Язучыны аңлыйсың килсә, аның туып үскән җиренә бар.
Гади генә әйтелгән бик дөрес фикер булса кирәк бу… Чынлап та, әдипне яки шагыйрьне туган-үскән җиреннән аерып аңлау мөмкинме?! Менә ни өчен, бөек Гётеның югарыдагы сүзләрен очратканчыга кадәр үк инде, минем туган җиремә кайтасым килә иде. Күп дистә еллар аша кайтып, бала һәм үсмер чакларымны күрәсем килә иде. Ниһаять, мин бу озын сәфәргә тәвәккәлләп чыктым. Шактый ук соңга да калдым шикелле, ләкин өлгереп булыр дип ышанам.
Уналты яшемә чаклы мин туган-үскән җиремдә, атам-анам канаты астында яшәдем. Менә шушы чорым мине кызыксындыра һәм тарта. Бу минем гөнаһсыз саф чагым. Сүз дә әнә шул бик кадерле, бик кыска, әмма, ни хикмәттер, шактый озын булып тоелган балачак турында барачак. Үзем турында да, мине чорнаган тормыш һәм кешеләр турында да мин бары чын дөресен генә язарга тырышачакмын. Бу исә бик озынга сузылган, әмма үтеп киткәне сизелми дә калган гомернең дәвамын аңларга да ярдәм итәр дип ышанам. Хәерле сәгатьтә!..
Сүзне иң элек фамилиядән башлыйсым килә. (Бу уңай белән ерак тарихка да беркадәр күз салырга туры киләчәк.) Барлык рәсми документларда минем тулы фамилиям Еникеев дип языла. Тик язучы буларак кына мин аны, безнең әдәбиятта күптән килгән гадәт буенча, «Еники» дип кыскартып йөртәм. Хәзергә әле бу фамилияне йөрткән язучы бер мин генә.
Әмма Еникеев бик борынгыдан килгән һәм шактый күп таралган фамилия ул. Минем туган авылым Каргалының, мәсәлән, ярты халкы диярлек Еникеевләр иде. Гомумән, бу авылда һәркемнең фамилиясе – ата-бабасыннан күчеп килгән фамилия, – бездә үз атасының исемен фамилия итеп алу бөтенләй булмаган. (Һәрхәлдә, элек булмаган, ләкин безнең дәвердә сирәк кенә ала башлаганнар.) Шуңа күрә Каргалыда фамилияләр күп түгел. Иң күбесе Еникеевләр, аннары Терегуловлар, аннары инде Янгуразовлар, Утяшевләр, Сундюковлар китә. Тагын Мамлеевлар, Дивеевлар, Килмамитовлар да бар.
Безнең авыл башкорт җиренә унсигезенче гасырның ахырларында гына Тамбов губернасыннан күчеп килеп утырган. «Каргалы» дигән исемне дә аңа шушы яңа җиргә килеп утыргач кына биргәннәр, югыйсә тегендә, Тамбов җирендә чакта, авылның исеме «Иди» булган диләр. Димәк, безнең борынгы төп җирләр Россиянең үзәгендә, тагын да конкретлаштырып әйткәндә, Темников дигән шәһәр тирәсендә булган икән – без әнә шуннан чыккан халык. (Темников хәзер Мордовия республикасына керә.)
Ул җирләрдә торып калган Еникеевләр хәзер дә булырга тиеш әле. Шулай ук Пенза, Саратов өлкәләрендә дә аларны бар диләр. Әмма Уфа белән Казанда яши торганнары барысы да диярлек Каргалыдан чыккан Еникеевләр (үзе булмаса, атасы яки бабасы шуннан). Хәер, Каргалыдан таралган Еникеевләрне ерак Себердә дә, Урта Азиядә дә, Кавказда да – кыскасы, Советлар Союзының бик күп почмакларында очратырга була.
Кемнәр соң ул Еникеевләр? Нинди халык? Нинди тамырдан чыгып үрчегән һәм шулхәтле таралган алар? Бу сораулар мине һәрвакытта уйландыра иде. Ишетеп белүемчә, аларның нәсел очы бик ерактан килә икән, ә башкорт җиренә күчкәндә инде алар шактый ишле бер нәсел булганнар. Бу нәселдән төрле заманда зур гына дәрәҗәле кешеләр чыккан, мәсәлән, элек патша хезмәтендә алардан полковниклар, хәтта генераллар да булган, диләр. Революциягә чаклы ук Еникеевләрдән землемерлар, агрономнар, врачлар булуы да мәгълүм. Безнең әдәбиятта да алар күренеп китәләр: 1902 елда Нигъмәтҗан Еникеев дигән укытучы Гогольнең «Ревизор»ын татарчага тәрҗемә итеп бастыра. «Аң» журналында Сәетгәрәй Еникеевнең, кызганычка каршы, бик иртә үлеп киткән өметле шагыйрьнең, берничә шигыре басылып кала. 1905 елдан соң Дәүләт думасына да Каргалы кешеләреннән берәү сайлана: бу – Гайса морза Еникеев. (Минем атама якын кардәш тиешле кеше.) Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узыйк: Гайса морза үткән гасырның ахырларында Уфа – Оренбург җирләрендә йөреп, бик күп башкорт җырларын язып алган һәм 1931 елны, үләр алдыннан, шуларның барысын да үз кулы белән Башкортстан хөкүмәтенә тапшырган. Аның үзен дә яхшы җырчы булган диләр.
Революция вакыйгаларында һәм Гражданнар сугышында актив катнашкан кешеләр дә бар. Шуларның берсе, мәсәлән, Нигъмәт Еникеев, Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары – аны хәтерләүчеләр хәзер дә бардыр әле. Ә менә Исхак Еникеев дигән партия работнигы утызынчы елларның башында «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы булып торды… Аннары Хисмәтулла Еникеев дигән Каргалы кешесенең 1912 елны Лена вакыйгаларына катнашуы билгеле: ул баш күтәргән эшчеләр тарафыннан прииска хуҗалары белән сөйләшү өчен сайланган булган. Һәм шул чакта кулга алынып, төрмәгә дә ябылган. (Бу турыда архив материалы бар.)
Билгеле инде, Каргалыдагы башка фамилияләрдән, әйтик, Терегуловлардан да чыккан укымышлы һәм исемле кешеләр бик күп, ләкин бу очракта мин үз фамилиям белән генә чикләнергә мәҗбүрмен, чөнки сүз дә бит хәзергә минеке турында гына бара.
Тик, кызганычка каршы, мин үз фамилиямнең кайчан, кайдан килеп чыгуын моңарчы ачык кына белми идем. Гомумән, Каргалы халкының үткәне белән танышлыгым бик чамалы, бик өстән генә иде. (Каргалыда тусам да, миңа бит анда үсәргә туры килмәде.) Мәсәлән, безнең халык үзләрен «төмәннәр» дип йөртәләр. Ни өчен төмән, ни өчен, әйтик, мишәр түгел? Мишәрләр иленнән килгән халык ич, телләре дә мишәрчә, алайса, эш нәрсәдә?.. Дөрес, килеп чыгышлары белән алар татар-мишәрләр, моны берсе дә инкяр итми, ә шулай да үзләрен ни өчендер «төмән» дип атарга гадәтләнгәннәр. Хәтта «татар» сүзен беркадәр өнәп бетермәү дә сизелә, гүя ул аларга көчләп тагылган исем. Моның, билгеле, бик ерактан килгән ниндидер бер сәбәбе булырга тиеш.
Аннары Каргалының бер катлау кешеләрен «морзалар» дип атыйлар иде заманында. Еникеевләр, Терегуловлар, тагын берничә фамилия менә шул морзалардан санала иде. Бүтән фамилияләр, мәсәлән, Утяшевләр белән Янгуразовлар, морзаларга кермәгән. Шулай итеп, Каргалы халкы сословие ягыннан икегә бүленгән – күпмедер өлеше морзалар булса, калган өлеше гади халык булып саналган.
Хуш, ә безгә – Еникеевләргә һәм Терегуловларга – морзалык кайдан килгән соң? Һәм, гомумән, кем ул морза1, нәрсәне аңлата? Әгәр ялгышмасам, морза ул аерым хокук һәм өстенлек белән файдаланучы бер кеше. Әйтик, русның дворяны кебек. Димәк, җыеп әйткәндә, морзалар алар гади халыктан өстен торган үзенә аерым бер сословие. Ерак заманнарда алар хаким сыйныф – дәүләт терәге булганнар.
Шулай итеп, без фәкыйрегез дә чыгыш җәһәтеннән морза булабыз. Дворян, аксөяк – чыдап кына тор! Әле хәзер дә кайбер өлкән абзыйлар миңа беркадәр көлеп тә, әзрәк кенә үстереп тә «морзам!» дип дәшкәлиләр. Минем моңа үпкәм юк. Әйдә, шулай да булсын ди… Дворяннардан кемнәр генә чыкмаган, аңа китсә!
Тик шул кадәресе бар инде, безнең «морзалык»ка тагын бер сүз өстәгәннәр: чабаталы, ягъни чабаталы морза! Мәгънәсе ачык булса кирәк: морзасын морза син, әмма аягыңда мужик чабатасы! Тагы да ачыклый төшкәндә, аны болай аңларга кирәктер инде: әйе, «морза» дигән хәтәр исем бар барын, әмма аның реаль нигезен (көчен) тәшкил иткән байлык та (мәсәлән, җир-сулар биләү) һәм ниндидер зур өстенлек (привилегия) белән файдалану хокукы да юк, бирелмәгән. Бу җәһәттән караганда, рус дворяны белән Каргалы морзасы арасында чагыштырмаслык аерма ярылып ята. Юкка гына бит халык та, Каргалы морзаларыннан көлеп:
Бәләбәйгә барганда итектән дә читектән.
Бәләбәйдән кайтканда чабатага интеккән, –
дип такмак чыгармагандыр. Бәләбәй – безнең өяз шәһәре, Каргалы морзалары елына бер тапкыр шунда дворянский собраниегә бара торган булганнар.
Ләкин, ничек кенә булмасын, дәрәҗәле исем сакланган, титул рәвешендәрәк тагылып та йөргән (әнә Гайса морза дигән кебек), хәтта безнең авылны да тирә-якта «морзалар Каргалысы» дип йөрткәннәр. Әмма минем үзем өчен бу «морзалык» дигән нәрсә электән үк шактый караңгы, чуалчык бер мәсьәлә булып кала килде. Әлбәттә, аның бик борыннан килгән тарихы булырга тиеш, төрле чорларны, төрле хәлләрне дә кичергәндер ул (гел генә чабаталы да булып тормагандыр), ләкин, махсус эзләнмәгәч, болар барысы да миңа җир астында күмелеп яткан борынгы әйберләр шикелле билгесез иде.
Инде шушы китапны язарга җыенгач, мин һич югы үз фамилиямнең тарихын белер өчен эзләнә, сораша башладым. Ахырда үткән җәй Уфадан кызыклы гына бер материал табып кайттым. «Яңа Каргалы авылына ике йөз ел» дип атала ул. Ягъни Яңа Каргалының тарихы, тормышы һәм көнкүреше турында язылган очерклардан гыйбарәт зур гына бер кулъязма. Аны шушы авылдан чыккан югары белемле, өлкән яшьтәге бер төркем кеше- ләр – Әбүбәкер, Әхмәт, Гали, Гомәр һәм Кәлимулла Еникеевләр, Заһир Утяшев, Гыйниятулла Терегуловлар язганнар. Кереш сүзләрендә алар бу хезмәтне бик озак эзләүләр нәтиҗәсендә тарихи документларга һәм елъязмаларга таянып язуларын әйтеп үтәләр. Кулъязма Каргалы халкының башкорт җиренә күчеп килгәнчегә кадәр булган борынгы тарихын да шактый ук тулы яктырткан. Менә шушы борынгы тарихка караган беренче кисәген профессор Гыйниятулла абзый Терегулов миңа инде биреп тә җибәрде. Билгеле, бу басылып чыккан хезмәт түгел, кулъязма гына, шулай да мин аны ышанычлы чыганак дип табам һәм аңардан файдалану бер дә язык булмас дип саныйм.
Хуш, ниләр таптым соң мин кулъязмадан?
Актара-карый торгач, минем өчен менә нәрсәләр ачыкланды: безнең бабайларның башкорт җиренә күчкәнче яшәгән урыннары чынлап та шул Тамбов губернасындагы (хәзерге Мордовия республикасындагы) Темников дигән өяздә булган икән. Алтын Урда заманында исә Темниковта Урданың гаскәр башлыгы, икенче төрле әйткәндә, «темниге» торган. Шунысы кызыклы: бу «темник» сүзе русның «темь», «тьма», ягъни «бик күп» дигән мәгънәне аңлатучы сүзеннән алынган, имеш.
Кайбер яңа тарихчыларның язуына караганда, татар-мишәрләр Темников тирәсенә монголлар явы вакытында килеп утырып калганнар, янәсе. Ләкин кулъязма авторлары бу версияне катгый рәвештә кире кагалар. Алар, иске тарихчыларга һәм борынгы елъязмаларга таянып, мишәрләрнең Х гасырда ук инде көньяктан, ниндидер дала халыкларының кысрыклавы аркасында, бу якларга күчеп килүләрен исбат итәләр. Килгәннәр, төпләнгәннәр һәм шунда утырып та калганнар. (Бер Темников тирәсендә генә түгел, ә «мещера җирләре» дип йөртелгән шактый зур территориядә.) Башта алар Болгар дәүләтенә буйсынганнар, болгарларга ясак түләгәннәр, ләкин идарә итү эшләре үз кулларында булган.
1239 елны мишәрләр илен монголлар басып ала. Йөз елдан артык алар шулар кул астында яшәгәннәр, ясак түләгәннәр, әмма идарә итү эшләре һаман үзләрендә сакланган. Ягъни башка халыклардагы, мәсәлән, руслардагы шикелле үк, аларның үз бәкләре (князьләре) булган һәм шулар идарә дә иткәннәр.
XIV гасырның икенче яртысында Алтын Урда таркала һәм дәүләт буларак әкренләп юкка чыга. Әмма татар дигән исем кала. Бу исем белән рус елъязмалары Алтын Урда эчендәге төрки халыкларны, шул җөмләдән болгарлар белән мишәрләрне дә атаганнар (дөресрәге, монгол явы белән килгән ниндидер кабилә исемен тора-бара мондагы төрки халыкларга да күчергәннәр). Димәк, татар – безгә читтән тагылган исем. (Ихтимал, безнең халыкның татар дигәнгә озак вакытлар күнегеп китә алмавы шуңардан килә дә торгандыр.) Ләкин ничек кенә булмасын, шушы исем астында заманнар үтү белән зур һәм бөтен бер милләт хасил була (яки формалаша диик). Болгары да, мишәре дә шушы татар дигән бер милләткә керә.
Хәер, мин читкәрәк тайпылдым шикелле… Яңадан кулъязмага кайтыйк. Татар-мишәрләрнең яшәгән җирләре, үзегезгә мәгълүм, рус җирләренә терәлеп үк тора. Мәскәүнең борын төбендә үк! Менә шуңа күрә дә булса кирәк, Алтын Урда таркалгач, татар-мишәрләр үзләреннән күп зур, көчлерәк Мәскәү князьлегенә ирексездән тартылалар, якынаялар һәм ахырда әкренләп аның кул астына кереп тә бетәләр. Шушы керүдән инде алар рус дәүләте эчендә гомерлеккә торып та калалар… Берничә гасырлар дәвамында, зур диңгез уртасындагы кечкенә утрау шикелле, татар-мишәр иле үзенең динен, телен саклап яшәп килә. Рус князьләре һәм патшаларның татар-мишәргә мөнәсәбәтләре төрле вакытта төрлечә була: башта, рус дәүләте кечерәк һәм зәгыйфьрәк чакта, алар татар-мишәрләр белән күпмедер дәрәҗәдә хисаплашалар, дусларчарак кыланалар, хәтта Касыйм ханлыгы дигән, баш-аягы белән Мәскәүгә буйсынган, вассал бер ханлык та төзеп бирәләр. Әлбәттә, бу «яхшылык», бу «юмартлык» бушка түгел – дәүләт эшендә бернәрсә дә бушка гына бирелми. Татарлар рус патшаларына бик кирәк әле. Рус дәүләте әле ул хәтле үк зур да, көчле дә түгел, ул әле төрле илләр белән бертуктаусыз сугышып торырга да мәҗбүр… Аңа бик күп гаскәр кирәк, аңа үзенең дәүләт чикләрен дә сакларга кирәк. Менә татар морзалары рус патшаларына шуның белән түлиләр дә инде: дәүләт чикләрен дә саклыйлар һәм русның барлык походларына да катнашалар (Казанны яулап алуда да дип өстик). Башта мөнәсәбәтләр әнә шундыйрак булган. Ләкин соңга таба, рус дәүләте зурайгач һәм көчәйгәч, татар морзаларының хәрби көч буларак кирәге бетә башлый, һәрхәлдә, бик кечерәя. Шуңадыр инде әлеге Касыйм ханлыгын да ябып куялар… Кайчандыр Мәскәү патшалыгының чикләре булып исәпләнгән мещера җирләре Россиянең үзәгендә үк торып кала. Менә шуннан соң рус дәүләте XVI гасырның ахырында һәм XVII гасырның башларында мишәрләр илен чынлап торып колонизацияләштерергә керешә. Бер үк вакытта татар-мишәрләрне христиан диненә күчәргә (чукынырга) мәҗбүр итү дә башлана. Шулай итеп, мондагы халык үз язмышының иң авыр бер чорын кичерә… «Каргалы язмасы»ннан сөзеп алган кыскача гына мәгълүмат әнә шуңардан гыйбарәт. Сүз озынга китмәсен өчен миңа күп вакыйгаларны сикереп узарга туры килде.
Инде минем үз нәселемә күчик, булмаса: ягъни Еникеевләр каян чыккан, кемнән башланган алар?
Кайчандыр, ерак заманда бу җирләрдә Бихан исемле бер князь (бәк) яшәгән. Шушы Биханнан тора-бара Кугушев, Акчурин, Кутуев, Муратов фамилияләре үрчеп, тармакланып чыккан. Ә Кугушевлардан берсенең исеме Күлдәш булган, Күлдәштән исә Еникей туган. Димәк, болай була: Бихан, берничә буын аша – Күлдәш, аңардан – Еникей… Бу Еникейдән тагын биш ир бала туган: Алакай, Идей, Терегол, Усангали, Иртуган2. Башкортстанга күчеп килгән безнең бабайлар менә шул Идей белән Тереголның дәвамы икән. Фамилияләре исә Күлдәш улы Еникейдән башланып китә. Шуннан соң инде ул үзгәрмичә буыннан-буынга күчеп килә. Тора-бара Еникеевләрдән Терегулов фамилиясе аерылып чыга. (Югарыда Идей белән Тереголның бертуганнар икәнен күрдек.) Каргалы халкының да иң зур күпчелеге Еникеевләр белән Терегуловлар, һәм алар чынлап та үзара туганлык җепләре белән бик нык бәйләнеп, чуалып беткәннәр. Күрәсез, бу ике фамилия бик борыннан килә, шуңа күрә аларның күп таралуы гаҗәп тә түгел.
Биредә тагын шуны да әйтергә кирәк: Башкортстанда икенче бер тамырдан чыккан Еникеевләр дә бар икән әле (аларның яшәгән авылы – Яңа Бәшир, хәзерге Чакмагыш районында). Бу – Еникеевләрнең нәсел башы князь Тенешев. Аның да Еникей исемле улы булган – менә шуңардан икенче тармак Еникеевләр үрчеп киткән. Ә Тенешевның үзенең нәсел очы кайдан, кемнән – бу кадәрлесен инде мин тикшереп, ачыклап тормадым. Һәрхәлдә, мишәрләрдәге күп кенә фамилияләр бер тамырга барып тоташа – әнә Акчуриннар, Кутуевлар, Муратовлар Биханга барып тоташкан шикелле… Бәлки, князь Тенешевлар да шул ук Биханнандыр – Хода белсен!
Инде Каргалы кешеләренең үзләрен «төмән» дип йөртүләренә килгәндә, моны, минемчә, ике төрле аңлатырга була. Беренчедән, элек гомер сөргән җирләренә бәйләп, ягъни алар Темниковтан чыккан халык – «төмәнлеләр». Икенчедән, аларның элек кем булуларына карап та: билгеле ки, алар борын-борыннан хәрби хезмәт кешеләре булганнар, Алтын Урда заманында мең башы, ун мең башы булып торганнар, ә татарлар гаскәр башында торучыны кайчандыр «төмән» дип атаганнар. Миңа калса, менә шушы икенчесе дөресрәк булырга тиеш, ягъни алар нәселләре белән хәрби халык, алар – төмәннәр! Болай диюләрендә аларның үзләрен башкалардан аерырга теләү дә һәм кем булулары белән горурлану да ачык сизелсә кирәк. Монда тагын шуны да өстисе килә: мин белгән, күргән «төмәннәр» барысы да диярлек озын буйлы, төз, таза кешеләр, йөзләре дә аларның озынча, ак чырайлы, борыннары да бик туры… Кара сары, табактай түгәрәк йөзле, кысык күзле кешене минем аларда очратканым юк. Кыскасы, «төмәннәр»не монголлар белән бәйләү һич мөмкин түгел. Димәк, алар башка токым, башка тамырдан яралган халык (тарихчылар аларны кыпчак белән бәйлиләр, кыпчактан чыккан, диләр).
Ә менә «морзалык» аларга, чын булса, монголлар вакытында бирелгән, имеш. Миндәге кулъязмада шулай диелгән, ягъни «морза» сүзе Ираннан чыккан һәм төрки халыкларга монголлар аша кергән дип әйтелгән. Шулай да мин безнең нәсел монголларга чаклы ук инде ниндидер бер өстен таифә (каста) булгандыр дип уйлыйм. Алтын Урдага буйсынгач та аларның үз җирләренә үзләре хуҗа булып калулары, гаскәр башлыклары булып торулары һәм морза исеме белән йөрүләре шул иске дәрәҗә- өстенлекнең дәвамы гына булса кирәк. Югарыда исемнәре телгә алынган Бихан да, аның токымы Кугушевлар да Алтын Урда вакытында да, соңыннан рус дәүләте кулына күчкәч тә һаман морза һәм князь булып кала биргәннәр. Димәк, буыннан-буынга күчә торган нәрсә икән ул исем-дәрәҗә!
Билгеле инде, исем сакланса да, аның реаль эчтәлеге гасырлар дәвамында күп үзгәрешләр кичерә. Әмма әкренләп гел начарлануга табан. Бигрәк тә Пётр I заманында татар морзаларын чикләү-кысу аеруча көчәя. Мишәр илендә «татар мәсьәләсе»н бер селтәнүдә хәл итмәкче булып, бу патша 1713 елны хәтта шушындыйрак указ да чыгара: ярты ел эчендә бөтен татарларны чукындырып бетерергә! Чукынмасалар, җирләрен, ә морзалардан поместьеларын да тартып алырга!.. Ләкин бу дәһшәтле указ да көткән нәтиҗәне бирми, бары тик дәүләтен саклар өчен күп җирбиләүче эре алпавытлар гына ашыгып чукыналар, әмма түбән хәлле морзалар (алар, әлбәттә, күпчелек) һәм гади халык үз диннәрендә нык торалар, чукынмыйлар. Шуңа ачудан булса кирәк, Пётр I бөтен чукынмаган морзаларны һәм татарларны тота да казна крестьяннары итеп игълан итә. Шуның өстенә урман кисү, урман чыгару белән бәйләнгән бик авыр лашманчылык эшенә аларны ел саен куа башлый. Бу чорда татар-мишәрләр бик авыр шартларда яшәп, тәмам бөлгенлеккә төшәләр. Тик Пётр I дән соң Екатерина II (Әби патша) вакытында гына татарларны дин җәһәтеннән кысу бераз йомшара, ә кайбер фамилияләргә, шул җөмләдән Еникеевләр белән Терегуловларга да морзалыклары яңадан кайтарыла. Әмма элек биләгән җир-суларын кайтарып бирмичә генә… Ләкин ниндидер привилегияләре кайткан булырга тиеш, мәсәлән, морзаны солдатка алсалар, аңардан казарма идәнен себертмәгәннәр. Хәер, солдаттан башка шактый зур чиндагы хәрбиләр дә, зур гына дәрәҗәле чиновниклар да чыккан алар арасыннан – димәк, морзалыкның кайбер өстенрәк привилегияләре белән дә файдаланган булырга тиешләр. Шулай да морзалар дип аталган бу халыкның иң зур күпчелеге гади крестьяннар булган. (Газиз Гобәйдуллинның «Татарларда сыйныфлар тарихы» дигән китабында морзаларның һәм йомышлы татарларның ничек итеп бөлгенлеккә төшүләре бик ачык күрсәтелгән.)
Кыскасы, безнең бабайлар Темниковтан күчеп китәргә җыенган чакларында әле казна крестьяннары булып исәпләнәләр. Бу хәл аларның күченүләрен бик нык читенләштерә, чөнки патша хөкүмәте башкорт җирләрен читтән килгән һәм морза булмаган кешеләргә сатуны тыя. Шулай да алар тәвәккәлләп чарасына керешәләр. Башта ерак Темниковтан Уфа – Бәләбәй якларына йөргеннәр (ходоклар) килеп җир карыйлар, күпмедер карап йөргәннән соң, Каргалы дигән кечкенә елгачык буен сайлыйлар. (Башкортстан картасында күрсәтелгән Чәрмәсән елгасына килеп коя ул.) Елгачыкның уң ягында тезелеп киткән таулар, сул ягында җәелеп яткан кара туфраклы тигез ялан – иншалла, бәрәкәтле җир булыр, диләр карап йөрүчеләр… Җир хуҗасы башкортлар белән сөйләшүләр башлана. Ләкин әлеге морза булмаганнарга җир сатмаска дигән патша указы килешүгә бик нык комачаулык итә. Шулай да, өметсез – шайтан дигәндәй, юлы табыла. Ике кеше – Чәрмәсәндә тегермән тотучы Әпсәләм Киекбаев белән хәрби сотник Әмирхан Хәлилов бу эшне үз өсләренә алалар. Икесе дә электән килеп калган морзалар, җир сатып алырга хаклары бар, шуңа күрә башкортлар белән сөйләшүне дә алар алып баралар. (Исемлек башына да иң элек үзләрен язып куялар.) Бары тик шулар аркасында һәм шуларга кушылып кына безнең бабайлар Канны башкортларыннан 14500 дисәтинә җирне илле ел срок белән арендага алуга, ниһаять, ирешәләр. Аренда договорын төзү үзе дә бик озакка сузыла – чын булса, сигез елга! Менә шуннан соң гына 1773 елны егерме хуҗалык (йорт) – ундүрте Еникеевләр, алтысы Терегуловлар – ничәмә гасыр гомер иткән җирләреннән кубып, хатыннары, бала-чагалары белән арбаларга төялеп, мал-туарларын куалап яңа җиргә – Каргалыкай буена күчеп киләләр. Алар артыннан башкалары да һәм башка фамилияләр дә күченә башлыйлар. Бу күченү дә бер ун елга сузыла. Ахырда кечкенә елгачык буйлап утырган Яңа Каргалы исемендәге «төмәннәр» авылы барлыкка килә. Һәм шушы авылда минем бабайларның яңа тормышлары, яңа тарихлары башлана.
Менә шул. Мин дә алдымда яткан кулъязманы ашыкмыйча гына карап чыгып, ябып куйдым. Монда язганнар барысы да шуннан чүпләп җыеп алынды. Билгеле, анда кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар күп иде, ләкин аларның барысын да хәзергә калдырып торырга туры килде. Миңа бит безнең фамилиянең кайдан килеп чыгуын гына белергә кирәк иде, һәм шуның белән генә чикләндем дә диярлек… Әлбәттә, фамилия тарихы ул буыннар тарихы, әмма бик озын тарих. Шуңа күрә бик кысып-җыеп кына мин үзем турында болай дип әйтә алам: ерак гасырлар түреннән, гүя Азов диңгезе томаннары эченнән чыгып, ниндидер кабиләләрнең кысрыклавы аркасында, Ука, Мокшы елгалары буена күченеп килгән, шунда төпләнеп, күпмедер заманнар үзенә үзе хуҗа булып яшәгән, монголлар явыннан соң Алтын Урдага буйсынып, шуңа аты, коралы белән хезмәт иткән, морзалар сыйфатында өстенлек, дәрәҗә белән файдаланган, Алтын Урда таркалгач, иң якын күршесе – рус дәүләте кулында калып, аңа да хәрбиләр буларак хезмәтен күрсәткән, әмма соңга таба рус патшалары тарафыннан чукындыру максаты белән төрлечә кысу-изүләргә дучар ителгән, ахырда шул өзлексез кысу-изүләрдән котылу өчен төп җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган «төмәннәр»нең бер гаиләсендә 1909 елның иске стиль белән февраль аенда мин дөньяга килгәнмен. Мәрхүм атам мин туардан бер ел элек кенә сатып алган Коръәннең ахыргы битенә түбәндәге сүзләрне язып куйган: «Бән морза Нигъмәтҗан Әхмәтҗан углы Еникеев алдым ышбу кәләм шәрифне 1908 елда 28 гыйнварда Эткол ярминкәсендә. Баһасы 65 тиен көмеш һәм ушандук кәләми шәрифне 1909 елда 16 февральдә пәнҗишәмбә көн дөньяга килмеш углым Әмирханга һибә кылып бирдем. Алла Тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәүфыйк сорап ышбу әл-мөсхаф шәрифне хәтем кылырга насыйп итсен иде. Амин».
Минем туып үскән җирем икәү – Каргалыда туганмын, Дәүләкәндә үскәнмен. Димәк, миңа аларның икесе турында да сөйләргә туры киләчәк. Дәүләкәнне мин Каргалыга караганда күп мәртәбә яхшырак беләм, әмма Каргалы ул минем туган туфрагым, бөтен нәсел-нәсәбем шунда яшәгән, барлык якын һәм ерак кардәш-ыруым да шунда яшиләр иде. Билгеле, сүз дә иң элек аның турында барырга тиеш.
Авылның тулы исеме – Яңа Каргалы, ләкин телдә Каргалы дип кенә йөртелә. Төрле якларда бу исемдә бүтән авыллар да – мәсәлән, Ырынбур Каргалысы, Чистай Каргалысы кебекләр – булганга күрәдер, ахрысы, безнең авылны «Уфа Каргалысы», «Бәләбәй Каргалысы», янә тагын «Морзалар Каргалысы» дип тә йөрткәннәр. Кыскасы, тирә-якта шактый мәшһүр авыл булган ул.
Инде Каргалының үзен, аның кешеләрен һәм атам-анамның анда яшәгән чакларын тасвир итәргә керешкәнче, башта ук бернәрсәне әйтеп куясым килә: мин атам-анама һәм якын туганнарыма моңарчы ничек дәшеп өйрәнгән булсам, бары тик шул рәвешчә язачакмын да. Хәзерге укучыларга бу, бәлки, бик сәер дә тоелыр, ләкин сабый чактан ук әйтеп өйрәнгәнне картайгач кына үзгәртәсем килми минем… Атамны – атакай, анамны – инәй, бабамны – бабакай, әбиемне – әбекай («к»ны йомшак итеп), абыйлар, апаларны – агакай, дәдәкай (атам-анамның бертуганнарын) һәм тутакай дип атаячакмын. Бу дәшү рәвешләре барысы да төмәнчә, тик «инәй» диюем генә башкортча, чөнки телем ачылган чакта, без инде Каргалыда түгел, Дәүләкәндә, башкорт өендә торганбыз. (Дим буе башкортлары «әсәй» димиләр, «инәй» диләр.) Әгәр телем Каргалыда ачылса, мин «анакай» дип дәшәргә өйрәнеп киткән булыр идем. Хәер, Каргалының үзендә дә «инәй» диючеләр бар, ләкин бу форма кайбер киленнәрнең Каргалыга чит авылдан төшүләре белән бәйләнгән булса кирәк.
Инде төп максатка күчик. Менә минем кулда атакайның төзеп калдырган шәҗәрәсе саклана: башына «Еникеевләр нәселеннән хөрмәтле булган бабаларыбызның исемнәре һәм кайдан чыгышлары» дип язып куйган. Зур гына бөтен бер кәгазьгә иренмичә һәр буынның тармакланып дәвам итүен сызык һәм вак түгәрәкләр рәвешендә төшереп чыккан. Кагыйдә буларак, шәҗәрәдә ирләр тармагы гына күрсәтелгән, шулай да бер кешедән башланган бу тармаклар саны 47 гә җиткән. Иң баштагы дүрт кырлы беренче шәкел эченә «Хансуар бабай Еникеев» дип язып куелган. Бу Темников өязендә яшәп, шунда вафат булган бабабыз икән. Аның улы Бәшәр Еникеев Темниковтан башкорт җиренә беренче килеп утырган бабабыз була. (Шәҗәрәдәге урыны да Хансуар бабайдан соң икенче түгәрәк шәкел эчендә.) Димәк, атакай төзегән бу шәҗәрә бик ерактан башланмаган, асылда, ул Каргалыга күчеп килгәч кенә дәвам иткән һәм үрчегән буыннарны күрсәтә. Әлеге 47 тармак та яңа җирдә Бәшәр карттан тарала. Менә шул тармакларның берсе миңа да килеп җитә. Башы һәм дәвамы болай: Бәшәр – Хәсән – Әхтәм – Әхмәтҗан – Нигъмәтҗан – Әмирхан. Шулай итеп, мин яңа җирдә алтынчы буын икәнмен – бу 150 ел чамасы вакыт эчендә бер тармакның үрчүе… Калган тармакларга тукталып тормыйм, алар бик күп һәм әллә ни кирәге дә юк. Тик шунысы гаҗәп: минем атакай үзенең шәҗәрәсендә 47 түгәрәк ясап, шуларның һәркайсына Бәшәр карттан таралган кешеләрнең исемнәрен язып чыккан. Бернинди язма чыганакка таянмыйча, бары хәтердән генә! Дөрес, алар барысы да бер токым, бер авылда яшәүчеләр, ләкин шуларның бөтенесен исемнәре белән белү өчен нинди хәтер кирәк булгандыр инде. Югыйсә бит хәзер дәү әтисен онытучылар да күп.
