге яфрак кебек калтыранган юка гәүдәсен сыңар кулы белән генә кочып алды:
– Бар, хәзер үк кереп, өстеңә киеп чык! Тәмам өшегәнсең бит.
– Мин янам! – диде кыз, абыйсына тагы да сарыла төшеп.
– Бизгәгең кузгала торгандыр, бар, бар, хәзер үк кер! – диде Зөфәр, аны куалап.
Бер читтәрәк, күрше хатыннар уртасында, иңенә шәлен салган Сәкинә җиңгәсе тора иде. Хатыннар бер-берсен бүлеп, барысы берьюлы диярлек шаулап сөйләшәләр, кинәт кенә көлеп тә, хәтта елап та җибәрәләр, ә җиңгәсе исә башын кагып кына тора, ара-тирә күзен сөрткәләп ала, әмма аның йөзе яшь кызларныкыдай тәмам нурланып, алсуланып киткән иде. «Менә кемгә бәйрәм бүген!» – дип уйлап куйды Зөфәр. Ире, иркәе фронттан кайтачак бит аның!.. Шулай була күрсен инде. Зариф солдат, Зөфәрнең абыйсы, сугышның соңгы атналарына кадәр исән-имин иде әле. Герман җиренә кергәч тә, «эшем әйбәт, трофейный ротада хезмәт итәм» дип язган хатлары һаман килеп торды.
Урам буйлап барганда, капка төпләрендә басып торган кайбер хатын-кызлар яки олы яшьтәге ирләр Зөфәргә әдәп белән тыйнак кына: «Исәнмесез, күрше! Котлы булсын Җиңү бәйрәме!» – дип дәшеп калдылар. Зөфәр үзе дә аларга елмаеп, зәңгәр кепкасын күтәрә төшеп, баш иеп узды. Шулай ул бу дөнья! Әле кайчан гына шушы күршеләре аны сәламләү түгел, бөтенләй күрмәмешкә салыналар иде яки яшерен бер дошманлык белән артыннан карап калалар иде. Янәсе, бөтен кеше тегендә, ут эчендә, ә ул тап-таза килеш монда йөри… Ни өчен коммерсантка мондый оҗмах, имеш? Билгеле, авыр иде бу ят итеп, дошман итеп карауларны күтәрүе, әмма, тешен кысып булса да, аңа чыдарга туры килде. Ә хәзер бетте, бетәргә тиеш, хәзер фронт та юк, тыл да юк – бөтен кеше бертигез. Һәм ул бүгенге көннән берәүдән дә шүрләмичә, һәркемнең йөзенә туры карап йөри алачак.
Трамвай йөри торган зур урамга чыккач, Зөфәр тагы да ныграк гаҗәпләнә калды: монда инде халык төркем-төркем булып кына түгел, ә тоташ бер елгадай, трамвай юлының ике ягыннан шәһәр уртасындагы мәйданга таба агыла иде. «Бу ни тамаша? – дип уйлады ул. – Эшкә дисәң, барысы да бер якка таба баралар, демонстрация дисәң, бернинди тәртип юк!» Ләкин бу, чыннан да, халыкның бернинди чакырусыз, өндәүсез, үзеннән-үзе туган, шуңа күрә сафларга тезелмәгән шатлык демонстрациясе иде.
Сугыш елларында тузып беткән трамвайлар бу иртәдә дә селкенеп, дөбердәп йөриләр иде. Зөфәр, шуларның берсенә утырып, эшләгән җиренә китте. Эшләгән җире – зур бер заводның эшчеләр тәэминаты идарәсендә. Менә шунда ул сәүдә бүлегенең мөдире булып сугыш башыннан ук эшләп килә иде.
Трамвайга утырып барган чакта, Зөфәр бүген таңда күргән әлеге сәер төшен хәтерләде. Нинди төш булды соң бу? Көйгән дала, эссе кояш, сусызлыктан тәмам әлсерәп, интегеп, ялгыз баручы ул, Зөфәр – кайдан килеп керде бу аңа?.. Һәм нәрсәгә юрарга соң мондый куркыныч һәм куандыргыч төшне? Аның үләргә җитеп сусаудан тонган күзләре алдында җем-җем уйнаклап яткан гаҗәеп матур күл ачылган иде бит. Хәтта ул аның сусыл исен, салкынча дымын тоя башлаган иде. Тик, кызганычка каршы, төш иртәрәк өзелеп калды. Әгәр аны сискәндереп уятмасалар, ул барып җиткән булыр идеме икән, юкмы икән? Хәер, бу кадәресе әллә ни әһәмиятле дә түгел. Күл үзе, аның сусавын басачак саф, салкын сулы күл үзе бар иде бит, бик якын иде, димәк, төшне бары тик яхшыга, бәхеткә генә юрарга кирәк. Менә бүген туган көн шул төшнең дәвамы түгелме соң, теге күл шикелле аның алдында киләчәк бәхете кинәт ялтырап ачылды түгелме соң?!
Зөфәр килеп җиткәндә, завод алдындагы мәйдан халык белән шыгрым тулган иде. Заводның эшләмәячәген белсәләр дә, монда җитәкчеләрдән алып бөтен сменаларның эшчеләренә кадәр барысы да җыелганнар иде. Мәйдан шау-гөр килеп тора. Әллә ничә җирдә баян уйныйлар, әллә ничә җирдә түгәрәкләнеп бииләр, җырлыйлар, төрле җирдә заводның карт эшчеләрен, фронттан кайткан кешеләрне шаулап-көлеп һавага чөяләр. Шундый төркемнәрнең берсендә Зөфәр дистәләрчә кулларның майор Симаковны мәтәлдереп чөюләрен күреп алды. Кыш уртасында гына фронттан кайткан бу кулсыз майор заводның кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли башлаган иде. Ничектер тиз арада гына ул зур коллективның күзгә күренгән бер кешесе булды да китте. Моның сере фронттан күкрәген орден-медальләр белән тутырып кайтуында гына түгел иде шикелле, ә үзен идарә тирәсендәге ялагай бюрократлар арасында гаҗәп кыю, бәйсез тотуында иде булса кирәк. Шуңадыр, ахры, гади халык, батыр табылды дигәндәй, аңа авып та киткән иде.
Зөфәр аны чөйгән якка барып тормады (кулсыз майор белән очрашырга яратмый иде ул), ә халыкны ерып, туры гына завод идарәсенә таба узды. Ишек төбендә идарә кешеләре белән кул биреп күреште, һәркайсын бәйрәм белән котлады, аннары бер читтәрәк ниндидер ят кеше белән сөйләшеп торган, таза гәүдәсенә иркен кара пальто, башына яхшы хәрби фуражка кигән завод директоры янына барып, түбәнчелек белән аңа кулын сузды:
– Владимир Иванович, рөхсәт итегез сезне котларга, әйе, Бөек Җиңү белән, бөек бәйрәм белән!
– Сезне дә шулай ук, Зуфар Мубаракович! – диде директор, кулын биреп, ләкин янындагы кеше белән сүзен бүлеп тормады.
Шуннан соң Зөфәр идарәгә – үзенең бүлмәсенә кереп китте дә телефонга утырды һәм сәүдә точкаларына шалтырата башлады. Бәйрәм настроениесе гүя тышта торып калды, һәм ул гадәттәге рәсми эшчәнлек белән магазин директорларына төрле боерыклар бирергә, ә кайберләрен шелтәләргә тотынды. Үзе ул – боерыксыз эшләргә өйрәнгән кеше, шуңа күрә бүтәннәрнең бер сүздән тел төбен аңламауларына ачуы килә. Нәрсә чыгарырга, күпме чыгарырга, күпмесен калдырып торырга – барысын да чәйнәп сал син аларга!
Менә директор да аның белән рәсми, коры гына исәнләшкән булды. Ә бит ул Зөфәрсез – сыңар кулсыз! Зөфәргә бер ымлавы җитә, һәм Зөфәр аңа, кирәксә, күгәрчен сөтен дә табып китерә. Югыйсә ул аны, бронь бирдерә-бирдерә, сугыш буена саклап тоткан булыр идемени? Тот капчыгыңны! Ә җылы сүзе, якты чырае үзенә булсын. Зөфәр алар өчен чапмый. Эшеңә күрә әҗере бар икән, аңа шул җиткән. Һәркемнең үз исәбе – дөньясы шул!
Ике катлы буш бинаның коридор очындагы бер бүлмәсендә ялгызы шактый утырганнан соң, Зөфәр урамга чыкты. Завод алдында халык калмаган иде инде. Киткәннәр. Мөгаен, шәһәр үзәгенә табадыр, анда бүген ни дә булса булмыйча калмас. Әнә башка заводларның да кешеләре урам тутырып шул якка таба баралар. Тиз кулдан гына язган лозунглар, юлбашчыларның май демонстрациясеннән калган портретларын күтәргәннәр – шуларны баш өсләрендә тибрәтә-тибрәтә нигәдер бик ашыгып атлыйлар. Зөфәр дә шул агымга ияреп китте. Ләкин аның ашыгасы килмәде. Ул тынычланып өлгергән иде инде. Тантанага катнашып китүдән бигрәк, шул тантананы күзәтеп бару аның өчен кызыграк кебек иде. Гомумән, ул кешегә ияреп кабынырга, очынырга, кыскасы, экстазга бирелеп китәргә яратмый иде. Һәр эштәге шикелле хиссият мәсьәләсендә дә үлчәү-чаманы ярата иде.
Дамбага җиткәч, ерак араны җәяү үтмәс өчен, ул шыгрым тулы трамвайларның берсенә эләгеп китте. Кремль астында төшеп калды, ашыкмыйча гына Бауман буйлап атлады… Монда халык, халык, ерып үтәрлек тә түгел. Ә Кольцода! Мәхшәр купкан диярсең! Бөтен мәйдан чайкалып, өзлексез гү-ү итеп тора. Кешеләр, балык косягы шикелле ышкылып, сугылып, һаман бер тирәдә уралалар, бер-берсен кочаклап алалар, үбеп китәләр. Зөфәрне дә ялгыш кына каршысына килеп чыккан әллә кемнәр кочып алдылар, колагына: «Туганкай, җиңдек, бетте!» – дип кычкырып уздылар. Ул бу мәхшәрдән ничек тә тизрәк ычкынырга теләде. Йорт стеналары буйлап көч-хәл белән Куйбышев урамына үтә алды һәм Ирек мәйданына таба атлады… Филармониягә җитәрәк, кинәт җирдән калыккандай, аның каршысына Рәшидә килеп чыкты. Килеп тә чыкты: «Зөфәрем!» – дип, егетнең муеныннан кочып та алды. Бөтен гәүдәсе белән сарылып, күпмедер вакыт сеңеп торды. Аннары кинәт кенә артка каерылды һәм иртәнге чыктай дымланып елтыраган, исәрләнгән күзләре белән Зөфәргә төбәлде:
– Ник син көлмисең, еламыйсың, Зөфәрем? – диде ул балаларча чын гаҗәпләнү белән.
Зөфәр көлеп куйды:
– Булды, Рәшидә, барысы да булды, ләкин без ирләр бит, туктый да беләбез.
Рәшидә тагын аның күкрәгенә капланып, юатуын теләгәндәй еламсырап, кайнар пышылдап әйтте:
– Ә мин әллә нишләдем, Зөфәрем, әллә нишләдем. Шатлыгымнан тилерәм дип торам, ышанасыңмы? Бөтен дөнья бәхете кинәт өстеңә аусын әле!.. Үләрсең, хәсрәттән үлмәгәнне шатлыктан үләрсең!.. Йа Ходай!..
Зөфәр, аның тузгыган чәченнән сыйпап, ирләрчә салмак кына юатырга тырышты:
– Рәшидә, аңлыйм, ләкин тилерергә дә, үләргә дә ярамый. Алары күп булды инде, ә хәзер яшәргә дә яшәргә кирәк.
– Нигә син бу кадәр акыллы, Зөфәр?! – диде Рәшидә, күтәрелеп, егеткә сәер генә бер карап алды, аннары кычкырып көлеп җибәрде: – Зөфәр, мин сиңа бер яңа хәбәр әйтимме?
– Йә, әйт.
– Сугыш бетте, сугыш! Ишетәсеңме?.. Безнең Җиңү белән, безнең Җиңү белән!.. Менә шуның өчен сиңа, менә шуның өчен…
Һәм ул аяк очларына басты да, үрелеп, Зөфәрнең ирененнән, битеннән тиз-тиз үбәргә тотынды. Зөфәр бер мәлгә югалып калды, яннарыннан гына бәрелеп, сугылып узган кешеләрнең көлеп, шул ук вакытта бик аңлап карауларын тойгандай булды, шуңа азрак уңайсызланып та куйды. Җитмәсә, бер шаян егет: «Ныграк үзенә, ныграк, бәгыренә үтсен!» – дип тә узды… Ниһаять, Рәшидә үбүеннән туктады, күкрәген тибрәндереп, тирән итеп сулап торды, аннары, бәхетеннән бөтенләй онытылып булса кирәк, үпкә катыш назланып сорады:
– Ә син мине?
– Ә мин сине моның өчен ашап бетерермен әле, – диде Зөфәр, шыпырт кына тирә-ягына каранып. – Әйдә, киттек, бергә йөрибез!
– Ә юк! – диде Рәшидә, аз гына чигенеп. – Без бүген халыкка җырлап йөрибез. Әнә машина да көтә.
Зөфәр аның кулыннан тотмакчы булды:
– Ә миңа кайчан җырларсың?
– Кара син нинди эгоист!.. Юк инде, дустым, бик тыңлыйсың килсә, әнә халык белән бергә тыңларсың… Ярый, мин киттем! – Һәм кинәт кенә борылып, халык арасына кереп тә югалды.
Ах, хәерсез, качты бит! Ә Зөфәрнең бүген Рәшидә белән бергә аулакта гына бик буласы килгән иде. Көне, көне – шатлыгын, мәхәббәтен, рәхәтен дигәндәй, икәүдән-икәү генә татый торган көн ич бу!.. Әллә артыннан барыргамы икән?
Зөфәр, үрелеп, халык аша урамның икенче ягына карады. Анда, ачык машина өстендә, кайберләре баян аскан, кайберләре авыл яшьләре булып киенгән, ә күбесе үз киемнәреннән, филармония артистлары күренәләр иде… Менә Рәшидәне дә берничә кул машина өстенә тартып алдылар. Бер кәләпүшле егет аны иңбашыннан кочаклады, бу якка карап, йодрык та селеккән шикелле булды. Чыр-чу киләләр, көлешәләр, шайтаннар!.. «Юк, ярамас, – диде Зөфәр эченнән генә, – барсаң, буй күрсәтеп, сер сынатып кына калырсың». Ул башын иде дә акрын гына Ирек мәйданына таба китеп барды.
Ләкин кая гына барма, халык та халык – ерып йөрерлек тә, бернәрсә күреп булырлык та түгел. Ахырда бу шау-гөр килеп, чайкалып торган халык диңгезе эчендә бәрелә-сугыла йөрү Зөфәрне тәмам арытты. «Ярар, булды, җитеп торыр», – диде ул үз-үзенә һәм аулак урамнарның берсенә чыкты да Лядской бакча аша җәяүләп кенә кайтыр якка китте. Аның ашыйсы да килә иде, азрак ял да итеп аласы килә иде һәм бигрәк тә үзалдына гына уйланып кайтасы килә иде.
Сугыш бетүе һәркемнең, шул җөмләдән Зөфәрнең дә, язмышын кинәт яшендәй урталай ярып узды. Берсе бетте, икенчесе туды. Кичәгенәк кенә әле башка тормыш иде, сугыш законы хөкем сөргән тормыш иде, ә бүгеннән бөтенләй икенче тормыш – тыныч заман тормышы башлана. Хәзер берсеннән икенчесенә күчкәндә, киләчәк турында да ашыкмыйча, тыныч кына уйлый башларга ярый иде.
…Киләчәк!.. Сугыш китергән иң авыр, иң газаплы бер заманда кешеләрнең бердәнбер юанычы, өмете, татлы хыялы иде ул… Әмма ничегрәк итеп күз алдына китерергә мөмкин соң бу киләчәкне?.. Башта ук Зөфәр өчен бер хакыйкать көн кебек ачык иде: бу сугыштан, көн саен меңнәрчә адәм баласын йотып торган бу гарасаттан котылып калган кеше, һичшиксез, бәхетле булачак! Ягъни исән калу факты үзе генә дә кешегә: «Бәхетлемен!» – дип әйтергә хокук бирәчәк… Ләкин Зөфәргә хәзер бу бәхет кенә аз иде инде. Ул – реалист, аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр – менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә инде: бәхет – үзең теләгәнчә яшәү, бәхет – матди һәм рухи бәйсезлек ул.
Бәс, шулай икән, Зөфәр дә киләчәк тормышын үзе теләгәнчә бәйсез, иркен, мул итеп корып җибәрергә тиеш. Һәрхәлдә, ул, бөтен көчен, сәләтен җигеп, шуңа омтылырга тиеш.
Моның өчен хәзер аңа ике конкрет мәсьәләне тизрәк хәл итәргә кирәк булачак: берсе – акчаны малга әйләндерү, ягъни йортмы-квартирамы сатып алу; икенчесе – аңа терәк һәм теләктәш булырлык әйбәт кенә кызга өйләнү… Беренчесе кыен булмас кебек, әмма икенчесе?..
Сугыш Зөфәр өчен артык рәхимле, юмарт булып чыкты. Башын да аяды, малын да бирде, өстәвенә аны сөйгән ярлы да итте. Бу – Рәшидә. Филармониянең ярлы, ялгызак бер артисткасы. Гаҗәеп бер хатын!
…Рәшидә Сафина… Рәшидә Сафина… Шушы сылу-чибәр артистка белән һич уйламаган җирдә танышуын, гаҗәеп сәер бер шартларда әллә ничек кенә аның белән якын бәйләнешкә кереп китүен Зөфәр хәйран калып, ләззәт утында янып, менә күпме тапкырлар инде күз алдыннан кичерә… Гомумән, ул Рәшидә турында уйламыйча тора алмый. Бу кабынып уйлануда Рәшидәне сагыну да бар, аңа соклану да, аны теләү дә бар, тик уйлап-уйлап та нечкә күңелле артистканы аңлап бетү һәм беткәнче яратып китү генә юк. Җан тели дә, язык җибәрми дигәндәй, гел менә сагынып омтылу белән сагаеп тыелу арасында хәзергә кадәр яшәп килә ул. Ике ел тулып узды бит, ике ел!
Ә вакыйга менә ничек булды.
1943 елның январь ахырларында Зөфәр Бөгелмә юлы өстендәге кечкенә бер станциягә үзенең тәэминат эшләре белән командировкага килеп төште. Үтә салкын, шыксыз, караңгы бер көн иде. Җыен хәрбиләрне һәм бик аз санлы гына командировочныйларны төяп, фронтка таба ашыгып баручы эшелоннарга юл бирә-бирә, акрын гына өстерәлеп килгән поезд бу станциядә ничектер аз гына тукталып торды да китеп тә барды. Пассажирлар вагоннардан чыгып та карамадылар. Хәер, чыгудан ни мәгънә? Ул чакларда станция тирәләре бик җансыз һәм бик күңелсез була торган иде. Вокзал биналары ягылмый, утлар яндырылмый, буфетлар эшләми, рәшәткә буенда сөт, каймак, тозлы кыяр, пешкән бәрәңге сатучы хатыннар булмый һәм тирә-як авыллардан килгән атлар да җыелып тормый иде. Алыр нәрсә дә, күрер нәрсә дә, белер нәрсә дә юк. Чыксалар, шул яшь солдатлар гына чыгып, чибәр кызлар очрамасмы, шуларга бер җылы сүз катып булмасмы дип, станция тирәсеннән шыгыр-шагыр бер әйләнеп керәләр иде. Бу юлы алар да шыгырдап керергә өлгерә алмый калдылар.
…Поезд китте, вокзал алдында Зөфәр берүзе диярлек торып калды. Ни сәбәптәндер бу сәгатьтә монда бүтән бер поезд да, бер эшелон да юк иде; тезелешеп киткән буш юллар арасында мазут таплары җәелгән пычрак кар гына елтырап ята, һәм салкын телеграф чыбыклары гына моңаеп өзлексез шаулый… Ник бер кеше, ник бер хәрәкәт күренсен… Һич югы, берәр олаучы-мазар күренмәсме дип, Зөфәр рәшәткә буена да барып карады. Юк, олаучы түгел, адашып йөрүче эт тә юк. Шуннан соң ул кире борылып килде дә, бусагасы төбенә шадраланып тайгак-шома, пычрак кар каткан, тупса ярыкларына бәс утырган, юньләп ябылмый да торган авыр, зур ишекне көчкә ачып, вокзал эченә керде… Вокзал эче дә тыштан аергысыз салкын, караңгы, котсыз, буш иде. Ләкин шулай да Зөфәр анда дүрт кешене күрде. Аларның өчесе хатын-кыз, берсе ир кеше иде. Кызлар бер почмактарак, ягылмаган галанка мич тирәсенә бөрешеп утырганнар, ә ир кеше иңбашларын уйнаткалап, тире бияләйләрен бер-берсенә суккалап, әрле-бирле йөренеп тора иде. Кыяфәтләренә һәм өс-башларына караганда шәһәр кешеләре булырга тиешләр. Хәер, өс-башлары аларның бик чуар һәм бик иләмсез иде. Кызлар, салкынга бирешмәс өчен, бар булганнарын юка пальтолары астыннан өсләренә киеп бетергәннәр, ахрысы – барысы да тәпән шикелле юаннар, барысы да сырган чалбардан һәм киез итекләрдән, башларына кайсы шәл чорнаган, кайсы малахай бүрек кигән… Әмма шулай да кызлар бик нык өшегәннәр булса кирәк, шәмәхә төсенә кергән иреннәре үзлегеннән калтыранырга гына тора. Тик ир кеше генә ул хәтле үк куырылып төшмәгән. Кием-салымы да аның тазарак, башында эче-тышы мех малахай бүрек, өстендә калын тышлы, сырган эчле, каракүл якалы пальто, аягында зур соры киез итек; бүрегенең колакларын төшереп бәйләгән, якасын торгызган, билен тар каеш белән ныгытып буган; шуңадыр инде ул: «Юк, бирешмибез әле!» – дигән төсле дәртләнеп йөреп маташа.
Зөфәр бер читтәрәк тукталып, болар кемнәр икән дип, аларга карап торган чакта, шул тире бияләйле кеше үзе аңа килеп дәште:
– Агай-эне, кай тарафлардан килеп чыктыгыз әле сез монда?
Зөфәр, аның болай шактый әрсез һәм дорфа итеп соравыннан гаҗәпләнеп, беравык ни әйтергә белмичәрәк торды. Аннары көлемсерәп кенә әйтеп куйды:
– Кай тарафтан килүем сезнең өчен барыбер түгелмени?
– Барыбер түгел шул. Әйтегез турысын гына – сез Казаннанмы?
– Әйе, Казаннан.
Моны ишетүгә, егет тиз үк бияләйләрен салды.
– Бик шәп. Алайса, чыгарыгыз әле үзебезнең Казан дөкәнен!
– Нәрсә ул?
– Шуны да белмисезме? Ну махра, Маһиракай!..
– Мин тартмыйм бит.
– Их, Гитлерның анасын өшкерим! Нинди кеше сез?.. Әллә ир түгелме сез?
– Ирен ир, ну шулай да тартмыйм.
Егет «Китегезсәнә!» дигән шикелле нәфрәтләнеп кулын селтәде дә бияләйләрен киде. Шул арада мич тирәсендәге кызлар да Зөфәргә игътибар итеп алдылар. Яхшы пальто, күн түбәле каракүл бүрек, эт тиресеннән озын кунычлы унты кигән һәм бер беләгенә зәңгәр тышлы бәрән толыбын салып, икенче кулына кара чемодан тоткан, бик тук кыяфәтле, таза егет берьюлы аларның кызыксынуын уятты булса кирәк, шунда ук ике кыз, торып, Зөфәр янына килделәр.
Кызларның бүрек кигәне, түгәрәк битен Зөфәргә күтәреп елмаеп, балаларча сузыбрак аңардан сорады:
– Абый-й, сез Казаннанмыни-и?
– Әйе, Казаннан шул, – диде Зөфәр, аның тавышына көйләнебрәк.
– И-и, кара аны! Менә бәхет! Йә, ниләр бар соң Казанда, абый?
– Ни булсын… Бар да искечә.
– Анда да бик суыкмы?
– Бик суык.
– Ә фронттан нинди хәбәрләр бар?
– Кичә-бүгенгесен генә белмим. Ә гомумән алганда, хәбәрләр бик яхшы. Идел буендагы хәлләрне ишеткәнсездер инде?
– Ишеттек, абый җаным, ишеттек! – диде кыз, бердән ялкынланып. – Шатлыктан тилерә яздык, еладык та, көлдек тә!
Зөфәр аңа бик җитди генә бер карап алды. Ә кыз үз нәүбәтендә: «Әллә ышанмыйсызмы?» – дигән төсле, аңа тагы да турырак, батыррак итеп карады. Зөфәр, уңайсызланып, сүзне икенчегә борды:
– Сез үзегез дә Казаннан, ахрысы?
– Әйе, Казаннан. Өч атна инде… Сагындык, кайтасыбыз килә.
– Шулаймыни? Ә нишләп йөрисез соң монда?
– Без филармониядән. Концертлар биреп йөрибез.
– Ә, алай икән? Артистлар, димәк? – Ул, танырга теләгәндәй, кызларның әле берсенә, әле икенчесенә төбәлеп кенә карап алды.
Башына шәл чорнаган, какча битле, зур кара күзле икенче кыз шул чакта аңардан сорап куйды:
– Сез, абый кеше, кая барасыз?
– Ничек… кая барасыз?
– Шушы станцага килүегезме, әллә моннан бүтән җиргә китәсезме, дип соравым.
– Ничек дим. Монда да эшем бар. Ләкин миңа иң элек Турай авылына барырга кирәк иде.
– Турайга? – диде кыз, кинәт яктырып, аннары артына борылып, мич янында утырган өченче кызга кычкырып дәште: – Рәшидә апа, карале, менә Турайга барам, ди бу абый…
Рәшидә дигәннәре, торып, ашыкмыйча гына болар янына килде. Ул, күренеп тора, башкаларына караганда яшькә дә олырак, буйга да озынрак, өс-башы да аның пөхтәрәк иде. Килүгә иң элек ул, баш кагып кына, Зөфәр белән исәнләште. Аннары шешенкерәк кабаклары арасыннан елтыраган кечкенә коңгырт күзләре белән Зөфәргә бик туры, җитди итеп бер карады да, шунда ук тип-тигез тешләренең очларын гына күрсәтеп, сөйкемле генә елмаеп куйды.
– Турайга барасызмыни? Безгә дә нәкъ шул авылга бүген барып җитәргә кирәк бит, – диде ул бик гади генә итеп.
Зөфәр бер мизгел аңардан күзләрен алалмыйча торды. Әллә ничек менә, кызның бер үк вакытта диярлек бик җитди, туры итеп каравы һәм матур-сөйкемле итеп елмаюы аны гаҗәпләнеп, югалып калырга мәҗбүр итте. Чибәр артистканың ирләр белән сөйләшкәндә күрсәтә торган, юри өйрәнеп алган бер сыйфаты идеме бу – моны тиз генә аңлау мөмкин дә түгел, әмма ничек кенә булмасын, аның ул сыйфаты Зөфәргә беренче караштан ук бик самими һәм бик табигый булып тоелды…
– Эш нидән тора соң? – диде ул, ниһаять, исенә килеп.
Рәшидә кара тарткан нечкә кашларын чак кына сикертеп куйды:
– Билгеле инде нидән торганы… Ат таба алмыйбыз.
Ул арада бая кулын селтәп киткән егет тә килеп сүзгә кушылды:
– Беда, брат! Бүген генә күрше станциядән товарный поездның тамбурына утырып килдек. Суы-ык, җелекләргә үтте!.. Мин, ат эзләп, авыл буенча чабарга тотындым. Юк кына бит… Мондагы колхоз председателенә бардым. Атыбыз бар, кешебез юк, ди. Мондый суыкта ат башына бала-чага утыртып җибәрә алмыйм, ди… Бер агач аякны тапкан идем, анысы илтеп кайткан өчен аракы сорый. Аракы! Аракы булса, мин үзем чанага җигелер идем әле…
Зөфәр көлемсерәп куйды:
– Инде нишләргә уйлыйсыз?
– Нишлик, утырабыз менә вокзал саклап…
– Без бик өшедек, – дип, балаларча еламсырап әйтеп куйды әлеге башлап килгән бүрекле кыз.
Рәшидә Зөфәргә якынрак килә төште:
– Карагыз әле, – диде ул, Зөфәрнең күзләренә тагын бик туры карап, – бәлки, сез табарсыз? Без үз өлешебезне түләр идек.
Зөфәр, бу әллә нинди менә акрын гына эчкәре үтә торган хәтәр караштан ихтыярсыз телсез калып, әмма бирешмәскә тырышкандай батыраеп, үзе дә аңа беравык текәлеп карап торды. Һәм гаҗәп хәл: кызның җитди карашы үзгәрмәстән йөзе тагын яктыра башлады, нечкә кашлары тибрәнеп куйды, тулы иреннәре әллә елмаерга, әллә нидер әйтергә теләп кыймылдаган кебек булды. Ах, шайтан алгыры, уйный белә бит бу чибәр артистка!
Зөфәр, тирән генә сулап, башын читкә борды.
– Белмим шул, – диде ул, икеләнеп. – Читен мәсьәлә.
– Сез табарсыз, әгәр теләсәгез, – диде Рәшидә аңа, күптән белгән кешесенә әйткәндәй бик гади генә итеп.
Кызның бу сүзләре Зөфәрне гаҗәпләндерде һәм уйланырга мәҗбүр итте. Әлбәттә, ул табачак. Тик менә… кирәк микән болар белән юлдаш булырга? Үзе дә аңлап җитмичә, нәрсәдәндер ни өчендер бераз гына шүрли кебек… Ул янында сүзсез генә җавап көтеп торучы күшегеп беткән кызларга, җилкәсен җыерып, бөрешеп төшкән егеткә бер карап алды (әмма Рәшидәгә караудан юри тыелды) һәм шунда ук ныклы карарга килде: һичшиксез, алып китәргә кирәк боларны! Әйдә, миннән бер изгелек булсын! Эш белән йөриләр ич, мескеннәр!.. Һәм аңарда кинәт гаҗәеп бер энергия, кыюлык уянган кебек булды.
– Яхшы! – диде ул, өзеп кенә. – Мин хәзер бер җиргә барып киләм. Әйберләрне сезнең янда калдырып торырга ярыймы?
– Ә, пожалысты! – диде егет, өтәләнеп.
Рәшидә артык бер сүз дә әйтмәде, бары тик әлеге шул сихри елтыр күзләрен генә: «Менә сез нинди әйбәт кеше!» – дигән төсле җылы бөркеп, сирпеп куйды. Кызлар исә куанычларыннан биешеп тә алдылар:
– Рәхмәт, абый җаным, рәхмәт!
– Рәхмәте соңыннан, әле атның табылганы юк бит, – диде Зөфәр һәм чемоданы белән толыбын кызларның мич буенда торган әйберләре янына илтеп куйды.
…Вокзалдан чыккач, ул туп-туры сельпо председателенә китте. Бу – аның күз күргән кешесе. Әгәр өендә булса, Зөфәр өчен барысын да эшләргә тиеш, әлбәттә.
Ул чалбар кесәсен капшап карады: чиста спирт тутырган солдат флягасы тирән кесәдә бик әйбәт утыра икән. Председательгә бераз салып бирергә була. Дөрес, сельпо кешесе үзе дә алама сырецны таба торгандыр, ләкин бу түгел инде. Бу – әҗәл даруына йөри хәзер…
Зөфәр, үзе эчмәсә дә, заводның чиста спиртын юлга һәрвакыт берәр литр алып чыга. Чемоданында тагын бер савыты бар әле аның… Шул нәрсә акча яки сүз үтмәгән җирдә эшне көйләп җибәрергә ифрат ярдәм итеп куя бит, шайтан алгыры!
…Киң, буш урамнан салкын карны шыгырдатып атлый-атлый, Зөфәр вокзалда көтеп калган артистлар турында да уйлап барды. Нинди хәлдә йөриләр, мескеннәр! Кош оча алмаслык суык, өс-башлары юка, тамаклары да, билгеле, ач инде аларның… Быелгы, кырык өченче елның кышы бигрәк тә авыр килде, хәерсез! Сугышның беренче елында фронтта эшләр бик мөшкел булса да, тылда ярыйсы иде әле. Колхозларда икмәк бар иде, халыкның үзенең дә иске запасы, мал-туары бар иде. Хәзер киресенчә: фронтта хәлләр яхшырды, эш җиңүгә таба китте, әмма… тылның хәле бик начарланды. Колхозлар тәмам бөлде, ир-ат калмады, икмәк юк, халык ачыга яки бер бәрәңгедә утыра… Һәм менә бөтен ил сөремен коеп, тешен кысып яшәгән бервакытта бу бичаралар, халыкка культура хезмәте күрсәтәбез дип, ачлы-туклы, өшеп-катып йөргән булалар. Йә, халыкта җыр кайгысымы соң хәзер! Шуны үзләре күрмиләр микәнни? Хәер, көчләп җибәргәч йөри торганнардыр инде. Ләкин шунысы гаҗәп: бер дә сыкрау-сыктану сизелми үзләрендә тагын. Йөзләре күм-күк, күзләре ач, ә шулай да көлгән булалар, шаярган булалар, җитмәсә әле, катып-туңып бетүләренә карамастан, ерак юлга чыгарга ашкынып торалар… Ә ул Рәшидә дигәннәре тагын? Рәшидә… Рәшидә!.. Күпме мөлаемлык, җылылык, нәфислек, хәйләкәрлек, иркәлек бөркелеп тора аңардан!.. Һәм шулар, спектр аша үткән яктылык шикелле, төрле төсләргә кереп, барысы берьюлы чагыла үзендә… Юк, чынлап та, нәрсә бу – аңа, Зөфәргә карата гына шулай юмартланып яктырдымы ул, әллә сүзен тыңлатыр өчен, бары уйнап кына кылануы булдымы?.. Каян гына беләсең соң аны?.. Хәер, чибәр артистка юри кыланса да һич гаҗәп түгел! Токымнары белән шундый халык инде алар, ир дигән көчсез бәндәне үзләре өчен менә шулай йөгертә беләләр!
…Зөфәрнең бәхетеннән, сельпо председателе өендә булып чыкты. Ә бер сәгатьтән ике ат вокзал алдына килеп тә туктады. Чаналарның берсе җиңел кошёвка, икенчесе киң үрәчәле гади чана иде… Һәркайсында икешәр толып та ята иде.
…Артистлар, күтәренеп, шаулашып, вокзалдан чыктылар.
Зөфәр аларга:
– Хәзәйкәнең самавыры әзер, берәр стакан кайнар чәй эчеп чыгыйк, югыйсә юлда туңарбыз, – диде.
Ир артист, икеләнеп-пошынып:
– Бик шәп булыр иде дә ул, соңга калырбыз, чорт возьми! – диде. – Көтәләр бит безне анда…
– Ә без аяк өсте генә… Әйдәгез, толыпларны кимичә генә утырышыгыз!
Рәшидә, арада өлкәнрәкләре буларак, артлы чанага утырды. Калганнары үрәчәле чанага тезләнделәр. Зөфәр, бер аягын читкә салындырып кына, Рәшидә янына утырды. Самавыр куеп торучы хәзәйкә өенә кузгалып киттеләр…
Анда, бик ашыкканга күрә, чишенмичә генә икешәр стакан сөтле кишер чәе эчтеләр. Берәү дә азык-төлеген чыгарып тормады. Булыпмы, булмыйчамы, Зөфәр моны белмәде дә. Дөрес, аның чемоданында шикәре дә, мае да бар, бер кирпеч икмәге дә бар иде, ләкин хәзер дүрт кеше алдына чыгарып куйсаң, валчыгы да калмаячак. Әлбәттә, ул мондый юмартлык күрсәтергә теләмәде.
Коры гына чәйдән дә бик хуп булып, аз гына җылынып, кызарып, безнең артистлар яңадан атлар янына чыктылар. Зөфәр аларга толыпларны өләшеп бирде, әйбәтләп, саламга күмелебрәк утырырга кушты. Рәшидәгә ул үзенең бәрән толыбын кидерде, чанага утырткач, аякларын салам белән күмештереп куйды. Рәшидә каршы сүз әйтү түгел, боларның барысын да нәкъ шулай булырга тиешле бер нәрсә итеп кенә кабул итте… Зөфәр үзе күп кенә җирдән эче иелеп беткән, тышсыз толыпны киеп, тар чанага кысылып һәм кызга борыла төшеп утырды да ат тотучыга кузгалырга кушты. Тимер табанлы чаналар сыкы кунган юл өстеннән авыр ыңгырашып кына кузгалып киттеләр.
Станция авылыннан чыгуга, караңгы төшеп, күз тәмам бәйләнде. Җир өстен томанлы суык каплап алды. Тирә-юньдә нәрсә бар, үр менәләрме, сырт төшәләрме – аерырга һич мөмкин түгел иде. Тик аларның күз алларында, толып якасын баш түбәсенә хәтле күтәреп, кузлада утырган рус агаеның киң аркасы гына күренеп бара. Үле тынлык, әйтерсең салкын томан бөтен җанлы-җансыз табигатьне, тавыш-өнне, тирән су төбедәй, каплап-йотып алган… Бары ара-тирә чана табанының авыр итеп чыжылдавы һәм атның пошкырып-пошкырып куюы гына ишетелгәли. Алар үзләре дә сөйләшмиләр, толып якалары белән капланып, җылы тыннарын эчтә сакларга тырышалар. Шулай да Зөфәр күршесе турында гел уйланып, уйланып кына түгел, ничектер аны тоеп бара. Бик якын, янәшә генә бит!.. Бу тою аңа тансык, рәхәт, ул аны гүя эчтән җылыта һәм кызга отыры якынайта кебек… Шуңадыр инде Зөфәр суыкны бөтенләй сизми диярлек, хәтта вакыт-вакыт эсселәнеп китеп, толыбын җилбәгәй ачып җибәрәсе килә, тик астыртын суык битне-борынны өшетеп ташлар дип кенә курка.
Шактый юл киткәч, Зөфәр әллә ничә кат кием аша Рәшидәнең акрын гына калтырануын сизеп алгандай булды. Өши күрәсең, дип пошынып уйлады ул һәм, толып якасын кайтарып, кызга иелә төшеп сорады:
– Нәрсә, сезгә суык үтә башладымы әллә?
– Юк, сизмим әле хәзергә, – диде Рәшидә толыбы эченнән генә. – Ә нигә?
– Шулай тоелды миңа… Калтырыйсыз кебек…
Рәшидә, бераз дәшми торып, акрын гына әйтеп куйды:
– Ул болай гына… Эчтә җылы калмаган бер дә.
Зөфәр дөрес чамалап алды бу сүзләрнең мәгънәсен: җылы юк, – димәк, озак вакыт рәтләп ашаган-эчкәннәре юк! Бәлки, алар бүген әле валчык та капмаганнардыр. Бер кишер чәе белән генә тәндә җылы саклап булмый шул! Зөфәр артистканы кызганып куйды һәм юлдашларча кайгыртучанлык күрсәтәсе килеп әйтте аңа:
– Бик өши башласагыз әйтегез, Рәшидә, ярыймы? Берәр чарасын табарбыз.
– Рәхмәт, – диде Рәшидә, ишетелер-ишетелмәс кенә.
Мондый суыкта кышкы юл аеруча озын булып тоела. Барып җитә алмыйча күзләр тона. Күпме киттек, күпме калды икән, дип, юлчы гел шул хакта гына уйланып бара. Рәшидә акрын гына эчкә үткән рәхимсез суыктан бөтенләй оеган кебек булды, селкенмәде, тавышын чыгармады, ә Зөфәр, аның өчен борчылып һәм әледән-әле башын сузып, алга карый башлады. Ниһаять, бер өч сәгатьтән соң алар сирәк-мирәк кенә утлары күренгәләгән караңгы Турайга барып керделәр. Авыл уртасындагы зур гына бер иске йорт каршысына җитеп туктадылар. Бу колхоз идарәсе иде. Чанадан иң элек Зөфәр төште. Ләкин калган юлчыларның берсе дә нигәдер кыймылдамый, күрәсең, бик нык өшегәнлектән алар кузгалырга да куркып утыралар иде… Зөфәр, чаналарга карап, бераз таптанып торды да иелеп кенә Рәшидәгә дәште:
– Килеп җиттек бугай.
– Ә, шулаймы? – диде Рәшидә, авыр йокыдан уянган кешедәй сүлпән генә, һәм толып якасыннан башын чыгарды. – Алайса, Яруллинны чакырыгыз әле монда.
Ләкин ул арада Яруллин дигәннәре, арткы чанадан төшеп, бөкрәеп һәм толып чабуларын җирдән сөйрәтеп, үзе Зөфәр янына килде.
– Кара әле, җаным, – диде Рәшидә аңа, – син үзең генә кереп әйт инде, безне иң элек фатирга илтеп куйсыннар.
– Ы, ыйе шыл! – диде Яруллин, өшегән авызын көчкә кыймылдатып, һәм алар Зөфәр белән идарәгә кереп киттеләр.
Унлы лампа белән тонык кына яктыртылган зур бүлмә уртасында аларны кыска тун, сырган чалбар кигән өлкән яшьтәге бер абзый каршы алды. Зөфәр сүзне үзе башлады:
– Председатель сез буласызмы?
– Мин булам.
– Исәнмесез! Менә артистларны алып килдем.
– Бик әйбәт. Көтәбез, – диде председатель, кул биреп.
– Башта аларны квартирага урнаштырасы иде.
– Һм… Клубта халык көтеп утыра бит… Нишлик икән, болай фатирыбыз әзер югыйсә.
– Безгә квартирага бармыйча ярамый, – диде Яруллин, сүзгә кушылып. – Әйберләрне куясы, өс-башны да алыштырасы бар, так што…
– Ярый, алайса, түлке озак юанмассыз инде… Ничә кеше соң сез?
– Дүрт кеше, – диде Яруллин тиз генә, аннары Зөфәргә карап сорап куйды: – Сез аерым төшәсездер бит?
Зөфәр беравык ни дияргә белмичә аптырап калды. Суйды бит бу юньсез үзенең урынсыз соравы белән!.. Нишләргә, ни дип әйтергә? Бер дә уйламаган иде Зөфәр бу турыда, дөресрәге, бергә килгәч, бергә булырбыз, дип, ничектер ваемсыз гына ышанып килгән иде… Инде менә чыга бел положениедән! Ә аның хәзер һич кенә ялгыз аерылып каласы килми иде, шуңа күрә ул, аптыравын бер дә сиздермичә, кул селтәп кенә әйтеп куйды:
– Ярар, мин дә сыярмын әле шунда…
– Сыярсыз, өй иркен, – диде председатель һәм караңгы почмакка борылып дәште: – Мәчтүрә, бар, илт үзләрен Гыйззәт картларга.
Почмактан озын кара бишмәт, шәл өстеннән бүрек кигән бер апай күтәрелде. Якынрак килеп, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә җәһәт кенә карап алды:
– Бүтәннәрегез кайда соң?
– Тышта, чанада яталар әле, – диде Яруллин.
– Әйдәгез, алайса!
Өчәүләшеп чыгып киттеләр. Апай алгы чананың күчәренә аякларын салындырып кына утырды. Кузгалдылар. Бер тар тыкрыктан икенче урамга чыгып, кара-каршы салынган өйнең җил капкасы төбенә килеп туктадылар.
Апай, капканың аркылы тыккан кендеген тартып, эчкәре узды да, болдырга менеп, ишекне дөбердәтә башлады. Шунда ук урамбаш өйдә басып кына куйган лампаны күтәрделәр булса кирәк, кечкенә тәрәзәсе сап-сары яктырып китте. Кемдер ишеккә чыкты.
– Мәликәттәй, кунакларны каршы ал! – дип кычкырды апай аңа.
Юлчылар, чаналарыннан төшеп, әйберләрен күтәреп, ашыга-ашыга, ишеккә килделәр. Караңгы өйалдын узып, апайның: «Әйдәгез, монда», – дигән тавышына ияреп һәм әллә никадәр суык ияртеп, өйгә кереп тулдылар. Аларны кечкенә буйлы бер әби каршы алды:
– Әй Алла бәндәләре! Шәйхулла әйткән әртичләр сезмени инде ул?
– Без, әбекәем, без! Рәхимегезне боерып кабул итәсез инде, булмаса! – диде Яруллин, дәртле күренергә тырышып.
– Итмичә ни, итәбез! Әйдә, узыгыз, уз, мескенкәйләрем!
Кызлар өсләреннән салып ташладылар да тиз үк зур җылы мичкә барып сөялделәр һәм, куллары белән генә түгел, битләре белән дә сыланып, калтырана-чиркана җылынып азапландылар. Ләкин Яруллин шунда ук аларны ашыктыра да башлады:
– Ягез, кызлар, тизрәк булыгыз! Мич кочаклап торырга вакытыбыз юк, председатель абзый озак юанмаска кушты.
– Тукта, ашыктырма ул хәтле… Аз гына җылы керсен эчкә! – диде кызларның берсе, түше белән мичкә терәлеп, ә икенчесе еламсырап әйтеп куйды:
– Капкалап аласы иде бит, эчем эчкә ябышты инде, Ходаем, күпме түзәргә кирәк.
– Түзәбез инде, сылуым, түзәбез! – диде Яруллин, аны юатып. – Башкача мөмкин түгел, сәгать менә сигез тулып киткән.
Мичтән иң элек Рәшидә аерылды:
– Киттек, кызлар… Тизрәк башласак – иртәрәк кайтырбыз.
Аннары ул, әби янына барып, аны иңбашыннан кочаклап алды:
– Әбекәем, бәгърем, – диде, балаларча юмаланып, – без кайтуга өй җылы булыр бит?
– Җылы булыр, кызым. Сез киләсен белгәч, бүген ике тапкыр ягып уздырдым.
– Менә рәхмәт, әбекәем!.. Без кайтуга кайнаган самавыр да булыр бит?
– Анысы да булыр, кызым!
– Чәй янына әле, бәлкем, берәр җылы аш та булыр, ә, әбекәем? – диде Рәшидә, тагы да юмалана төшеп, һәм Зөфәргә хәйләкәр генә күз кысып куйды.
– Әй татлы тел! – диде әби, кәефле генә көлеп. – Әмәлләрбез инде берәр нәрсә, әмәлләрбез сезнең кебек иркә кунакларга.
Рәшидә аны кысып үбеп алды да, җиңеләеп, шатланып, әйберләрен барларга тотынды. Кызлар кече якка кереп, сырган чалбарларын салып чыктылар. Өс-башларын рәтләп, әзрәк төзәтенеп алдылар. Биш-ун минуттан бары да әзерләнеп, кечкенә чемоданнарын кулларына алып, ә Яруллин гармун тартмасын иңенә асып, ашыга-ашыга чыгып та киттеләр.
Чыгар алдыннан гына, Рәшидә Зөфәрдән сорап куйды:
– Сез безнең белән бармыйсызмыни?
– Мин… соңгарак, – диде Зөфәр, дусларча баш кагып кына.
Бөтен күргән-ишеткәннәре аның күңелендә бу тыйнак һәм чыдам артистларга карата гаҗәпләнү катыш соклану хисе тудырып өлгергән иде. Тагын ни беләндер аларга, бигрәк тә Рәшидәгә файдалы буласы килә иде. Рәшидәнең әледән-әле аңа игътибар итүе һәм дәшүе аны ихтыярсыздан дулкынландыра башлаган иде инде. Ул һаман бер нәрсә турында уйлана: нидән икән бу игътибар, нидән килә икән бу үз иткәндәй җылы итеп карау? Әллә, чынлап та, алар арасында яшерен якынлык җебе бер-берсенә сузылып өлгердеме?.. Ничек моны аңларга, ничек моны белергә?
Артистларның җил капкадан кызу-кызу чыгып киткән аяк тавышлары тынуга, Зөфәр карчык янына килде һәм ипләп кенә сүз башлады:
– Мәликә әби… шулай бит әле?
– Ийе, улым, ийе.
– Мәликә әби, үзең дә ишеткәнсеңдер, кызларыбызның көне буе ашаган-эчкәннәре юк бит… Өшеп-катып килделәр, әнә тагын валчык та капмыйча чыгып та киттеләр… Клубтан кайткач, бик әйбәт кенә ашатырга кирәк булыр инде үзләрен.
– Кирәк инде, кирәк. Тик менә аптыраган әле, – диде карчык, уйга калып. – Үзебез дә бик өзелеп торабыз шул, улым! Нишләрбез икән соң?
– Син, Мәликә әби, рәтлә инде, рәтлә… Тап бер җаен!
– Булмаганны каян табасың? Әнә Шәйхулла председателебез, сезнең киләсене белгәч, бербөтен икмәк белән азрак май җибәргән иде… Ул гына ни, йөрәккә ятмас шул. Булмаса, үземнән берәр чуен бәрәңге пешерермен… Нишлисең, хәзинәдә бары белән инде.
– Менә нәрсә, Мәликә әби, мин сине буш итмәм. Үзеңә азрак чәй-шикәр бирермен. Акчасын да түләрмен… Син инде безгә итле аш пешер… Итең бардыр бит?
Чәй-шикәр дигәнне ишеткәч, карчыкның колаклары торды. Күптән инде аның чын грузин чәен күргәне юк, ә чәй карчык кешегә әҗәл даруы белән бер инде ул! Әмма ит тә бик кызганыч, әүвәлге шикелле чоланда түшкәсе белән асылынып тормый… Шулай да бераз ык-мык итебрәк торганнан соң, ул йомшара төште:
– Шулпа тәмләндерү өчен генә тоткан итебез барын бар да бит, нишлим икән соң? Үзебездән өзеп бирергә туры килә инде…
– Син кызганма, әби! Итсез тормассыз әле… Әйтәм ич, буш итмәм. Ә чәй белән шикәрне, теләсәң, мин сиңа хәзер үк биреп куям. Минем күчтәнәчем булыр. – Һәм ул чемоданын алып ача да башлады.