Минем инәйнең шәҗәрәсе юк, шул сәбәпле аның ерак бабаларын мин белмим. Фамилияләре – Янгуразов. Темников өязендә Янгураз авылы булган, диләр, бәлки, нәсел очы шуннан килә торгандыр. Ләкин Каргалыдагы Янгуразовлар турында миңа шунысы ачык мәгълүм: беренчедән, алар Еникеевләр кебек морзалар түгел, икенчедән, аларны «мулла халкы» дип йөртәләр иде. Чөнки муллалык итү аларда буыннан-буынга күчә килгән – Каргалының иң беренче мулласыннан башлап, мин белгән Гыйният муллага чаклы. Морзалар үзләре динне ихлас тотсалар да, муллалык итәргә яратмаганнар – бу изге эшне бүтәннәргә тапшырганнар (күченгән чакта ук инде хәзрәтне дә арбага утыртып алып килгәннәр).
Инәйнең дә бабасы Габдрахман хәзрәт урта мәхәлләнең имамы булган, ләкин атасы Хәбибрахман нишләптер ата-баба юлыннан китмәгән, иген игү, мал асрау, шуның өстенә сәүдә дә итүне артыграк күргән. Гомумән, Янгуразовлар «мулла халкы» дип аталса да, аларның бөтенесе диярлек гади крестьяннар иде. (Мулла булу һәркемгә дә эләкми – вакансиясе бик аз аның.) Инәй ягыннан кардәш тиешле мин белгән Янгуразларның күбесе җир эшен яратып, җигелеп эшләүче таза тормышлы агайлар иде.
Минем атам Нигъмәтҗан Әхмәтҗан улы 1874 елны дөньяга килгән. Анам Бибихәдичә Хәбибрахман кызы 1872 елны туган. Димәк, ул атакайдан ике яшькә олырак булган. Җитеп килгән кыз чагында башта әнисе, аннары әтисе илле яшенә дә җитмәс борын үлеп киткәннәр. Инәй һәм ике сеңлесе – Мәрьям белән Кәримә – ятим калганнар. Аталары Хәбибрахман, әйткәнемчә, таза тормышлы кеше булган – юан нараттан кара-каршы салынган йортын мин дә хәтерлим әле – бабакайлар (Әхмәтҗан карт) күршесендә генә иде… Әмма кызлар кулында гына калган йорт-җир күпме генә сакланып тора ала?! Ахырда кардәш-ыру үзара киңәшләшәләр дә, хуҗалык таралмасын, кызлар да терәксез калмасын дип, минем атакайны, егерме яше тулар-тулмас, инәйгә өйләндереп, Хәбибрахман бабай йортына кертәләр. Атакай үзе дә бу өйләнүдән бик канәгать булган икән, миндә сакланган язмаларында «Хәләл зәүҗәмә кушылу белән бәхетем алга китте» дип язып калдырган. Һичшиксез, инәй аңа бик кулай килгән һәм яраткан да ул аны… Шул яшьтән бәйсезлеккә ирешү, үз башына дөнья көтү һәм хуҗалык итү ул заманда, әлбәттә, зур бәхеттән саналган булырга тиеш. Инәйне бик сабыр, акыллы хатын, ди торганнар иде, ә атакайның инде бик дәртле, куәтле чагы – шулай булгач аларның килешеп, яратышып тату гына «дөнья көтүләре» бер дә гаҗәп түгел. Әлеге яшьли генә калган ике балдызны да – Мәрьям белән Кәримәне үстереп, бик матурлап кияүгә бирәләр. Шул рәвешчә, шома гына бара тормыш, әкрен генә үтә гомер, ат-тун бар, мохтаҗлык юк, кардәш-ыру күп, кунак-төшем дә күп, туйлары да һаман булып тора. Әмма шушы тигез генә аккан тормышның бер зур кимчелеге була, хәер… бу турыда соңрак. Ә хәзергә шуны гына әйтәсем килә: атакай үзенең әлеге язмаларында, инәйгә өйләнеп, утыз биш яшенә хәтле Каргалыда үткәргән гомерен иң бәхетле, иң хозур чагы итеп саный. Һәм мин моңа бик ышанам, чөнки атакай үлгән көненә кадәр шул Каргалысын, андагы тормышын, кардәшләрен, дус- ишләрен сагынып яшәде.
Атакайны егет чагында бик чибәр булган диләр. Хәер, мин белгәндә дә ул чибәр иде: урта буйлы, җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле; кечкенә җирән сакал-мыеклы чиста ак йөз, бик килешле тулы гына иреннәр, бик туры борын һәм күксел-соры, зур гына күзләр – әнә шундый иде ул. Сиксәнгә җиткәндә дә ул сыгылып төшмәде, бөкресен чыгарып йөрмәде.
Аннары табигате белән дә егет кеше булуын сөйлиләр. Җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, җор сүзле, уен-көлке яратучан иде, диләр. Ул матур гына җырлаган да, гармун да уйнаган, оста гына биегән дә. Туйлардан һәм мәҗлесләрдән аны бер дә калдырмаганнар. Бизәгән мәҗлесләрне!.. Хәтта аның яшь чакларын белүчеләрдән шуны да ишеткәнем бар: туй кайткан чакта, ул төпкә җигелгән атка йөзе белән тарантаска карап атлана икән дә кияү белән кәләшкә гармун уйнап бара икән. Бик үк ышанып та бетәсем килми моңа, әмма шулай да дәртле-кыю егетләр туй вакытында ниләр генә эшләмәгәннәр!..
Мин белә башлаган чакларда, атакай инде кырыктан узган кеше иде. Җигүле атка арты белән атланып баруларын күптән оныткандыр, билгеле, ләкин барыбер җырлый да, уйный да, кәефе килгәндә биеп тә алгалый иде. Эчке мәҗлесләрендә генә түгел, өйдә ялгыз утырганда яки ишегалдында эшләп йөргән чагында да җырларга ярата иде. Тик, ни хикмәттер, атакайның бу җыр-музыка сәләте миңа бер дә күчмәгән – мин җырлый да белмәдем, берәр уен коралында уйнарга да өйрәнә алмадым. (Хәлбуки мандолина белән скрипканы тотып караган чакларым булды, ләкин барыбер берни дә чыкмады.) Ә менә атакайның нечкәрәк тавыш белән сузып кына җырлаганын читтән генә тынымны да чыгармыйча, бик әсәрләнеп тыңлый торган идем. Мин, күрәсең, инәй ягына охшаганмын – инәй ягыннан берәүнең дә җырлаганын белмим. Үзенең дә җырлаганын миңа бервакытта да ишетергә туры килмәде. Хәер, ара-тирә өйдә ялгызы калып, тәрәзәдән тышка тик кенә карап торган чагында, ул әллә нигә бер, авыз эченнән генә мөнәҗәткә охшатыбрак нидер көйли иде, ләкин минем колак салганны сизсә, шунда ук туктый да торган иде.
Әйе, инәй төсе-бите һәм табигате белән дә бөтенләй башка иде. Кыз вакытында ул, әлбәттә, ямьсез булмагандыр. Чем-кара озын чәч толымнарын мин дә әле хәтерлим. Ләкин мин белә башлаганда ул инде шактый йончыган һәм ямьсезләнгән хатын иде. Күзләре бозылган, кызарып тора, тешләре дә төшеп бетә язган, аркасы да бөкрәя төшкән иде. Яшерә алмыйм, башка малайларның әниләре чибәр, ә минеке ямьсез дип пошынган чак- ларым да булды, ләкин бу чын сәбәбен белмәүдән иде. Ә чын сәбәбе… хәер, ул турыда алдарак әйтелер…
Ә тормышлары бер дә начар булмаган. Иркен, мул яшәгәннәр. Атакай күбрәк кәсеп итеп йөргән. Бу эшкә ул яшьтән үк тартылган, чөнки бабасы Әхтәм карт та, атасы Әхмәтҗан да иген игү, мал асрау өстенә алыш-биреш итү белән дә шөгыльләнгәннәр. Дөрес, Каргалы үзе сәүдә җире түгел, атнага бер килә торган кечкенә базары да соң гына җыелып, иртә таралып та бетә иде. Өч мәчетле зур авылда Гали байның таш кибетеннән башка бүтән кибет тә юк иде шикелле – белмим, истә калмаган… Бөтен халкы аның җиргә бәйләнгән, җир белән яшәгән (һәм җир өчен дип килгәннәр дә), ләкин һәрбер зур авылдагы шикелле монда да, базардан базарга йөреп, алыш-биреш итүчеләр дә аз булмаган. Билгеле, төрлесе төрле дәрәҗәдә – Гали бай кебек чардаклы, яшел түбәле өй, тимер ишекле таш кибет салдырган бик эресе белән беррәттән Кырлайчы Хәллә абзый кебек бөтен «товары» кечкенә сандыкка сыеп беткән җәяүле «сәүдәгәре» дә булган алар арасында. Гомумән, авыл кешесе тик ятарга яратмаган, хәрәкәттә бәрәкәт, дип, буш вакытында һаман базар чапкан, анысын алган, монысын саткан – ничек тә акча табарга тырышкан. (Ә акчаны ул бик яраткан.) Мин моны нэп вакытында үзем дә бик яхшы күреп калдым.
Менә минем атакай да, әйткәнемчә, малай чагында ук атасына ияреп, Дим буенда һәм Ачлыкүл ягында Акчуриннар3өчен йон җыеп йөргән. Үзенең әлеге язмасында ул, башкортлардан дусларыбыз күп иде, дип яза. Мәсәлән, Казанголда – Җәгъфәр карт, Ябалаклыда – Курмый карт, Кыдрачта – Сәфәргали агай, Буранголда – Җомагол карт – болар барысы да бай башкортлар, бик күп сарык, елкы биләгәннәр… Каргалыдан Дим буена кырык-кырык биш чакрым, Ачлы күлгә утыз-утыз биш чакрым чамасы булыр, ул заманда бу җирләр күксел үлән дулкынланып яткан, төрән кермәгән тоташ кылганлы сәхрә булган да шул сәхрәдә ара-тирә башкортларның ак тирмәләр корып утырган җәйләүләре дә көтү-көтү утлап йөргән маллары гына очраган. Менә атакайның бабасы Әхтәм карт та, ул үлгәч, атасы Әхмәтҗан карт та шул башкортларга барып, ак тирмәдә ит ашап, кымыз эчеп, берәр атна кунак булып ятканнар. Ә кыш кергәч, башкортлар үзләре, дөя җиккән тар чаналарга ит-май төяп, Бүздәк ярминкәсенә барышлый да, ярминкәдән кайтышлый да безнең бабакайларга кереп, кунак булып китә торган булганнар. Әнә шулай күңелле, кызыклы итеп яза атакай бу аралашу-йөрешүләрне… Бик күп еллар узгач та, ул әллә кайчан үлгән башкорт дусларын «фәлән агаем да төгән җиңгәм» дип сагынып сөйли торган иде.
Инде өйләнгәч, атакай сәүдә эшенә җиң сызганып дигәндәй керешә. Үзеннән соң туган энеләре дә үсеп җитә, шуңа күрәдер, ахрысы, ул авыр крестьян эшеннән әкренләп читләшә, китә. Кибет ачып сату итми, базар йөри, ярминкәләрне калдырмый, нәрсә алып, нәрсә сатканын мин ачык кына белмим, ләкин зур байларга күбрәк тире-яры җыйган булса кирәк. (Моны аңардан калган әллә кайчангы иске, озын-тар гына исәп-хисап кенәгәсенә карап әйтәм. Ул анда елкы, үгез, кәҗә тиреләрен күпмегә сатып алганын гел генә язып барган.)
Әйтергә кирәк, атакай татарча бик әйбәт укый-яза белә иде. Вывескалар укырлык, адрес язарлык русчасы да бар иде. Татарча өслүбе дә әйбәт иде, соңгы гомерендә яшьлеген сагынып җырлар да, башыннан кичкәннәрне шигырь итеп тә язды хәтта. Срур тутакайның әйтүенә караганда, ул берничә кыш Төпкиле мәдрәсәсендә ятып укыган булган. Күбрәк укыса, бәлки, мулла, бәлки, мөгаллим була алган булыр иде. (Хәер, мулла булмас иде, нәселдә юк нәрсә, ә мөгаллимнәр күп чыккан безнең халыктан.)
Әмма ул сәүдә эшен яраткан. Ни өчен?.. Чөнки сәүдә итү аның өчен үзенә күрә бер хөрлек, бәйсезлек, булдыклылык билгесе булып саналган. Кыскасы, сәүдә итүдән табыш кына түгел, тәм дә тапкан. Билгеле инде, сәүдә эшен ул, һичшиксез, хәләл кәсеп дип санаган – Мөхәммәд пәйгамбәр үзе дә сәүдәгәр булган ич!.. Ни дәрәҗәдә оста сәүдәгәр булгандыр – бу кадәресе икенче мәсьәлә. Ул бит, асылда, хис кешесе иде, җыр яраткан, уен-көлке яраткан… һәм җан иясен дә бик ярата иде. Бервакытта да аның кулы җан иясенә күтәрелмәде – атка да ул сөеп, сыйпап кына дәшә иде. Кирәк чагында без тавыкны да күршеләрдән суйдыра идек.
Хәлбуки чын сәүдәгәрнең табигате башкачарак – корырак, катырак булырга тиеш түгел микән?.. Әйтә алмыйм. Ләкин ничек кенә булмасын, минем атакай чынлап торып сәүдә эшенә керешер өчен 1910 елның көзендә, Каргалыдагы йорт-җирләрен калдырып, сәүдә үзәгенә әверелгән Дәүләкәнгә күчеп китә. Бу вакытта әле мин бишектәге сабый – бары яшь ярымлык кына… Бердәнбер, бүтән бала юк.
…Хәзер инде инәйнең кара шәлен ачарга да ярый торгандыр. Әйе, аны иртә бөккән, күзләрен бетергән рәхимсез сәбәп әнә шунда: тугыз бала табып, берсе-бер исән калмаган. Сабыйлар туып, күпмедер үскәч, нәкъ сөендерер һәм сөйдерер чакларында гына үләләр дә китәләр икән. Кайсы кызамыктан, кайсы чәчәктән, ләкин күбесе эч авыруыннан. Билгеле инде, ул заманда йогышлы авырулардан балалар күп кырылган. Ләкин бит һәммәсе дә түгел, берсе китсә, берсе калган. Ә менә инәйнең берсе дә калмаган – нигә, ни өчен аның башына гына мондый фаҗига?! Ис-акыл җитми бу хәлгә! Югыйсә, әйтүләренә караганда, һәркайсы туган чакта туптай таза да булган, имеш. Инәй үзе дә ара-тирә генә: «Мәрьямем бик матур булмакчы иде» яки «Тимербулатым бик тере – кулдан очарга гына тора иде», – дип сөйләнеп куйгалый иде. Әмма ни үкенеч: тотып кала алмаганнар шул, тугыз бала очканнар да киткәннәр!
Мине иң гаҗәпләндергәне – ул чактагы кешеләрнең наданлыгы һәм көчсезлеге. Каргалы бит инде зур авыл, укыган кешеләре дә аз түгел, ә менә белеп-аңлап ярдәмгә килүче дә, һич югы, дөрес киңәш бирүче дә булмаган. Бер фельдшер кисәге булган шикелле, ләкин ул да корчаңгы атларны гына дәвалый белгән, имеш. Кыскасы, медицина юк, хәтта «морзаларга» да!
Хәзер сорашканда Срур тутакай (атакайның бертуган сеңлесе) миңа әйтә: җиңгәчәйнең сөте юк иде, баласын гел кулдан ашата иде, эч авыруын йоктыру күбрәк шуңардан килә иде, ди. Бәлки, дөрестер дә, тик минем бу хакта элек берәүдән дә ишеткәнем булмады. Инәй үзе хәсрәтен бер дә сөйләми иде, хәсрәте аның эчендә яшерен иде, һәм якыннан белгән кешеләр дә: «Хәдичәттәй бит ул ифрат та сабыр!» – дип әйтә торганнар иде. Әйе, ана кешегә сабыр итүдән башка ни кала?!
…Шуннан соң менә мин унынчы бала! Мине, корбаннар чалып, нәзерләр әйтеп, Алладан сорап алганнар. Мин, һичшиксез, яшәргә тиеш булганмын. Атакайның Дәүләкәнгә күчүе беркадәр шул теләк белән дә булмады микән? Чөнки балалары тормаган иске урынны ташлап китүне үзләренчә хәерлегә юраулары бик мөмкин. Яңа урында бит яңа өметләр дә туа…
…Ике елдан соң, унберенче бала булып, Илдархан исемле энем дөньяга килә. Тагын бер малай! Бичара инәй өчен нинди зур бәхет дисәм, бу ничектер бер генә яклы булыр кебек. Юк, бәхет дигән нәрсә алай саф килеш кенә очрамый ул тормышта.
Бөтен кардәш-ыру, якын туганнар безне «ике бөртек» дип йөрткәннәр. Ике бөртек!.. Өсләрендә кан калтырап саклыйсы, үстерәсе бар әле аларны.
Дәүләкәндәге тормышыбызны язганчыга кадәр, туган авылым турында күргән-белгәннәремне сөйләп бетерәсем килә. Күңелемдә шулай саклана – башта Каргалы, аннары инде Дәүләкән.
Каргалыда йөз илле елдан артыграк яшәп килгән нигезебез бар – бу минем бабакай Әхмәтҗан карт йорты. Менә шушы нигезгә атакай белән инәй еш кына кунакка кайта торган булганнар (Дәүләкән – Каргалы арасы ерак түгел, кырык чакрым чамасы гына). Инәй итәгендә энем белән мин дә, билгеле, кайтканбыз. Безне, ике бөртекне, тарантастан ук күтәреп алганнар, сөйгәннәр, кадерләгәннәр, әмма ләкин без аларны әле хәтердә сакларлык яшьтә булмаганбыз. Мин үзем, мәсәлән, бабакайлар йортын, андагы кайбер күренешләрне өзек-өзек итеп кенә дүрт-биш яшемнән хәтерли башладым шикелле. Ә тулырак, ачыграк һәм күбрәк тә итеп күрә-хәтерли башлавым җиде-сигез яшемә туры килә торгандыр. Һәм болары да бабакайлар ихатасыннан әллә ни ерак китмиләр.
Бабакайларның ихатасы (ишегалды) бик зур иде, иркен иде, күп җире бәбкә үләне белән түшәлгән иде. Тик кое тирәсе, абзарлар алды гына мал таптаудан үләнсез, такыр иде. Урам буйлап яңа койма сузылган, өч капка баганасы басып тора, ләкин капка үзе ни өчендер юк… Әллә такталары, әллә куллары җитмәгән, Хода белсен!
Менә шул капкасыз баганалар арасыннан килеп кергәч, аз гына эчтәрәк, сул кулда бабакайларның алтыпочмаклы, калай белән япкан өйләре тора. Уң якта зур гына ак келәт, шул ук рәттә, ишегалдының түренә табарак, янә берме-икеме келәт, чилник (лапас), тагын ниндидер каралтылар, ә иң түрдә инде терлек абзарлары. Алар барысы да салам түбәле, тик келәтләрнең кыегына буй-буй киртәләр дә салынган.
Сул яклап исә, «капка»дан шактый эчтә, таза бүрәнәләрдән салынган, ләкин инде җиргә чүгә башлаган янә бер иске генә өй бар иде. Аш ызбасы дип йөртәләр иде аны, миче бик зур иде, кочак-кочак салам кертеп ягалар иде. Шул гөрләп янган утта Мәдинә җиңгәчәй зур чуен тутырып бәрәңге (төмәнчә – бульба) пешерә иде. Терлекләр өчен булса кирәк, ләкин кайчагында безгә дә салып бирә иде. Без җыен ыбыр-чыбыр бала-чага түгәрәкләнеп утырып, агач табактагы кайнар бәрәңгене, үзебез азаплана-азаплана әрчеп, эре тозга тидереп, кара арыш ипие белән бик тәмләп ашый идек. Аннары бу өйгә кышның салкын көннәрендә туган бозауларны һәм бәрәннәрне ябып тоталар иде. Минем бәрәннәргә исем китә – алар өч-дүрт көннән инде бөтен өйне бетереп чаба башлыйлар, зурая төшкәч, мич башына хәтле сикереп менәләр. Ә бозауларны озак тотмыйлар, бераз аяклангач та икенче бер җылы урынга күчерәләр… Соңыннан «аш ызбасы» юкка чыкты – кайчан, ни өчен сүткәннәрдер, белмәдем. Беренче герман сугышы вакытында утынга түгел микән?!
Истә калганы тагын – аш өеннән арырак кара мунча. Кергәч тә уң якта учак, учак өстенә чуерташ өелгән, шуңа терәлеп үк торган тәбәнәк ләүкә, ә каршыда кечкенә чалыш тәрәзә. Морҗа-мазар юк, якканда төтен чыксын өчен ишеген ачып куялар, шуңа күрә мунчаның бөтен эче корым сылагандай кап-кара. Ләкин, ни хикмәттер, бу кара корым кием-салымны буямый иде.
Бик кечкенә чагымда бабакай белән әбекайның мине шул мунчага алып керүләрен аз гына хәтерлим. Зур түгәрәк тазга утыртып юындыралар, аннары бастырып комганнан җылы су белән коендыралар. Ләүкәгә яткызып чабып та караганнар. Ләкин монысын мин бер дә яратмаганмын, имеш, – разбой сала башлаганмын.
Ә менә унике-унөч яшьләремдә булган бер вакыйганы һич тә онытасым юк. Кышкы салкын көн иде. Абзаннан килгән кодача (җиңгәчәйнең сеңлесе) белән без икәү утын ташып, кара мунчаны ягып җибәрдек. Башта әче төтен күзләребезне кисте, тамак төпләренә утырды, аннары бераздан, учак ялкынланып янарга тотынгач, төтен кимеде, чыгып та бетте диярлек. Без мунчаның ишеген дә ябып куйдык. Кызу гына чытырдап янган утка карап янәшә утырабыз, нәрсә сөйләшкәнебезне хәтерләмим, тик шул чакта мин, ничектер тилереп китеп, калын гына киенгән кодачаны кочаклап үбәргә тырышып карадым. Кодача әллә ни ачуланмады да, бары: «Куй, маташма!» – дип кулымны гына алып ташлады. Ул инде буй җиткән таза кыз иде, бәреп очырса да, хәленнән килерлек иде. Ләкин очырмады – күрәсең, балага санады мине.
Кара мунча белән бәйләнгән истәлекләр шуның белән тәмам. Янә бабакайларның бөтен ишегалдына ямь биреп торган, урта бер җирдәрәк сиртмәле кое да бар иде. Чатлы баганага тимер кендек белән утыртылган озын сиртмәнең җирдәге калынрак башына зур гына бүкән тагылган, ә югарыдагы нечкә очына таза бау, бауга шомарып беткән колга, колгага кара чиләк беркетелгән. Кое янында калын бүрәнәне чокып эшләгән су тулы озын улак тора, көтүдән кайткан сыерлар, сарыклар иң элек шунда йөгерешеп баралар. Кем дә булса кара чиләкне коега су алырга төшергәндә сиртмәнең калын башындагы әлеге бүкәнгә атланып, һавага күтәреләсе килә иде.
Коеның бурасы тәбәнәк иде, шуңадыр, ахры, безнең ише вак бала-чаганы ул тирәгә җибәрмиләр – кое үзенә тарта, дип куркыталар иде. Чынлап та, барып, коеның тирән караңгы төбенә иелебрәк карап торсаң, ничектер баш әйләнеп киткәндәй була иде. Әгәр шуннан тартып та алса? Юк, белеп куганнар безне куркыныч-серле кое яныннан!
Иң артта – читәннән үргән, салам япкан терлек абзарлары, ләкин мин аларны яхшы белмим, чөнки, бердән, бәләкәй чагым, икенчедән, абзарлар җәй көне гел буш тора диярлек. Кояш баер алдыннан гына, сыер-сарыклар – көтүдән, атлар эштән кайтып керәләр. Ә мине сыер сөзмәсен, ат типмәсен дип һаман саклыйлар иде.
…Абзарлар артыннан ук бәрәңге бакчасы башлана. Монысын яхшы хәтерлим, чөнки ызаны буйлап, җылы-йомшак туфракка ялантәпи бата-бата, күп чаптым. Бакча бик озын, түбән таба сөзәкләнеп инеш ярына чаклы төшә. Яр астында инеш – Каргалы инеше диләр аны. Ул бик сай, бик кечкенә, чуерташлар өстеннән сырланып ага – кайбер төшләреннән аяк чылатмыйча сикереп тә чыгарлык. Кер чайкарлык кына яту урыннары4 да бар. Кисмәк бүрттерерлек, кабык чылатырлык су җыелсын өчен, кайбер җирләрен әзрәк ташлар белән дә буганнар.
Инеш кечкенә, тар булса да, үзәне шактый киң, ярлары да шактый биек. Язгы ташу вакытында кар суы шул ярларга сыеша алмыйча котырып, атларны агызып китәрлек булып килә, диләр, ләкин мин бу тыныч-юаш кына агып яткан инешнең андый чагын бервакытта да күрмәдем (язын-көзен без Каргалыга кайтмый идек).
Инешне кичеп, каршы яр өстенә күтәрелгәч, тар гына тугайлык башлана. Тугайлык тип-тигез, урыны-урыны белән бәләкәй генә урмандай кычыткан, алабута, шайтан таяклары үсеп утыра, чирәм җирләрендә бозаулар, казлар йөри, сугып киптергән зур-зур кизәк өемнәре тора.
Бу тугайлыкны тау итәге дияргә дә ярый, чөнки аз гына баргач та биек, текә тау башлана… Тау гына түгел, таулар! Инеш буйлап бер сафка баскандай тезелешеп килә бу ак маңгайлы кызыл таулар. Дәүләкәннән кайтканда иң элек әнә шул тауларны, аннары авылның нечкә манараларын күрәсең. Каргалы кешеләренең җырларына да кергән ул таулар:
Каргалыкай тавы киртләч-киртләч,
Киртләчләре бетәр, кар киткәч.
Әйе, киртләчләр күп, болар – кәҗәләр таптап салган сукмаклар. Әмма тауның түбәсеннән итәгенә кадәр кар сулары ерып төшкән «сырлар» да җитәрлек.
Каршыбыздагы тауга кайчан менүемне хәтерләмим, – билгеле, кечкенә чагымда үзем генә менә алмаганмындыр инде, ләкин үсә төшкәч, Каргалы малайлары белән бергә, әлеге кәҗәләр төсле, ул тауларга күп менеп йөрергә туры килде. Безнең турыдагы Урталык тавы дигәненең өсте тип-тигез иде: рәхәтләнеп чап, уйна, көрәш! Борынрак заманда Каргалының җиткән кызлары һәм егетләре дә шушы тауга менеп төрле уеннар уйный, күңел ача торган булганнар. Ул заманны Срур тутакай бик яхшы белә һәм бик тәфсилләп, матур итеп сөйли дә. Кызлар бик горур, бик «строгий», ә егетләр бик тыйнак, әдәпле булганнар, имеш, сакчылы уйнаганда егет, кызны куып җиткәч, кычкыртып кочакламаган, ә кул очын иңбашына тидереп кенә алган, имеш. Бәлки, бәлки… Ләкин мин үскәндә яшьләрнең тауга менеп уйнаулары беткән иде инде, тик ара-тирә генә аллы-гөлле чуар кызларның кояш баер алдыннан, тау түбәсендә тезелешеп, авыл өстенә карап утырганнарын әзрәк хәтерлим әле.
Соңрак, 1924–1925 елларда, яшьләрнең җәйге уеннары ялан якка, тимер юл буендагы чирәмлеккә күчкән иде инде. Өч мәхәлләнең дә яшьләре шунда җыела иде. Егетләр, кызларның ниндиләре генә юк! Ул чакларда авылга Бәләбәйдән, Уфадан, Казаннан бик күп укучы яшьләр кайта иде. Алар арасында иске формаларын саклаган яшел фуражкалы, яшел тужуркалы картрак студентлар да очрый иде. Шәһәрчә киенгән бик сылу туташлар да бар иде. Авылчарак киенгәннәре дә бик көяз-ыспайлар, шуның өстенә шактый кыю-шаяннар да иде. Каргалы яшьләренең әнә шул кичке зур уеннарын мин дә бер-ике тапкыр күреп калдым. Миңа ундүрт-унбиш яшьләр булгандыр, инде ис кергән, хыял эшли, күзләрем – кызларда гына! Тик, кызганычка каршы, мин әле кызлар арасына кереп китә алмыйм, мин әле егет булып җитмәгәнмен – кыюлык та, әрсезлек тә юк әле миндә. Шуның аркасындадыр инде мин Каргалы кызларыннан берәүгә дә гашыйк була алмыйча калдым. Ә егет булып өлгергәч, миңа инде туган авылыма кайтып йөрергә туры да килмәде. (Соңгы кайтуым 1924 елның җәендә булды шикелле.)
Әйе, Каргалы ул минем балачагым. Хатирәләрем дә балачакныкы. Иң элек, әнә югарыда язганча, бабакайларның иркен ишег- алларын, келәт, кое, читән абзарларын, өй ишегеннән чыгуга каршыда гына басып торган мәһабәт тауларын күргәнмен. Шул ихата эчендә генә йөргәнмен, уйнаганмын, тавыклары, чебиләре белән танышканмын, арыгач, каз бәбкәседәй, башымны үләнгә төртеп йоклап та киткәнмендер, бәлки, – бу минем әле бары ике-өч яшьлек чагым гына булгандыр. Азрак үсә төшкәч, урамга чыкканмын, күрше-тирә малайлары белән таныша башлаганмын. Бабакайлар йорты авылның нәкъ уртасында, каршыда гына иске агач мәчет – аны «урталык мәчете» диләр иде. Мәчет ихатасы кырыннан ук авыл зираты башлана. Анда иңкәйгән, кыйшайган иске кабер ташлары күп, яңалары бик аз, рәшәткәле каберләр дә күп түгел. Үсеп утырган агачлар бөтенләй юк диярлек, тик кайбер рәшәткәләр эчендә генә сирень куаклары күренә. Әмма зират өсте бер дә тапталмаган кылганлы куе чирәмлек иде. Чирәмдә җир җиләге күп була иде, ләкин аны нигәдер җыючы юк, бары без – вак бала-чагалар гына курка-курка кереп җыйгалый идек.
Терәлеп торган күршеләребез – уң якта Бәлеш Усман, сул якта – Әсәләй Шәрәфетдине. Усман абзый безгә якын кардәш – аның атасы белән минем инәйнең атасы бертуганнар. Үземне белә башлагач, иң беренче кереп йөрүем дә шуларга булды. Чиста җыештырылган якты, пөхтә өйләрен әле дә булса онытмыйм. Усман абзыйның өч улын беләм, шуның уртанчысы – Ибрай исемлесе – минем иң беренче уйнап йөргән дустым да иде. Яшькә күпмегәдер олырак, таза, базык малайга ияреп, мин Каргалының инеш буйларында, тау-чокырларында күп йөрдем. Ибрайның агасы өрлектәй таза Хәсән абзый танылган көрәшче иде. Ибрай үзе дә көрәшергә бик һәвәс иде, кыстый-кыстый мине дә көрәшергә мәҗбүр итә һәм, билгеле инде, чөеп кенә ташлый иде. Шулай да мин аңардан көрәшергә шактый ук өйрәнеп калдым һәм, бил ныгый төшкәч, үзем дә кайбер малайларны әйбәт кенә әйләндереп сала башладым. Хәзерге вакытта Ибраһим Янгуразов – отставкадагы полковник, Уфада тора, ә мин бары тик сержант кына. Күрәсез, чин ягыннан да безнең аерма бик зур.
Бабайкайлар урамы – авылның иң озын һәм иң төп урамы – буе бер өч чакрымга сузыла торгандыр. Югары башы – югары оч, түбән башы түбән оч дип йөртелә. Һәр ике очта да якын һәм ерак кардәшләребез бик күп. Кайтып-китеп кенә йөргәнгә күрә, мин аларның бик якыннарын гына беләм: югары очтан, мәсәлән, Рәхмәтулла абзыйларны, Зүрәттәкайларны («тутакай» сүзе шулай кушылып әйтелә), түбән очтан Саттый җизниләрне, Сәгыйть бабакайларны… Ләкин алар барысы да диярлек мине һәм энемне беләләр иде, кунакка барганда яки үзләре килгәндә безне «Хәдичәттәйнең ике бөртеге» дип, сокланып, мактап, тәүфыйк теләп, башларыбыздан сөяләр иде.