Карчыкның икеләнүе, ниһаять, юкка чыкты:
– Ярый, алайса, – диде ул, бердән юмартланып. – Яхшы кешеләрдән газиз җан да кызганыч түгел дигәндәй, булмаса, бер чирек каз турап өйрә пешерермен үзегезгә.
– Менә рәхмәт, әбекәем, менә рәхмәт! – диде Зөфәр һәм карчыкның кулына илле граммлы бер төргәк чәй белән биш-алты зур шакмак шикәр тоттырды.
Бу эшне җайлагач, Зөфәр клубка барырга дип ашыкмыйча уйланып кына киенә башлады. Билгеле, барасы килә аның, тик шулай да бер нәрсә борчый аны: ул белә, клубта торганы хатын-кыз булачак. Менә шул ирләре яки уллары фронтка китеп беткән хатын-кызларның инде аңа: «Бу нинди әвендәй тап-таза ир монда йөри?» – дип гаҗәпләнеп, шикләнеп, ят күреп караулары мөмкин. Бу нәрсәне аның авыл җиренә чыккан саен сизгәне бар… Бер дә яратмый ул моны һәм хатын-кызлар җыелган җирдән ераграк булырга тырыша торган иде… Әлбәттә, берәүнең дә аңарда эше булмаска тиеш, берәүдән дә ул куркып тормый торуын, ләкин шулай да ни өчендер борчылмыйча булдыра алмый иде. Менә хәзер дә ул шул хакта уйлап алырга мәҗбүр булды.
Клуб дигәннәре урамга кырынрак утырган, манарасы киселгән иске мәчет бинасы икән. Ихатасы-мазары юк, тирә-ягы ап-ак кар яткан буш ялан… Киң генә такыр сукмак, урам юлыннан аерылып, клубның шул яланга караган болдырсыз ишегенә алып бара.
Зөфәр килеп җиткәндә, аның тирәсендә кеше-кара күренми һәм хәрәкәт-тавыш ишетелми иде. Тик бозланып каткан кечкенә тәрәзәләрендә зәгыйфь яктылык, сары тап булып, тонык кына чагыла иде. Концерт инде күптән башланган булырга тиеш.
Зөфәр тышкы ишектән туп-туры тамаша «залы»на барып керде. Ягылмаган, ярым караңгы бу «зал» халык белән шыгрым тулы иде. Бик еш итеп тезелгән озын, тар эскәмияләрдә туннан, сырмадан, шәл чорнаган, бүрекләрен батырып кигән, хәтта бияләйләрен дә салмаган хатын-кызлар, яшүсмерләр, бала-чагалар тыгызланып утырганнар. Ара-тирә генә олы яшьтәге агайлар һәм карт бабайлар да күренә. Егетләр, ир уртасы кешеләр бөтенләй юк диярлек… Түрдәге тәбәнәк кенә сәхнәнең нәкъ алдында бердәнбер асылмалы калай лампа яна, бары шул гына сәхнә эчен һәм алгы рәтләрне азрак яктыртып тора…
Зөфәр килеп кергәндә, сәхнәдә Яруллин, кыңгыраулы гармунын уйната-уйната, фашистлар турында такмак әйтә иде. Шуңа күрә Зөфәргә игътибар итүче дә булмады. Ул стена буйлап кына сәхнәгә таба узды да алгы эскәмиянең очына гына кысылып утырды.
Яруллин такмагын әйтеп бетерде, ләкин ни сәбәптер халык кул чапмады. Зөфәр аптырый калды: нидән бу, әллә ошатмадылармы? Алай дисәң, егет бик матур уйнап, бик дәртле җырлады бит! Халык шылт та итмичә тыңлап утырды. Хәер, моның сере бик тиз ачылды: монда кул чабу гадәте юк икән, монда артистны киеренке бер җитдилек белән гаять бирелеп тыңлыйлар һәм шунлыктан кул чабуны хәзерге авыр шартларда килешми торган бер уен-балалык дип саныйлар икән… Әгәр артистның чыгышы ошаса һәм аны яңадан чыгарасылары килсә, моны төрле яктан кычкырып, туп-туры үзенә әйтәләр икән… Яруллин җырлап беткәч тә, нәкъ әнә шулай булды: аз гына тынып торганнан соң, кешеләр тойгы-теләкләрен төрле яктан кычкырып әйтә башладылар:
– Рәхмәт, туганкай, рәхмәт!
– Ачтың күңелләребезне!
– Кабатла әле тагын бер генә, кабатла!
– Сорыйбыз, сорыйбыз!
…Яруллин бер-ике тапкыр баш иде дә, киерелә биреп, гармунын тартып куйды. Халык шунда ук тып-тын булды. Алар гаҗәп тыйнак, әдәплеләр иде.
Бу юлы артист, гармунына кушылып, бик моңлы гына бер авыл көен җырлады:
Борыламын да карыймын
Су юлы миләшенә;
Көтәрмен, бәгърем, карамый
Ятларның киңәшенә.
Коела миләш чәчәге
Чиләккә, суларыма;
Күзләрем алмый карыймын
Кайтасы юлларыңа.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Зөфәрнең артында гына бер кызмы, яшь хатынмы бик тыелырга тырышып, ләкин тәкате җитмичә иелеп төшеп үкси башлады. Аңа ияреп тагын кайберәүләрнең ихтыярсыздан сулкылдап куюлары ишетелде. Ә бер олырак яшьтәге хатын йөрәгеннән бәреп чыккан тирән әрнү белән өзгәләнеп әйтеп ташлады:
– Ай газизләрем! Тилмереп, кан җылап көтәбез шул, көтәбез!
Аңа каршы ниндидер бер агай басынкы тавыш белән акрын-йомшак кына:
– Сабыр, килен, сабыр! – дип куйды.
Җыр бетте. Караңгыда утырган халык бер мизгел тып-тын булып торды. Әйтерсең алар хыяллары белән бу иске мәчет эченнән бик еракка иң кадерле якыннарын, өметләрен, бәхетләрен эзләп киткәннәр иде. Һәм гүя әнә шул ерактагы фронтның карлы далаларына, бозлы сазлыкларына, кара урманнарына барып тапкан, кавышкан газиз якыннарыннан аерыла алмыйча, кире бу салкын ялгызлыкка кайтырга кодрәтләре җитмичә утыралар иде.
…Әйе, мондый хәлдә ду килеп кул чабу мөмкин дә түгел иде. Күпмедер вакыт үткәч кенә, хатын-кызлар, рәхмәтләрен әйтеп, Яруллиннан тагын кабатлавын үтенделәр. Ләкин монда артист белән тамашачылар арасында бик табигый гади генә мөнәсәбәт урнашкан иде. Бернинди артык кысташу, шаулашу юк. Артист кулын күтәрдисә, барысы да шунда ук тыналар, ул ни әйтсә, шуңа берсүзсез риза булалар. Әле дә Яруллинның, шаярып кына ялваргандай: «Апайлар, җиңгиләр, минем дә хәлемә әзрәк керегез инде, менә… эһем-эһем, тамагым чистый кипте бит, җитмәсә, безгә монда чиләк белән су да куярга онытканнар… Ләкин сез тыныч булыгыз, мин әле сезгә уйнармын да, җырлармын да… бүген кич безнеке ич!» – диюенә каршы, хатын-кызлар: «Ярый, алайса, ярый, үзеңә кара инде, җаным!» – дип, шунда ук килештеләр һәм тынып та калдылар.
Хәер, бу ару-талуны белмәс артистның сәхнәдән чыгып торган чагы булмады диярлек – ул бер үк вакытта кемнең чыгасын әйтеп торучы да һәм чыккан берсенә алмаш-тилмәш ике гармунда уйнап торучы да иде. Хәзер дә менә ул сәхнә түренә таба бер-ике генә адым атлаган булды да, кире борылып килеп, үзенең яңа ролен үтәргә тотынды:
– Инде, кадерле апалар, җиңгиләр, сеңелләр, күңелләрне дә бер ачып җибәрик, башлар күтәрелә төшсен!.. Яшь артистларыбыздан Асия Биктимерова белән Зөбәйдә Саттарова. Төрле халык биюләре… Башладык!
Сәхнәнең ике як кырыена эленгән иске чаршау артыннан берсе – авыл кызы, икенчесе авыл егете булып киенгән биючеләр йөгереп чыктылар. Башта куышып китеп, аннан кара-каршы торып тыпыр-тыпыр бии дә башладылар. Бусы татарча булды. Шуннан соң киемнәрен алыштырмыйча гына, егете бөеренә таянып, кызы иңбашын уйнаткалап һәм бармак шартлаткалап, икесе дә «ысс… ыс» дигән сәер бер тавыш чыгарып, башкортча биеп күрсәттеләр. Бусы да матур-шома гына килеп чыкты. Моңардан соң алар, чаршау артына яшеренеп кенә, берсе алъяпкычын салып, яулыгын косынка итеп бәйләп, икенчесе тиз генә камзулы белән түбәтәен ташлап һәм башына фуражка каплап чыктылар да, тузанлы идәнне бик яман дөбердәтеп, «эх, эх!» дип кычкыра-кычкыра биергә тотындылар. Бусы инде русча «Барыня» иде.
Яшь артистлар халыкның сораганын көтеп, кыстатып тормадылар – бөтен «репертуарларын» бер тоташтан күрсәтеп бирделәр. Һәм, чыннан да, кәефләрне беркадәр үзгәрттеләр дияргә ярый; тамашачыларның йөзләре яктыра төште, күзләрендә дәрт сыман нәрсә кабынды, хәтта биючеләр куптарган тузаннан клуб эче дә ничектер җылыныбрак киткән төсле булды.
…Биючеләрдән соң сәхнәгә, ниһаять, Рәшидә чыкты. Зөфәр бөтен игътибарын биреп, йотлыгып караган хәлдә аны каршы алды һәм, ул сәхнәдән чыгып киткәнчегә чаклы, аңардан инде күзләрен аера алмады. Шушы минуттан барысы да: караңгы, салкын клуб эче дә, янәшәсендә генә тыгызланып утырган тамашачылар да, хәтта гел күз алдында селкенеп торган Яруллин да аның өчен югалган кебек булды.
Рәшидәнең өстендә киң итәкле, тар җиңле, ябык якалы кара-зәңгәр озын күлмәк иде. Бу күлмәк аның билен бик нечкә, күкрәген тулы, иңбашларын йомры итеп күрсәтә иде. Әйтәсе дә түгел, артистка, ябыклыгына карамастан, нәфис-сылу гәүдәле иде – Зөфәр иң элек менә шуңа игътибар итте. Аннары бераздан ул чын гаҗәпләнү белән тагын шуны күреп алгандай булды: әлеге төрле хисләр чагылышы артистканың тиз үзгәрүчән ак йөзендә генә түгел, гүя менә сылу гәүдәсендә дә сизелә кебек, ничектер менә гәүдәсе дә аның хис белән тулы һәм һәрбер хәрәкәтеннән моны тоеп була кебек иде.
Менә ул, җиңел генә атлап, сәхнәнең кырыена ук килеп басты. Өшүдәнме, дулкынлануданмы, иңбашларын җыерып куйды, башын текә генә күтәреп, асылмалы лампага карап алды, аннары гадәтенчә туп-туры төбәлеп, шылт та итмичә көтеп утырган халыкка беравык карап торды, бары шуннан соң гына борыла төшеп һәм башын чак кына кагып, Яруллинга ишарә ясады.
Яруллин, кычкырып: «Татар халык көе «Тәфтиләү», – диде һәм, утырып, зур баянын акрын гына суза башлады. Рәшидәнең күзләре берьюлы уйчанланып, ничектер эчкәре киткән кебек булды, йөзенә моңсу җитдилек чыкты, һәм менә һичкемне, һичнәрсәне күрмәс булып, саф, нечкә тавыш белән җырларга тотынды…
И мөкатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
…Бу көйнең моңын һәм бу сүзләрнең мәгънәсен телдән генә әйтеп биреп бетерерлек түгел иде. Бу көйгә, бу сүзләргә бөтен бер зур халыкның гүя барлык йөрәк зары, саф вөҗданы, ачы нужасы, авыр хезмәте, кара бәхете, якты өмете, кырлары-яланнары, таулары-урманнары, күлләре-сулары, сандугач-былбыллары, караңгы көзләре, язгы таңнары – барысы-барысы бергә җыелган, бергә үрелгән, бер киң дәрьяга әверелеп ага да ага иде… Тамашачы да гүя менә шуның дулкыннарында тирбәлә-тирбәлә агып китте. Барысы онытылды, барлык фани уйлар «дөнья читлеге»ннән каядыр бик биеккә, бик еракка очты… Җырның беренче сүзләре үк инде тамашачы күңеленең иң нечкә кылына барып кагылды, исертте-сихерләде, һәм күпләрнең күзләреннән, үзләре дә сизмәстән, җылы яшьләре агып төште. Бу гади елау түгел иде, бу күңелләр төбеннән күтәрелгән бик изге, бик кадерле олы бер хиснең саф чишмәдәй саркып чыгуы иде.
Җыр беткәч тә, кешеләр, өнсез калгандай, һич селкенмичә, тып-тын утырдылар. Рәхмәт белдереп, яңадан кабатлауны сорап кычкыручы бер генә кеше дә булмады, хәер, бу кирәкми дә иде. Шушы өнсез утыру, шушы яшьтән чыланган йөзләр һәм сихерләнгәндәй җырчыга хәрәкәтсез төбәлгән күзләр барысының да күңелләре ни белән тулганын бик ачык әйтеп тора иде… Һәм Рәшидә, көчле алкышка рәхмәтен белдергәндәй, аларга яктырып елмайды, хәтта аз гына башын да иеп куйды. Ул әле җырлаячак иде, дәртләнеп, шатланып җырлаячак иде.
…Яруллин, торып: «Юксыну», – диде һәм, кире утырып, баянының нечкә телләренә басып кына тавыш бирде. Рәшидә, яктыга үрелгәндәй, йөзен күтәреп, бөтен гәүдәсе белән алгарак омтыла төште һәм, уң кулын күкрәгенә якын китереп, шуннан сосып алгандай тирән сагыш-моң белән җырлый башлады:
Күз карашым нинди уйчанланды,
Син беләсең микән, юк микән?
Син киләсе юлдан күзем алмый,
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Бу – соңгы вакытларда гына халык арасына таралган һәм бик тиз арада күңелләрне биләп алган җыр иде. Көе аның композиторныкы, сүзләре – шагыйрьнеке, әмма халыкның үз иҗаты шикелле телдән-телгә күчеп, бөтен җирдә җырлана башлаган иде. Вакытның рухын, кешенең күңеленә тулганын әйтеп бирә белгән җыр гына мондый бәхеткә ирешсә ирешә торгандыр…
…Менә хәзер дә Рәшидә авызыннан чыккан «Юксыну» тыңлаучыларга аларның үз юксынуы, үз сагышы, үз зары булып ишетелде. Бердән алар җырга йотылдылар, бары бер кодрәткә – бер исерткеч тойгыга буйсынган шикелле, җырчыдан күзләрен аера алмыйча, аның һәр сүзен аңлап, йөрәкләреннән кичереп утырдылар. Хатын-кызлар арасыннан тагын кайберәүләре сагыш белән тулы күңелләре чайкалып түгелгәндәй тәкатьсездән үкси башладылар.
Хәтта Зөфәрне дә бу җыр тетрәтмичә калмады. Дөрес, аның юксыныр кешесе юк иде, сугыш китергән михнәт-газап аның күңеленә авыр таш булып ятмаган иде, әмма шулай да янындагы кешеләрнең тирән кичереше аңа да күчте булса кирәк – берара бугазы төбенә каты төер килеп тыгылды. Ләкин бу төерне ул ничек тә йотарга тырышты, чөнки бу минутта Рәшидәнең акрын гына кыймылдаган тулы иреннәре, тирән илһамлану белән балкыган йөзе, аз гына дымланып каядыр еракка төбәлгән күзләре аның өчен үзе бер җыр, үзе бер сихер иде.
…«Юксыну»дан соң «Туган ил», «Хатлар язам», «Сибелә чәчәк», «Яз да була», «Арча», «Шомыртым», «Эрбет», «Фирдәвескәй», «Сания» – берсе артыннан берсе агылып кына торды. Рәшидәнең бу кадәр армый-талмый җырлавы гаҗәп иде. Киресенчә, яңа җыр башлаган саен, үзе ул ничектер рухлана, дәртләнә, ә тавышы отыры көчәя, иркенәя барды. Инде соңгы җиңел җырларга күчкәч, ул, тәмам канатланып киткәндәй, иңбашларын җиңел генә уйнатып, тибрәнеп, талпынып җырлады. Һәр җыры аның тыңлаучыларны беткәнче биләп алды; моңландырды да, уфтандырды да, кабындырды да һәм күз яше аша көлдерде дә ул аларны!
Иң соңгы җырын аеруча бер ялкынлану белән башын артка чөя биреп, кулларын җәеп, аяк очына күтәрелә төшеп җырлап бетерүгә, Рәшидә үзе дә исереп киткәндәй чайкалып куйды һәм, күзләрен йомып, кулын маңгаена куеп, беравык хәрәкәтсез калып торды. Шул чакта халык аны рәхмәт-мактау сүзе белән күмеп ташлады:
– Яшә, чибәркәй, мең яшә!
– Безнең сынык күңелләребезне юаттың-куандырдың, рәхмәт төшсен үзеңә!
– Былбыл да син, син дә былбыл икәнсең!
– Безнеке кебек сугыш кырларында йөргән ярың булса, исән-сау кавышырга насыйп итсен!
Рәшидә сискәнеп уянгандай күзләрен ачты, ни ишетәм дигән төсле, бер мизгел аптырап-югалып торды, аннары кичерү сорагандай нәүмиз генә елмаеп, ике кулын да күкрәгенә куеп, халыкка кат-кат башын иде… Һәм иң соңгы минутта гына, әллә сөенечен аңлатырга теләп, әллә бүтән бер серен сиздерәсе килеп, ул нурлы күзләре белән Зөфәргә ничектер җылы-якын да, аз гына хәйләкәр дә итеп карап алды. Бу караштан Зөфәр тагын эсселәнеп китте, тагын ни уйларга да белмичә аптырап калды.
…Концерт бетте. Халык, тар эскәмияләрдән торып, акрын гына тарала башлады. Бер төркем кызлар, турыдан гына атлап, сәхнәгә – артистлар янына менделәр. Колхоз председателе – карсак буйлы, зур башлы Шәйхулла абзый – Яруллин янына барып аның кулын кысты, ә Яруллин аңа, кызып, кулын болгап, нидер сөйләргә тотынды.
Зөфәр, халыкның чыгып беткәнен көтеп, стена буенда ялгызы гына басып торды. Бик гаҗәеп һәм бик көчле тәэсир калдырды бүгенге концерт аңарда… Әлбәттә, Казанда аның сирәк-мирәк кенә концертларда булгалаганы бар иде, әмма моның кебекне гомерендә һич күргәне юк иде. Дөресен генә әйткәндә, сәнгатьнең нинди зур кодрәткә ия булуын ул бары менә шушы салкын, караңгы, иске мәчет эчендә генә күрде, аңлады, хәйран калды… Юньләп исемнәре дә билгеле булмаган, болай карап торырга йолкыш кына дүрт артист халыкны нишләтте? Гаҗәеп бит бу, гаҗәеп!.. Халык гүя ач булуын, ялангач булуын, нинди авыр михнәттә яшәвен тәмам онытты; елады, көлде ул һәм иң гаҗәбе: тирән рухи бер канәгатьләнү алып, гүя эчләренә тагы да зур сабырлык, чыдамлык, батырлык җыеп таралды ул!.. Инде кайткач, һәркайсы коры чәен, иписез бәрәңгесен тыныч кына ашап-эчеп ятачак. Менә, нишлисең, рәхимсез сугыш китергән нужаны күтәрер өчен һәм сыгылып төшмичә яши-эшли алыр өчен, кайчагында кешегә үзебезнең җыр, гади халык җыры да искиткеч зур көч-кодрәт бирә икән.
…Кайтырга чыктылар… Чалт аяз күктә түп-түгәрәк һәм ап-ак тулган ай тора. Шундый якты-якын ул – өстендәге әлеге көянтә-чиләкле кызны хәтерләткән күксел шәүләсе ап-ачык күренә һәм, бик теләгәндә, шуңа ничектер менә барып җитеп булыр иде кебек тоела… Шыгырдап торган коры салкын… Авыл өсте зәңгәрсу якты… Чатнап бүрәнә шартлаганы ишетелеп кала… Салкын тешкә тия, өскә сылана, әмма эчкәре үтәргә бик ашыкмый кебек… Атлавы җиңел, аяклар үзләреннән-үзләре йөгерергә торалар.
Алдан, өч артистканы озатып, кызлар төркеме китте. Алардан бер илле адым арттарак калып, Яруллин, колхоз председателе һәм Зөфәр шагыр-шогыр атлыйлар… Яруллин, бияләе белән авызын каплабрак, председательгә бертуктаусыз сөйләп бара (клубта ук башланган сүзнең дәвамы булса кирәк):
– Анысы шулай инде аның, Шәйхулла абзый… Халык канәгать булып калса, безнең өчен дә зур шатлык ул, конечно… Артистны шул яшәтә, шул йөртә бит инде. Так что, ул яктан без үзебез дә бик канәгатьбез… Ну шулай да, Шәйхулла абзый, син – председатель, ә мин – шушы кызларны ияртеп, аларга баш булып йөрүче бер кеше, давай, ачык кына сөйләшик әле. Тыйнакланып, оялып тора торган чак түгел. Гаеп итмә! Озын сүзнең кыскасы, син инде безне, абзый кеше, коры рәхмәт белән генә сыйлап җибәрмә, ярыймы!
Председатель бияләй сырты белән бәсләнгән мыекларын сыпырып куйды:
– Нишләп коры рәхмәт кенә булсын! Түлибез, дидем ич, иртәгә акчасын сполна алырсыз.
– Һәй, Шәйхулла абзый, нигә инде юри аңламаган булып кыланасың? Ул хактамыни сүз? Акча, имеш! Ә беләсеңме, артистның шушы концерт өчен алган акчасы, Казанга кайткач, бер кәтелүк бәрәңгегә дә җитми бит. Шуның өчен өшеп-катып, ачлы-туклы йөрсенмени ул?
Шәйхулла абзый нигәдер җавап бирмәде, Яруллин да бераз дәшмичә барды… Артистларны бәхилләтү мәсьәләсе хәзер генә булып үткән бик күркәм эшнең шактый күңелсез ягы иде, билгеле… Ләкин моның шулай булуына Зөфәр бер дә гаҗәпләнмәде, район тирәсенә чыккан һәрбер кешенең ничек тә азык табарга тырышуын ул бик яхшы белә иде, шуңа күрә Яруллинның да «теләнүен» бик хаклы дип тапты һәм аны яклыйсы килде:
– Әйе, халыкка мондый зур хезмәт күрсәтүчеләрнең бәясен белергә кирәк, – диде ул җитди генә. – Колхозның келәте бөтенләй бушап калмагандыр әле, Шәйхулла абзый, саранланып тору килешмәс!
Шәйхулла абзый авыр гына сулап куйды:
– Һи, туганнар, булса, кем саранланып торыр иде… Барысын да биреп бетердек бит, барысын да кырып-себереп… Үзегез дә беләсез хәлләрне… Дөрес инде, сезнең кебек тансык кунакларны буш кул белән генә озату килешеп бетмәс, анысын үзем дә уйлаган идем уйлавын, тик әле безнең крестьян гадәтен беләсез – алдан кычкырырга яратмый ул… Ярый, хәерле булсын, кәнсиртегез бик ошады, бәхилләтми ярамас. Түлке он өмет итмәгез, он юк, иллә мәгәр ит-майдан бераз күчтәнәч куярбыз.
– Менә рәхмәт, Шәйхулла абзый! – диде Яруллин, бердән җанланып. – Безгә ни генә бирсәң дә бата, талымланып тормыйбыз, рәхмәттән башка сүз юк, вәт шул! Тик син гаеп итә күрмә инде, яме? Нишлисең, положение!
– Беләм, туган, беләм! – диде председатель, башын кагып.
Артистлар төшкән йорт каршына килеп туктадылар. Бу суыкта озак басып торырлык түгел иде, Шәйхулла абзый ике куллап бүреген батыра төшеп китәргә җыенды.
– Элекке чак булса, болай гына аерылышмас идек, әзер табынга кайтып, бераз чәйләп-мәйләп утырыр идек тә бит, ни, үзегез әйтмешли, плаженья! – диде ул, көлемсерәп. – Ярар, соңгы очрашу булмас әле, иминлек кенә кайтсын!
– Һии, дошманны җиңгәч – иминлек кайткач, балда-майда йөзәрбез әле, Шәйхулла абзый!
– Алла бирсә! Ярар, хәзергә хуш иттек!
– Хуш, Шәйхулла абзый, хуш!
Председатель китеп баргач, Яруллин, өйгә керешли, Зөфәр алдында махсус акланырга теләгәндәй ашыгып әйтеп куйды:
– Саран, чукынган карт! Сорамасаң, үзе белеп бирәсе түгел. Ә соңыннан кызлар мине битәрләргә тотынырлар. Үзем өчен генә булса сорап та тормас идем.
Зөфәр моңа каршы бер сүз дә әйтмәде – егетнең хәйләсе бик өстә ята, шуңа күрә эченнән генә тынды.
Алар өйгә килеп кергәндә, кызлар өсләреннән салганнар, зур калай тазга яньчелгән җиз комганнан бер-берсенә җылы су коеп, кулларын юып торалар иде. Өстәлгә киҗеле ашъяулык ябылган, тәлинкә-кашыклар һәм түп-түгәрәк бөтен бер икмәк куелган иде.
Егетләр дә чишенеп ташладылар, кулларын юдылар, аннары барысы да өстәл янына уздылар. Яруллин утырмыйча ук кулына тизрәк пычак алды.
– Каяле, ипекәйне, күкрәккә терәп, үзем телим әле, булмаса, – диде ул, изге бер эшкә тотынгандай тантана белән.
Ә кызларның берсе, балаларча түземсезләнеп, кулын чәбәкли башлады:
– Әбекәй безне ни беләндер сыйлый, ни беләндер сыйлый! Сизәсезме, исе таралган! Әллә каз маенда пешкән ботка инде?
Казан янында торган әби, сабыр гына елмаеп:
– Әз генә түзегез, кызлар, әз генә, – диде. – Хәзер белерсез.
Зөфәр барысыннан соң гына өстәл янына килеп утырды. Ничектер үзлегеннән аның урыны тагын Рәшидә белән янәшә туры килде. Гүя менә язмыш үзе алар турында кайгыртып кына тора диярсең!
Яруллин һәм кызлар ипи телемен тозлап ашарга да тотындылар. Тик Рәшидә генә сузылмады.
– Туктагыз әле, нигә коры икмәккә ташландыгыз? – диде ул. – Яруллин, безнең бит маебыз булырга тиеш.
– Ә, ийе, ийе, – диде Яруллин һәм, тиз генә торып, бер бәләкәй капчыктан ике төргәк алып китерде. Берсе аның – кәгазьгә төргән атланмай кисәге, икенчесе – чүпрәккә төргән дуңгыз мае – шпик булып чыкты. Ләкин атланмай шакылдап туңган, пычак та үтәрлек түгел иде… Ә шпик туңмаган, Яруллин аны вак кына телемнәргә кискәләде.
– Менә инде, кызлар, телисезме-юкмы, шушы тырышып чаба торган хайванны авыз итеп карыйсыз. Коры икмәк кенә үтмәсә, конечно…
Зөфәр дә чемоданнан үзенең азыкларын – зур гына кисәк пешкән итен, савыты белән маен, кап белән шикәрен чыгарып, өстәл уртасына куйды.
– Һу, болай булгач, лафа! – диде Яруллин, кулларын угалап. – Бүген туй итәрлек сый бар икән бездә…
Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр, аларның кәефләре ни сәбәптәндер бик күтәренке иде, юктан да көләргә генә торалар иде. Зөфәр исә, нигәдер кызара төшеп, бары елмайган булды.
Шул арада Мәликә әби өстәлгә олы табак белән аш китереп куйды. Яруллин, шунда ук кашык тыгып, аны бутап карады.
– Өйрә! Валлаһи газыйм, өйрә! Җитмәсә, каз өйрәсе!
– Боты миңа, боты миңа! – диде әлеге түземсез кыз, сикергәләнеп.
– Синең үз ботың да бик шәп! – диде Яруллин аңа.
Кыз, авызын сузып кына: «Һи, оятсыз!» – дип куйды, бер мәлгә нәүмизләнеп калды, ләкин чынлап ачулана белмәде тагын; дөрестән дә, бала табигатьлерәк иде бу түгәрәк битле, яшькелт-соры күзле биюче кыз… Ә Яруллин аңа һич игътибар итеп тормастан гаҗәпләнеп шаулый бирде:
– Юк, чыннан да, нинди күк капусы ачылды соң әле бүген безгә, әбекәем, ә?
– Менә дәү абыегыз сезнең өчен тырыштырды инде, – диде карчык, күзе белән генә Зөфәргә ишарәләп. – Аның сые бу, рәхим итегез!
Барысы да Зөфәргә беркадәр аптырап та һәм шуның белән бергә ихтыярсыз куанып-яратып та карадылар. Рәшидә исә аеруча бер дикъкать һәм җылы соклану белән аңа бөтенесеннән дә озаграк карап торды шикелле… Кызның янәшәсендә генә кырын утырган Зөфәр бу карашны бик ачык тойды, әмма тынычлыгын сакларга һәм мәсьәләне уенга әйләндерергә тырышып:
– Барыгыз да ашыгып чыгып киттегез ич! – дигән булды. – Шулай итеп, теләсәм-теләмәсәм дә, әби белән эшне миңа җайларга туры килде… Рәхмәтебезне аңа әйтик, югын бар итеп дигәндәй әзерләде менә.
– Рәхмәтебезне икегезгә бүлеп бирәбез, шулай дөресрәк булыр, – диде Яруллин, урыныннан торып. – Йә, кайсыгыз соса башлый?
– Үзең инде, үзең, – диделәр кызлар.
– Бисмилла, алайса! Тотыгыз тәлинкәгезне, кем, Зөфәр иптәш, шулай бит әле?
Зөфәр башын кагып кына раслады да Рәшидәнең тәлинкәсен алып сузды. Рәшидә, «кирәкми» дигәндәй, тәлинкәсенә үрелеп куйды, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
– Эһем, эһем! – дип тамак кыргалады Яруллин. – Бусы да бик дөрес!
Бер уңайдан ул калган кызларга, шуннан соң гына Зөфәргә һәм үзенә аш салып чыкты. Шул чакта Зөфәр күптән күңелендә булган бер нәрсә хакында уйлап алды: тәкъдим итсәм килешерме-юкмы, Рәшидә ни дияр? Аннары икеләнебрәк кенә әйтте:
– Беләсезме нәрсә: без инде юл килгән кешеләр, өшедек тә, ачыктык та, әллә, мин әйтәм, аш алдыннан аппетит өчен генә, теге ни, шифалы суны кабып алабызмы? Ничек уйлыйсыз?
Шунда ук күбесе, сүзнең нәрсә турында барганын төшенеп алсалар да, бер мәлгә аптырашып калдылар. Бу алар өчен хәзерге шартларда артык дәрәҗәдә көтелмәгән бер тәкъдим иде. Яруллинның күзләре берьюлы түгәрәкләнеп китте, ә теге кыз чын гаҗәпләнү белән ашыгып сорады:
– Нинди шифалы су ул, абый?
– Улмы?.. Ул ни… спирт, чип-чиста спирт… бераз гына бар иде.
– Һи-и, агай-эне! – дип кычкырып ук җибәрде Яруллин, бөтен бите-күзе белән көлеп. – Сорап торасың тагын!.. Чыгар үзен, чыгар, дустым! Нәкъ инде менә шул зәмзәм суы гына җитми иде безнең бу табынга… – Һәм ул, учына төкереп, кулларын угалый да башлады.
– Син шауламале! – диде Рәшидә аңа, тавышын әкренәйтеп. – Әбидән яхшы түгел.
– Рәшидә, май кап!
Зөфәр, торып, пальто кесәсеннән флягасын алып килде. Анда юлчыларга эчергәннән соң калган яртыдан күбрәк спирт бар иде әле. Әбидән, «дару эчәргә» дип, чокыр һәм бер чүмеч салкын су сорап алдылар.
…Эчүне дә тагын Рәшидәдән башладылар. Зөфәр чокырга яртылаш спирт салды, Яруллин су белән тутырды. Рәшидә, «куркам» дип, җилкәсен генә җыерып куйды, ләкин карышып, кыстатып тормады. Әбинең кече якка узганын көтеп алды да тиз генә чокырны күтәреп беткәнче эчеп тә җибәрде… Ул чыраен сытмады, тик авызын ача төшеп, сулыш алмыйча торды, күзләренә мөлдерәп яшь килде һәм, ниһаять, ике куллап йөзен каплады…
Калган кызларга да шулай салып бирделәр. Бик батыраеп эчкән булдылар кызлар, ләкин эчүгә кармак йоткан балык шикелле сынсыз калдылар. Берсе хәтта «аһ!» дип тә куйды.
Яруллинга инде Зөфәр чокырны тутыра язып салып бирде. Артист, эчүнең югары классын күрсәтергә теләп булса кирәк, спиртны су кушмыйча гына бик тыныч кыяфәт белән эчеп җибәрде. Шунда ук чүмечкә капланды, чәчи язды, бөтен бите җыерылып килде һәм, борыны пешкән мәчедәй «пырых-пырых» итеп, башын чайкап торды… Кызлар бөгелә-сыгыла шаркылдап көләргә тотындылар:
– Утлы күмер йоттыңмы әллә, Яруллин абый-ый?
– Ничева! – диде Яруллин, сер сынатмаска тырышып, һәм кулы белән битен бер сыпырган иде, иске кыяфәтенә кайтты да куйды.
Артистның «пешүе»ннән файдаланып, Зөфәр үзенә чокыр төбенә генә салды да шуны тиз генә су белән тутырды… Кызлар көлешеп туктагач, ул, чокырын күтәреп, башлыча Рәшидәгә ымлап, ләкин барысына да әйткән төсле итеп: «Сезнең саулыкка, кызлар!» – диде дә ашыкмыйча гына эчеп бетерде… Шушы кечкенә нәрсә дә аның авторитетын кызлар алдында тагын да күтәрә төште: әйе, әдәпле дә ул, игътибарлы да ул, үзен әнә ничек тота да белә, эчә дә белә… Кыскасы, сабыр, тыйнак һәм бик акыллы булырга тиеш бу зур, таза, юмарт абый!
…Фляга төбендә аз гына калганын Зөфәр Рәшидәгә салмакчы булган иде, ләкин йөзе мәк чәчәгедәй кызарып, кечкенә күзләре томаланып киткән Рәшидә ике кулын берьюлы күтәреп каршы төште:
– Юк-юк, кирәкми!
Хәер, кызларга бик җиткән иде, ач карынга эчкән ярты гына чокыр спирт аларны кинәт кенә исертте дә куйды. Шулай итеп, калганын Яруллин кыстатмыйча гына эчеп бетерде.
…Бертын каз өйрәсен бик тәмләп, йотлыгып ашадылар. Тәлинкәләре ялт иткәч, тагын өстәп салдырдылар. Көне буе үт җыеп буш яткан һәм спирттан котырынып киткән ач карын һич кенә туя белмәс кебек иде… Тиз арада зур табакны «каплап» куйгач, Яруллин икмәк белән шпигын «бөгә» башлады, кызлар, тарсынып кына булса да, Зөфәрнең итен капкаларга тотындылар. Тик Рәшидә генә һаман тыелып маташты. Зөфәр аны гел кыстый торды, ахырда үзе бер кабырганы алып, аның кулына тоттырды.
– Менә бу кызларга ярый, ичмасам! – диде Яруллин авызы тулы килеш. – Ату бот, имеш!
– Белмисең икән шул, – диде Рәшидә, сыңар кашын гына сикертеп. – Кызларга канат бирәләр.
– Ни өчен канат?
– Тизрәк кияүгә китсен өчен.
– Ә-ә! Ну, белмим, канат түгел, пропеллер куйсалар да тиз генә китә алырсызмы икән, ай-һай! Җәтмәдәге балык төсле сөзелеп калдыгыз бит.
Кызлар дәртсез генә көлештеләр, ә Рәшидә ваемсыз гына әйтеп куйды:
– Насыйбы табылыр әле.
Шушы сөйләшүдән күпмедер соңрак Зөфәр үзенең беләгенә Рәшидәнең, әллә юри, әллә ялгыш кына, иңбашы белән орынуын сизеп алды. Кинәт кенә егетнең йөрәгенә җылы кан йөгерде, бик рәхәт булып китте аңа… Менә шулай озак кына терәлеп, дулкынландырып торуын теләде ул аның… Үзе исә гүя якын ук килгән асыл кошны куркытмас өчен, артык хәрәкәт ясаудан тыелып, тик кенә утыра бирде.
Әби, тәлинкә-кашыкларны җыеп алгач, өстәлгә чәшкәләр тезде, Шәйхулла абзый җибәргән бер йомарлам майны да китерде, аннары кайнап торган самавырны китереп куйды… Әбинең үзен дә чәйгә утырттылар. Сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәргә тотындылар. Кәефләр яхшы иде, тамак туеп, күңелләр көрәеп, хушланып киткән иде. Сүзнең төрлесеннән гәп күп булды. Зөфәр, бүгенге концертны искә төшереп, артистларны, аеруча Рәшидәне мактады. Шушындый авыр бервакытта халыкның җырны, уенны искиткеч яратуына чынлап гаҗәпләнүен әйтте. Моның сере нәрсәдә икән, диде.
– Халыкта тормышка мәхәббәт бик зур, менә аның сере нәрсәдә, – диде Яруллин, мәгълүм бер хакыйкатьне әйткән төсле өзеп кенә.
– Яхшы, шулай да булсын, ләкин бит җыр тыңлап утырыр өчен кайгы-хәсрәт, авырлыкларны онытып торырга кирәктер, минемчә.
– Җыр үзе инде барысын да оныттыра ул.
– Ә минемчә, болай ул, – диде Рәшидә, уйланып кына, – җыр, бәлки, оныттырмый да торгандыр, хәтта кайгы-хәсрәтләрне көчәйтеп тә җибәрәдер. Җырның шундыйлары да бар бит. Мин инде аны үзем беләм. Ләкин нинди генә җырны алма, ул, барысыннан элек, кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә… Шулай булгач, кеше җыр тыңлаганда кайгы-хәсрәтне дә ничектер менә татлырак итеп кичерә, еласа, күз яше дә аның ул хәтле әче булмый һәм барыбер җиңеләеп кала. Бүген мин менә «Тәфтиләү»не җырладым, «Юксыну»ны җырладым, ә халык миңа: «Рәхмәт, кызым, күңелләребезне бушаттың, хәсрәтләребезне җиңеләйттең!» – дип кычкырды. Нигә, дөрес түгелмени?
– Дөрес, дөрес! – диде Зөфәр, Рәшидәнең фикеренә ку- шылудан бигрәк, аның ягымлы һәм гади итеп сөйләвенә сокланып.
– Туктагыз әле, менә әбидән сорап карыйк, әби нәрсә әйтер бит әле, – диде Яруллин. – Йә әби, чын дөресен генә әйтеп бир үзләренә!
– Ни әйтим мин, – диде әби, кыюсыз гына елмаеп, аннары бераз уйланып торды да өстәп куйды: – Авыл кешесенең юанычы ни, шул җыру инде, белеп сөйлисез.
Рәшидә шатлыгыннан кулын чәбәкләп алды:
– Бик тә дөрес сүз таптың, әбекәем! Әйе, юаныч шул, юаныч!
– Хуш, мин дә килешәм моның белән, – дигән булды Яруллин, киерелә биреп. – Әмма шулай да мәсьәләгә икенче яктан да килеп карыйк. Әйт әле, әби, ничә малаең Гитлерга каршы китте?
– Өчәү… өчне озаттык.
– Ә бабайны озатмадыңмы?
– Бабайларга чират җитмәде бит әле, – диде әби, Яруллинга туры һәм мәгънәле генә карап.
Кызлар ихтыярсыздан көлешә башлаганнар иде дә, ләкин нидер сизенепме, әллә килештермичәме, шунда ук тынып калдылар.
– Сөйләшә белмисең, Яруллин! – диде Рәшидә коры гына, аннары үзе әбидән йомшак кына сораша башлады: улларыңнан хат-хәбәр киләме, исәннәрме, өйләнгән егетләр идеме, алар өчен бик кайгырып, ут йотып тормыйсызмы, картың кайда, исән-саумы, колхозда эшлиме-юкмы?
Карчык татар хатыннарына хас бер тыйнаклык һәм сабырлык белән, самавыр борыны өстеннән бармагын йөртеп, һәммә сорауларга да ашыкмыйча, тыныч кына җавап биреп утырды: әйе, уллары хәзергә, Аллага шөкер, исән-саулар, хатлары килеп тора, тик Идел буенда сугышкан кече улыннан гына менә бер ай инде хат-хәбәр юк, шуңа бик пошынып торалар; улының зурысы гына өйләнгән егет икән, калган икесен өйләндерергә өлгермәгәннәр… Нишлисең инде, түзәсең, уфтанмаска тырышасың – ил белән килгән афәт ич!.. Тик явыз дошманның тизрәк муены сынсын иде дә, балалар кайтып күзгә күренсеннәр иде – көн-төн ялварып теләгән, өмет иткән нәрсә шул гына инде, шул гына!
Картымы?.. Карты болай ару әле, аяк-кулы таза, каравылда тора, төннәрен колхоз амбарларын саклый…
– Ходай җан биргәнгә юнь бирә, – диде әби, кыскача хикәясен шулай уфтанусыз, тыныч кына тәмамлап. – Көн итү бик авырга калса да, барына шөкер итеп торабыз әле, мондый чакта зарлану язык булыр, нишлисең инде!
Шушының белән табын янында, гомумән, сүз бетте. Әбидән ишеткән, тормышның үзе кебек чын, гади, ләкин эчке киеренкелек, тирән мәгънә белән тулы сүздән соң хәзер инде бүтән нәрсә хакында гәп сатып яки шаулап-көлеп утыру килешми дә һәм кирәксез дә иде. Аннары вакыт та бик соң иде, ашагач-эчкәч авырайтып та җибәрде, гаять талчыккан тән һәм арыган баш, утырган җирдә үк калгып китеп, йокы сорый башлады… Шуңа күрә кунаклар, артык сүз озайтып тормыйча, әбигә зур рәхмәтләр әйтеп, өстәл тирәсеннән кузгалдылар. Яруллин, бая ычкындырган дорфалыгын төзәтергә теләп булса кирәк, әбинең аркасыннан кагып сөеп алды:
– Мәликә әби, җаным, бездән сиңа бер генә теләк: өч улың да, тап-таза килеш кайтып, синең шушы кечкенә гәүдәңне киң күкрәкләренә кыссыннар, яме!
Әби көлгәндәй итте, ләкин кинәт күңеле тулганга күрәме, акрын гына: «Рәхмәт, улым!» – диюдән башка сүз әйтә алмыйча, күзләрен йомгалап, башын гына кагып куйды.
Инде кемнәр кайда, ничек яту турында кайгырта башладылар. Өйнең зур ягында бер генә агач карават тора иде. Кече якта сәке бар икән, менә барлык урын шул гына иде. Ләкин аптырап калмадылар. Иң элек Яруллин мич башы белән кызыксынды: сыеп буламы, әгәр сыеп булса, аның өчен мич башыннан да рәхәт урын юк. Ул шунда май кебек эреп, изрәп йоклаячак.
Ике биюче кыз кече яктагы сәкегә ятарга булдылар. Зөфәргә караватны тәкъдим иттеләр, ләкин ул аңардан баш тартты: «Өй бик җылы, мин эссене бер дә яратмыйм, толыбымны җәеп, идәндә генә ятам», – диде ул… Шулай итеп, карават Рәшидәгә калды. Дөрес, башта ул кызлар белән сәкегә ятмакчы иде, ләкин анда, карчыкның савыт-сабалары да торганга күрә, өч кеше өчен тыгызрак булып чыкты.
Кыскасы, кем кайда яту мәсьәләсе шулай тиз генә һәм ансат кына хәл ителде. Әби мендәр, юрган, иске киемнәр өләшкән арада, кызлар ишегалдына чыгып, озак та үтми, суыктан өтелгәндәй куырылышып керделәр. Тиз генә үзләренә һәм егетләргә урын җәйделәр. Шуннан соң, кызларга чишенеп ятарга ирек бирер өчен, Зөфәр белән Яруллин да тышка чыгып киттеләр.
Бераздан алар әйләнеп кергәч, әби дә иске өйгә чыгып китте. Кышын карт белән карчык шушы якта гына торалар икән, бүген инде, кунакларга урын бирер өчен, иске өйне дә ягып җылытканнар. «Картның таң беленгәч кайтасы бар, аны ашатып эчертәсе бар, кеше өстеннән йөрү килешми бит, сез иркенләп, тыныч кына йоклагыз», – диде әби, чыгып китәр алдыннан.
…Яруллин мич башына үрмәләде, ә Зөфәр утны сүндерде дә, чишенеп, җылы күлмәк-ыштаннан гына калып, толып җәйгән һәм зур колакчын мендәр салган идәнгә сузылды. Әби биргән иске, әмма чиста одеял өстеннән пальтосын ябынды… Бер биш минуттан сәкедәге кызлар да, мич башындагы Яруллин да сеңделәр. Хәзер аларны туптан атсаң да уятып булмас кебек иде… Өйдә тирән тынлык урнашты… Ләкин Зөфәрнең йокысы, бик арыган булуына карамастан, ни сәбәптәндер тәмам качкан иде. Ул кулларын баш астына куеп, ачык күзләре белән түшәмгә карап чалкан ята. Туңган тәрәзәләр аша өй эченә тулган айның сыек зәңгәр шәүләсе җәелгән, һәм шушы көндезге су төбен хәтерләткән тонык-тын шәүлә тышта һаваның бик яман суык булуын сиздереп тора кебек… Ара-тирә генә өй бүрәнәсенең ыңгырашып ярылуы да ишетелеп куйгалый… Ләкин Зөфәр боларны күрми дә, ишетми дә шикелле – уйлары аның бөтенләй башкада.... Рәшидә, Рәшидә – менә кем аның хыялында, менә кем турында уйланып ята ул бу зәңгәр тынлыкта! Һич көтмәгән-уйламаган җирдән килеп очраган бу кызмы-хатынмы үзе дә, аның мөнәсәбәте дә серле табышмак булды Зөфәр өчен… Ярты тәүлек эчендә кеше шулкадәр тиз күңелне биләп, хыялны котыртып өлгерер икән – Зөфәрнең мондый хәлгә беркайчан да тап булганы юк иде әле. Чынлап та, кем ул Рәшидә: фәрештәме, гыйфритме? Аның үртәгәндәй көлемсерәп, дәшкәндәй назлап караулары, йә игътибарсыз гына, йә якын-җылы итеп әйткән сүзләре, әллә ялгыш кына, әллә үзе теләп аңа терәлеп утырулары нәрсәне аңлата, нәрсәгә ишарә ясый, уен гынамы бу яки чын бер хистәнме – ничек моны аңларга, ничек саф дөресен генә белергә?.. Ә иртәгә алар аерылышачаклар, Зөфәр үз юлы белән, алар үз юллары белән китәчәкләр. Һәм Зөфәр берни белми калачак. Ләкин белмичә калырга ярыймы соң, белмичә калу соңыннан күңелдә зур үкенеч тудырмасмы?
Менә ул, Рәшидә, ике адымда гына агач караватта йоклап ята.. Әмма… йоклыймы икән ул?.. Нигәдер бик тын ята… Тукта, әгәр аның да йөрәге Зөфәрнеке шикелле үк урыныннан купкан булса, күңеле аныкы төсле үк исәрләнгән булса, ул чагында… ул чагында, ихтимал, ул да йокыдан калып, тын алырга куркып, аны көтеп ята торгандыр. Килерме-юкмы, дип, әйе, килерме-юкмы, дип… Зөфәр хәтта эсселәнеп китте. Ничек ул мондый ихтималның булуын уйлый белмәде әле? Аның бит шушындый кыска очрашу вакытларында ир белән хатынның бер-берсен яратып, бер-берсен теләп кушылуларын ишеткәне бар. Йә, шуның кебек тиле бәхетнең менә хәзер дә булуы мөмкин түгелмени? Юк, чынлап та, мөмкинме, түгелме? Ничек моны белергә? Әллә янына барып карыйсы микән?.. «Тәвәккәл таш йоткан» ди, аңардан гына ни булыр? Куса куар, әмма тавыш чыгармас, юк, чыгармас. Бөтен булып үткәннәрдән соң моны хәтта күз алдына китерүе дә читен… Аннары, ул аны җәберләргә бармый ич… Тик иелеп дәшәр генә ул аңа һәм аның бер күз карашыннан барысын да аңлап алыр. «Кит» дигәнен дә көтмәс, кире чигенер… Әлбәттә, бу кире чигенү бик авыр булачак, хурлыклы рәвештә куылу белән бер булачак, ләкин нишләмәк кирәк, моның кебек уңай форсат бүтән беркайчан да туры килмәячәк бит!
…Менә Рәшидә караваты өстендә кузгалып куйды. Йокламый, йоклый алмый, күрәсең, ул да!.. Мөгаен, көтә торгандыр – шулай тоела Зөфәргә, нигәдер шулай тоела… Ниһаять, ул кыюланып торып утырды. Ләкин шунда ук үз хәрәкәтеннән үзе курка-шикләнә калды: юк, буламы соң, тузга язмаганны! Тилелек ич бу! Ни өчен ул аны көтәргә тиеш. Кайдан мондый ышаныч, кемгә саный ул аны?.. Барырсың, хур булырсың, оятыңнан керер урын тапмассың… Аннары, килешәме соң Зөфәр кебек үзен тыйнак, акыллы итеп таныткан кешегә мондый әрсезлек, түбәнлек?
Әмма шулай да ул кире ятмады, башын иеп утыра бирде. Үз намусы алдында акланырга тырышып, тирән уйга калып утырды… Рәшидә аның өчен хәзер очраклы бер хатын гына түгел иде, Рәшидә аның йөрәген җилсетте, нәфесен котыртты, көчле кызыксыну уятты һәм Рәшидә үзе моңа сәбәпче булды. Бәс, шулай икән, Зөфәрнең чын дөресен белеп калырга хакы юкмыни? Ул бит шуның өчен генә барырга тели дә!.. Әгәр кумаса, әгәр иреннәреннән бер үптереп кенә яки берәр вәгъдәле җылы сүз пышылдап кына кире җибәрсә дә, ул барысын да аңлар иде, шуннан үзе өчен тиешле нәтиҗәне ясый белер иде.
Менә Рәшидә тагын кузгалып куйды… Юк, артык икеләнеп тору мөмкин түгел иде – Зөфәр бик сак кына торып басты. Өй эчендә тулган су төбедәй яшькелт-зәңгәр яктылыкта өрәк шикелле күпмедер вакыт тик кенә басып торды… Тынлык, бар да тирән йокыга киткәннәр. Бернинди хәвеф-хәтәр юк кебек… Шулай да Зөфәрнең тез буыннары хәлсезләнде, чигә тамыры нишләптер суга башлады… Болай торып булмый бит инде, ахырда ул җылы оекбашлары белән шуышып кына караватка таба атлады. Бер, ике, өч адым… Менә ул карават янында. Рәшидә ак маңгаен гына ачык калдырып, йөзен юрган белән каплаган килеш кырын яткан. Күзләре йомык, сулышы тигез – йоклый, ахрысы… Зөфәр аның йөзенә якын ук иелеп, чак-чак кына ишетелерлек итеп, бары бер сулыш белән генә пышылдап дәште:
– Рәшидә!
Һәм гаҗәп хәл: Рәшидә шунда ук, юрганын күтәрә төшеп, күзләрен ачты. Бер мизгелдә сискәнү, каушау һәм… сөенү чагылып үткәндәй булды бу кечкенә дымлы күзләрдә… Бер сүз әйтмәде ул, тик урын биргәндәй, такта стенага таба елыша төште… «Көткән!» дигән уй яшендәй яктырып узды Зөфәр күңеленнән һәм, сак булырга кирәклеген дә онытып, тиз генә юрган астына керде.
…Керү белән, кызны үзенә тартып, кочаклап алды. Рәшидә ничектер берьюлы аның киң күкрәгенә сыланып, кечерәеп, сеңеп калды. Йөзен күтәрде һәм аларның иреннәре күптән бер-берсен көткәндәй комсызланып кушылдылар… Зөфәрнең бу минутта зиһене гаҗәп айнык иде; кызга ул исенә килергә вакыт бирмәде…
…Аннары алар хәлсезләнеп озак кына тик яттылар. Зөфәрнең култык астына башын яшергән Рәшидә тәмам тынган-оеган иде… Аның хәлен бик беләсе килә егетнең, әмма сөйләшү мөмкин түгел… Ахырда ул, сакланып кына, Рәшидәнең чәчләреннән, битеннән сыйпый башлады… һәм аптырый калды: кызның күз төпләре, борын буйлары яшькә чыланган иде. Нидән бу, үкенәме, рәнҗиме әллә югыйсә?.. Зөфәр, күтәрелә төшеп, аның күзләренә карады. Әмма уелып калган, талчыккан бу күзләрдә ул тирән бер гаҗәпсенү аша чагылган бәхетле-оялчан сөю генә күрде… Һәм Рәшидә, күзләрен яшерергә теләгәндәй, тагын аңа сарылды, ә Зөфәр аның, иягеннән тотып, аз гына тоз татыган иреннәреннән үпте… Кыз акрын гына егетнең күкрәгеннән этәрде. Бу китәргә ишарә иде… Зөфәр, сак кына караваттан төшеп, үз урынына китте.
Вакыт бик соң иде инде, тәрәзәләрдә таң шәүләсе беленә башлады. Өй эче дә ничектер агарына төшкән кебек булды. Каяндыр, абзарлар эченнән, суыкта күшегеп беткән әтәчнең карлыгып кычкырганы ишетелде.
Зөфәр беркадәр вакыт булып үткән хәлгә хәйран калып ятты-ятты да, акрын гына оеп, тирән йокыга киткәнен сизми дә калды.
Ул иртәне арыган-йончыган артистлар, гадәтләре буенча, бик озак йокладылар. Кышкы көн кыстатып, иренеп кенә яктырды, кереп, борчып йөрүче булмады; алар өчен бу саваплы йокы иде.
Тик идәндә яткан Зөфәр генә иртә уянды. Аны мыштым гына суык кытыклый башлаган иде, хәер, электән иртә торып өйрәнгәнгә күрә, болай да аның уяныр вакыты җиткән иде инде.
Бик табигый буларак, ул, күзләрен ачу белән, Рәшидәне исенә төшерде. Хәтта аңарда шундый бер тойгы иде ки, гүя менә йоклаганда да ул аны онытып тормаган, ничектер үз янында аны гел хис итеп яткан кебек иде… Булган эшкә яңадан аның исе китте, яңадан бөтенесен күз алдыннан кичерде. Торырга кирәклеген дә онытып, селкенмичә уйланып ятты. Ләкин инде татлы хиссияткә бирелеп ятудан бигрәк, ул айнык акыл белән булып үткән хәлне ничек тә аңларга тырыша иде. Барысыннан элек, күңеленә һаман бер сорау кат-кат килә торды: ничек кенә булып чыкты соң бу? Ни өчен Рәшидә аны кабул итте? Чын яратуданмы, әллә… болай гынамы?.. Ире бармы аның, юкмы? Булса, кайда ул, кем ул?
Әлбәттә, бу сорауларның берсенә дә хәзергә җавап юк… Хәер, эш булып узганнан соң, аларга җавап эзләп торуның кирәге дә юк шикелле… Ләкин Зөфәр уйламыйча, эзләмичә булдыра алмый, мөмкин түгел, чөнки Рәшидә аның өчен бер кич белән генә бетмәде әле, бу башы гына булды әле, искиткеч матур, ләззәтле, дәртле дәвамы булырга тиеш әле!.. Сизеп тора ул моның шулай буласын, югалтырга теләмәячәк ул аны, юк, теләмәячәк! Артистка аның өчен эссе якның хөрмәсе кебек гаять ят җимеш, сезонный җимеш, шуңа күрә дә ул аеруча кадерле, тансык булырга тиеш.
Ничек җырлый иде әле кичләрен кәләпүш сырганда әнисе Таибә абыстай?
Тәрәзә төпкәем рәва җимеш,
Рәва җимеш хәләл, имеш.
Рәва җимеш хәләл, имеш,
Хәләл җефтең булам, ди, имеш.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Хәләл, имеш, димәк, өзеп-өзеп, тәмләп кенә капкаларга ярый дигән сүз!.. Ә менә инде «хәләл җефет» мәсьәләсенә килгәндә, бу бик читен, четерекле мәсьәлә, бик нык уйлануны сорый торган, хәер, уйлар өчен әле һич өлгермәгән, пешмәгән мәсьәлә… Рәшидәне бөтен җаны-тәне белән яратып киткән тәкъдирдә дә ансат кына чишеп булмаячак аны, чөнки ул мәсьәлә аның башка максат-хыялларына, уй-теләкләренә барып тоташа. Юк, хәзергә бу хакта баш ватуның һич мәгънәсе юк, хәзергә бары кабынган утны сүндермәү, саклау, көчәйтү турында гына уйларга ярый.
Шулай күпмедер вакыт уйланып, шуның белән бергә, яңадан Рәшидә янына барасы килеп ятканнан соң, Зөфәр, ниһаять, торды, сак кына киенде һәм, чыгып китәр алдыннан, аяк очына гына басып, артистканың караваты янына барды. Рәшидә, кулларын кушырып, шулар өстенә битен салып, бөтәрләнә төшеп, тыныч кына йоклый иде… Каты йоклый иде, ахрысы, юрганы шуып, аркасы бераз ачылганын да тоймый иде… Зөфәр бик сак кына аның аркасын япты, иелеп кенә чәченнән үпте. Рәшидә берни сизмәде, селкенмәде.
Берәүне дә уятмыйча гына чыгып киткәч, Зөфәр туры гына колхоз идарәсенә барды, Шәйхулла абзый белән сөйләшеп утырды. Аның бу колхоздан наряд буенча күпмедер солы чыгартасы бар иде, башта менә шул солыны станциягә кайчан озату турында сөйләшеп, эшне өзеп куйды. Аннары инде, җаен туры китереп, кичәге концерт турында да сүз кузгатты. Артистларның җырларын, биюләрен мактап утырды, шуның белән бергә, Шәйхулла абзыйга азрак басым ясау нияте белән булса кирәк, аларның авыр хәлләрен әйтергә дә онытмады. Шуннан соң тагын бераз анысын-монысын сөйләшкәләп алгач, күрше авылга китәр өчен бер-ике сәгатьтән ат җибәрүләрен сорап, фатирына кайтып китте.
…Ул кайтканда, артистлар торганнар, юынып-киенеп, иртәнге чәйгә утырырга әзерләнеп торалар иде. Зөфәр, килеп керү белән, сабырсызланып бары бер нәрсәне уйлады-көтте: Рәшидә аңа ничек итеп, нинди күз белән карар?.. Нишләп китәр ул, күзләре очрашкач?..
Нәкъ ул килеп кергән чакта гына, Рәшидә, урам як тәрәзә төбенә кечкенә көзге куеп, чәчләрен төзәтеп утыра иде… Керүченең кем икәнен шунда ук белсә дә, ул борылып карамады, эшеннән ихтыярсыз тукталып та калмады, гомумән, ни хәрәкәте, ни торышы белән берни дә сиздермәде. Тыныч кына чәчен рәтли бирде һәм, эше беткәч кенә торып, ишеккә таба борылды… Аларның күзләре очрашты… Бер генә мизгел Рәшидә, «Сезмени бу?» дигәндәй, үтә җитди итеп бер карап алды, әмма шул секундта ук гадәтенчә елмаеп җибәрде.
– Менә яхшы булды бит әле… чәйгә кайтып җиттегез, – диде ул, бүтән һичбер кайгысы булмаган кешедәй, бик гади генә итеп.
Нәкъ кичә вокзалда очраган, юлда килгән, бергә ашап-эчеп утырган Рәшидә иде ул бүген дә! Һаман шул ук күзләрен кыса төшеп, бик туры итеп карау, көтмәгәндә генә яктырып китеп елмаю һәм менә шулай бик гади, үз итеп кенә дәшү – бары шул гына! Әйтерсең алар арасында берни дә булмаган, әйтерсең аларның хәзер берсен берсенә бәйләгән, дөньяның иң якын кешеләренә әйләндергән, тиз генә онытырга да, юкка чыгарырга да мөмкин булмаган тирән серләре юк!.. Зөфәр аның бу кадәр үзен табигый тота алуын күреп, аптырап калу гына түгел, хәтта күңеленнән бераз шикләнеп-борчылып та куйды. Дөрес, ул хатын-кызны бик аз белә иде. Хәлбуки эчке хисләрен, бигрәк тә мәхәббәтләрен, хатын-кыздан да оста яшерә белүче юк бит ул дөньяда! Зөфәр кемнәндер ишеткән Сөләйман патша сүзләрен исенә төшерде: «Һавада кош эзе, ташта елан эзе, хатыннарда ирләр эзе калмый», – имеш. Хатын-кызның йөрәген күрә белмәгән кеше өчен бу бик хикмәтле сүзләр иде.
…Өстәл тирәсенә утырыштылар. Әби олы табак белән булары чыгып торган чикмәнле бәрәңге китереп куйды. Рәшидә, яшь хозяйка сыман чәчәкле яулыгын урталай бөкләп, кашлары өстенә төшеребрәк бәйләгән килеш, самавыр янына үзе чәй ясарга утырды. Көн яктысында алар барысы да аз гына бүтәнчәрәк, ачыграк күренәләр иде. Мәсәлән, әлеге тынгысыз биюче кызның кичтән шактый кара булып күренгән чәче хәзер бакыр сыман коңгырт-җирән булып чыкты. Рәшидәнең йөзе ул хәтле үк ак түгел, ә саргылтрак икән, күзләре дә алай бик кечкенә түгел, ә шактый зур да, яктырак та икән, тик әле кыса төшеп караганга күрә генә, шулай сөйкемле, кечерәеп кала икән. Әмма ул бүген аеруча чиста, нәфис иде. Тулы күкрәкле юка гәүдәсе дә, тар гына йомры иңбашлары да, озынчарак ак муены да, тулы алсу иреннәре дә ничектер менә аның тәмле-тансык хатын булуын сиздереп, назлап сөясе килүне котыртып, гел үзенә тартып тора иде. Зөфәр, бу вәсвәсәле тойгыны берничек тә җиңә алмыйча, гел янып, дулкынланып утырды.
Рәхәтләнеп йокы туйдырганнан соң, барысының да кәефләре бик әйбәт иде. Ашыкмыйча тәмләп кенә ашадылар-эчтеләр, авызлары бушап тормаса да, һаман җыен кызык сөйләшеп утырдылар. Ничектер сүз туры килеп, биюче кыз Зөфәрдән:
– Ә сез, абый, төнлә идәндә өшемәдегезме? – дип сорап куйды.
Әлбәттә, бу аның нидер сизенеп соравы түгел иде. Шулай да Зөфәр, аңа күтәрелеп карарга кыймыйча, чәен болгаткан булып кына:
– Юк, өшемәдем, – диде. – Аста – толып, өстә – пальто, рәхәтләнеп йокладым.
Яруллин шунда ук үзенең борычлы сүзен кыстырып өлгерде:
– Өшесә барып сезнең уртага ятар иде. Мин үзем андый чакта ике кыз арасына кереп җылынырга яратам.
– Абый син түгел бит ул, – диде кызларның берсе, ә икенчесе өстәп куйды:
– Безнең арага Рәшидә апа да сыймады әле.
Рәшидә иптәшләренең бу гөнаһсыз сөйләнүләренә бер генә сүз белән дә катнашмады. Ул тырышып чәй ясау белән мәшгуль булды. Шулай да Зөфәр, бераздан аңа күтәрелеп карагач, ханымның бер як авыз читендә сизелер-сизелмәс кенә серле елмаю чагылуын күреп алды. Нәрсә аңлата иде бу елмаю – моны белү мөмкин түгел иде… Чын борчылу белән Зөфәр эченнән генә: «Шулай ук берни дә белмичә китеп барырга туры килер микәнни, хәерсез?» – дип уйлап куярга мәҗбүр булды.
Чәйдән соң Яруллин, ашык-пошык киенеп, колхоз идарәсенә йөгерде. Шәйхулла абзыйның кичәге вәгъдәсен исенә төшереп, ул, чыгып киткәндә генә:
– Кызлар, теләктә торыгыз! – диде, кабаланып. – Карттан бүген безгә гошер тияргә тиеш, тик берәр яры чыгып кына сызмасын!
– Бар, бар, председатель сине көтеп утырмас! – диделәр кызлар, аны куалап.
Бүген инде алар үзләре чыгып йөрмәскә, җылы өйдә генә ял итеп, вак-төяк эшләрен карап утырырга булдылар. Чәй урынын җыештыргач, кайсы кулына китап алды, кайсы энә-җеп алып, ертык-сүтеген типчергә тотынды.
Зөфәрнең Рәшидә белән бер-ике генә авыз сүз булса да сөйләшеп аласы килә иде. Ләкин ничек кенә эшләргә моны? Өйдә теге ике кыздан уңайсыз, тышка да чакырып чыгару кыен, мөмкин түгел… Ахырда ул карават башында чемоданын ачып, әйберләрен актарып торган Рәшидәгә якын ук килде дә тавышын әкренәйтә төшеп әйтте:
– Мин тиздән китәм… Бәлки, Казанда очрашырбыз, сезгә үземнең телефонны калдырыйммы?
– Әйе, әйе, калдырыгыз! – диде Рәшидә, ашыгып.
Зөфәр блокнот битенә үзенең эш телефонын һәм фамилиясен язып бирде.
– Сез шәһәргә кайчан кайтасыз?
– Бер-ике атнадан.
– Мин сезнең шалтыратуыгызны көтәрмен.
– Әйе, әлбәттә…
Болай ашыгып, кыска гына итеп җавап бирүеннән Зөфәр Рәшидәнең эчке дулкынлануын сизмичә калмады. Шуның аркасында ямьсез шикләре бердән таралып киткәндәй булды, алай гына да түгел, бу әйбәт, рәхәт дулкынлану аның үзенә дә күчте кебек…
Озак та үтми, әби кереп, колхозның аты килеп җитүен хәбәр итте. Зөфәр киенә башлады. Киенеп беткәч, әбигә рәхмәт әйтеп, акча бирде. Аннары кызлар белән кул биреп саубуллашты, шуннан соң Рәшидәгә таба борылды. Ләкин ул да булмый, Рәшидә, үзе аның каршысына ук килеп, һич каушамыйча һәм шик кузгатмыйча, бары гади кайгыртучанлык күрсәткән булып кына, Зөфәрнең пальто якасын төзәтергә тотынды:
– Менә шулай кирәк, шулай итсәң җылырак була! – диде ул, шушы гади генә сүзләренә гаҗәп җылы бер интонация салып һәм шул ук вакытта якты күзләре белән Зөфәрнең күзләренә: «Син! Син бит бу!» – дип әйткән төсле итеп тутырып бер карады. Менә шулай һичкемдә шик кузгатмыйча, бары Зөфәрнең үзенә генә йөрәгендәге хисен аңлата белде ул!.. Зөфәр, рәхмәт әйтергә дә көче җитмичә, куанычлы елмаеп, башын гына кагып торды. Тик саубуллашкан чакта гына: «Син дә аңлап кал, җаным!» – дигән төсле, Рәшидәнең кулын ике тапкыр каты гына итеп кысып куйды. Аннары чемоданы белән толыбын алып, ишеккә таба атлады. Кызлар да, иңнәренә пальтоларын салып, аны озата чыктылар.
Кояшлы, коры салкын көн иде… Көннең никадәр суык булуын шул ук кояш үзе әйтеп тора: аның ике ягында ике колак… Мондый чакта авыл җирендә: «Бүген кояшка да колак чыккан, ай-һай, суык икән!» – диләр тәҗрибәле агайлар.
Зөфәр, борылып, Рәшидәгә:
– Сез бар керегез инде! – диде һәм җиңел, кызу адымнар белән капка төбендә көтеп торган атка таба китте.
Иске кошёвка чана янында муенына ишеп шәл чорнаган, тире тун өстеннән соры чикмән кигән уналты-унҗиде яшьлек үсмер егет аны көтеп тора иде. Зөфәр, толыбын киеп, чанага утырды, үсмер егетне дә үз янына утыртты, һәм бик арык, зур туры ат ялкау гына кузгалып, бары бер-ике тапкыр сыртына чыбыркы төшкәч кенә, дөя шикелле алпан-тилпән юыртып китте… Болдырдагы кызлар юлчыларга кул болгап калдылар.
Зөфәрнең Турай авылында Рәшидә Сафина белән очрашып танышуы әнә шулай төгәлләнде… Әмма ләкин әүвәл-ахыры түгел иде әле бу, соңыннан Казанда аның шактый кызыклы дәвамы да булды.
Әйе, Рәшидә!.. Зәһәр суыктан качкан яз кошыдай килде дә керде бит Зөфәрнең тормышына… Керде дә бөтенесенә хуҗа да булып алды. Йөрәк тә әсир, акыл да богаулы, планнар да чуалды. Хәзер менә үзеңне шул татлы әсирлектән коткарып кара инде! Юк, мондый җәтмәгә беркайчан да эләккәне юк иде әле аның…
Дөрес, Зөфәр Рәшидәгә чаклы да хатын-кызсыз тормады. Бик мактанырлыктан булмаса да, үзенә күрә аның да «роман»нары булгалады. (Утыздан узганчы ялгыз ир булып йөргән кеше өчен бу әллә ни гаҗәп эш түгел, билгеле…) Ләкин алар барысы да хәтәр-хәвефсез, эзсез-ярасыз дигәндәй үттеләр дә киттеләр. Чөнки андый «роман»нарда ул үзе баш герой, үзе чын хуҗа иде, шуңа күрә бары тик аның хөкеме йөрде.
Мәсәлән, кайчандыр ул универмагта эшләүче Мәрьям исемле кара, чандыр гына бер хатын белән шактый гына вакыт якын бәйләнештә булып алды. Ләкин аның эчүдән башы чыкмаган ире, ниһаять, нидер сизенә башлагач, Зөфәр Мәрьям белән ике араны тиз генә өзде дә куйды. Бернинди кызганусыз һәм үкенүсез!
Яки менә шуннан соң буфетчы Вера белән булып алган «роман»ны искә төшерергә мөмкин. Вера төскә-биткә чибәр генә, гәүдәгә тулы-тыгыз гына, ирсез ялгыз гына, утызга да җитмәгән хатын иде. Баш-күз тонып, аңа тәмам капланырга да була иде. Ләкин Зөфәр, буфетчы хатынның артык әрсезлеген, оятсызлыгын һәм эчкәләргә яратуын белеп алгач, ике дә уйламыйча тотты да нокта куйды. Чөнки «роман»ның ахыры бик күңелсез булып бетәчәген вакытында сизде ул.
Кыскасы, Зөфәр бервакытта да, хатын кирәк бит дип, башын җуймады, нәфес тезгенен кулыннан ычкындырмады, ара-тирә берәрсе белән якын бәйләнешкә кереп киткән чакларда да, исеменә яки эшенә куркыныч туа башласа, шунда ук тыела белде һәм чигенә алды…
Тик менә Рәшидә белән генә бүтәнчәрәк килеп чыкты. Хәер, моның шулай булуы гаҗәп тә түгел, чөнки Рәшидә теге Мәрьям-Вералардан чагыштырмас дәрәҗәдә өстен тора, чөнки беренче очрашу минутыннан ук ул Зөфәрдә көчле тәэсир калдырды, ничектер аның күзенә саф, гүзәл, якты булып күренде. Ихтимал, шуңадыр инде Зөфәр гел бер нәрсә турында сабырсызланып уйлады: Рәшидәнең ире бармы-юкмы, ни өчен ул аны шулай ансат кына кабул итте, яратуданмы, әллә болай гынамы?.. Турайдан ул Рәшидәнең үз авызыннан берни ишетергә өлгермичә китеп барды. Ә күңел дигән нәрсә су өсте кебек гел үзгәреп кенә тора: бер яктыра, бер караңгылана, бер тынычлана, бер дулкынлана, кыскасы, әллә ниләр уйлап бетәргә мөмкин иде. Дөрес, кайвакытта ул, болай баш ватып азапланмас өчен, үзенчә ачык кына нәтиҗәгә дә килгәндәй була иде; ягъни Рәшидә – артистка бит ул, ә артистка, Зөфәр карашынча, хис кешесе, ни кылансам да, миңа килешә, дип уйлаучы, шунлыктан инде ул үзе теләгән эштән тыелып тормый, кирәк икән, җиңел генә эшли дә куя, янәсе… Ләкин… чынлап та, Рәшидә нәкъ менә шундыймы – бу әле билгесез, бу әле яңадан раслануны сорый иде.
Озын сүзнең кыскасы, Зөфәр Рәшидәнең авыллардан кайтуын түземсезлек белән көтеп йөрде, җаны-тәне белән аны сагынып яшәде. Бу сагынып көтүдә Рәшидәне бик теләү, югалтасы килмәү генә түгел, аны тизрәк аңлау, тизрәк белү өчен ашкынып тору да бар иде. Казанга кайткач, Рәшидә аңа шалтыратырмы, аның күзенә күренерме-юкмы – Зөфәр өчен бу бик тә әһәмиятле иде. Әгәр шалтыратмаса, яңадан күзгә күренмәсә – ул чагында ни уйларга кала? Ә вакыт… вакыт үтә дә үтә, ике атнадан кайтырга тиеш иде, хәзер инде ай тулып килә. Шулай ук Рәшидә дә бер генә төнлек… Ләкин юк, ашыгып нәтиҗә ясарга һич ярамый икән!
…Нәкъ март башларында Рәшидә, үзенең дөньяда барлыгын белдереп, ниһаять, аңа шалтыратты.
Зөфәр телефон трубкасын алып «тыңлыйм» диюгә, ерактан хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Алло, миңа Зөфәр Сабитов кирәк иде.
Шунда ук ул тавыш иясенең Рәшидә булуын танып алды һәм, дөньясын онытып, ике кулы белән дә трубкага ябышты:
– Рәшидә, сезме бу? Тыңлыйм мин, тыңлыйм!
– Әйе, бу мин, Зөфәр абый! Исәнмесез!
– Исәнмесез, Рәшидә, исәнмесез! Кайчан кайттыгыз?
– Бер ун көн була инде…
– Шулай күптәнмени? Ә мин көтәм дә көтәм…
– Вакыт булмады, Зөфәр абый! Кайту белән, төрле эш-мәшәкатькә тарыдым, хатын-кызның беләсез…
Рәшидәнең шундый сагындырган сөйкемле тавышы ерактан гүя җылы-назлы дулкын булып килә иде. Һәм шул дулкын әйтерсең Зөфәрнең йөрәгенә килеп кагыла иде.
– Мин инде оныттыгыз, ахрысы, дип курка да башлаган идем, – диде ул аз гына үпкәле пошыну белән.
– Юк, нишләп онытыйм!.. Онытсам шалтыратмас идем…
– Рәхмәт, Рәшидә, рәхмәт! – Зөфәр тавышын әкренәйтә төште. – Ләкин безгә тизрәк очрашырга кирәк бит, Рәшидә.
– Шулаймы?.. Белмим шул, ничек булыр икән?
– Нигә алай дисез, аңламыйм! Безгә бит очрашырга кирәк, шулай түгелме?
– Әйе, әлбәттә, – диде Рәшидә, аз гына көттереп. – Тик менә белмим: кайда, ничек…
Зөфәр «сез»дән «син»гә күчте:
– Анысы өчен борчылма! Тик әйт кенә: кайчан синең вакытың булыр?
– Минекеме?.. Ничек дим, мин хәзергә буш әле…
– Алайса, болай сөйләштек, – диде Зөфәр киеренке, әмма эшлекле тавыш белән. – Иртәгә син миңа тагын шушы вакытларда шалтырат. Мин шул чакта сиңа кайда очрашуыбызны тәгаен әйтермен. Ярыймы?
– Ярый, мөмкин…
Зөфәр тирән итеп бер сулап куйды һәм, аз гына тынып торганнан соң, моңарчы тыеп килгән дулкынлануын телефон аша җиткерергә теләгәндәй, учы белән трубканы ышыклап, акрын, йомшак кына итеп әйтте:
– Рәшидәм, тыңлыйсыңмы… мин сине бик-бик сагындым!
– Шулаймыни? – Трубкада кычкырып көлгән куанычлы тавыш яңгырады. – Һай, мескенем!
– Көлмә, Рәшидә! Саф дөресен әйтәм…
– Ышанам, ышанам!.. Йә, ярый, алайса, хәзергә…
– Хуш, Рәшидә, хуш! Ләкин иртәгә шалтыратырга оныта күрмә!
– Юк, онытмам!.. Хуш!
Сөйләшү өзелде, әмма сөйләшү кабызган шатлык һәм өмет Зөфәрнең йөрәгендә отыры дөрләп кенә калды. Шул ук көнне ул, эшеннән бик соңга калып кына ычкынуына карамастан, туп-туры Хәмит дустына китте. Хәмит – ялгызак бер егет ул, ләкин бик яшьтән түгел инде, шул Зөфәр чамасы – утыз ике-утыз бишләр тирәсендә булыр. Характерлары белән бер-берсенә капма-каршы булсалар да (ә ихтимал, шуңа күрәдер дә), алар, – чынлап та, бик дуслар. Эш-хезмәтләре дә бер диярлек: Хәмит тә – гел сәүдә тирәсендә чуалып йөргән егет. Ләкин ул Зөфәр кебек бер урында озак оялап утырырга яратмый, шулай ук зуррак эшкә, дәрәҗәлерәк урынга да һич исе китми. Аңа, кечкенә булса да, үз башына ялгызы гына эшли алырлык урын булсын. Шуңа күрә дә ул әлеге базар арасындагы тактадан гына корылган, прилавка астыннан гына кереп йөри торган вак ларёкларны бик ярата. Монда ул – үзе хуҗа, теләсә ни вакытта ача, теләсә ни вакытта яба, теләсә кайда йөри… Яратып саткан товары – галантерея. Бу үзе күп, үзе вак, үзе арзан товарны сатуның нечкә серләрен ул бик яхшы белә һәм Ходай бирмеш көн мул гына «чумара»ны кесәсенә сала бара.
Ләкин бу кешенең иң гаҗәп ягы оста сәүдәгәр булуында түгел иде. Сәүдә өлкәсендә ул – бик вак балык, мәсәлән, Зөфәр кебек җәен белән чагыштырганда чабак кына… Әмма шуңа карамастан аны шәһәрнең бөтен сәүдә галәме белә, сәүдә галәме генә түгел, бик күп оешмаларның, учреждениеләрнең җитәкчеләре, министерство кешеләре аны беләләр. Ул ярты шәһәр белән таныш, бу танышлар арасында нинди генә кәсеп иясе юк, хәтта галимнәрдән һәм язучылардан да кемнәрнедер белә, шулар белән дә үз кешедәй кул бирешеп, исәнләшеп йөри, имеш.
Хикмәт нәрсәдә соң?
Аның исеменә тагылып йөри торган, кушамат дисәң – кушамат түгел, ләкин гаҗәп сәер бер өстәмәсе бар: «Әйттем-бетте». Ягъни Әйттем-бетте Хәмит! Кайсы Хәмит? Әйттем-бетте Хәмит!.. Һәм бөтен танышлары аны шулай дип кенә беләләр, шулай дип кенә йөртәләр.
Кайдан килеп тагылган бу колак ишетмәгән әкәмәт өстәмә безнең галантерейчы егеткә? Мәсьәлә шунда ки, безнең егетебезнең гаҗәеп бер сыйфаты бар: ул кешеләргә һәртөрле хезмәт күрсәтергә ярата. Сәүдәсенә караганда да ныграк ярата, бик теләп, рәхәтләнеп кеше йомышы артыннан чаба, шуңардан чынлап торып ямь, кызык таба. Тик моны ялагайлыктан килгән куштанлык, ягъни кем ни кушса, шуны урталай сынып үтәргә тору дип аңламаска кирәк. Юк, һич алай түгел, үз кадерен, үз дәрәҗәсен бик белә торган горур-һавалы егет ул Хәмит… Гадәттә, аның алдына баш иеп киләләр. Гадәттә, килгән кеше үзе түбәнчелек белән генә: «Хәмит туган, зинһар, дип әйтәм, миңа шуны гына эшли алмассыңмы икән?» – дип сорый аңардан.
Хәмит карый әле: сораучы кем, кайдан килгән, кем җибәргән аны, киләчәктә аның үзеннән нәрсә көтәргә мөмкин? (Аның кагыйдәсе: хезмәткә каршы хезмәт, бүтән берни дә түгел.) Бары менә шуларны үзе өчен ачыклагач кына, бер дә ашыкмыйча, бәйсез, горур кыяфәт белән соңгы сүзен әйтеп куя: «Яхшы, эшләрбез!»
Күп вакытта үтенеч белән килгән кеше ышанып бетмәгәндәй кабатлап сорый: «Эшләрсезме?» Менә шул чагында инде Хәмит үзенең телләргә кереп киткән мәшһүр сүзен мөһер баскандай өзеп кенә әйтеп ташлый: «Әйттем-бетте!»
И вәссәлам! Кабатлап сорама, эшне генә бозарсың. Димәк, ул әйттеме – бетте, эш булачак! Моңардан да зур гарантиянең булуы мөмкин түгел.
Әнә шундый кеше ул Әйттем-бетте Хәмит! Ярым сәүдәгәр, ярым арадаш! Талантлы, үткен-зирәк, әмма чиктән тыш индивидуалист, үзенчә «хөрлек» сөюче һәм үз рәхәте өчен генә яшәүче оясыз-нисез бер ялгызак кеше… Зөфәр менә шул кешегә ашыкты.
Кольцодан ерак түгел Островский урамындагы таш йортның өченче катындагы бүлмәгә Зөфәрнең күп тапкырлар килгәне бар иде. Юлын бик яхшы белә, кирәксә, йомык күз белән дә караңгы баскычтан күтәрелеп, киндер тышлы ишекне таба ала иде… Күршеләрдән аерым, туры гына коридорга чыга торган бу бүлмәгә ул Мәрьямне дә китереп йөртте. Верочканы да еш кына ияртеп китерде, кыскасы, бу аның «гыйшык» эшләре өчен генә хезмәт итүче яшерен оясы иде. Төп хуҗа – Әйттем-бетте Хәмит исә, Зөфәргә бик бирелгән киң күңелле дус буларак, бервакытта да аңардан бүлмәсен дә, ятар урынын да кызганып тормады. Гадәттә, ул: «Әйдә, алып килсәң килерсең инде, чукынган купец!» – дип, ачусыз гына мыгырдана да бүлмәсен теләсә күпме вакытка калдырып китә торган иде. Үзе ул преферанс сугарга ярата, кайдадыр хәрбиләрдән һәм карт артистлардан якалашып уйный торган кешеләре бар, шулар янына китсә, тәүлекләп тә югала торган иде.
Зөфәр килеп кергәндә, Хәмит пружиннары, арык мал янбашыдай, аннан да моннан төртеп чыккан «турецкий» диванда тетелеп беткән «Шерлок Холмс»ны укып ята иде… Баш кагышып кына исәнләштеләр. Зөфәр түргә узып утырды, ә Хәмит диваннан, рәнҗегән тавышлар чыгартып, аякларын салындырды. Киерелеп, авызы каерылганчы бер иснәде:
– Ни… нишләп болай соң гына?
– Йомышым бар сиңа, – диде Зөфәр, пальто төймәләрен ычкындырып.
– Бик ашыгычмыни?
– Әйе, бүген сөйләшеп куярга кирәк, иртәгә мин сине әллә күрәм, әллә юк.
– Хуш, тыңлап карыйк, нинди ул хәтле килеп терәлгән йомыш икән?
Зөфәр аз гына дәшми торды. Аның бу юлы мәсьәләне уен-көлкесез, җитди итеп, йөрәк эше итеп, яхшылап аңлатасы килә иде. Чөнки сүз Рәшидә белән очрашу турында барачак, димәк, бу очракта Хәмит тә гадәтенчә бары алама итеп кенә уйламасын. Шуны истә тотып, Зөфәр сүзен дусларча җитди, сабыр гына башлады:
– Беләсеңме, Хәмит, мин сиңа бер серемне ачарга тиешмен. Моңарчы ул хакта әйтергә ничектер җае чыкмады. Ә хәзер менә… әйтәм, әйтмичә булдыра алмыйм. Тик син, зинһар, дөрес аңларга тырыш. Мин моннан ай ярым элек командировкада чакта бер бик әйбәт, бик… порядочный ханым белән таныштым…
– Бүлмә кирәкме? – диде Хәмит, ваемсыз гына аның сүзен бүлеп.
– Нинди кеше син?! – диде Зөфәр, ачынып. – Сөйләгәнне дә көтмисең, сыразы әллә нәрсәгә борасың!
– Борып торасы калмаган монда, мәсьәлә ачык! Сиңа бит хәзер шул… порядочный хатынны алып килер өчен аулак урын кирәк, нигә, дөрес түгелмени?
– Ну, шулай да булсын, ди, ләкин син аңла, утын булмасаң, сүз бик җитди эш турында бара. Миңа ул хатын белән чынлап аңлашырга кирәк, чөнки… чөнки бер ай буена мин аның турында гына хыялланып яшәдем. Әйтәм ич, ул – бик интересный, бик яхшы хатын…
– Яхшымы-яманмы, карамы-җирәнме – минем өчен барыбер, – диде Хәмит, һич исе китмичә. – Миңа киләсе хатын түгел.
Зөфәр, ниһаять, өметен өзеп кулын гына селтәде:
– Ярар, сиңа сүз әрәм итеп торудан мәгънә юк… Эт таласын үзеңне! Тик иртәгә сәгать җидегә бүлмәң буш булсын, вот шул!
– Рәхим ит! Әнә запасной ачкычны алып китсәң дә була…
Зөфәр өстәлдә яткан ачкычны кесәсенә салды да урыныннан торды.
– Ник әле болай, начальниклар төсле приказ биреп кенә качасың? – диде Хәмит, урыныннан кузгалмыйча гына.
– Ә сиңа шул приказ гына үтә дә инде, адәмчә сөйләшүне аңламыйсың син.
– Ялгышасың, җан Зөфәр! Миңа иң элек мәсьәләнең деловой ягын хәл итеп куярга кирәк иде, аннары инде эш юктан фәлсәфәсен дә тыңларга була. Кем ул интересный ханым, ничек таныштың, нәрсәсе белән ул сине болай тиз генә сихерләп өлгерде? Сөйләп җибәр, булмаса.
Зөфәр акрын гына башын чайкады:
– Юк, хәзер сөйли алмыйм инде, гайрәтемне чигердең… Тик шуны гына әйтәм сиңа: ул хатын турында мин начар уйлый алмыйм… гашыйк булдым шикелле мин аңа… Син шуңа ышанасыңмы?
– Ник ышанмаска?.. Син дә кеше ич, өстәвенә өйләнмәгән егет… Ләкин, минем белүемчә, син гашыйк булыр өчен хатын түгел, ә кул тимәгән кыз эзли идең шикелле…
– Эзләп кенә табылмый икән шул, көтмәгәндә юлыңа килеп чыга икән ул!
– Шулаймыни?.. Кара син аны!.. Хәерле каза булсын!.. Ансыз – дөнья сансыз дигәндәй, миннән фатиха, алайса!
– Фатихаңны башыңа капла! Сиңа сөйләгән мин дурак! Ярар, киттем әле мин…
– Ну, бар, бар… Ләкин исеңдә тот: мин бүлмәмдә ниләр булганын белеп торырга тиешмен… Кем белә, сез может монда ялган акча сугып ятарсыз?!
Зөфәр, кызарынып-бүртенеп:
– Иблис син! – диде дә, ачу белән кулын селтәп, ишеккә юнәлде, ә әйттем-бетте Хәмит «турецкий» диванын шыңгырдата-шыңгырдата кычкырып көлеп калды.
Урамга чыккач та, Зөфәр тиз генә тынычлана алмыйча барды. Менә шушы кешенең бүлмәсенә ул Рәшидәне алып килергә тиеш инде. Нишләмәк кирәк, бүтән чара юк. Әлбәттә, Хәмитнең үзен Рәшидә күзенә ничек тә күрсәтмәскә кирәк булыр. Ул сизенә: Рәшидә аның дус-ишләрен яратмаячак. Хәмит кебек кешеләр белән чуалуын белсә, аның үзенә дә шикләнеп, әллә ни уйлап каравы мөмкин. Гомумән, Рәшидә кебек бөтенләй икенче даирәдән килгән, нечкә табигатьле хатын белән ничек тә сак кыланырга, үзеңне тыйнаграк, акыллырак тотарга кирәк булачак.
Икенче көнне кич, алдан сөйләшү буенча бер кино алдында очрашкач, Зөфәр Рәшидәне Хәмит бүлмәсенә алып килде. Хуҗа кеше – уңган егет – бүлмәсен җылытып һәм җыештырып чыгып киткән иде… Зөфәр башта Рәшидәнең өске киемен салдырып элеп куйды, аннары үзе чишенде… Чишенеп беткәч, бүлмә уртасында басып торган Рәшидәнең каршысына килде дә, бер сүз әйтмәстән, аны иңбашыннан кочаклап үбә башлады. Рәшидә, башын читкә борып, акрын гына:
– Туктагыз! – диде һәм, Зөфәрдән аерылып, өстәл янына барып утырды.
Зөфәр, урындык алып, аның каршысына урнашты. Һәм алар сүзсез генә бер-берсенә карап тора башладылар. Бу сүзгә кадәр күзләре белән бер-берсен сынау, бер-берсенең йөрәген укырга теләү иде. Әйе, асылда бит, бу аларның беренче тапкыр икәүдән-икәү генә аулакта очрашулары һәм менә шулай күзгә-күз карашып танышулары иде… Була икән шул моның кебек гайре табигый хәл дә: башта кешеләр, үзләре дә аңламаган ниндидер бер сукыр кодрәткә буйсынып, әллә ничек кенә якынаеп куялар, аннары инде бер-берсен аңларга, белергә тырышалар… Менә хәзер Рәшидә белән Зөфәр дә нәкъ шуның төсле бер хәл кичерәләр иде.
Теге вакытта, иске мәчет сәхнәсендә һәм Мәликә әби өендә, Рәшидә Зөфәр күзенә ничектер яшькә дә, төскә дә кызлар сыманрак булып күренгән иде. Хәзер исә бер дә шикләнмичә аны егерме биш-егерме алты яшьләрдәге ханым дип танырга мөмкин иде; кара чәчләренең уртадан ачып таралган һәм артка өеп куелган булуы да, күз төпләренең уелыбрак торуы да, хәтта кызыл кофтасының өстендә иркен генә утыруы да аның кыяфәтен әнә шулай олы сымак итеп күрсәтә иде… Әмма туры, ачык карый торган коңгырт-кара күзләре, яктырып китәргә торган чиста йөзе, тибрәнергә торган нечкә кашлары белән ул шул ук Рәшидә иде, сокландырып, дулкынландырып торучы җанга тансык Рәшидә иде.
Тик менә Зөфәр үзе бу минутта Рәшидә күзенә ниндирәк булып күренә икән соң? Егет өстендә таза-тулы гәүдәсенә бик килешле утырган зәңгәр бостоннан әйбәт костюм, ак күлмәк, кара галстук… Аның муены-бите ап-ак шома, киң маңгае да ак мәрмәрдәй бик чиста, кыска гына калдырып китәргән коңгырт-аксыл чәчләре ефәктәй йомшак… Һәм Рәшидәнең җылы бөркегән күзләреннән сизә ул – ханымга аның бу кыяфәте бик ошый кебек, таза ирлек көче һәм басынкы-сабыр карашы ханымны да аңа тарта, дулкынландыра кебек… Юк, алар бер-берсе турында ялгышмаганнар шикелле… бер-берсенә ошыйлар, пар килгәннәр шикелле. Ләкин ни өчендер Рәшидәнең күзләре бүген уйчанрак та, моңсурак та кебек. Нидән икән бу?.. Зөфәр, сакланып кына, аның озынча ак кулларын үзенең зур учларына алды һәм йомшак, акрын гына:
– Рәшидә, ник берни дә сөйләмисең? – диде. – Безнең бит сөйләшер сүзебез күп булырга тиеш.
Рәшидә җиңел генә бер сулап куйды.
– Әйе, күп шул… Ахрысы шуңадыр, нидән башларга да белеп булмый… Сез сөйләгез!
– Миндә дә шул ук хәл! – диде Зөфәр, ханымның кулын сыйпап.
Тагын беразга тынып калдылар, аннары Рәшидә, күптән күңелендә йөргәнне беләсе килеп булса кирәк, кинәт кенә кыюланып сорап куйды:
– Зөфәр абый, әйтегез әле, сез кем?
Зөфәр ни өчендер пошынып аңа карады. Рәшидә ашыгып өстәде:
– Әллә ни уйлый күрмәгез! Кайда кем булып эшлисез, дип кенә соравым… Мин бит әле сезне бөтенләй белмим.
– Әйе, дөрес, безнең чынлап танышканыбыз юк шул әле… Мин, Рәшидә, бер заводның ОРСында эшлим. Сәүдә бүлегенең мөдире булып… Бу сезгә ошап бетмидер инде?
– Нигә алай дисез?
– Сез – искусство кешесе, ә мин – әлеге берәү дә яратмаган сәүдә работнигы… Аралар бик ерак ич!
– Минемчә, аның һич әһәмияте юк. Тик кеше үзе яхшы булсын.
– Дөрес әйтәсез… Мин дә шулай уйлыйм, Рәшидә. Төрле профессиядә эшләп тә, бер-береңне… аңларга мөмкин ич.
– Әйе, – дип кенә куйды Рәшидә, бүтән нәрсә турында уйга калгандай. Аны тагын нидер борчый иде шикелле… Ниһаять, ул, йөзен читкә борып, акрын гына сорады: – Сез… ялгыз кешеме?
Бу юлы Зөфәр бик теләп җавап бирергә ашыкты:
– Әйе, мин ялгыз кеше, Рәшидә… Минем әнием бар, фронтта абыем бар, ләкин үзем хәзергә ялгыз әле.
Моңа каршы Рәшидә бүтән бер сүз дә әйтмәде, әмма аның йөзеннән шундук ниндидер бер соры пәрдә төшкән кебек булды. Зөфәр үз нәүбәтендә: «Ә сез ничек?» – дип сорамакчы булган иде дә ханымның пәрдәдән ачылуын күреп һәм аннары үземә зарар итмим дигән бик яшерен бер уйдан чыгып сорамыйча тыелып калды. Аның исәбенчә, бу сорауны бирергә иртәрәк иде әле.
…Алар тагын шактый гына сүзсез тынып тордылар. Тагын Рәшидәнең ике каш арасы җыерылып, нечкә кашлары тынгысыз тибрәнеп куйды. Күрәсең, тагын ниндидер бер беләсе килгән нәрсә җанын борчып тора башлады. Ахырда ул, тәвәккәл иткәндәй, Зөфәрнең күзләренә туры гына карап, ләкин борчылуын сиздергән тавыш белән тотлыгыбрак сорады:
– Ә сез… сез минем турыда ни уйлыйсыз?
Зөфәр аның бу соравын дөрес аңлады: асылда, бу Рәшидәнең үзе турында хөкем ишетергә теләве иде.
– Минме? Мин, Рәшидә, синең хакта бик яхшы уйлыйм, – диде Зөфәр җитди, ләкин мөмкин кадәр йомшак итеп.
– Шундый… хәл булганнан соң дамы? – диде Рәшидә күзләрен йомып әкрен генә.
– Әйе, әлбәттә… Ни генә булмасын, мин синең хакта начар уйлый алмыйм, Рәшидә!
– Шулаймы? – Һәм Рәшидә сөенеп аңа елмайды.
Зөфәр, кисәк кенә омтылып, аңа үрелде, ләкин Рәшидә аның кулын туктатты:
– Кирәкми!
Егет үзенең ашыга төшүен бик тиз сизеп алды, шунда ук кире чигенде һәм озак кына тыелып утырырга мәҗбүр булды. Әйе, Рәшидә бүген бүтәнчәрәк иде шул! Ятсыну яки тарсыну кебек нәрсә һич сиздермәсә дә, киресенчә, бик мөлаем, җылы булып күренсә дә, ул бүген үзен Зөфәрдән беркадәр ерак тотарга тырыша иде. Күрәсең, беренче якынлык әле хатын-кыз өчен гел хиссияткә бирелеп, кочагын ачарга әзер тору дигән сүз түгел; күрәсең, теләмәсәләр, барысын онытырга да, яңадан кабатламаска да аларның кодрәтләре җитә…
Һәм алар күбрәк бер-берсенең күзләренә карашып, шул карашлары белән бер-берсен тикшереп-сынап һәм телдән әйтелмәгән кадәресен аңлатырга тырышып, озак кына сөйләшеп утырдылар. Зөфәр, теге вакытта үзе Турайдан киткәннән соң, аларның кайсы авылларда булуларын, ничек йөрүләрен, кайчан кайтуларын сорашты. Бу, әлбәттә, бик әдәпле, бик тыйнак сөйләшү иде, әмма ләкин иң чынын, иң кирәген сөйләшү түгел иде, чөнки бу минутта аларның күңелләрендә бөтенләй икенче уй, икенче хисләр иде. Сүз хәзер бары мәхәббәт турында, бер-берсен сагыну турында барырга тиеш – шул гына аларның күңелендә хәзер, әмма… Һаман нидер тота, кыюсызлыкмы, ялган оятмы телләрен һәм хәрәкәтләрен бәйләп тора иде. Моны аеруча тирән-үткен итеп Зөфәр сизеп утыра, һәм ничек кенә тыелып, әдәп саклап утырмасын, Рәшидә барыбер аны үзенә тарта, барыбер аның тулы иреннәре, күкрәкләре, тар юбкасы аша түгәрәкләнеп беленеп торган төз аяклары аны гел борчып-котыртып тора иде… Белә бит инде ул аны, татыды бит инде, шулай булгач, нигә кирәк бу тыелып азаплану, ялган әдәп саклап маташу? Рәшидә үзе дә сизми дисеңме?.. Юк, сизә булыр, сизәргә тиеш… Әнә бит Зөфәрнең тилмереп каравыннан ул да барысын төшенгәндәй исереп китеп, онытылып карый башлый ич!.. Чынлап та, иң кадерлесен, иң сакларга тиешлесен кызганмады лабаса, асылда бит, инде ул аныкы, йә, ни югалта ул хәзер?!
Шулай уйлады Зөфәр һәм үзенчә бик хаклы дип тапкан шул уй-хисен, тыелгысыз дәртен салмак-киеренке, әмма йомшак тавышы белән дә, ялварулы, әмма көйдергеч карашы белән дә Рәшидәнең йөрәгенә ничек тә үткәрергә, ничек тә аны үзенеке төсле үк хәлгә китерергә тырышты һәм ахырда, кара-каршы шундый бер «көйләнү»не сизеп булса кирәк, ул аның кулларыннан тотып, үзенә тарта башлады. Рәшидә, зәгыйфь кенә каршылык күрсәтеп, ләкин «барыбер инде!» дигәндәй, ихтыярсыз буйсынып, акрын гына урындыгыннан күтәрелде. Зөфәр, тиз генә торып, аның иңбашыннан кочаклап алды. Ханым, бер мәлгә хәлсезләнеп, гүя актык мәртәбә авыр, газаплы үкенүдән: «Нишләдем мин, нишләдем?» – дигән төсле, йөзе белән Зөфәрнең күкрәгенә капланып торды. Һәм шулай аз гына мескенәеп, онытылып торганнан соң, кисәк кенә кыюланып башын күтәрде, батыраеп, дымлы күзләре белән егетнең күзләренә төбәлде һәм, аяк очларына басып, кибеп киткән иреннәре белән егеткә үрелде.