…Хәзергә кадәр оныта алмыйм бик иртә күңелемдә уелып калган бер күренешне. Ул чакта миңа күпме булыр? Дүрт яшьләр чамасыдыр, шуннан да артык булмас. Җәйнең җылы матур бер иртәсендә бабакай белән әбекай, читән тарантаска янәшә утырып, мине дә үзләре белән алып, каядыр барырга чыктылар. Каршыдагы мәчет тыкрыгыннан уздык, тимер юл аша чыктык, аннары, такыр юлдан җирән алашаны әйбәт кенә юырттырып, яшел кырлар буйлап киттек. Әйтәсе дә түгел, миңа бик күңелле, бик рәхәт иде. Бөтен тирә-ягым бик киң, бик якты – сулда тезелеп киткән Каргалы таулары, ә уңда һәм алда офыкка китеп югалган чуар иген басулары. Әбекайның итәгендә мин ялт-йолт каранып барам. Җирдән берәр кош күтәрелсә, шуңа башымны каерам, юл буенда берәр күбәләк талпынса, аңа да сузылмакчы булам. Шулай озак кына бара торгач, без ахырда ерак бер яланга җитеп туктадык. Хәзер менә чамалыйм, бу, мөгаен, Әркәсле яланы булгандыр – авылдан кыйбла тарафындагы ерак кырларны каргалылар әнә шулай дип йөртәләр иде. Без килеп туктаган җир тип-тигез сәхрә иде. Кайсы якка карама, бихисап чәчәкләр, ә җиргә төшкәч, мин куе үләнендә бөтенләй күмелә яздым. Тирә-ягымда ниндидер кортлар тонык кына безелди, ниндидер кошлар пыр-пыр очып китәләр, ә бер кошчык кайдадыр биектә шундый өздереп, шашынып сайрый ла, әйтерсең менә безне күрүдән шатлыгы эченә сыймый мескеннең! Аның тавышы бер якыная, бер ерагая, гүя мине үчекли, ләкин мин аны күрә алмыйча йөдәп беттем. Мин әле ул кошчыкның тургай икәнен дә белми идем. Әмма миңа бик рәхәт иде, бик кызык иде, гүя мин моңарчы һич күрмәгән өр-яңа бер дөньяга килеп чыкканмын. Билгеле, хәйран калганмындыр инде, кая карарга, нәрсә эшләргә белмәгәнмендер… Йөрисем-йөгерәсем килгәндер, чәчәкләрне дә өзәсем килгәндер. Ләкин әбекай мине ни өчендер үзеннән ерак җибәрми, гүя ашыкмаска кушкандай әкрен генә: «Чү, бәбкәм!» – дип әйтә тора.
Ә бабакай, атын тугарып үләнгә җибәргәч, бераз читкә китеп, чирәмгә кара җиләнен җәйде дә намаз укырга кереште. Башта аягүрә, аннары тезләнеп укыды. Тирә-ягы куе үлән, шау чәчәк, менә шул үлән-чәчәкләр эченнән бабакайның нечкә муены белән кырпу бүреге генә күренә. Якты һавада күзгә күренмәс әлеге кечкенә кошчык талпына-талпына һаман өзелеп-өзелеп сайрый, үләндә йөргән җирән алаша да әледән-әле башын селкеп, тимер авызлыгын чыңлатып куя, ә без әбекай белән бер читтә нидер көткәндәй тын гына басып торабыз.
Ни хикмәттер, мин үскәч тә, олыгайгач та, хәтта менә картайгач та әнә шул күренешне – бабакайның үлән-чәчәкләр арасында тезләнеп намаз укуын һич оныта алмадым. Ниндидер бик якты бер эз калдырды ул минем бала күңелемдә. Бәлки, шул мизгелдә мин әйләнәмдәге сихри дөньяны ачыграк күрә, тирәнрәк тоя башлаганмындыр… Нәрсә дим, мин бит үзем дә үлән биеклек кенә бала, берни аңламаган, бернәрсә белмәгән бала гына. Тик менә хәзер уйлап куйгалыйм: шул балачакта күргәнем миңа соңыннан иң авыр чакларда да дөньядан бизмәскә ярдәм итмәде микән?!
Бабакай белән бәйле тагын бер хатирәм саклана. Әлеге авылдан чыгып китә торган каршыдагы тыкрык буенда, мәчет ихатасы артында, аларның читән белән әйләндергән ындырлары бар иде. Ындыр әллә ни зур да түгел, урта бер җире тап-такыр… Менә шул ындырда көлтә таптатканны хәтерлим мин… Көз башы булгандыр инде, көннәр әле аяз, тымызык, бик җылы да иде. Ындырның тап-такыр уртасына бодай көлтәләрен, башлары белән эчкә каратып, зур түгәрәк итеп тезеп салганнар. Бабакай җигүле арбага минем ише ыбыр-чыбыр бала-чаганы төяп, шул көлтәләрнең башларын аты һәм арбасы белән таптатып, әкрен генә әйләнеп йөрде. Озак әйләндерде ул безне – тәмам кинәндек без бу рәхәткә! Көлтә таптату – ашлык сугуның бер ысулы икән ул. Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле. Таптатканнан соң шул ук көлтәләрне хатын-кызлар чабагачлар белән алмаш-тилмәш дөпелдәтеп сугарга тотындылар. Бусы да бик кызыклы иде – дәртле сикерешә, күңелле тупылдаша чабагач башлары апайлар кулында!.. Ындырда иртә көзен ашлык сугу – бу авыл эшенең иң хозур чагы дияр идем мин…
Гаҗәп бу хәтер дигәнең! Күпме нәрсә онытыла, эзсез югала, ә кечкенә бер вакыйга гомер буена диярлек истә саклана. Ләкин менә бабакайның үзен ни сәбәптер ачык кына күз алдыма китерә алмыйм. Дөресрәге, китерсәм дә, ничектер еракта томанлы итеп күрәм. Ул юка гына гәүдәле, кәҗә сакаллы бер кеше иде, буйга да бәләкәй иде шикелле, һәм күпләр аны, очарга торган җиңел сөякле бик җитез карт иде, дип сөйлиләр. Бәләкәй булуына карамастан, мәчеттә ул бөтенесеннән калка биреп утыра икән. Холкы белән дә күкерт шикелле бик тиз кабынып китүчән иде, диләр. Улларын, киленнәрен утлы табага бастырырга яраткан булса кирәк. Ләкин бик тиз сүрелә дә икән. Андый чагында һәркемгә ачык чырай да тәмле сүз. Әбекайга ул, мәсәлән, «якты көнем!» дип кенә дәшә иде.
Мин аның озын ак күлмәк, кара камзул, йомшак кара читекләр киеп йөргәнен әзрәк хәтерлим. Тагын бер нәрсә бик нык истә калган: кайнаган самавырны өстәлгә китереп куйгач, бабакай аның морҗасыннан утлы күмергә кечкенә лимон кабыгы төшереп җибәрә иде. Менә шуннан бөтен өй эченә гаҗәеп бер тәмле хуш ис тарала иде. Бу хуш исне минем әле дә булса онытканым юк, ләкин аңардан да битәр ул заманда авылда лимон булуына гаҗәпләнәм. Күрәсең, Бүздәк яки Дәүләкән базарыннан алып кайтканнардыр инде. Дәүләкәндә җиләк-җимеш подваллары да бар иде, аннары бик юка гына сурәтле кәгазьгә төрелгән лимоннарны Муллаҗан исемле агай, беләгенә кәрзин асып, урам буенча, «Лимон, кемгә лимон?» дип кычкыра-кычкыра сатып та йөри иде. Анысы да гаҗәп!
Бабакай турында белгәннәрем шушы урында өзелә дияргә дә ярый. Унҗиденче елның җәендә кыска гына каты авырудан соң ул Каргалыда вафат була. Шулай итеп, мин бабакайның үлгәнен белсәм дә, ак кәфенгә төрелгән гәүдәсен үз күзем белән күрмәгәч, бу югалтуны артык авыр кичермәдем бугай. Дөрес, аңлыйм да, тоям да кебек: бабакай юк инде, базар саен диярлек безгә килмәс, безне – «ике бөртек»не җитәкләп йөрмәс, юксынырбыз да, сагынырбыз да без аны, әмма чын хәсрәт дигән нәрсәне без әле юньләп белми идек.
Әбекайны инде мин яхшы ук хәтерлим. Бабакайдан соң әбекай дүрт ел яшәп, егерме беренче елны бездә, Дәүләкәндә вафат булды. Миңа ул чакта унике яшь, зиһен кергән, күңел күзе дә ачыла төшкән… Бүгенгедәй исемдә: егерме беренче елның гаять коры, эссе җәендә бездә ваба (холера) чире пәйда булды. Ара-тирә шул чирдән үлүчеләр дә була башлады. Ачлык әле килеп җитмәгән иде, әмма елның килеше бик өметсез, бик хәтәр иде.
…Беркөнне иртәнге чәй янында мин йокыда күргән төшемне сөйләдем: имеш, ниндидер читтән килгән чапанлы кешеләр безнең урамда өй саен дөя өләшеп йөриләр икән. Әле берәүнең, әле икенченең, әле өченченең ишегалдына кечкенә башлы, иләмсез зур дөяләрне кертеп, калдырып чыгалар икән… Шуны ишетү белән әбекай бик куркынып миннән сорады: «Ай, бәбкәм, ул дәвәне безгә дә кертмәделәрме?» «Юк шикелле, – дидем мин, икеләнебрәк. – Безгә хәтле килеп җиткәннәрен күрмәдем». Шуннан соң әбекай бераз тынычланган кебек булды, шулай да авыз эченнән генә нидер укып, битен сыйпап куйды.
Әмма аның куркуы юкка гына булмаган икән. Сөйләгән чакта төшнең хәтәр мәгънәсен мин белми идем, белгән булсам, бәлки, сөйләмәс тә идем. Ә баксаң, төшкә кергән дөя ул Газраил, имеш! Берәр якының үләргә булса, шул юаш хайван төшкә керә, имеш!.. Дөрес, төшне минем алдымда юрамадылар – моны мин бары тик соңыннан гына белдем. Ә белгәч, ул хәерсез дөя безгә дә килеп җиттеме-юкмы дип, үзалдыма озак кына азапланып баш та ваттым.
Ләкин ничек кенә юрама, ваба чире шулай да безнең өйгә килеп керде. Нәкъ менә әбекайга ябышты ул һәм өч тәүлек дигәндә аны алып та китте. Зал белән янәшә кечкенә бүлмәбез бар иде – ул шунда ятты. Чире бик әшәке, бик каты булгандыр, ахрысы, чөнки атакай белән инәй көне-төне яныннан чыкмыйча аны карадылар. Көзән җыеруын басарга дип, берөзлексез кайнар су ташып тордылар… Фельдшер да килеп китте шикелле, ул киткәннән соң өйгә сасы карболка исе таралды. Тагын нинди чаралар күрелгәндер бу коточкыч үләткә каршы, белмим, истә калмаган, ләкин безне әбекай яткан бүлмәгә якын да җибәрмәделәр. Инде җан биргәч, карчыклар юып, кәфенләгәч кенә безгә: «Балалар, әбекаегызны күреп калыгыз», – дип, керергә куштылар. Ләкин мин кермәдем, йөрәгем җитмәде, – мин гел читтә, ишегалдында үземә урын таба алмыйча һаман йөреп тордым… Каргалыга безнекеләр ничектер хәбәр итеп өлгергәннәр, җирлисе көнне кырык чакрым җирдән, атын ак күбеккә батырып, Нигъмәтулла дәдәкай килеп җитте. Башка ул-кызлары килә алмадылар, күрәсең, хәбәр итәргә өлгермәгәннәрдер, аннары елы да бик хәвефле иде шул.
Әбекайны үлгән көнендә үк җирләделәр. Өйдән алып чыкканда, шактый гына кеше җыелган иде. Башта мәчеткә илтеп, яшел чирәмдә генә җеназа укыдылар, аннары мәет ташый торган сай, озын әрҗәгә салып, өстен палас белән каплап, илибатыр (элеватор) артындагы яңа зиратка алып киттеләр. Әрҗәнең баш-башыннан һәм аркылы таякларыннан күтәргән кешеләр әбекайны бик кызу алып бардылар – безнең шәригать шулай куша икән. Картлар, муллалар утырган атлар арттарак калсалар, юрттырып куып җитәләр иде… Әле көзгә ерак, әле җәйнең уртасы гына, ә дөнья инде көйгән, саргайган иде ул елны… Үлән үзеннән-үзе уалырга тора, аяк астыннан вак чикерткәләр як-якка чәчри, хәтта кошлар да очмый иде.
Зиратка барып җиткәч тә, мин кабергә якынаерга кыймыйча кешеләр артында читтә генә тордым. Әбекайның гәүдәсен ләхеткә куйганда да якынаерга җөрьәт итә алмадым. Юк, булмаса булмый икән! Сынсыз, өнсез бер хәлдә идем мин, тик сизәм – яшьләрем генә үзлегеннән ага иде… Әйтергә кирәк, үлем-бетемнән бик нык ятсыну, үлгән кеше тирәсендә чуаласы килмәү, бигрәк тә мәет йөзенә карый алмау миндә гомерлеккә диярлек сакланып калды. Хәзер дә, ниндидер бер мәҗбүрият мәет янына барырга кушса да, мин аның йөзенә ничек тә карамаска тырышам. Әмма бу һич тә куркудан түгел. Кешенең тере кыяфәте һәм мәете шулхәтле бер-берсеннән ерак, гайре табигый нәрсә ки, мин, күрәсең, шуңа тиз генә ышана да, ияләшә дә алмыйм.
Шулай итеп, без әбекаебызны кинәт кенә югалттык та куйдык. Намаз арты саен ул: «Йа Раббем, кыска сырхау, ансат үлем бир!» – дип дога кыла торган иде. Менә кабул булды теләге… Хәер, сырхавы бик кыска булса да, җан бирүләре, ай-һай, ансат булмагандыр. Чире нинди бит – ваба! Ләкин бер нәрсәгә торып-торып хәйран калам, ни хикмәттер, бу коточкыч чир безнең беребезгә дә йокмады, эләкмәде. Нәрсә генә саклап калгандыр – хәзергәчә аңлый алганым юк.
Безнең өйгә кергән бу беренче үлем иде, беренче зур мәет чыкты безнең өйдән… Һичшиксез, бик авыр кичердек без бу югалтуны. Бабакай үлгәннән соң, әбекай безгә ешрак килә һәм озаграк торып та китә иде. Шуңа күрә без, ике малай, аңа бик ияләшкән идек. Ул гәүдәгә тулы, таза карчык иде, холкы да сабыр-басынкы (бабакайның нәкъ киресе) һәм тәмле телле дә иде. Безне, тугыз баладан соң исән-имин генә үсеп килгән «ике бөртек»не, әлбәттә, бик аяган һәм яраткан булырга тиеш. Менә аның сабый чагыбызда башта мине, аннары энемне чөя-чөя әйткән такмагы:
Бабасының нисе бу – тауга менәр таягы!
Әбисенең нисе бу – сөт өстендә каймагы!
Дәдәсенең нисе бу – кысып буар билбавы!
Тутасының нисе бу – энҗе-мәрҗән кулбавы!
Атасына ай кебек, инәсенә көн кебек,
Килеп киткән кунакларга куй б…дай юк кебек!
Әнә шулай үчтеки иткән ул безне… Моны мин, күп еллар узгач, Срур тутакайдан ишеттем. Хәзер инде үзем дә әбекай яшенә килеп җиткән кеше, әмма минем сабый чагым әнә шул такмагында саклана.
Бабакай белән әбекайдан соң миңа иң якын туганнар булып, билгеле инде, аларның уллары белән кызлары калды. Болар атакайның ике энесе – Нигъмәтулла белән Мөхәммәдъяр дәдәкай һәм ике сеңлесе – Рокыя белән Срур тутакай. Энеләре Каргалыда, сеңелләре исә Уфада торалар иде. (Кияүгә чыккач киткәннәр.) Аларның балалары да миңа шулай ук иң якын кардәшләр – туганнан туган гына, Каргалыча әйтсәк, тудыклар булабыз. Без барыбыз да бер заманда үстек. Югалтулар күп булмады, тик Рокыя тутакайның бердәнбер улы Әнвәр генә сугыштан кайтмады, аннары минем энем Илдархан кырык тугыз яшендә үлеп китте. Калганнарыбыз хәзергә исән әле… Яшь ягыннан тиңрәкләребез балачактан алып шушы көнгә кадәр, араларыбыз ерак булса да, һаман очрашып, күрешеп тордык. Ләкин кайбер кече яшьтәгеләре белән минем үземә бик сирәк очрашырга туры килде, мәсәлән, Нигъмәтулла дәдәкайның Идиятулласын мин балачагында гына бер күреп калдым.
Инде килеп шуны әйтергә кирәктер: бу якын туганнарның берсе дә Каргалыда тормыйлар, күптән алар төрлесе төрле якка таралып беттеләр. Уфа, Казан, Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Севастополь, тагын кайлардадыр яшәп яталар. Йөз илле ел безнең бабайлар яңа җирдә таралмыйча яшәгәннәр, ә минем буын ун-унбиш ел эчендә таралды да бетте. Дөрес, Каргалыдан элек тә читкә китүчеләр аз булмаган, ләкин берсе китсә, бишесе калган, төп нигез һәрвакытта сакланган. Һәм китүчеләр шул нигезгә гел кайтып йөргәннәр… Безнең нигез исә сугышка хәтле үк бетерелгән иде. Хәзер авылга кайтсаң, кемнең капкасына сугылырга белмәссең. Хәер, нигезләреннән аерылучылар Каргалыда бер безнекеләр генәме соң?! Күп алар, бик күп… (Хәтерлисездер, «Туган туфрак» дигән хикәядә авылга кунакка кайткан Клара бабасының ташландык, буш йорты урынына исе китеп карап тора – бу уйлап чыгарылган нәрсә түгел, чыны шулай.)
Минем тудыкларның балалары читтә туып үсте, алар күптән өйләнеп яки кияүгә чыгып, үзләре инде балалар үстерде. Болар, безнең оныклар дип әйтик, Каргалыны, әлбәттә, белмиләр, күргәннәре юк, һәм күрергә бернинди теләк тә, ихтыяҗ да юктыр, минемчә. Аларның бит үз туган туфраклары йә Казанда, йә Алма-Атада, йә Ташкентта… Әле Каргалының үзендә туганнар да аны исләренә төшерәләр, сагыналар микән? Барлык җепләр дә күптән өзелеп беткән бит инде. Хәер, бик сирәк кенә төшләренә керә торгандыр әле…
Инәйнең бер ир туганы да юк иде, ике сеңлесе – берсе Ташлыкүлдә, икенчесе Шәрлекулда иде. Шәрлекулдагы Мәрьям тутакайны мин бөтенләй белмим диярлек, ул иртә үлгән шикелле, аннары, Шәрлекул Дәүләкәннән шактый ерак булганга күрә, без аңа кайтып та йөрми идек. Ә менә Ташлыкүлдәге Кәримә тутакайларга мин җәй саен кайтмыйча калмый идем. Кәримә тутакай белән Кәшшаф җизни безнең иң якын, иң яраткан туганнарыбыз иде. Ташлыкүл бер генә мәчетле авыл, җирләре тигез дала, туфрагы кара уылдык шикелле, игенне күп игәләр, уңышны да күп алалар иде. Гомумән, халык анда таза тормышлы иде, Кәшшаф җизниләр исә авылның иң хәлле кешеләреннән иде. Йортлары зур, калай белән япкан, келәт-амбарлары, лапас- абзарлары – барысы да таза-нык, ишегаллары бик иркен, өй янында матур гына бакчалары да бар – анда җәйнең эссе көннәрендә умарталар өзлексез гүү итеп тора иде. Мин аларга нэп елларында кайтып йөрдем, ләкин бервакытта да аларда ялчы-мазар күрмәдем. Бөтен эшне үзләре җимертеп эшлиләр иде. Кәшшаф җизнинең кул арасына керерлек ир баласы да юк иде, торганы кызлар, һәм бөтен эш бары шул кызлар өстендә иде. Мәсәлән, миңа тиңрәк Наилә сабанын да сөрә, тырмасын да тырмалый, җитмәсә, әле атка да иярсез генә атланып йөри иде. Дөрес, дүрт кыздан соң Кәримә тутакай бер ир бала да тапты. Тәлгать исемле иде ул, Кәшшаф җизнинең үзе төсле тыныч кына, сабыр гына бер малай иде… Сугыш башланган елны гына Тәлгать Куйбышевтагы план-экономика институтын бетерә. Бетерү белән ирекле рәвештә фронтка китә һәм 1941 елның көзендә, Мәскәүне фашистлардан яклаган чагында, һәлак тә була. Бердән бергә тия, дип халык юкка гына әйтми икән… (Минем «Ана һәм кыз» дигән хикәям Тәлгатьнең үлгәнен ишеткәннән соң язылган иде.) Атасы Кәшшаф җизни әле утызынчы елларның башында ук кыска гына авырудан соң үлеп киткән иде. Тәлгатьне апалары карап үстерде. Сугышның каһәре аларга нык тиде – Әминә белән Һәммәюннең дә ирләре шулай ук сугыш кырында ятып калдылар.
Әйе, заманында мин Ташлыкүлгә бик теләп кайта идем. Кәримә тутакайның аш-суы бик тәмле була иде. Алардагы шикелле куе сөзмәне, чөгендерле катыкны һәм күзәнәкләренә чык бөртегедәй май тулган тары беленен минем бүтән бер җирдә дә ашаганым булмагандыр. Аннары безне якын иткән тагын бер сәбәп – кызлары Әминә дә, Наилә дә безгә килеп, берничә кыш Дәүләкән мәктәбендә укыдылар. Кәшшаф җизни үзе дә базар саен диярлек килмичә калмый иде. Ул, мәрхүм, китап ярата иде, базарда очраган китапларның искесен дә, яңасын да җыеп алып китә торган иде.
…Еллар узды. Кәримә тутакай да күптән вафат. Дүрт кыз калганнар иде, шуларның өчесе хәзерге көндә исәннәр. Уфада төпләнеп, һәркайсы яңа квартирада бик әйбәт, тыныч кына яшиләр. Инде оныкларын үстерәләр… Тик, кызганычка каршы, Наилә генә иртәрәк китте, ә ул араларында иң акыллысы, иң булдыклысы иде, аңа буйсыналар иде барысы да.
Мин аларга һәрвакытта бик соклана идем. Бердәм, чыдам, тырыш булып чыктылар минем бу кыз туганнарым. Тамырлары ныкка күрәдер инде, яшьтән үк эштә чыныкканга күрәдер. Авыр сугыш елларында ирләр сынды, алар сынмадылар. Язмыш аларны кая гына ташламасын, һәр урында тормышларын матур корып, тук-бөтен яшәделәр. Хәерчелек аларга бәйләнә алмады!
Ярый, тыныч Ташлыкүлдән шау-шулы Каргалыга яңадан килик әле… Әйткәнемчә, анда ике дәдәбез – Нигъмәтулла белән Мөхәммәдъяр калды. Без хәзер шуларга кайтып йөрибез. Шул ук йорт, шул ук ихата – барысы да искечә. Тик елдан-ел без үсәбез һәм үсә барган саен авылыбызны күбрәк беләбез.
Ике бертуган икесе дә герман сугышына алынган булганнар. (Без әле бәләкәй ул чакта.) Мөхәммәдъяр дәдәкай соңрак китә һәм, озак та тормыйча, чәнчә бармагын имгәтеп, борылып та кайта. Ничектер тиз ычкына дәдәбез!.. Мөгаен, берәр төрле авыруын тапканнардыр, югыйсә чәнчә бармак өчен генә җибәрмәсләр иде.
Ә менә Нигъмәтулла дәдәкай сугышның башында ук китә, Австрия фронтында күпмедер сугыша, ахырда чорналышта калып, пленга эләгә… Өч тапкыр пленнан кача ул, тик өченче качуында гына дошман кулыннан ычкына.
Аның фронттан кайтып керүе шактый кызыклы. Унҗиденче елның кара көзендә булса кирәк, безнең авыл турысыннан фронт ташлап кайтучы солдатлар төялгән эшелоннар үтә башлый. Шундый эшелоннарның берсеннән татар солдатлары: «Сезнең авылныкы Нигъмәтулла кайта-а! Арттагы эшелонда, хәбәр итәргә куш-ты-ы!» – дип кычкырып узганнар, имеш. Кемдер шуны ишетеп, чаба-чаба әбекайларга килеп әйткән икән. Билгеле инде, өйдәгеләр бу яшендәй ялтырап киткән хәбәрдән башта сискәнеп-каушап, аннары чиксез шатланып, дәррәү аякка басканнар. Шунда ук ат җиктереп, якын туганнардан берәүне (Рәхмәтулла абзыйны булса кирәк) Бүздәккә чаптырганнар (ул заманда поездлар Каргалыга туктамыйлар иде), үзләре тиз генә мунча якканнар, тәкә суйдырганнар. Ләкин ул көнне, тәмам караңгы төшкәч, тирләп беткән ат буш кайткан… Өмет дигәнең гаҗәп нык, үҗәт нәрсә ул! Икенче көнне, өченче, дүртенче көнне дә атны Бүздәккә куалар, эшелоннар да һаман уза торалар, әмма ләкин Нигъмәтуллабыз юк та юк! Өйдәгеләр, бичаралар, аптырап, гаҗиз булып, саргаеп бер атна, ике атна, хәтта бер ай көтеп карыйлар, аннары инде килеп әйтүче ялгыш ишеткәндер дип, әкренләп өметләрен өзәләр. Әбекай озак-озак кына намазлык өстендә утыра, ә Мәдинә җиңгәчәй казан янында тавышын чыгармыйча гына ачы яшьләрен коя…
…Һәм менә, инде кыш кергәч, чатлама суык төннәрнең берсендә Нигъмәтулла дәдәкай узып баручы эшелоннан авыл турысында сикереп төшеп кала. Өстендә иске бушлат, аягында каткан итекләр, бөрмәле капчыгын иңенә аскан – тимер юлдан чана юлына чыгып, кызу гына шыгыр-шыгыр атлый-атлый, үзләренең ишегалларына кайтып керә. Аяк тавышын ишетеп, ике эт – Муйнак белән Алабай – баскыч астыннан өрә-өрә атылып чыгалар. Ләкин Нигъмәтулла дәдәкай бер дәшү белән өрүләреннән туктыйлар да янына барып бөтерелә, чиный, өстенә үк сикерә башлыйлар. Исең китәр этләрнең сизгерлегенә! Әйтерсең дүрт ел түгел, дүрт кенә көн хуҗаларын югалтып торганнар!
Хуҗа башта ишегалдын әйләнеп, каралты-кураларны, абзардагы малларны карап чыга, шуннан соң гына өй ишегенә килә. Бу вакытта әле өйдәгеләр ятмаган була – Мәдинә җиңгәчәй нидер бәйләп, әбекай исә сәкедә тәсбих тартып утыра. Тышкы ишекне кемнеңдер каты гына шакыганын ишетеп, җиңгәчәй үзе өйалдына чыга. Ләкин шунда ук борылып та керә. Артык каушаудан булса кирәк, ул, төсе качкан хәлдә еламсырап: «Анакай, ишектә бер ир тавышы, әллә Нигъмәтулла инде…» – ди. Әбекай: «Ай Аллам!..» – дия-дия, әпен-төпен сәкедән төшеп, селкенә-селкенә чыгып китә. Һәм Нигъмәтулла дәдәкайны ияртеп керә… Сөйләшерлек тәкатьләре булмый, өчесе дә сәке кырыена утырып елашып алалар, аннары гына өйдә хәрәкәт башлана. Тиз генә мич тә ягыла, самавыр да куела, таба да чыжларга тотына. Дәдәкайның аягына җылы пима бирәләр… Төн булуга карамастан, әбекай кушуы буенча, урам аша гына торган Гыйният мулланы чакырып, никах яңарталар. Көн яктыруга инде мунча да өлгерә.
Бу язмада уйлап чыгарылган берни дә булмаска тиеш, шуңа күрә әйтәсем килә: Нигъмәтулла дәдәкайның герман сугышыннан ничек кайтып керүен дә, күп еллар узгач, Мәдинә җиңгәчәй үзе миңа сөйләгән иде.
…Ике бертуган, әмма никадәр зур аерма! Бер анадан туып та бу хәтле бер-берсенә охшамаган братларны минем әле күргәнем дә юк диярлек. Кыяфәтләре үк башка: Нигъмәтулла дәдәкай урта буйлы, таштай тыгыз, какча гәүдәле, ә Мөхәммәдъяр дәдәкай буйга да кечерәк, гәүдәгә дә юанрак… Әмма иң зур аерма аларның табигатендә иде. Нигъмәтулла дәдәкай гаять җитез, кызу, тиктормас бер кеше булса, Мөхәммәдъяр дәдәкай, киресенчә, шактый басынкы, авыр кузгалышлы кеше иде. Һәм бу аерма ике туган арасында еш кына низаг та тудырган. Хикмәт шунда, Нигъмәтулла дәдәкай ялкаулыкның чын дошманы – үзе дә тынгы белмәгән, кешегә дә тынгы бирмәгән, шуның өстенә шактый кызу канлы да булган. Билгеле, әкрен, салмак, ваемсыз энесенә аңардан еш кына эләккән дә булырга тиеш.
Әйтәләр, Мөхәммәдъяр дәдәкай яшь чагында йокларга бик яраткан, дип. Уятмасалар, тәүлек буена да йоклый икән. Моны ялкаулыктан күргәннәр. Хәлбуки, Срур тутакайның әйтүенә караганда, бу аның шундый авыруы икән, тик үз вакытында моны берәү дә белмәгән.
Мөхәммәдъяр дәдәкай тыштан шулай мәнсез, пошамансыз булып күренсә дә, аның, минемчә, кызыксынган нәрсәләре дә бар иде. Мәсәлән, ул матур әйберләрне ярата иде, безгә килсә, шкафтагы төрле кызыклырак әйберләрне алып, әйләндереп-әйләндереп карый торган иде. Шулай ук китап актарырга, рәсемнәр карарга да ярата иде. Татарча да, русча да укый белә иде ул. Ашыкмыйча гына акыл да саткалый иде, үзенә күрә фәлсәфәсе бар иде аның…
Ә Нигъмәтулла дәдәкай дөнья куа, гәп сатып тик утыру кая ул – бөтенесенә өлгерергә кирәк. Кызу эш өсләрендә оек-чабатадан, алача ыштаннан, киез эшләпәдән өермәдәй бөтерелә иде. (Йоклаганда чабатасын да салып тормый икән.) Каргалы басулары һәм печәнлекләре шактый еракта, бабакайларның печәнлеге, мәсәлән, авылдан биш-алты чакрым, «болото» дигән җирдә иде. Нигъмәтулла дәдәкай ялгыз, унөч-ундүрт яшьлек кызы Зөләйхадан башка кул арасына керерлек беркеме дә юк. Калган балалары үзе пленнан кайткач кына тудылар. Зөләйханы да ул бик иртә эшкә җикте.
Эшләргә, эшләргә! Эш аның өчен мәҗбүрият кенә түгел, җан таләбе дә иде шикелле, ничектер дәртләнеп, ләззәт табып эшли иде ул. Аныңча, эшсезлектән дә оят нәрсә юк. Менә шушы нигездә безгә дә аңардан «өлеш» чыккалый иде.
Җәйнең бушрак вакытында Нигъмәтулла дәдәкай Дәүләкән базарына да чаптырып килеп җитә иде. Кояш баер алдыннан гына килә. Кояш белән бергә торып базарга йөгерә, анда эшләрен бетергәч, кайтып ашык-пошык кына бер-ике чынаяк чәйне каплый да сары атын җигеп, капкадан ук юрттырып китеп тә бара. Ә без, ике малай, эшсез йөрибез, безнең ат та юк, сарык-кәҗә дә юк, бер генә сыерыбыз бар, ул да көтүдә. Кыскасы, печән чабасы да юк, урак урасы да юк. Димәк, безгә, үсеп килгән ике малайга, урам таптаудан башка эш тә юк. Билгеле инде, Нигъмәтулла дәдәкай мондый хәл белән һич тә килешә алмый. Кул-аягы таза малайлар эшсез йөрсеннәр, имеш! Моның өчен ул атакайны да тирги, инәйне дә тирги, ә без инде аның күзенә күренергә дә куркабыз. Кайчагында исә, тиргәп кенә калмыйча, инәйгә туп-туры әйтә: «Җиңгәчәй, малайларның алмашка күлмәк-ыштаннарын карап бир, мин бу ике хөрәсән ялкавын алып китим әле, булмаса, йөрмәсеннәр монда б… тибеп, миндә ипекәйнең тәмен белебрәк ашарлар!» – ди… Инәй дә риза була, ләкин икебезне дә түгел, мине генә җибәрә. (Ничек инде «ике бөртек»нең икесен дә җибәрсен ди?! Юк, булмый, ярамый!) Шулай итеп, Нигъмәтулла дәдәкай мине кабык арбасына утыртып, кырык чакрымдагы Каргалыга дыңгырдатып алып та китә торган иде.
Авылда эш бервакытта да бетеп тормый – иртә яздан кара көзгәчә. Кайчан гына кайтсаң да берәр «эш өстенә» туры киләсең, мәсәлән, кизәк суктырган чакка… Каргалының үз урманы юк диярлек, агачны бик ерактан китерәләр, шул сәбәпле бөтен авыл җәй башыннан ук күп итеп кизәк суктыра. Бу – шактый авыр һәм пычрак эш. Иң элек тирес өемен түгәрәкләп җәеп, аңа мичкә-мичкә су ташып, бик нык чылаталар. Шул ук вакытта ыштан балакларын сызганган берәр ир кеше, җәем уртасына басып, озын тезгенле атны әйләндереп куа-куа тиресне озак кына таптата. Шулай чылата һәм таптата торгач, тирес тәмам йомшарып, измә хәленә килә. Аннары инде чират кизәк сугучыларга җитә.
Бу эштә күбрәк җиткән кызлар да үсмер малайлар. Ыштан балакларын тездән югары сызганып, күлмәк итәкләрен бөрмәләренә кыстырып, алар шома такта өстенә куелган пар калыпка тирес измәсен сәнәк яки куллары белән генә салып, таптый-таптый тыгызлыйлар да, шуннан калыпларын йөгертә-йөгертә читкә илтеп, чирәм өстенә каплыйлар. Кизәк тигез, елтыр гына кара кирпеч булып төшеп кала.