Аннары алар урын өстендә озак кына тынып, уйланып, ара-тирә сөйләшеп яттылар. Шул чакта Зөфәр, шушы минуттан үзен ничектер өстен, хуҗа бер кеше итеп сизгән хәлдә, Рәшидәдән шәхси тормышы турында (дөресрәге, ире бармы-юкмы – шул хакта) сорашып алды. Рәшидә бу хакта сөйләргә бер дә теләк сиздермичә бераз уйланып, көттереп ятты, шуннан соң гына артык җәелмичә кыска гына сөйләп бирде: әйе, аның ире булган. Фин сугышы алдыннан ул бик яшьли генә берәүгә, ачыграк әйткәндә, опера театрының бер музыкантына иргә чыккан… Ленинградтан килгән кеше булган икән ул үзе… Менә шул ире фин сугышы башлангач киткән. Ләкин ул аннан кире борылып кайтмаган, шактый вакыт хәбәрсез торганнан соң, мин монда урнаштым, Казанга кайта алмыйм, теләсәң үзең кил, дип, хат кына язган… Рәшидә, билгеле, аның артыннан бармаган, чөнки ул – татар артисткасы, татар сәнгатендә эшләргә тиеш.... Шулай итеп, музыкант белән аның арасы өзелгән… Үкенми ул үзе бу эшкә, оныткан инде ул аны, чөнки башта ук аларның бәйләнешләре ныклы була алмаган. Музыкант коточкыч эгоист булган, Рәшидәне аңламаган, аңларга да теләмәгән, гомумән, аңа, син кем дә мин кем дип, бик югарыдан гына караган. Әйе, менә шул… Яшьлекнең үкенечле хатасын – газабын инде ул үзе генә белә!
Шулай тыелып кына, әрнүен-үкенечен эченә йотып кына сөйләп бирде Рәшидә башыннан кичкәнен. Авыр һәм ямьсез тәэсир калдырды аның бу сөйләгәннәре Зөфәрдә… Дөрес, башта кыска гына берара аның күңелендә Рәшидәне кызгану тойгысы уяна язып куйды. Ләкин бик тиз бу күбәләктәй зәгыйфь тойгыны ачу, нәфрәт, көнчелек кебек аюдай зур усал тойгылар басып китте. Көнчелек аның ирлек горурлыгын күсе кебек кимерә башлады, ә музыкантка җен ачулары кабарды: менә шул бурзай чәйнәп ташлаган чеби хәзер аның янында ята түгелме соң?! Әмма Зөфәр эчендәгесен тиз генә тышка чыгара торган кеше түгел, шуңа күрә бер сүз, бер хәрәкәт белән дә ул йөрәгендә купкан тойгыларын сиздермәде, тик салкын бүрәнәдәй кирәгеннән артык җансыз, тын калып, иреннәрен кысып, чалкан ята бирде. Рәшидә, билгеле, аның хәлен ачык сизде һәм үз нәүбәтендә, дәшмичә, орынмыйча, ни булып бетәсен генә көтеп ятты. Зөфәр алдында ул үзен һич гаепле итеп тоймый иде, нәрсә өчен булса да акланырга кирәк дип тапмый иде, ләкин шуңа карамастан Зөфәрне нигәдер азрак кызгана да, ихтыярсыздан аны югалтмыйм дип курка да иде. Әллә ничек менә шушы авыр сөйләшүдән соң ул аны бик бирелеп, бик саф итеп яратыр иде кебек.
…Алар арасында бу хакта шул көнне дә, соңыннан да бүтән сүз булмады. Зөфәр Рәшидәнең үткәненә юри яңадан кайтырга теләмәде, вакчыл-көнче булуга караганда, искитмәгән горурлык күрсәтүне отышлырак дип санады, шуңа күрә эчен тырнаган ямьсез тойгыларны ничек тә басарга һәм Рәшидәгә мөнәсәбәтен үзгәртмәскә тырышты, әмма, шуның белән бергә, үзе өчен бик җитди нәтиҗәне ясап та куйды: юк, Рәшидә аңа лаек хатын түгел! Ул инде өйләнмәгән егет башы белән ниндидер бер килмешәк ташлап киткән шактый җилбәзәк хатынны үзенә гомерлек яр итмәячәк! Аның кебек кешегә, вакыты җиткәч, кул тимәгән чәчәктәй саф кыз да табылыр… Асылда бит, бу – аның күптән күңелендә йөрткән чын теләге, татлы хыялы, аны инде филармония артисткасы гына үзгәртә алмаячак.
Ләкин, әнә шундый нәтиҗәне ясап куюга карамастан, Зөфәр Рәшидәне тиз генә ташларга һич уйламый да иде. Ни өчен ташларга? Аның кебек ялгызакның бер «күңел юаткычы» булырга тиеш түгелмени? Ничек диләр әле, «сөяркә» диләрме? Әйе, нәкъ менә үзе!.. Ә Рәшидә сөяркә булыр өчен бик тә уңай, бик тә кулай хатын инде. Үзе япа-ялгыз, үзе чибәр-сылу, үзе яшь артистка – мондыйны бит кешеләр махсус эзләп тә таба алмыйлар! Юк, ташлау түгел, аны ничек тә сакларга, саклау гына түгел, кадерләп тотарга да кирәк иде әле. Күпмегә кадәр бу сузылыр – ул хакта алдан юрап куймаска да мөмкин, вакыт үзе күрсәтер.
Алар Хәмит бүлмәсендә әледән-әле очраша торган булдылар. Рәшидә шәһәрдә чакта бу очрашу шактый еш кабатланды, ә гастрольгә чыгып киткән чакларында озак кына өзелеп тә торгалады. Мондый вакытларда Зөфәр аны бик юксынып, сагынып көтә иде. Ничектер ул аңа бик ияләште… Аның эштән башка бүтән бер кызыгы да булмаган шактый күңелсез тормышына Рәшидә ниндидер ямь-яктылык алып килә иде. Уйламыйча, сагынмыйча, теләмичә тора алмый иде ул аны! Һәм озак торып очрашкан минутларда «сайрар кошын» иркәләп-сөеп туймый иде ул… Ә соңыннан борчылып уйлана иде: бу ни хәл бу, бик тирәнгә китте түгелме соң бу, ахыры ни белән бетәр моның?! Хәер, мондый борчылу бик тиз яңадан сагына башлауга әйләнеп кала иде. Акыл исәбе түгел, йөрәк таләбе көчле чак иде шул әле!
Рәшидә исә Зөфәрнең кайнар «мәхәббәте»ннән тәмам сихерләнеп, шуңа чиксез куанып, беткәнче аныкы гына булып йөри бирде. Билгеле инде, ул үзен сөяркә итеп танудан бик ерак иде, хәтта андый нәрсә бер генә тапкыр булсын аның күңеленә дә килмәде… Киресенчә, бик сәер башланган бу якынлыкны ул ихтыяри, тигез, шунлыктан чын, саф мәхәббәт дип уйлый иде. Асылда бит, ул Зөфәрнең нинди кеше булуын, нинди уй, нинди теләкләр белән яшәвен бөтенләй белми дә иде.
Менә шуңа күрәдер инде егетнең, әледән-әле сынап: «Яратасыңмы?» – дип соравына каршы Рәшидә балаларча бик самими итеп, гел бер үк сүзләр белән җавап кайтара иде:
– Әйе, яратам!
– Ни өчен яратасың?
– Ни өченме? Әллә тагын… Моны әйтеп буламы икән соң? – Ул, чыраена җитдилек бирергә тырышып, кашларын җыерган була, ә үзенең шук йөзеннән шат көлү пырхылдап очарга гына тора. – Син әнә нинди дәүсең, тазасың, ә үзең бик сабырсың, йомшаксың… Мин бит тупас ирләрне бер дә яратмыйм… Әйе, күңелең йомшак, мөгамәләң йомшак… миңа рәхәт синең белән… Менә ни өчен яратам шикелле мин сине, акыллы, сабыр, җирән кашкам! – Һәм шаркылдап көлеп, ул, иркә песидәй, егетнең киң күкрәгенә сыена иде.
Бу аның бәхетле минутларында шаярып сөйләнүе иде. Ләкин бер кичне, нәрсәдәндер борчылып уйга калган чагында, ул үзенең гамәлен Зөфәргә бик җитди, ачык итеп тә әйтеп бирде:
– Мин беләм, Зөфәр, синең миңа ничек каравыңны, – диде ул әкрен, моңсу гына. – Ансат кына кулыгызга төшкән хатын-кызга сез, ирләр, гомумән, бик түбән карыйсыз… Аңламыйсыз сез аларны… Йә, ни өчен мин сине беренче килүеңнән үк… кабул иттем?.. Ир кирәктән дисең инде син, телдән әйтмәсәң дә, эчеңнән шулай уйлыйсың. Хәер, синең урыныңда кайсы ир дә шулай уйлар иде… Ә бит мин авыл-район җирләрендә һаман йөреп торам, төрле кешеләр белән очрашырга туры килде миңа, синең кебек мыштым гына үрмәләп килүчеләр аз булмады, ләкин мин аларны тибеп кенә очыра идем… Ә бу юлы… бу юлы мин алай эшли алмадым… Ходаем, ни булды соң миңа, ничек соң мин шулай… онытылдым?.. Белмим, белмим!.. Тик шуны беләм: син беренче күренүдән үк әллә ничек менә күңелемне җилсеттең… яхшы кеше, ягымлы кеше булып күрендең син минем күземә, Зөфәр!.. Ләкин ул гына аз әле, ул гына җитми әле… Бер хатын да, кеше миңа ошады дип кенә, акылын җуймый, юк!.. Тагын нидер кирәк иде, әйе, нидер кирәк иде… Хәтерлисеңме, акыллым, Турай клубында мин җырлап бетергәч, халык миңа ни диеп кычкырды?.. «Безнеке кебек сугыш кырларында йөргән ярың булса, исән-сау кавышырга насыйп итсен», – дип кычкырды бит! Ә минем юк, көтәр беркемем дә юк, мин ялгыз!.. Ялгыз, ялгыз!.. Әгәр минем көтәр кешем булса иде, мин, намусыма түгел, кигән туфлиемә дә тузан бөртеге төшермичә, аны көтәр идем, биш ел да, ун ел да, гомерем буена да көтәр идем. Ләкин юк шул, юк, кәккүктәй ялгыз мин! Аңлыйсыңмы син шуны, Зөфәрем?! Акланырга тырыша дип уйлый күрмә, Зөфәр! Юк, мин акланырга теләмим, аклана белмим, тик шул чактагы хәлемне аңлатыр өчен, мин сиңа бөтенесен ачыктан-ачык сөйлим генә… Син бел, барысын да бел!.. Әйе, мин ялгыз хатын, миңа әле егерме дүрт яшь кенә, үзең күргәнчә, елның җиде-сигез аен авылларда йөрүче, кайткан чакларында бер карчыкның юеш почмагында торучы, ятарга үз караваты да булмаган билгесез бер артистка – менә мин кем. Әмма минем мәхәббәткә һәм бәхеткә хакым бар иде. Миңа җылы кирәк иде, юаныч көттем, күңелем эчкерсез дуслыгы кирәк иде… Мин көттем, күңелем белән бик күптән көттем… Ниһаять, син очрадың… Мин беренче караштан ук гашыйк булуга ышанмыйм, әмма салкын вокзал эчендә син каршыма килеп баскач, йөрәгем, сискәнеп, миңа: «Менә ул кеше!» – диде… Әйе, ниндидер бер тетрәнү, уяну, сагаю бөтен эчемне өшетеп, эсселәндереп узды… Менә ничек башланды ул… Ә син безнең белән ачык кына, йомшак кына сөйләштең. Авыр хәлебезгә кереп, тизрәк атлар да табып китердең… Өстемә толыбыңны бирдең, аякларымны салам белән урадың, юл буе, салкыннан өшемиме бу, дип кайгыртып бардың. Һа, ир кешенең әнә шундый эчкерсез яхшылыгын хатын-кыз аңлый белә ул, бәяли белә, дустым!.. Әгәр шул чакта син бер генә хәрәкәт яки сүз белән үзеңнең берәр яшерен теләгеңне сиздергән булсаң, ант итеп әйтәм, безнең арада һични булмас иде. Алай гына да түгел, минем йөрәгем шунда ук йомылган булыр иде, син минем өчен югалган, беткән булыр идең… Ышанасыңмы?.. Ләкин син фатирга төшкәч тә, концерттан кайтып ашап-эчеп утырган чакта да үзеңне гаҗәп тыйнак, әдәпле тота белдең. Миңа бик игътибарлы булдың, хәер, бер миңа гына түгел, безнең барыбызга да чын кешечә бертигез була белдең… Һәм минем күңелем, шуңа балаларча сөенеп, сиңа һаман тартыла, якыная барды… Тик син моны дөрес аңла, Зөфәр, дөрес аңла, бу бик саф, гөнаһсыз, керсез хис иде. Юк, мин сиңа ир итеп кенә караудан, сине ир итеп теләүдән бик, бик ерак идем. Мин гүя кеше таптым, кешегә сокландым, шул кешенең үзе, җылы, йомшак мөнәсәбәте миңа тансык иде, миңа кадерле иде…
– Ә соңыннан? – диде Зөфәр сак кына.
– Мин беләм синең нәрсә уйлап соравыңны, Зөфәр, – диде Рәшидә, ашыгып; кинәт аның күзләренә яшь килеп тулды, һәм ул бугазына күтәрелгән төерне йотып куйды. – Ашыкма, мин сөйлим, барысын да… Син белергә тиешсең… Әйе, ул төнне мин дә йоклый алмыйча яттым. Синең йокламавыңны белеп, һәр кыймылдавыңа колак салып яттым… Көттемме мин сине? Әйе, көттем, яшермим. Мин бит үзем дә тынычлыгымны җуйган идем. Хәтта син миңа тиярсең дигән курку да күңелемә килмәде… Нишлим, «Үзе егылган еламас» диләрме, менә шул инде… Әйе, мин сиңа ачулана да, рәнҗи дә алмадым, чөнки ул син идең, син булганга күрә генә мин… синеке булдым… Әмма шул хәлдән соң минем ниләр кичергәнемне белсәң иде!.. Әле кочагыңда чакта ук инде мин шул минуттан сиңа буйсынган зәгыйфь бер хатын булып калуымны тойдым. Кинәт үземне кызганудан күземә яшьләрем килде һәм йөрәгемә авыр бер төер утырып калды… Хәзер дә ул төернең беткәне юк. Ләкин шул кичтән соң мин синең өчен яши башладым, Зөфәрем!.. Барысы да сиңа, барысы да синең аша гына. Хатын-кыз мәхәббәте шулай ул – үземә дими, аңа булсын, ди. Бәхетне дә, рәхәтне дә үзе биреп кенә таба ала… Тик… тик үкенечкә генә булмаса ярар иде!.. – Һәм Рәшидә әкрен, тирән сулап башын иде, тынды, бүтән кузгалмады.
Аның бу беренче һәм соңгы мәртәбә рәхимсез ачыклык белән сөйләгән сүзләреннән Зөфәр үзе дә ни әйтергә белмичә озак кына тынып утырды. «Әйе, мәсьәлә шактый катлаулы икән!» – дип, ихтыярсыздан уйланып калды ул һәм Рәшидәнең моңарчы күпме үкенү, икеләнү газаплары кичереп килгәнлеген үз күзе белән күргәндәй булды. Кеше кайгысын тыңлап, йөрәгенә якын алып өйрәнмәгән булса да, ул Рәшидәне чынлап кызганды һәм аңа тагын да йомшаграк, игътибарлырак булырга кирәк дигән фикергә килде… (Әйе, онытсын бичара үзенең бу әрнү-үкенүләрен, югыйсә икесенә дә кыен ич болай!) Шуның белән бергә, реаль уйлаучы кеше буларак, ул Рәшидәнең ялгызлыктан зарлануыннан икенче бер нәтиҗә дә ясап куйды: тормыш хәзер бик авыр, кытлык-мохтаҗлык бик зур, бигрәк тә артистка кеше бу мохтаҗлыкны авыр кичерәдер, димәк, аңа аз-маз ярдәм дә иткәләргә кирәктер… Ихтимал, Рәшидә үзе дә моны эченнән өмет итеп йөридер… Ничек кенә булмасын, хатын-кыз бүләк алырга ярата ул… Шулай хөкем итте Зөфәр. Элек тә бу хакта уйланганы бар иде, хәзер исә уңай форсат чыкты дип исәпләде.
Һәм озак та үтми, бер очрашуларында ул Рәшидәгә маркизет күлмәклек китерде. Рәшидә моңа бик куанды, күктәй ачык зәңгәр маркизетны кат-кат тотып та, сүтеп тә, өстенә каплап та карады.
– Бик килешә икән, – диде, – выходной күлмәк тектереп була икән, – диде, аннары: – Күпме тора соң бу? – дип тә сорады.
Зөфәр аңа ваемсыз гына:
– Күпме торганын сорама, мин сиңа бүләк итеп китердем, – диде.
Рәшидә моны ишеткәч, берьюлы җитдиләнеп, хәтта караңгыланып китте.
– Юк, мин синнән бүләк кабул итә алмыйм, – диде ул салкын-коры гына.
Зөфәр артык гаҗәпләнүдән бераз ни әйтергә белмичә торды.
– Туктале, – диде ул, күзләрен зур ачып. – Ни өчен алмыйсың? Мин бит шаярып әйтмим… Чын ихластан сиңа бүләк итеп китердем!
– Рәхмәт, ышанам, ләкин барыбер ала алмыйм! Әйтмәгән булсам белеп тор: түләүсез мин синнән төймә дә алачак түгелмен!
– Бу ни өчен тагын?
– Шулай. Намусым кушмый. Хурланам… Бүләк түгел, түләү бу… Юк-юк, кирәкми…
– Гаҗәп, гаҗәп! – диде Зөфәр, шаккатудан кулларын җәеп.
– Бер дә гаҗәпләнер урын юк монда! – диде Рәшидә, нигәдер һаман кыза һәм гасабилана барып. – Без – тигез кешеләр! Беләсеңме шуны – тип-тигез кешеләр!.. Мәхәббәтемне бирәм, мәхәббәтеңне алам, әмма өстәү кирәкми, түләү кирәкми… Андыйлардан түгел мин!
Аның кашлары тартылды, күзләре кинәт яшь белән тулды һәм, Зөфәр каршы бер сүз әйтте исә, һичшиксез, үксеп елап та җибәрер иде. Зөфәр нәкъ кирәк минутта тыела белде. Хәер, Рәшидәнең һич көтелмәгән яктан бу кадәр кинәт ачылып куюы аны шундый гаҗәп-хәйранга калдырды ки, гомумән, ни дә булса аңлаудан һәм әйтә алудан ул ерак иде әле. Тик күпмедер вакыт үткәннән соң гына, урындык аркасында эленеп яткан маркизетка ымлап сорап куйды:
– Кире алып китиммени инде?
– Юк, нигә, калдыр… Мин акчасын түләрмен…
– Ә мин нинди йөз белән синнән акча алыйм? Шул хакта да уйладыңмы син?
Рәшидә килеп Зөфәрнең иңбашына кулын салды, ул инде бераз тынычлана төшкән иде.
– Үпкәләмә! Мин бит сине гаепләмим, акыллым! Беләм: син ихлас күңелдән мине куандырырга теләгәнсең… Рәхмәт моның өчен, рәхмәт! Ләкин син дә мине аңла инде: кабул итә алмыйм мин бүләк, бигрәк тә синнән, бигрәк тә хәзергедәй авыр чакта…
Зөфәр, кабаланып, аның сүзен бүлде:
– Ну, ярар, бүләк булмасын, бүләк түгел, ди, ярдәм… Ярдәм итәргә генә минем хакым бардыр бит инде?.. Моны җиде ят та бер-берсенә эшли…
Рәшидә, ихтыярсыз елмаеп, Зөфәргә бармак янап алды:
– Һай, хәйләкәр дә соң үзең! Ярдәм, имеш!.. Ярый, алайса, дустым, ярдәмгә мин дә каршы түгел… Менә нинди әйбәт материя табып китергәнсең, бик кыйммәт тормаса, мин аны алып калырмын. Шушы инде синең миңа зур ярдәмең булыр. Зөфәрем табып бирде, дип, мин аны куана-куана киеп йөрермен! Дөресме?
Зөфәр артык бәхәскә кереп тормады, чөнки Рәшидәнең үз сүзендә нык торачагы көн кебек ачык иде. Уйлый белгән кешегә бу кечкенә вакыйгадан шактый гыйбрәтле нәтиҗәләр ясарга мөмкин иде: Зөфәрне иң нык гаҗәпләндергәне – Рәшидәнең үз абруен һәм горурлыгын саклауда искиткеч катылык күрсәтүе булды. Көтмәгән иде ул моны, һич көтмәгән иде… Әгәр артистканың тормышы шәптән булса бер хәер иде. Югыйсә көнен көнгә чак ялгап, бик авырлык белән генә алып бара бит!.. Беренче генә очрашулары түгел, Зөфәр моны күптән сизеп-күреп өлгергән иде инде. Кайбер килүләрендә Рәшидә күңелсез, боек була, озак кына башын тотып, хәлсезләнеп утыра. «Ни булды, әллә авырыйсыңмы?» – дигәч, тизрәк елмаерга тырышып: «Юк, авырмыйм, болай гына», – дип әйткән була торган иде. Ләкин, никадәр генә яшермәсен, бу хәлсезләнеп, боегып калуның сәбәбе, нигездә, һаман шул авыр мохтаҗлыктан, туры гына әйткәндә, ачлы-туклы торудан килеп чыкканлыгын белү бер дә кыен түгел иде. Соңга табарак Зөфәр Хәмит бүлмәсендә икесе өчен генә сый да әзерли башлаган иде. Плиткада бик әйбәт төсле кофе кайнатып ала, табынга ак күмәч, май, шикәр, ит яки балык консервысы ачып куя һәм кунагын каршысына гына утыртып сыйларга тотына иде. Шул чакта Рәшидә, бичара, нихәтле генә күңелсез булмасын, бөтенләй икенче кешегә әверелеп китә иде. Юк, ул ашка ташланмый, юк, бик әдәп саклап, матур итеп, нечкә бармаклары белән аз-аз гына алып ашый, әмма шул сыйларга кагылу белән, аның кәефе нәкъ балаларныкы төсле булып үзгәрә иде. Шунда ук сөйләнә, көлә, шаяра башлый, ә ашап туйгач, хәтта: «Синең өчен генә!» – дип җырлап та куйгалый иде.
…Һәм менә шул хатын Зөфәрнең китергән бүләген алмады, катгый рәвештә кире какты!.. Әйе, гыйбрәт бу… Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән. Кешенең үзенә куйган бәясе бар – шуннан бервакытта да төшмәячәк ул!
Рәшидәнең Зөфәрне әнә шулай гаҗәп-хәйранга калдырган чаклары аз булмады. Бриллиант кисәгедәй йә үзәге, йә берәр кырые белән кинәт нур чәчеп, чагылып куйгалый иде ул… Аеруча хыял матурлый торган иде аны…
Зөфәрнең юмарт мәхәббәтеннән һәм сыеннан кәефе бик яхшырып киткән минутларда ул үзенең кадерле хыялларын, хыял иткән максатларын дәртләнеп сөйләргә тотына иде… «Мин лирик героиня булырга телим, – ди иде ул Зөфәргә, бик зур серен ачкандай итеп. – Эстрада җырчысы булып йөрүдән тәмам туйдым, аннары ул мине һич канәгатьләндерми, минем сәхнәдә уйныйсым килә, төрле-төрле образлар тудырасым килә, аңлыйсыңмы?.. Бу – минем хыялым, сугыш кына бетсен, мин барыбер театрга күчәчәкмен… Әйе, менә әйтте диярсең! Миндә бит теге ни, әлеге драматический талант бар, беләсеңме син шуны?.. «Гроза»дан Катеринаны яки «Мәкер вә мәхәббәт»тән Луизаны мин сиңа шундый итеп уйнап күрсәтер идем, җанкисәгем… Һо! Чәчләрең үрә торыр иде!.. Ышанасыңмы, юк, әйт, ышанасыңмы?.. Алайса, менә шул!.. Үзебезнең әйберләрдәнме?.. Үзебезнең әйберләрдән «Галиябану»ны бик яратам. Галиябануны уйнаганым да бар… Телисеңме, мин хәзер сиңа аны уйнап күрсәтәм, юк, телисеңме?»
Һәм ул, җавап та көтмичә тиз генә торып, кыек яулыгын татар кызларыча башына бөркәнеп, җиңел генә атлап тәрәзә кырыена бара. Шунда ук бөтен хәрәкәт-кыланышы белән нәфис-сылу Галиябануга әверелеп уйный да башлый. Искиткеч үзгәреш!.. Урамнан исемен атап җырлаучыларны ишеткәч, нәкъ менә кыр кәҗәседәй куркып-сагаеп та калган, сөенеп-очкынланып та киткән, борчылып-сабырсызланып та көткән унсигез яшьлек саф, садә авыл кызы күз алдына килә дә баса. Инде ул, тәрәзә яңагына ышыклана биреп, Хәлиленә каршы әкрен генә, дулкынланып, тибрәнеп кенә җырлап та җибәргәч – бетте, моның кебек тулы иллюзияне сәхнәдә дә сирәк күрерсең!.. Әйе, бар икән, бар икән үзендә илаһи, чын талант, кодрәтле талант!..
Рәшидә үзе дә шуны ачык тоеп, шуңардан әйтеп бетергесез сөенеп, Зөфәр янына атылып килә дә, алдына утырып, муеныннан кочып ала.
– Сәнгатьне яратасыңмы син? Театрны яратасыңмы син, абыем? Әллә артистканың үзен генә яратасыңмы? – ди ул, балаларча сыенып-сыйпаланып.
– Яратам, яратам, сине дә, театрны да, Галиябануны да – барыгызны да яратам! – ди Зөфәр, Рәшидәнең яшьләнеп киткән күзләреннән үбә-үбә.
Һәм иң гаҗәбе: һич риясыз әйтә ул моны, шушы минутта хис иткәнен әйтә, чөнки бу минутта ул үзе дә ничектер икенче төрлерәк кеше булып китә иде. Шушындый гүзәл, ак хыяллы, нечкә, пакь җанлы бер хатынның якын, ышанычлы кешесе булу аны ничектер үз күз алдында үстереп җибәрә, күңелен әйбәт бер горурлык белән тутыра иде. Алай гына да түгел, бүтән бервакытта да татырга туры килмәгән, бары чын матурлыктан, якты уйлардан гына килергә мөмкин булган аеруча тирән, олы бер бәхет кичергән кебек тә була иде ул…
Һәм менә шундый чакларында Зөфәр, артисткага «сөяркә» итеп кенә каравын онытып, әгәр сорасам, Рәшидә миңа иргә чыгар идеме икән, дип тә уйлый торган иде. Бу хакта алар арасында бер генә тапкыр да сүз булганы юк; егет кирәк тапмагач, кыз бервакытта да үзе башламый инде, билгеле… Ләкин, Зөфәр исәбенчә, Рәшидә аңа чыгар иде, бик теләп чыгар иде, чөнки Рәшидә аны ярата, аңа ышанып карый. Моны исбат итеп торасы да юк… Дөрес, Рәшидә торгашларны бер дә яратмый, сәүдә тирәсенә оялаган кешеләрнең күбесен жуликлар дип саный, ләкин Зөфәрне ул торгаш дип белми иде. Киресенчә, Зөфәр зур заводның ОРСында бүлек мөдире булып эшләгәч, ул аны дәүләт ышанычын казанган җаваплы работник дип исәпли иде. Һич шикләнмичә, гадел, намуслы, яхшы кеше дип уйлый иде ул аның хакында… Бер дә гаҗәп түгел, чөнки Зөфәр, болай өстән караганда, әйбәт кеше иде, аннары, кирәксә, гомумән, ул үзен иң уңай яктан күрсәтә дә белә иде. Рәхим ит, ул – игътибарлы да, ачык йөзле дә, йомшак телле дә, тыйнак, сабыр да, кыскасы, милый человек!
Шуның белән бергә, ул гаять сак кеше дә иде, бервакытта да артыгын сөйләмәс, күбрәк бик акыллы итеп дәшмичә торыр, шуңа күрә дә ул Рәшидәне рәхәтләнеп тыңлады, тәэсирләнде, сокланды, әмма үзенең уй-теләкләрен аңа һичкайчан сөйләмәде – иң яратып, нечкәреп, күңеле белән беткәнче ачыласы килеп якынайган чакларында да йомык-бикле булып калды… Акыл искиткеч уяу иде аңарда!
Әйе, тормыш схемаларны вата. Йөрәкләр бергә, тәннәр бергә, ә теләкләр үзгә, уйлар башка! Зөфәр өчен Рәшидә, күпме генә ул аны яратмасын, һаман шулай мәхәббәткә юмарт, уңай сөяркә булудан узмады, чөнки аның идеалы Рәшидә түгел иде. Ә менә кешегә бик ышанучан, кеше турында бары яхшы итеп кенә уйлаучан, беркатлы садә-самими яшь ханым өчен исә Зөфәр бик әйбәт, бик сөйкемле егет иде, һәм ул аны ир итеп кенә түгел, күңеленә ошаган кеше итеп тә чын ихластан бирелеп яратты. Өйлән, ал мине, дип әйтергә кыймады, әлбәттә, ләкин шулай да эченнән генә һаман өмет итте булса кирәк…
1944 елның җәендә Рәшидә, башка артистлар белән бергә фронтка барып, ай ярым чамасы сугыш кырларында йөреп кайтты. Кайткач, ул Зөфәргә фронтта күргәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирде. Төрлесеннән – куркынычыннан, кызыклысыннан – бик күп нәрсә җыеп кайткан икән үзе дә. Тик кавышу шатлыгыннан булса кирәк, күбрәк кызыклысын, ул, мин сиңа әйтим, солдатларның аларны искиткеч сөенеп, кочаклап-күтәреп каршы алуларын, концертларны балалардай йотлыгып тыңлауларын; ул, мин сиңа әйтим, зур-зур командирларның, хәтта генералларның аларны гаять хөрмәтләп йөртүләрен, бик шәп сыйлап кунак итүләрен; инде шуның өстенә тагын аңа, Рәшидәгә, бер йөзләп кешенең гашыйк булуын, хәтта бер яшь кенә подполковникның болар киткән чакта, кап-кара куркыныч пистолетын чыгарып, моңа сузуын, «Нигә бу миңа?» – дигәч, тегенең кулын йөрәгенә куеп: «Ханым, ташлап киткәнче атып китегез!» – дип ялварып әйтүен һәм башкаларын, һәм башкаларын гадәтенчә ялкынланып, бик матур тасвирлап сөйләде ул… Һәм аның шушы эчкерсез ышанып сөйләгән сүзләреннән Зөфәр үзе өчен бары бер генә нәтиҗә ясый алды: «Юк инде, артистка белән башың бәйләнә күрмәсен! Гомергә уртак хатынның ахмак ире булып йөрерсең шунда!..» Күп кенә ирләр төсле, чын мәхәббәтнең һәртөрле хыянәт-түбәнлекләрдән саклавын ул белми дә, аңламый да иде.
Сугыш беткән көннәрдә аларның мөнәсәбәтләре әнә шундый хәлдә иде. Ике төрле кеше, ике төрле мәхәббәт, асылда, ләкин ничек кенә булмасын, алар бер-берсенә бик нык бәйләнгәннәр иде инде. Сугышның бетүе исә алар арасындагы бу бәйләнешкә, һичшиксез, зур йогынты ясарга, аны теге яки бу якка үзгәртеп җибәрергә тиеш иде. Бигрәк тә Зөфәр, тыныч шартларга килеп эләккәч тә, үзенең күптәнге җитди планнары турында уйлана башлады. Рәшидә мәсьәләсе арткарак күчте. Ләкин якынлык өзелмәде, ул тик бераз сүрелә генә төште. Кыскасы, алар арасындагы тарихның башы булды, дәвамы булды, әмма ахыры юк иде әле.
Сабитовлар Суконныйдагы аулак урамнарның берсендә ике катлы бүрәнә йортның түбәнге катында барысы бер гаилә булып торалар иде. Ниндидер бер вак купецтан калган бу йорт, ишле халык тору аркасында һәм соңгы егерме биш-утыз ел эчендә һичбер ремонт-мазар күрмәгәнлектән, шактый нык тузган иде инде. Түбә калае тутыгып, күп җирдән тишкәләнгән, нигез өстендәге бүрәнәләре һәм тәрәзә аслары яртылаш черегән, ә болдыр баскычлары күптән череп, чалышаеп беткән иде. Йорт үзе дә, тезләнергә җыенган дөядәй, алга таба чүгә башлаган иде. Хәер, бу урамдагы эреле-ваклы агач йортлар барысы да диярлек йә алга, йә бер янтыкка таба чалышаеп торалар. Картайган, тузган иске Казан урамы! Мондый урамга килеп керсәң, ничектер борынгы заманга әйләнеп кайткан шикелле буласың.
Зөфәр сугышка чаклы ук әле үзенә квартирамы, өйме сатып алу турында исәп тотып йөрде. Сугыш вакытында бу теләкне гамәлгә ашыру бик ансат иде, йортларын сатучылар күп булды, һәм азык бәяләренә нисбәтән арзан гына алырга да мөмкин иде. Ләкин Зөфәр, төрле исәпләрдән чыгып, мондый зур тәвәккәллек сорый торган эштән ул чагында тыелып торуны хәерлерәк күрде. Хәзер исә, сугыш бетү белән, йорт сатып алу мәсьәләсенә ул чынлап тотынды. Аныңча, бу эшне хәзер озакка сузарга ярамый иде. Бердән, йортларның бик кыйбатланып китүе мөмкин, икенчедән, кулда зур сумма акча асрап яту да файдалы эш түгел… Дөнья хәлен белеп булмый, акчаның малга әйләнә торуы хәерлерәк…
Җәйгә чыгу белән, Зөфәр, абыйсының кайтып җитүен дә көтмичә, ышанычлы кешеләре аша йорт караштыра башлады. Сатарга теләүчеләр бар иде, аңа төрле җирдән йортларның төрлесен тәкъдим итеп карадылар. Ләкин Зөфәр күңеленә ошаганы һаман табылмады. Бигрәк тә ул күбесенең районын яратмады. Татар ягыннан яки Суконный тирәсеннән аның аласы килми иде. Татар ягында кайчандыр аларның матур, җыйнак кына үз өйләре бар иде, ләкин нэп ахырында әтиләренең түләнмәгән налогы өчен аны «чүкечтән» сатып җибәрделәр. Күп кенә авыр хатирәләр белән бәйләнгән җиргә Зөфәрнең яңадан әйләнеп кайтырга күңеле тартмый иде. Гомумән, ул сазлык буенда утырган Татар бистәсенең үзеннән дә һәм кайбер вакчыл, көнче кешеләреннән дә бик бизгән иде. Шулай ук Суконный тирәсе дә аның өчен кулай түгел. Монда да аларны белүче көнче күзләр һәм озын телләр шактый күп. Шуңа күрә ул булачак йортын шәһәрнең яшеллеккә бай югары өлешеннән, урыслар арасыннан эзләтте.
Зөфәр өчен бу эштә Курамшин дигән карт бик тырышып йөрде. Курамшин андый-мондый гына татар карты түгел иде. Чын булса, ул заманында коммерческий училище бетергән, Уралдагы бер татар миллионерында доверенный булып эшләгән кеше икән. Моны ничектер аның тышкы кыяфәтеннән үк сизеп була иде. Эре сөякле, озын буйлы бу кеше кайчандыр бик мәһабәт-таза булганга охшый; хәзер дә әле, йончып, шиңеп бетсә дә һәм киң аркасы бөкрәеп чыкса да, гүя борынгы килбәтен сакларга теләп, гәүдәсен ничек тә туры, ә ап-ак чәчле зур башын текә тотып йөрергә тырыша. Тирән сызыклар ярып төшкән кызыл чырайлы битен һәм киң ияген шоп-шома кырып, ә җәенке борынын күмә язган ап-ак калын мыегын борынгы генералларча як-якка сузып, тарап йөртә. Тавышы көр, сөйләгәндә гөрелдәп чыга; үзе русчага шундый оста, шундый саф, чиста итеп сөйләшә – татар кешесе дип тә белмәссең. Гомумән, аңарда татарныкы дип әйтерлек берни дә юк иде.
Тик картның өсте-башы бик начар. Ел әйләнәсе диярлек бер пальтода йөри, ул да шул доверенный чагыннан ук калган булса кирәк, эче тәмам телгәләнеп, җиң очлары, чабулары кыршылып, зур төймәләре яртылаш сынып беткән. Әмма тышлыгы гомерлек бер драптан булганга күрә, һаман әле картның эчке ялангачлыгын яшереп, тышкы килбәтен саклап йөртә. Бу пальто картны, ахрысы, каберенә дә озатып куяр… Ләкин өс-башы никадәр начар булмасын, аны барыбер заманында бай да, шәүкәтле дә булган бер кеше итеп танырга мөмкин иде.
Карт Зөфәрләрдән ерак түгел бер йортның ярымподвалында карчыгы белән генә тора. Аның бүтән беркеме дә юк. Дөрес, бердәнбер генә улы булган, ләкин Гражданнар сугышы вакытында ул да, яшьли генә аклар армиясенә алынып, Себер шәһәрләренең берсендә тифтан үлеп калган. Карт үзе дә шактый икеләнеп торганнан соң, бигрәк тә улын эзләп табу өмете белән, ахыр чиктә генә акларга ияреп китеп барган, ләкин Читага хәтле барып җитсә дә, малаен да тапмаган, барлык малыннан да язган һәм мең бәла белән Казанга кайтып егылган… Менә шул заманнан бирле ул Казан шәһәрендә торып маташа. Баштарак аңа хезмәт итәргә мөмкинлек бирәләр, аннары тора-бара аның өчен юллар бикләнә. Чит элемент! Шуннан соң «чит элемент», ачтан үлмәс өчен, Сорочий тирәсендә йөреп, иске-москы алып-саткалап, шуның белән «көн итә» башлый.
Зөфәрләрнең әтиләре Мөбарәкша абзый исән чакта Курамшин карт аның белән дә шул Сорочийда танышып китә, һәм Мөбарәкша үлгәннән соң да, ул Сабитовлар өчен күз күргән бер кеше булып кала. Сугыш елларында карт күбрәк Зөфәр тирәсендә йөреп туена. Хикмәт шунда: борынгы байлыкны күргән карт әйбер танырга бик оста иде; асылташларның чынмы-ялганмы икәнен, фарфор, хрусталь кебек зат әйберләрнең чын сыйфатын һәм кайсы илдән чыкканлыгын, өй җиһазларының нинди агачтан һәм нинди стильдә эшләнгән булуын бер карауда әйтә дә бирә. Шәһәрдә әле иске өй байлыклары кулларында бераз сакланган борынгы сәүдәгәр яки чиновник семьялары һаман табылып тора, шул ук вакытта соңгы елларда гына күтәрелгән, акчаны күп тапкан, ләкин байлыкны күрмәгән дә, танымаган да яңа интеллигент семьялар һаман күбәеп бара. Курамшин карт менә шулар арасында әйбер танучы буларак арадашлык итеп, берәүләренә сатышып, икенчеләренә алышып йөри… Зөфәр дә картның нәкъ менә шул якларын бик оста файдалана: ОРС магазиннарыннан алып кайткан кыйммәтлерәк әйберләрен әлеге яңа «байлар»га карттан илтеп саттыра яки бөлгән иске байлардан үзенә кирәк зат нәрсәләрне таптырып ала.
Зөфәр бу картның тик бер генә ягын өнәп бетерми – карт салырга ярата. Кулына аз гына акча керде исә, ашаудан бигрәк эчү ягын карый. Әгәр шушы кимчелеге булмаса, ул бу кадәр хәерчелеккә төшеп тетелеп тә йөрмәс иде. Әмма шулай да Зөфәр аны үз яныннан кумый иде: ничек кенә булмасын, заманында коммерческий училище бетергән, доверенный булган, зур байлыклар белән эш иткән кеше бит ул! Хәтта кызганып та куйгалый иде. Бигрәк тә карчыгыннан шушындый бер кыска гына хикәятне ишетеп калгач, бу кызгану аңарда көчәйде: Курамшин картның яшь чагында төшкән бер рәсеме бар икән. Рәсемдә ап-ак катыргы яка, ак күкрәкчә өстеннән бик шәп кара фрак кигән, киң күкрәкле, тулы ак чырайлы, кап-кара кашлы һәм кап-кара мыеклы гаҗәп чибәр-сылу бер кеше басып тора, ди… Һәм менә карт исереп кайткан чакларында шул рәсемне каршысына алып утыра икән. Утыра икән дә, карап тора-тора исе китеп: «Минме соң бу? Әллә мин түгелме? Минем дә шушындый чакларым булды микәнни?» – дип, чын күз яше белән еларга тотына икән.
…Карчыгы бу хикмәтне гади бер нәрсә итеп кенә сөйләсә дә, Зөфәрнең хәтеренә ул бик нык кереп утырды. Картлык, бәхетсез картлык әшәке нәрсә, моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый.
Июль аеның эссе бер көнендә төштән соң Курамшин карт әлсерәп, юан таягы белән шакылдап, Зөфәрләргә килеп керде. Аның өстендә чабулары сәленеп төшкән, керләнеп беткән киндер пиджак, тез башлары ямаулы кара чалбар, ә аягында җәен-кышын салмый торган тире оек белән эчсез галош иде. Ишектән керүгә, ул гөрес итеп табуреткага утырды һәм читләре сәлперәеп төшкән фетр эшләпәсен салып җилләнергә тотынды. Аның муенындагы һәм маңгаендагы буразнадай тирән сызыклары кара тир белән тулган иде.
Өйдә Зөфәрнең әнисе Таибә абыстай үзе генә иде. Карт, бераз сулыш алганнан соң, читтәрәк сүзсез басып торган абыстайга дәште:
– Бикә! (Ул аңа әллә яхшатланып, әллә үзенчә мыскыл иткән булып, борынгы морзаларча гел шулай дип дәшә торган иде.) Бикә, берәр стакан гына чәең булмасмы? Киптем…
Таибә абыстай, ашыкмыйча гына кузгалып:
– Булыр, – диде, аннары чүпрәк белән кухня өстәленең клеёнкасын сөрткәләде, – якынрак утыр!
Карт, табуреткасын тартып, өстәлгә якынрак килде. Абыстай ак самавырдан юан корсаклы чәйнеккә су агызып, шуны плитә өстенә куйды. Чәй салды.
– Мондый эсседә нигә бу хәтле газапка тарып йөрисең? – диде абыстай. – Зөфәр дә бит әле тиз генә кайтмый.
– Эш, – диде карт, авыр сулап. – Срочный эш чыкты… Ә Зөфәр тиздән кайтыр, мин аңа шалтыраткан идем.
Абыстай карт алдына стакан белән чәй куйды. Карт эссене тоймас калын иреннәре белән шунда ук стаканга орынды. Бер-ике йотып алгач, тәлинкәгә салып шапырдатып эчәргә тотынды. Дөресрәге, чәйне тәлинкәдән ул суырып кына алды. Абыстай икенчесен ясап бирде дә, җитәр сиңа дигән төсле, бер читкәрәк китеп утырды. Карт монысын артык кабаланмыйча гына эчеп бетерде, һәм шуннан соң аңа тәмам хәл керде булса кирәк, тураеп, бер җиңел генә сулап куйды, аннары кесәсеннән яулык сыман керле чүпрәк чыгарып, битен-муенын әйбәтләп сөртергә тотынды.
Картның чәй белән генә мәшгуль булуын сүзсез карап утырган абыстай, ниһаять, телгә килде:
– Нинди эш чыкты соң? Әллә йорт турындамы?
Биредә шуны әйтергә кирәк: алар, күптәнге танышлар булсалар да, бер-берсе алдында бәйсез горурлык саклап маташалар иде. Карт үзенең кайчандыр Таибә абыстай кебек талчукчы хатыннарны чүпкә дә санамаган шәүкәтле чакларын исеннән чыгармый иде; ә абыстай үзенең хәзерге өстенлеген, картның алар кулыннан икмәк ашап йөргән бер хәерче булуын гел исендә тота иде. Ләкин алар арасындагы бу бер-берсенә карата булган эчке нәфрәт бервакытта да тышка бәреп чыкмый иде. Киресенчә, алар үзара мөнәсәбәттә бик әдәпле кыланырга тырышалар иде.
– Әйе, бикә, – диде карт, көр тавышы белән гөрелдәп. – Бер… дворец табылып тора бит әле… Әгәр насыйп булса!
– Йорт түгелмени?
– Йорт инде, дворец шикелле йорт!
– Алай икән. Хәерле булсын. Кайдарак инде ул?
– Шәп җирдә, бикә, бик шәп җирдә!.. Йорт үзе дә, утырган җире дә әйтерлек кенә дә түгел, шәп! Бүтән аның кебекне табу, ай-һай!.. Тик менә… – Карт башын селкеп куйды.
– Тик нәрсә?
– Охотниклар күп.
– Кемнәр?
– Ну, карап йөрүчеләр, алырга теләүчеләр.
Таибә абыстай, авызын бөрештереп, бераз тынып утырды. Ул кешеләрнең сүзләрен тиз үк чынга алырга ашыкмый иде. Аныңча, бер эштә дә, аеруча сату-алу эшендә, хәйлә шәргыйсез булмый, моны инде Мәнди анасы да белә. Шуңа күрә абыстай, карт әйткәннәрнең күпмесе дөрес, күпмесе ялган, ялганы нәрсәдә икән, дип уйга калды. Ләкин шул чакта Зөфәр үзе кайтып керде… Ул килеп керү белән, карт та, абыстай да урыннарыннан тордылар.
– Ә, Гайсә абзый, килеп җиттең? – диде Зөфәр, аңа кул бирмичә генә.
– Да, брат! – диде карт, йодрыгы белән мыегының бер очын гына сыпырып. – Карт алаша кебек абына-сөртенә булса да килеп җиттек әле.
– Йә, нишләп карт алаша? Руслар әйтмешли, боевой конь!.. Әйдә, узыйк миңа.
Зөфәр картны үзенең бүлмәсенә алып керде. Кара-каршы утырып, сүз башладылар. Карт Зинин урамында бер йортның сатылачагын әйтте. Зөфәр иң әүвәл йортның хуҗасы кем булуын, ни өчен сатарга теләвен сорашырга тотынды. Бу – аның кагыйдәсе: кем белән эш итәчәген ул алдан белеп торырга тиеш.
Карт белгән кадәресен сөйләп бирде: йортның төп хуҗасы борын Казанда шактый дан тоткан Ушаков фамилияле бер адвокат булган. Ул үзе күптән үлгән инде. Аның варислары һәм йортның хәзерге хуҗалары булып карчыгы, ике кызы һәм бер улы калганнар. Кызларының берсе Саратовта тора икән, улы – врач, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә икән әле. Йортта әниләре карчык үзенең кияүгә чыкмыйча картайган өлкән кызы белән икәү генә торалар. Дөрес, сугыш вакытында алар янына Мәскәүдән күчеп килгән бер-ике гаиләне керткән булганнар, ләкин алар инде кире кайтып киткәннәр. Бу җәһәттән бик уңай – сатып алучы буш йортка барып керәчәк.
Ә сатуның сәбәбе?.. Сатуның сәбәбе шул: әлеге врач уллары Киевта урнашып калачак икән. Казанга кайтмаячак, ди. Карчык белән карт апасы үзләре генә монда зур йорт биләп тора алмаячаклар, әлбәттә. Менә шуңа күрә дә варислар, аталарыннан калган бу йортны сатып, акчасын үзара бүлешергә уйлаганнар. Карчыкны улы үз янына Киевка алып китәчәк, ә карт апалары Саратовка сеңлесе янына күчмәкче булып тора шикелле…
Менә Курамшин картның белгәннәре шул… Болар барысы да дөрес булырга тиеш, чөнки искедән калган мондый интеллигент кешеләрдә хәйлә-мазар һич булмый, имеш. Карт әйтә, алар Чехов геройлары кебек гаҗәп беркатлы, дөньяви эшләрдән тәҗрибәсез, бик гади, инсафлы кешеләр, ди.
Зөфәр авыз кырые белән генә елмаеп куйды. Картның борынгы интеллигентларны гел шулай мактавын аңа күп ишетергә туры килде. «Чехов герое» кебек дигәне дә шул итәгендә песи йоклатып, тузган роман укып утыручы карчык үзе генәдер иде. Ә аның улы-кызлары… болар башка ялан җимешләре булырга тиеш.
– Кем сата йортны, карчык үземе?
– Юк, карчык түгел. Главный наследник Сергей Леонидович үзе кайткан, – диде карт, бик мөһим хәбәр ирештергәндәй горур-эре генә.
– Ул инде сез әйткән, кем, Чехов герое түгелдер, шәт?
Карт, кинаяле көлүне сизсә дә, җавапны җитди итеп бирде:
– Бик благородный кеше, Зөфәр туган. Дөрес, ул яшь әле, сезнең чамада булыр. Ну…
Зөфәр аның сүзен бүлде:
– Ярар, Гайсә абзый, вакыты җиткәч күрербез без аны. Ә йорт үзе ничегрәк?
– Йорт шәп! Господин адвокат аны бик таза, бик чибәр итеп салдырган.
– Күптәнме?
– Әйтүләренә караганда, унынчы елларда салынган булырга тиеш. Ләкин йорт таза. Борынгы эш. Яңадан бер илле ел «эһ» тә итмичә торырлык әле.
– Алай икән.
– Менә үзегез дә күрәсез. Мин бит инде…
– Ышанам, Гайсә абзый… Что же, уйлап карарга кирәк булыр.
– Озакка сузарга ярамый, Зөфәр туган! Без болай да соңгарак калдык. Йорт тирәсендә дәртләнеп йөрүчеләр бар.
– Язганы булыр, Гайсә абзый! – диде Зөфәр, гадәтенчә исе китмичә генә.
Карт Зөфәрнең бу ваемсыз тынычлыгыннан гаҗәпләнебрәк калган төсле булды, бераз дәшми торды, аннары икеләнебрәк әйтеп куйды:
– Анысы шулай… Ләкин, минемчә, сез тизрәк барып карарга тиешсез. Сүзне башлый торырга кирәк. Мондый эштә моментны ычкындырырга ярамый бит… Үзегез беләсез!
– Беләм! – диде Зөфәр һәм уң кулы белән тезен ышкып, беравык уйланып торды. Әйе, ул белә: яңа алучының килеп чыгуы, гадәттә, электән карап-сатулашып йөрүчеләрнең тәвәккәллеген арттырып җибәрә, алар тизрәк кул сугарга ашыга башлыйлар. Шул ук вакытта алучы күбәя башласа, хуҗаларның да аяк терәп маташулары көчәя. Мондый очракта эшне ничек йөртергә – яхшылап уйларга кирәк. Бәлки, сатучыны да, конкурент-алучыларны да саташтырыр өчен, тагын берәр кешене «уен»га кертергә кирәк булыр. Һәрхәлдә, ул үзе ашыгып эш итмәскә тиеш. Син сатучының авызына карама, сатучы синең авызыңа карап көтеп торсын!
Шуның белән бергә, карт сүзе дә дөрес: карап-сөйләшеп йөрүчеләр бар чакта, моментны ычкындырырга ярамый, нәкъ вакытында ике арага барып керә белергә кирәк. Әлбәттә, йорт аңа ошаган тәкъдирдә генә бу исәпләрне истә тотарга ярый.
Зөфәр йортның бәясен сорашып тормады. Сатылачак нәрсәне үз күзең белән күрмәс борын бәясен сорау күп вакытта саташтыра гына: йә гайрәтне чигерә, йә, киресенчә, ашыгырга мәҗбүр итә. Иң дөресе, әүвәл кичекмәстән барып карарга, әгәр ошый калса, сүзне башларга, хуҗаларны өметләндерергә кирәк… Һәм алар карт белән шулай килештеләр дә: иртәгә кичкә табан адвокат йортын барып карарга булдылар.
Зинин урамы. Бер очы рус зиратыннан башлана, икенче очы ниндидер бер чокырга барып терәлә. Урам түшәлмәгән, канау буйларын куе үлән басып киткән, тик ике як тротуарга гына плита-плита ак таш җәелгән. Агач күп. Койма буйларында карт тирәкләр, юкәләр очрый, һәр йортның түрендә җимеш бакчасы күренә. Борынгы өяз шәһәрендәге шикелле аулак, тын һәм тыныч.
…Шәһәрне күп таптаган Гайсә карт Зөфәрне Суконныйдан җәяүләп кенә менә шушы Зинин урамына алып менде. Зөфәрнең моңарчы бу якларда бер дә булганы юк иде, шуңа күрә ул зур кызыксыну һәм игътибар белән тирә-ягына каранып бара. Әйе, урам аулак, тыныч, яшеллеккә бай. Монда күбесе бер яки ике катлы агач йортлар икән. Ләкин Суконныйдагы шикелле искереп, тузып, чалышаеп бетмәгәннәр. Әле бик таза, нык утыралар. Еш кына бик пөхтә-матур итеп салынганнары да очрый. Андыйларны күргәндә Зөфәр көнчелек, уфтану аша гаҗәп бер ләззәтләнү хис иткәндәй була. Әйтерсең билгесез-ят, шуңа күрә дә тансык-мавыктыргыч матур бер тормыш аның күз алдыннан беленер-беленмәс кенә чагылып уза. Гайсә карт әйтә, заманында бу урамнарда зур чиновниклар, бай интеллигентлар һәм шәһәрдә кыш уздыручы помещик-дворяннар торганнар, ди. Менә шулар яшәгән тормышның һаман да әле шушы йортлар тирәсеннән китеп бетмәгән зәгыйфь шәүләсе үзен ничектер сиздерә кебек. Алай дисәң, күптән, бик күптән аларның моннан эзләре суынды бит инде. Бик күптән бу йортларда бүтән кешеләр – тегеләрне куып чыгарган кешеләр торалар. Моны инде, һәрбер зуррак йорт яныннан узганда, бик ачык күреп була; өйләрнең эчләрен вак тартмаларга бүлгәләгәннәр, ишегалларын иске такталардан корыштырган чалыш-чолыш кетәкләр, утын сарайлары белән тутырганнар, ә кайбер йортларның капка-коймаларын сугыш елларында каерып-сүтеп, ягып бетергәннәр. Бу кадәресе инде Зөфәр өчен шәүлә түгел, ә күзгә бәрелеп торган чынбарлык, һәм ул алар яныннан: «Иясез малны эт җыймас!» – дип, эченнән генә көенеп уза. Шулай да Зинин урамында Зөфәрнең күзен иркәләрлек, хыялын уятырлык йортлар да аз түгел иде әле.
Бара торгач, Гайсә карт аны шундый йортларның берсе алдында туктатты:
– Шушыннан гына үзенә бераз карап торыйк әле, – диде ул, нигәдер тавышын әкренәйтә төшеп.
Каршы якта ике катлы зур йорттан озын гына койма белән аерылган һәм үзенә башкарак утырган бер катлы агач йорт күренә иде.
– Шулмы? – дип сорады Зөфәр.
– Әйе, нәкъ үзе, әйбәтләп кара! – диде карт.
Биек кенә таш нигез өстендә такта белән тышлап, сарыга буяган, парадный ишеге һәм дүрт тәрәзәсе урамга караган йорт тора. Зөфәрнең күзе һәм игътибары менә шуңарда… Сүз дә юк, йорт бик таза, бик чибәр күренә. Беренчедән, шактый зур икән ул, тәрәзәләре дә зур, якты, эче дә бик иркен, якты булса кирәк; икенчедән, күптән салынган булуына карамастан, ул, нәкъ яңа йортлардай ничектер балкып, горур кыяфәт саклап, бик төз, туры утыра. Аннары йорт художество элементларыннан да мәхрүм түгел икән: кәрниз буйлары, тәрәзә башлары артык чуарламыйча гына челтәр өлге белән бизәлгән, ә болдыр баганалары нечкә билләп, гөмбәз чыгарып эшләнгән – болар һәммәсе йортка тыйнак бер нәфислек биреп тора…
Ләкин шулай да Зөфәр йортның кайбер искергән-тузган җирләрен дә күрмичә калмады. Мәсәлән, кайчандыр кызылга буяган калай түбәсе инде каралып, уңып беткән. Бәлкем, тишкәләнгән урыннары да бардыр әле. Аннары вакытында бик таза эшләнгән капка-койма да хәзер шактый тузган инде; капкасы бөтенләй артка таба авышып тора. Димәк, болар барысы да яңартуны сорый.
Шул рәвешчә, кулларын артка куеп, Зөфәр йортка озак кына карап торды, картка бер сорау да бирмәде һәм йорттан алган тәэсирен дә берничек тә сиздермәде. Бары кузгалырга вакыт җиткәнне аңлатып:
– Йә, күрдем… булды, – дип кенә куйды.
Шуннан соң алар, урам аша чыгып, йортның парадный ишегенә юнәлделәр. Карт звонокны баскач, шактый көттереп, берәү ашыкмыйча гына ишеккә килде.
– Кем ул?
– Мария Николаевна, бу мин, Гайсә Мухаметович, – диде карт.
Ишек тавышсыз гына ачылды. Баштанаяк карадан киенгән озын, чандыр карчык аларны бик җитди чырай белән каршы алды. Карт түбәнчелек белән башын иде.
– Рөхсәт итегез, Мария Николаевна.
Карчык юл бирде. Карт белән Зөфәр тоташ челтәр тәрәзәле иркен коридорга уздылар.
– Мин сезгә яңа кеше алып килдем, – диде карт.
Карчык, бер сүз әйтмәстән, аларга кара клеёнка белән тышланган өй ишеген ачты. Башта алгы бүлмәгә, аннары сул кулдагы ак ишектән зур гына залга уздылар. Карчык аларга кулы белән генә утырырга ишарә ясады. Кунаклар, рәхмәт әйтеп, ишек төбендәрәк торган урындыкларга утырдылар.
– Сәламәтлегегез, кәефегез ничек, Мария Николаевна? – диде карт, чын әдәп һәм кайгыртучанлык күрсәтеп.
Карчык юка иреннәрен ачар-ачмас кына кыймылдатып куйды:
– Рәхмәт, зарарсыз.
– Яхшы, бик яхшы. Бирсен Алла! Без картлар өчен сәламәтлек хәзер иң зур байлык бит инде… Ә Надежда Леонидовна белән Сергей Леонидович та, шәт, исән-саулардыр?.. Мин аларны күрмим.
– Рәхмәт, исән-саулар… Шәһәргә чыгып киткәннәр иде, тиздән кайтырга тиешләр.
– Бик хуп… Менә, хөрмәтле Мария Николаевна, әйткәнемчә, мин сезгә яңа кеше алып килдем. Ул да үзенә йорт эзли. Рәхим итеп, ышанып дигәндәй кабул итегез!
– Безнең ышанмаска хакыбыз юк, – диде карчык нидер аңлатырга теләгән коры рәсмилек белән.
– Әйе, әйе, бик дөрес. Сез беләсез, мин ни җитте кеше ияртеп йөрмим.
Шулай да карт, һавалы карчыкның соңгы сүзләреннән һәм, гомумән, бүген үзен шактый кырыс тотуыннан нидер сизенеп, шуңа бераз борчылып, Зөфәргә карап алды. Зөфәр исә берни сизмәгәндәй тыныч кына утырып тора иде. Хикмәт шунда: карт алып килгән кешесен, бу өйдәге күптәнге кагыйдә буенча, иң элек исем, фамилиясен, кем булуын әйтеп таныштырырга тиеш иде. Ул моны эшләмәде, чөнки Зөфәр баштан ук алай таныштыруны тыеп куйды. Соңыннан, эш барып чыгардай булса гына, үзенең кем икәнлеген әйтергә рөхсәт итте. Бу инде Зөфәрнең гадәттән тыш саклыгы иде. Ә менә карчыкның соңгы җавабы картка: «Мин бит әле сезнең кемне алып килүегезне белмим», – дигән мәгънәдә аңлашылды. Ләкин Зөфәрнең ваемсыз, тыныч кына утыруын күргәч, карт яңадан карчыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды:
– Мария Николаевна, алайса, Сергей Леонидович кайтканчы, сез безгә йортны карый торырга рөхсәт итегез!
Карчык икеләнеп кенә иңбашын сикертеп куйды:
– Телисез икән, пожалуйста, рөхсәт!
– Әйе, әйе, күрсен, танышсын, тәртибе аның шулай инде, Мария Николаевна, – диде карт, һәм алар урыннарыннан тордылар.
Зөфәр өйне иң элек тышкы яктан карап чыгарга теләвен белдерде. Өчәүләшеп ишегалдына чыктылар.
…Уртача гына зурлыкта ишегалды. Өйнең түр почмагыннан күрше коймага чаклы ук сары рәшәткә белән бүленгән. Рәшәткә эчендә куе бакча. Нәкъ каршыда күрше ихатага арты белән ике катлап тоташтан салынган берничә ишекле, өсте такта, асты бүрәнә озын каралты тора. Ишегалдында плиталап ак таш җәелгән, ләкин, кеше аз йөргәнлектән булса кирәк, таш араларыннан юл-юл озын үлән бәреп чыккан.
Зөфәр, шул үләннәргә сокланыпмы, гаҗәпләнепме карый-карый, ишегалдының уртасынарак узды. Аның игътибарын шунда ук түрдәге куе бакча җәлеп итсә дә, ул аңа таба барудан юри тыелып, өйнең үзен карый башлады… Өй бу яктан шактый искергән, таушалган булып күренә иде. Хәер, өйнең төп бурасы түгел, ә аңа тоташтырып салынган озын коридорның такта стенасы һәм кухнядан чыга торган аерым болдырның баскычлары череп тузганга охшый иде. Бу, әлбәттә, тулай күренешне беркадәр боза, ләкин аңлаган кеше өчен әллә ни зур кимчелек юк монда. Иң әһәмиятлесе: өй үзе таза булсын. Һәм ул күрер күзгә, чыннан да, бик таза кебек иде. Цементлаган таш нигездә нык утыруы шуны күрсәтә. Аннары өй, бер урам яктан гына түгел, бөтен яктан да такта белән тышланган икән. Тик такта астындагы бүрәнәләр ничегрәктер инде? Мондый чакта берәр тактаны куптарып карау да ярый шикелле, ләкин Зөфәр менә хәзер үк ул хакта үз белдеге белән генә сүз кузгатуны килештермәде.
Йортны әйбәтләп караганнан соң, Зөфәр, ниһаять, бакчага таба атлады. Бакча, бакча!.. Күптән хыял иткән нәрсәсе түгелме соң бу аның?.. Моңарчы үзе торган өйләр тирәсендә ул бер агач та күрмәгән иде. Бала чагыннан ук табигатьне, үсемлекләрне белмичә үсте ул. Шуңа күрә дә бик тансык, бик кадерле ул аңа. Йорт алырга уйлагач та, күңеле белән аның бакчалы яки, һич югы, бакча үстерерлек урыны булуын теләгән иде. Һәм менә хәзер өйнең үзеннән дә ямьлерәк, кадерлерәк төсле булып аның алдында карт бакча күкрәп утыра.
Зөфәр ишегалдын аркылыга бүлеп узган рәшәткәнең кечкенә капкасына килде. Бик аз гына тукталып торды, аннары тәвәккәлләп капкадан эчкәре атлады. Карт белән карчык та аның артыннан иярделәр. Бу урында шуны әйтергә кирәк: алар Зөфәргә үзе теләгәнчә карап йөрергә тулы ирек биргәннәр иде. Зөфәр үзе дә хәзергә һични турында сорашмыйча, шәхсиян нинди тәэсир алачагын белер өчен, бары үз күзе белән генә карап узарга тели иде.
…Бакча шактый зур гына икән, кимендә бер сигез сутый җир биләп тора булса кирәк. Ул өй почмагыннан башланып, арткы урамдагы йортларның бакчаларына барып терәлә. Рәшәткә капкадан кергәч тә, сулда өйнең сирень куаклары белән яртылаш капланган ике тәрәзәсе һәм шулар белән янәшә иркен генә терраса күренә. Террасадан чәчәк түтәлләренә баскыч төшә. Ә түтәлләрдән киң генә сукмак бакчаны буеннан-буена кисеп, иң түргә кадәр сузылып китә.
Зөфәр шул сукмакка чыгып басты да тирә-ягына каранып тора башлады. Ул, билгеле инде, бакчачы түгел, күп агачларны танып та җиткерми, ләкин шулай да бакчаның карт булуын, бик куерып киткәнлеген, гомумән, карау җитмәгәнлеген сизмичә калмады. Монда чатлы-ботлы бик җәелеп үскән, яртылаш корып беткән, инде утынга гына ярарлык карт алмагачлар да бар иде, монда, әнә түр койма буенда, тәмам куерып, корыган ботаклары киселмичә тоташ чытырманлыкка әверелгән чиялек тә бар иде, урта бер җирдәге ачыклыкка утыртылган карлыган, крыжовник куаклары да күптән бер-берсенә тоташып, юанаеп, кара чыбыкка әйләнеп беткәннәр иде. Җитмәсә, бер почмакта карт юкә әллә никадәр җирне күләгәләп тора, ул гына да түгел, җимеш бакчасына аяк бастырырга ярамаган мәрҗән агачы да каралтыларга якынрак рәшәткә буенда рәхәтләнеп үсеп утыра иде.
Чын бакчачы килсә, ул, әлбәттә, бу бакчаның яртысын утап ташлаячак, чөнки шунсыз җимеш ашап булмаячак. Ләкин Зөфәр моны белми иде әле… Ул бары бу карт бакчаның шигъриятен генә күрде. Шушы искергән, картайган, ташландык хәлгә килгән тын бакчадан аңа ничектер борынгы дворян интеллигентының инде мәңге кире кайтмас тормышы аңкыгандай булды. Беркадәр моңсу сагыш белән шул тормышның югалуын кызганып куйды. Әгәр дә хуҗа була калса, ул үзе бу йортка, бу бакчага нинди тормыш алып киләчәк – шул хакта уйлап алды.
Моңарчы кара шәүлә төсле сүзсез генә ияреп йөргән карчык, аның бу минуттагы уй-кичерешләрен сизгәндәй, ниһаять, телгә килде:
– Сезне, кем дим, бакчаның хәзерге күренеше артык гаҗәпләндермәсен. Сугыш вакытында без өлкән кызым белән икәү генә калдык. Карарга көчебез җитмәде, хәер, карауның файдасы да юк иде. Бездә эвакуированныйлар тордылар… Югыйсә бакчабыз элек бик матур, бик тәртипле иде. Файдасын бик күрә идек. Хәзер дә әле уңган хуҗа, бераз тәртипкә китерсә, бу бакчадан зур доход алачак.
Зөфәр, башын кагып:
– Шулайдыр инде, шулайдыр! – дип кенә куйды.
Ошамады аңа интеллигент карчыкның торгашларча әйткән соңгы сүзләре… Аныңча, Зөфәрне бары доход кына кызыксындыруы мөмкин, янәсе. Гафу итегез, ул әле доходтан башка кайбер бүтән нәрсә, мәсәлән, матурлык турында да хыяллана ала. Нәкъ менә шундыйрак хыял хәзер генә аның күңеленнән кичеп үтте түгелме соң? Юк, җиләк-җимеш сатып, «доход» алу турында түгел иде бу хыял, зуррак иде ул, канатлырак иде…
Бакчаны күздән кичергәч, алар терраса аша яңадан өйгә керделәр. Зөфәр терраса алдында зур түтәл булып, тәмам ачылып, янып утырган ал, кызыл, зәңгәр, сары чәчәкләргә карап кына узды. Табигый, аның бу үзенә һич таныш булмаган матур чәчәкләр янында тукталып, һич югы, исемнәрен генә сорап беләсе килсә дә, карчык «бу кеше чәчәк тә танымый икән әле» дип уйламасын өчен дәшмәде.
…Ике якка ачылмалы пыяла ишектән зур гына бүлмәгә кергәч тә, карчык үзе өйнең эче белән таныштыра башлады. Бу беренче бүлмәне ул столовая (аш бүлмәсе) дип атады. Монда бераз тукталганнан соң, каршыдагы ишекне ачып, икенче кечерәк бүлмәне күрсәтте. Бусы элек балалар бүлмәсе булган икән. Моннан кире чыгып, сул ишектән кухняга алып керде. Кухня зур, иркен, тик стена-түшәме бик каралган, ахрысы, күптән аңа агарту-чистарту тимәгән. Шунда ук тагын бер кечкенә бүлмәгә күз салдылар. Бусын карчык горничная (асрау кыз) бүлмәсе дип атады.
Кухнядан прихожийга чыгып, каршы ишектән зур залга уздылар. Монда да уң яклап ике ишек тора; берсе – адвокатның элекке кабинетына, икенчесе йокы бүлмәсенә алып керә. Аларны да карап чыктылар.
Шулай итеп, бу өйдә кухнядан башка алты бүлмә бар икән. Аларның тулы мәйданы, карчык дөрес әйтсә, йөз унике квадрат метрга җитә икән. Сарай димәслек тә түгел! Хәзерге шартлар күзлегеннән караганда, бу инде күп, бик күп! Зөфәр чынлап торып гаҗәпләнде: ничек итеп адвокаттан калган дүрт кешелек гаилә шушы кадәр мәйданны үзләре генә биләп торганнар? Берәү дә тимәгән үзләренә, берәү дә кысрыкламаган, күрәсең, бай адвокат совет өчен дә файдалы кеше булгандыр инде…
Зөфәр, карап кына узган арада, өйнең эчтән ни хәлдә сакланган булуына да игътибар итәргә тырышты. Шик юк, өй эчтән дә шартына җиткереп, нык итеп, пөхтәләп эшләнгән иде. Идәне – имән паркет, түшәме – шкатурлы, стеналары майлы буяу белән буялган, тәрәзә-ишекләре – бөп-бөтен, башта ничек утыртылган булсалар, шул килеш торалар. Тагын нәрсә? Зөфәр, күпме каранса да, өйнең бер генә почмагында да дым тарткан, каралган җирен күрмәде. Дөрес, бөтен бүлмәләрнең дә түшәм-стеналары бик керләнгән инде, ләкин буясын буяп, агартасын агартып җибәрсәң, өй эче яңадан көлеп торачак!
Карап йөрүне тәмамлагач, өчәүләшеп залдагы элекке урыннарына чыгып утырдылар. Шактый гына вакыт үтеп китсә дә, төп сөйләшер кеше – карчыкның улы – ни өчендер һаман кайтып җитә алмады. Ә карчык утыргач та шуны белдерде:
– Мин сезгә әйтергә тиешмен ки, сатып алу шартлары турында бары Сергей Леонидовичның үзе белән сөйләшәсез!
Хәер, Зөфәр өчен сүзне хәзер үк шартлардан башлауның кирәге дә юк иде. Аңа, моннан чыгып, Гайсә карт белән киңәшергә һәм үзалдына әйбәтләп уйларга кирәк иде әле. Тик кайбер мәсьәләләрне ачыклар өчен генә, аның карчыкка берничә сорау бирәсе килде. Шул теләген белдереп рөхсәт алгач, ул сораша башлады:
– Минем белүемчә, бу – үзегез салдырган йорт, шулаймы?
– Әйе, шулай.
– Кайчан салдырган идегез?
– Мәрхүм ирем моны 1908 елны салдырды.
– Күптән икән инде…
– Әйе, тиздән кырык ел тула. Шушында гомер иттек, шушында картайдык, – диде карчык аз гына көрсенү сиздергән горурлык белән.
– Үз ояңда тыныч картаю күңелле эштер инде ул, – диде Зөфәр, карчыкның сүзен куәтләп һәм көлемсерәп өстәде: – Ләкин йорт та сезнең белән бергә шактый ук «картайганга» охшый.
– Әйе, дөньяда картаймаган, тузмаган берни дә юк, – диде карчык, җитди тынычлык саклап. – Әмма сез белергә тиешсез, һәрнәрсәнең үз срогы була бит. Мәсәлән, бу йорт сезнең үзегезгә генә түгел, балаларыгызга да җитәчәк әле.
– Шулаймы?
– Күрдегез ич.
– Әйе, күрдек. Ләкин без әле сезне борчырга мәҗбүр булырбыз – тагын килербез, тагын карарбыз. Ә хәзер минем шуны беләсем килә: йортка төп варис кем?
– Төп варис – мин, әлбәттә. Ләкин балаларымның да законлы өлешләре бар бу йортта.
– Алар барысы да сатарга ризалыкларын бирәләрме?.. Сез гафу итегез, бу минем өчен бик әһәмиятле.
– Аңлыйм, – диде карчык. – Тыныч булыгыз, без бу эшне үзара килешеп эшлибез. Соңыннан сезгә претензия белән килүче булмаячак.
– Яхшы, бик яхшы, – диде Зөфәр, башын кагып… – Рәхмәт, мин канәгать. Тик менә яшь хуҗаның үзен күрә алмадык. Минем дә вакытым чикле. Шуңа күрә мин сездән үтенер идем: йортның бәясен, сату шартларын менә Гайсә Мухаметович аша миңа тапшырсагыз иде. Икенче очрашканда шуны алдан белеп килү безнең сөйләшүләрне ансатлаштырыр һәм тизләтер дип уйлыйм.
– Пожалуйста, телисез икән, алай да мөмкин. Гайсә Мухаметович безнең өчен дә ят кеше түгел…
– Баш өсте, баш өсте, мин һәр ике якның да хезмәтен үтәргә, ышанычын акларга әзермен, – диде карт, баш иеп һәм кулын күкрәгенә куеп. Элекке доверенный өчен мондый зур эшкә катнашу үзенә күрә бер бәхет тә һәм горурлык та иде.
Зөфәр, урыныннан тормыйча гына, түбәнчелек белән:
– Ә хәзер безгә кузгалырга рөхсәт итегез! – диде.
Карчык аңа: «Бу нинди әдәп иясе?» – дигәндәй шактый гаҗәпләнеп карады һәм беренче тапкыр юка иреннәре белән генә елмайгандай итте:
– Нишлим, сезне артык тотарга хакым юк.
Зөфәр башын иде.
– Хушыгыз!
– Хушыгыз!
Карчык аларны парадный ишегенә чаклы озата чыкты һәм артларыннан таза ишекнең тимер келәсен шылдырып калды.
Карт белән Зөфәр, урамга чыккач, азрак сулга киттеләр дә, урам аша үтеп, каршыдан йортка тагын бераз карап тордылар. Аннары акрын гына кузгалып, үз юллары белән атладылар. Карт таягы белән шакылдап, Зөфәр исә башын иебрәк, үзалдына уйланып, алар шактый гына ара сөйләшмичә бардылар. Тик берәр квартал чамасы киткәч кенә, Зөфәр әйтеп куйды:
– Бу йорт белән мин нишләрмен?
Карт гаҗәпләнеп аңа карады – Зөфәрнең сүзләре «Нигә кирәк ул миңа?» дигән мәгънәдәрәк ишетелде аңа.
– Моны син әйтәсеңме, Зөфәр туган? – диде ул, туктала биреп.
– Әйе, мин әйтәм, Гайсә абзый… Чынлап та, нишләрмен мин ул йорт белән?
– Соң, алай булгач, ни өчен әле без шәһәр бетереп йорт эзләп йөрдек? Кирәккә күрәдер бит?
– Әйе, кирәккә күрә, – диде Зөфәр, һаман уйланып барган килеш ашыкмыйча гына. – Ләкин мондый кеше күзенә бәрелеп торган бай, зур йорт эзләмәгән идем мин. Кечерәк, гадирәк булсын, дигән идем.
Карт җиңел сулап куйды.
– Шул гынамы хәсрәтең?.. Юкка борчыласың, туган! Насыйп булып ала калсаң, бер дә үзеңнән артмас әле.
– Ала калсаң!.. Алуын алырсың, ә алгач нишләрсең? Бу заманда андый йорт хуҗасы булу – уен эш түгел ул… Керердән элек чыгуыңны уйларга кирәк.
– Ул кадәресен үзең беләсең инде, – диде карт килешкән сыман; аңа ничек тә йон уңаена сыпырырга кирәк иде: – Кара, кара, үкенечкә булмасын. Әмма, миңа калса, кечкенә йорт хуҗасы булдың ни, зурныкы булдың ни – барыбер, мужик әйтмешли, ике чабата бер кием. Аннары нишләп әле бу йорт синең күзеңә ул хәтле бик зур булып күренде? Алты бүлмәле булгангамы? Һи, Зөфәр туган, элек заманда моның кебек йортта уртакул чиновниклар тора иде. Хәзер генә бит ул бер бүлмәгә алты кешене тыгалар…
– Менә шуңа күрә дә Зөфәр Сабитовның берүзенә генә алты бүлмәле йорт бик күп булыр шул, Гайсә абзый!
– Нигә алай дисең? Син берүзең генә түгел ләбаса! Солдаттан кайтасы абыең бар, сеңлең җитеп килә, үзеңнең өйләнәсең бар. Курыкма, бер метры да артып калмас.
– Метрын кеше башына бүлеп тормаслар, – диде Зөфәр, көрсенеп. – Сабитов әнә нинди йорт алган, каян килгән бай ул, дип шауларлар… Беләсең хәзерге кешеләрне, барысын да бик тиз күрәләр.
Бераз вакыт сөйләшмичә бардылар. Карт Зөфәрнең ни өчен, нәрсә уйлап борчылуын, әлбәттә, аңлый иде. Сәүдә-тәэминат кешесе бит ул. Капкынга эләгүдән курыккан төлке кебек, гел генә тирә-ягына ялт-йолт каранырга, шомланырга, уяу булырга мәҗбүр. Киләчәкне алар беркайчан да хәтәр-хәвефсез генә күз алларына китермиләр, ахрысы… Һәм Зөфәрнең дә менә болай икеләнеп маташуы картның эчен чынлап пошыра иде. Йөреп-йөреп тә бу эш барып чыкмаса, ул сакал сыпырып калачак! Хәлбуки аның да үзенә күрә саклап йөрткән өмете бар: шушындый зур алыш-бирешне уңышлы төгәлләүдә катнашлык күрсәтеп, мул гына «комиссионный» каерып булмасмы дип хыяллана ул. Бары шуның өчен генә авыру аякларын көчкә сөйрәп, шәһәр таптап йөри бит… Ичмасам, карт көнендә үзенең дә, карчыгының да өс-башын рәтләп, ашау-эчүләрен бераз юнәйтеп калыр иде. Бәлкем, эчүдән дә тыелыр иде. Хәерче бер тиеннәре эчүгә китә бит ул, ишлерәк акчаны һәрвакытта саклыйсы килә, игелеген күрәсе килә. Сыналган нәрсә инде ул. Бай чагында авызына да алмады бит! Ах, бу хәерчелеккә калган көн, аракы түгел, агу эчәрсең!
Юк, Ходай үзе генә моның кебек өметле эшне өзә күрмәсен инде… Бу акыллы башның күңеленә тәшвиш салмасын иде дә аңа тәвәккәллек бирсен иде!
Шулай эченнән генә борчылып һәм уйланып алганнан соң, ул яңадан сак кына сүз башлады:
– Алла ни кушса, шул булыр, Зөфәр туган. Син шәригатькә яки законга сыймый торган эш эшләргә җыенмыйсың. Хәлең җитеп тәвәккәллисең икән, берәү дә гаеп итмәс. Сатып торалар, алып торалар – тыйган кеше юк. Изге эш ул. Тик син миңа шуны әйт: йортны ошаттыңмы соң?
Зөфәр җавап бирергә ашыкмады. Картның ни өчен болай аны акрын гына көйләп-җайлап маташуын чамалый иде ул һәм менә шуңа ничектер каршы торасы килә иде. Хәер, карттан яшеренеп торуның мәгънәсе юк, шуңа күрә бераз уйланган булып, ахырда дөресен генә әйтеп бирде:
– Әйе, Гайсә абзый, йорт миңа бик ошады. Карап торырга, һичшиксез, таза, чибәр йорт. Шуннан яхшысын, бәлки, табып та булмас. Ләкин, Гайсә абзый, син карт, тәҗрибәле кеше, миңа саф чынын гына әйт әле: ышанып алырлык йортмы ул, тыштан гына шулай күренмиме, алданмабызмы?
Карт башта тамак кыргалап куйды, аннары үзенең, чынлап та, объектив, гадел икәнлеген күрсәтергә теләп, салмак кына сүзен башлады:
– Алла шаһит, Зөфәр туган, мин, сиңа әйтсәм, бары саф дөресен генә әйтәчәкмен. Бер бөртек тә шигең булмасын. Әйе, бик хаклы сорыйсың: тыштан чибәр, эчтән черек түгелме? Кайчакта шулай да була бит ул… Ләкин, Зөфәр туганым, күңелең тыныч булсын: бу һич андый йорт түгел, менә сиңа чал чәчем!.. Күптән беләм мин аны, карчыкның иске-москыларын Сорочийга күп ташыдым, ә сатылу хәбәрен ишеткәч, эчен генә түгел, астын-өстен тикшереп карап чыктым. Ышанасыңмы, егерме дүрт вершоклы шыңгырдап торган нараттан ике аршын тирәнлектәге таш фундамент өстенә салынган йорт ул! Ник бер чери башлаган яки корт төшкән җире булсын менә! Идән, түшәм такталары тора-тора какланып беткән, кадак та керерлек түгел. Ә идән астындагы базы, бәдрәф чокыры цементлап эшләнгән, белдеңме?.. Гомерлек инде, гомерлек! Ходай кушып, алырга язсын да игелеген күреп торырга насыйп булсын!
Әлбәттә, картның бу әйткәннәре Зөфәр өчен көтелмәгән сүзләр түгел иде. Ул үзе дә йортның таза, яхшы икәнлегенә ышанып өлгергән иде инде, әмма шулай да карт кимчелекләре турында да әйтсә, аңа, бәлки, җиңелрәк булыр иде. Югыйсә йорт аның күңелен һәм хыялын бик тиз һәм бик нык били башлады. Ә ул болай бик ансат кына шуның колы булып китәргә теләми иде. Уйларга, айнык акыл һәм тыныч җан белән бик нык уйларга кирәк иде әле аңа…
Алар арасында бүтән сүз булмады. Чехов базарына җиткәч, карт Суконныйга төшеп китте, Зөфәр исә туры гына шәһәр үзәгенә таба китеп барды.
…Берничә көн узды. Шушы кыска гына вакыт эчендә Зөфәр каты бер сынау кичерде. Нәтиҗәсе шул: бер генә көн, бер генә сәгать тә ул Зинин урамындагы сарыга буялган, кызыл түбәле йорт турында уйламыйча тора алмый башлады. Хәер, бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел иде. Барыбер ул йорт сатып алырга тиеш, бу – аның өчен күптән хәл ителгән мәсьәлә, ә инде заманнан өркү, курку-сагаюлар, никадәр генә җитди сәбәп булмасын, аны хәзер тыя да, туктата да алмый иде.
Адвокат йортын ул әнисе Таибә абыстай белән дә бергә барып карады, тагын берничә ышанычлы кешесен илтеп, аларга да күрсәтте, барысы да йортны бик яраттылар, берсе дә Зөфәрнең гайрәтен чигерерлек нәрсә әйтмәде. Һәм йорт Зөфәрне, ниһаять, башы-аягы белән үзенә әсир итте. Хыялы аның котырып эшли башлады. Ул инде аңа хуҗа, ул инде аны яңадан өр-яңа хәленә китергән, эчен шәп җиһазлар белән тутырган һәм шунда рәхәтләнеп торып ята. Салмак йөрешле мәһабәт дивар сәгатедәй әйбәт итеп көйләнгән тук, тыныч тормыш ашыкмыйча гына ага да ага… Һәр көнне иртән бик пөхтә киенеп, Зөфәр Сабитов эшкә китә, туры гына эштән кайта, бакчада казына, террасада үз җиләгеннән кайнаткан варенье белән тәмләп кенә чәй эчә, газеталар караштыра, аннары иркен, чиста бүлмәдә рәхәтләнеп ял итә. Койма биек, капка таза, ишегалдында озын тимерчыбыкны шаулатып усал эт йөри, һәм хуҗаның дөньясында гаме юк, дөньяның аңарда эше юк! Менә бу хөрлек һәм бәйсезлек, ичмасам!
…Озак та үтми сөйләшүләр башланды. Гайсә карт йортның бәясен әйтә килде. Ул китергән бәя күпләрнең кайнар хыялын сүрелдерерлек, гайрәтен чигерерлек иде: Ушаковлар йортка дүрт йөз мең сорыйлар! Гади хезмәткәрнең төшенә дә кермәгән бу сумма Зөфәрне, башта хәйран калдырса да, чынлап торып куркыта алмады. Җаны теләгән – елан ите ашаган, ди, чынлап тәвәккәлләгәндә, Зөфәрнең моңа көче җитәрлек иде. Шулай да ул хуҗалар белән аяк терәп сатулашырга булды.
Ләкин Гайсә карт мактап йөдәткән «иске заман интеллигентлары» сату-алу эшендә хәзерге заманның эт каешына әйләнгән коммерсантыннан бер дә ким булып чыкмадылар. Карчык, карчыктан да битәр аның военврач улы, йортларының нинди мөлкәт булуын, хәзерге акчаның чын бәясен белеп, әйткән бәяләрендә бик каты тордылар. Әлбәттә, тал тоткан җирдән генә сынмый, шуны аңлап, хуҗалар сөйләшкән саен биш-ун меңләп кенә төштеләр, ләкин Зөфәр әйткәнгә якын да килмәделәр, Зөфәр исә башта ике йөз мең бирде, аннары акрынлап ике йөз илле меңгә менде, ә хуҗалар өч ярымнан бер карыш та төшмәс булдылар. Шулай итеп, килешер өчен ара бик ерак иде әле.
Ә көннәрнең берендә Гайсә карт, тыны бетеп, Зөфәргә яңа хәбәр алып килде: Себердән кайткан кемнәрдер йортка «ике дә сиксәнне биргәннәр», имеш. Карт моның дөреслегенә ант итеп ышандырды. Ул гына да түгел: «Ике дә сиксәнне биргәч, өчкә җиткерүләре көн кебек ачык, эш менә-менә очланырга тора!» – дип, бик нык кисәтеп әйтте… Хәзер инде Зөфәр йә чигенергә, йә күз йомып тәвәккәлләргә тиеш иде. Һәм мөмкин кадәр тизрәк.
Икенче көнне Зөфәр, алдан хәбәрләшү буенча, карчыкның улы военврач Ушаков Сергей Леонидович белән Хәмит дустының бүлмәсендә икәүдән-икәү генә очрашты. Бүтәннәр катнашыннан башка гына, күзгә-күз сөйләшеп, Зөфәр эшне, ниһаять, нәтиҗәле ахырына җиткерергә булды. Кара-каршы утырышкач, сүзне дә ул җитди, эшлекле төстә, әмма мөмкин кадәр гади, тәкәллефсез булырга тырышып башлады:
– Сергей Леонидович, биредә икәүдән-икәү генә очрашуның максатын сез дә, шаять, аңлыйсыздыр. Минемчә, безгә билгеле бер нәтиҗәгә килергә вакыттыр инде… Әйдәгез, чын джентльменнарча, ачык һәм туры гына сөйләшик.
– Рәхим итегез! – диде Ушаков салкын әдәп белән.
Өр-яңа кительдән, иңбашына ак укадан тар гына погоннар таккан бу төскә шактый чибәр, ләкин озынча ак чыраенда һәм соры салкын күзләрендә әллә нинди генә бер кырыс тәкәбберлек сизелеп торган яшь кеше үзен гаҗәп һавалы һәм бәйсез тотарга ярата иде. Гомумән, бу Ушаковлар дигән халыкка ни сәбәптәндер әнә шундый чамасыз горурлык, йомыклык һәм тискәрелек бик хас иде. Зөфәр баштарак, бу миңа карата гына шулайдыр инде, үзләренчә мине сәүдә күсесенә санап, кимсетеп карауларыдыр, дип борчылып азапланды. Хәзер исә ул моңа игътибар итеп тормаска булды.
– Минем саф дөресен генә беләсем килә, Сергей Леонидович, – диде Зөфәр, тавышын-ниен бер дә үзгәртмичә генә. – Әйтегез әле, йортыгыз өчен соңгы мәртәбә сезгә күпме бирделәр?
– Моның ни әһәмияте бар? Сез үз бәягезне бирегез, – диде Ушаков.
– Бар, Сергей Леонидович! Әгәр без ачык сөйләшсәк, нәтиҗәгә тизрәк ирешербез.
– Яхшы! – диде Ушаков, аз гына дәшми торганнан соң. – Безгә ике йөз сиксән меңне бирделәр.
Зөфәр, урындык аркасына авыша төшеп, бертын аңа туп-туры карап торды. Ул: «Дөресме бу?» – дип кайтарып сорарга теләмәде, ул мондый зур эштә Ушаковның гадел, туры булуына бер шиксез ышанырга теләде. Шулай яхшырак. Бигрәк тә хуҗаның әйткәне Гайсә карт китергән хәбәр белән бер булып чыкты. Шуны да исәпкә алып һәм үзе врач, үзе хәрби кешенең алдашу кебек түбәнлектән ерак торырга тиешлеген уйлап, Зөфәр, һич икеләнмичә, Ушаковка, ниһаять, әйтте:
– Рәхмәт, дөрес сүзегез өчен, Сергей Леонидович! Гәрчә сез әйткән бәһа гадәттән тыш зур булса да, мин ышанырга мәҗбүрмен… Инде рөхсәт итегез миңа да соңгы сүземне әйтергә: яшермим, йортыгыз миңа ошады, мин чын алу теләге белән карап-сатулашып йөрдем һәм менә хәзер арага килеп кергән икенче берәүләргә аның китеп баруын теләмәс идем. Кыскасы, Сергей Леонидович, сезгә актык сүзем шул: йортыгызга миннән төгәл өч йөз мең!.. Йә, ни дисез? Килештекме?
Ушаков акрын гына, ләкин ничектер икеләнебрәк башын селекте. Аның шушы икеләнүен сизеп калу Зөфәрне бераз өметләндереп җибәрде.
– Ягез, йә, хөрмәтле Сергей Леонидович, баш селкеп тормагыз. Ышаныгыз, миннән дә артыгын бирүче булмас сезгә… Килешик!
Ушаков тагын башын селекте:
– Юк, булмый!
Зөфәр, кашларын җыера төшеп, аңа карады:
– Ә ничек була соң?
– Без үзебезнекен әйттек, – диде Ушаков, – өч йөз илле меңнән төшмибез.
– Мин моны күптән ишеттем, – диде Зөфәр, авыз кырые белән генә елмаеп. – Мин сездән яңа сүз көтәм, Сергей Леони- дович!
– Бәя мәсьәләсендә нинди яңа сүз булырга мөмкин? Бәя һәрвакытта бер, тәгаен була ул.
Зөфәр, бу кешенең тискәрелегенә ачуы килә башласа да, тынычлыгын һәм йомшак мөгамәләсен сакларга тырышып, аңа таба иелә төште:
– Менә нәрсә, хөрмәтле Сергей Леонидович, хәтерегез калмасын, әмма сату-алу эшенең тәртипләрен мин сезгә караганда яхшырак беләм дип уйлыйм…
– Әлбәттә. Моңа мин ышанам! – диде Ушаков, ниндидер ямьсез кинаяне сиздергәндәй, башын чөя биреп.
– Юк, сез башта тыңлагыз әле… Һәрбер сату-алу эше билгеле бер килешүгә ирешү белән тәмамлана ул. Ә бу нәрсә сатучының гына түгел, алучының да теләгеннән тора. Шулай булгач, бәянең дә үзгәрмичә хәле юк. Тал да бит тоткан җирдән генә сынмый. Берәү арттыра, берәү төшә – бары шулай гына килешүгә ирешеп була. Йә, дөрес түгелме?
– Бәхәсләшмим, ихтимал, шулайдыр… Ләкин сез әйткән бу кагыйдә минем өчен закон түгел. Гафу итегез! Йортка без дүрт кеше хуҗа, бәя мәсьәләсендә үзара сөйләшеп куйган чигебез бар, төшәсен төштек, артыгы булмый!
– Димәк, сез, алдан билгеләп куйган шул «чик»кә җиткерсә- ләр генә, йортыгызны сатасыз инде, җиткермәсәләр – сатмыйсыз… Шулай аңларга кирәкме сезнең сүзегезне? – диде Зөфәр, хәйләкәр бер көлү белән Ушаковка туп-туры карап.
Ушаков көтелмәгән бу сораудан бераз аптырабрак калды. Аннары җавап таба алмагач, аптыравын яшерер өчен генә әйтеп куйды:
– Без сата алуыбызга ышанабыз.
– Ышанырга була… Ләкин шулай да сез өмет иткәнне бирмәсәләр нишлисез? Сатмыйсыз һәм Казаннан китмисез, шулаймы? Әгәр шулай икән, ул чагында сез хаклы – сөйләшеп, сатулашып торуның һич хаҗәте юк, йортыгызга үзегез генә хуҗа буласыз да каласыз.
– Ни өчен алай дисез?
– Ни өченме? Чөнки берәү дә сез көтеп яткан «чиккә» барып җитмәячәк. Юк, булмаячак ул!
Ниһаять, Зөфәрдә коммерсант усаллыгы һәм мәкерлеге уянды. Сүзләрен дә ул үзенең, һичшиксез, хаклы булуына ышангандай көлемсерәп кенә, әмма каты итеп, өзеп әйтә башлады. Шуның белән бергә, тыштан һаман да бик әдәпле булып калды. Дөресен әйтергә кирәк, болай сөйләшү тәҗрибәсез Ушаковка тәэсир итмичә калмады. Ничектер үзе дә сизмәстән, ул һавалы тискәрелеген һәм ныклыгын акрынлап кына җуя башлады. Шулай да әле аның һич бирешәсе килми иде:
– Сез бүтәннәр өчен сөйләмәгез, – диде ул, элекке кырыс тәкәбберлеген сакларга тырышып. – Бүтәннәр, бәлки, җиткереп кенә түгел, арттырып та бирерләр.
– Бирмәячәкләр! Менә ике кулымның берсен сайлап кисегез – бирмәячәкләр!.. Йортыгызның күренеп торган кырык-илле мең сумлык ремонты бар. Шулай булгач, нинди юләр аңа шулкадәр акча салсын, ди? Акчаны да бит түтәлдә үстермиләр… Аннары шуны да исегездә тотыгыз: сезнең йорт бер хуҗа өчен бик зур ул, ә ике хуҗага бүләрлек түгел. Менә шунлыктан карап йөрүчеләр күп булса да, тәвәккәлләп алырга торучы юк диярлек…
– Ник булмасын, бар.
– Кем? Теге Себердән кайткан кешеләрме? Ләкин алар да бит әле мин биргәнне бирергә тормыйлар.
– Алар бирәчәк…
– Их, Сергей Леонидович, гаҗәп беркатлы кеше икәнсез сез… Неужели аларның хәйләсен сизмисез, уйлап карагыз әле. Ни өчен алар ике йөз сиксән меңдә туктаганнар? Чөнки сезнең дә ташлама ясавыгызны көтәләр. Сез төшмичә торып, алар арттырмаячаклар. Ихтимал, алар да мин биргән өч йөз меңгә чаклы акрынлап менәрләр, ләкин бу аларның «түшәме» булачак. Егерме мең ул – сатулашыр өчен калдырган запаслары, бу минем өчен көн кебек ачык. Сез дә шуны бик яхшы белеп торыгыз.
Ушаков моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады. Ул ачык бер гаҗәпләнү һәм кызыксыну белән Зөфәргә карап тора башлады. Бу карашта ихтыярсыздан Зөфәрнең шундый оста, ышандырырлык итеп фикер йөртүенә соклану да чагыла иде кебек… Зөфәр үзе дә, моны яхшы сизеп, беркадәр вакыт дәшмичә, тыныч кына утырды. Аннары акрын, сабыр гына яңадан сүзгә кереште:
– Менә шулай, хөрмәтле Сергей Леонидович, аңлаштык шикелле, инде хәзер сүзне түгәрәкләсәк тә ярый торгандыр. Һәрхәлдә, мин әйтәсемне сезгә бик туры һәм ачык итеп әйттем… Ышаныгыз, максатым минем бернинди ялган-хәйләсез, иң гадел рәвештә сезнең белән килешү иде. Мөмкинме шундый килешү – хәзер бөтен эш сездән тора.
– Ни өчен миннән тора? – диде Ушаков, гаҗәпләнгән булып.
– Әйе, бары тик сездән тора, – диде Зөфәр катгый рәвештә. – Соңгы сүз сезнеке. Ташлама ясасагыз, без, ихтимал, килешә алырбыз. Кабатлап әйтәм, килешә алырбыз!.. Юк икән, без аерылышабыз, һәм яңадан очрашу-сөйләшүләр булмаячак. Тик сез шуны белегез: алам дип дәртләнеп торган кешене ычкындыру һәрвакыт үкенечкә була ул.
Ниһаять, Ушаков Зөфәрнең тимер кулын чынлап торып сизде: кара син, әдәпле, сабыр гына сөйләшкән булып, ничек рәхимсез рәвештә акрын гына кыса белә ул! Гаҗәп: кайдан килгән, нинди кеше соң бу?.. Ушаков хәтта кайчандыр әтисе сөйли торган борынгы хәйләкәр, астыртын купецларның нәкъ берсен ап-ачык күргәндәй булды. Ләкин безнең заманда кайдан гына мондый кеше килеп чыга, ничек итеп хәзерге шартларда яши ала ул, җитмәсә, менә ничә йөз мең акча түләп, аларның, бөтен шәһәргә билгеле Ушаковларның, йортын сатып алырга әзер тора?! Юк, чынлап та, әллә нәрсә бу! Сугыш үтте, кешеләр дүрт ел буена кан, үлем эчендә йөрделәр, ә менә монда, аның каршында, шуларның берсен дә күрмәгән тук, таза коммерсант утыра!
Ушаковта кинәт Зөфәргә карата ихтыярсыздан тирән нәфрәт-ачу күтәрелә башлады, ләкин ул бу тойгыны ничек тә басарга тырышты. Моменты андый түгел. Язмыш кушуы буенча, ул хәзерге минутта – йорт сатучы, ә бу кеше – сатып алучы, һәм сүз дә бик конкрет мөһим нәрсә турында бара. Димәк, шул хакта гына уйларга да кирәк. Ә ныклап уйлар өчен сәбәп җитәрлек. Беренчедән, Зөфәрнең көчле дәлилләре аңа шактый нык тәэсир итте, икенчедән, Зөфәр кебек килешергә бик теләп торучы, хәзергә аңардан да югарырак бәя бирүче, чынлап та, юк иде. Теге кешеләргә күпме ышанып торырга мөмкин, алардан өмет иткәнне ишетеп булырмы-юкмы – хәзергә әле караңгы, билгесез. Менә шуларның барысын да ул тиз генә уйлап алды. Нишләргә? Әллә форсаттан файдаланырга микән?
Ушаков Зөфәргә күтәрелеп карады һәм, аның тыныч кына, хәтта «ихтыярыгыз!» дигән төсле битараф бер кыяфәттә утыруын күргәч, ничектер үзеннән-үзе тәгаен карарга килде.
– Беләсезме, кем, иптәш Сабитов, – диде ул, Зөфәргә туры карамаска тырышып, – мин сезнең дәлилләрегезне игътибар белән тыңладым. Аларның кайберләрен исәпкә алырга була, ләкин кайберләре белән һич килешеп булмый. Мәсәлән, сез «йортка без сораган бәяне берәү дә бирмәс» дип ышандырырга тырыштыгыз. Мин моның белән килешә алмыйм, әлбәттә. Әгәр вакытым иркен булса, мин аны дүрт йөз меңнән дә кимгә сатмас идем, чөнки безнең йорт ул хакка гына торырлык. Ләкин, кызганычка каршы, бердән, минем вакытым чикле; икенчедән, сезнең бер дәлилегез белән килешмичә булдыра алмыйм: әйе, килешер өчен сатучы тарафыннан да бераз ташлама кирәк. Менә шуңа күрә генә мин, гәрчә туганнар ризалыгыннан башка булса да, бары сезнең белән килешергә теләп, беркадәр ташлама ясауны мөмкин дип саныйм. Кыскасы, минем соңгы сүзем шул: өч йөз утыз мең! Калганы – сезнең ихтыярыгыз!
Зөфәр җәелеп бер елмайды:
– Менә бу миңа ошый, Сергей Леонидович! Бу, – ичмасам, чын егетләрчә эш итү! Димәк, без килешә алабыз. Ләкин минем тагын бер кечкенә үтенечем бар: әйдәгез, гадел булсын өчен, без илле меңне нәкъ уртага бүлик. Сез егерме биш меңгә төшегез, мин егерме биш меңгә арттырам, һәм без кулларны сугабыз! Ышаныгыз, өч йөз егерме биш меңне биргәч, миңа тагын биш меңне өстәү берни түгел. Сез дә шулай ук әллә ни югалтмыйсыз. Кабатлап әйтәм: мин моны бары гаделлек өчен генә сорыйм! Килештекме? – Һәм ул йомшак ак кулын сузды.