Миңа, кунак малай булганга күрәме, әллә көче җитмәс дипме, калыпның сыңарлысын гына бирәләр иде. Сыңарлы калып белән сугуы, әлбәттә, күп җиңел, ләкин мин бу эшне баштарак бер дә яратмадым. Тирескә кулларым белән керергә чиркана идем. Әчкелтем исеннән җирәнә идем. Әмма Нигъмәтулла дәдәкай кушкан эштән котылу юк, аннары башкалар эшләгәндә тик тору мөмкин дә түгел… Чирканып-җирәнебрәк булса да тотынырга туры килә иде. Ә бераздан инде тиреснең үзенә дә, исенә дә әкренләп күнегәсең, парин! Хәтта әле көлешә-көлешә эшләгән кызлар янында, алардан калышмаска тырышып, җиңел калып белән кизәкне йөгерә-йөгерә чирәмгә илтеп салуы кызык та була башлый… Тирес җәеме никадәр зур булса да, ишле кулдан йолка торгач, без аны кояш баюдан күп элек бетереп тә куя идек. Шуннан соң кое янындагы озын улактан су сибешә-сибешә кул-аякларны бик әйбәтләп юабыз, кызлар мунча алдына кереп, чиста күлмәкләрен киеп, төзәтенеп чыгалар. Аннары инде ишегалдының тазарак, чирәмлерәк җиренә зур торыпша җәеп әзерләнгән табын әйләнәсенә җиңгәчәйнең каклаган ит турап пешергән өреле куе токмачын ашарга утырабыз. Барысы да – өреле токмач та, каймаклы катык та, бүген генә мичтән чыккан арыш ипие дә ашап туйгысыз! Ипекәйнең тәме монда башкарак икән шул! Аннары тагын, авыз бер генә минут та үз эшеннән туктап тормаса да, кызлар үзара гел кызык сөйләп шырык-шырык көлешеп утыралар. Кемнән, нәрсәдән? – кайчак аңламыйча да калам, тик миңа да төрттермиләр микән дип эчемнән генә борчылып куям. Ә шулай да бик күңелле, бик хозур!.. Тирес сугуның ахыры дип әйтәсем килә.
Әнә, шул рәвешчә, Нигъмәтулла дәдәкай мине ипекәйнең тәмен белеп ашарга өйрәтте. Бер кайтуда тирес суктырса, икенче кайтуда йә печәнгә, йә уракка алып бара иде. Кайчагында күрше малайларына ияртеп, ат куна да җибәргәли иде. Кыскасы, тик тотмый иде… Чын авыл эшен мин, асылда, бары шул Нигъмәтулла дәдәкай аркасында гына азмы-күпме белеп тә калдым. Дөрес, мин әле бик яшь идем, үсмер малай гына, өстәвенә талчыбыктай нечкә-арык та идем, әмма ләкин аякка җип-җиңел оек-чабата киеп, шуңардан эш кешесенә әйләнүемне тоеп, пакустагы үләнне агач тырма белән селкә-селкә җыеп йөрү минем өчен бик кирәкле дә һәм бик файдалы да булган икән.
Бу урында шуны да әйтергә кирәк, Нигъмәтулла дәдәкай никадәр кызу-кайнар кеше булмасын, ләкин ул бервакытта да тиктомалга кычкырмый һәм җикеренми иде. Ничектер менә киреләнергә урын калдырмаслык итеп, өзеп кенә куша белә иде. Инде сүзен тыңлаучыга һәм янып эшләүчегә аңардан да тәмле телле кеше юк диярсең. Ә безгә, бала-чагаларга, үзенекеме, күршенекеме – һич аермыйча, гел «бәбкәм» дип кенә дәшә торган иде. Минемчә, ул, асылда, йомшак-нечкә күңелле кеше булыр- га тиеш, чөнки мин аның йорт хайваннарына да шулай сөеп дәшкәнен ишетә идем. Әмма бер кабынып китсә, үзен үзе белештермичә кешене тетеп ташларга да күп сорамый иде. Әлбәттә, теле белән. Хәер, җиңел кабынып киткән шикелле үк, ул бик тиз кайтып та төшә иде: әле генә бөтенесен пыр туздырган дәдәбез, баксаң, кай арададыр сүрелеп тә өлгергән – берни булмагандай, ачык чырай белән һәркемгә ягымлы дәшеп, дөнья бетереп йөри дә башлаган. Аннары сабыр холыклы җиңгәчәй дә аны, ярсу атны тыеп кына торгандай, гел тынычландырып кына тора иде.
Нигъмәтулла дәдәкай кебекләрне безнең Каргалыда, яшенә карамастан, «Егет кеше, удалой!» дип йөртәләр. Тәвәккәл, кыю, җитез, сүзгә тапкыр, туйлар һәм мәҗлесләр күрке – әнә шундый кеше иде Нигъмәтулла дәдәкай да. Өстәвенә, ул озын көйләргә шактый матур, моңлы итеп җырлый да торган иде. Гадәттә, аягүрә басып, бөеренә таяна биреп, тавышын әз генә калтырата төшеп сузып җибәрә иде:
Утырдым ла көймәнең, әй, түренә,
Карадым ла суларның төбенә.
Су төпкәйләрендә һич кара юк,
Хак язганны күрми чара юк.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Аңа, Нигъмәтулла дәдәкайга, хак язганны, дөресрәге, язмаганны, ничек итеп күрергә туры килгәнен чираты җиткәч сөйләрмен әле. Ә хәзер башкасына күчик.
Мин Мөхәммәдъяр дәдәкай туен яхшы ук хәтерлим. Аны, шактый утырган егетне, егерменче елның салкын кышында түбән очтагы Мамлеевларның Хәнифә исемле кызына өйләндерделәр. Туйга Дәүләкәннән без дә кайттык. Миңа бары унбер яшь кенә, ләкин шуңа да карамастан бертуганның малае диптер, ахрысы, мине кияү егетләре арасына кертеп йөрттеләр. Башта әллә ничә пар атта түбән очка туй китте. Кияү, өч кияү егете һәм мин – ярты кияү «егете» – өйдә калып тордык. Күп тә үтмәде, ат атланган бер егет, чаптырып килеп, кыз өендә никах укылганын хәбәр итте. Шуннан соң барыбыз да чыгып пар атка төялдек тә, тын авыл урамын дәртле кыңгырау тавышы белән сискәндереп, җил-буран уйнатып китеп тә бардык. Күчердәге дилбегә тоткан егет төптәге атның башын югары күтәрттереп, ә мичәүдәгесенең башын кырын салындырып кына алып барды. Үзенә күрә бер осталыктыр инде бу… Барып җиткәч, ишегалды түрендәрәк торган келәт сыманрак кечкенә бер өй каршында чанадан төштек. Кияү кергәнне көтеп утыручы кыз шушы өй эчендә икән. Каргалы туеның борыннан килгән мәҗбүри тәртипләре бар: иң элек без кулга-кул тотынышып, аллы-артлы тезелештек. Беренче булып баш кияү егете, аның артыннан кияү үзе, аннары инде калганнарыбыз, иң койрыкта мин. Кияүнең өстендә яшькелт тышлы, бәрән эчле тун, башында кама читле бүрек, кулында кечкенә сандыгы – анда аның кодачаларга дигән исле сабын, ефәк чәчүргеч, түгәрәк көзге, тагын ниндидер бүләкләре. Минем өстә дә тун, тик тышсыз кайры тун (хәзерге заман кешеләренең исләре киткән дублёнка), ә башымда патша казаклары кия торган зәңгәр постау түбәле, озын йонлы, галәмәт биек бүрек. Билгеле, бу бүрек минем өчен махсус тектерелгән дә түгел, кибеттән башка үлчәп алган да түгел, бәлки, толчокта берәр исерек солдат кулыннан сатып алынган булырга тиеш (ул елларда кием-салымны толчоктан гына табарга да мөмкин иде). Бүрек күзләремне каплап тора, мин аны һич яратмыйм, кияргә хурланам, ләкин кимичә чарам да юк.
Хуш, кулга-кул тотынышып тезелешкәннән соң, баш кияү егете ишек тоткасын тотып торучы җитү-чая гына кыз белән нидер сөйләшеп алды. Барысы да көлештеләр, кызга бүләк бирделәр, шуннан соң гына кыз ишекне ачып, безне эчкә уздырды.
Кергәч, чәй табыны әзерләнгән өстәл тирәсенә утырыштык. Өстәл тулы өем-өем сый, чирек белән бал да тора… Яшь кәләшне без күрмәдек – ул чыбылдык эчендә утыра иде. Йоласы шулай, күрәсең, кияүне, мөгаен, чыбылдык эчендә каршы ала торгандыр… Теге җитү кыз безгә зур таба белән кайнар коймак кертеп куйды. (Ул кияү белән кәләшне шушында карау өчен махсус куелган икән. Бәлки, әле үзе дә яшь килендер.) Егетләр нигәдер ашыгалар иде, коймакны аннан-моннан капкалап, берәр генә чынаяк чәй эчтеләр дә, кияүгә хәер-дога теләп, урыннарыннан тордылар. Без чыгып киттек. Мөхәммәдъяр дәдәкай, ни өчендер шактый ук кызарып һәм уңайсызланган төсле дә булып, кәләш янында үзе генә торып калды.
Аннары инде без, кияү егетләре, башка кунакларга кушылып, кыз ягыннан туй күтәрешкән кешеләрнең мәҗлесләренә йөри башладык. Арада мин, йоннары күземә кереп торган хәшәрәт бүрекле малай гына булсам да, әйтергә кирәк, мәҗлесләрдә игътибардан һәм сый-хөрмәттән бер дә читтә калмадым (чөнки кияүнең «читтән» кайткан якын туганы). Бу самогон заманы иде, ул чакта аны «күмүшкә» диләр иде. Башта руслардан ала торган булганнар, аннары инде үзләре дә «куарга» өйрәнгәннәр. Менә шул сасы нәрсәне миңа да әз генә эчертеп карадылар. Мин аңардан өтелдем, буылдым, үлә яздым, шуннан соң «тәкъдим» итүче булмады.
Туй кыз ягында ике-өч көн дәвам иткәннән соң, егет өенә кайтты. Хәзер, егет ягыннан баручыларга ияреп, кызны озатучы туганнары да килделәр (аларны бездә «җиңгәли баручылар» дип әйтәләр)… Кышкы айлы кич иде, түбән очтан югары очка таба кыңгырау тавышлары белән бөтен авылны шаулатып килгән әллә ничә пар ат, ялгыз атлар бабакайлар ихатасына чаптырып ук килеп керделәр. Шул чакта кемдер мылтыктан да атып җибәрде. Каршы алучылар күп иде, кайтып керүчеләрнең күбесе кызмача иде, шуңа күрә буталыш, шау-шу да көчле иде. Кияү атын ишек төбенә үк китерделәр, киленне чанадан ак киез өстенә төшерделәр, Нигъмәтулла дәдәкайның кызы Зөләйха киленгә кашык белән бал-май каптырды. Икенче үрәчәле чанада кайткан килен әйберләрен – яшел сандыгын, урын-җирен – җырлый-җырлый өйгә керттеләр.
Туй кияү ягында да ике-өч көн барды булса кирәк. Билгеле, бу тарафта да туй күтәрешкән якын туганнар кыз ягын чиратлашып йөртеп кунак иттеләр. Ләкин мин монда «кияү егете» түгел идем инде, башка балалар белән бергә буталучы малай гына, шуңа күрә безнең тарафтагы мәҗлесләрне күрмәдем дә диярлек. Һәм туйның кайчан беткәнен дә ачык кына хәтерләмим. Кияү өендәге соңгы мәҗлес тә, «җиңгәли килүчеләрнең» кайтып китүләре дә төнлә булган, ә без, ыгы-зыгыдан тәмам арыган бала-чага, төрлебез төрле урында йоклап калганбыз.
Әнә шулай үтеп китте Мөхәммәдъяр дәдәкай туе да. Өйдә хәзер яңа кеше – яшь килен. Бусы инде миңа икенче җиңгәчәй – Хәнифә җиңгәчәй була. Ак чырайлы, юка-җиңел генә һәм бик җитез дә икән үзе. Ләкин оялчан әле, өй эчендә дә бөркәнчек ябынып, зурлардан битен яшереп йөри. Басынкы, авыр кузгалышлы Мөхәммәдъяр дәдәкайга бик кулай килгән диләр аны… Чынлап та, алар соңыннан бер-берсенә ансат кына яраклашып һәм яратышып яшәделәр. Балаларны да күп үстерделәр: Хәмзә, Зәүҗән, Рәүф, Зәйнәп, Фәнүз – болар да миңа тудыклар, ягъни иң якын туганнар.
Бу ике дәдәм турында тагын бер вакыйга минем хәтеремдә саклана – форсаттан файдаланып менә шуны да сөйләп үтәсем килә. Шул ук егерменче елның җәе. Мин янә Каргалыда. Кем белән кайтканымны белмим – атакай да, инәй дә янымда юк иде. Ә күргәнем, исемдә калганы менә нәрсә: өйнең зур як түрендә, агач кәнәфидә өч авыл карты һәм алар янында шәльяулык ябынган, укалы камзул кигән әбекай утыра. Алардан читтә, ишек төбендәрәк, Нигъмәтулла белән Мөхәммәдъяр дәдәкай басып кына торалар. Ә мин әбекай янында аңа елышып кына утырам. Өйдә киеренке тынлык. Бары әбекай гына ашыкмыйча нидер сөйли, ә картлар алларына караган килеш ара-тирә башларын гына селкеп куялар. Нәрсә турында сүз бара – мин әле белмим, тик бераздан гына төшенеп алдым: әбекай үзе исән чакта уллары белән кызларына аталарыннан калган мал-мөлкәтне бүлеп бирергә булган икән. Картлар исә менә шушы бик мөһим эштә аңа үзләренең гадел киңәшләре белән ярдәм итәргә тиешләр икән. Шуннан соң бар булган мөлкәтне – ат, сарык, сыер кебек аяклы малларны, абзар, келәт, лапас, мунча кебек каралты-кураларны, ниһаять, арба, чана, сбруй һәм шактый күп эш коралларын бүлгәләргә керештеләр. Башта әбекай үзе кемгә нәрсә бирергә теләвен әйтә, аннары картлар, үзара әзрәк мәслихәтләшкәннән соң, кыска гына итеп ризалыкларын белдерәләр: «Ярый, Аллага тапшырдык, шулай булсын! Игелеккә язсын!» – диләр (кайчагында сүз озаккарак та сузыла, ләкин гел риза булышу белән бетә).
Кемгә нәрсә тигәнен мин әйтә алмыйм инде, ләкин картлар хөкеме гадел булгандыр, ахрысы, чөнки шунда тыңлап торучы ике туганның берсе дә ризасызлык белдереп сүз әйтмәде. Моңарчы шома гына барды бу эш. Ахырда чират иң төп милеккә – шушы сөйләшеп утырган өйнең үзенә килеп җитте. Монысы инде шома гына узмады. Башта шуны әйтергә кирәк, бу өй 1906–1907 елларда гына салынган бик яңа өй иде әле. Бүрәнәләре дә юньләп каралырга өлгермәгән, түбә калае да шул килеш, бер тутыккан җире дә юк. Үзе алтыпочмаклы өй – зур ягы дүрт стеналы, кечкенә ягы зурысына кушып салынган өч стеналы… Зур (яки түр) якның урамга таба, ә кече якның ишегалдына чыга торган ишек-болдырлары да бар. Менә шул өйне кемгә калдырырга яки ничек итеп бүләргә? Әбекай әйтә, мин Мөхәммәдъярымда калам, аңарда торачакмын, шуңа күрә зур якны аңа бирәсем килә, ди… Беразга авыр тынлык урнашты, башлап сүзен әйтергә берәү дә ашыкмый иде. Ләкин шул чакта – һич көтелмәгән бер хәл – Нигъмәтулла дәдәкай мич буена чүгәләде дә, йөзен ике кулы белән каплап, тавышын ничек тә чыгармаска тырышып еларга да тотынды. Бу хәлдән әбекай да, картлар да бер мәлгә тынып, тәмам аптырашып, югалып калдылар. Ә мине әллә нишләтеп җибәрде дәдәкайның елавы, әйтерсең йөрәгемне кемдер кысып тотты, хәтта куркытып та җибәрде. Олы ир кешенең елавын минем әле бер дә күргәнем юк иде. Картларның берсе, ниһаять, ипләп кенә әйтте аңа: «Нигъмәтулла, нишләвең бу, куй, ярамый… Сүзең булса әйт, әйтергә хакың бар, ә без тыңларбыз, мәслихәтләшербез, шулай булмыйча!» – диде. Шуннан соң Нигъмәтулла дәдәкай бераз тынып торды, әзрәк тынычлангандай булды, аннары борын очындагы эре яшь бөртеген сыпырып ташлады да, ашыкмыйча, тыелып кына сүзен әйтә алды: «Анакай, кәбәм, ни бит… Үзең дә беләсең, бу өйне мин иңнәремдә күтәрдем, мин бит бүрәнәләрен үзем кисеп, үзем урманнан ташыдым… Шуның өченмени миңа өч кенә стена?.. Өч атның да икесен Мөхәммәдъярга дидең, сүз әйтмәдем, инде өйдән мәхрүм итмәссең дигән идем, анакай, кәбәм!»
Әйе, бик киеренке, авыр бер ара иде бу… Мин Мөхәммәдъяр дәдәкайга карадым, ул ишек төбендәрәк таш сын шикелле басып тора, йөзе ак, тавыш-тыны юк. Нинди генә хөкем чыгарсалар да, алдан ук риза кебек, – шундыйрак бер кыяфәт иде аңарда. Әмма иң авыры, һичшиксез, әбекайга иде – хәлиткеч сүзне бит ул әйтергә тиеш. Зур улының һич көтмәгәндә йөзен каплап елап җибәрүе һәм үпкә катыш әрнеп, ялварып әйткән сүзләре аңа нык тәэсир итте булса кирәк, ничектер кинәт кенә сүнеп-боекланып, тирән уйга калгандай, башын да салындырып, күпмедер вакыт сүзсез-өнсез генә утырды. Аннары үзалдына авыр гына бер сулап куйганнан соң, ашыкмыйча әкрен-тыныч кына яңадан сүзен башлады: «Нигъмәтулламның бу өйдә хакы күбрәк икәнен мин белмичә, кем белсен. Дөрес әйтә ул, иңнәрендә күтәрде… Ходай – шаһит, улларым икесе дә миңа газизләр… Ләкин мин аларның чамаларын да беләм бит. Нигъмәтуллам, иншалла, өйсез калмас, яңасын салырга да хәленнән килер. Ә Мөхәммәдъярга авыр булачак, төп нигездән аерырга ярамый аны… Юк, Нигъмәтуллам рәнҗи күрмәсен, өйнең зур ягын Мөхәммәдъярга калдырыйк, шуңа сезнең фатиха бирүегезне сорыйм, кардәшләр!»
Билгеле, мин әбекай сүзләрен алтмыш елдан соң үземчәрәк яздым, әмма төп мәгънәсе шулай иде дип бер дә икеләнмичә әйтә алам. Әйе, ана кеше төпчек улының мәнфәгатен яклады, чөнки төпчек улы шуңа бик мохтаҗ, хәтта шуның өчен генә ул Мөхәммәдъярында калырга да тели иде. Ләкин картлар бу өй мәсьәләсендә үз хөкемнәрен әйтергә ашыкмадылар. Бер якны да кыерсытырга теләмичә, үзара җайлап кына мәслихәтләштеләр… Нигъмәтулла да хаклы, Гаффә (әбекайның исеме) тутайныкы да дөрес… Ничек итеп аларны килештерергә?.. Аннары мәсьәләнең бу ягы да бар: өйгә төп хуҗа кем? Төп хуҗа, әле үзе исән чагында, аналары инде. Димәк, аның ихтыяры беренче нәүбәттә искә алынырга тиеш. Шулайрак фикер йөрттеләр картлар һәм ахырда өйнең зур ягын Мөхәммәдъярга калдыруны тиеш таптылар. Ләкин шуның белән бергә Нигъмәтулла дәдәкайны юатып та, үгетләп тә әйттеләр: «Син, Нигъмәтулла, Мөхәммәдъяр түгел, син бөтенләй башка. Өч стенаны бик тиз дүрт тә итәрсең, теләсәң, алтыпочмаклысын да булдырырсың, еллар гына имин торсын. Бу дөньяда бөтен нәрсә фани – кешенең малы да, җаны да, тик аңа карап, арагыз бозылмасын, бер-берегезгә терәк булып тату гына яшәгез… Ә син, Мөхәммәдъяр, мал кадерен бел, әрәм-шәрәм итмә, бетерүе ансат булса да, табулары бик читен… Атагыз мәрхүм нәселегездә хөрмәткә ия бер зат кеше иде, анагыз Гаффә тутай – ил каршында абруйлы бер карчык – аның хәер-догасын алып калырга тырышыгыз!» – диделәр. Ике бертуган бу нәсыйхәтне баш иеп кенә тыңладылар, күңелләрендә ни булгандыр – икесенең берсе дә авыз ачып сүз әйтмәделәр. Шуннан соң барысы да кул күтәреп озын гына дога кылдылар.
Әнә шулай уелып калды бу вакыйга минем хәтеремдә. Күп нәрсәләр онытылды, әмма, ни хикмәттер, бусы менә онытылмады. Бәлки, Нигъмәтулла дәдәкайның чүгәләп елавы яки әбекайның хәсрәтле уйчан йөзе моңа сәбәптер – хәзер инде моны аңлавы да һәм аңлатуы да бик читен. Һәрхәлдә, балачактагы аңсыз, әмма сизгер күңел эше бу – күргәннәрдән нәрсәнедер шунда ук ташлаган, ә нәрсәнедер бабай булгач та онытма дип саклаган.
Биредә тагын шуны өстәп әйтәсем килә: минем атакай мал бүлешкәндә өлешкә керүдән баш тарткан икән. Сәбәбен әйтә алмыйм, бәлки, сугыш елларында болай да бик нык какшаган хуҗалыкны таратып, авылдагы туганнарын артык зәгыйфьләндермәс өчендер, ә бәлки, андагы хуҗалыкка күптән катнашы булмаганга һәм көче кермәгәнгә күрәдер… Соңгысы дөресрәктер дип уйлыйм. Шулай да атакайга бер тарантас тигән иде шикелле, ләкин, атыбыз булмагач, ул тарантас та Дәүләкәнгә кайтмады.
Бер елдан соң инде әбекай үзе дә ваба авыруыннан кинәт кенә үлеп китте. Ачлык елны без Каргалыга кайтып йөрмәдек, шулай ук Каргалының үзеннән дә килүчеләр булмады кебек… Шуңадыр инде, мин андагы туганнарның бу афәтле елны ничек үткәреп җибәрүләрен белмим диярлек. Әлбәттә, җиңел булмагандыр, интеккәннәрдер, бәлки, ачыкканнардыр да, чөнки җир, бичара, чәчкән орлыкны да кайтарып бирмәде. (Ярый, алабутасы булды әле.) Бигрәк тә Мөхәммәдъяр дәдәкайга бик авыр килгәндер, бәхетсезлегенә каршы, бүлешкәндә тигән ике атның берсе нишләптер зыянлаган да булган. Шулай да алар ачлык тырнагыннан исән-имин котылганнар иде.
Минем яңадан Каргалыга кайта башлавым йә егерме икенче, йә егерме өченче елга туры киләдер, ахрысы… Мәгәр шуны яхшы беләм: әлеге төп йортта Нигъмәтулла дәдәкай үзе генә тора иде инде. Ике тәкә башы бер казанга сыймый дигәндәй, күрәсең, ике гаилә дә бер өйгә сыя алмаган. Ничек кенә булмасын, ике брат үзара килешкәннәр дә, Нигъмәтулла дәдәкай зират буендагы урамнан буш урын алып, шунда Мөхәммәдъяр дәдәкай өчен бүрәнәдән, салам белән япкан, җыйнак кына ызба торгызган. Янә өстәп бер ат та биргән. Шулай итеп, бер-берсеннән бик нык аерылган ике туган ике җирдә һәм ике йортта яши башлаганнар. Ихтимал, бу икесе өчен дә хәерлерәк булгандыр.
Мин инде кайтканда, билгеле, гел төп йортка кайта торган идем. Чөнки бу – әбекайдан калган йорт, сабый чактан ук мине шунда алып кайтканнар… Бөтен истәлекләрем дә бары шул төп йорт белән бәйләнгән. Күптән нигезе бетерелсә дә, минем аны онытканым юк һәм яңадан йөз ел яшәсәм дә онытмам дип уйлыйм.
Хәзер миңа атакайның ике сеңлесе турында да кыскача гына булса да сөйләргә кирәктер инде. Болар Рокыя тутакай белән Срур тутакай. Иң гаҗәбе шул: болар да ике бертуган братлары шикелле үк бер-берсеннән бик нык аерылалар иде. Бөтен яктан да. Рокыя тутакай табигате белән бик тыйнак, юаш, чынлап ачулана да, зарлана да белми торган, азга да канәгать, аздан да сөенә торган, бик саф күңелле һәм туган җанлы кеше иде. Гәүдәгә дә чебеш кебек юка-ябык кына, шулай саклана ул минем күз алдымда… Ә Срур тутакай бөтенләй башка. Ул чибәр, сылу, үткер, яшьтән үк бик зиһенле, ирләрдә булмаган акыл үзендә, сүзе һәм тотышы белән кешене үзенә карата белә. Җырга, музыкага сәләтле, хәтта артистлык кабилияте дә бар аңарда. Кыскасы, гранд-дама!.. Хәзер Срур тутакайга сиксән алты яшь, ә хәтеренә һәм ачык зиһененә исең китәр… Алар арасындагы аерма тагын шуннан гыйбарәт: Рокыя тутакай укымыйча калган яки бик аз укыган, ә Срур тутакай үз теләге белән Уфага китеп пансионатта торып укыган, хәтта күпмедер вакыт Петербургта да булып кайткан. Укуын бетергәч, Каргалыга кайтып, учительница булган – балаларны русча укыткан (шуңа күрә «мөгаллимә» димим). Әйе, ул – үз заманының белемле һәм алдынгы туташы. Аңа мондый юллар ачылуының, минемчә, ике сәбәбе бар: беренчедән, аның яшьлеге 1905 елдан соң татар дөньясында башланган уяну, күтәрелү, мәгърифәткә омтылу чорына туры килә (ә безнең Каргалы кешеләренә укуга омтылу электән үк хас нәрсә), икенчедән, ул – туганнары арасында иң кечесе, төпчек кыз, җитмәсә, характеры да заманча тәвәккәл-кыю, шуңа күрәдер инде аның теләгенә каршы төшәргә базмаганнар (ә минем атакай исә аның укырга омтылуын һәрвакытта яклап килгән – моны Срур тутакай үзе дә әйтә)… Кыскасы, Срур тутакайның тормыш юлы бәхетле һәм матур башлана.
Ләкин инде Рокыя тутакайның тормышы бөтенләй икенче юлдан китә. Иң элек аны яшьли генә Ибәтулла исемле җизнәсенә кияүгә бирәләр. Эш шунда ки, Ибәтулла җизни башта әбекайларның дәү кызы Зөләйха тутакайга өйләнгән була. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, Зөләйха тутакай беренче баладан ук үлеп тә китә. Үзе дә, сабые да… (Аның исемен соңыннан Нигъмәтулла дәдәкайның беренче кызына кушалар.) Менә шуннан соң, безнең татардагы гадәт буенча, тол калган җизнигә балдызын бирәләр… Ибәтулла җизни, өйләнгәч тә, Рокыя тутакайны Уфага алып китә һәм алар шунда әйбәт кенә тора да башлыйлар. Әмма ләкин бәхет дигәнең бер килмәсә килми икән ул яки килсә дә, көзге кояштай, бик тиз югала икән. Инде менә Ибәтулла җизнинең үзенә әҗәл чире эләгә – астыртын усал яман шеш чыга аның муенына. Өмет аз, котылу чарасы юк диярлек (хәзер дә юк әле ул), җизнинең хәле көннән-көн начарлана бара. Ахырда аны Каргалыга алып кайталар. Күпмедер вакыт аталары өендә ятканнан соң, 1917 елның январь башында, әйтергә кирәк, көтелмәгән бер чактарак, Ибәтулла җизни, ниһаять, дөнья куя. Кырыкка да җитмәгән тап-таза кеше!
…Көтелмәгән чактарак, дидем. Әйе, гаҗәеп бер хәл! Язмышның мәкерле шуклыгы димме, ничек итеп аңлатырга да белмим, ләкин Ибәтулла җизнинең үлүе… нәкъ менә Срур тутакайга никах укыткан көнгә туры килгән икән. Хәзрәтләр, никах мәҗлесеннән чыгып, җеназа укырга киткәннәр. Шулай итеп, бабакайлар өенә зур шатлык тирән кайгы белән бергә, бер үк көнне җитәкләшеп килеп кергән… Хәер, моны әйтүе генә ансат.
Мин үзем, гәрчә туйга кайткан булсак та, бу хәлне һич тә хәтерләмим. Җиде яшьлек бала гына идем әле мин… Аннары кыш үзәге, бик салкын чак, Ибәтулла җизни, әйткәнемчә, аталарында вафат, гәүдәсен дә шуннан алып чыкканнар, билгеле, безнең ише җылы өйдә утыручы вак бала-чаганың бернәрсә белмичә калуы гаҗәп тә түгел… Бары күп еллар узгач кына, Мәдинә җиңгәчәй миңа бу хакта сөйләде. Хәйран калып һәм аптырап, мин: «Ничек булды соң ул, ник туйны кичектермәделәр икән?» – дип сорагач, җиңгәчәй болай диебрәк аңлатты: әҗәлнең көнен-сәгатен алдан белеп булмый шул, ә туй көне Срурның каникул вакытына туры китереп, алдан ук билгеләнгән иде. Аш-сулар әзерләнгән, кунаклар чакырылган, хәзрәтләргә әйтелгән, инде тәгаенләнгән көне килеп җиткәч кенә аны ничек үзгәртәсең?.. Бик читен эш бит ул туй хәтле туйны кичектерүе… Алланың язганы шулдыр инде, ахыры хәерле була күрсен, диделәр дә никахны укытырга булдылар. Шатлыгы, кайгысы бергә узды шулай итеп.
Рокыя тутакай Ибәтулла җизнидән берсеннән-берсе кечерәк өч бала белән кала. Әлбәттә, кайгы баштан ашкан… Һәм минем шушы урында Ибәтулла җизни турында кайбер ишетеп белгәннәремне әйтеп үтәсем килә. Ишеткәннәрем исә түбәндәгедән гыйбарәт: Ибәтулла Терегулов моряк булган, хәрби флотта хезмәт иткән, япон сугышында катнашкан. Минем тутакайларга (башта Зөләйхага, аннары Рокыяга) әнә шул кампаниядән кайткач өйләнгән икән. Яхшы ук грамоталы да булган ул.
Срур тутакайның сөйләвенә караганда, Ибәтулла җизни под- польедагы революционерлар белән бәйләнеш тоткан, имеш. Моның әсасы5 менә нидән гыйбарәт: Уфа губернаторының канцеляриясендә җизнинең авылдашы Әхмәтсолтан Терегулов дигән кеше хезмәт иткән. Бу инде укыган кеше, статский советник, губернатор канцеляриясендә зур гына урын биләгән булса кирәк. Мәсәлән, Уфаның татар яшьләре спектакль яки концерт куяр өчен рөхсәтне губернатордан еш кына аның ярдәме белән алганнар. (Монысын миңа Хәсән Гобәйдуллин сөйләгән иде.) Һәм шушы кеше, ягъни Әхмәтсолтан Терегулов, Уфа социал-демократлары белән яшерен бәйләнештә торган. Цюрупа һәм Брюханов кебек күренекле большевиклар белән шәхси таныш та булган, диләр. Билгеле инде, губернатор чиновнигы белән подпольедагы социал-демократларның бәйләнеше ниндидер бер максатка хезмәт иткән булырга тиеш. Кыскасы, алар Әхмәтсолтан Терегуловтан үзләрен кызыксындырган мәгълүматларны алып торганнар булса кирәк. Шундый сүз дә бар: революционерларга берәр төрле куркыныч туа башласа, Терегулов аларга шуны алдан хәбәр итә икән6*. Ләкин бу хәтәр эштә кем ашадыр элемтә тотарга кирәк булгандыр бит, чөнки губернатор чиновнигы үзе турыдан-туры бәйләнешкә керә алмагандыр инде. Һәм менә безнең җизни Ибәтулла Терегулов, Әхмәтсолтанга якын кеше, әнә шул элемтәче ролен үтәгән дә, имеш. Моның дөрес булуына дәлил итебрәк, Срур тутакай шундый бер кызыклы гына факт та китергән иде: Ибәтулла җизни төрле сылтау белән бер ел эчендә генә ундүрт мәртәбә тора торган фатирын алыштырган булган. Ни өчен?.. Билгеле, конспирация өчендер инде… Әлбәттә, болар барысы да сүз генә, кулыбызда бертөрле дә документ юк, ләкин бит кайчагында сүзнең дә ниндидер нигезе була. Мәсәлән, Әхмәтсолтан Терегулов революциядән соң да Уфада кала һәм совет органнарында хезмәт итә. Тазартулар вакытында да аңа тимиләр. Элеккеге патша чиновнигы булса да! Бу бит инде юкка гына түгелдер.
Ә безнең җизнигә килгәндә, ул япон сугышын күргән, хәрби флоттан кайткан кеше, димәк, аның күпмедер дәрәҗәдә революция рухы белән сугарылган булуы бик табигый. Андый кешеләр аз булганмыни ул заманда.
Җизнидән калган өч бала үсеп җитәләр. Кеше булалар, тик Рокыя тутакайга тагын да бер зур хәсрәт кичерергә туры килә – бердәнбер улы Әнвәр Ватан сугышында һәлак була. Чыдамлыгына исең китәр! Әнвәр турында сүз чыкканда, мин аның елаганын бервакытта да күрмәдем. Тик шунда сүзсез генә елмая биреп утыра – әллә хәсрәтен яшерә, әллә Әнвәрен күз алдына китерә… Шулай зарланмыйча, сыкранмыйча гына үлеп тә китте ул… Ә калган икесе, Рауза белән Ләйлә, исәннәр. Болар минем иң яраткан туганнарым. Алар үзләре дә бик туган җанлылар. Бигрәк тә Рауза! Сугыш аркасында утырып калганга күрәмедер, бөтен игътибары-кайгысы аның туганнарына күчте.
Инде яңадан туй хәлләренә килсәк, минем, дөресен генә әйткәндә, искә төшерерлек нәрсәм юк диярлек. Туйда, үзегез беләсез, өй эче тулы кеше, ыгы-зыгы, шау-шу – кая монда җиде яшьлек малайга барысын да күреп бетерергә?! Тик бер нәрсә хәтеремдә ачык саклана: Срур тутакайны кияү йортына аллы-артлы ике ат җигелгән ябык повозкада алып киттеләр. Мондый эченә кереп утыра торган чананы минем беренче күрүем, ихтимал, шуңадыр, ул онытылмыйча сакланган да. Хәер, тагын бер нәрсәне әзрәк хәтерлим әле: бу – Гали бай йорты, чардаклы, яшел түбәле, авылда бер шәп, матур йорт. Срур тутакайны менә шул йортка китереп төшерделәр, чөнки җизни тиешле кеше шушында фатирда тора икән. Эчендәге бүлмәләренең ике якка ачылмалы биек, ап-ак ишекләре әле дә булса күз алдымда. Зур якты зал, бик күп кунаклар, өзлексез җыр-музыка, ләкин болар барысы да төштә генә кебек, хәтта мәҗлес хуҗасы җизнинең үзен дә ачык кына хәтерләмим. Бусы гаҗәбрәк тә инде, чөнки, никадәр бала булсам да, җизни дигән затны мин аера, күрә белергә тиеш идем. Ә бәлки, аерган-күргән булсам да, күптән онытканмындыр – алтмыш өч ел узып китте бит ул туйдан соң!
Әмма мин тора-бара әкренләп күрдем, белдем, таныдым бу яңа җизнине, һәм озак еллар дәвамында ул минем иң нык хөрмәт иткән кешем булып калды. Кем иде соң ул минем җизнәм?.. Иң элек шуны әйтергә кирәк: ул Каргалы кешесе түгел иде, читтән килеп, күпмедер торып, шунда гына Срур тутакай белән танышып, аңа өйләнгән кеше иде. Исем-фамилиясе аның – Шәрифҗан Хәмидулла улы Сүнчәләев. Тарихта күбрәк Шәриф Сүнчәләй исеме белән билгеле шәхес. Шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең бертуган агасы. Казандагы Учительская школаны бетергән, үз заманының укымышлы, алдынгы бер кешесе. 1917–1918 елларда революция вакыйгаларына якыннан катнашкан, Уфада Галимҗан Ибраһимов белән бергә «Ирек» газетасын чыгарышкан, Уфа губернасыннан Учредительный собраниегә депутат булып сайланган, Октябрь революциясеннән соң, Башкортстан республикасы төзелгәч, андагы мәгариф эшләре белән җитәкчелек иткән, егерменче елдан коммунист, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе… Уфада аның исеме белән аталган урам да бар.
Шәриф Сүнчәләй турында төгәлрәк һәм тулырак мәгълүматны Риза Ишморат истәлекләреннән алырга була – Риза аның шәкерте, миңа караганда да ул аны күптәнрәк һәм күбрәк белә. Минем исә күңелемдә ныграк, тирәнрәк сакланганы – Шәриф җизнинең саф кешелек сыйфатлары. Әмма ничек кенә итеп аңлатырга моны? Ул тыныч, сабыр кеше иде, бик мөлаем һәм тыйнак кеше иде, тавышы да йомшак, кешегә мөгамәләсе дә йомшак иде. Үзе озын гына буйлы, какча гына кеше иде, бик пөхтә киенеп, гел чиста кырынып йөри иде. Болары тышкы яклары, ә эчке яктан ул үтә әдәпле, инсафлы, нәзакәтле – кыскасы, аңарда гүя тумыштан ук килгән үзенә бер күркәм затлылык бар иде. Мондый ирексездән сокландыра, хөрмәт кузгата торган затлылык, гадәттә, иске интеллигентларда күбрәк очрый. Ул да чын мәгънәсендә интеллигент иде – бөтен яктан да! Ихтимал, шуңа күрәдер, мин Шәриф җизнине үзем өчен үрнәк бер кеше итеп саный идем. Дөрес, аңа охшарга, аның төсле булырга тырышмадым, чөнки бу кадәресе кулымнан килмәс иде (һәм табигатемә дә сыймас иде), әмма җизнәмнең күркәм кыяфәте һәм чын кешелек сыйфатлары мине бозылып китүдән, түбән тәгәрәүдән ничектер тыеп килде. Ә андый куркыныч, яшерә алмыйм, минем тормышымда булгалады.
Бу урында ниндидер бер шәрехләү кирәклеген сизәм, югыйсә кайберәүләрнең җизнәңне артык мактап ташладың дип әйтүләре мөмкин. Ләкин хикмәт мактауда түгел, һәм андый теләгем дә юк минем. Хикмәт шунда ки, Шәриф Сүнчәләй һәм аның замандашлары – үткән гасырның ахырында туып, бу гасырның башында, дөресрәге ике революция арасында җитешкән кешеләр. Алар шул чорның азатлык рухы белән сугарылып, бик нык белем-мәгърифәткә омтылган һәм халыкка хезмәт итү максаты белән янган кешеләр. Һәм шушы хәл аларның идеалларын да, кешелек сыйфатларын да билгеләгән булса кирәк. Мәсәлән, Шәриф Сүнчәләйнең яки башка берәрсенең идеалы хөрлек икән, ул инде үз иркен сөю генә түгел, бүтәннәр иркен дә таныган, хөрмәт иткән; әгәр ул кешеләр арасында гаделлек булуын тели икән, иң элек үзе гадел булырга тырышкан һәм башкалардан да шуны көткән. Кыскасы, идеал белән гамәлне алар бер дип белгәннәр, аерып йөртмәгәннәр. Йә, бу һәр заманда һәрбер кеше өчен дә шулай булырга тиеш түгелмени? Күрәсез, бернинди арттыру, мактау юк монда.
…Фәлсәфә күпкәрәк китте, кире артка чигеник әле булмаса… Каргалыда туй үтеп киткәч, бер-ике айдан соң яшьләр өчәүләп, ягъни җизни белән Срур тутакай һәм җизнинең энесе Сәгыйть кода (Сәгыйть Сүнчәләй), Уфадан безгә, Дәүләкәнгә кунакка килделәр. Март урталары иде шикелле, карлар эреп, ерганаклар юл ала башлаган кояшлы көннәр иде. Кунаклар хөрмәтенә бездә зур мәҗлес уздырылды. (Ул чакта безнең үз йортыбыз юк иде әле, арендага алган өч бүлмәле чибәр генә йортта тора идек.) Мәҗлескә Дәүләкәннең мөхтәрәм кешеләре чакырылган иде. Заманның мәгълүм ике зыялысы, ике яшь, чибәр егет, икесе дә тройка костюмнан, кара кәләпүшләрдән, берсе, җизни тиешлесе, гармунда, икенчесе, кода тиешлесе, скрипкада өздереп уйныйлар. Әйтәсе дә түгел, алар үзләренең бөтен килеш-килбәтләре, тотыш-торышлары һәм уеннары белән мәҗлес кунакларын тәмам әсир иткән, таңга калдырган булырга тиешләр. Мин моны көнендә генә белеп бетермәсәм дә, соңыннан ул мәҗлесне һаман искә төшереп сөйләгәннәрен күп ишеттем. Күрәсең, бу мәҗлес атакайның да дәрәҗәсен күтәреп җибәргәндер – кияве кем дә кодасы кем!
Әмма минем өчен иң истәлекле нәрсә Сәгыйть абыйның бүләк итеп биргән ике китабы булды. Мин әле мәктәпкә йөрми идем, хәреф-мазар да танымый идем, шулай да бу китапларга бик сөендем. Икесе дә катыргы тышлы, эчендәге битләре шоп-шома, хәрефләре дә эре-ачык һәм бит саен диярлек буяулы рәсем… Миңа әйтеп бирделәр: бусы – «Су анасы», ә бусы – «Борчак патша», язу таныгач укырсың, диделәр… Язу таныгач! Бу бит тиз түгел, мәктәпкә йөри башлагач кына, ә менә минем хәзердән үк беләсем килә: кем ул түбәтәйле малай, озын чәчле, шөкәтсез карчыгы кем тагын, ни өчен ул куркыныч карчык малайны куып бара?.. Ахырда көн саен шул китапларны карый торгач, атакай ярдәме белән булса кирәк, мин әкренләп кенә хәрефләрне аера, таный башладым, аннары тора-бара хәрефләрдән әз-әзләп сүзләр дә оештырырга өйрәндем… Ул китапларны ничәмә-ничә тапкыр «сукалап» чыгуымны әйтә алмыйм, ләкин көз җитеп, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергәндә, мин инде ташка басканны шактый ук «сөрә» белә идем. Шулай итеп, Сәгыйть Сүнчәләй үз кулы белән миңа «тел ачкычы» биреп китте.
Туганнар һәм туйлар турында җитеп торыр, булмаса.
Хәер, тагын бер туйны әйтеп кенә үтү кирәктер, ахрысы. Бу – Абзан туе. Нигъмәтулла дәдәкай шул авылга мине, күчергә утыртып, балдызы туена алып барган иде. Миңа инде җиде яшь түгел, ундүрт яшь иде. Бәлки, шуңа күрәдер, ә бәлки, җәйнең бик матур чәчәкле вакытында һәм илнең дә тук, тыныч, имин чагында булып узганга күрәдер, ул туй минем күңелемдә гомергә онытылмаслык якты, тирән бер эз калдырды. Күп еллардан соң мин Абзан туенда күргән һәм кичергәннәремне «Җиз кыңгырау» исемле хикәямдә тасвир да иткән идем. Ә кара дугага асып барган җиз кыңгырау әле дә булса миндә саклана.
Үзем менә бик озынга китә түгелме дип борчылам да, кыска да буласым килә, ләкин шуңа карамастан туктала да алмыйм: башлаган сүзне ничектер ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Әйтик, шул ук туганнар турында… Әйе, аларның язмышлары да һәм гомерләре дә төрлечә булды. (Бу табигый хәл, кешеләр төрле вакытта туган шикелле, төрле вакытта дөньядан да китәләр.) Атакай белән Рокыя тутакай шактый картаеп үз түшәкләрендә үз әҗәлләре белән үлделәр. Срур тутакай, шөкер, яши әле һәм яшәр дә кебек, чөнки ул нык кеше, үзен карый да белә, яши дә белә. Ә менә Мөхәммәдъяр белән Нигъмәтулла дәдәкайның гомерләре шактый иртә өзелде. Фаҗигале рәвештә… Мөхәммәдъяр дәдәкайны сугыш вакытында хезмәт армиясенә алып, Уралга җибәргән булганнар – ул шуннан кайтмады. Әйтергә кирәк, авылына кайтып барган җиреннән югала ул. Вакыйга болайрак була: 1944 елның көзендә (шулай истә калган) минем атакай белән Мөхәммәдъяр дәдәкай һич уйламаганда-көтмәгәндә Свердловск вокзалында очрашалар. Атакай Куандыкта торучы Кәримә тутакай кызлары җибәргән «вызов» буенча шунда китеп бара, ә Мөхәммәдъяр дәдәкайның авыру сәбәпле хезмәт армиясеннән азат ителеп, өенә кайтып баруы икән. Ике бертуган бу очрашудан, билгеле, куаналар да, гаҗәпләнәләр дә һәм төрле яктан килеп тыгылган халык белән шыгрым тулы вокзалда күпмедер вакыт бергә дә булалар. Атакайның әйтүенә караганда, Мөхәммәдъяр дәдәкай бик бетәшкән булган, өсте дә сәләмә, ашарына да юк икән. Вокзал каршындагы кечкенә базардан атакай аңа ничәдер йөз сумга бер кирпеч икмәк тә алып биргән… Мөхәммәдъяр дәдәкайга кирәкле поезд алданрак килә, һәм ул кадерле «кирпеч»ен салган киндер капчыгын кулына урап тоткан килеш шул поездның бер тамбурына көч-хәл белән эләгеп, китеп тә бара… Һәм шул китүдән гаип – өенә кайтып җитми. Ни булган, берәр бәхетсезлеккә юлыкканмы, юлда-мазар үлеп калганмы? – белүче дә юк, күрүче дә юк һәм беркайдан бернинди хәбәр дә юк. Олы кеше су төбенә киткән таш кебек юкка чыга да куя. Соңыннан бу бик сәер-серле хәлне искә төшереп юраган чакта, атакай әйтә торган иде: «Шул бер кирпеч икмәге башына җитмәде микән бичараның? Ачлар, явызлар күп иде, бәлки, шундыйларның берәрсе икмәген тартып алып, үзен поезддан бәреп төшергәндер, авыру кешегә күпме генә кирәк соң?!» – ди иде. Хәер, югалган кеше турында төрлесен юрарга була, әмма чын дөресен генә белеп булмый беркайчан да.
Нигъмәтулла дәдәкайның язмышы тагы да аянычрак, тагы да фаҗигалерәк… Бусы инде колхозлашу елларында булган эш. Ул елларның гаять катлаулы вакыйгаларын, үтә кискен көрәшен сөйләп тору кирәк микән? Тарихтан һәм әдәбияттан без моны яхшы беләбез. Тик шуны гына әйтү кирәктер, ахрысы: авыл җирендә бу вакыйгалардан читтә калган, бу көрәшнең кискен җиле тимәгән кеше юктыр, булмагандыр ул чакта. Менә Нигъмәтулла дәдәкайга да тия ул, әмма ничек итеп?!
1930 елның октябрендә аны авыл Советына чакырып алалар. Авыл Советыннан, сине волостька чакырдылар, дип, Бүздәккә алып китәләр. Ә Бүздәктән инде Уфага озаталар һәм шул китүдән инде ул кайтмый – югала. Сәбәбе билгесез. Тагын юрарга гына кала. Кеше бит өеннән үз аягы белән чыгып китә, берни белмичә!.. Хатыны Мәдинә җиңгәчәйнең әйтүенә караганда, Нигъмәтулла дәдәкай ялган әләк корбаны булырга тиеш. Чынлап та, ул бит авылның бер бае яки кулагы түгел иде, гади бер средняк! Әмма бик тынгысыз вакыт, хәлләр киеренке, көрәш кискен, мондый чакта берәүнең үчлек белән чагуы да кешене харап итәр өчен җитә кала. Ә үч саклаучы зур авыл җирендә һәрвакытта табыла ул. Кызганычка каршы, аның ише хәлләр аз булмады ул чакларда.
Хәтерлисездер аның җырын: «Утырдым ла көймәнең, ай, түренә…» Тукта, мин әйттем микән, юк микән, Нигъмәтулла дәдәкай, пленнан качкач, төшендә унике кыр казы күргән… Нәкъ унике ел торып кала ул туган илендә үзенең гаиләсе белән… «Югалган» чагында кырыкның өстендә генә иде типсә тимер өзәрлек, тынгы белмәс… дәдәкай!..
Аңардан дүрт бала калды – икесе кыз, икесе ир бала. Баш баласы Зөләйха, атасы югалганда, җиткән кыз иде инде. Калган өчесе аталары пленнан кайткач туган балалар. Арада зурысы – Бибинур, ә кечеләре Идюк (Идиятулла) белән Шамил; Идюк олырак, ә Шамиле атасыннан аерылганда кулда гына була әле. Мин инде бу балаларның нинди хәлдә калуларын, нинди газап-нужа кичерүләрен тәфсилләп язып тормыйм, чөнки тәфсилләп тормыйча да укучы моны күз алдына китерә алачак дип ышанам. Тик шулай да аларның язмышлары турында кыскача гына әйтеп китмичә булмас, ахрысы.
Зөләйха, атасын алып киткәндә, Каргалыда булмый – Уфада укып йөргән чагына туры килә бу көтелмәгән хәл. Ләкин ел саен ул каникул вакытларында авылга кайтып, җәйге кыр эшләрендә атасына гел генә булышып, шул ук вакытта авыл яшьләре белән бергә спектакльләр, концертлар куюда да якыннан катнашып йөри. Әйтергә кирәк, ул авылның күзгә бәрелеп торган бер чибәре иде. Йөзе-бите, буе-сыны дисеңме – бер генә дә килмәгән җире юк иде аның. Шуның өстенә табигать аны башка әйбәт сыйфатлардан да мәхрүм итмәгән: атасы кебек бик матур җырлый, пианинода шактый ук оста уйный (Уфада Срур тутакайларда торган чагында үзлегеннән өйрәнгән), янә килеп акыл-зиһен, үзен тота белү җәһәтеннән дә күпләрдән аерылып тора. Бәлки, беркадәр тәкәбберлеге булгандыр, ләкин үз бәясен яхшы белгән кайсы гына кызда юк ул?! Тик моның хәтәр ягы да бар иде ул чакта – кызны үзенә карата алмаган егет тота да теләсә ничек аңардан үч ала. Үзеннән булмаса, атасыннан – бу түбәнлек, бу әшәкелек дип тору юк… Зөләйхага да әнә шундый янаулар булгалаган икән, ләкин яшьлеге аркасында ул аңа әһәмият кенә бирмәгән.
Әлбәттә, бу көтелмәгән коточкыч бәхетсезлектән Зөләйха ниләр кичергәнен бары үзе генә белә торгандыр. Әмма ул барысына да түзә, барысын да күтәрә. Башкача мөмкин түгел, таш белән бастырып куйсалар да, ничек тә изелмичә чыдарга кирәк. Авылга кайтып тормый, Мәскәүгә, Срур тутакайларга барып сыена, ә бераздан аспирантурада укучы, безгә кардәш тиешле Шәрәфетдин Еникеевкә кияүгә дә чыга. Башта алар Оренбургка китәләр, анда берничә ел торганнан соң Алма-Атага күчәләр. Ике баласы булуга карамастан, Зөләйха өзелгән укуын дәвам иттереп, институт тәмамлый. Шул рәвешчә, Шәрәфетдин казах университетында математика кафедрасы мөдире булып, ә Зөләйха педагогия институтында казах яшьләренә рус теле һәм әдәбияты укытып, Алма-Атада тыныч-матур гына яшиләр. Билгеле, ул тегендә, «Каргалыкай буенда» калган инәсе белән энеләрен дә онытмый, аларга өзлексез ярдәм итеп тора, ә сугыш алдыннан барысын да үз янына, Алма-Атага китертә. Асылда, алар, Зөләйха һәм Шәрәфетдин, ике малайны «баздан» көн яктысына чыгарып, аякка бастыралар. Әйе, Шәрәфетдиннең Нигъмәтулла дәдәкай балаларына күрсәткән изгелеген һич тә онытырлык түгел. Алма-Атага китергәч, җиңгәчәйгә бакчалы кечкенә бер өй алып бирәләр, һәм ул шунда булачак егетләре белән тыныч кына яши башлый. Аңарчы әле Бибинур, апасында торып, туташ булып җитешә, институт бетерә һәм кияүгә дә чыга… Күпме мондый язмышлар безнең халыкта!
Бибинурның сугыш вакытында күргәннәре үзе бер тарих. Ләкин читкә тайпыласы килми – белешмә рәвешендә генә әйтеп китәргә туры килә. Бибинурның ире кызыл командир, сугыш башланганда алар ил чигендә торалар. Июнь таңында фашистларның беренче бомбалары алар өстенә ява. Бибинур, күкрәк баласын алып, ут астыннан котылып чыга, ә ире ил чиген саклап кала һәм шунда һәлак тә була. Озын чигенү-качу юлы, күпме куркыныч маҗаралы хәлләргә юлыгу, инде беттек дигәндә генә, билгесез, әмма изге күңелле кешеләр ярдәмендә котылып калу – баласын күкрәгенә кыскан яшь ана шуларның барысын да үз башыннан кичерә.
…Сугыш бетә, яралар әкренләп төзәлә, исәннәр һаман яши бирә. Бибинур да Казахстанның Талдыкурган өлкәсендәге бер район мәктәбендә озак еллар казах һәм уйгур балаларын укытып тора. Шунда әкренләп үзенә йорт кора, хуҗалыгын булдыра, ут астыннан алып чыккан малаен үстерә, Ташкентка җибәреп вуз бетертә – кыскасы, бер эзгә төшкән тормыш үз җае белән һаман алга таба тәгәрәмәктә, искечә әйтсәк. Хәзер инде Бибинур пенсиядә, яңадан иргә чыкмады ул, гомерен уздырган җирдән һәм мәктәбеннән читкә китмичә, шунда хөрмәт казанган карт мөгаллимә булып, ялгызы тыныч кына яшәмәктә. Ачы язмышның ахыры әнә шундый, рөхсәт итсәгез, бәхетле дияргә дә ярый, минемчә.
Идюк белән Шамилне 1934 елның салкын кышында миңа бер кайтып күрергә туры килгән иде. Ул чакта җиңгәчәй сүтеп алынган йортның бәрәңге базын землянка итеп, шунда ике баласы белән торып маташа иде. Бер чыбык заты да күренмәгән, кәфендәй ап-ак кар баскан ялан кадәр ихатаның читендәрәк әз генә чыгып торган калай морҗаны шәйләп, шуңа таба тар гына сукмактан барып, траншеядай аралыктан түбән төшеп, землянкага барып кергәч, мин, атларга урын тапмыйча, ишек төбендә үк тукталып калдым. Бу чын мәгънәсендә баз иде, анда учак та казан һәм кечкенә бер сәке – башка берни дә юк… Сәкедә киндер күлмәк-ыштаннан, яланбаш ике малай утыра, инәләре күренми, каядыр чыккан, ахрысы. Мин малайларга дәшәм – җавап бирмиләр, «Инәгез кайда?» – дип сорыйм, юк, дәшмиләр. «Мин бит абыегыз булам, дәдәгез…» – дип тә карыйм, барыбер тавышларын чыгармыйлар, тик шунда күзләрен тутырып миңа карап торалар. Тагын шунысы гаҗәп: аларның бу карашында ятсыну да, уңайсызлану да һич сизелми, бары кешедән бизүгә охшаган ниндидер бер җан салкынлыгы гына чагыла иде. Менә җиңгәчәй дә кайтып керде, мине күреп исе китте. «Әй, Әмерханым, Әмерханым» дип елап та алды. Мин исә бер теземне кочаклап, башымны юри югары каерып (гүя шулай иткәч, күздән яшьләр бәреп чыкмаска тиеш иде), таш сындай катып, сәке кырында тик кенә утыра бирдем. Җиңгәчәйдән юньләп берни сораша да алмадым, тәкатем җитмәде, хәер, ул үзе хәзерге хәлләрен бераз сөйләп аңлатты. Зөләйхадан ярдәм һаман килгәләп тора икән, шуның өстенә җиңгәчәй каен тузыннан сагыз кайнатып, хатын-кыз арасында саткалый икән, шулай итеп көннәрен көнгә ялгап баралар икән әле. Шөкер, ди, ачыкканыбыз юк, ди җиңгәчәй бичара!.. Татар хатыны шул.
Бу минем сугышка чаклы Каргалыга соңгы кайтуым иде. Күп еллар узгач, мин Ялтадан кайтышлый Севастопольдә Шамилне эзләп таптым. Землянкада дәшми утырган кечкенә малай хәзер чын ир-егет булган. Атасына бик охшаган, шундый ук чандыр, төз гәүдәле, аксылрак чырайлы, туры борынлы, бәлки, буйга бераз кайтышрак булыр… Атасы кебек җитез, хәрәкәтчән, ачык күңелле, сүзгә дә юмарт икән. Ул хәрби флотта хезмәт иткән, укыган, квалификация алган, мин күргәндә дә хәрби корабларда электрик булып эшли иде. Өйләнгән, баласы бар. Севастопольнең үзендә яңа квартирада тора. Әйтергә кирәк, Севастопольдә теләсә кемне тотмыйлар, димәк, Шамил монда торыр өчен тулы ышаныч та казанган.
Атасын бөтенләй хәтерләми, әмма сурәтен генә булса да бик күрәсе килә икән. Миннән дә: «Атакайның карточкасы сездә булырга тиеш», – дип кат-кат сорады. «Юк вет», – дигәнгә дә ышанып бетмәде, гареп! (Каргалыча әйтсәк.) Хәлбуки Нигъмәтулла дәдәкайның солдатта чакта бер иптәше белән төшкән фоторәсеме бар иде, мин үзем дә аны ничектер күргән идем кебек, ләкин шул фоторәсем берәүдә дә юк, кая киткән, кемдә калган – һичкем белми. Ә Шамилгә бик кирәк икән ул бердәнбер «карточкы», атасын хыялында гына булса да терелтер өчен кирәк икән аңа! Мине вокзалга озата төшкәч тә, кыенсынып кына тагын шуны кабатлады: «Һич югы, фотосын гына күрәсе иде бит», – диде. Мин инде берәр җирдән таба алсам җибәрермен дип аны юаткан булдым.
Ә менә Идюкне (Идиятулланы) теге землянка базында күргәннән соң миңа яңадан бер генә тапкыр да күрергә туры килмәде. Әмма беләм: ул да үсеп егет булган, армиядә хезмәт иткән, соңыннан заводта эшләгән, аннары бер рус кызына өйләнгән. Куйбышевтан ерак түгел Кинель дигән шәһәрдә үз йортында тора икән. Хатыны да шул Кинельдән, хатынының ишле туганнары да шунда яшиләр икән. Бәлки әле Идиятулла исемен дә үзгәрткәндер, хәер, кызыксынып сораганым юк, ә менә тормышы бик әйбәт дип ишеттем.
Мәдинә җиңгәчәй озак яшәде. Әмма бу озын гомернең үзенә тигән өлеше шактый кыска. Абзаннан Каргалыга килен булып төшкәч, Нигъмәтулла дәдәкай белән герман сугышына чаклы дүрт-биш ел торып кала. Дүрт ел солдатка булып тора, каенатасын һәм каенанасын карап, бөтен хуҗалыкны үз җилкәсендә алып бара. Нигъмәтулла дәдәкай пленнан кайткач, нәкъ унике ел алар тагын бергә торып калалар. Шуннан соң инде җиңгәчәй тол хатын булып картая. Дүрт баласы дүрт якта, ул шуларның әле берсенә, әле икенчесенә барып, кунаклап кайта-китә йөри. Ләкин гомеренең күбрәк өлешен Зөләйхада торып уздыра, аның балаларын үстерешә һәм сиксәннән узып, Зөләйха кулында вафат та була. Туып үскән җире аның Башкортстандагы тын гына аккан ямьле Түреш буенда иде, мәңгелек урыны исә Казахстанның гел селкенеп торган карлы-бозлы Алатау итәгендә. Берише татар хатынының типик язмышы түгелме бу?.. Хәер, мин һич тә гомумиләштерергә теләмим, мин, кичерегез, балачагымнан ук күңелемдә сакланган бер җиңгәчәм турында гына сөйләдем. Ташлы туфрагы мамык булсын аның!
…Якын туганнар хакында сүз хәзергә шуның белән тәмам. Нәтиҗә ясап, нәрсә әйтергә мөмкин?.. Без яшәгән дәвернең төрле чагы булды, төрле хәлләрне күреп үткәрергә туры килде, үкенечле югалтулар да, кызганычка каршы, аз булмады.
Ләкин мондый нәтиҗә ясау өчен генә «дәдәкай тарихы»н язып тору кирәк идеме соң?.. Кирәк иде, чөнки менә миңа – язучыга кагыла ул тарих. Ә язучы юкны бар итмәскә, барын яшереп тормаска тиештер дип беләм. Бигрәк тә үзе турында тәвәккәлләп язарга тотынгач!
Соңгы тапкыр Каргалының югары очыннан түбән очына кадәр ашыкмыйча гына бер узасым килә. Кайбер үзем белгән һәм кешедән ишеткәннәрне искә төшерер өчен. Кызганычка каршы, башта ук телгә алынган әлеге «Каргалы тарихы» тулысынча минем кулыма кермәде, шуның аркасында Каргалының нәкъ менә үзенә караган өлеше белән миңа танышырга да туры килмәде. Ә ишеткән-күргәннәрдән генә чыгып сөйләү бик үк ышанычлы түгел – ялгышулар да, төгәлсезлекләр дә булырга мөмкин. Ләкин башка чарам юк, авыл тарихын яхшырак белүчеләр мине гафу итсеннәр!
Хуш, урам буйлап узабыз. Бу төп урам бер өч чакрымга сузыла торгандыр. Һәрбер зур авылдагы шикелле ул монда да, инеш агымына карап, өчкә бүленеп йөртелә: югары оч, урталык һәм түбән оч. Билгеле, йөз илле ел дәвамында Каргалы бик нык үсә. Төп урам үзе дә һаман сузыла, аңа янәшә (параллель) урамнар да, шуларны аркылы кисеп узганнары да әкренләп барлыкка килә. Алар төрле исемнәрдә йөриләр. Мин белгәннәрдән, мәсәлән, югары очта зур гына Шатон урамы бар, урталык белән түбән оч арасында, инешкә таба Төбәк дигән җир дә бар. Моны Каргалының иң борынгы җире, диләр. Шулар кебек төрле исемдә йөргән урам яки урыннар аз булмаска тиеш, ләкин мин аларның күбесен ачык кына белмим. Мәсәлән, авылда «эт җыены» дип сөйләгәнне еш кына ишетә идем, ә кайда, нәрсә ул – шуны ничектер һаман белә алмыйча йөрдем. Бактың исә, «эт җыены» дигәннәре ул безнең бабакайлардан ерак та түгел, югары оч белән урталык арасындагы бер урын икән. (Кемнеңдер капка төбе булса кирәк.) Шунда кичкырын эштән бушаган ир-ат җыелып, тәмәке көйрәтеп, төрле мәзәк сөйләп, үткән-сүткәннән көлеп утыралар икән. Анда тел чарлаганнар, кызык уйлап чыгарганнар, күзләренә чалынган һәркемнең берәр көлке ягын тапканнар – кыскасы, халык «эт җыены» дигән исемне бик белеп таккан ул урынга. Бер генә мисал. Әйтик, авылда кемдер кемнеңдер кызын ярәшер өчен баш кода булып бара. Мондый мөһим вакыйга кешеләр теленә кермичә калмый, әлбәттә… Һәм озак та үтмичә, «эт җыены» бу вакыйганы менә болайрак ясап чыгара: сукыр Хәллә сукыр Хәсәннең сукыр атын җигеп, сукыр Усманның сукыр малаеннан сукыр Гомәрнең сукыр кызына баш кода булып барган… Менә шул. Ләкин бу «мәзәкнең» хикмәте шунда ки, ул коры уйдырма гына түгел, аның, ничек дим, үзенә күрә реаль җирлеге бар. Чынлап та, шул вакыйгага катнашучылардан берсенең күзенә кайчандыр ак төшкән, икенчесе тагын чепи күзле икән, өченчесенең дә бит-күз тирәсендә ниндидер кимчелеге табылган, шуның өстенә, җитмәсә, җигеп барган атының да бер күзе ага торган булган. Һәм шул җиткән дә – бөтенесен җиңел кулдан сукырга әйләндергәннәр дә куйганнар. Тик авылның көлә-көлә эче генә катсын!
Ярый, «эт җыенын» да уздык ди. Сезне, бәлки, авылның гомуми күренеше кызыксындыра торгандыр – ничегрәк ул, төзекме, тазамы, матурмы? Әйтергә кирәк, Каргалының утырган җире табигатькә бай түгел: зур суы да, урманы да юк, әмма авыл үзе бөтен, таза иде. Йортларның күпчелеге кара-каршы салынган, такта белән япкан йортлар. Капка-коймалары да тактадан. Еш кына калай белән япкан зуррак, матуррак йортлар да очрый. Берничә чардаклы йортны да беләм мин. Шулай ук бер генә бурадан салынган, салам түбәле, җил капкалы өйләр дә бар иде, ләкин алар, унга бер дигәндәй, әллә ни күп түгел иде. Кыскасы, халыкның зур күпчелеге урта һәм уртадан өстенрәк тормышлы хуҗалардан гыйбарәт булганга күрәдер инде, авылның гомуми күренеше дә «уртадан югары» әйбәт, төзек кенә иде. Ташпулатлар булмаган кебек, читәннән үреп, балчык белән сылаган өйләр дә юк иде шикелле – һәрхәлдә, андый өйне мин хәтерләмим.
Каргалының бер кимчелеге булса, ул да аның яшеллеккә ярлылыгы иде. Агач бакчалары аз иде, җимеш агачлары бөтенләй юк диярлек, булса да шул сәрби дә сирень, миләш тә шомырт… Болары да сирәк йортларда гына. Бөтен авылның бакча дигәне – ул абзарлар артындагы бәрәңге мәйданы – менә ансыз инде бер генә йорт та юк иде. Каргалы «бульбасы» шәп иде – бәләктәй кызыл бәрәңге!