Ушаков аз гына икеләнеп торды да тәвәккәлләп башын какты:
– Риза! – Һәм бармак очлары белән генә Зөфәрнең учына сугып алды.
…Нәкъ шул минутта бүлмә хуҗасы Хәмит кайтып керде. Ул, боларны каршы алгач та, юри сылтау табып чыгып киткән булган иде; инде менә Зөфәргә нәкъ кирәк чакта гына ишек артында көтеп кенә торгандай килде дә керде.
Керү белән, ул:
– Йә, ничек, килештегезме? – дип сорады.
– Килештек! – диде Зөфәр, җиңелчә генә бер сулап.
– Котлыйм, котлыйм, алайса! – диде Хәмит, кулларын уа-уа. – Бик әйбәт, бик изге эш эшләгәнсез! Хәере белән… Мондый чакта шампанский күтәрәләр шикелле. Ә, иптәш военврач?
Ушаков, бу елгыр кешенең кем икәнлеген тәгаен белмәгәнгә һәм аның кисәк кенә килеп керүен дә, ни өчен болай дәртләнеп шатлануын да аңлап җитмәгәнгә күрә, сагаеп кына җа- вап бирде:
– Белмим шул…
Зөфәр, моны сизеп, Хәмиткә сабыр итеп торырга кушты һәм Ушаковка мөрәҗәгать итте:
– Сергей Леонидович, безгә үзенең бүлмәсендә иркенләп сөйләшергә түбәнчелек белән рөхсәт иткән бу иптәш – Хәмит Нуриевич, минем бик якын дустым. Аңардан яшерен бер эшем дә юк… Сез дә, миңа ышанган шикелле үк, аңа һич икеләнмичә ышана аласыз.
– Яхшы, – дип кенә куйды Ушаков, баш кагып.
– Хәзер исә безгә, – дип сүзен дәвам итте Зөфәр, – менә хөрмәтле хуҗа алдында сөйләшүне тәмамларга кирәк булыр. Дөресрәге, безнең килешүне беркадәр рәсмиләштереп куярга кирәктер, дип уйлыйм. Сезнеңчә ничек?
– Минемчә дә шулай инде ул… Тик моның өчен нотариальный конторага барырга кирәк була торгандыр.
– Барырбыз, анысы качмас. Ләкин менә шушы сәгатьтә без, үзара гына булса да, килешүне беркетеп куярга тиешбез.
– Ничек итеп?
– Моны, гадәттә, задатка бирү-алу юлы белән эшлиләр. Димәк, мин дә сезгә задатка бирергә тиешмендер инде, шулай түгелме?
Ушаков иңбашын җыерды:
– Белмим, ихтыярыгыз. Әгәр сез алу-сатуны тиз арада нотариальный контора аша рәсмиләштерергә риза икәнсез, задатканы бирмәсәгез дә була. Мин сүземдә торачакмын.
– Моңа мин бик ышанам, – диде Зөфәр, кулын күкрәгенә куеп. – Ләкин сез дә минем тарафтан тыныч булып торсагыз иде, дим.
– Алайса, пожалуйста, мин каршы түгел, – диде Ушаков, саран гына елмаеп.
Зөфәр дә елмайган булды.
– Задатканы, гадәттә, саткан кеше үзе сорый торган иде, ә монда киресенчә килеп чыкты. Ну, зарар юк! Барыбер мин бирәсе акча ич ул!.. Ә хәзер, Сергей Леонидович, рәхим итеп расписка языгыз. – Зөфәр аның алдына блокнот битен ачып куйды һәм авторучкасын чыгарып сузды.
Ләкин Ушаков ручканы кулына алырга ашыкмады.
– Сабыр итегез, – диде ул, Зөфәргә туры гына карап. – Иң әүвәл мин сезнең белән бер нәрсәне ачыкларга тиешмен: алу-сатуны рәсмиләштерү һәм исәп-хисапны өзү кайчан булачак?
Зөфәр өчен бу иң четерекле мәсьәлә иде. Ул әле аны үзе дә хәл итеп куя алмаган иде. Дөрес, аның бүгеннән үк акчаны тулысынча түләп, эшне өзәргә кодрәтеннән килә, әмма… бер бик җитди мәсьәләне уйлап хәл итәсе бар. Нинди мәсьәлә ул – Зөфәр аны бары үзе генә белә, һичкемгә әйтергә ярамый торган түгел, ләкин уйлап хәл итәр өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә ул, сәбәбен әйтмичә генә, Ушаковтан өч атна мөддәт сорады. Ушаков моңа риза булмады.
– Юк, – диде ул, башын чайкап, – мин ул хәтле көтә алмыйм. Булмый. Мин монда вакытлы гына кеше.
Ахырда, сөйләшә торгач, унике көнлек вакыт билгеләделәр. Әгәр шул вакыт эчендә Зөфәр эшне өзмәсә, йорт хуҗасы Ушаков үзен килешүдән азат итеп санаячак һәм задатканы кире кайтарып бирәчәк.
Бу турыда сүзне шулай тәмамлагач кына, Ушаков, ниһаять, расписканы язарга булды. Ручканы кулына алгач: «Күпмегә?» – дип сорады ул; Зөфәр, аз гына уйланып: «Кырык меңгә языгыз!» – диде.
Ушаков расписка язган арада, Зөфәр чалбарының эчке ягына тегелгән кесәсеннән зур гына төргәк чыгарды. Ике кат пергамент кәгазьгә, аннары кара материягә төреп, сары шнур белән аркылыга һәм буйга әйбәтләп бәйләгән төргәкне чиште дә, гел бишәр йөзлекләрдән генә торган һәм унар-унар итеп бөкләнгән акчаның төгәл сигез кисәген санап, Ушаков алдына салды. Калган ике кисәген, яңадан төреп, шул ук кесәсенә тыгып куйды. Ушаков һәр кисәкне ашыкмыйча гына санап чыкты. Зөфәр белән Хәмит аның бу эшен бик игътибар белән карап тордылар; ахрысы, шуңардан военврачның бармаклары ара-тирә калтыранып та куйгалады, ләкин йөзе-чырае һаман да тыныч булып калды… Санап бетергәч, ул сигез кисәк акчаны, ике-өчкә бүлеп, төрле кесәсенә тыкты һәм бары шуннан соң гына язылган распискага имзасын салып, числосын, елын куйды.
…Эш төгәлләнде, торып кул кысыштылар, расписка Зөфәрнең эчке кесәсенә кереп урнашты, һәм килешүчеләр арасында ничектер кинәт кенә сүз дә бетеп китте. Гүя аларның һәркайсы хәзер генә үтәлгән эшнең нәтиҗәсе турында үзалдына эченнән генә нидер уйлана иде.
Хәер, бу тынып тору озакка бармады. Өлгер Хәмит шундук урыннан сикереп торды да, чын дәртләнү белән кычкырып:
– Ну, кадерле дуслар, – диде, – теләсәгез ни әйтегез, иллә мәгәр моның кебек зур эшне болай коры гына калдырырга ярамый. Юарга кирәк, обязательно юарга!
Тегеләр бер-берсенә карашып өлгергәнче, ул инде кечкенә буфеттан өстәлгә өч бокал алып куйды һәм… чынлап та, бер шешә шампанский чыгарды. Гаҗәп! Кайдан килгән бу дүрт ел буена күздән югалып торган көмеш башлы алтын эчемлек? Моны инде белсә бер Алла да Хәмит үзе генә белә торгандыр…
…Менә ул сул кулының өч бармагы белән (ике бармагы аның төптән үк юк иде) шешәнең муеныннан ипләп кенә тотты да, уң кулы белән җитез генә тимерчыбыгын сүтеп, бөкесен сак кына кузгата башлады. Кинәт бөке шартлап атылды, шешә авызыннан сузылып ак төтен чыкты, ә Хәмит тиз генә бокалны күбек белән тутырды. Аннары калган икесенә дә бер тамчысын да түкмичә тутырып салды.
– Ягез! – диде ул, бокалны тантаналы күтәреп… – Бу зур килешү ике якның да бәхетенә булсын!
– Рәхмәт. Шулай булсын! – диде Зөфәр акрын гына.
Чәкешеп эчтеләр. Ушаков, беренче кат дигәндәй, ачыграк елмаеп әйтеп куйды:
– Да-а! Казанга кайтып, шампанский эчәрмен дип, уема да китермәгән идем. Кайдан таптыгыз моны?
– Безнең Казанда табылмаган нәрсә юк, – диде Хәмит, горурлана биреп.
– Шулаймы? Ләкин мин монда сырец-аракыдан башка нәрсә күргәнем юк иде әле.
– Һи, иптәш военврач, эзли белергә кирәк, эзли белергә… Эзли белсәң, күгәрчен сөтен дә табып була.
Ул кунакларының бокалына тагын бер кат салып чыкты. Шуны аягүрә генә эчтеләр дә хуҗага рәхмәт әйттеләр. Ушаков фуражкасын алды. Зөфәр белән алар яңадан каты итеп кул кысыштылар.
– Хәзер инде сезнең килешүне шайтан үзе дә боза алмас! – диде Хәмит.
– Ни өчен? Шампанский белән юганга күрәме?
– Юк, сез көлмәгез әле, иптәш военварч! Хикмәт бер шампанскийда гына түгел, хотя аның да эшне беркетеп куя торган көче бар… Главное, сезнең килешү минем алда, минем фатиха белән булды. Ә мин фатиха биргән эш бервакытта да сүтелмәс ул!
– А-а, алай икән, моңа мин бик шатмын! – дигән булды Ушаков, башын ия төшеп.
– Шулай шул менә, иптәш военврач! – диде Хәмит тә аның көенә тәкәллефле горурлык белән һәм кунагын тышкы ишеккә чаклы озата чыкты.
Зөфәр тәрәзә каршына узды һәм, кулларын артка куеп, урамга карап тора башлады. Ләкин күзләре урамда булса да, уйлары һаман шул бер нәрсә тирәсендә сүлпән генә әйләнә иде. Әйе, менә ул, ниһаять, зур эш башкарды. Гаять зур эш! Әле кичәгенәк кенә бу хыял иде, ә бүген конкрет гамәлгә әверелде. Киләчәк язмышы өчен моның әһәмиятен хәзер генә күреп тә, аңлап та җиткерүе читен кебек. Бәхеткә, уңышка була күрсен!.. Ә шулай да ул, бик теләгән эшне үтәвенә карамастан, нигәдер үзендә чын канәгатьләнү тоймый әле. Киресенчә, әллә нинди менә җан бушлыгы, җан сүлпәнлеге тойган кебек… Гаҗәп. Үз гомерендә ул нинди тәвәккәл эшләр эшләмәде, әмма артыннан һәрвакыт зур канәгатьләнү, үз-үзенә ышану һәм җиңеләеп калу татый торган иде. Ә бүген менә шулар юк. Нидән соң бу болай, хәерсез?
Хәмит әйләнеп кергәч тә, ул тәрәзә каршында әнә шулай уйланып, иңбашларын салындырып, тын гына басып тора бирде. Хуҗа егет өстәлдән шешә белән бокалларны җыеп алды, урындыкларны стена буена күчерде, шуннан соң гына ул Зөфәргә төбәлеп бер карады да гаҗәпләнеп дәште:
– Син нәрсә, брат, канатларыңны салындырдың әле?
– Әллә тагын… Юк шикелле, – диде Зөфәр ялкау гына. – Просто арыдым бугай…
Ләкин Хәмит моңа ышанып бетмәде – дустының басып торышында ул бер арыганлык кына түгел, ничектер боегып калу да сизә иде. Шуңа күрә сорамыйча булдыра алмады:
– Үкенмисеңдер бит?
– Нәрсәгә?
– Нәрсәгә дип, менә хәзер генә эшләгән эшеңә?
– Нишләп үкеним, ди, юләр! Бала түгел лә мин!
Ул Хәмиткә йөзе белән борылды:
– Тик, беләсеңме, дускай, бу – шундый зур эш, мин сиңа әйтим, уйланмас җиреңнән уйланырга да, даже… борчылырга да туры килә. «Йорт» диләр аны!
– Беләм инде, беләм, конечно, шалаш түгел. Уйланырсың да, борчылырсың да, өч йөз егерме биш меңне чыгарып салгач… Тик син үкенә күрмә, дус кеше!.. Җенем сөйми үкенүне… Мин үзем берәр билгесез хатын янында кунып чыксам да үкенмим. Булган эш булган!
Зөфәр әллә ничек кенә бик ясалма итеп шаркылдап көлеп куйды:
– Ха-ха! Булган эш булган дисең, ә!.. Дөрес әйтәсең, чорт возьми, булган да беткән, чыгарган да җибәргән, чабуына ябышмаган! – Зөфәр бармак сырты белән күзен сөрткәләде дә тагын уйланып, аз гына тынып торды. – Ә монда, брат, эшнең башы гына әле, ахыры ни булып бетәр – билгесез. Бу сиңа кунып кына чыгу түгел, ә гомерлеккә кереп утыру… Хәер, гомерлеккәме?
– Зөфәр, мин сине аңламый башладым әле! – диде Хәмит, чынлап гаҗәпләнгәндәй, аңа әрсез, туры гына карап. – Син бит моңарчы тоткан җирдән өзә торган егет идең, нәрсә булды? Күңелең тартмыймы, куркасыңмы, акчаңны кызганасыңмы? Алайса, эш узмаган әле, тотасың да задаткаңны кире аласың, вәссәлам!
«Күңелең тартмыймы, куркасыңмы?» – Бу сүзләре белән Хәмит Зөфәрнең үзенә үзе дә икърар итәсе килмәгән шиген тотып алгандай булды. Ләкин Зөфәр күңеле төбендә кыймылдарга маташкан ул шикне, әлбәттә, һич сиздерергә теләмәде, юри батыраеп җавап бирергә ашыкты:
– Ялгышасың, дус кеше! Миңа берни дә булганы юк. Теләдем – алдым, кеше авызыннан тартып алдым. Алты бүлмәле, җимеш бакчалы йорт менә монда – минем куенымда хәзер! Нинди үкенү булырга мөмкин!
– Алайса, бик әйбәт, сүзем бетте, игелеген күр! Сиңа бит шул кирәк тә инде – йорт-җирле, чибәр кәләшле, бала-чагалы солидный тормыш! Менә ирешәсең…
– Ә сиңа кирәкмимени?
– Юк, миңа кирәкми. Мин бервакыт та өйләнмәячәкмен и йорт та алмаячакмын. Нигә ул богаулар миңа? Кайтып ятарга бер бүлмәм булса, миңа шул җиткән. Тик кесәмдә ике сберкенәгә йөрергә тиеш. Ике кенәгә – ике канат ул, менә шул чагында инде мин теге ни… ирекле кәккүк!
– Кәккүк! Шәп кәккүк, тик борын гына карчыганыкы…
– Теләсә кемнеке булсын, әмма ирекле кош ул!
– Ай-һай! Кычкыруына караганда, Ходай биргән «ирек»тән бер дә риза түгел шикелле… Юк инде, мулла Хәмит, мин кәккүк төсле бүтәннәр оясына күкәй салып йөрергә теләмим. Минем барысы да үземнеке булырга тиеш.
– Мин дә шуны әйтәм бит! Эш нидән тора? Ояң булды, ярың бар, тик әйдә…
– Кемне әйтәсең, нинди яр ул?
– Рәшидә соң?
– Ә син бит аны күргәнең юк.
– Һи, иптәш, мин шушы бүлмәмә килеп йөргән хатынны күрми тораммы соң?!
Зөфәр, кашларын җыерып, шактый сагаеп калды.
– Ләкин ул сине белми бит.
– Анысы неважно… Так вот, ояңа күрә нәкъ үзе, алтын күкәй салып бирерлек асыл кош Рәшидә ханым Сафина!.. Шулаймы әле?
– Рәшидә, Рәшидә! – Зөфәр авыр гына сулап куйды. – Кадерен белерме икән соң ул мин үргән ояның?
– Җүләр, сорап торасың тагын, җәннәт итәр ул синең ояңны… Миңа туры килсә иде шундый хатын! – диде Хәмит, тәмам әсәрләнеп.
– Ий-е! – дип сузды Зөфәр үзалдына гына. – Бик ансат кына этеп кертмәкче буласың син мине җәннәткә!
– Ә синең аяк терәп торасың килә инде, ә?
Зөфәр озак кына дәшми торды; Хәмиткә аның бик үк ачылып бетәсе килми иде, ләкин, бер сүз чыккач, дустына кайбер шиген азрак әйтәсе дә килә иде.
– Рәшидәне син белмисең, – диде ул, ниһаять, җитди генә. – Шуны онытма, ул – артистка, аның хыяллары бөтенләй башкада. Гаилә бәхетен аңардан көтүе читен, минемчә…
– Бәхет! Нинди бәхет турында хыялланасың син? Асравың шикелле буйсынып кына торса, чолгауларыңны юса, ел саен корсак үстереп йөрсә – шушымы синең өчен бәхет?
– Син алай бик упрощать итеп ташлама әле, егет! – диде Зөфәр кызыбрак. – Асрау алу турында түгел, ә хатын табу турында сүз бара, өйләнү турында!.. Ә хатын ул синең җаныңа да, тормышыңа да кереп утыра, бөтенесенә үзең кебек үк хуҗа булып ала, вәт нәрсә ул өйләнү! Җаныңны да, малыңны да дигәндәй белер-белмәс теләсә кемгә тапшырып булмый, иптәшкәй!.. Хәер, сиңамы соң, таз кәккүккә, өйләнүнең нәрсә икәнен аңлау!
Ләкин Хәмиттән болай кимсетеп-хурлап кына котылу мөмкин түгел иде. Бер усалланып китсә, ул да кызганып тора белми иде.
– Син – татар, просто татарлыгыңа барасың, – диде Хәмит нәфрәт белән. – Икенче берәү булса, бөтен нәрсәсен – җанын да, байлыгын да – Рәшидә кебек хатынның аягы астына салыр иде!
– Ихтимал! – дип кенә куйды Зөфәр һәм яңадан тәрәзәгә борылды. Аның инде бу сүзне тизрәк бетерәсе килә иде.
Ләкин Хәмит аның аркасына булса да үз сүзен әйтеп бетерергә ашыкты.
– Рәшидә дә бит байлыктан мәхрүм түгел. Причём акчага табылмый торганы… Ул синең токмач белән йокыдан башканы белмәгән тормышыңа шатлык, матурлык, җыр, музыка алып килер иде.
– Һәм син шуның бәрабәренә чолгауларыңны үзең юып, үзең аңа асрау булып торыр идеңме? – диде Зөфәр, көлгән булып, кирәкмәгәнне әйтеп ташлаганын шунда ук сизде, ләкин соң иде инде.
– Дурак син, Зөфәр, вот нәрсә! – диде Хәмит, кулын селтәп. – Канат юк синдә, масштаб юк. Үзеңнең шул коммерсияңдә катып калгансың, бүтән тормышны күрмисең дә, белмисең дә… Просто Рәшидәнең сукырлыгына гаҗәпләнәм.
– Шаярма, Рәшидә бер дә сукыр түгел ул.
– Шулай да сине яратамы?
– Нигә, мин яратмаслык кешемени?
Хәмит, ни әйтергә аптырагандай кулларын җәеп, иңбашын гына җыерды:
– Белмим инде, нәрсәң белән генә син аны әсир иткәнсеңдер?!
Зөфәр кинәт Хәмиткә таба борылды – аның йөзе агарган, күзләре эчке ярсудан зураеп киткән иде.
– Белмәсәң әйтим, алайса, – диде ул, буыла төшеп. – Мин үзем аны яраттым, өзелеп яраттым!.. Менә ни өчен Рәшидә миңа әсир булды, миңа мөкиббән китте… «Мәхәббәт» диләр моны!.. Һәм мин, теләсәм, Рәшидәне бүгеннән өемә җитәкләп китерә алам…
– Соң, шулай булгач, эт талаган юләр…
Ләкин Зөфәр Хәмиткә авыз ачарга ирек бирмәде, бу хакта сүзне шуның белән беткәнгә санап һәм тиз генә үзен кулга алып:
– Җитте, Хәмит! – диде. – Бүтән – ләм-мим! Вакыты ул түгел. Беләсең ич, минем башта хәзер нинди кайгы… Берьюлы ике куян артыннан чабып булмый!.. Тик синнән үтенеч шул: бу йорт мәсьәләсен берәүгә дә чишми тор. Аңлыйсыңмы, берәү дә белмәскә тиеш.
– Рәшидә дәме?
– Әйе, ул да…
– Кара, син аңардан куркасың да икән әле, – диде Хәмит, гаҗәпләнгән булып.
– Что значит куркасың? – диде Зөфәр, гасабиланып. – Мәсьәлә куркуда түгел, ә алдан ук дөнья шаулатасым килми, менә шул!.. Вакыты җиткәч, белергә тиешле кешеләргә үзем дә әйтермен. Только синнән чыкмасын, кара аны!
– Ярый, ярый! – диде Хәмит, ике кулын да селтәп. – Моңарчы бит әле серләреңне чишмәдем, янамасаң да була.
– Янамыйм, ә дусларча сорыйм!
– Булды инде, булды! Безнең кендекләр береккән икән, нишлисең, дусларча соравыңны да үтәрбез!
Зөфәр үтә сынап Хәмиткә бер карап торды да, сүз әйтмәстән кисәк кенә борылып, ишеккә атлады. Хәмит аптырабрак җилкәсен кашыды:
– Хуш дип тә әйтмисең, ә?
– Хуш, сау бул! – диде Зөфәр, ишектән чыгып беткәч кенә.
Менә шулай инде алар. Очрашкан саен ызгышып китмичә калмыйлар. Күп вакытта моңа Хәмитнең усал теле гаепле. Ләкин, үзе үк әйтмешли, аларның кендекләре, чынлап та, бик нык береккән. Сугыш вакытында күп эшләре бергә булды, бергә таптылар, бергә йоттылар… Шулай да Хәмит Зөфәр каршында күбрәк бурычлы. Сәүдә эшендә шактый түбән баскычта торганга күрә, ул Зөфәрнең ярдәменә һәрвакыт мохтаҗ булып килде. Зөфәр аның дуамал башын кайбер бәлаләрдән йолып алып калды, үз системасына кертмәсә дә, әйбәт кенә җирләргә дә урнаштырды, акчалата да ярдәм иткән чаклары булды. Менә шунлыктан Хәмит дуслык хакына үзен аңа буйсынырга, аның таләпләрен үтәргә мәҗбүр дип саный иде.
Ушаковлар белән килешеп, задаткасын биреп куйгач та, Зөфәр алдына гаять җитди бер мәсьәлә килеп басты: йортны кем исеменә яздырып алырга?.. Уйлап-уйлап та менә шуны хәл итә алганы юк әле. Һәм иң авыры – бу хакта ул ялгызы гына баш ватарга мәҗбүр. Эшләгән-йөргән җирләрендә дус-ишләре күп булса да, ул аларга бөтен серен дә ачып бетерергә җөрьәт итми, курка… Абыйсы әле фронттан кайтып җитмәгән, бердәнбер киңәшер кеше – әнисе карчык, ләкин моның кебек үтә катлаулы мәсьәләдә ул нәрсә генә әйтә ала? Ә мәсьәлә шундый ки, аны дөрес хәл итү белән киләчәк тормыш та, хәтта язмыш та бик нык бәйләнгән. Моны Зөфәр үзе генә аңлый, чөнки ул үзенең кем булуын, ничек итеп баюын бер генә минутка да исеннән чыгармый. Ул белеп тора: аның хәлендә ярты миллион сумлык йорт сатып алу, көне-сәгате белән дигәндәй, үзенә карата төрле сүз-шик тудыру булачак. Ә нигә кирәк бу, нигә шәһәр шаулатырга, нигә төрле кирәкмәс кешеләрнең (мәсәлән, Симаков кебекләрнең) шиген уятырга? Юк, мондый эштә җиде кат үлчәп, бер кат кисмичә һич тә ярамый. «Чукынган заман, – диде ул, эченнән ачынып, – курыкмыйча, яшеренмичә бер генә нәрсә дә эшләп булмый бит!»
Кыскасы, үзен шик астына, йортын куркыныч астына куймас өчен, ул вакытлыча булса да кемнеңдер артына посарга, кемнедер «хуҗа» итеп тотарга тиеш. Тик менә кемне? Аның иң якын, иң ышанычлы ике кешесе бар: әнисе һәм абыйсы. Менә шулардан ул кайсын сайларга белмичә аптырый. Мәсьәләнең җитдилеге һәм нечкәлеге шунда ки, аларның кайсысы беткәнче гадел булыр да Зөфәрне бердәнбер хуҗа һәм баш итеп таныр. Әйтик, абыйсы кайтып та өлгерсен, ди, ләкин Зөфәр аның белән уртак тел таба алырмы – әйтүе читен. Аннары ул риза булган тәкъдирдә дә, аңа ышанып бетәргә мөмкинме? Ул үзе дә бит мал дигәндә акны-караны аермый торган кеше – соңыннан йортыңа чынлап торып хуҗа булып алмасмы? Кайда гарантия? Туганлык һәм намус печатьле кәгазь түгел, судка күтәреп илтә алмассың!
Инде бер әни карчык кала. Аңардан да ышанычлы кеше булырга мөмкинме соң? Уйлап торасы да юк кебек, әмма шулай да Зөфәр уйлана һәм тәгаен бер карарга килә алмыйча йөди-азаплана. Бөтен мәсьәлә шунда ки, әнисенең Зөфәрдән башка тагын ике газиз баласы – солдаттан кайтачак улы белән үсмер кызы бар; үз исеменә яздырылган Зөфәр йортыннан менә шуларга да ул өлеш чыгарырга теләмәсме?
Зөфәр шулай төрле исәпләр белән баш ваткан арада, уйламаган, көтмәгән яктан дигәндәй, кызыклы гына хәлләр дә булып алды.
Ушаков белән сөйләшеп кайтканнан соң, икенче көнне үк аңа, ах-вах итеп, Гайсә карт килеп керде. Карт тау менгән ат шикелле бик кайнарланган иде:
– Карале, Зөфәр туган, сез тегеләр белән килешкәнсез икән ләбаса! – диде ул, утырыр-утырмас.
– Әйе шул, – диде Зөфәр, картның кыяфәтеннән һәм сүзеннән шактый гаҗәпләнеп. – Нигә? Әллә берәр хәл булдымы?
– Ә мин… мин? – диде карт, таягының башы белән күкрәгенә сугып… – Ничек итеп сез мине оныттыгыз, ә, миннән башка аны эшләдегез, ә?
Зөфәр тагы да ныграк гаҗәпләнә калды:
– Аңламыйм. Нигә, синнән башка эшләргә ярамый иде- мени?
– Мин бит посредник, аңлыйсызмы, посредник… Мин – сиңа йорт табып биргән кеше, тегеләрне сатарга, сине алырга димләгән кеше… Йә, мине читтә калдырып, сез ничек килешә алдыгыз?
Зөфәр картның ни өчен болай дулавын, ниһаять, аңлаган кебек булды.
– Карале, Гайсә абзый, – диде ул, тынычланып, – берәү- нең дә сине читтә калдырганы юк. Просто шулай килеп чыкты. Миңа йорт хуҗасы белән аулакта, икәүдән-икәү генә очрашырга кирәк иде. Монда үземә алып килергә теләмәдем, синең подвалыңа да илтеп булмый бит инде аны… Читтә сөйләшергә туры килде. Менә шул. Юкка кызасың, картым, алучы белән сатучы килешкән чакта, посредникның булуы бер дә шарт түгел бит.
– Нәрсә дидең? «Шарт түгел» дидеңме? Ничек ул алай? – Картның зәгыйфь күзләреннән, еламаса да, яшь ага башлады. – Мин, карт сөякләремне өстерәп, нәрсә өчен йөрдем соң? Мин үз хакымны алырга тиешме-түгелме? Син бит, Зөфәр, мондый эшнең тәртипләрен беләсең, йә, әйт!
Зөфәр аз гына көттереп җавап бирде:
– Әйе, сиңа йөрүең өчен бераз комиссионный тияргә тиеш… Алырсың.
– Алырсың! Әйтергә ансат! Кемнән, кайчан, күпме? Моны бит әнә шул килешү вакытында сөйләшеп куялар. Ә хәзер чыпчык куып йөр инде… Кайсыгыз бирә?
– Комиссионныйны, гадәттә, саткан кеше бирә, Гайсә абзый, үзең беләсең…
– Ә-ә, алай икән!.. Һе, Ушаковлардан теләнеп йөрергә кирәк икән!.. Ә алар, знать не знаем, әнә алган кеше түләсен, дип җибәрсәләр, ә?
– Җибәрмәсләр.
– Как җибәрмәсләр? Килешү юк, сөйләшү юк. Отказ, вәссәлам!.. Менә шуның өчен дә шул килешү вакытында посредник обязательно булырга тиеш. Кем күпме бирәчәк – шунда хәл ителә ул… Хәтта договорга аерым пункт итеп языла торган иде ул элек, беләсең килсә!.. Юк, Зөфәр Мөбарәкович, начар эшләдегез, ямьсез эшләдегез… Рәнҗеттегез мин гарип картны, рәнҗеттегез!.. Бит мин шушы сәләмәләремне өстемнән ташлый алмаммы дип, шул юеш, сасы подвалдан башымны алып чыга алмаммы дип йөргән булдым. Йа Хода! Мин дә бит заманында Ушаковларныкыннан да шәбрәк йортларда торган кеше… Шуны аңларга кирәк иде, һич югы…
Зөфәрнең йөзе бердән караңгыланып китте:
– Карале, Гайсә абзый, сине берәү дә рәнҗетергә уйламый. Ашыгып еларга тотынма әле… Җайларбыз. Үзем сөйләшермен.
Карт дәшә алмады, бары керле яулык белән битен-күзен генә сөртеп утырды. Зөфәр бераз көтеп сорап куйды:
– Син үзең соң күпме өмет иткән идең?
– Хәзер инде, эш узгач…
– Юк, шулай да?
Карт тагын кинәт батыраеп китте:
– Әйтим, алайса, миңа, Зөфәр Мөбарәкович, килешү бәясенең өч проценты тияргә тиеш… Күпмегә килештегез? Өч йөз егерме биш меңгәме? Менә шуннан үзең исәпләп чыгар!
Зөфәр, көлемсерәп, башын чайкап торды:
– Сиңа, Гайсә абзый, андый акчаны берәү дә бирмәс!..
– Бәддогадан курыкмасагыз бирмәссез! – диде карт һәм торып, ничектер бик бөкрәеп, саубуллашмыйча чыгып ук китте.
Зөфәрнең картка шактый ачуы килеп калды. «Җан көеге, синең генә кайгың иде монда!» – дип, эченнән сүгеп ташлады ул аны… Әмма шул ук вакытта ихтыярсыздан картны кызганып та куйды. Ничектер менә аның яшен генә агызып тавышсыз елавы, «рәнҗеттегез гарип картны, рәнҗеттегез» дип ачынып әйткән сүзләре, ниһаять, балаларча үпкәләп, олы гәүдәсен бөкрәйтеп чыгып китүе, вөҗдан шелтәсе сыман, гел күзе алдыннан китмичә торды. Шуның өстенә ул картның соңгы вакытта, гомумән, бик өшәнеп китүен, шуңа карамастан үзенчә һаман тырышып йөрүен һәм ни өчен, нәрсә өмет итеп йөрүен дә уйламыйча булдыра алмады. Болай да төрле шик-уйлардан борчылып, шомланып торган күңеле аның кеше каргышыннан, кеше бәддогасыннан, чынлап та, курка калды. «Юк, ярамас, язык булыр, картны бәхилләтергә кирәк!» – диде ул үз-үзенә, ниһаять.
Ләкин Гайсә карт җәнҗалын бик тиз арада икенче бер зур вакыйга күмеп китте. Хикмәт шунда: моннан ай ярым чамасы элек үк Зариф абзыйдан: «Безнең елларны җибәрә башладылар, иншалла, якын атналарда миңа да чират җитмәсме дигән өмиттә торам, сез дә бер Алладан шуны сорагыз!» – дип язган хаты килгән иде. Билгеле инде, аның кайтуын өйдәгеләр барысы да бик зарыгып, шатланып, борчылып көтәләр иде. Һәм менә нәкъ беренче августта Зөфәрнең күз күргән бер танышы килеп, аларга: «Зариф абзый Юдино станциясендә вагон саклап кайта алмыйча ята», – дип хәбәр итте. Бу гаҗәп сәер хәбәрне ишетү белән, Зөфәр, Сәкинә җиңгәсен ияртеп, шунда ук Юдинога китте. Барсалар, чынлап та, Зариф абзый ниндидер начальникның Германиядән немец җиһазлары төяп җибәргән вагоны белән Юдинога кайтып җиткән, ләкин зур станциянең бер тупигына эләгеп, шуннан ычкына алмыйча ята икән. Керләнеп-тузып, сакал-мыек басып беткән солдатны иң кырыйдагы юлларның берсеннән эзләп табалар һәм шатланышып, елашып күрешәләр. Ярый әле, Зөфәрнең, кая барса да, белешләре очрап тора – ул шулар ярдәмендә абыйсын, вагоны-ние белән тиз генә тупиктан чыгарып, Казанга алып кайта.
…Сугыш кырыннан мондый «азаплар» белән кайтып кергән Зариф солдат өендә нинди зур шатлык, нинди зур бәйрәм булганын әйтеп торасы да юк. Зөфәрне исә абыйсының аяклы-куллы, мал-мөлкәтле булып күзгә күренүеннән дә бигрәк, нәкъ менә кирәк чакта кайтып җитүе аеруча нык сөендерде. Хәзер инде алар, ике туган, бергәләп сөйләшә дә, киңәшә дә, кирәк икән, хәрәкәт тә итә алачаклар.
Ул абыйсына мунча кереп, ял итеп, хатыны, бала-чагалары белән сайрашып үткәрергә бер генә көн ирек бирде. Икенче көнне үк инде аны аулакка чакырып, алда торган зур эш хакында сүз кузгатты… Озак бикләнеп утырдылар алар. Өч ел буена фронтта, дөресрәге, тыловой частьларда, башын саклап калу хәсрәте белән йөргән, хәзер исә дөньяны кочагына җыеп алырдай булып кайткан Зариф акыллы энесенең ашыкмыйча гына, төпле итеп, шома итеп сөйләп биргән ниятен бик хуплап каршы алды, һәм үзе дә бу йорт мәсьәләсе белән бик кызыксынды. Бүгенгене иртәгәгә калдырмый торган кешеләр буларак, алар шул ук көнне йортны барып та карадылар. Баштанаяк гражданскийдан бик пөхтә киенеп барган Зариф (энесе аңа капитан Ушаков күзенә гади солдат булып күренергә киңәш бирмәде), бик эре генә кулларын артына куеп, башын кырын салып, йортның эчен-тышын җентекләп карап чыкты. Хуҗаларга берни сиздермәде ул, әмма урамга чыккач, Зөфәргә туп-туры әйтте:
– Шәп, бик шәп йорт тапкансың, Зөфәр туганым! Үзе таза, үзе чибәр, игелеккә язган дәүләт була күрсен! Зурлыгы да ике семьяга полный җитәрлек, урыны-җире дә бик матур, бик иркен, әлхасыйль1, килмәгән җире юк моның…
Ләкин йортның бәясе Зарифның котын ала язды:
– Атакай гынам, өч йөз егерме биш мең! – диде ул, шаккатып. – Бу бит… бу бит Пралумныйда магазин ачып җибәрерлек капитал! Китче, зинһар, бер йортка шулкадәр түлиләрме соң?!
Аның башта болай исе-акылы китүе бер дә гаҗәп түгел иде. Өч елдан артык армиядә буш ашап, буш эчеп йөргәнлектән, абзый кеше тылдагы чамаларны бераз онытып җибәргән иде. Хәер, аңа хәзерге мең сумның элекке йөз сумга да тормаганлыгын, ә яхшы йортларның бүгенге көндә биш-алты йөз меңнән дә кимгә табылмаганын төшендереп бирү Зөфәр өчен әллә ни авыр булмады.
Кыскасы, йорт килешенгән, задаткасы бирелгән – сүз ул хакта түгел хәзер. Сүз Зөфәр куйган мәсьәлә турында барырга тиеш: нишлибез? Ул, Зөфәр, үзе генә алсынмы йортны, әллә икәүләп алу хәерлерәк булырмы? Үзе генә алган тәкъдирдә йортны кем исеменә яздыру дөресрәк булыр?
Озак киңәштеләр алар. Зөфәр абыйсын акрынлап өлешкә керү ягына аударырга тырышты – ник дисәң, ул берәүне дә, бигрәк тә Зарифны семьясы белән, бары вывеска өчен генә өенең түренә бушлай кертеп утыртырга теләми иде. Зариф үзе дә, исәпли-уйлый торгач, өлешкә керү ягына таба ава башлады. Барыбер аңа да, иртәме-соңмы, йортлы булырга кирәк, ә моның кебеген әллә табып була, әллә юк. Җыеп алып кайткан төрле алтын-көмеш әйберләре, кием-салымнары, машина энәсе кебек вак-төяк нәрсәләре аңа шактый акча китерергә тиеш, хатын кулында сакланып ятканы да бар әле, һәрхәлдә, тәвәккәлләсә, көче җитәчәк. Җитмәсә, алар ике туган ич, килешә алырлар.
Шулай итеп, һәрьяклап сөйләшеп аңлашканнан соң, Зариф риза да булып беткән иде, ләкин нәкъ менә шул чакта һич уйламаган кеше кинәт кенә бөтен эшне бозды да куйды. Бу – Зарифның хатыны Сәкинә иде.
…Электән дә ишле семьяда үзен бик итагатьле итеп, юаш, сабыр гына тоткан, ә Зарифы кайткач, бәхетеннән майдай эреп-сөенеп, кемгә ничек кенә ярарга белмичә йөргән хатын, иренең ниятен белеп алгач, пәри алыштыргандай, ана поши кебек усалланды да китте. Зариф йорт алу турында беренче кат сүз ачкач та, ул, ничектер бердән ярсып: «Юк, бу эш булмас! – диде. – Мин моңа асла риза түгел, – диде. – Миңа алтын сараең да кирәкми, балаларым белән шушында калам, чыкмыйм», – диде… Аның кинәт болай ярсып, кырт кисеп әйткән сүзләре Зарифны бөтенләй таңга калдырды. Бу ни хикмәт, бу ни тамаша, нишләп әле бу койрыгы ишеккә кысылган мәчедәй котны алып күтәрелде дә бәрелде? Ләкин моның сере бик тиз ачылды. Баксаң, бичараның бөтен өмет иткәне, бөтен күңеле-җаны белән теләгәне – каенанасыннан, каенесеннән аерылып, ниһаять, үзләре генә бер гаилә булып яшәү икән. Һәрбер килен шикелле, ул да хадимәлектән котылу, үз башына үз ирке белән яшәү турында гел хыялланган икән… Һәм ул, бичара, үз хокукын яклар өчен усалланып каршы тору гына түгел, кичләрен йокларга яткач, иренең муенына сарылып елый-елый да һаман шул ук нәрсәне Зарифына тукыды: «Үзебез генә бер иркенләп торыйк инде, үз көнебез, үз рәхәтебез өчен генә бер торып карыйк инде… Кайчанга чаклы мин каенана көен көйләп, энеләреңә бил бөгеп яшәрмен? Килен генә булып торыр өчен, яшь чакларым үтте бит инде, үз балаларым җитеп килә, алар өчен торасым килә минем… мин дә кеше ләбаса!»
Зариф, аны тынычландырырга теләп: «Менә Алла бирсә, яңа йортка күчкәч, Зөфәр үзе дә өйләнер, синең өстән эш-мәшәкать төшәр, карт килен булып, командовать итеп кенә торырсың!» – дип тә карады. Ләкин Сәкинә моның кебек юатып маташуларны ишетергә дә теләмәде. «Һи, сөйлисең тагы! – диде ул, ачынып. – Зөфәрне мин белмиммени? Зөфәр – аксөяк бит ул, аның үзен карарга бер кеше кирәк. Аннары, үзеңә генә әйтим, аның әртискәсе бар дип сөйлиләр, өеңә шул әртискәсен китерсә нишләрсең? Тагын шуның асравы булыргамы? Юк, җаным, булмый, булмый, кыстама мине, рәнҗетмә! Бөтенесенә хезмәтче булырга теләмим мин, җитәр, көчләмә, риза-бәхил түгелмен!»
Шулай ялварды, шулай куркытты ирен Сәкинә… Абзый кеше бик нык уйга калды. Дөрес, баштарак ул, ир-хуҗа буларак ачуланып-боерып кына, хатынын сындырмакчы булып карады, ләкин Сәкинә сыну түгел, отыры ныграк каршы торды. Болай эш чыкмагач, яхшылык белән күндерергә тырышып карады, ләкин Сәкинәгә бу да һич тәэсир итмәде. Хәер, дөресен генә әйткәндә, Зариф Сәкинәнең йөрәгеннән чыккан сүзләренә каршы торырлык үз дәлилләрен китерә дә алмады. «Хак сүзгә җавап юк» дип белмичә әйтмәгәннәр, күрәсең! Шуның өстенә яңа кайтып кушылган чагы да булгач, яңа хатын кадерле, тансык иде, кызганмыйча һәм хисаплашмыйча мөмкин түгел иде, кыскасы, абзыебыз, акрынлап йомшара-йомшара, ахыр чиктә хатынының таләбенә буйсынырга мәҗбүр булды.
Соңрак, өйдәгеләр бу хәлне белеп алгач, бик аптырашып калдылар. Әниләре Таибә абыстай килененең, иренә баш бөкмичә, шундый зур эшкә аяк чалуын һич аңларга да, кичерергә дә теләмәде. Ачуланып-каргап та, сыкранып-рәнҗеп тә ул киленен ничек кенә битәрләмәде: ир хакын санламауның бик зур гөнаһ булуын да әйтте, бәддога белән дә куркытты, кешеләрдән оялырга да өндәп карады, үлгәндә бәхиллегемне бирмәм, дип тә какшатырга тырышты, ләкин боларның берсе дә Сәкинәгә тәэсир итмәде. Ул үз сүзендә таш кебек какшамас булып калды.
Тик Зөфәр генә, җиңгәсенең каршы килүенә бик кәефе кырылса да, бу бәхәс-низагына тыгылуны кирәк тапмады. Җиңгәсе белән аның арасы алай бик җылы да, бик салкын да түгел иде, гомумән, ул аңа сүзсез-нисез бер мәхлук итеп югарыдан карарга өйрәнгән иде, һәм менә шул йомыкый гына хатынның кинәт үз хокукын мондый батырлык белән яклавы аны чынлап торып гаҗәпләндерде һәм борчуга салды. Ул сизде: өч бала анасын елата-елата, муенчаклап дигәндәй, яңа йортка өстерәп илтү хәерлегә булмаячак, әлбәттә. Шуңа күрә ул бәхәскә тыгылмады, абыйсын котыртып маташмады, уйлап торды да кулын гына селтәде.
Ахырда, тагын бер кат уйлашып киңәшкәннән соң, йортны Таибә абыстай исеменә алырга булдылар. Карчыкның фани дөнья белән артык алыш-биреше юк, билгесез һәм гөнаһсыз бер кеше, бәс, шулай булгач, төрле гайбәт-сүзләрдән, хәтәр-хәвефләрдән курыкмаска да мөмкин. Эш юридик яктан ныгытылгач, кешеләр теләсә ни сөйләсеннәр, тик законга сыйсын!
Шундый карарга килгәч тә, Зөфәр әнисе алдына үзенең таләбен куйды. Ягъни йортны алу белән бер үк вакытта Таибә абыстай үзенең васыятьнамәсен язып, улы Зөфәрне йортка бердәнбер тулы хуҗа итеп калдырырга тиеш… Карчык, әлбәттә, моны аңлый иде, моңа риза булырга тиешлеген белә иде, тик улының яңа йортка барып кермәс борын ук васыятьнамә язарга ашыктыруы аңа бер дә ошамады. Бик хәтере калып, хәтта рәнҗеп, ул Зөфәргә: «Нигә, син мине тизрәк кабергә илтеп тыкмакчы буласыңмыни? – диде. – Ашыкма, вакыты җиткәч, үзем дә Ходай каршына китәрмен. Ә син иң әүвәл эшеңне бетер, өеңә күч, аннан соң да васыятемне алырга өлгерерсең. Миңа ышана торгансыңдыр бит?»
Ләкин Зөфәр әнисенең бу сүзләрен колагына да эләргә теләмәде. Барысының да дәгъвасын тыңлау аны, ниһаять, туйдырып бетерде. Җитәр! Болай да күп чигенде. Ә бу мәсьәләдә инде ул бер карыш та чигенмәячәк. «Мал – бәгырь ите» диләр!.. Һәм ул, бәхәскә кереп тормыйча, әнисе исеменнән васыятьнамәне бер таныш юристыннан яздырып алды да китереп, карчык алдына салды. «Әни, мин сиңа яңадан йөз ел гомер телим, – диде ул салкын, тыныч кына, – әмма шушы кәгазьгә кулыңны куясың!.. Шунсыз – йорт юк!» Таибә абыстай, беравык ни әйтергә дә белмичә, улына шаккатып карап торды, аннары Зөфәр сузган каләмне, бисмилла әйтеп, калтыранган кулына алды.
…Менә Ушаковлар белән вәгъдәләшкән көн дә килеп җитте. Инде бөтен эш тә хәл ителгән иде, кирәкле документлар барысы да әзерләнгән иде, һәм Зөфәр вәгъдәләшкән көннең кичендә бер чемодан акча күтәреп, Хәмит дусты белән абыйсын ияртеп, Ушаковларга барды да шаһитлар алдында алар белән исәп-хисапны өзеп кайтты.
Ниһаять, күптәнге хыялына иреште шикелле ул… Зинин урамындагы таза, матур, бакчалы йорт аныкы хәзер!
Сентябрь башында Ушаковлар кырык ел торган өйләреннән чыгып киттеләр… Инде яңа хуҗалар килеп керергә тиеш… Йорт – җансыз нәрсә, ул, дәшми, берни дә дәшми, җиргә үскәндәй тик кенә һәм тын гына тора… Әмма бөтенләй үк җансыз микән ул?
Менә иске хуҗалар чыгып китүгә, өч таза хатын килделәр дә Ушаковлардан утырып калган гомерлек тузанны себереп чыгардылар, каты киндер белән бусага-баскычларына хәтле әйбәтләп юдылар, ишек-тәрәзәләрен ачып, бөтен бүлмәләрен җилләтеп киптерделәр. Ә икенче көнне Таибә абыстай, иртә таңнан торып, урамда кеше-кара очраганчы, буш өйгә бербөтен икмәк белән бер чирек сөт китереп куйды. Аннары Камәретдин мулланы чакыртып, өйнең түрендә Коръән укытты. Шуннан соң гына Зөфәр (ул мулланың күзенә күренмәде дә) ике атта йорт әйберләрен ташыта башлады.
…Күченү ярты көндә тәмам булды, кичкә табан булышкан кешеләр дә, Зариф белән Сәкинә дә, ашап эчкәннән соң, үзләренә кайтып киттеләр, һәм ялан кадәр өйдә Зөфәр дә Таибә абыстай һәм Хөршид кенә торып калдылар. Бер кич кундылар, ике кич, өч кич кундылар һәм акрынлап яңа урында торып киттеләр… Ләкин шуны әйтергә кирәк: башта алар бик сәер хәл кичерделәр… Алты бүлмәгә өч кеше, ә китергән җиһазлары бер залны тутырырга да җитмәде. Шуңадыр, ахры, беренче көннән үк аларны ниндидер бер ят, өнсез, әмма колагын салып торган авыр бушлык чорнап алды. Моңа ияләшүе бик читен иде. Хәтта алар вакыт-вакыт бер-берсен югалталар иде. Таибә абыстай еш кына: «Хөршид, кайда син?» – дип, бүлмәдән бүлмәгә кыштыр-кыштыр кызын эзләп йөри, ә Зөфәр исә өй эче аеруча тынып калган чакларда: «Болар нишлиләр икән?» – дип, әнисе белән сеңлесен күрер өчен, үз бүлмәсеннән әле кухняга, әле аш бүлмәсенә чыгып карый иде… Шактый гына вакытлар шулай яңа урынга ялгыш килеп эләккән кешеләр төсле җайлаша һәм ияләшә алмыйча йөдәделәр. Гүя менә Ушаковлар өе яңа хуҗаларны юри танырга теләми кебек иде.
Өчесе дә өйдә чакта әле бу ят, өнсез бушлыкка артык игътибар итмәскә дә мөмкин иде, әмма инде Таибә абыстай үзе генә торып калган чакларда аңа бик тә авыр була торган иде. Һәр көнне иртән иртүк Зөфәр, парадный ишектән чыгып, салмак кына атлап эшенә китеп бара. Аннары бераздан пөхтә генә киенгән унөч-ундүрт яшьлек арык кына кыз Хөршид шул ук ишектән чыга да, кечкенә портфелен селкә-селкә, мәктәпкә йөгерә… Аның артыннан ишекнең келәсе шалтырап бикләнә, һәм зур буш өйдә биш-алты сәгать буена Таибә абыстай япа-ялгыз гына торып кала… Килгән кеше юк, киткән кеше юк, күршеләрдән берәү дә аяк атлап керми, җитмәсә, урамы да тып-тын, әллә нидә бер генә кеше-кара узып китә – шуңадыр инде өй эчтән генә түгел, тыштан да ничектер үлек, ташландык булып күренә иде. Таибә абыстай күбрәк үзенең бүлмәсендә, сандык өстендә аякларын бөкләп, тәсбих тартып утыра. Ул куркак хатын түгел, өрәк, өй иясе кебек нәрсәләрнең булуына ышанып та бетми, гомумән, юк-бар нәрсәләр турында уйламаска тырыша, әмма шулай да шомлана, шомланмыйча булдыра алмый… Зур өйнең әле бер башыннан, әле икенче башыннан ниндидер кыштырдау, ниндидер сәер өн ишетелгән кебек була яки аргы бүлмәләрнең берәрсендә кемдер йөргән шикелле тоела – карчыкның йөрәгенә әкрен генә салкын үрмәли, аркасы буйлап әледән-әле кымырҗу йөгереп уза, һәм ул, кузгалырга, төшәргә куркып, эченнән бөтен белгән догаларын кабатлап, сандыгы өстендә утыра да утыра…
Әлбәттә, мондый хәл озакка барырга тиеш түгел иде. Моңа Зөфәр дә бик борчыла иде. Бигрәк тә ул көн буена җан әсәре барлыгын сиздермәгән өйгә жуликлар кереп, карчыкны чүкеп чыга күрмәсеннәр дип курка иде. Моның кебек эшләр шәһәрдә ара-тирә ишетелгәләп тора, Алла сакласын, уйламаган җирдән әллә ни булып куюы бар… Шуңа күрә карчык янына иптәшкә тизрәк берәр кеше табарга кирәк иде. Кыскасы, озак та үтми, Сәкинә ярдәмендә Яңа бистәдән олы гына яшьтәге бер хатынны Таибә абыстай янына табып китерделәр… Ләкин бу – вакытлы чара, Таибә абыстай моңа гына һич канәгать түгел, аның күптән уйлап йөргән бик җитди үз исәбе бар иде әле…
Көзге салкын явымлы кичләрнең берсендә ул, намазлыктан гына торып (бу өйгә күчкәч, абыстай нигәдер бик диндар булып киткән иде), улы Зөфәр янына кереп утырды. Ниндидер кәгазьләр актарып утырган Зөфәр әнисенә сәерсенеп кенә карап алды; ак батист яулыгын ияк астыннан китереп бәйләгән карчыкның йөзендә зур сүзгә керешер алдыннан гына була торган басынкы-сабыр, җитди бер чырай иде. Күлмәгенең озын, киң җиңнәрен тарткалап, бераз дәшми торганнан соң, ул акрын гына сорап куйды:
– Мин синең эшеңне бүлмимме?
– Юк, әни, юк, – диде Зөфәр, тыңларга әзер торуын аңлатып.
– Алайса, минем сиңа сүзем бар иде.
– Сөйлә, әни, сөйлә! – Зөфәр кәгазьләрен бер читкәрәк этәрде дә әнисенә борыла төште.
Таибә абыстай әүвәл бер кулын өстәлгә салды, аннары алдына карап кына сүзен башлады:
– Ни әйтәсемне, улым, үзең дә сизенә торгансыңдыр инде… Беренче кузгатуым гына түгел, моңарчы да әйтә килдем, хәзер инде, шаять, Алладан вакыт җиткәндер…
Зөфәр, дөрестән дә, сүзнең нәрсә турында баруын сизеп алды, ләкин шулай да бераз гаҗәпләнә төшеп, юри сораган булды:
– Сүз ни турыда соң, әни, нәрсәгә вакыт җиткәндер дисең?
– Соң инде, белгән өстенә сорамасаң… – диде карчык, үпкәләгән сыманрак итеп, аннары туп-туры гына әйтте дә бирде: – Өйләнергә вакыт, дим, өйләнергә!.. Кайчанга кадәр сузмакчы буласың? Ярамый бит болай, Аллага шөкер, ир уртасы булып җиттең бит инде… Һәр җимешнең үз вакыты дигәндәй, моның да бит бер чиге булырга тиеш ләбаса! Кызлар гына утырып кала дип уйлама. Егет кеше дә, вакытын бер уздырып җибәрсә, ямен-кызыгын югалта…
– Анысы шулайдыр да бит, әни, – диде Зөфәр, маңгаен ышкып, – ләкин һәр эшнең үз җае бар ич! Әле кайчан гына, күпме акча салып, шушы йортны алдык… Өсте-өстенә булмый бит. Азрак баш-күз алыйк, хәл җыйыйк, аннары инде бу хакта да уйлашырбыз.
– Уйлашырбыз! Ходаем, әле һаман уйламакчы гына буласың икән!.. Юк инде, Зөфәр улым, уйланудан эшкә күчәргә вакыт җитте, бик җитте… Моңарчы болай да әле сугыш бетсен, әле нигезебез булсын дип, төрле сылтау белән сузып килдең. Хәзер эш нидән тора? Менә, игелеген күрергә насыйп итсен, гомерлек нигезгә хуҗа булдың. Инде шушы нигездә әйбәтләп оя үрергә кирәктер ләбаса, ата-бабадан калган йола ич ул!.. Югыйсә үзең ятим, өең ятим, караучың юк, хезмәтчең юк, йә, нигә ярый бу?.. Ничек асрарсың син бу йортны?.. Аннары минем хәлемә дә керергә тиешсең син. Күпмегә чаклы бу казарма хәтле өйдә мин ялгыз башым каңгырап утырырмын…
– Әни, син хәзер ялгыз утырмыйсың ич, әнә үзеңә иптәшкә Мәймүнә апаны китердек.
– Мәймүнә!.. Мәймүнә кем ул хәтле миңа! Бүген бар, иртәгә юк дигәндәй, аңа исәп тотып булмый бит. Сиңа – хатын, безгә килен кирәк монда. Сине тизрәк өйләндерү турында сүз бара, аңлыйсыңмы шуны?
– Аңлыйм, әни, аңлыйм!
– Аңласаң шул!.. Чарасына керешик. Әгәр үзеңнең күздә тоткан кешең булмаса, без табышып бирербез. Кызларга кытлык заманы түгел, менә дигән җирдән берәр яхшы ата-ананың инсафлы баласын бик җиңел табарбыз, Аллаһы бирсә! Тик эш сиңа гына терәлеп калмасын… Әйткәнемне тыңла, улым, тыңла!
Зөфәр, маңгаена таянып, шактый гына вакыт уйланып утырды. Бу кузгатылган мәсьәлә турында аның бик тирән яктан үз теләге, үз фикерләре булса да, хәзергә әнисе белән бәхәскә керүне ул кирәк тапмады. Тирән генә бер сулап куйды да, ниһаять, әнисенә йомшак кына болай диде:
– Әни, әйткәннәреңнең барысы белән дә килешәм, каршы килмим… әйе, миңа өйләнергә кирәк. Әмма ләкин бу – минем өчен гаять җитди мәсьәлә, хәзер генә өзеп тәгаен сүз әйтүе бик читен… Шуңа күрә син миңа уйланырга вакыт бир, уйлыйм әле мин, аннары бер җай белән үзем сиңа соңгы сүземне әйтермен. Шулай килештекме?
Таибә абыстай бик үк канәгать булып бетмәсә дә килешмичә булдыра алмады. Шулай да ул, торып чыгар алдыннан, сукраныбрак әйтмичә түзмәде:
– Һай, артык нечкәлисең, улым! Өйләнү кебек эштә бераз күзне йомыбрак тәвәккәлләү дә кайчак хәерлегә була ул! Үзең генә очына чыга алмасаң, Аллага тапшырырга кирәк. Ярый…
Әйе, әгәр дә ул, Зөфәр, күзен йомып тәвәккәлли алса, яраткан кешесе күптән аның янында булыр иде инде. Әмма… күзне йомып та, тәвәккәлләп тә булмый шул! Хәтәр, рискованно!.. Ихтимал, Рәшидә кебек якты, нәфис хатынны ул бүтән таба да алмас. Әгәр аңа өйләнә калса, теге иблис Хәмит әйтмешли, сылу артистка үзе белән бу йортка шатлык, җыр, музыка алып килер иде. Аның үзе кебек уен-көлке, җыр-музыка яратучы ваемсыз артист халкы өеңә килеп тулыр иде. Көн дә кәеф-сафа китәр иде. Табып, китереп, сыйлап кына өлгерт!.. Йә, шулмы ул хыял иткән тормыш? Нәрсә белән бетәр иде моның ахыры?..
Ярый, алай ук булмасын да, ди. Хәзер заманы да, кешеләре дә бөтенләй башка. Рәшидә үзе дә – андый җиңел тормышка өйрәнмәгән, нужа әчесен шактый күп эчкән хатын… Ир җилкәсенә салынып, курчак булып, эшсез, рәхәттә генә яшәргә теләмәвен кат-кат әйткәне дә бар. Башы-күзе шул сәхнәсе, уены, җыры белән томаланып беткән. Кыскасы, җилкәңә менеп атлана торган хатыннардан булмаячак.
Ләкин, икенче яктан, аның әнә шулай үз дигәнчә яшәргә, бәйсез булырга омтылуы куркыта. Ышанып, яныңа алырсың, тормышыңа кертерсең, ә ул сине аңламас, син дигәнчә яшәргә риза булмас. Һәрхәлдә, синең хөкемеңә буйсынып, синең теләкләрең белән килешеп, итагатьле хатын булып кына торуны аңардан көтүе читен, бик читен… Үзенә күрә түгел, ниндидер гаделлек, тигезлек сөюче ярлы бер тәкәббер бит ул!
Юк, яратам дип, аңа башны бәйләү шактый рискованный эш булыр иде. Җитмәсә, кешедән калган хатын бит әле ул. Бик эчне тырный торган күңелсез нәрсә бит монысы да… Инде, күзне йомып ала башласаң, әнисе дә, барлык туганнары да мондый хәл белән һич килешергә теләмәячәкләр, теш-тырнаклары белән каршы торачаклар.
Димәк, Рәшидәгә исәп тотарга ярамый. Өйләнер өчен бүтәнне эзләргә кирәк булачак. Күптән инде аның бу мәсьәләдә хыял иткән, ягъни үзенә һәрьяктан да кулай булырлык яшь, чибәр кыз табу теләге бар иде – менә шуңа ирешергә кирәк. Ә моның өчен ул иң элек Рәшидә белән ике араны ничектер җайлап кына, авырттырмыйча гына өзәргә тиеш. Ләкин ничек итеп?.. Рәшидә бит ул!.. Ничек итеп?..
Яңа йортта Сабитовларга күңелсезрәк, бушрак булса да, ниһаять, беренче озын кыш та үтеп китте. Яз килде. Тыныч, хәвефсез яз иде инде бу… Халык, арба басып киткән түмгәкне яңадан өяргә керешкән кырмыска күчедәй мәш килеп, үзенең илен-көнен торгызырга, рәткә кертергә тотынды. Зөфәр дә тормышка аеруча бер сусау һәм дәрт тоеп, яңа нигезен үзе теләгәнчә әйбәтләп, матур, нык итеп кору уе белән яна башлады. Иң элек ул, кар китеп, җир кипкәч тә, йорт-җирен төзәтү, тәртипкә китерү эшенә кереште. Башта ике оста яллап, капка-коймасын өр-яңадан эшләтте; койма буй җитмәслек биек, капка бик таза булып чыкты. Сабитовларның эчке дөньясын хәзер берәр ярыктан сыңар күз белән дә карау мөмкин түгел иде. Аннары малярлар китертеп, капка-коймасын сарыга, өй түбәсен яшелгә буятып җибәрде. Йорт бердән яктырып, матурланып китте. Зөфәр эшкә барышлый да, кайтышлый да ихтыярсыздан тукталып, сөенеп-сокланып карап торудан тыела алмый иде – аның йорты бөтен урамына ямь биреп тора хәзер!..
Ихтимал, күрше-тирәне һәм үткән-сүткәннәрне, йортның матурлыгыннан да бигрәк, «Моның хуҗасы кем, кайдан таба ул барысын да?» дигән сорау кызыксындырадыр. Ләкин бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк монда: дәүләт заводы һәм аның меңләгән эшчеләрен тәэмин итәргә тиешле ОРСы, сугыш китергән бөлгенлеккә карамастан, бик бай иде әле. Андый байлыктан бер тәэминатчының, әйтик, түбәсен буярлык кына олиф белән буяу табу ни тора ул?! Диңгездән бер тамчы гына!
Бер үк вакытта Зөфәр каяндыр бер бакчачы карт табып китерде дә шуңа җимеш бакчасын рәткә кертергә кушты. Мулла кыяфәтле, чиста, йомры гына карт башта бакчаның түренә хәтле узып, игътибар белән бөтенесен бер карап чыкты; чыккач, кулларын артка куеп: «Ай-һай, тәмам хәшәрәтләр оясына әверелгән икән бу!» – дип, башын селкеп торды; бары шуннан соң гына бишмәтен салып, җиңен сызганып һәм саплы пычкы, кәкре пәке белән коралланып эшкә тотынды. Һәр агачка ул ни өчендер «мәхлугым» дип дәшә иде, нидер сөйләнә-сөйләнә аны әйләнеп карап чыга иде, шуннан соң һич кызганмыйча «мәхлук»ны ботарларга тотына иде. Бер-ике көн эчендә карт кисеп ташлаган ботаклардан рәшәткә буенда зур бер өем хасил булды. Зөфәр баштарак, бу мөселман бакчаны утынга кисеп бетерә бит, дип, чынлап курка калды. Ләкин иртәрәк борчылган икән, картның ботарлавыннан соң, һәр агач, һәр куак җыйнакланып, бер-берсеннән аерылып, бөтен бакча эче иркенәеп, яктырып китте. Карт, кечкенә ак сакалын кәкре бармаклары белән астан өскә тараштырып, Зөфәргә әйтте: «Менә, кем, Зөфәр туган, бакчаңда хәзер җил дә йөрер, кояш та күп, җимеш тә мул булыр, Алла насыйп итсә!» – диде һәм тагын агачларны ничек карарга, кайчан ашларга, кайчан сугарырга кирәклеген әйткәләп төшендерде дә, шуның белән эшен беткәнгә санап, тиешле акчасын алып китеп тә барды.
Зөфәр, билгеле, өенең эчен дә җиһазларга онытмады. Шәп-шәрә алты бүлмәне тутырырга күп кирәк иде әле, шулай да комиссионный магазиннардан төрле мебель алгалап, аннары Гайсә карт аша да кайбер нәрсәләр тапкалап, өен төрле иштәге җиһазлар белән бераз тутырды. Әлбәттә, Зөфәр күреп тора: бу әле зәвыклы, культуралы итеп җиһазлау түгел, өе аның антиквар кибетенә охшабрак китте, ләкин хәзергә башка чара юк, заманасына күрә ярап торыр, диде.
Таибә абыстай улының берьюлы бу хәтле эшләр актарып ташлавына эченнән генә бик сөенеп йөри иде. Ул моны егетнең, ниһаять, өйләнергә җыенуыдыр инде дип, үзенчә яхшыга юрады. Тик менә улының күздә тоткан берәр кызы бармы-юкмы, булмаса – кайдан, кемне табарга – шушы хакта борчылып уйлана иде. Бу турыда ул зур улы Зарифка да сүз салып куйды. Таибә абыстай фикеренчә, мондый йортка ни җитте кызны гына җитәкләп китерергә ярамый, тапкач-тапкач, яхшы нәселдән, мал кадерен белердәй тырыш, уңган, инсафлы кыз табарга кирәк.
Зөфәр үзе өйләнү мәсьәләсендә тәгаен бер фикергә килмәгән иде әле, шулай да вакыт җиткәнлеген сизә иде инде. Менә күпме эшләр башкарды, күпме акча тотты, йорты эчтән дә, тыштан да әнә ничек матурланды, әмма шуңа карамастан Зөфәр чын канәгатьләнү тоя алмый, чөнки аңа һаман нидер җитми кебек, йорты да элеккечә һаман буш, җансыз кебек иде. Күрәсең, бу зур йортка җан өрер өчен, бу йортта чын тормыш татып яшәр өчен, тагын бер яңа кеше – җанга якын яшь, чибәр хатын кирәктер инде. Шунсыз тормышы да, күңеле дә түгәрәклән-мәячәк, ахрысы.
Ләкин шушы уйларга бирелеп йөргән чакта гына, Зөфәрнең аяк асты кинәт кенә бер тетрәп куйды. Хикмәт шунда: Зөфәр йорт тирәсендәге эшләрен бетерүгә, һич көтмәгән җирдән госконтроль кешеләре килеп, ОРСның бөтен системасында зур ревизия үткәрергә керештеләр. Билгеле инде, көне-сәгате белән дөнья мәшәкатьләре, өйләнү кайгылары Зөфәрнең башыннан берьюлы очтылар. Дөрес, коелып төшмәде ул, ревизияләрне күргәне бар, ләкин, бердән, бу юлы аның бик капыл булуы, икенчедән, заводтагы «актив» саналып йөргән, бик күпне белүче һәм бик төпченергә яратучы кайбер кешеләрнең ревизия эшенә тартылуы Зөфәрне шактый нык борчуга салды. Болар инде мондый чакта, җәнлек ауларга катнашучылар шикелле, гаҗәп зур тырышлык күрсәткән булалар. Аннары алар, шушы җирдәге кешеләр буларак, әллә кайчангы эшләрне дә исләрендә тоталар һәм казып чыгарырга әзер торалар. (Ә казып чыгарырлык эшләр юк түгел иде.) Шуның өстенә тагын алар, шул ук активистлар, Зөфәр кебек кешенең мәгыйшәтен дә яхшы ук беләләр бит; аның былтыр гына зур йорт сатып алуын да, быел шуны яңартып йөрүен дә ревизия ясаучылар колагына бик әйбәтләп тукыячаклар, билгеле.
Зөфәр үзе материаль җаваплы кеше түгел, аның эше – ОРСның сәүдә точкаларына гомуми җитәкчелек итү, шул точкаларны товар белән тәэмин итеп тору; теге яки бу точкада растрата, җитмәүчелек ачылса, аны Зөфәрдән таптырмаячаклар. Моның өчен җавап бирүче «точка» мөдире яки директоры бар. Ләкин шул директордан: «Кая куйдың, кем белән ашадың?» – дип буып сораулары мөмкин. Зөфәр өчен һәртөрле күңелсезлекләрнең менә шул яктан килеп чыгуы ихтимал.
Әлбәттә, вак-төяк растрата, җитмәүчелекләр генә аны куркытмый. Тик менә күмәкләшеп ашау бик хәтәр нәрсә. Мондый нәрсәне ача калсалар, эшне, һичшиксез, тикшерү органнарына бирәчәкләр. Мәсьәлә бик җитдиләшеп китәчәк. Дөрес, эшнең аңа кадәр барып җитмәве дә мөмкин, чөнки, бердән, ОРС җитәкчеләре үзләре үк моңа юл куймаска тиешләр, ник дисәң, алар үзләре дә кардан ак, сөттән пакь түгелләр; икенчедән, әлеге точкалардагы материаль җаваплы кешеләр дә, ямьсез эшләр ачыла калса, бөтен гаепне бары үз өсләренә алырга тиешләр, ник дисәң, совет законы үзе үк ялгыз ашаучыларга – җәзаның рәхимлерәк, ә күмәкләп ашаучыларга катырак булуын кисәтеп тора. Аннары сәүдә работниклары арасында язылмаган бер кагыйдә бар: бәлагә юлыккан кешене исән калучылар һәрвакытта йолып алырга тырышалар. Һәм, әйтергә кирәк, күп кенә очракта бу тырышып йөрүнең теге «бичара»га шактый зур файдасы да тиеп куя: йә ул бөтенләй котылып кала, яки инде, китеп барса да, «сәфәре» бик кыска булып чыга.
Ләкин шулай да бу исәпләргә генә таянып, бөтенләй үк гафил булып торырга ярамый иде. Зөфәр ревизия килгән көнне үк кичен абыйсы аша Хәмит дустын үзенең өенә чакыртып алды. Түр бүлмәгә бикләнеп утырдылар. Зөфәр дустын ОРСтагы хәлләр белән кыскача гына таныштырды һәм аның алдына ике төрле бурыч куйды: беренчедән, ревизия ясарга килүчеләрнең баш кешесенә берәр төрле юл табып булмасмы? Ягъни ниндирәк кеше ул, кемнең сүзе үтә аңа, гомумән, җайга килердәй кешеме?
– Кыскасы, үзең аңлыйсың инде, – диде Зөфәр, – ревизиянең нәтиҗәләре бик каты булмаган тәкъдирдә, без ул иптәшне бервакытта да онытмас идек. Икенчедән, промтовар магазины директоры Сөнгатуллинны һәм азык складының мөдире Волковны бүгеннән калмый кисәтеп куярга кирәк: кулларында запас акча тотсыннар, ревизиянең нәтиҗәләре тәмам ачыкланмыйча торып, аңлатма бирергә ашыкмасыннар, гомумән, телләрен тешләп кенә йөрсеннәр. Алар моны үзләре дә белергә тиеш, әлбәттә, ләкин исләренә төшермичә ярамый, чөнки каушап бутала һәм бүтәннәрне бутый башласалар, соңыннан эшне төзәтүе авыр булачак. Әйләнгән саен минем янга йөгереп килмәсеннәр, ә сүзләре булса, синең аркылы гына җиткерсеннәр. Мин, положением буенча, ревизиягә булышучы кеше хәзер – шуны онытмасыннар. – Сүзен тәмамлап, Зөфәр ахырдан гына әйтеп куйды: – Только син, дус кеше, ревизор мәсьәләсендә сак була күр, яме!
– Өйрәтмә син мине, – диде Хәмит дорфа гына. Аннары бераз уйланып торгач, дәртле генә башын күтәрде. – Ярый, миннән эш калмас. Конечно, ревизорга юл табу ансат булмаячак, ну ничего, сукыр тычкан эзеннән йөреп карыйк әле, шәт, берәр йомшак җирен капшарбыз. Ревизор да чуеннан түгелдер әле.
Зөфәр, көлемсерәп, кулын сузды:
– Алайса, әйттем-бетте?
Хәмит аның учына сугып алды:
– Әйттем-бетте! Мать якасын!
Һәм ул, сугышчан задание алган оперуполномоченный төсле, такыр башына зәңгәр кепкасын каплады да, кәкре аяклары белән нык-нык басып, җитез генә чыгып та китте.
Зөфәр ревизия барышында үзен бик тыныч тотты. Башта ул ревизия кешеләре белән дәрәҗәсен саклап, әмма ачык йөз күрсәтеп, әйбәт кенә сөйләште, аларга кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер торуын белдерде, исәп-хисап эшләрендә булышыр өчен, үзенең аппаратыннан кешеләр дә бирде.
Ревизия өч көн дәвам итте. Барлык точкаларда да товар калдыгын исәпкә алдылар, соңгы ярты ел эчендә күпме товар кайткан, күпмесе сатылган, күпме акча тапшырылган – шуларны исәпләп чыгардылар. Ләкин ревизияне алып бару бик авыр иде, чөнки сугыш шартлары аркасында сәүдә-тәэминат эшләре гаять катлауланган иде. Азык-төлек белән тәэмин итү карточный система буенча бара, товарларга ике төрле бәя яшәп килә. Шуның нәтиҗәсендә бухгалтерия исәп-хисабы да бик катлауланып, чуалып беткән иде. Әмма шуңа карамастан өч көнлек ревизия дә ОРСның сәүдә точкаларында шактый зур кимчелекләр ачып өлгерде. Монда бозу да, әрәм-шәрәм итү дә, читкә тарату да, турыдан-туры урлау да бар иде. ОРС җитәкчеләренең шул точкалар аша үз-үзләрен тәэмин итү белән чамасыз шөгыльләнүләре дә бик ачык күренеп тора иде. Кайбер материаль җаваплы кешеләрнең өстенә зур гына суммаларга барып баскан җитмәүләр дә чыкты. Әмма бу кешеләр югалып калмадылар: каяндыр ниндидер документлар, актлар табып чыгардылар, шуның белән өсләренә чыккан җитмәүләрне киметә алдылар, ә калган кадәресен шунда ук акча кертеп кап- ладылар.
Кыскасы, ревизия башта бик каты тотынса да, соңга таба аның эше акрынлап йомшара барды. Нәтиҗәдә беркем өчен дә баш китәрлек зур куркыныч тумады. Ревизиянең йомгакларын бер генә сүз белән болай дип әйтергә мөмкин: кимчелекләр күп, ОРС малын ашау бар, әмма зур җинаятьләр юк.
Дөрес, ревизия, озаграк һәм тирәнрәк казынса, тотып судка бирерлек җинаятьләрне дә тапкан булыр иде. Ләкин аңа алай озак казынырга вакыт бирмәделәр: югарыдан кемнеңдер боерыгы буенча эшне кызу тотарга мәҗбүр булдылар. Бу Хәмитнең «сукыр тычкан эзеннән йөрү» нәтиҗәсе булырга тиеш иде.
Шулай итеп, ОРСның кайбер җитәкчеләре һәм сәүдә работниклары өстенә җыелган куе кара болыт яшьнәмичә-күкрәмичә генә таралды. Берәүне дә чатнатып сукмады. Тик Зөфәр өчен генә ул бөтенләй үк хәвеф-хәтәрсез үтеп китмәде. Әле ревизия башланмас борын ук аның, ниһаять, фаш ителүен, януын көтеп торучылар булган иде. Егет бөтен сугыш буенча ОРСны имеп ятты бит, бу юлы койрыгына басарлар дип уйлаганнар иде. Аннары ревизия барышында әлеге завод оешмаларыннан катнашучылар да аның берәр кыек эшен чокып чыгарырга тырышып карадылар, ләкин тырышып та берни таба алмадылар. Дөресен генә әйткәндә, андый нәрсә Зөфәрнең гамәлендә юк та иде, чөнки ул бервакытта да үз инициативасы, үз кулы белән дәүләт малына үрелмәде. Нигә ул? Сәүдә бүлеге мөдиренә, бигрәк тә аның кебек оста коммерсантка, сугыш шартларында үзен тәэмин итәрлек кенә юллар болай да, Аллага шөкер, җитәрлек иде.
Инде теге яки бу точкада зур гына товар җитмәү фактлары ачылган икән, моны да аңардан таптырып булмый. Моның өчен җаваплы кеше – точканың директоры, бары аңардан гына сорап була. Ә директор ОРС малын кая куйган, кем белән ашаган – ул аны инде үзе генә белә. Ул әйтмәсә, син аңардан келәшчә белән дә тартып алалмыйсың.
Кыскасы, Зөфәр Сабитовның ОРСны имеп килүе, күпләр фикеренчә, бәхәссез булса да, аңа тотып бәйләнерлек сәбәпләр табылмады.
Ләкин шулай да бер ише каныгучылар ревизия ачкан бөтен кимчелекләр һәм җитешсезлекләр өчен барлык гаепне аның өстенә генә аударып, ахыр чиктә шул сылтау белән аны урыныннан бәреп төшерергә чамалап карадылар. Әйе, Зөфәр, – сәүдә бүлеге мөдире буларак, сәүдә точкаларындагы хәлләр өчен мораль җаваплы кеше, бу хакта ревизия актында да бик ачык әйтелгән, һәм шунлыктан аңа куркыныч юк түгел иде. Дөрес, завод һәм ОРС җитәкчеләренең аңа мөнәсәбәтләре яхшы, аңа зур белгеч итеп карыйлар һәм аның белән бик хисаплашалар иде. Юкка гына бит аны сугыш буена броньнар биреп, саклап тотмадылар. Бу юлы да алар аны якларга һәм сакларга тиешләр, чөнки, бердән, ул – аларга бик кирәк кеше, икенчедән, кимчелекләр өчен бары бер ул гына гаепле түгел икәнлеген бик яхшы белеп торалар.
Ләкин тормыш бик катлаулы һәм четерекле нәрсә. Кайчагында кешеләр, берәүгә дә әйтергә ярамаган эчке исәпләрдән чыгып, бәлагә таручыга кинәт кенә мөнәсәбәтләрен үзгәртәләр һәм, ярдәм кулын сузасы урында, аны төпкә үк батырып җибәрәләр. Төрлесен көтәргә мөмкин.
Шуны әйтергә кирәк: Зөфәргә каныгучылар арасында аеруча бер килешмәс усалы, үткен тешлесе бар иде. Бу кеше сугыш ахырында гына фронттан кайтып, заводның кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли башлаган сыңар куллы майор Симаков иде. Аның кыяфәтендә үк инде утны-суны кичкән чын хәрбиләргә хас кырыс бәйсезлек, кискенлек һәм кыюлык сизелеп тора иде. Тыныч хезмәт кешесе булып алгач та, ул гел баштанаяк хәрби формада, погоннарын да салмыйча, күкрәгенә барлык орден колодкаларын тагып йөрде. Тик китель кесәсенә тыгып йөргән буш җиңенә карап кына аның сугыш белән, ниһаять, алыш-бирешен бетергән кеше булуын белергә мөмкин иде.
Менә шул кеше Зөфәрне беренче күрүдән үк яратмады, ничектер беренче караштан ук ул аның кем икәнлеген сизеп алгандай булды. Иң элек ул, Зөфәрне күргәч тә: «Бу ак калач төсле егет монда ничек сакланып яткан, – дип, бик гаҗәпләнде, аннары, якыннанрак белгәч, сәүдә бүлеге мөдире турында бик катгый һәм бик ямьсез нәтиҗә ясап куйды: – Тыл күсесе! Халуй!..» Билгеле инде, ул Зөфәрнең гадел, намуслы кеше булуына тамчы да ышанмады һәм бөтен җирдә, бөтен кеше алдында аны әнә шулай – «Күсе! Халуй!» дип кенә атап йөртә башлады.
Зөфәр үзе дә сыңар куллы майорның аңа ничек каравын бик тиз белеп алды, әмма артык гаҗәпләнмәде – мондый начар карауларны аның татыганы бар иде инде. Әлбәттә, кадрлар начальнигының аңа бүредәй каравы бик ямьсез, бик күңелсез нәрсә, эчне бик пошыра бу, ләкин Зөфәр, моңа артык игътибар итмәскә тырышып, элеккечә тыныч кына йөри бирде. Ул, хәтта эченнән генә усалланып: «Бу герой фронттан алып кайткан гадәтләрен куып маташа, бөтен кешене дә үз аршынына үлчәмәкче була, тукта, менә безнең мондагы казанда ныграк кайнасын әле, үзе үк тиресен алыштырыр», – дип тә уйлый иде. Әмма шулай уйласа да, сөлек булып эченә оялаган ямьсез шомлану аңа барыбер тынгылык бирми иде.
Ревизия нәтиҗәләрен партбюро утырышында тикшергәндә, Симаков Зөфәрнең чын йөзен үзенчә бик нык фаш итәргә тырышты. Хәрбиләрчә бик туры басып, йодрыклаган таза кулы белән һаваны кисеп-кисеп сөйләде ул:
– Солдат йөрәгем белән сизеп әйтәм мин: сезнең ул Сабитов дигән кешегез ОРСны имеп ятучы бер торгаш булырга тиеш. Ревизия ачкан безобразиеләрне ул белмәгән, аның катнашы юк, дигән сүзгә мин һич ышанмыйм. Белмиме соң!.. Белү генә түгел, директорлар белән бергәләп ашаган ул! Фактлар юк, дисез. Ә өч йөз егерме биш меңгә йорт сатып алу факт түгелмени? Шушы үзе генә дә аның кем икәнлеген фаш итмимени? Һәм, гомумән, ул, минемчә, ышанычлы кеше түгел, җинаяте булса да, булмаса да, аны ОРСта калдырырга ярамый, алыштырырга кирәк. Берәр честный коммунистны куярга кирәк аның урынына. Безнең ОРС системасында халык малын имеп, баеп ятучыларга урын булмаска тиеш!
Майор Симаковның бу кискен, әмма дәлилләргә бик йомшак сүзләренә кушылучылар булды, дәшми калучылар булды, каршы чыгучылар да табылды. Дөрес, Зөфәр Сабитовны берәү дә честный кеше ул дип якламады, ләкин күпләр фикеренчә, аны партиясез булган өчен генә яки йорт сатып алган дип кенә урыныннан алып ташлауны таләп итүе дә читен иде. Кеше күптән эшләп килә, күренеп торган җинаяте юк, димәк, тотылмаган – карак түгел!..
Кыскасы, сүзләр күп булды, фикерләр икегә бүленде, һәм менә иң ахырдан гына, ниһаять, завод директоры телгә килде. Моңарчы мәсьәләгә үзенең мөнәсәбәтен берничек тә сиздермичә, йончыган кыяфәт белән, күзләрен яртылаш йомып утырган бу аттай зур гәүдәле кеше, салмак кына сүзен башлауга, һәркемнең игътибарын биләп алды:
– Мин Зөфәр Мөбарәкович Сабитовның, – диде ул, – безнең ОРСта ничек эшләвен дә һәм, иптәш Симаков әйткәнчә, күпме «имүен» дә беләм. Һәм мин моны чагыштырып, икенче төрле әйткәндә, балансировать итеп карыйм: кайсысы шуның – яхшы хезмәтеме, начар гадәтеме – кешенең эшчәнлегендә алдан йөри? Кайсысы безгә күпме файда, күпме зарар китерә? Бары шуннан соң гына нәтиҗә ясыйм. Бераз үткән хәлләргә кайтып карыйк. Менә 1942 ел. Цехта эшчеләр ачтан егыла. Заводның нормаль эшләве өчен, фронт заказларын вакытында үтәү өчен, беренче чиратта азык кирәк… Корыч та бар, энергия дә бар, станоклар да әйләнеп тора, әмма азык җитми, азык җитмәгәч, производительность юк, заданиеләр үтәлми. Менә шундый гаять авыр бервакытта Зөфәр Мөбарәкович безне азык белән тәэмин итүдә гаҗәп зур уңганлык, тырышлык, оперативность күрсәтте. Бу, иптәшләр, патриотик хезмәт иде, һич арттырып әйтмим. Чөнки азыкның вакытында табылып, кайтып торуы безгә фронт заказларын срогында үтәп барырга бик зур ярдәм итте. Ләкин шул ук вакытта каяндыр районнардан вагонлап азык китерткән кеше үзе өчен берәр түшкә ит яки күпмедер анда он алып калмаган дисезме? Юк, алган ул. Тотмасак та, без моны беләбез. Җинаятьме бу? Әлбәттә, җинаять. Ләкин хикмәт шунда: тәэминат эшендәге кешеләрнең күбесе үз кулларында булгач алмыйча, ашамыйча түзмиләр. Чөнки шартлары шундый. Ә менә аның урынында бүтән бер кеше Сабитов шикелле үк эшли белер идеме – монысы икенче мәсьәлә. Кайберәүләр ашыйлар да эшеңне дә харап итеп китәләр – без андыйларны да күп күрдек. Шулай булгач, безгә нишләргә: Сабитовны куаргамы яки сакларгамы тиеш идек? Әлбәттә, сакларга тиеш идек, чөнки ул безгә бик кирәк кеше иде. – Директор зур шәрә башын артка таба сыпыргалап, аз гына тынып торды да янә салмак кына сүзен башлап китте: – Менә хәзер кайберәүләр Сабитовны урыныннан бушатуны таләп итәләр. Беспартийный, диләр, ышанычлы кеше түгел, диләр, ОРСны имеп ята, диләр. Билгеле, үз кулында булгач имә дә торгандыр, безнең хәзерге сәүдә системасында моның өчен мөмкинчелекләр бик күп әле… Ләкин Сабитов үзе, конкрет алганда, күпме ашаган – без моны белмибез, кулыбызда материал юк һәм без аны тотып судка бирә алмыйбыз. Ә болай гына, фәлән-фәсмәтән дип кенә чыгарып җибәрсәк, аны ун җиргә чакырып алачаклар. Беспартийный дип тормаячаклар. Хәер, аның беспартийный булуы яхшырак та, чөнки партийный башы белән «ашаса», тагы да әшәкерәк булыр иде, – диде директор, мәгънәле генә елмаеп. – Менә ни өчен мин иптәш Симаков таләбе белән һич килешә алмыйм. Юк, Сабитов кебек тәҗрибәле работникны чыгарып җибәрергә ярамый. Ул әле безгә бик кирәк. Ләкин мин моның белән Сабитовның кимчелекләренә күз йомыйк, гаепләрен кичерик дип әйтергә җыенмыйм. Һич юк… Менә ревизия ачкан җитешсезлекләр турында без аңа нык кына кисәтү ясарга тиешбез. Мин әле үзем бу хакта аның белән сөйләшәчәкмен. Ә инде безнең ОРСта, гомумән, законсыз «ашау»лар, урлаулар бетсен өчен, җәмәгать контролен көчәйтергә кирәк. Сәүдә работникларын куып бетерү ул – иң ансат юл, ә менә аларны тәрбияләү, аларның эшенә көн дә күз-колак булып тору – бусы инде шактый авыр юл, әмма бердәнбер дөрес юл…
Билгеле инде, берәү дә аңа каршы чыкмады, хәтта Симаков та, чыраен сытып, телен тешләргә мәҗбүр булды. Завод директорларының авторитетлары һәм хокуклары гаять зур иде, аларның әйткәннәре закон булып йөри иде, һәм Симаков, яңа кеше булса да, моны бик яхшы белә иде. Әлбәттә, директорның әйткәннәренә карап кына, аның Зөфәр турындагы фикере һич үзгәрмәде, ләкин бюрода утыручылар барысы да, ихластанмы-түгелме, «хуҗа» сүзенә кушылгач, хәзергә аңа да тыелып калудан башка чара юк иде. Бөтен хикмәт шунда ки, директорның ашыкмыйча, җайлап кына, әмма бик төпле итеп сөйләгән сүзләренә каршы куярлык дәлилләре аның җитәрлек түгел иде, ә Зөфәр кебек оста яраша һәм яшеренә белгән карьеристны ялангач кул белән генә якасыннан алып булмаячак икән. Димәк, вакыт кирәк, фактлар кирәк… Ләкин бу ихтыярсыз чигенү Симаковның солдат табигате өчен бик авыр иде булса кирәк, гүя менә бөтен кырыс кыяфәте белән ул: «Туктагыз, мин сезгә әле мактаулы коммерсантыгызның кем икәнлеген бер килеп күрсәтермен!» – дип әйтеп тора иде.
Шулай итеп, майор Симаковның кисәк кенә сикереп сугарга азаплануыннан Зөфәр Сабитовка берни дә булмады, директор үзе аны яклап калдырды, куркыныч үтте, яңадан тыныч көннәр килде. Билгеле инде, ул соңыннан барлык тәнкыйть-кисәтүләрне берсүзсез кабул итте, эшен яхшыртырга вәгъдәләр бирде, ләкин, шуның белән бергә, үзе өчен генә тиешле нәтиҗәләрне дә ясап куйды: моннан соң бик сак булырга, Симаков кебекләр тирәсендә бик уяу йөрергә, «хуҗалар»га тагы да ныграк елышырга, үз кулы астындагы кешеләргә катырак торырга, ә чамасыз комсызлана башлаган кайберәүләрдән котылырга да кирәк булачак. Кыскасы, эш интересы белән баш интересын гел бергә килештереп барырга тиеш ул. Оста җитәкчелекнең сере шунда бит!
Асылда исә, егетнең корган планнары, теләк-уйлары берсе дә үзгәрмәде. Һичшиксез, моннан соң да аның тормышы иске эздән барачак, ягъни әйбәт кенә эшләп, үз рәхәте өчен яшәргә тиеш булачак.
Зөфәр уенча, бу бер аның гына кагыйдәсе түгел. Барлык кешеләр дә тормышта шул кагыйдә буенча яшиләр. Уку, белем-һөнәр алу, зур урынга, карьерага омтылу – барысы да кешенең иркенрәк, мулрак, рәхәтрәк яшәргә теләвеннән килә. Хәтта кайберәүләр, «денем өчен түгел, көнем өчен» дип, партиягә дә керәләр – Зөфәр андый бәндәләрне дә белә. Кыскасы, тырыша-тырмаша, этләшә адәм баласы.
Билгеле инде, Зөфәр, кешенең яхшы тормышка омтылуын, шуңа ничек тә булса ирешүен бары аның үз эше, үз сәләтеннән, үз тырышлыгыннан гына килсә килә ала дип карый иде. Барлык кешеләр өчен дә ниндидер бертигез бәхетнең булуына һәм шул уртак бәхетне бергәләп табаргамы яки ясаргамы мөмкин булуына ул ышанмый иде.
Ләкин ул бер нәрсәне бик яхшы белеп тора: яшәр өчен, тормышны үзең теләгәнчәрәк корыр өчен, һичшиксез, агым уңаена агарга кирәк, заманга аркылы килүдән сакланырга кирәк, һәрвакытта уяу, тыйнак, мыштым булырга кирәк. Бу, – аныңча, үзең өчен яшәүнең иң дөрес юлы!
Зөфәр, көн яктысы күрми торган ярканат кебек сукыр булса да, төлкедәй сизгер кеше иде. Аңардагы бу сизгерлек заманга да яраклашып, үз максатына ирешергә дә тырышып яшәү аркасында гаҗәп камилләште. Эшен бик шома йөртте, куркынычны алдан күрә белде, хәтәр-хәвефләрдән тайпылып кала алды.
Менә хәзер дә бит куркыныч узып китте. Димәк, ул эшен оста алып бара белгән, үзен яхшы яктан күрсәтә алган. Киләчәктә дә әнә шулай акыллы булырга кирәк. Хезмәте аның әйбәт, бәрәкәтле урын, тик артык комсызланып кына китәргә ярамый. Үзара гына әйткәндә, совет сәүдәсенең мөмкинчелекләре бик зур аның; мәсәлән, теге яки бу товарга кытлык булып торган чагында, сәүдә работнигының килер чыганагы һәрвакытта иркен булачак. Аннары бит инде аның крепость шикелле нинди чибәр, зур йорты бар. Бу йорт хакына нәфесне бераз тыярга да була. Тик менә шул таза йорт эчендә аңа, удельный князь шикелле, үзе теләгәнчә рәхәтләнеп торырга гына язсын иде.
Беркөнне Зөфәрләргә эштән кайтышлый Зариф абыйсы килеп керде. Зөфәр залдагы түгәрәк өстәлдә ниндидер эш кәгазьләре карап, счёт салып утыра иде. Зариф, зал ишеген ачып, башын сузып кына исәнләште:
– Нихәл, туган?
– Ә, абый, исәнме, әйдүк! – диде Зөфәр, урыныннан кузгала башлап.
– Юк, син утыр, утыр, – диде Зариф, ашыгып. – Мин әни янына кереп чыгам әле.
Һәм ул елт итеп эчке бүлмәләргә таба китеп тә барды, Зөфәр аның кулындагы һәрвакыт үзеннән калдырмый йөртә торган кара сумкасын гына күреп калды.
Зөфәр, бу сумканы абыйсы кулында гел генә күрсә дә, аңа һич игътибар итми иде. Хәлбуки кара сумка бервакытта да буш килми – Зариф аңа ни дә булса салып китерә һәм әнисе кулына биреп калдыра иде. Моны алар бары икесе генә беләләр, хәтта Зөфәрдән дә яшерә торганнар иде. Бүген дә Зариф кара сумкасына дүрт баш каракүл тиресе салып китерде һәм, шуларны әнисенә тапшырыр өчен, тизрәк Зөфәр яныннан узып китте. Ә Таибә абыстай бу тиреләрне элек китерелгән бүтән әйберләр янына кушып, яшереп куярга тиеш… Шулай итеп, абзый кеше Зөфәр өенә, хуҗаның үзенә сиздермичә генә, динамит ташыган шикелле, хәрәм мал ташый иде.
Бер ун-унбиш минут вакыт узгач, Зариф яңадан энесе янына әйләнеп керде.
– Аптырыйм мин сиңа, Зөфәр! – диде ул, кәефле тавыш белән кычкырып. – Өеңә кайткач та баш ватып утырасың. Нигә кирәк ул, төкер син аларга, кантор эше канторда калсын. Монда менә дәүләтеңнең рәхәтен күр!
– Булмый бит, абый! – диде Зөфәр, ялкау гына елмаеп. – Канторда тынычлык бирмиләр, кайбер эшләрне менә шулай өйгә алып кайтып, аулакта карап, тикшереп утырырга туры килә.
– Анысы шулайдыр инде… Ә нәрсә тикшерәсең соң?
– Ревизия материалларын өйрәнеп утырам. Бездә күптән түгел ревизия булып узды бит, әйткән идем шикелле.
– Ие, әйткән идең, беләм. Йә, ничегрәк узды соң ревизия? Алай-болай сиңа кәсафәте2 тимәдеме?
– Ничек дим? – Зөфәр җиңелчә генә иңбашын җыерып куйды. – Бераз тиде инде, ләкин алай аяктан егарлык булмады.
– Бирсен Алла!
– Күбрәк кеше аркасында, билгеле.
– Һе, шулаймы? Кара син! Нәрсә, сиңа төртеп күрсәтүчеләр табылдымыни?
– Андыйлар да булды. Аннары кайбер точкалардагы директорларның зур гына гөнаһлары да ачылды.
– Нишләгәннәр алар?
– Нәфесләренә хуҗа була белмәгәннәр, менә шул. Ә миңа алар өчен җавап бирергә туры килде.
Зариф, хәйләкәр генә күзен кысып һәм көлемсерәп, энесенә бер карап куйды:
– Ие, – дип сузган булды ул. – Нәфес – шайтани нәрсә инде ул. Аны тыю бик читен шул!
– Читен булса да тыярга кирәк. Шайтан, муеныңа бер атланып алса, базга да илтеп төшерүе бар.
– Сиңа әйтүе ансат ул, менә мондый йортка хуҗа булып алгач, ни… Аннары нәфес дигәнең кешедән күрмәли котыра бит әле ул!
– Син, абый, әллә уйнап, әллә чынлап сөйләшәсең, аңламыйм! – диде Зөфәр җитди генә. – Ни дигән сүз ул «кешедән күрмәли»? Юк, кешегә карап түгел, заманга карап эшне йөртә белергә кирәк. Менә мин сиңа да саграк булырга, итәгеңне җыебрак йөрергә киңәш бирер идем.
– Ә мин сак булмыйча нишләгән?
– Ул кадәресен үзең беләсеңдер инде… Тик шуны исеңдә тот: сугыш тудырган «хөрлекләр» бетәчәк, хөкүмәт сәүдә эшендә дә тәртип урнаштырачак, ә ревизияләр моннан соң отыры ешрак һәм катырак булачак.
– Бик әйбәт, без аңа каршы түгел, – диде Зариф, исе китмичә генә. – Әмма ләкин мин бит комиссионныйда эшлим, дәүләт сәүдәсенә бер катнашым да юк.
– Комиссионныйны да син үзең ачмагансың, аның да хуҗасы бар. Шул ук дәүләт. Так что, без барыбыз да бер хуҗа алдында җаваплы.
Зариф җилкәсен кашып алды:
– Анысын беләбез инде, безнең совет җаныңа да, малыңа да хуҗа инде ул. Аның күзенә чагылудан Ходай үзе сакласын! Ярый, киңәшең өчен рәхмәт! Ә хәзер терраска чыгып, бер хозур кылып утырыйк әле, сиңа әйтәсе важный сүз дә бар иде.
– Нинди сүз? Шушында гына әйтеп булмыймыни?
– Әни анда чәй әзерли калды, ә минем сүзем табында гына сөйлисе тәмле сүз ул!
Зариф абзый, мыек очын бөтереп, энесенә хәйләкәр генә күз кысып куйды. Зөфәр, торып, кәгазьләрен газета белән каплады да, абыйсына ияреп, террасага чыкты.
Бакчаның, чынлап та, бик хозур чагы иде. Ул тәмам куерып, матурланып өлгергән. Аның беренче җимешләре – чияләр кара-кучкылланып, кура җиләкләре тулып, кызарып килә инде. Иртә өлгерә торган алмаларга да сусыл сарылык йөгерә башлаган. Хәзер шуларның чак сизелерлек хуш исе бөтен бакчага җәелеп бара. Менә күп тә үтмәс, бу татлы хуш ис күрше йортларга, урамга да тарала башлар… Әйе, Зөфәр бакчасының көннән-көн көчлерәк җимешләнә, пешә, аңкый торган чагы җиткән хәзер.
Зариф абзый, террасага чыккач, бакчага бер күз салу белән, кычкырып: «Сөбханалла!» – диде һәм, пиджак төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, ашыгып җиргә төште, сукмак буйлап китте. Әүвәл карт әнис төбенә туктап, аякларын аера биреп, инде бер як бите түгәрәкләнеп кенә кызара башлаган алмаларга сокланып карап торды. Аннары койма буенарак узып, чия агачы янында тукталды. «Владимировский» сорт дип йөртелгән бу шактый биек агачны итәгеннән очына кадәр чия сырып алган иде. Уңса да уңар икән! Абзый хәйран калып, башын селкеп торды, машалла, диде, күз генә тия күрмәсен, диде, шуннан, чияләрнең кара-кучкылланып өлгергәннәрен генә озын-нечкә сабакларыннан өзеп-өзеп, бисмилла әйтеп капкаларга һәм авызына килгән әче су белән бергә тәмләп-тәмләп кенә йотарга тотынды. Төшләрен, әрәм булмасын дигәндәй, учына гына төкереп барды. Шулай бераз авыз иткәннән соң, җирән мыекларын сыпыргалады да, Зөфәргә борылып, гаҗәпләнү катыш серле генә итеп сорады:
– Нишләтәсең инде син бу байлыкны?
Зөфәр көлемсерәп ике кулын җәйде:
– Нишләтим? Тозлап булмас инде. Ашарбыз, вареньесын кайнатырбыз, киптерербез, ә калса тагын, бәлки, сатар- быз да.
– Сата калсаң, башта миңа әйтергә онытма, яме! – диде Зариф, энесенә ничектер мәгънәле генә карап.
– Что син, абый! – диде Зөфәр, нигәдер бераз кызарып. – Кем дип белдең мине? Рәхим итеп кил, теләгән кадәр җый, аша, барыбызга да җитәр әле монда.
– Ә, шулаймы? Монысы өчен рәхмәт!.. Мин дә бит сине сынар өчен генә әйткән булдым. Бая нәфесне тыярга кушкан идең, тукта, мин әйтәм, моның үзенеке ничегрәк икән, дим, шуны гына беләсем килде. Үпкәләмә тагын!
– Юк ла! Вак мәсьәлә, сынарлык та, сынатырлык та эш юк монда!
– Алай димә. Кеше бит баеган саен комсызлана бара.