Әйе, Каргалы зур авыл. Өч мәчете бар, өч мәхәлләгә бүленә. (Авылның зурлыгына караганда, мәчетләр күп түгел иде.) Бу җиргә иң беренче килеп утыручылар егерме хуҗалык (йорт) булса, 1926 елда инде аның саны биш йөз егермегә җитә. Йөз илле ел эчендә әнә ничек үскән ул!.. Каргалының җире дә күп, басу-кырлары да еракта иде. (Җир мәйданы уналты мең гектарга җиткән дип ишеткәнем бар.) Мәгълүм булганча, революциядән соң, егерменче елларның урталарында артык зураеп киткән авыллардан иркенрәк җиргә күчеп утырулар башлана. Бу процесстан Каргалы да, билгеле, читтә калмый. Аның халкы да төрле тарафка аерылып чыга башлый һәм, шул рәвешчә, Каргалы җирендә кечерәк кенә яңа авыллар – елгачык үрендә «Каргалы баш», елгачык түбәнендә «Каргалы тамак», Әркәсле ягында «Бакча», Чабылтау артында «Зиреклебаш» барлыкка килә. Янә тагын «Бишкиртек» дигәне дә бар, имеш, ләкин мин андый авылның барлыгын белмим – «эт җыены» уйлап чыгарган мәзәк кенә түгел микән? (Хәер, берничә йорт авыл очындагы киртләчле тау итәгенә күчеп утырганнар шикелле, бәлки, шуларга бу «матур» исемне такканнардыр.) Шуның өстенә күпмедер хуҗалык Чиләбе өлкәсендәге «Чибәр күл» дигән җиргә дә күчеп китә. Мондый «аерылып чыгулардан» соң төп Каргалы үзе кечерәеп һәм сирәгәеп калырга тиеш иде. Ләкин мин кайтып йөргән чакларда, ул һаман искечә зур иде, тоташ иде, таралганы һич тә сизелми иде. Тыгыз утырган зур авыл үзенең йөзен тиз генә югалтмый, күрәсең. Әмма Каргалының чынлап үзгәрүе (дөресрәге, таралуы) сугыш вакытында һәм сугыштан соң башланды булса кирәк. Әйтергә генә ансат, Ватан сугышы фронтларында Каргалының биш йөз кешесе ятып кала. Теге вак авылларны кертеп исәпләгәндә дә бу коточкыч зур югалту! Алар барысы да бит йорт башы яки йорт терәге ирләр… Мондый югалтудан соң авылың бөтенләй юкка чыгып бетсә дә гаҗәп түгел. Әмма Каргалының беткәне юк. Ул яши, өтелеп, сирәкләнеп калса да, һаман шул Каргалыкай буенда утыра ул. Тик кешеләре инде башка – сугыштан соң туган, өлгергән кешеләр. Борынгы картлар юк, беткән алар, булганнары исә минннән олырак яки минем яшьтәге картлар (бик күп малайлардан сирәк кенә сакланып калган замандашларым дияр идем мин аларны)… Шулай ук читтән килеп утыручылар да бар булса кирәк. Кайчандыр аерылып чыккан Зиреклебашны яңадан төп авылга күчергәннәр. Кыскасы, чишмә типкән, үлән үскән җирдә тормыш бетми – һаман дәвам итә ул. Бәрәкәтле җир кешеләрне үзенә җыя да, бәйли дә, тик аңа иминлек белән тынычлык кына булсын!
Хәзерге вакытта Каргалы терлек симертү совхозының бер бүлеге икән. Бу бик әйбәт хуҗалык булырга тиеш, чөнки Каргалының мал йөртерлек җирләре күп, элекке заманда да авылдан унбиш көтү чыга торган булган.
Һәрбер зур авылдагы шикелле Каргалыда да халык бик чуар иде. Барысы бер яктан килүләренә һәм тел-гореф җәһәтеннән бертөсле үк булуларына карамастан, алар арасында шактый зур аерма да яшәп килгән. Иң элек алар сословиеләргә бүленгәннәр: күпмедер өлеше морзалар, калганнары исә гади крестьяннар. Бу соңгылары да төрле тамырдан чыгып, төрле исемдә йөргәннәр: «Мулла халкы» (Янгуразовлар), «Азый халкы» (Азиевлар), «Бүре халкы» (Килмәмитовлар)… «Мулла халкы»ның исеме кайдан алынганын югарыда әйткән идем инде (минем инәй шул халыктан), «Азый халкы» дигәне кеше исеме белән бәйләнгән булса кирәк, ә менә «Бүре халкы» дигәнен мин, күпме сорашсам да, ачык кына белә алмадым. Аларны усал, кара халык диләр иде, шуның өчен генә «бүре» кушканнармы, әллә моның бик ерактан килгән башка берәр тамыры да бармы – билгесез7*.
Бу әйткәннәрдән тыш авылда бер үк фамилия йөрткән һәм бер тирәдәрәк оешып утырган ваграк төркемнәр дә бар иде – мәсәлән, Утяшевләр, Мамлеевлар, Сундюковлар… Боларның да бер ишеләре морза (Мамлеевлар), икенчеләре исә (Утяшевләр) бу дәрәҗәдән мәхрүм. Билгеле инде, сословиеләр арасында тигезлек булуы мөмкин түгел. Димәк, үзара мөнәсәбәтләр дә шуңа карап йөргән: морзалар үзләрен өстен санаганнар, «түбәннәр» белән аралашмаска тырышканнар, мәсәлән, «Бүре халкы»ннан кыз алмаганнар, кыз бирмәгәннәр. Гомумән, алар нәсел тикшерергә яратканнар, борын еш кына ишетелә торган «затлы» яки «затсыз» дигән төшенчә дә әнә шуннан килеп чыккан булса кирәк. Менә ни өчен морзалар элек-электән үк бары үзара (аерым очракларны исәпләмәгәндә) кыз алышып, кыз бирешеп килгәннәр һәм нәтиҗәдә Еникеевләр белән Терегуловлар бер-берсенә туганлык җепләре белән бик нык бәйләнеп, чуалып беткәннәр. Бу бәйләнешләрне минем атакай бик яхшы белә иде. Һәм мин аны бик гаҗәпләнеп тыңлый торган идем. Чөнки мин үзем «туганлык җепләре»н белү җәһәтеннән бик «аңгыра» булып чыктым, шактый якыннарның да кайсы яктан, ничек туган булуларын гомерем буена диярлек аерып бетә алмыйча йөдәдем.
Әйе, кайчандыр элекке заманда әнә шулай булган, әмма революциядән соң сословиеләр юк, бетерелгән иде инде. Минем үземә сословие мөнәсәбәтләрен күрергә дә, татырга да туры килмәде, чөнки мин үскән Дәүләкәндә байлар бар иде, ярлылар бар иде, ләкин морзалар юк иде. Каргалыга кайткан чакларымда гына «морза» сүзен ишеткәли идем, хәер, анда да инде берәү дә үзен исән баштан морза дип атамый иде. Хәзер барысы да бертигез, барысы да гади авыл халкы, крестьяннар… Әмма шулай булса да, «морзалык» дигән уй-караш кешеләрнең, ничек дим, каныннан чыгып бетмәгән иде әле, ара-тирә сүздә яки мөнәсәбәттә үзен сиздереп куйгалый иде.
Кечкенә бер эпизод – әле дә онытылганы юк. Мөхәммәдъяр дәдәкай туеннан соң, егерме икенче елның гаҗәеп матур килгән җәендә булса кирәк, мин, кемгәдер утырып, тагын Каргалыга кайттым. Ишегалдына үтеп, тарантастан төшүемә, француз бөркәнчек ябынган Хәнифә җиңгәчәй – яшь килен – җәһәт кенә каршыма килде дә чүгенеп (ягъни реверанс ясап) миңа «Исәнмесез, кече морза!» дип, ике кулын сузды. Мин бу көтелмәгән хәлдән шактый югалып калдым, кызарып-каушап кына җиңгәчәйгә кул бирдем, мәгәр шул минутта гына аның болай зурлап күрешүен ничектер аңлап та җиткермәдем. Тик бераздан гына минем бәләкәй башыма килеп җиткәндәй булды: кара, мин морза икәнмен ләбаса! Кече морза! Менә ни өчен яшь җиңгәчәй минем белән, гафу итегез, унөч яшьлек маңка малай белән чүгенеп, ике куллап күрешкән икән. (Безнең Каргалыда яшь киленнәр, киявенә туган тиешле ирләр белән күрешкәндә, хөрмәт йөзеннән әнә шулай чүгенеп алалар, ягъни реверанс ясыйлар иде. Бу аларда бик борыннан килгән гадәт. Хәзер юк, күптән беткән.) Шулай итеп, мин дә зур хөрмәткә лаек булдым. Дөрес, морза булуның хәзер өч тиенлек тә әһәмияте юк, моны бөтенесе белә дә торгандыр инде, ләкин шулай да борынгы гадәт буенча «морза» дип зурлап дәшүне онытып бетермәгәннәр, имеш! Соңыннан күпме күрешергә туры килсә дә, җиңгәчәйдән мин алай чүгенеп исәнләшкәнне бүтән инде ишетмәдем.
Ни өчендер минем атакай Каргалы халкын мактарга ярата торган иде. Затлы, төпле халык, ди иде, инсафлы, әдәпле, туган җанлы, ачык күңелле, укыган зур кешеләр дә чыккан, дип тезеп китә торган иде. Ихтимал, бу аның Каргалыда үткәргән ир-егет чакларын, өйләнеп бәхетле яшәгән вакытларын һәм якыннан аралашкан, йөрешкән дус-ишләрен сагынуы белән бәйләнгәндер. Картлыкка таба ул дус-ишләрнең күбесен югалтсаң, тормышың һаман авырая, күңелсезләнә барса, үткәннәрне сагынып утырудан башка тагын ни кала?! Сагынырлык үткәнең булу үзе бер зур юаныч! Әмма мин үзем яшьтән үк атакай сүзләренә ышанып бетмәдем, чөнки минем дөньяга күзем бөтенләй башка вакытта, башка шартларда ачылды. Әлбәттә, һәр җирдәге шикелле Каргалыда да яхшы кешеләр аз булмагандыр – бу кадәресен берәү дә инкяр итмәячәк (намуслылык, инсафлылык, гомумән, күп кешеләргә хас сыйфат, тик Ходай аны һәркемгә дә тигез бирмәгән). Шулай ук Каргалы халкының уку-белем ягыннан күрше-тирәдәге авыллардан өстен торуына да ышанырга була. Шулайрак танылган да Каргалы… Әмма ләкин бердәмлек белән татулыкка килгәндә, юк, монысы инде, туп-туры гына әйткәндә, иллюзия! Халыкның сословиеләргә бүленгәнен күрдек, һәм шушы сословиеләрнең үз эчендә дә кешеләр тигез түгел, күптән инде төрле социаль катлауларга бүленеп беткәннәр. Берәүләре баеган, берәүләре бөлгән, күпчелек исә шушы ике уртада. Әлеге түбән сословиедән саналган «азый», «мулла», «бүре» халыкларының бик таза тормышлылары булган шикелле, «морзаларның» да атсыз-тунсыз азап чиккән фәкыйрьләре бар иде. Кыскасы, мәшһүр Каргалының үзендә социаль типларның төрлесен – баен, сатучысын, ярлысын, хәерчесен, укыганын, укымаганын күрергә, хәтта зимагуры белән карагын да очратырга мөмкин иде. Һәм кемнәр генә чыкмаган бу чуар халыктан – большевигы да (Нигъмәт Еникеев), меньшевигы да (Гомәр Терегулов), эсеры да (Хәллә Еникеев). (Билгеле, мин монда мисал өчен берәр генә фамилияне күрсәтү белән чикләнәм.) Бәс, шулай булгач, нинди бердәмлек һәм татулык турында сүз булырга мөмкин ди?! Антагонизм һәм көрәш – менә нидән гыйбарәт Каргалының да тарихы. Революция елларында, шулай ук колхозлашу вакытында бу көрәш гаилә эченә керә, ике туган арасында башлана. Срур тутакайның сөйләгәне, әгәр дөрес булса, Каргалы кешесе Габдрәхим Еникеев, кызыллар Бохараны азат иткәннән соң, шәһәрнең беренче коменданты булган, ә шул ук вакытта аның бертуганы Искәндәр акларда офицер булып йөргән. Ике братның үзара талашканын элегрәк минем дә ишеткәнем бар иде, ди Срур тутакай… Югарыда мин Еникеевләрнең туганлык җепләре белән уралып беткәнен әйткән идем, әмма сыйнфый көрәш законы җепләрне генә түгел, чылбырларны да өзгәләп ташлады. Моның дистәләрчә мисалын китерергә мөмкин булыр иде, ләкин мисалсыз да бик яхшы аңлашыла торган хакыйкать.
Инде үзем белгән кайбер кешеләр турында сөйләп үтәсем килә. Заманында Каргалыда Рәхимҗан дигән зур бер бай булган. Мәкәрҗә ярминкәсенә олау-олау тире-яры илтеп, аннан чәй-шикәр төяп кайтып сәүдә иткән, диләр. Атакай аны «Рәхимҗан җизни» ди иде, димәк, безгә кардәшлеге дә булган икән. Мин аңардан калган йортны да әзрәк хәтерлим әле. Ул бабакайлардан түбән очтарак, кайчандыр таза-шәп, ә хәзер шактый искергән, тузган калай түбәле зур бер йорт иде. Анда Рәхимҗан байның улы Камалетдин абзый тора иде. Картаеп барган кеше иде инде, атакай да аңа «Камалетдин абзый» дип дәшә иде. Менә шул зур колаклы, зур борынлы, битен эре сызыклар ерып төшсә дә, үзенчә ничектер мөлаем чырайлы һәм мәзәк кенә сүзле абзый нэп вакытында атна саен Дәүләкән базарына кырык чакрым Каргалыдан җәяүләп килә торган иде. Башында керләнеп беткән эшләпә, өстендә озын чабулы әллә иске бишмәт, әллә иске җилән, аягында читек өстеннән киндерә белән урап бәйләгән чабата, кулында юан гына таяк, – арып-талып безгә килеп җиткәч, өйгә дә кереп тормыйча, тизрәк түбән баскычка «лып» итеп хәл җыярга утыра иде. Димәк, ул чакта аның аты-мазары булмаган. Арып килүенә карамастан, ул энем белән миңа ни өчендер гел генә: «Нихәл сез, очлыкайлар!» – дип дәшә торган иде. Күрәсең, үзенчә шаяртуы булгандыр инде…
Мин Камалетдин абзыйны чынлап кызгана идем, нигә килеп йөри, нигә атлы кешегә утырып килми дип уйлана идем. Әллә утыртмаганнар, әллә үзе утырырга теләмәгән – Хода белсен! Базарда ни эше калган дисәң, ул шунда тире-яры җыючыларга булышып, үзенә әз-мәз акча төшерә икән. Байлык – бер айлык, хәерчелек, саклап тотсаң, гомер буена җитә, диләр… Камалетдин абзый да әнә шундый хәерчелеккә дучар булган бер кеше иде. Һәм, бөлгән байлар гадәтенчә, салырга да бик ярата иде, мәрхүм!
Ә менә бай Гали Дәүләкән базарына шәп атта, яхшы тарантаста килә торган иде. Ул безгә керми иде, ләкин атын капка төбендә туктатып, тарантастан төшмичә генә атакай белән сөйләшеп китә иде. Мин дә аны шул чакта гына күреп калгалый идем. Тулы-таза гәүдәле, симезрәк шома битле, матур зур күзле бу кеше атадан калган мал белән түгел, ә үзенең зирәклеге һәм булдыклылыгы аркасында ничектер баеп киткән, имеш. Авылдагы иң матур йортны, янәшәсендәге таш кибетне, ишегалды түрендәге калай белән япкан амбарларны да ул инде үзе салдырган. Ләкин шулардан башка (әйтик, җир биләү, мал асрауга килгәндә) аның әллә ни зур байлыгы булмаган дип тә сөйлиләр иде. (Артык баеп китәргә, бәлки, өлгерә алмыйча да калгандыр.) Шулай да бөтен авыл аны «бай Гали» дип кенә йөртә иде. Колхозлашу башланганга кадәр үзенең шәп йортында торган – бу вакытта инде ул сату итмәгән, ә базар йөреп дәүләткә тире җыйган. Ләкин аның болай «тыныч» яшәве озакка бармаган. Байдан бушатылган йортны күпмедер вакыт китапханә итеп тотканнар, аннары ни өчендер мәктәп ихатасына күчереп, өен үзенә, чардагын үзенә аерым салып куйганнар… Йортның хуҗасы башта Архангельск якларында булып, шуннан соң Сәмәркандта озак кына торып, ахыры гомерендә Уфага кайтып, шунда вафат та була. Аның улы Касыймны бик әйбәт хирург диләр иде, ләкин ул да инде дөньяда юк.
Атакай белән Гали абзый – бер заман кешеләре, борыннан ук дус та булганнар, бер-берсен табышкач, соңгы көннәренә хәтле хат та язышып тордылар. Моннан берничә ел элек кенә атакайның кайчандыр Гали абзыйга җибәргән фоторәсемен миңа Уфадан алып кайтып бирделәр. Урам фотографы гына төшергән рәсемнең артында җыр сыманрак «шигырь» дә бар. Менә шуннан бер генә өзек:
Бар иде безнең яшь вакыт,
Уйнап-көлеп йөргән шат вакыт.
Үткән гомерләрне сизми калдык,
Килеп җиткән, имеш, карт вакыт.
Бу юлларны язганда атакайга җитмеш биш яшь булган. Әйе, үткән шул инде, яшьлекләре генә түгел, заманнары, чорлары да күптән үтеп киткән… Һәм үтәчәк икән ул, кем генә булуыңа да карамастан!
Каргалының мин белгән кешеләре әле телгә алынганнар белән генә чикләнми, әлбәттә. Безнең кардәш-ыру күп иде, кайбер якыннарына мин малай чакта барып та йөри идем. Әйтик, Саттый (тулы исеме Гапсаттар) җизниләргә яки Сәгыйть бабакайларга. Боларның берсе безнең бабакайга, икенчесе әбекайга бик якын кардәшләр. Икесе дә бездән түбән очтарак торалар. Саттый җизниләрнең ишегаллары үзе бер ялан диярсең – ифрат зур иде, тапталмыйча яткан җирләрендә кыр чәчәкләре дә үсә иде. Малны да заманында күп асраганнар булса кирәк, утлауларындагы еллар буенча җыелган, тапталып-басылып беткән иске тирес зур бер тау булып өелгән иде. Без бала-чага шуның өстенә менеп уйный торган идек.
Саттый җизни турында кызык кына нәрсәләр сөйлиләр иде. Ата-анасыннан зур байлыкка ия булып калгач, аны минем бабакайның тутасына, яшькә үзеннән күп олы кызга өйләндергәннәр. Кияү әле чынлап та бик яшь булган, өйләнгәч тә малайларга ияреп чана шуарга йөри икән. Әгәр «җизни»не тау шуганда орсалар-елатсалар, хатыны Гөлҗиһан табагач күтәреп чыга икән дә бөтен малайларны пыр туздырып куа икән. Бик үткен-чая булган диләр яшь килен!
Болар борынгы кешеләр, үзләре генә түгел, балалары да күптән картаеп, үлеп беттеләр. Балаларының балалары инде картайдылар. Иң олысына – медицина докторы, профессор Гыйниятулла абзый Терегуловка хәзер сиксән тугыз яшь! Иң кечеләре – Мичурин шәкерте, Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Хәсән Еникеев тә минем чамаларда булыр. Бу – Саттый җизниләрнең әлеге яландай ишегалдында аунап үскән малай. Аны шул чагын мин аз гына хәтерлим, ләкин соңыннан безгә бүтән беркайчан да очрашырга туры килмәде.
…Ә менә Сәгыйть бабакайларның ишегаллары тар иде, каралтылары рәттән тезелеп киткән иде – шулайрак күз алдында саклана. Аның каравы яшел калай түбәле йортлары зур да, бик таза да иде. Бөтен җирдә тәртип, чисталык, ничектер шәһәр йортларын бераз хәтерләтә иде. Сәгыйть бабакайның ике улы – Гомәр белән Гали – учительләр иде, бәлки, аларның да бу йортка тәэсирләре булгандыр. Шулай ук Дәүләт думасы члены Гайса морза Еникеев тә – Сәгыйть бабакайның якын туганы. (Бертуганнар түгел микән?) Күрәсез, алар үзләренә аерымрак, мәдәнирәк (яки «затлырак») токым булганнар. Безгә кардәшлекләре, әйткәнемчә, әбекай ягыннан.
Гайса морза бервакытны Уфадан безгә (Дәүләкәнгә) дә килеп киткән иде. Зур гәүдәле мәһабәт кеше, йөзе-бите дә эре, чал чәчле, яланбаш, өстенә юка киндердән иркен күлмәк киеп, билен тар гына каеш белән буган. Атакай мине, аңа күрсәтер өчен булса кирәк, залга чакырып алды. Гайса абзый миңа ни өчендер русча дәште, мин, билгеле, аңа җавап бирә алмадым. Шуннан соң ул зур кулы белән минем башымны тотып, әкрен генә селкеткәндәй итте, ниндидер бер җылы сүз әйтте, ләкин мин бик кызарып, залдан тизрәк чыгып киттем.
Гайса морза Еникеевнең тарихы, минемчә, игътибарга лаек. Үзе ул учитель, аннары Оренбург байлары Хөсәеновларның баш доверенные, соңыннан опекуны булган кеше. Өченче һәм дүртенче Дәүләт думасына сайлангач, аның трибунасыннан еш кына изелгән вак милләтләрнең аң-белем, культура өлкәсендәге мәнфәгатьләрен яклап, аларга күбрәк хокуклар таләп итеп речьләр сөйләгән. Революциядән соң Вятка шәһәрендә, аннары Уфада торып, 1931 елны үз әҗәле белән вафат була. Аңа кагылмыйлар һәм тимиләр… Әле үткән гасырның ахырында аның Оренбург һәм Уфа губерналары буйлап борынгы татар-башкорт җырларын җыеп йөргәнен югарыда әйткән идем инде. Кыскасы, татар дөньясының катлаулы заманында яшәп, нидер эшләп, ниндидер эз калдырып киткән шәхесләрнең берсе. Алар аз булмаган – милләтенә үзләренчә хезмәт итәргә тырышкан һәм күптән онытылган шәхесләр…
Азрак читкә тайпылдым бугай… Каргалыдагы мин белгән якын кардәшләр, билгеле, барысы да алай бертигездән түгел иде. Кайберләре баерак, каберләре ярлырак, ләкин артык фәкыйрьләре юк иде шикелле, һәрхәлдә, миңа андыйларын күрергә туры килмәде. Әмма шулай да мине бик гаҗәпләндергән бер хикмәтле кардәшләребез бар иде. Алар дүрт брат: Хәсән, Хәллә, Гомәр һәм иң кечеләре Әбүбәкер. Бабакай ягыннан безгә бик якын кардәшләр. Мин Хәсән абзый белән Әбүбәкерне яхшырак белә идем. Аларның йортлары урам аша, мәчеттән аз гына югарырак. Сирәк кенә булса да, шуларга кергәли идем. (Минем чамадарак бер кызлары бар иде, күрәсең, шуңа ияргәнмендер инде.) Ләкин, дөресен генә әйткәндә, аларның йорты мине беркадәр шомландыра торган иде. Ник дисәң, гаҗәп тә искергән, тузган, котсыз, шапшак бер йорт иде ул… Юк, аны һич тә фәкыйрьләр йорты дип булмый – кара-каршы салынган, такта белән япкан һәм кайчандыр ул таза-бөтен дә булгандыр, әлбәттә… Әмма хәзер шулкадәр бетәшкән, Ходаем, әйтерсең аңа йөз ел буена да кеше кулы тимәгән. Бүрәнәләре кап-кара, түбәсендә яшел мүк, тәрәзә пыялалары керосин табыдай зәңгәрләнеп тора. Болдыр баскычлары да, өйалдының идән такталары да күптән черек – басканда бер башы батып китсә, икенче башы күтәрелә… Инде ызбаның эченә кергәч, андагы тәртипсезлеккә, шакшылыкка исең китәр. Өйнең бөтен түрен иңләп алган киң сәке өстендә сәләмә юрган, каткан туннар буталып ята, ястык-мендәрләрнең тышы юк, бер кат сүрү генә, җөйләреннән мамык- лар чыгып тора. Монда, күрәсең, урын җәю, урын җыю дигән нәрсә юк – кичтән менәләр дә яталар, иртән торалар да китәләр. Шулай ук чәй урынын да җыеп тормыйлар, каткан өстәлдә эчелгән чәшкәләре, ипи сыныклары, өсте ябылмаган сөтләре, ә өйдә умарта күчедәй чебен уйнап тора… Мич аралары, морҗа буйлары тулы таракан… Мин, гадәттә, бу өйгә курка-курка гына керә идем һәм тизрәк чыгып китү ягын карый идем. Һәм нигә болай икән дип бик аптырый да идем. Чөнки башка бер өйдә дә мондый өелеп яткан шапшаклык юк, иң ярлы дигәнендә дә үзенчә чисталык – җыештырган, себергән, бусагасына хәтле сап-сары итеп юган – аяк салмыйча атлап кермиләр дә. Ә монда? Әллә искиткеч мәнсезлек, әллә коточкыч ялкаулык, әллә баштан ашкан хәерчелек – аңлап булырлык та түгел. Дөрес, байлык юк инде ул, исе дә сизелми, ләкин бит аталарыннан мирас булып калган хәерчелек тә булмаска тиеш. Безнең бабакайлар нәселе электән үк таза хәлле булган, игенне дә күп иккәннәр, малны да күп асраганнар. Боларның аталары Каһарман карт та шул нәселдән ич, әнә йортның да алтыпочмаклысын салдырган бит заманында. Алайса, эш нәрсәдә соң?.. Соңыннан кызыксынып сорашкан чакта, минем атакай: Хәсәннәрнең хәерчелеге үтә ялкаулыктан, иҗтиһат итмәүдән, ата малын ашап бетерүдән, дип аңлата иде. Ләкин аларның җирләре күп, имеш, тик үзләре файдаланмыйча күбрәк арендага бирәләр, шуның белән яшиләр, имеш. (Иксәләр дә, бер-ике дисәтинә арыш яки бодай да берничә таяк тары гына чәчәләр икән.) Бәлки, шулайдыр да, башкача ничек аңлатасың бу әкәмәт хәлне?!
Мин үзем Хәсән агайны (Каргалыча әйтсәк, агакайны) яхшы ук хәтерлим. Озын буйлы, нечкә аяклы, чандыр бер кеше иде ул, йөзе каратутлы, әзрәк шадрасы да бар. Үзе тапаган эре сасы тәмәкене җыен чүп-чар кәгазьгә төреп тарта, бармаклары тырнак төбенә хәтле кара-сарыга әйләнеп беткән була. Мин аның бервакытта да чалбар кигәнен күрмәдем (ахрысы, булмагандыр да), әллә кызыл, әллә көрән төстәге тупас киндердән теккән, төбе салынып төшкән ычкырлы8 ыштаннан йөри, башында ертык эшләпә, аягында чабата киндерәсе белән бәйләп куйган иске галош. Әмма ул морза-дворян! Ул шуны белә һәм шуңа карап үзен тота да. Искиткеч горурлык һәм тәкәбберлек үзендә! Шуның өстенә ул философ та әле. Мин аның чүгәләшеп тәмәке тарткан җирдә янындагы агайларга ашыкмыйча гына акыл сатканын тыңлап торганым бар. Әлбәттә, мин бернәрсә дә аңламый идем, әмма һәр сүзенә җитди мәгънә биреп, вәкарь белән сөйләвенә, ә агайларның килешкәндәй башларын селкә-селкә тыңлауларына караганда, сүз, һичшиксез, дөньякүләм зур мәсьәләләр турында барган булырга тиеш. Сөйли-сөйли дә ул ахырдан, башын чөебрәк: «Шылай вет ул, абзыкайларым!» – дип куя. Янәсе, сез дә, мужиклар, белеп торыгыз!
Әнә шундый бөлеп бетсә дә, ямаулы киндер ыштаннан йөрсә дә, «морзалык» һавалыгын югалтмаган кызыклы бәндәләр сирәк кенә булса да очрый иде әле ул чакларда. Хәтта Каргалының үз саилчесе дә бар иде – шул ук Еникеевләрдән… Мин дә әле аны яхшы хәтерлим. Чын исемен ачык кына белмим, бәлки, Бикмөхәммәт булгандыр, ләкин бөтен авыл аны «Бирәхмәт» дип йөртә иде. Озын буйлы таза кеше, өстендә озын чикмән, башында җәен-кышын мескен бүрек, иңбашы аша зур гына киндер капчык аскан… Кулында шомарып беткән озын таяк… Капкадан килеп кергәч, ул тоныграк калын тавышы белән исәнләшә, хәл-әхвәл сораша, аннары баскычка утырып ашыкмыйча гына дога кыла. Сәдаканы бервакытта да сорап алмый, бирсәләр – хуп, бирмәсәләр, сүзе юк. Аның каравы үзе куеныннан кечкенә шешә чыгарып, бала-чагаларга, үсеп килгән кызларга бармак бите белән генә ислемай сөртеп китә иде.
Авыл халкы бу таза агайны диванага саный иде. Әмма ул дивананың иң юашы, иң зарарсызы, балалар шикелле үтә беркатлысы. Шуңа күрә аның исеме дә халык теленә бер синоним булып кергән, ягъни артык беркатлы ваемсыз кешегә еш кына үртәп: «Их син, Бирәхмәт!» – дип әйтә торганнар иде. Ләкин чын Бирәхмәтнең үзеннән бервакытта да көлмиләр, рәнҗетмиләр, хәтта этләр дә аңа өрмиләр иде бугай… Бөтен табигате белән ул, ничек дим, кешеләрнең шактый тупасланган күңелләрендә ирексездән шәфкать-миһербанлык хисләре уятучы бер Алла бәндәсе иде.
Әйе, Каргалы кешеләре бик төрле-төрле һәм, табигый инде, мондый авыл төрле вакыйгаларга да бай булган. Чорына карап, аның өстеннән дәһшәтле өермә-давыллар да узгалаган. Шуларның берсе Гражданнар сугышы вакытында булып ала. Мәгълүм ки, 1919–1920 елларда Татарстан һәм Башкортстанның кайбер төбәкләрендә «сәнәкчеләр» дигән бер кара фетнә калкып чыга. Баштарак ул беркадәр җәелеп тә китә. Менә шул «сәнәкчеләр»нең зур гына бер төркеме Чакмагыш якларыннан Каргалы тирәсенә дә килеп җитә. Алар җиде-сигез чакрымдагы Сынны авылында тукталып, шуннан берничә җайдакларын Каргалыга «ультиматум» белән җибәрәләр: «Давай, сез дә безгә кушылыгыз!..» Ә Каргалы – зур авыл, исемле авыл, әгәр ул кушылса, тирә-яктагы ваграк авыллар да күтәрелеп чыгачак, имеш. Нишләргә? Авыл хәрәкәткә килә, кайный, шаулый, ике көн өзлексез җыен дәвам итә. Берәүләр чыгу, кушылу ягында, икенчеләр катгый рәвештә каршы… Ахырда, бәхәсне хәл итәр өчен, Каргалы мәктәбенең мөдире Гыйниятулла Терегуловны җыенга чакырып китерәләр. Әйтергә кирәк, сәнәкчеләрнең бер кабахәт эше – мөгаллим һәм мөгаллимәләрне үтереп йөрү булды, ә Каргалыда инде мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, халыкның укытучыларга хөрмәте зур, чөнки укытучыларны үзе күп биргән авыл. Гыйниятулла абзый, билгеле, халыкны сәнәкчеләргә кушылмаска өнди, кушыла калсалар, Каргалыны харап итәчәкләрен әйтә. Аннары сәнәкчеләр хәрәкәтенең контрреволюцион бер фетнә генә булуын, тиздән аның басылачагын яки үзеннән-үзе сүнеп бетәчәген аңлата. Халыкның бит күпчелеге каршы бу фетнәгә, юк, кушылу асла ярый торган эш түгел, Каргалы өчен бу гомерлек бер кара тап булып калачак. Һәм соңыннан ул җәзасын да күбрәк күрәчәк!
Менә шуннан соң җыен кушылмаска дигән карарын чыгара. Инде хәзер бу карарны Сынныда көтеп яткан сәнәкчеләргә җиткерергә кирәк. Кемгә тапшырырга моны? Әгәр чын булса, бу хәтәр эшне Нигъмәтулла дәдәкайга йөкләгәннәр икән. Ул яхшы атка иярсез генә атланып Сынныга киткән, барып җиткәч, сәнәкчеләрнең башлыклары янына кереп тормыйча, тик авыл урамының бер очыннан икенче очына чаклы: «Халык, ишетегез! Каргалылар кузгалмый, каргалылар кушылмый!» – дип кычкырып узган, имеш. Аның артыннан сәнәкчеләр чыгып, Каргалы чигенә җиткәнче куа килгәннәр, ләкин куып җитә алмаганнар…
Моны миңа, Нигъмәтулла дәдәкай югалганнан соң, Мәдинә җиңгәчәй сөйләгән иде. Чынмы, дөресме бу?.. Ышаныр өчен тагы кемнәндер ишетәсе килә иде. Ләкин кемнән, бик күп еллар узган, ул вакыйгаларның шаһитлары да калмаган диярлек… Һәм менә 1979 елның җәендә Уфага баргач, мин әлеге Каргалы җыенында халыкны сәнәкчеләргә кушылмаска өндәгән Гыйниятулла абзыйның үзеннән сорадым: «Нигъмәтулла дәдәкайның Сынныга җибәрелүе дөресме-түгелме?..» «Дөрес булуы бик мөмкин, – диде Гыйниятулла абзый. – Күп еллар узса да, яхшы хәтерлим, җыеннан соң күрше авылларга атлар чаптырдылар. Ә Сынныга Нигъмәтулланың җибәрелүенә мин бик ышанам, чөнки ул араларында иң кыю йөрәкле, алгыр кеше иде, мәрхүм…» Шулай диде Гыйниятулла абзый – вакыйганың үзәгендә булган кеше!
Инде Каргалы тарихыннан тагын бер борынгырак вакыйганы да искә төшерик. Бу – Әси карак вакыйгасы.
Хәзер ничектер, әмма мин малай чакларда Каргалыда Әсинең исемен һәм аның көен ишетмәгән кеше булды микән?! Аннан соң инде бик күп еллар узды, буыннар алышынды, Каргалы таралды – ихтимал, Әси үзе дә һәм көе дә әкренләп онытылгандыр яки онытылып барадыр. Ләкин бөтенләй үк онытылмасын иде ул. Түбәндә сөйләнәчәк вакыйганың моңа хакы бардыр дип ышанасым килә.
Хуш, кем соң ул Әси, кай заманда яшәгән һәм ниләр кырган? Атакай сөйләгәннәрдән һәм Срур тутакайның миңа биреп торган русча язмасыннан чыгып, мин кыскача гына шуны әйтә алам: үткән гасырның икенче яртысында Каргалыда Әсәдулла Хәбибулла улы Еникеев дигән бик гайрәтле, кыю, тәвәккәл һәм, әйтергә кирәк, үзенчә акыллы да бер кеше булган. Әси – аның кыскартылган исеме, шушы исем белән ул халык теленә кереп тә калган. Үзе морза, ләкин шул заманның милли һәм икътисади кысулары нәтиҗәсендә булса кирәк, бу кеше караклык итү, талау юлына баса. Ялгыз башы гына түгел, ә Каргалы кешеләреннән үзенә бер шайка оештыра, шуның оста, сак, хәйләкәр җитәкчесе булып таныла. Аның уң кулы – Сәлиәсгар Еникеев, Әсинең үзе кебек үк кыю да, батыр да булган… Бөтен «эшне» икәү корганнар, икәү алып барганнар. Урлау-талау мактаулы эш түгел, әлбәттә, ләкин хикмәт шунда ки, алар, ягъни Әси шайкасы, Каргалының үзендә беркемнең дә малына тимәгән, шулай ук якын-тирәдәге татар-рус авылларын да бервакытта да борчымаган. Алар бары бик еракка китеп, хәтта Оренбург һәм Самар губерналарына чыгып, шундагы боярларны талаганнар, чиркәүләрне басканнар. Күп вакытта талаган малларын Каргалыга да алып кайтмыйча каядыр юлда яшереп калдыра торган булганнар.
Ә авылның үзендә Әсәдулла агай – мөхтәрәм, өстәвенә бик диндар бер кеше, биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә дә чалмадан гына йөри. Үзенчә юмарт, миһербанлы да булган ул. Урлап кайткан атны суйса, итен еш кына ятимнәргә, фәкыйрьләргә өләшкән. Атакайның әйтүенә караганда, ул ерак кырларда кое казыткан, ватылган күперләрне төзәттергән. Аш мәҗлесе үткәргәндә гел генә: «Хәзрәтләр, алдыгызга килгән ризыкта бер локма хәрәм нәрсә юк, тыныч җан белән ашагыз!» – ди икән.
Авыл халкы Әсәдулла агайның чын гамәлен, һичшиксез, белеп торган, әмма ләкин һичкем аңа бармагы белән дә төртеп күрсәтмәгән. Хәтта авылның мулласы да тел яшергән. Шулай да полиция, бик нык эзләнә торгач, ахырда Әси каракның эзенә төшә. Аннары таланган боярлар да һаман Каргалы ягына күрсәтеп, каракларны шуннан эзләргә кирәк дип әйтә килгәннәр. Берничә тапкыр куа да чыкканнар, ләкин Әсиләрнең атлары дөлдел шикелле, берәүне дә артларыннан җиткермәгән. Әсинең үз аты, имеш, тезгенен муенына салган килеш абзар ышыгында һәрвакыт бәйләүсез генә торган. Берәр төрле хәтәр туа калса, Әси ишек төбенә чыгып сызгыруга, туры аты шунда ук юртып килеп тә җитә икән: Әси сикереп кенә атлана да исеп киткән җилдәй юк та була, имеш!
Полиция кешеләре еш кына Каргалыга тентү белән килә башлыйлар. Ләкин берни тапмыйча кире китәргә мәҗбүр булалар. Халыктан һәм авыл мулласыннан сорашып та бернәрсә белә алмыйлар. Хәтта бер тентүдән соң шул ук төнне Әси ярдәмчесе Сәлиәсгар белән бергә Уфага барып, губернаторның махсус үзе генә җигеп чыга торган ике иң шәп атын да урлап китә. Шунда ук яңадан Каргалыга тентү килеп җитә, ләкин бу юлы да нәтиҗә шул ук: Әси намазлык өстендә, беркем бернәрсә күрмәгән, атларның монда эзе дә юк!
Әси шәүләсе артыннан болай бушка чабу тагын күпмегә сузылган булырдыр, әмма Каргалы өстенә килгән бер зур афәт аның тотылуын тизләтә. 1871 елны Каргалы якларында бик көчле корылык була, игеннәр кибеп бетә, халык икмәксез кала. Кышны уздырып, язга чыкканда инде авылда ачтан үлүчеләр дә күренә башлый. Менә шул ачларга ярдәм итү теләге белән Әсәдулла Еникеев үзенең агасы Хисмәтулланы иң якындагы Языков боярына үтенеч белән җибәрә. Үтенеч шул: господин Языков Каргалы халкына яңага хәтле берничә олау икмәк әҗәткә биреп торсын, яңа ашлык өлгерү белән кайтарачаклар – моны Әсәдулла Еникеев үз өстенә ала. Шуның белән бергә ул, Әсәдулла морза, моңарчы Языков имениесенә тимәгән шикелле, моннан соң да тимәскә сүз бирә… Морза сүзе ант кебек үк нык булачак!
Языков үтенеч белән килгән Хисмәтулла агайны башта сабыр гына тыңлый, ләкин сабырлыгы бик тиз бетә башлый, бите-муены кан йөгергәндәй бүртеп чыга, аннары сикереп тора да Әсәдулланың үзен дә, барлык Каргалы халкын да «ворлар, разбойниклар» дип акырып-бакырып сүгәргә тотына. Ачтан кырылып бетсәләр дә, бер бөртек тә бирмәячәген әйтә һәм, ялчыларын чакырып, Хисмәтулланы имениесеннән төйгечләп озатырга куша. Ялчылар Хисмәтулла агайның кулларын каерып бәйләп, үтерә язганчы кыйнап, Каргалы юлына чыгарып ташлыйлар.
Билгеле инде, Языков боярының бу явызлыгын Әсәдулла җәзасыз калдырмый. Бояр имениесен ул яхшы белә, тик форсат кына көтә. Һәм озак та үтми, форсат үзеннән-үзе дигәндәй килеп тә чыга: имениедә бояр хатынының туган көнен бәйрәм итәләр. Тирә-яктан бик күп кунаклар җыела. Һәм шул ук төнне Әси дә туры атына атланып ялгызы гына бояр имениесенә юнәлә. Ләкин ул таларга бармый – үч алырга бара. Җәйге кыска төн, тирә-юнь тып-тын, зур йортның бөтен бүлмәләрендә ашап-эчеп ауган кунак- лар йоклый – кунаклар гына түгел, эт булып арыган хадимнәр дә төрлесе төрле урынга тәгәрәшеп беткәннәр. Менә шул чакта Әси туп-туры боярның йокы бүлмәсенә тәрәзәдән сүләндәй9тавыш-тынсыз гына сикереп керә дә киң агач караватта тәмле генә гырлап яткан хуҗаның өстен кинәт ачып та ташлый. Бер кат нечкә озын күлмәктән генә яткан бояр шунда ук коты алынып күзләрен ачып җибәрә. Әси аңа иелеп, шыпырт кына әйтә: «Тавышыңны чыгарасы булма, ату, урыныңда ук буып үтерәм», – ди. Аннары чигенә биреп, кулындагы чи каештан ишеп үргән кыска саплы озын камчысы белән: «Менә бу сиңа ачларга ярдәм итмәгән өчен, мине, Әсәдулла морзаны, разбойник дип атаганың өчен, минем братым Хисмәтулла морзаны кыйнатып җибәрүең өчен!» – дия-дия чажлатып яра да башлый. Камчы сызгырып төшкән саен боярның нечкә күлмәге аша канлы юллар бүртеп чыга, үзе киң караватында еландай үрле-кырлы сикеренә, әмма үрсәләнеп ахылдаса да, кычкырырга батырчылыгы җитми. Камчыдан кеше үлми – бояр моны бик яхшы белә. Әси уңлы-суллы яра-яра да кире тәрәзәдән сикереп юкка да чыга. Каргалыга ул кайтып тормый, күршедәге Галышево дигән рус авылына барып, шундагы дусларында яшеренеп ята.
Менә шуннан соң инде Әсине тотар өчен Каргалыга губернатор үзе җибәргән егерме кешелек кораллы отряд килә. Өч ай буена отряд Әсине һәм аның уң кулы Сәлиәсгарны эзли, көтеп тә ята, әмма алар икесе дә җиргә сеңгәндәй юкка чыгалар. Бары тик солдатлар киткәч кенә, Әси белән Сәлиәсгар өйләренә кайталар. Ләкин отряд кемнедер яшерен күзәтүче итеп калдырган булса кирәк, озак та үтми, боларның икесен дә җомга намазыннан чыккан чакта тотып алалар һәм Уфа төрмәсенә озаталар.
«Әси карак» эше буенча тикшерү шактый озакка сузыла. Ике-өч губернадан җыелган материал нигезендә, «Әси шайкасы»на катнашы булса да, булмаса да, Каргалының кырык-иллеләп кешесенә гаеп тагыла. Бу кадәр зур эш ачылгач, губерна суды, бөтен Каргалы халкын ерак Якутиягә сөрергә рөхсәт сорап, Петербургтагы сенатка мөрәҗәгать итә. Кыскасы, Каргалы дигән авылны моннан куарга, бетерергә кирәк. Бу хәбәр Каргалы халкын, билгеле, бик нык борчуга сала. Авыл шаулый, авыл аптырый – нишләргә, ничек итеп бу коточкыч афәттән котылырга? Ахырда күп сүзләрдән соң авылның берничә өлкән кешесе, мулласы һәм старостасы, яклау сорап, татар бояры Тәфкилевкә баралар. Тәфкилев морза – үзе дә зур алпавыт булу өстенә патшаның ышанычын казанган һәм иң югары хөкүмәт даирәләре белән бәйләнештә торган кеше. Әлбәттә, ул рус боярларының мәнфәгатен яклау ягында, ләкин бу очракта гаделсезлек бик ачык күренеп торганлыктан (Каргалының бөтен халкы да карак түгел ләбаса!), килгән вәкилләрнең гозерен тыңлап, сенат белән сөйләшеп карарга риза була. Шулай итеп, аның сөйләшүе нәтиҗәсендә сенат бөтен Каргалыны Себергә сөрүдән туктата, ләкин бер шарт белән: Каргалы халкы үзе Себергә сөрелергә тиешле кешеләрне күрсәтеп, шуларның исемлеген төзеп бирсен! (Күрәсең, тикшерүчеләр үзләре гаеплеләр белән гаепсезләрне аерып бетерә алмаганнар.) Башка чара юк, авылны саклап калыр өчен сенат таләбенә риза булалар. Авыл үз кешеләрен яхшы белгәндер инде, менә шул нигездә Әси белән Сәлиәсгарның иң якын иярченнәреннән егерме кешене күрсәтеп бирәләр. Шул рәвешчә, Каргалыдан барлыгы егерме ике гаиләне, хатын, бала-чагалары белән бергә, Себергә (Якутск губернасына) сөргенгә куалар. Алар киткәндә, бөтен авыл кузгала, тәкбирләр әйтеп, хәер-догалар теләп, карты-яше елашып озатып калалар. Авыл халкының Әси каракка бернинди ачуы да, үче дә булмый, киресенчә, аны гайрәтле дә, үзенчә гадел дә бер кеше итеп яраталар һәм хөрмәт итәләр. Моның шулай икәнен халык арасында бик тиз таралып өлгергән «Әси карак» көе үзе дә ачык күрсәтеп тора. Бу көйне Әси үзе чыгарган, имеш, диләр. Һәрхәлдә, сүзләре аныкы булырга тиеш. Китәр алдыннан Каргалы тавына менеп, авыл өстенә карап җырлаган, имеш. Менә аның кайбер җырлары:
Менәр идем тауның башына,
Утырып җырлар идем кашына.
Киткән җирләрдин исән кайтсам,
Тарих язар идем ташына.
Туры атыкаем-малыкаем,
Атламыйсың, сикереп чабасың,
Туры атыкаем-юлдашкаем,
Ятлар кулына инде каласың.
Бу бик моңлы озын көй. Минем атакай да аны еш кына җырлый торган иде. Хәзерге вакытта сиксән алты яшьлек апам Срур тутакай исенә төшергәндә әкрен генә җырлаштыргалый. Аның бу көйне һәм үзе белгән Каргалының тагын кайбер көйләрен җырчылардан кемгә дә булса биреп калдырасы бик килә иде. Минем үтенүем буенча, Мәхмүт Нигъмәтҗанов Мәскәүгә бер баруында Срур тутакайда булып, аңардан һәм якын туганыбыз Зөләйхадан ул көйләрне магнитофонга язып та алды. Бәлки, югалмас, бәлки, сакланыр да әле Каргалының ул борынгы гаҗәеп көйләре!
Әсәдулла Еникеев – «Әси карак»ның соңгы гомере турында берничә генә сүз. Егерме биш елдан соң ул Себердән Уфага кайтып, шунда үзенә йорт алып, күпмедер вакыт яшәп кала. Каргалыга да кайта ул һәм безнең өйдә кунак та булып китә. Ап-ак сакаллы, мәһабәт картның сезнең өйдән чыгып, җигүле чанага ипләп кенә утырып киткәнен үзем күреп тордым, агакай аның тун чабуларын кыстыргалап, капкага чаклы озатып калды, дип сөйләгән иде миңа Срур тутакай. Димәк, Әсәдулла үзенең туган авылында искечә һаман да мөхтәрәм бер кеше булып саналган.
1907 елны Әсәдулла бабайны ни өчендер яңадан кулга алалар һәм шунда – Уфа төрмәсендә ул вафат та була. Билгеле, бу батыр йөрәкле кешене бары гади карак дип кенә тану дөрес булмас иде. Рус самодержавиесенә һәм боярларына каршы ниндидер ачу, үчлек ята, минемчә, аның бу хәтәр-кыю хәрәкәтендә. Кара реакция елларында патша хөкүмәтенең аны икенче тапкыр төрмәгә ябып, ниһаять, шунда үләргә мәҗбүр итүе дә әллә кайчангы караклыгы өчен генә булмас, әлбәттә. Ул заманда гади караклар һәр авылда диярлек очрап торган, әмма Әси кебек легендага әверелеп, җырларга кереп, халык хәтерендә яшәгәне меңнән бер генә!
Әсәдулла бабайдан һәм аның җырыннан аерылганчы, гомумән, Каргалы көйләре турында кыскача гына әйтеп китү кирәктер, ахрысы. Әйе, Каргалының үзендә генә җырлана торган көйләре бар иде. Мин аларны күбрәк атакайдан ишеттем – ул, мәрхүм, җыр сөюче иде. Шулай ук Нигъмәтулла дәдәкай да җыр сузарга бик һәвәс булган. Минем аның Абзан туенда җырлаганын һич тә онытасым юк. (Бу хакта мин, хәтерләсәгез, «Җиз кыңгырау» хикәясендә язган да идем.) Кызганычка каршы, Нигъмәтулла дәдәкайның җыры иртә өзелде.
Алардан соң мин ул көйләрне гел генә диярлек Срур тутакайдан һәм Зөләйхадан ишетә килдем. Без, якын туганнар, кайчагында ничектер туры килеп, Мәскәүдә җыелышабыз: Казаннан мин барам, Алма-Атадан Зөләйха белән Шәрәф, Уфадан Рауза яки Ләйлә килгән була… Бөтен кич буена диярлек Срур тутакайның борынгы әйберләр һәм рәсемнәр белән тулы, шунлыктан тыгыз, тәртипсезрәк тә бүлмәсендә җыр тыңлап, үткәннәрне сагынып утырабыз. Срур тутакай пианинода үзе уйнап, үзе җырлый – әкрен генә итеп, әмма бик җиренә җиткереп, үткәзеп җырлый. Уйнап-җырлап туктагач, безгә борылып, шул көй кузгаткан берәр вакыйганы яки кешене хисләнеп-дәртләнеп сөйләп тә ала.
Зөләйха да үзе уйнап, үзе җырлый – аның тавышы көчлерәк тә, иркенрәк тә. Атасы мәрхүм кебек башта тамак кыргалый, башын чөебрәк уйлана, шуннан җай гына башлап җибәрә – җыр хыялны ияртеп әллә кайларга алып китә, ә моңы әйтерсең юка гына ефәк булып йөрәкләргә йомшак кына урала да урала. Ул күбрәк «Ялан» көен җырлый, җырлап тынгач, әкрен генә: «Бу көйне атакаем печән чапканда еш кына җырлый торган иде», – дип әйтеп куя.
Мин үзем җырдан мәхрүм кеше, әмма бик тиз тәэсирләнәм, беренче җырдан ук инде миңа яшьләремне тыю бик авыр була. Җыры да бит нинди – бәгырьгә төшәрлек!
Каргалыкай буе, ай, камышлы,
Камышлары аның тавышлы.
Еллар белән еллар бер үк түгел,
Быелгысы никтер сагышлы.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Кызык хәл: бик әсәрләнеп тыңлаганга күрәме, мин җырланган көйләрнең исемнәрен белә алмыйча кала идем. Менә «Әси карак» көе, дидем, «Ялан» көе, дидем (ләкин башкортның «Ялан җиркәе» түгел, бөтенләй башка), – тагын нинди көйләр? Тагын «Исмәгыйль җизни көе» дип бер моңлы озын көй җырлыйлар:
Казаннардин килгән, әй, җиз курай,
Ефәк калфак кигән кыз уйнай.
Үзе лә уйнай, үзе җырлай,
Күңелкәе аның кемне уйлай.
Аннары «Шәйсолтан», «Шакир көе» дигәннәре дә бар. Болар барысы да Каргалының саф үз көйләре, бүтән бер җирдә дә миңа аларны ишетергә туры килгәне юк. Шулай ук безнекеләр «Агач башы»н да бик яратып җырлыйлар, ләкин бусы инде читтән килгән булырга тиеш. Ул кайчандыр шактый таралган, хәзер исә онытылып бара торган бик матур көй, Фәйзи Биккинин уйнавында грампластинкага да язылып калган, тик аны бездә башкачарак – сузыбрак, бормалырак итеп җырлыйлар.
Каргалының үз көйләре барысы да башкорт көйләренә тартым – борылма-күчешләре белән өзелмичә сузыла, бер күтәрелә (көчәя), бер төшә (әкренәя) торган озын көйләр. Һәм шушы охшашлык мине еш кына уйландыра иде: нидән бу, башкорт җиренә күчеп утыргач һәм башкортлар белән аралаша башлагач кына туганмы алар? Ләкин болай уйлау бер дә нигезле түгел кебек. Безнең халык, күргәнебезчә, бик борынгы халык. Ике мәртәбә ул яшәгән җирен алыштыра – башта Азов диңгезе буйларыннан Россия үзәгенә, ә күпмедер гасырлардан соң башкорт җирләренә күчеп утырырга мәҗбүр була. Йә, әнә шул меңнәрчә чакрымнарга сузылган далаларны, урман-суларны арбалар шыгырдавын тыңлый-тыңлый үткән чагында, ул үзенең моң-зарын көйләргә салып җырламагандыр дисезме? Һәм аның бу җыр-моңнары буыннан-буынга күчә килмәгәнме әллә? Менә бу җыр үзе генә дә шул хакта сөйли түгелме?
Сибелеп тә төшкән, бөгелеп тә үскән
Юл буенда ялгыз бер бодай.
Газиз башны туган илкәйләрдән
Аермасын иде бер Ходай.
Юк, башкорт җиренә дә ул йөрәге, өметләре белән бергә үзенең җыр-көйләрен дә алып килгән, әлбәттә. Инде охшашлык бар икән, нигә моңа артык гаҗәпләнергә? Башкорт – асылда, дала халкы, безнең ерак бабайлар да кайчандыр далада яшәгәннәр. Башкортның тамыры кыпчактан диләр, безнең чыгышны да кыпчак белән бәйлиләр. Тарихның саргайган сәхифәләрен актара башласаң, бик хикмәтле нәрсәләр килеп чыгар иде. Менә бит хәтта телдә дә охшашлык юк түгел: башкорт «атай», «агай» ди, ә без «атакай», «агакай» дибез, ләкин болай дәшү безгә һич тә башкорттан кермәгән. Бик борыннан һәм бик ерактан килә ул. Аннары тагын башкортның яратып куллана торган «җиңгә» сүзе бар: өлкәнрәк хатыннарга, бигрәк тә ага тиешле ирнең бичәсенә гел генә «җиңгә», «җиңгәм» диләр. Безнең төмәннәр дә нәкъ менә кардәш тиешле өлкән кешенең хатынына «җиңкай» дип дәшәләр. (Бертуган агасының хатынына һәр җирдәге шикелле «җиңгәчәй» диләр.) Күрәсез, бер үк сүзләр, тик әйтелешләре генә төрлечә.
Дөрес, безнең төмәннәрнең теле башкортныкыннан гына түгел, күпчелек татарныкыннан да шактый нык аерыла. Бу тел, асылда, мишәр теленең бер диалекты булырга тиеш. Ләкин ул Касыйм татарлары, шулай ук Нижгар мишәрләре теленнән сизелерлек аерылып тора. Касыймлылар сүзне ничектер әйтеп бетермичә, бер-беренә ялгабрак һәм кабаланыбрак сөйлиләр, шуңа күрә аларны тиз генә аңлап та булмый. Каргалы төмәннәре исә сүзне өзеп, тулы әйтеп, авыз тутырып сөйләргә яраталар. Аннары каты мишәрләргә хас «ч» урынына «ц» кулланып (әйтик, «пыцак» дип) сөйләү дә аларда юк. Әмма күп сүзләрнең әйтелеше шулай да мишәрчә: ү(өй), үләнү (өйләнү), түэн (төен), әтәм (әйтәм), чаука (чәүкә), корыйк (койрык) һәм башкалар… Ә менә бу шактый еш әйтелә торган сүзләр Каргалыга гына хас түгел микән: малыкаем («җаныкаем» мәгънәсендә), әмән («гүя» урынына), гареп (гариб «мескен», «бичара» мәгънәсендә йөри). Тегендә, Тамбов җирендә яшәгән чакларында рустан кереп калган сүзләр дә бар: ызба (өй), кучарка (кочер- га – кисәү агачы), внука (онык) – шуның ишеләр тагын булырга тиеш. Мәсәлән, Каргалыга кайтып йөргәндә мин малайлардан еш кына «пырт» дигән сүзне ишетә идем. «Әдә, пыртка киттек», – дип, мине чакыра торганнар иде. Баштарак һич тә аңлый алмадым: нәрсә булырга мөмкин ул «пырт» дигәннәре? Үзе, җитмәсә, авылдан шактый читтә дә икән. Ахырда, бер ияреп баргач, күрдем мин ул «пырт»ны, тегермән буасы икән ләбаса! Малайлар мине шунда су керергә чакырганнар икән… Ярый, безнеңчә – буа, Каргалыча «пырт» та булсын ди, ләкин кайдан килеп кергән ул әкәмәт? Хәер, сез аңлагансыздыр инде, русның «пруд» сүзе шулай кереп киткән икән безнең Каргалы теленә.
Билгеле, Каргалы халкының телендә генә түгел, көнкүрешендә, гореф-гадәтләрендә дә үзенчәлекләр җитәрлек күп. Бәй- рәмнәре, туйлары, уеннары да башкачарак булган аның. Мәсәлән, яңа ел кергәч, айлы төндә су тулы чиләккә билгеләп салган кашыкларны ак кар өстенә чыгарып сибеп, бәхет сынау уены Каргалыдан башка тагын кайда гына бар икән? Җитмәсә, исеме дә «раштуа уены»! Ләкин мин биредә алары турында җәелеп тора алмыйм, чөнки, беренчедән, белүем чамалы, икенчедән, Срур Сүнчәләйнең Каргалы туен һәм уеннарын бик белеп, тәфсилләп язган кызыклы мәкаләләре безнең журналларда («Казан утлары» белән «Азат хатын»да) заманында басылып чыккан иде. Шулай булгач, язылганны кабатлаудан мәгънә юк, теләгән кеше үзе дә табып укыр.
…Каргалы турында тагын нәрсә әйтәсем калды? Бик күп еллар узды шул. Балачак хәтере күргәннәрне ничаклы гына нык беркетмәсен, барыбер әкренләп бик күбесе онытыла-югала бара икән. Аннары хәтер сандыгы да кечкенә бит әле, бер биш-ун еллык «хәзинә» җыелгандыр инде аның төбендә, хәлбуки аннан соң алтмыш еллап гомер узып та киткән. Бик төптә калган шул балачакныкы! Әмма ни аянычы: балачактан ук туган туфрактан аерылып торгач, еллар үтү белән, ул үзенең тансыклыгын һәм кадерен дә югалта башлый икән. Ләкин беркайчан да онытылмый. Юк, онытылмый! Менә ни өчен ишеткәннәремне генә булса да әйтеп бетерәсем килә. Алары да инде күп калмады.
Каргалы халкының туганлык җепләре белән үзара бик нык бәйләнеп, чуалып беткәнен кабатлап булса да әйтергә туры килә. Бабакайлар, әбекайлар, агакайлар, дәдәкайлар, җизниләр, кияүләр, җиңкайлар, җиңгәчәйләр – барысы да бит бер авылда яшәгәннәр, хикмәти Хода! Якын туганнарын аерыр өчен махсус сүзләре дә булган. Әйтик, ике бертуган балаларын «тудык» дигәннәр һәм үзара «тудыкай» дип сөйләшкәннәр дә (аеруча хатын-кызлар). Тудыклардан туганны «тумачи» дигәннәр. Тагын «трачи» дигәне дә бар икән әле – бусы инде тумачилардан туган дүртенче буын (беренче буын бер ата-анадан туганнар). Ләкин гамәлдә бу сүз йөрми диярлек, чөнки туганлык бик ераклашкан, кемнең кемгә «трачи» булуын белүе дә бик читен.
Шулай ук картларга буйсыну, картларны хөрмәт итү дә көчле булган. Билгеле, бу гадәт – гомумән, татар халкына хас сыйфат, ләкин төмәннәрдә ул аеруча нык сакланган. Гаиләдә бабай үлсә, әби «баш» булып калган – аңа берсүзсез буйсынганнар. Һәр эштә диярлек бу шулай. Хәтта сөйлиләр: түр башында туксаннан узган әби калтыранып утыра. Юньләп күзе дә күрми, колагы да ишетми, акылы да инде әйле-шәйле генә. Шулай да аның ап-ак сакаллы улы – күптән кызларын биргән, улларын өйләндергән йорт хуҗасы бабай – берәр җиргә кунакка яки туйга барырга кирәк булса, иң элек әнә түр башында калтыранып утырган шул карчыктан сәкегә таянып, үрелеп, ипләп кенә рөхсәт сораган:
– Анакай, кәбәм, безне вет Ибәй кодаларга кунакка дәшкәннәр иде, рөхсәт итәрсез микән?
Карчык җавап бирергә ашыкмый, башын селкетеп утыра бирә, аннары йокысыннан айныгандай сорый:
– Нәстә әйтәсең?
– Кунакка дәшкәннәр иде, дим, рөхсәт итсәң…
– Кемгә?
– Ибәй… Ибәтулла кодаларга.
– Кем ул, нинди кода?
– Соң, үзебезнең Җәмилә киленнең аталарына инде… Түбән очка.
Карчык, тагын озак кына дәшми торып, кырыс кына әйтеп куя:
– Ярар, барырсыз… Тик дөньягызны онытып утырмагыз, якты күздә кайтыгыз!
Ак сакаллы картның әйле-шәйле анасыннан әнә шулай рөхсәт алуы – бу бер дә арттырып әйтелгән сүз түгел. Шулай булган заманында, картлар рөхсәтеннән (яки фатихасыннан) башка бер генә эш тә эшләнмәгән.
Аннары төмәннәрдә хатын-кызлар да шактый ук хөрлек белән файдаланганнар. Карчыклар йөзләрен яшермәгәннәр, хатыннар олырак ирләрне очратканда, битләрен яулык чите белән генә кап- лый төшеп узганнар. Яшь киленнәр француз бөркәнчек ябынганнар, иренең туганнары белән күрешкәндә чүгенеп (реверанс ясап) кул биргәннәр. Кызны күрсәтмичә бирү яки егетен күрмичә чыгу кебек кыргый гадәтләр дә булмаган. Кыскасы, «кара йөзләр» кебек фаҗиганең Каргалыда булуы мөмкин дә түгел.
Инде исемнәр һәм кушаматлар турында берничә сүз. (Кушаматлар кайда гына юк ул, ләкин бу очракта үзенә күрә бер сере бар.) Хикмәт шунда: безнең Каргалыда фамилияләр аз, бер үк исемнәр бик күп. Үзенең һәм атасының исеме туры килгәннәр дә аз түгел. Шул сәбәпле монда кешеләрне кушаматсыз аерып та булмый. Әйтик, бер үк фамилиядә ике Кәлимулла бар икән, аның берсен Болаш Кәлимулла, икенчесен Гыжнай Кәлимулла дип йөрткәннәр. Кыскасы, кушаматсыз берәү дә юк. Хәер, бөтен авылга бер кеше булган диләр. Исеме аның Әхмәт икән. Менә шул абзый бер мәҗлестә: «Минем кушаматым юк, мин коры Әхмәт кенә», – дип мактанган, имеш. «Әһә, алаймыни?!» – дигәннәр тыңлап утыручылар һәм шунда ук аны Коры Әхмәт дип йөртә дә башлаганнар. Мактану харап иткән абзыйны!
Ләкин бик күп кушаматларның «чыгышы» билгесез, махсус төпченмичә белеп тә булмый, шулай да кайберләренең «тарихы» мәгълүм. Мәсәлән, Кердеш Нури дигән кеше булган. Ул кайчандыр Мәмти (Мәфтүхә) исемле хатынга йортка кергән. Шуннан инде аңа Кердеш дигән кушамат тагылган. (Хәтта яңа сүз иҗат иткәннәр.) Яки Әйләнчек Сафины алыйк. Бу кеше берәр җиргә барыр өчен атын җигеп, ишек төбенә тарттыргач та, чыгып китә алмыйча, өе тирәсендә һаман әйләнә дә тулгана икән. Шуның өчен аңа Әйләнчек кушаматы бик урынлы тагылып та кала.
Кушаматлар, фамилия шикелле, атадан балага да күчкән. Әйтик, атасының кушаматы Бәлеш икән, малайлары да Бәлеш булып йөргән. Минем тагын Чөчеләр («төче» сүзеннән), Нәмиләр дип күпләп әйткәнне дә ишеткәнем бар – бу инде тоташ бер токымның кушаматы булса кирәк. Бер кушаматның хәтта фамилиягә әйләнүен дә ишеткән идем. Югарыда Болаш Кәлимулла дигән кеше телгә алынган иде – менә шуның бер улы атасының кушаматын тоткан да фамилиягә әйләндергән. Хәзер үзе дә, балалары да Булашевлар булып йөри икән.
Әйе, болар барысы да элек иде – миңа чаклы һәм мин балачакта булган хәлләр. Аннан соң күп сулар акты, күп җилләр исте, буыннар алышынды, тормыш алышынды. Тулаем дөнья бик нык үзгәрде. Бу үзгәрешләрдән минем туган авылым Каргалы да читтә торып калмады, билгеле. Бөтен җирдәге шикелле, хәзер инде анда да бай да юк, ярлы да юк, һәр җәһәттән тигезлек, барысы да бер чама тук һәм мул яшиләр… Борынгы озын көйләр урынына кыска-дәртле көйләргә җырлый торганнардыр, иске уеннар да онытылып беткәндер – клубка йөри яки телевизор карый торганнардыр (бөтенесе булмаса да), кушаматларның да кирәге беткәндер, яңа буын бер-берсенә, ихтимал, «фәлән-фәләнович» дип кенә дәшә торгандыр… Хәтта ялан-кырларның да исемнәре онытылып бетмәде микән? Ә матур иде ул, табигатьнең үзеннән алып, халык биргән исемнәр: Торна кичүе, Төлке чокыры, Үгез куагы, Бозау басуы, Әркәсле, Зирекле баш, Тозлы куш һәм башкалар, һәм башкалар. Хәзер алар совхоз җирләре, зур-зур участокларга бүленеп, беренче, икенче, өченче бригада басулары дип кенә йөртелә торганнардыр…
Озын сүзнең кыскасы, мин белгән өч мәчетле иске Каргалы юк ул. Дөрес, шул ук урында, шул ук исемдә кечерәк бер авыл тора, әмма бу инде башка авыл, яңа авыл.
Каргалы халкының читкә сибелүе турында сүз булган иде инде. Кайбер фамилияләр, мәсәлән, Еникеевләр белән Терегуловлар, анда бөтенләй диярлек калмаган да, имеш. (Хәер, бөтенләй үк булмас, монысына никтер ышанып бетәсем килми.) Һәрхәлдә, бик күпләр киткәннәр – бигрәк тә яшьләре… Һәм бик күптән, революциягә чаклы ук башланган да ул. Революциядән соң инде берәмләп кенә түгел, күмәкләп тә китә башлыйлар. Бу хәлнең, төрле социаль сәбәпләрдән башка тагын бер «гаепчесе», минемчә, школа булса кирәк. Эш шунда ки, Каргалыда әле үткән гасырның ахырларында ук инде русча укыту башлана. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә мулла абзый балаларга дини сабак укытса, минем инәйнең атасыннан калган нарат йортта Ибәтулла учитель бары тик русча укыткан. Шулай итеп, авылда русча укый-яза белүчеләр һәм башлангыч белем алучылар елдан-ел әкренләп арта барган. Соңыннан Казан, Уфаларга китеп, укуын дәвам иттерүче кайбер яшьләр – әнә шул Ибәтулла учитель шәкертләре. Шулардан инде беренче врачлар, агрономнар, землямерлар чыга да башлый.