Зөфәр дәшмәде. Алар кире өйгә таба борылдылар. Зариф җиңел адымнар белән алдан китте, ә Зөфәр, кулларын артка куеп, аның артыннан иярде. Ул абыйсының тап-такыр кырган башына һәм кызыл җилкәсенә карап уйланып барды. Абыйсы аңа бик шәбәеп, җиңеләеп, хәтта яшәреп тә киткән төсле күренә иде. Өсте-башы аның һәрвакыт чиста һәм пөхтә, бите гел ит кенә ашап торган кешенекедәй кызыл да шоп-шома, майлы иреннәрен шәрә калдырып кырган нечкә җирән мыекларын егетләрчә бөтереп кенә йөртә, кыскасы, бөтен торыш-кыяфәте яхшы аранда солыда гына торган тук, уйнак алашаны хәтерләтә, – күрәсең, абзыйның комиссионный магазинда эшләре, чынлап та, бик шәптән бара иде. Ләкин Зөфәрне бер нәрсә гаҗәпләндерә: аерым тора башлагач, абзый кеше ни өчендер аңа үзенең эше-гамәле турында бер дә сөйләмәс, элеккечә киңәш-уңаш итмәс булды. Үзенчә сер сынатмаска маташуымыдыр инде? Аннары, очрашып сүз чыкканда да, менә бүгенгедәй гел төрттереп тә үчекләп сөйләнә башлады. Ахрысы, абзыйның эчен, үзенә сиздермичә генә, көнчелек кимерә иде. Борынгылар сүзе – «Җан кардәш булса да, мал кардәш түгел» – шуның зәхмәтедер инде бу, дип, Зөфәр борчылып уйланырга мәҗбүр булды.
Террасада сеңелләре Хөршид чәй урыны әзерләп йөри. Өстендә аның кыска итәкле ситсы күлмәк, аягында озын оек белән үкчәсез туфли. Тасмасыз, калын гына итеп үргән ике толымының берсен алга, күкрәге өстенә салындырып куйган. Аны әтиләре мәрхүмгә охшаган, диләр. Күзләре дә, кашлары да, чәчләре дә чем-кара. Матур, сылу булмакчы. Ләкин бик чирләшкә ул, шуңа күрә үзенә һаман әле бер дә ит кунмый. Гомумән, абыйларының игътибарын үзенә һич җәлеп итмичә, өнсез-мыштым гына үсеп килә бу кыз бала. Кышын укый, җәен әнисе яныннан китми, тик бу йортка күчкәч, бакча түренә китеп, шунда ялгызы китап укып утырырга гадәтләнде.
Өйдән Таибә абыстай бик борынгыдан сакланып килгән, шуңа күрә үзе генә тотып йөртә торган авызы җиз кыршаулы, зәңгәр пыяла шикәр савытын күтәреп чыкты. Карчык чыгуга, Зариф аңа кычкырып дәште:
– Әни, чия-кураларыгыз тәмам өлгереп җиткән икән ләбаса, мин сиңа әйтим! Биргән икән Ходай үзе дә уңышны, ничек җыеп бетерерсез?
– Ие шул, – диде Таибә абыстай сабыр-тыйнак кына. – Аллага шөкер, үзебезнең җиләк-җимеш өлгергән көнне дә күрдек… Син менә киленне балалары белән безгә җибәрер идең. Килеп, җыешып, вәринҗә кайнатышып китсен иде.
– Үләт җыксын ла киленеңне, – диде Зариф, кинәт кызып. – Аның аркасында шушындый дәүләтнең өлешенә керә алмыйча калдым.
– Хатын сүзенә иярмиләр аны… Хатынның, ни аның, чәче озын, акылы кыска – белмичә әйтмәгәннәр.
– Дурак булдым шул, дурак булдым! Теге вакытта әйтми-сөйләми генә, шалт Хупҗамал дигәндәй, кул сугып, эшне өзеп кенә куясы калган да бит, ни, дурак булдым шул!
– Үкенмә ул хәтле, абый! – диде Зөфәр дә, сүзгә кушылып. – Бәлкем, хәерлегәдер. Йортсыз тормассың әле.
– Тормыйм, Аллаһы бирсә, тормыйм! – диде Зариф, урындыгы өстендә киерелә биреп. – Бераз мая гына җыйыйм. Ие, менә шул… Канешно, синеке кебек пулат кирәкми миңа, иллә мәгәр шушындый бакчалыны эзләп табачакмын.
Таибә абыстай – диндар карчык, пошынып кына әйтеп куйды:
– Алладан сора, игелеккә язганы булсын, диген.
– Анысы шулай инде, әни, шулай… Алланы да онытмыйбыз аны… Ие, э-э!
Чәйгә утырдылар. Эссе көн инде сүрелеп, сүнеп бара. Кояш каршыдагы кыеклар өстеннән генә сузылып карый, агач башлары талгын гына яна, терраса алдындагы георгиннар, нәркизләр, резедалар да, хәл кергәндәй, иелгән башларын күтәрә төшеп, ачылыбрак киткәннәр, алар әйләнәсендәге кичләрен генә терелә торган ак тәмәке чәчәкләреннән искиткеч хуш ис тарала башлаган – бал урынына чәйгә кушып эчәрлек! Тик бөтенләй тынып, оеп калган һава гына шактый бөркү иде, шуңадыр инде куе чәй аеруча тәмле, эчкән саен сусын ачыла гына бара. Маңгайга, муенга, беләкләргә таза тир бәреп чыга… Башта ук пиджагын салып утырган Зариф абзый, ниһаять, изүен чиште, подтяжкасының ике ләмкәсен дә төшерде, җиңнәрен тартып куйды. Таибә абыстай да яулыгын чишеп, артка кайтарып бәйләде, тир белән чигәсенә ябышкан чал чәчләре аның көмешләнеп елтырады. Тик Зөфәр генә тирләмәде, киндер күлмәгенең чиккән якасын да ычкындырып тормады, ул чәен суытып кына эчә иде.
Бер-ике чынаяк эчкәч тә, Таибә абыстай кызына әйтте:
– Хөршид, сиңа җитеп торыр, кызлар чәйне күп эчмиләр. Бар, әнә бакчада йөр! Ятканда мин сиңа каймак бирермен. Болай да кибеп барасың.
Зөфәр шунда ук чамалап алды: димәк, җитди сүз булачак. Чөнки әнисе, берәр сүз башларга уйласа, иң элек Хөршидне шулай табыннан озата иде.
– Әни, алайса, мин Люсяларга керәм, китап алыштырасым бар, – диде Хөршид, кыюсыз гына урыныннан торып; аңа табын яныннан куылгандай китү һәрвакыт бик уңайсыз, кыен була торган иде.
Таибә абыстай аның артыннан каты гына әйтеп калды:
– Озак торасы булма!
Хөршид өйгә кереп киткәч тә, Зариф абзый сорап куйды:
– Лусә дигәне кем?
– Күршедәге инвалид кызы, – диде Таибә абыстай, авыр гына көрсенеп. – Болай ипле, юаш кына кыз үзе, тик атасы, мәлгунь, бик эчә… Хөршидне бер дә кертәсем килми дә бит, нишлисең, күршедә бүтән тиңнәре булмагач…
– Эчә дигәннән, Гайсә картның эше кәкәй бит, – диде Зариф абзый, ияк астын кашып.
– Ни булган аңа тагын?
– Ни булсын, бер эчеп кайтуында подвал баскычыннан мәтәлеп төшкән. Хәзер кан косып ята икән… Сәкинә хәлен белергә кергән иде. Базлары караңгы, карчык сукыр, картын карый алмый, прәме харап, ди, эшләре…
Зөфәр борчылып абыйсына карады.
– Ник больницага салмыйлар, тизрәк больницага салырга иде…
– Врач килгән, караган да киткән. Кузгатырга ярамый, дип әйтә, ди… Салып торуның кирәге калмаган, ахрысы… Убшем, очлый тормышын бывший доверенный!..
– Менә сезгә гыйбрәт! – диде Таибә абыстай, улларына алмаш-тилмәш карап.
Зөфәрне бу хәбәр шактый пошынып уйланырга мәҗбүр итте. Йорт алганда арадаш булып йөргән картка ул вәгъдә иткән акчаның яртысын гына биреп, калганын соңыннан бирермен, дигән иде. Ә карт яңадан килеп, соранып йөрмәде – әнә ни булып киткән икән үзе белән… Кеше кайгысы – киштәдә. Шуңа Зөфәрнең вөҗданы кузгалып, ничектер эче сызланып куйды.
Аз гына уңайсыз тынлыктан соң Таибә абыстай, ниһаять, Зөфәргә карап сүз башлады:
– Менә абыең бик мөһим бер хәбәр белән килгән бит әле, тыңлыйк үзен.
– Кемгә? Сиңамы, миңамы? – диде Зөфәр сүлпән генә.
– Ишеткәч белерсең! – диде Таибә абыстай коры гына. – Йә, сөйлә, улым!
Зариф, урындык аркасына ята биреп, тамак кыргалап куйды:
– Ыһ-һым. И-е… Мин бит әле сиңа бик шәп бер кыз димләмәкче булып торам, туганкай!
– Рәхмәт! Ләкин мин синнән кыз сораганым юк шикелле.
– Йә, сез адәм төсле генә сөйләшегез әле. Көлке эш түгел бу, – диде Таибә абыстай, ачулана башлап.
– Дөрес, әни, – диде Зариф, шунда ук килешеп, һәм Зөфәрнең тезенә орынып алды. – Менә нәрсә, туган, син башта әйбәт кенә тыңла, аннары инде үз сүзеңне әйтерсең.
– Пожалысты, мин тыңларга әзер, – диде Зөфәр, башын кагып, ә Зариф ашыгып сүзен дәвам иттерде:
– Сиңа бит инде башлы-күзле булырга бик вакыт. Өйләнү синең алда торган иң важный бер эш хәзер, шулай түгелме?.. Менә без дә әни белән гел шул турыда кайгыртабыз. Монда синең әйтеп торуың да кирәкми, әниең белән бертуган абыең сиңа бу эштә булышмаса, кем булышыр?! Синең кайгың – алар кайгысы, менә ничек бит ул! Дөрес әйтәмме?
– Ышанам. Ләкин син мәсьәләгә якынрак кил әле, абый! – диде Зөфәр, каядыр бакча түренә карап.
– Мәсьәләгәме? Мәсьәлә шул инде: өйләнер өчен кыз табарга кирәк. Дөрес бит?
– Дөрес булса кирәк.
– Бигрәк тә синең кебек асыл егеткә кызның да асылын табарга кирәк. Шулай түгелме?
– Монысы белән дә килешәм.
– Менә инде, алайса, мин сиңа кызның нәкъ әнә шундый җәннәт хурыдай асылын таптым да, беләсең килсә!
– Кем ул?
– Гамбәр. Гамбәр туташ! – диде Зариф абзый, ничектер серле-тантаналы итеп.
Зөфәр, башын чайкап, ихтыярсыз көлемсерәп куйды:
– Гамбәр?! Да-а! Беренче ишетәм мондый сәер исемне…
– Кругом килгән инде! – диде Зариф, кулларын җәеп. – Кругом! Төс-баш ягыннан да, әдәп-әхлак ягыннан да, әти-әнисе ягыннан да – ну, менә бер генә дә килмәгән җире юк туташның! Ышанасыңмы?
– Кайдан таптың соң син аны?
Зариф абзый урындыгын Зөфәргә якынрак тарта төште.
– Аның әтисе, Җиһанша абзый, безнең системада эшли. Әнә теге Татсоюз астындагы зур комиссионныйда, алтын-көмештән приёмщик булып… Бик кәттә кеше. Күп сөйләмәс, әмма дөньяны күп күргән, бик күпне белә үзе… Әле теге елларны торгсинда, аннары сугышка чаклы ювелирторгта эшләгән. Череп аккан бай булырга тиеш… Ие… Менә беркөнне мин моның янына кергән идем. Канторкага таянып, сөйләшеп торабыз. Магазинны әбидкә яптылар. Шул чакта өф итеп киенгән яшь кенә бер сылу кыз килеп керде… «Әти, менә сиңа ашарга китердем», – ди бу Җиһанша абзыйга. Зур сумкасыннан ап-ак эскәтергә төргән кечкенә кәстрүлне алып, әтисе алдына куйды… Карап торам мин бу кызга, ну менә, Зөфәр туган, шундый да чибәр, шундый да сөйкемле булыр икән адәм баласы!.. Күзләре чем-кара, кашлары нечкә, керфекләре озын, түбән генә карап тора үзе… Ә буе-сыны – гөл сабагы инде, гөл сабагы! Килмәгән бер генә җире дә юк!.. Озак тормады кызый, әтисеннән күпмедер акча сорап алды да чыгып китте. Кәстрүлдә күпереп торган пәрәмәчләр булып чыкты. Җиһанша абзый мине дә кыстады… Ие, э-э! Кыз чыгып киткәч, Җиһанша абзыйга әйтәм, күз тимәсен, бик матур туташыгыз бар икән, мин әйтәм. Әйе, ди Җиһанша абзый, төпчегебез бусы, менә үстереп җиткердек инде, ди… Шул чакта кылт итеп син искә төштең, Зөфәр, син!.. Карале, дим, эчемнән генә, әгәр сиңа насыйп кыз булып куйса бу туташ, дим, ә, шайтан алгыры?! Моңардан да шәпне эзләп торасы да юк ич!.. Дөресме?.. Шулай да Җиһанша абзыйдан читләтеп кенә сорашам: укыймы, эшлиме, әнисе янында гына торамы?.. Әтисе әйтә, урта мәктәпне бетерде, ди, аннан частный рәвештә музыкага өйрәнде, ди, хәзергә әле өйдә генә тора, ди. Мин әйтәм, җиткән кызны озак асраудан мәгънә юк, Җиһанша абзый, берәр әйбәт кенә кеше кулына тапшырырга кирәк, дим. Анысы шулай инде, ди Җиһанша абзый, үзебез дә ул хакта уйлаштырабыз, язганы тагын ни булыр, ди… Һи, уйламыйлармы соң инде, тим паче ир затына менә мондый кытлык бер заманда?.. Беләсеңме, Зөфәр туган, бу эшкә чынлабрак тотынганда, берьюлы ике куянны атып булачак монда. Кызлы да, маллы да булып калырсың, валлаһи! Төпчекләре бит, бүтән юк, уйлап-чамалап кара!.. Вәт менә сиңа шул!
Зариф абзый, тавышын бер көчәйтеп, бер әкренәйтеп, дәртләнеп һәм тирләп бу озын сүзен, ниһаять, сөйләп бетергәч, ике куллап битен-күкрәген кат-кат җилләде дә суынган чәенә иелде. Зөфәр абыйсының сүзләрен тыштан артык кызыксыну күрсәтмичә тыңлады, сораулар бирергә ашыкмады һәм, ни уйлаганын сиздермичә, тыныч кына утыра бирде. Таибә абыстай, шуңа бераз пошынып булса кирәк, дәү улының сүзләрен куәтләргә ашыкты:
– Улым, абыең әйткәннәрне ишеттең инде, – диде ул, җитди генә сүзен башлап. – Син яхшы гына колак салсаң иде. Аллаһы Тәгалә үзе безгә шулай туры китереп, юл ачып тормыймы? Белмәссең, тәкъдиргә язылган булса. Мин үзем дә белешеп-сорашып карадым. Бер дә күңелгә ошамас нәрсә ишетмәдем. Бик әйбәт гаилә, бик әйбәт кешеләр икән. Кызның әнисе, кем, Мәфтүхә ханым да бик җитеш гаиләдән чыккан, бик уңган, бик акыллы бер хатын икән. Ире Җиһанша турында менә абыең әйтте инде. Андый дөнья күреп, бөтенлек белән торган кешеләрнең баласы да, билгеле, күркәм, инсафлы булырга тиеш. Йә, ни дисең, улым?
Зөфәр, иңбашын җыерып, сүз таба алмыйчарак торды:
– Ни диим? Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт! Ләкин бу мәсьәләдә әти-әнисенә карап кына хөкем итеп булмый ич! Ул кыз минем өчен, руслар әйтмешли, капчыктагы мәче бит әле. Күрмичә-нитмичә!
– Сөйләп бирдем ич инде: кыз – мировой, үзе шундый нәгыз!..
– Анысы тагын ничек була?
Зариф абзый куллары белән нидер ишарәләп күрсәтмәкче булган иде дә әнисенә карап алгач тыелып калды.
– Юк, шулай да әллә ничек кенә килеп чыга әле бу, – диде Зөфәр, ихтыярсыз елмаеп. – Борын заманның байбәтчәсен өйләндерергә җыенган шикелле…
Таибә абыстай, хәтере калып, улының сүзен бүлде:
– Берәү дә сине алай өйләндерергә җыенмый. Ә димләү ул – ата-бабадан килгән йола. Кыз сайлаганда әти-әнисенә дә, нәсел-нәсәбенә дә караганнар борын акыллы кешеләр. «Оясында ни – очканында шул» дип белми әйтмәгәннәр.
– Ярый, әни, үпкәләргә торма. Мин бит аларның берсенә дә күз йоммыйм. Тик кызны күрмичә торып, мин сезгә бернәрсә дә әйтә алмыйм.
– Алайса, син кызны карап карарга ризасың? – диде Зариф, ашыгып.
– Ничек инде ул «карап карарга»? – диде Зөфәр, чыраен сытыбрак. – Сыер яки кәҗә түгелдер бит ул?.. Минемчә, танышып карарга кирәк. Анда да бик уңай җае чыкса гына…
– Май кап! – диде Зариф һәм әнисенә, дәшмә дигәндәй, күз кысып куйды. – Мин моны шундый итеп җайлармын, ничек танышканыңны үзең дә сизмичә калырсың, энекәш!
– Әлбәттә, Гамбәр туташ өчен дә бу шулай булырга тиеш!
Һәм Зөфәр: «Ярый, җитеп торыр бу хакта!» – диясе килгәндәй, кисәк кенә урыныннан торып, бакчага төшеп китте. Зариф аның артыннан кычкырып калды:
– Һи, туган, аны гына беләбез инде. Курыкма, бөтенесе шито-крыто булыр!
Зөфәр, бакча түренә узып, тәбәнәк кенә бер эскәмиягә утырды. Әйтергә кирәк, бу өйләнү турындагы сөйләшү аңа шактый авыр-ямьсез тәэсир итте. Ничектер менә әнисе белән абыйсы аның үтә шәхси эшенә дорфа рәвештә тыгылалар, аны ирексезлиләр кебек тоелды, һәм аңарда үзлегеннән диярлек каршы торасы, тыңлыйсы килмәү хисе уянгандай булды. Ләкин бу мондый очракларда тумыйча калмый торган, әмма иртәме-соңмы үтеп китәчәк вакытлы бер хис иде. Асылда исә, Зөфәр бүгенге сөйләшүнең әһәмиятен дә, кирәклеген дә бик яхшы аңлый иде. Өйләнү – аның алдында торган зарури бер мәсьәлә ул. Аңардан качып булмаячак.
Бакча түрендә ялгызы гына утырып, бераз тынычлангач та, ул ихтыярсыздан Гамбәр туташ турында уйлана башлады… Гамбәр туташ! Бу исемнең үзендә үк ниндидер хыялны котырта, күңелне тарта торган бер сихер бар кебек. Мондый исемле кыз, чынлап та, бик оригинальный булырга тиештер инде ул… Абыйсы да үтереп мактады бит: хур кызы кебек, диде, күзләре зур, керфекләре озын, диде, түбән генә карап тора, диде, аннары, авызына сулар китереп: «Бик нәгыз», – дип тә җибәрде. Нәрсә була икән ул… нәгыз? Бик җиткән, бик пешкән дип әйтүе булдымы инде, Хода белсен!..
Төпчек кенә кыз икән, музыкага да өйрәнгән икән. Бәлки, чынлап та, гөлчәчәктәй гүзәл, нәфис, оялчан, назлы бер туташтыр ул, Гамбәр?! Юк, аңа игътибар итмичә һич мөмкин түгел.
Шулай ук әти-әнисе турындагы сүзләр дә игътибарга бик лаек. Торгсин, ювелирторг, алтын-көмеш – боларның берсен дә исәптән чыгарырга ярамый, әлбәттә. Һичшиксез, уйларга, чынлап уйларга кирәк бу көтелмәгән димләү турында. Ихтимал, табылырга торган бәхет шул үзедер инде…
Шулай уйлады, шулай хыялланды Зөфәр, һәм күңеленнән «Гамбәр, Гамбәр» дип акрын гына кабатлап утырган чакта, кинәт бик ачык булып, йөрәген сискәндереп, аның күз алдына Рәшидәсе килеп басты.
Ул аны күптән күргәне юк иде инде. Соңгы тапкыр алар апрель ахырында – Рәшидә язгы чәчү өстендә концертлар биреп йөрер өчен филармония бригадасы белән авылларга чыгып китәр алдыннан очрашканнар иде. Хәзер июль уртасы, димәк, өч айга якын вакыт үтеп киткән. Рәшидә, билгеле, әллә кайчан ук кайткан булырга тиеш. Ә Зөфәр моңарчы аны табарга да, күрергә дә тырышып карамады. (Рәшидә исә соңгы вакытларда үзе башлап шалтыратмый иде инде.)
Шуны әйтергә кирәк: Зөфәр Рәшидәне үзе өчен лаек хатын дип тапмагач һәм аңа өйләнү дигән нәрсә күңелендә булмагач, ике арадагы мөнәсәбәт шулай акрынлап өзелер дигән өметтә йөри иде. Ул моны, билгеле, бик тели дә иде, шуңа күрә, күпме генә озак вакыт узмасын, ничек тә очрашудан, күрешүдән тыелырга тырыша иде. Ләкин, шуның белән бергә, ул аны һич оныта алмый иде, сагына иде һәм менә вакыт-вакыт, бөтен салкын исәпләрне бер читкә ташлап, тизрәк Рәшидәне табарга, аның белән бергә булырга ашкына иде.
Рәшидә Зөфәрнең болай бер ераклашып, бер якынаеп йөрүен ничектер сизеп бетерми иде. Иң элек ул үзе, еш кына гастрольләргә чыгып киткәнлектән, икешәр-өчәр ай югалып тора иде. Аннары очрашкан чакларда, Зөфәр аны чын сагыну белән иркәли-сөя иде, ә озак вакыт күренмичә торуын эше-мәшәкате бик күп булу белән аңлата иде. Шулай итеп, Рәшидәнең күңелендә уяна башлаган бөтен шикләре, үпкәләре тарала да бетә иде. Ләкин шулай да яшь ханым соңгы вакытларда беркадәр үзгәрә төште; электәге кебек очрашу шатлыгыннан күбәләктәй очынып тормый ул, Зөфәрнең сөюләрен, артык дәртләнмичә, ничектер эчке бер тыелу белән кабул итә, гомумән, күңелендә гел борчып торган авыр уе бар шикелле, үзен шактый моңсу-басынкы тота иде. Зөфәр аңардагы бу үзгәрешне сизмичә калмады, әмма барыбер киселәсе сынык булгач, ул хакта борчылып та тормады.
Инде менә горизонтта Гамбәр туташ күренүгә, ул кинәт Рәшидәне исенә төшерде. Алай гына да түгел, яшь туташ юньләп күзенә дә чагылырга өлгермәс борын, каршысына, гүя аны каплап, бөтен сокландыргыч килбәте белән Рәшидәсе сүзсез-тын гына калкып чыкты. Бу хәлгә Зөфәр үзе дә гаҗәпләнә калды. Ләкин сәбәбен эзләп тормады, бары тизрәк аны күрәсе килде… Билгеле, салкын акыл белән уйлаганда, Зөфәр моны теләмәскә, теләгән тәкъдирдә дә күрү-очрашудан, һичшиксез, тыелырга тиеш иде. Чөнки Гамбәр туташ белән танышырга торганда, Рәшидәне күрү һәм сүнеп барган ялкынны яңадан көйрәтеп җибәрү аның өчен хәерлегә булмаячак иде. Әмма шуны сизсә дә, ул күрергә теләде, йөрәге белән генә түгел, хәтта акылы белән дә теләде, гүя менә Рәшидәне күрмичә торып, ул Гамбәрне дә дөрес аңламас, дөрес бәяли белмәс кебек иде.
Һәм кинәт туган бер тәвәккәллек белән ул, филармониягә шалтыратып, Рәшидәне эзли башлады. Бары икенче көнне генә туры китереп, аның белән гадәтенчә җылы, йомшак кына сөйләште һәм сәгать өчләрдә Ленин бакчасында очрашырга сүз куешты.
Ул көнне Зөфәр эшеннән бик иртә кузгалды. Кечкенә кабинетын бикләп алды да ишек төбендә утырган секретарь-машинисткага үзенең точкаларда буласын, аннары шәһәргә кайбер эшләр белән китәсен, шуңа күрә бүген, ихтимал, кире әйләнеп килә алмавын әйтеп чыгып китте.
Берничә сәүдә точкасында булып, андагы кешеләр белән сөйләшеп, тиешле киңәшләрен, боерыкларын биреп чыккач, ул ахырдан гына азык кибетенә кереп, аның мөдире аша үзенә бер шешә портвейн һәм бераз конфет, печенье кебек нәрсәләр төрдереп алды да, сәгать икеләр тирәсендә ОРС машинасына утырып, шәһәр үзәгенә китеп барды… Ни өчендер аны менә хәзер Рәшидә белән булачак очрашу беркадәр дулкынландыра иде. Сагынуы бик җиткәнгә күрәме, әллә бүгенге очрашуга аеруча бер әһәмият биргәнлектәнме, ул юл буенча шул хакта гына уйланып барды. Рәшидә бүген аның күзенә ничегрәк күренер, үзен ул ничегрәк тотар, аңа, Зөфәргә, ничегрәк карар? Күрешмәгәнгә шактый вакыт үтеп китте бит, ачуланмасмы, үпкәләмәсме икән?.. Тик менә очрашкач, Рәшидәне кая илтергә? Зөфәр моны уйлап-уйлап та хәл итә алмаган иде әле. Хәмит дустын кичә таба алмады, бүген дә эшкә барышлый иртән иртүк аңа керсә дә, туры китерә алмады – ялгызак егет өендә бөтенләй кунмаган булып чыкты. Ачкычын да калдырып китмәгән. Димәк, Рәшидәне бүген ияләшкән урынга алып барып булмаячак. Ә каядыр алып барырга кирәк.
Кольцога килеп җиткәч, Зөфәр машинадан төште дә, шофёрга кире кайтырга кушып, үзе җәяүләп кенә Ленин бакчасына таба менеп китте. Көннең нәкъ үзәге – бик эссе вакыты иде, таш стеналардан, тротуардан бөтенләй ут бөркелеп тора. Зөфәр, күләгә яклап кына атласа да, бакчага җиткәнче тәмам әлсерәп, тирләп чыкты. Юк, мондый җәһәннәм эссесендә шәһәр таптап булмас, дип уйлады ул, пошынып… Чынлап та, кая алып барырга соң?.. Әлбәттә, ул, өйләнмәгән ялгыз егет, яратып йөргән кешесен үзенең иркен, бай йортына алып кайтса да, әллә ни гаеп эш булмас иде. Ләкин аны өйгә алып кайту, бигрәк тә әнисе карчыкка күрсәтү – бу мәсьәләгә җитди төс бирү, ә яшь ханымны ни беләндер өметләндерү булып чыгачак. Юк, болар берсе дә ярамый иде, билгеле… Аннары ул, Зөфәр, гомумән, Рәшидәгә кайда, ничек торуын да ачып бетерергә теләми иде. Гамбәр туташка күрсәтү мөмкин булыр иде, ә Рәшидәгә юк, ярамый әле… Бик четерекле, идеалист хатын, әллә ни уйлавы мөмкин. Иң яхшысы – читтә, аулакта, күзгә-күз генә очрашу инде, әлбәттә.
Бакчага килеп кергәч, ул, ерак китмичә генә, агач күләгәсендәге бер эскәмиягә барып утырды. Сәгатенә карады. Өч тулырга унбиш минут вакыт бар әле. Әгәр Рәшидә филармониядән туры гына килсә, әнә шул Куйбышев урамына караган капкадан килеп керергә тиеш. Тик соңга гына калмасын иде. Шәһәрдә Зөфәрне белүчеләр күп, йә берәрсе очрап, янында туктала башлар. Үткән-сүткәннәргә йөзен бик үк күрсәтмәс өчен, ул тезләренә таянып иелебрәк утырды. Шул ук вакытта аның теге капкадан да күзен бер дә аласы килми иде. Кинәт борчылып уйлап алды: әгәр шуннан Рәшидә берәр сәбәп аркасында килмичә калса нишләр ул? Андый хәл була гына күрмәсен, югыйсә яңадан шалтыратырга, эзләргә, икенче бервакыт билгеләргә туры киләчәк.
Юк, әнә ул үзе түгелме соң?.. Әйе, шул ич, шул, Рәшидә!.. Өстендә кыска җиңле, ачык изүле юка гына күлмәк, башында чуар ефәк косынка, аягында кызыл чүәк – үсмер кыздай, кулындагы сумкасын селкә-селкә, вак-вак атлап, җиңел генә килә ул!
Зөфәр аны урыныннан торып каршы алды. Кызның сузган кулын кысып күреште дә, җибәрмичә сак кына тотып, янына утыртты һәм бер сүз әйтмәстән бик текәлеп, аның күзләренә, йөзенә, ачык муенына карый башлады. Рәшидәнең йөзе дә, муены да, ялангач беләкләре дә тигез генә булып шактый нык каралган иде – авыллар арасында озак йөреп кайтканга күрәдер инде бу… Хәтта ул ничектер ябыга да төшкән кебек иде. Тик шуңарданмы, әллә тар, юка күлмәк кигәнлектәнме, түшләре генә тагы да тулыланыбрак киткән төсле иде.
Зөфәрнең болай бер сүз дәшмичә, юри тикшереп чыккандай бик сынап-текәлеп каравыннан Рәшидә, уңайсызланып, бер кызарды, бер елмайды, ахырда түзмәде – учы белән аның күзен каплагандай итте:
– Карамагыз инде ул хәтле… Миңа уңайсыз ич!
– Карыйм… Карамыйча булдыра алмыйм!
– Нишләп алай?
– Сагындым! – диде Зөфәр, тирән-татлы сулап.
Рәшидә кискен генә башын чайкады:
– Юк, ышанмыйм мин моңа!
– Ни өчен?
– Ни өчен дип… үзегез дә беләсездер инде… Сагынган кеше айлар буенча югалып тормый бит.
– Их, Рәшидә бәгърем! – диде Зөфәр, авыр көрсенеп. – Га- епләргә ашыкма син, менә сөйләрмен, үзең дә аңларсың!.. Ә хәзер безгә, вакытны әрәм итмичә генә, берәр җиргә бару турында уйлашырга кирәк.
– Нигә, шушында гына сөйләшеп утырсак ярамыймыни? – диде Рәшидә, ни өчендер Зөфәрдән күзләрен яшереп.
– Куйсана, Рәшидә, әллә нидә бер очрашып, моның кебек кеше йөреп торган җирдә ничек утырмак кирәк?! Синең вакытың бардыр бит?
Рәшидә, туры җавап бирергә кыенсынган төсле, иңбашын җыерып куйды:
– Мәсьәлә вакытта түгел.
– Ә нидә соң?
Рәшидә башын тагы да ия төште, ә Зөфәр аның каралган ябык кулын зур учы белән йомшак кына сыйпап торды:
– Йә? – диде ул әкрен-сак кына.
Рәшидәнең нечкә кашлары тартышып куйды, йөзе сытылыбрак киткәндәй булды:
– Беләсеңме, нигәдер күңелем тартмый, Зөфәр! – диде ул, ниһаять, ниндидер бер пошыну белән. – Шушында гына сөйләшеп утырыйк инде…
– Юк, булмый, акыллым! – диде Зөфәр, шунда ук аның газаплы икеләнүен сизеп. – Без монда сөйләшеп тә утыра алмыйбыз… Ярамый миңа монда… Аңла!.. Китик, сөеклем!
– Ә… кая соң?
Яшен тизлеге белән Зөфәрнең күңеленә гаҗәеп шәп бер уй килде:
– Беләсеңме кая? Идел аръягына. Киттекме? Минем бүген синең белән рәхәтләнеп бер йөрисем, су буенда, яланда буласым килә. Бәйрәм итәсем килә. Кич булганчы, төн узганчы, күпме теләсәң – шулкадәр! Мин бит сине сагынып үлә яздым, ышанасыңмы?.. Киттек!..
Һәм ул, Рәшидәнең ризалыгын да көтмичә, көчләп дигәндәй, аны кулыннан тартып торгызды. Рәшидә карыша алмады, юк, карыша алмый иде инде ул Зөфәргә… Бигрәк тә Зөфәрнең бүгенгедәй чын ихластан якын итүен, бу хәтле кадерләргә, назларга, сөяргә ашкынып торуын ул бик сирәк күрә иде. Һәм менә төрле шикләрдән, кимсенүдән моңарчы газапланып йөргән, инде бүгенге очрашуда үзен салкынрак, тыйнаграк тотарга уйлап килгән Рәшидәбез, эченнән генә сыкранып булса да, аңа буйсынды, аңа иярде.
Бакчадан чыгып, аз гына киткәч тә, Зөфәр узып баручы бер кара машинаны туктатты. Шофёр белән бер-ике авыз сүз сөйләшү җитте – алар, шуңа утырып, Устьега таба китеп тә бардылар. Икесе дә бераз дулкынланганнар иде, һәркайсы эченнән генә үзенекен уйлый иде, шуңадыр инде юл буенча сөйләшмичә бардылар, аннары шофёр татар булып чыкмасын дип тә шикләнделәр, ахрысы.
Устьега барып төшкәч, Зөфәр әйтте:
– Карале, Рәшидә, безгә капкаларга да тегесен-монысын алырга кирәк булыр бит. Югыйсә ачыгып бетәрбез. Минем менә бу төргәктә вак-төяк нәрсә бар барын да, ул гына җитмәс. Әйдә, караштырыйк әле, берәр нәрсә тапмабызмы икән?
Алар азык-төлек сата торган лапаска таба киттеләр. Анда кыяр, помидор, йомырка алдылар. Зөфәр, водниклар кибетенә кереп, аннан ярты кирпеч икмәк белән бер ит консервысы да алып чыкты. (Зөфәргә үз эшеннән канәгать булмыйча һич мөмкин түгел, чөнки кая гына кермәсен, аны беләләр, ни генә сорамасын, шуны биреп чыгаралар иде…) Рәшидәнең сумкасында сеткасы бар икән, шуңа барысын әйбәтләп салдылар да яр буена юнәлделәр.
Халыкны Маркиз атавына кечкенә буксир сөйрәп йөрткән бердәнбер паром ташый иде. Паром яңарак кына аргы якка кузгалып киткән булып чыкты. Аны көтеп вакыт әрәм итмәс өчен, Зөфәр берәүнең моторлы көймәсен яллады. Бу иске генә, озын гына, буялмаган бер көймә иде, нәкъ уртасында Нух заманыннан калган, майга-мазутка катып беткән чуен моторы тора иде. Шуның койрыгына Зөфәр белән Рәшидә сакланып кына кереп утырдылар. Көймәнең хуҗасы – ялангач өстенә брезент чалбар гына кигән яшь егет – моторын терелтеп җибәрергә азаплана башлады: ниндидер бер тәгәрмәченә каеш бау урап, шуны бөтен көченә кинәт кенә бер тартты, ике тартты, өч тартты, шуннан соң гына мотор төтен атып төчкерергә, калтырарга, зырылдарга тотынды… Ниһаять, кузгалып киттеләр. Һәм көймә тип-тигез су өстеннән, чуртан шикелле, борынын сузып бара башлагач, Зөфәр белән Рәшидәнең дә кәефләре ничектер бердән күтәрелеп, җиңеләеп, яктырып киткәндәй булды. Аларга рәхәт, хозур иде. Рәшидә, нәкъ менә яңарак кына кимсенеп елаган балага сөенеч-шатлык кайткан төсле, бөтен күңеле белән аз гына моңсу, әмма рәхәт-куанычлы чын юану татый иде: Ходаем, янәшәңдә генә сине яраткан кешең, аның җылы игътибары, бу якты, тыныч Идел, ниһаять, шушы әкәмәт иләмсез көймә – барысы, барысы да аңа бик тансык, кадерле түгелмени соң!.. Ә Зөфәрнең кәефен әйтеп торасы да юк; аеруча ул юлга чыкканнан башлап гел уңышка гына очрап торуларына эченнән бик сөенеп бара иде. Юк, бу сәфәр, аныңча, бик әйбәт, күңелле булып бетәргә тиеш.
Маркизның эссе, ак комында кызынып ятучы яшь-җилкенчәкләр шактый күп иде. Шуңар күрә бу тирәдә тукталып тормыйча, алар атауның түренә үк уздылар. Шактый ерак китеп, куе таллыклар аша узып, ниһаять, бер ялгыз тирәк төбендә тукталдылар. Бик тыныч, аулак урын иде бу; кечкенә ачыклыкның тирә-ягы таллык, утырыр җире сирәк кенә үлән үскән такыр комлык – менә шунда тирәк күләгәсенә газеталар җәеп урнаштылар. Тик монда шактый бөркү иде, Зөфәр утыргач та кепкасын салып ташлады, бил каешын чиште, ак күлмәгенең кыек якасын чишеп җибәрде. Ул Рәшидәгә дә бераз «бушанырга» кушты. Рәшидә бары күлмәк путасын гына ычкындырды. Шуннан соң Зөфәр, Рәшидәнең тарсынып маташуын берьюлы бетерергә теләп булса кирәк, сүзсез генә аны иңбашыннан кочаклап алды да, башын артка каера биреп, иреннәреннән үбәргә тотынды. Рәшидә башта каршылык күрсәтмәде, тик бераздан гына Зөфәрне үзеннән этәреп, тураеп утырды. Ул нигәдер бик кызарды, күзләре дә дымланып киткәндәй булды, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
Аннары шулай ук сүзсез генә алып килгән төргәкләрен чишеп, азык-төлекләрен уртага таратып салдылар. Бары Зөфәр портвейн шешәсен чыгаргач кына, Рәшидә көлемсерәп әйтеп куйды:
– Син эчми торган кеше бит, ничек әле бу алай булды?
– Их, гүзәлем, сахрага чыгып та эчмәсәң, җир йотар!.. – диде Зөфәр, егетләнеп; аның бүген ваемсыз-шат буласы һәм Рәшидәне дә шул ипкә көйлисе килә иде. – Синең хакка – бик рәхәтләнеп! Тик менә нәрсәгә салып эчәбез, вот проблема!
Алар бер-берсенә карап, көлешеп алдылар.
– Безнең әле консервыны ачарга пычагыбыз да юк, – диде Рәшидә.
– Ә анысы бездә бар, – диде Зөфәр һәм чалбарының арткы кесәсеннән сөяк саплы, әллә ничә җәпле өр-яңа пәке чыгарып сузды.
– Һу, болай булгач, барысын да эшли алабыз, – диде Рәшидә, ихтыярсыздан балаларча куанып. – Ачып бир әле миңа… Хәзер мин «бокал» ясыйм.
Ул арадан зуррак кыярны сайлап алды да, шуның бер башын кисеп, эчен чокып чыгарды.
– Менә бу сиңа булыр!
– Ә үзеңә?
– Хәзер үземә дә ясыйм! – Һәм җитез генә икенче кечерәк кыярның да эчен чокып ташлады. – Тик утыртып кына булмый, – диде ул, көлеп.
– Ничего, без «бокаллар»ны кулдан төшермәбез!
Рәшидә калган кыярларны, помидорларны, икмәкне турады, бер-ике йомырканы әрчеп, Зөфәр алдына куйды. Зөфәр исә аның ипле-өлгер эшләвенә соклангандай бераз карап торды да пичәтле шешәдән «бокаллар»га портвейн салды.
– Йә, нәрсә өчен эчәбез, уңганым? – диде ул, «бокал»ын күтәреп.
Рәшидә, нечкә кашларын җыера төшеп, аз гына уйланып торды.
– Нәрсә өченме?.. Әйдә, күңелләрнең шушы аяз күк төсле саф, керсез булуы өчен эчик!
– Һо, син бик биеккә сикердең, җанкисәгем! – диде Зөфәр, көлеп. – Ну что ж, күккә дә менәргә була. Ә шулай да мин, практичный кеше буларак, башта синең саулыкка эчәргә телим. Ярыймы?
– Ихтыярың. Рәхмәт!
Кыярларны чәкештерделәр дә эчеп җибәрделәр. Аннары бик тәмләп ашарга тотындылар. Ачыкканнар да икән, бер дә бер-берсеннән тарсынып тормадылар. Бераздан Зөфәр тагын «бокаллар»ны тутырды. Эчтеләр. Тагын бертын ашадылар. Эчми эчкән Зөфәргә җитә калды – тамырлары буйлап рәхәт җылы таралды, йөзе аз гына алсуланып кызарды, күзләре чак кына томанлана төште, ә башында әйтерсең төрле төстәге күбәләкләр очкаларга тотынды – әллә нинди гаҗәп матур, акыллы уйлар килә башлады. Аңа бик рәхәт, бик күңелле иде. Каршысындагы Рәшидәгә – аның каралган йөзенә, уңа төшкән кашларына, кайтарылыбрак торган керфекләренә, ялангач беләкләренә, сузып утырган төз аякларына, кыскасы, бөтен-бөтен җиренә – ул сөеп, кабынып һәм бәяләп карый иде. Йә, бу беткәнче бирелеп, онытылып сөймәслек хатын түгелмени? Нәфис, сылу, ягымлы, әрсез түгел, дорфа түгел, аз гына үпкәләүчән, аз гына киреләнүчән, әмма иркә, назлы, татлы, шайтан алгыры! Аннары, ул бөтен барлыгы белән аныкы бит, хуҗа бит ул аңа! Бер сүзенә, бер теләгенә дә каршы килә алмый бит ул аның!.. Йә, рәхәт-бәхеттә йөзәр өчен тагын ни кирәк?
– Ә хәзер күккә дә ашарга була! – диде Зөфәр, өченче тапкыр «бокал»ын сузып.
Рәшидә, каш астыннан күз сирпеп кенә, аңа карады, уйчан-сөйкемле генә елмайды, ләкин сүз әйтмичә башын гына кагып куйды. Кыярына да ни өчендер иренен генә тидереп алды. Зөфәр аның янына шуышыбрак кырын ятты һәм беләгеннән сыйпап, пошынып сорады:
– Сөеклем, нигә син бүген тын утырасың, сөйләмисең бер дә?
– Синнән көтәм әле мин, – диде Рәшидә аңа.
Зөфәр белә аның нәрсә көткәнен. Аклануы читен, билгеле, ләкин бүгенге рәхәтлек хакына ялганны чын итеп, үзең дә шуңа ихластан ышанып сөйләргә мөмкин иде. Һәм ул кырын яткан җиреннән Рәшидәнең әле беләгеннән, әле аркасыннан йомшак кына сыйпап, әкрен-киеренке тавыш белән үзенең аны, Рәшидәне, никадәр сагынуын, гел генә аны уйлап йөрүен, тик соңгы атналарда эшенең бик күп булуын, төрле мәшәкать-борчулар кичерүен, менә яңарак кына бераз шулардан бушануын һәм бушагач та тизрәк аны күрергә ашкынуын, бүгенге очрашудан әйтеп бетергесез шат, бәхетле булуын сөйләп бирде. Әлбәттә, ул нинди эш, нинди мәшәкатьләргә таруын җентекләп сөйләп тормады – бу кадәресе, аныңча, кирәксез, артык иде. Рәшидә исә бүтән хатыннар кебек төпченә белми иде, кешедән шикләнергә, кешенең ялганын тотарга яратмый иде. Бигрәк тә яраткан якын кешесенә аның бик ышанасы килә иде. Менә хәзер дә ул Зөфәрнең һәр сүзенә ышанып утырды, аның өч ай буена югалып торуын бүтән бер сәбәптән булыр дип күңеленә дә китермәде. Ул нәкъ элеккечә, балаларча беркатлылык белән «Зөфәр мине ярата бит» дип уйлады, шуңа эченнән генә куанды, һәм йөрәгендә күптән төерләнеп торган сызлавыгы бераз кими төшкән кебек булды… Ә нинди сызлавык соң бу? Хикмәт шунда: Зөфәр мине ярата дип ышанса да, ул аның ни өчен яратуын, нинди максат белән, озаккамы, әллә вакытлы гынамы яратып йөрүен белми иде, һәм бу билгесезлек аны бик борчый, бик уйландыра иде. Айлар буенча күрешмичә тору нәтиҗәсендә бу уйлану-борчылулар аның йөрәгендә әнә шулай сызлавыклы бер төер булып укмаша иде.
Ләкин менә очрашкач, ул Зөфәрнең җылы, йомшак мөгамәләсенә, гүя ихластан сөйләгән сүзләренә эри дә китә һәм аның дәртләнеп назлавына, аның теләгенә бер дә каршы тора алмый иде. Дөрес, соңыннан ул еш кына бу йомшаклыгы өчен әрнеп үкенә, бик кимсенә, хәтта үз-үзеннән нәфрәтләнеп тә куя иде. Хатын йөрәге белән ул мондый йомшаклыгым өчен ир кеше миннән бер бизәр дип сизенә һәм шуңардан бик курка да иде. Ләкин нәкъ менә хатын булганга күрә дә, ул яраткан кешесенең сагынуын аңларга, тоярга, аңа карышмаска, аңа буйсынырга мәҗбүр иде.
Рәшидә, беләкләре өстенә башын салып, күзләрен йомып, бик озак хәрәкәтсез чалкан ятып торды. Йомык күзләрендә ерак нурлы күкнең яшькелт җылы яктысы кытыкландырып йөзә, акылы оеган, күңеле бушап калган, бөтен тәненә хәлсез-рәхәт талчыгу җәелгән иде. Зөфәр дә тынычланып калган иде, ләкин бераз хәл алып ятканнан соң, ул, терсәгенә таянып, күтәрелеп, Рәшидәгә карады – аның бу кадәр хәрәкәтсез-тын ятуы аңа әллә ничек бик сәер тоела башлады. Шулай дәшәргә дә, орынырга да кыймыйча ул карап торган чакта, Рәшидәнең йомык күзләреннән ике генә бөртек яшь сытылып чыкты.
– Ни булды сиңа, кошчыгым? – диде Зөфәр, пошынып, һәм бармак бите белән сак кына аның яшьләрен сөртеп алды.
Рәшидә озак көттереп, йөзен читкә борып, көчкә генә җавап бирде:
– Авыр миңа! – Һәм тавышы аның өзелә язып куйды.
– Гаҗәп! – диде Зөфәр, көләргә итеп. – Нидән әле ул алай кинәт авыр булып китте?
Рәшидә тагын озак кына дәшмичә ятып, ниһаять, күзләрен ачты. Һәм бу яшьле күзләр салкын бер ятсыну белән Зөфәргә төбәлделәр.
– Кинәт түгел бу… күптән миңа авыр инде, тик син генә күрмисең! – Аның иреннәре калтыранып куйды, ләкин тавышы сынмады. – Кем син, Зөфәр, кем? – диде ул, кинәт тирән әрнү белән өзгәләнеп. – Мин бит сине бөтенләй белмим… Менә өч елдан артык вакыт узды, ә мин берни дә белмим, син сөйләмисең, яшерәсең, качасың, син минем белән дә һич кызыксынмыйсың, сорашмыйсың… Нәфесеңне басар өчен генә, мине әллә нидә бер эзләп табасыңмыни, яратуың бары шуның өчен генәмени?.. Ходаем, бары шуның өчен генәмени?..
Һәм кисәк кенә аркасы белән борылды да, йөзен куллары белән каплап, еш-еш калтыранып үкси дә башлады. Зөфәр бер мәлгә аптырап, югалып калды: Рәшидә үксеп елый! Шат, ваемсыз, иркә, кочагын-назын аңардан һич кызганмаган һәм моңарчы шуңа үкенүен һич сиздермәгән Рәшидә кинәт мәсхәрәләнгән яшь кыздай бөгелеп-калтыранып үкси, җитмәсә, нинди сүзләр әйтеп! Юк, һич тә көтмәгән иде ул мондый хәлне… Беренче минутта ни әйтергә, нишләргә белмичә аптырап торды, курка калды, аннары Рәшидәнең иңбашыннан кочып, чәченнән сыйпап ничек тә юатырга тырышты:
– Куй, Рәшидә, куй, акыллым! Ярамый болай, бетермә үзеңне, тукта! – Ул аның кулларын көчләп йөзеннән аерды, башын үзенә таба борды, күкрәгенә кысты. – Йә инде, йә, бала булма, тынычлан! Гаеп миндә икән, кичер! Только җылама, зинһар, җылама, яме!
Рәшидә, аның күкрәгенә капланып тыела алмыйча тагын күпмедер үксегәннән соң, ниһаять, акрынлап тынычлана башлады, ә бераздан бөтенләй тынып калды. Шул хәлдә аз гына онытылып торганнан соң, ул пышылдап кына сорады:
– Сумкамны алып бир.
Зөфәр читтә яткан сумканы алып бирде. Рәшидә, шуннан кечкенә зәңгәр кулъяулыгын алып, битен, күзләрен сөртте. Аннары торып утырды, күлмәгенең алгы төймәләрен кап- тырды.
Бу минутта Зөфәр тәмам айнып, исен-акылын җыеп өлгергән иде инде. Башта ул Рәшидәне чынлап кызгангандай булды, ә хәзер менә аңа бераз шелтә белдерәсе килде: ярыймы соң болай урынсызга кешенең котын алып, истерикага төшеп еларга? Ни өчен бу? Алдаган яки көчләгән что ли ул аны?
Әйе, ул, Зөфәр, үзен Рәшидә алдында нәрсә өчен дә булса гаепле, күпме дә булса бурычлы итеп санамый иде. Аннары, гомумән, ул хатын-кызның зарын, үпкәсен тыңларга яратмый иде. Мондый «ирекле» бәйләнештә булган чакта, андый претензияләрне урынсыз, артык нәрсә дип саный иде.
Ләкин шулай да ул шелтәсен белдерергә ашыкмады; чөнки, беренчедән, сүзне тирәнгә җибәрәсе килмәде, икенчедән, ничек кенә булмасын, Рәшидәнең күз яшьләрендә хаклык барын сизмичә калмады. Ихтыярсыз вөҗданы аның бераз кузгалып, борчылып куйды. Ихтыярсыз үзен беркадәр аклыйсы, ә Рәшидәне юатасы килеп китте.
– Тынычландыңмы инде? – диде ул, Рәшидәнең кулын ике учына алып. – Менә ярый, менә бик әйбәт, мин бик шат… – Ул аз гына тынып торды да көрсенеп сөйләнергә тотынды: – Әлеге бер сүз инде, сөеклем! Эш, мәшәкать, төрле борчылулар, шуның аркасында үзеңне дә, иң яраткан кешеңне дә онытып җибәрәсең… Просто баш-күз әйләнеп бетә. Эшем минем шундый инде. Ләкин мин моны сиңа акланыр өчен генә әйтмим, дустым, әгәр минем гаебем бар икән, син кичер мине, яме!