Бу гасырга кергәч, унынчы еллар тирәсендә булса кирәк, патша хөкүмәте татар-башкорт балалары өчен Каргалыда ком-таштан зур школа салдыра. Максат, билгеле, «инородецлар»ны русча укыту һәм тәрбияләү, шуңа күрә ул казна хисабына яши, читтән рус укытучылары китерелә. 1911 елда ачылган бу школа высшее начальное училище дип атала. Тирә-яктагы татар, башкорт авылларыннан күпмедер укучылар җыела, рус авылларыннан да укырга киләләр, ә Каргалының үз малайлары барысы да диярлек шунда кереп укыйлар. Зур, якты класс бүлмәләре, уку әсбаплары, тәҗрибәле укытучылар белән тәэмин ителгән школа үзенең шәкертләренә шактый төпле белем бирә. Бетереп чыгучыларга югарырак уку йортларына керү өчен юл ачыла, ә бик күбесе школа биргән белем һәм хокук белән үзе укытучылык итә башлый. Каргалы укытучыларын ул заманда бөтен тирә-як авылларда очратырга мөмкин иде.
Менә шул школа аркасында, диясем килә, Каргалы яшьләренең күпләп читкә китүләре башлана да инде. Бигрәк тә егерменче-утызынчы елларда агылып китәләр. Бәләбәй белән Уфаны әйт- кән дә юк, Казан белән Мәскәүгә дә барып җитәләр. Уку, кайда гына булса да, ничек кенә булса да уку! Әйтәсе дә түгел, мактаулы омтылыш! Алардан урта һәм югары уку йортларын бетергән күпме белгечләр илгә таралды. Бөек Ватан сугышында Каргалы кешеләреннән егерме полковник, унике врач булган, имеш – шуны да миңа әйттеләр (бер җиргә илле дүрт врач дип тә язып куйганмын, ләкин бусы артык күп, кеше ышанмас). Тора-бара алардан галимнәр дә чыкты. Хәзерге көндә дә бер Казанда гына Еникеевләр һәм Терегуловлардан берничә профессор бар. Татарның беренче медицина профессоры Әбүбәкер Терегулов та Каргалы баласы – Казан университетын 1911 елны ук бетергән булган. Фән өлкәсендә династияләр туды дип тә әйтергә мөмкин. Мәсәлән, Уфада Гыйниятулла абзый Терегулов үзе профессор, улы профессор, сеңлесенең кызы профессор – барысы да медицина докторлары. Гыйниятулла абзыйның энесе Искәндәр абзый Мәскәүдә Бауман институтының профессоры иде, ә кырыкка да җитмәгән улы – МГУ профессоры, дөнья күләмендә танылып барган галим, диләр.
Бер авыл өчен бу бик күпкә китте дип, бәлки, ышанмаучылар да булыр, ләкин мин һич тә арттырмыйм. Болар бит барысы да патша вакытында ук русча укыта башлауның нәтиҗәсе, әлеге школа чәчкән орлыклар. Башта аталары укыган, алар балаларына югары белем бирергә тырышканнар – шулай ялганып киткән инде ул. Аннары яшь буынның бик күбесе Каргалыда да тумаган.
Уйлыйм ки, әгәр Каргалыда үскән булсам, мин дә шул агымга ияреп киткән булыр идем, бу язучылык дигән шактый азаплы «кәсеп», бәлки, төшемә дә кермәс иде. Язасы килү теләген миндә Дәүләкән мәктәбе уятты, ә Каргалы школасында укучылар татар әдәбияты белән бөтенләй диярлек кызыксынмыйлар иде. Шуңа күрәдер инде дөньяга дистәләп врачлар, инженерлар, агрономнар биргән Каргалыдан бер әдип, бер артист, бер рәссам чыкмады. Хәлбуки сәнгатькә талантлы егетләр, кызлар бар иде, бик матур җырлаучыларны да, рәсем ясап мавыгучыларны да мин үзем беләм, ләкин алар «шикле» эштән ышанычлырак һәм бәрәкәтлерәк эшне үзләренә сайладылар. Шулай да күп еллар узгач, сугыштан соң безнең сәнгать өлкәсендә, ниһаять, миңа адаш фамилия калкып чыкты: бу – композитор Ренат Еникеев. Үзенең әйтүенә караганда, аның атасы Әхмәтгәрәй Еникеев – Каргалыда туып үскән кеше. Әмма әнисе бөек Тукайга якын кардәш икән. Ихтимал, Ренатның зур музыкаль таланты әнисе ягыннан килә дә торгандыр. Ә бәлки, атасы ягыннан да юк түгелдер, ул тарафта да бит җырларга да яратканнар, көйләр дә чыгарганнар – без моны алдарак күреп тә уздык. Хәер, бу кадәресен инде Ренатның үзеннән ишетү яхшырак!
Тарихи дөреслек өчен шуны да әйтеп китү артык булмас, минемчә: әле революциягә чаклы ук яңа салынган таш школа бинасында яшь учительләр тарафыннан спектакльләр куелган, концертлар оештырылган. Революциядән соң исә, бөтен җирдәге шикелле, Каргалыда да бу эшләр аеруча җанланып китә. Бик теләп катнашып йөрүче яшьләр күп, спектакльләр, концертлар әледән-әле булып кына тора. Бер кайтуымда Каргалы спектаклен мин дә күреп киткән идем. Школаның киң, озын коридоры. Бер башына сәхнә корылган – шунда «Урал суы буенда» дигән спектакль бара. Коридорның калган өлешенә озын тар эскәмияләр тезелгән – аларда тыгызланып утырган тамашачылар. Алдагы рәтләрдә утыручылар спектакльне тыныч кына карасалар да, ишек төбендә бер дә тынычлык юк – кемнәрдер ни өчендер һаман шунда шаулаша. Шул чакта баш рольне уйнаучы егет залга: «Шауламагыз!» – дип бер кычкырып сала да аннары яңадан, һични булмагандай, үз ролен уйнап китә. Бик кызык булып тоелган иде бу миңа. Шуңа күрәдер, ахрысы, ул спектакльне мин бер дә оныта алмадым.
Шулай ук Уфаның үзендә 1908–1910 еллар тирәсендә һәвәскәрләр тарафыннан куелган спектакль һәм концертларда да Каргалыдан чыккан яшьләр шактый ук актив катнашканнар икән. Моны минем кулымдагы ефәккә басылган бер программадан ачык күрергә була: анда язылган фамилияләрнең күбесе Еникеевләр дә Терегуловлар. Шулар арасында яшь шагыйрь Сәетгәрәй Еникеев тә бар – ул скрипкада чибәр генә уйный торган булган. Бик яшьли генә үлгән авылдашым шагыйрь турында мин бу язманың башында кыскача гына әйтеп үткән идем инде.
Шул рәвешчә, Каргалы яшьләренең үзешчән сәнгатькә, гомумән, татар мәдәниятенә тартылуы азатлык җилләре искән чакта нык кына көчәя, ләкин, җилләр исеп тынгач инде, бу энтузиазм әкренләп сүрелә һәм бетә. Аның каравы укуга, белем алуга омтылыш бик нык арта. Әлбәттә, укып белем алу, белгеч яки галим булу бик күркәм эш. Тик менә Каргалы үзе генә, мөгезен салган карт сыер шикелле, күпмедер вакытка кысыр кала. Әмма кысырлык ул мәңгелек түгел, үтә торган нәрсә – шулай юатасым килә сай инеш буенда тын гына утырган авылымны.
Илебез бик зур, кайда гына торсаң да, бер үк ватан, әмма шул чиксез ватанның тузандай бер ноктасы, карт әдип әйткәнчә, яшел бишеге – Каргалы да минем җанымда әнә шундый матур, кадерле, мәгәр томан белән өртелгән бер образ булып саклана. Ләкин «яшел бишек»тән төшеп, кырыс дөньяга чыгып китүемә бик күп еллар узды шул инде, хәтта сагыну кебек бик табигый хис тә әкренләп сүнде, бетте диярлек. Менә туган авылымның урамыннан хыялым белән генә каранып узган булдым. Билгеле, күп нәрсәне танымадым, күп нәрсә онытылган, шул сәбәпле үткәннәрне искә төшерү белән генә чикләндем. Бабаларым гомер иткән нигез юк, мин туган йорт та юк, балачагымда ялантәпи бәбкә үләнен таптап йөргән яландай иркен ихата үзе дә юк. Алар барысы да хәзер бары тик хәтердә генә, бары тик искә генә төшерергә мөмкин. Сирәк кенә кайткан чакларымда мин йортыбыз урынында буш яткан, чүп баскан җирне күреп, үземнең шушында тууыма ничектер ышана алмыйча китә идем.
Инде хыялда түгел, өнемдә булган эш. 1979 елның җәендә мин, Бөгелмә поезды белән Уфага барышлый, көндез Каргалы турысыннан уздым. Вагон тәрәзәсеннән китмичә карап бара торгач, авылга якынлашуымны тауларыннан белеп алдым. Атакай мәрхүмнең: «Тезелеп кенә киткән кызыл тауларым, өстегездә куян ауладым», – дип җырлаганы ничектер искә төшеп куйды. Әйе, бу ак маңгайлы кызыл таулар мин бәләкәй чакта биек тә, мәһабәт тә кебек иде, ә хәзер вагон тәрәзәсеннән алар ничектер чүгеп тә һәм боекланып та калган шикелле күренделәр. Инде менә Каргалы үзе… Элек ул, ялгышмасам, тимер юлга бик якын иде, ә хәзер шактый ераклашкан, инеш буйлап кына таралып утырган бер авыл. Күрәсең, тимер юлга якын урамнар күчепме, китепме беткәннәр. Үзгәргән, нык үзгәргән… Каргалыкай!.. Поезд кызу узды, кирәгенчә күрергә өлгереп тә булмады. Шулай да, артка каерылып булса да, һаман авылның сирәк йортларын күреп калырга тырышып бардым.
Поезд, авылны үтеп киткәч, ерак та түгел Чәрмәсән разъездында туктады. Вагоннардан сирәк-мирәк кенә кешеләр төште. Мин дә төштем һәм Каргалы юлына чыгып баручы олы гына яшьтәге ике хатынны туктаттым. Исәбем әзрәк сорашып, сөйләштереп алу иде.
– Сез Каргалыданмы, апайлар?
– Ийе, Каргалыдан…
Ләкин алар ашыгалар иде бугай – теләмичәрәк туктадылар. Шуңа күрә мин туп-туры гына сорадым:
– Сезнең Әхмәтҗан картны ишеткәнегез бармы?
– Кайсы Әхмәтҗанны? – диде минем соравыма каршы хатыннарның кечерәк буйлысы.
– Тәлпи Әхмәтҗанны, йорты урталыкта, мәчеткә каршы гына иде.
– Юк, белмибез, ишеткәнебез юк, – диделәр болар.
Хәер, белмәүләре гаҗәп тә түгел – бик күптән үлгән карт. Ләкин инде аның улын белергә тиешләр. (Хатыннарга илле биш-алтмыш яшьләр булыр.)
– Ә соң аның улы Нигъмәтулланы белә идегезме?
– Кайсы Нигъмәтулла тагын?
– Шул ук урталыкта яшәгән Татыра Нигъмәтулланы?
Хатыннар бер-берсенә карадылар, аз гына уйландылар, аннары башларын селектеләр:
– Юк, белмибез. Урталыкта андый Нигъмәтулла тормый.
– Хәзер тормый, ә элек тора иде.
– Ий, элеккесен кем белеп бетерсен, җаныкаем, – диде хатыннарның чандыр озыны. – Хәзер вет урталыкта мәчет тә юк, йорт та юк, сафхуз гаражлары анда.
Шулай итеп, бу авылдаш хатыннар минем бабамны гына түгел, үзләренә күпмедер замандаш булган дәдәмне дә белмиләр булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, моңа да артык исем китмәде. Нигә кирәк аларга дөньяда юк кешеләрне белеп тору?! Тереләрен белергә дә, бәлки, ихтыяҗлары юктыр – беткәнмени башка кайгылар?!
Инде мин алардан «Ә сез үзегез кем буласыз соң?» дип сораганны көттем, ләкин алар хатыннарга хас мондый кызыксынуны да күрсәтмәделәр.
– Ярый, апайлар, юлыгызны бүлдем, – дидем мин аларга, һәм алар үзара нидер сөйләшә-сөйләшә китеп тә бардылар.
…Тау битендәге үләннәрне селкетеп-тарап, шаян гына җил исә. Ачы әрем исен китерә ул миңа – туган туфрак исен… Коры җирдә, эссе кояшта үскән ак әрем исе бик үткен була – балачактан ук сеңеп калган бу таныш исне картайгач та бик яратам мин. Үзгәрми һәм бетми торган ис ул минем өчен!
Казаннан Дәүләкәнгә Бәләбәй аша да, Уфа аша да кайтып була. Бәләбәй аша шактый урау һәм мәшәкатьле: башта самолёт белән Бөгелмәгә, Бөгелмәдән автобуста Бәләбәйгә, Бәләбәйдән инде поезд белән Дәүләкәнгә. Шулай да, мәшәкатенә карамастан, Бәләбәйне күрер өчен генә бу юл белән дә кайтып йөргәнем бар. Ләкин күбрәк, билгеле, Уфа аша йөрим.
Дәүләкәннән мин беренче мәртәбә ерактагы таш калага – балачактан ук әлифба китабы белән бергә күңелгә кереп урнашкан мәшһүр Казанга 1925 елның августында чыгып киттем. Бу чакта миңа уналты яшь иде. Утыз икенче елга кадәр һәр җәйне атам йортына кайта идем. Соңгы кайтуым утыз дүртенче елның кышында булды. (Дөрес, бу вакытта инде атам-анам да Казанга күчеп килгәннәр иде.) Шуннан соң мин егерме ел Дәүләкәнемә кайтмыйча тордым. Нәкъ егерме елдан соң, ягъни илле дүртенче елдан башлап, минем өзелгән юлым яңадан ялганып китте. Һәм шушы вакыттан алып мин ике ел, өч ел саен диярлек берничә көнгә генә булса да Дәүләкәнгә кайткалый торам. 1969 елны кайтып, шундагы иске дус-ишләр белән алтмыш яшем тулу бәйрәмен дә үткәреп киттем. Аннан соң да кайтып йөрүем өзелмәде һәм моннан соң да, иншалла, өзелмәс дигән өметем бар әле.
Бер уйласаң, бу сәер дә тоелырга мөмкин. Җитмеш елдан артык гомеремнең бары унбиш елы гына Дәүләкән өлешенә тия бит, калганы исә гел читтә, еракта узды. Әмма ул унбиш ел минем гомерем башы – иң саф, иң самими, иң гөнаһсыз чагым. Нәкъ шушы чакта адәм баласында хыял канатлана, мәхәббәт кабына түгелме соң?! Югыйсә җитмештән узгач та кайтып йөрү нигә кирәк икән?..
Ярты гасыр эчендә Дәүләкән халкы алышынып бетте диярлек. 1926 елны анда сигез меңнән артыграк кеше яшәгән булса, 1975 елда инде егерме меңнән дә артып киткән. Димәк, яртысыннан күбесе – мин киткәч үрчегән яки читтән килгән халык. Минем замандагы кешеләр юк, беткән яки берән-сәрән генә калган. Бик күп йортлар искерсә дә, үзгәрсә дә, миңа таныш, кемнәр торганын да яхшы беләм, әмма ләкин күптән инде ул йортларда хуҗалары гына түгел, аларның токымнары да яшәмиләр. 1969 елны туган көнемне үткәрергә кайткач, бер табынлык иске дус- ишләрне җыя алган идем, ә хәзер анда мин белгән һәм мине белгән бары дүрт-биш кеше генә калды. Кыскасы, чын дөресен генә әйткәндә, Дәүләкән хәзер миңа үзе дә ят, халкы да ят. Кайткан чакларымда урамнары буйлап йөрим, әлеге ике-өч танышымда булам, районның берәр җитәкчесенә «визит вежливости» ясыйм, әлбәттә инде, Дим буена төшәм, үзем ишеп, ялгызым гына көймәдә йөрим, шул рәвешчә, бер-ике көн әйләнәм-тулганам да электричкага утырып китеп тә барам. Минем бер кимчелегем бар: төрле җирләргә кереп, күренеп йөрергә, кыскасы, үземне афишировать итәргә бер дә яратмыйм. Дәүләкән яши, кайный, зур-зур эшләр башкара, ә мин анда узгынчы бер мосафир гына… Шулай булуы бик әйбәт, мин бит шомарган бакыр акчадай әйләнәм дә кайтам. Кемгә кирәк минем кайтып, күренеп йөрүләрем?.. Бары тик үземә генә… Әйе, тарта мине Дәүләкәнем, тарта, туган авылым Каргалыга караганда да ныграк тарта! Ни өчен? – үзем дә аңламыйм. Бәлки, бишектән алып үскән җирем, эчкән суым, йөргән сукмакларым шушында калганга күрәдер. Чыгып китүемә илле биш елдан артык (әйтергә генә ансат!) вакыт узуга карамастан, аның һаман онытылмыйча үзенә тартып торуын башкача ничек кенә аңлатасың?!
…Хәтерлим егерме елдан соң беренче мәртәбә кайтуымны… Июль ахыры, әллә август башы иде – Уфадан мин, тәмам караңгы капкач, Дәүләкән станциясенә килеп төштем. Якын туганнардан монда беркемебез дә юк, иске танышлардан кемнәр барын да ачык кына белмим – бу вакыт эчендә зур сугыш та үтеп китте, кешеләр язмышында нинди генә үзгәрешләр булмагандыр… Шуңа күрә мин тоттым да тимер юл каршындагы электән үк гостиница хезмәтен үтәүче бер генә катлы таш йортка юнәлдем. Барып, хәдимә хатынны уятып, үземә урын (койка) алдым. Ләкин минем ятып йокларга һич тә теләгем юк иде, кечкенә чемоданымны калдырдым да кире чыгып киттем. Инде төн уртасы якынлашадыр, Дәүләкән өстендә тулган ай, тулган айның томанлырак яктысы – миңа бик таныш ул! Мондый төннәрдә нигәдер бик ямансу була торган иде… Тукта, оныта язганмын, әле поезддан төшеп, вокзал урамына чыккач та, мин бик тәмле бер хуш ис сизгән идем. Менә яңадан шул урамга килеп кергәч, бу гаҗәеп таныш һәм тансык ис бөтенләй аңкып тора башлады. Хәйран калдым – айлы төндә, Дәүләкән урамында… алма исе!.. Әнис белән антоновка исе!.. Кайдан бу?.. Нигә шулхәтле көчле аңкый ул?.. Бервакытта да алма исе болай таралганын мин һич тә хәтерләмим, чөнки бу тирәдә алма бакчалары юк – элек тә юк иде, хәзер дә күренми алар… Дәүләкән җиләк-җимеш бакчаларына, гомумән, бик ярлы иде. Бигрәк тә татар, башкорт өлеше… Дөрес, ике бик зур алма бакчасы бар иде, шуларның берсе моннан ерак та түгел татар бае Кәримовларныкы, ләкин аның да «гүләнья» бакчасына әйләндерелгәнен ишеткән идем инде. Андый бакчада әнис алмагачлары хәзергә кадәр, ай-һай, сакланып торыр микән?! Шулай гаҗәпләнеп иснәдем мин бу хуш исне, иснәдем, ләкин кайдан таралуын артык тикшереп тормадым, чөнки алма исеннән дә кадерлерәк икенче бер нәрсәне тизрәк барып күрәсем килә иде. Вокзал урамыннан Дәүләкәннең төп урамына чыктым да югары очка таба карап киттем. Урам тып-тын, бер кеше заты юк, өйләрдә утлар күптән сүнгән, тик аларның кара күләгәләре генә җиргә ап-ачык булып яткан. Барысы да бик таныш өйләр, үткәннәрне күргәндәй, һәркайсына карап узам. Менә кирәк урынга килеп җиттем, менә каршысына туктадым – мин үскән безнең йортның дим… Егерме елдан соң менә каршысында басып торам. «Нихәл, таныйсыңмы мине?» дип дәшәсем килә… «Төн уртасында килеп йөрүем өчен гаеп итмә» диясем килә… «Түзмәдем шул, ялгыз аулакта гына күрәсем килде үзеңне!..»
Тордым шулай, тордым шикле кеше сыман аның каршысында басып, аннары теләр-теләмәс әкрен генә кузгалып киттем. Бу йортыбыз турында сүз алда күп булыр әле, тик хәзергә шуны гына әйтеп үтик: 1932 елның көзендә, Казанга күчәр алдыннан, атакай аны ниндидер бер оешмага сатып киткән иде. Күрше-тирәдә аерылыбрак торган йорт иде, чөнки ике катлы иде ул – аскысы җиргә кертебрәк, таштан, ә өске каты таза бүрәнәдән салынган иде. Һәммә җире бөтен, таза иде әле ул чакта. Ә хәзер күреп исем китте: йорт тәмам искергән, тузган, ничектер картаеп, боекланып киткән. Аскы катның шкатуры кубып беткән, өске катның бүрәнәләре арасыннан мүкләре иске бау кисәгедәй асылынып тора; урамга караган өч тәрәзәнең дә капкачлары каерылган, парадный ишеге бөтенләй юк, аны иске такталар белән каплап ук куйганнар; урам яктагы бакча рәшәткәсе дә юкка чыккан, үсеп утырган топольләрнең берсе дә калмаган, шунлыктандыр инде йорт үзе дә өстен салдыргандай бик ялангач күренә. Иясез малны эт җыймас, диләр иде, бу очракта бик дөрестер, ахрысы.
Билгеле, мин икенче көнне дә йортыбызны күрергә килеп җиттем. Бу юлы ишегалдына да кереп, бөтен җирен ашыкмыйча гына карап чыктым. Үзгәрешләр зур иде. Ишегалды яклап та матур гына бакчабыз бар иде – ул юк, бакча кырында гына җәйге алачыгыбыз бар иде – ул да юк, эчтәрәк зур тәгәрмәч-чыгырлы коебыз бар иде – ул да юк. Бусы гаҗәбрәк, кое югалмаска тиеш иде; күрәсең, ишелеп төшкәндер дә күмеп куйганнардыр.
Мин инде өйнең эченә дә керергә яхшысынмадым. Өске катында ике, аскысында бер квартирант тора икән. Шулардан ике хатынны күрдем. Ишегалдында бөтенләй ят бер кешенең каранып йөрүе аларны бик гаҗәпләндерде булса кирәк, миңа үземнең кем булуымны, ни өчен килүемне аңлатырга туры килде. Шунда ук хәлемә кереп, хәтта кызганган төсле дә булып, квартирларын да күреп чыгарга чакырдылар. Нигәдер мин аларның бу яхшылыклары белән файдаланырга кыймадым. (Тышындагы үзгәрешләрне күрү дә җитәр, эчендәгесе… хыялымда сакланган килеш калсын, дидем, ахрысы.) Әзрәк сөйләшеп тә тордык, алар Дәүләкәнгә бездән соң килгән кешеләр икән, шуңа күрә безне белмиләр, аннары саубуллашып, капка сыман бер ачык урыннан чыгып киттем. Ләкин шул ук көнне фотограф ияртеп килеп, йортыбызны урам яктан гына булса да төшертеп алдым. Һәм шуннан соң гына Дәүләкәндә мин белгән кешеләрдән кемнәр барын-югын урам буенча йөреп дигәндәй ачыкларга керештем. Хәер, тагын бер нәрсә шул ук көннең иртәсендә үк ачыкланды: бу – әлеге мине хәйранга калдырган алма исе… Кәримовлар бакчасы дигән идем бит әле, менә шул Кәримовлар ихатасы белән янәшә заманында ак кирпечтән салынган зур бер магазин бар иде. Һәм шушы магазинны, тагын ниндидер каралты-биналарны әйләндереп алган койма эчендә, хикмәте Хода, балалар аяк киеме тегә торган фабрика корып җибәргәннәр икән. Инде әйтсәм әйтим, әлеге борынны ярып кергән әнис исләре шул фабрикадан таралган ниндидер җилемме, лакмы исе булып чыкты!.. Белгәч, ирексездән көлеп җибәрдем. Юк, чынлап та, хуш исле фабриканың Дәүләкәндә эшләп ятуы күңелле бер сюрприз булды бит әле минем өчен…
Хуш, кай тарафтарак соң ул минем Дәүләкәнем? Башкортстанда икәнен беләсез инде, Уфа белән Бәләбәй арасында, Дим елгасының урта агымында утыра ул, Уфадан кузгалып, Агыйдел күперен чыккач та, поезд Дим буйлап китә. (Нәкъ шул күпердән чак кына өстәрәк Дим Агыйделгә килеп тә кушыла.) Тик поезд көнбатышка таба бара, ә Дим көнчыгышка карап ага. Бик матур, бик хозур урыннар. Димнең түбән агымы буе белән диярлек тоташ агачлык. Елга җәелеп үскән биек, юан тирәкләр арасыннан бормаланып ага, кайбер төшләрдә тимер юлга якын ук килә, янәшә бара, аннары тагын карт тирәкләр ышыгына китеп югала. Тик ара-тирә генә аның куе күләгәләрдән зәңгәрләнгән өсте күренеп кала. Әнә шулай Алкино станциясен узганчы елга белән тимер юл һәркайсы үз юнәлешендә, янәшә баралар, ә Чишмәгә җитәрәк инде Дим каршы яктагы ерак сыртларга таба аерылып китә. Алда исә аның чакрымнарга җәелгән киң, тип-тигез тугае ачыла…
Минем атакай Дим елгасын Башкортстандагы иң якты елга дип әйтә торган иде. (Чөнки кояш чыгышына карап ага ул.) Чынлап та, Димнең өстендә буеннан-буена сыек рәшә сыманрак үзенә бер яктылык балкып тора. Моны бигрәк тә ерак сыртлар өстеннән караганда ачык күреп була. Әле дә хәтерлим, балачакта Ташлыкүлдән кайтканда, Балкан тау итәкләрен узуга, бик ерактан ук юка гына аксыл ефәктәй нурлы томанга өртелгән Дим буйлары ачылып күренә башлый иде… Ходаем, нинди киңлек, нинди җылы-якты иркенлек! – бу күренештән күзләр генә түгел, күңелләр дә ничектер кытыкланып, җилкенеп китә торган иде.
Уфа белән Дәүләкән арасын туксан чакрым, ә Чишмәне нәкъ уртасында, диләр. (Хәер, минем чамалавыма караганда, Чишмә Уфага якынрак булырга тиеш.) Менә шул Чишмәдән чыгып киткәч тә, поездның сул як тәрәзәсеннән Дим үрендә күгелҗем томан эченнән бер тау күренә башлый. Бу – Ярыштау!.. Дәүләкән әнә шул тау каршысында инде. Ерактагы ялгыз тау ачылу белән мин үземне Дәүләкәнгә кайтып җиткәндәй тоя башлыйм һәм вагон тәрәзәсеннән китмичә тик шуңа карап барам (хәлбуки сәгатьтән артыграк барасы бар әле). Бу гадәтемә әйләнде дияргә ярый, чөнки Ярышның күренә башлавы минем өчен кавышу, ә күздән югалуы аерылышу билгесе ул… Чөнки Дәүләкәнгә җиткәнче Дим буенда Ярыштан башка дөнья өстенә ялгызы гына карап торган бүтән бер тау да юк. Балачактан ук кайсы яктан гына кайтырга туры килсә дә, иң элек Ярыш ачыла, Ярыш озын юлдан ялыккан күңелләрне күтәреп җибәрә торган иде.
Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, Дәүләкән нәкъ Ярыш каршында торса да, алар арасы шактый ук ерак әле: берсе Димнең сул ягында, ә икенчесе уң ягында, арада ике-өч чакрымга җәелгән тугай, тугай бетүгә – Көрмәнкәй тавы, һәм, шушы озын тәбәнәк тауны менеп, бер дүрт-биш чакрым киткәч кенә, Ярыштауның итәге башлана. Зур тау үзе дә ике катлы: иң элек, Димгә карап, озын сәкедәй бер тау сузыла, аннары, шул «сәке»нең нәкъ уртасына каплап салган казан шикелле, Ярыш үзе басып тора.
Мәһабәт, горур тау ул Ярыш! Теләсәң кай җиреннән аңа менеп тә булмый. Шулай да малай чагымда Дүртөйлегә караган ягыннан тырыша-тырыша түбәсенә менгәнем бар. Ул заманда аның турында төрле хикмәтләр дә сөйлиләр иде. Имештер, «ак патшага» каршы баш күтәргән башкортлар, Ярыш түбәсенә тупланып, шуннан карательләр отрядына каршы яман сугышканнар. Соңгы елларга чаклы анда уклар, ук башлары табыла торган булган. Аннары тауның нәкъ түбәсендә ялгыз кабер дә бар, аны ниндидер бер батыр кабере диләр – димәк, Ярыш турындагы сүзләр бөтенләй үк нигезсез булмаска тиеш. Мин үзем бер нәрсәне яхшы хәтерлим: Ярыш түбәсеннән Ачлы күл тарафындагы Балкан тавы ерактан күгәреп кенә күренеп тора иде. Аралары кимендә бер утыз-утыз биш чакрым булыр. Балкан да ялгыз тау, аның да үз легендасы бар («Зыятүләк белән Сусылу әкияте») – менә шул ике тау ике баһадир сыман бер-берсенә карап торалар да инде.
Әйе, гаҗәеп киңлек, иркенлек монда, таулар, елгалар, тугайлар, кырлар-яланнар – барысы да атлар чабып җитмәстәй булып күренә. Бер кайтуымда райкомның икенче секретаре иптәш Халиков мине үзе белән авылларга алып чыгып киткән иде. Яңа гына урып-җыю башланган чак иде. Башта бер совхозга бардык. Анда игенне шундый зур мәйданнарда үстергәннәр ки, җирнең бер башыннан төшкән комбайн икенче башына җиткәндә инде күздән югала. Исем китте шуңа… Иң әшәке юлдан да курыкмый торган «газик»та без күп җирләрне әйләндек. Иптәш Халиков белән сүзләр килешкән иде, коры, һавалы рәсмилек аңарда юк, гади, ачык күңелле, теләсә нәрсә турында рәхәтләнеп сөйләшеп була. Бер кулын сугышта өздергән, йөрәк тә таза түгел икән, ләкин яшь иде әле, дәртле кеше иде. Каргалыга да ул мине райком машинасында илтеп куйган иде. Әмма, ни кызганыч, икенче кайтуымда бу тынгысыз, авыр эштә янучы яшь кеше дөньяда юк иде инде. Чишмә районына, әнисе янына кайтып үлгән, диделәр.
Халиков минем өчен яңа кеше иде, һәм, гомумән, район оешмаларында эшләүчеләрнең бик күбесе якын-тирә авыллардан яки бөтенләй читтән килгән шундый ук яңа кешеләр иде. Дәүләкәннең үз кешеләре, һәрхәлдә, миңа танышлары, бик аз иде. Бигрәк тә җитәкчеләр арасында… Хәер, Дәүләкәннең үзеннән чыккан Зубарев фамилияле кеше дә райкомның беренче секретаре булып шактый вакыт торган иде. Алтмыш яшем тулу көнен үткәрергә кайткач, ул мине бик әйбәт каршы алып, кабинетында безнең белән (Казаннан Илдар Юзеев, Уфадан Вәзих Исхаков «юбиляр»ны озата килгәннәр иде) әңгәмә уздырып, кирәк кешеләргә тиешле боерыкларын биреп һәм ахырдан минем мәҗлескә килеп бераз гына утырып та киткән иде. Борис Михайловичның бу кешелекле игътибарын әле дә онытканым юк.
Билгеле инде, мин беренче нәүбәттә үземә якыннарны, үз тиңнәремне күрергә дип кайта идем. Ләкин, башта әйткәнемчә, алар да күп түгел, кемне сорама – ул юк, кайсы киткән, кайсы үлгән, кайберләре сугыштан кайтмаган… Әйе, аз табылды малай чак дуслары!
Хәзер исә шулардан бары ике генә кеше калды – Гомәр дә Әхтәм… Өченчесе Хәмит иде… Иң элек сүзем дә аның турында.
Хәмитне мин беренче кайтуымда ук эзләп таптым. Ул күптән инде Дим аръягындагы Иске Көрмәнкәйдә тора икән. Сугыштан кайткач өйләнгән, дүртме-бишме баласы бар, хатыны түгәрәк йөзле, сөйкемле, тулы гына башкорт бичәсе, Сәгыйдә исемле. Өе авыл урамының иң очында, тау итәгендә үк, аңардан соң башка өй дә юк. Шактый искергән, чалышая да төшкән, түбәсенең бер башы такта, эчкәре башы салам. Ишегалдында балчык белән сылаган читән алачыгы һәм салам япкан читән абзары бар. Башка каралтысы юк. Кыскасы, ярлырак авыл кешесенең өе-ихатасы.
Хәмит белән без бер елгы – яшьтәшләр. Ул Дәүләкән мәзине Нәбиулла абзый улы иде. Без бер урамда үстек, аларның өйләре дә бездән өстәрәк, дүрт йорт аша гына иде. Атасы Нәбиулла абзый – кара-көрән кеше, кечкенә кара сакаллы, тышкы кыяфәте белән бер дә дин әһеленә охшамаган иде. Һәм ул тормышта гади бер крестьян да иде, җәйге кызу эш өстендә чабатасын киеп, атын җигеп печәнгә дә, уракка да йөри иде. Үзенә күрә аты-туны, хуҗалыгы бар иде. Әмма төп эше, әлбәттә, мәзинлек итү, һәм халык өчен дә ул шулай – мәхәллә мәзине иде.
Ураза аенда без, малайлар, мәчет коймасы буена җыелып, аның кичке азан әйткәнен көтә идек. Ахшам тыңларга җыелу (кичке азанны шулай дип атый идек) үзе бер күңелле эш, ләкин мәзин абзыйның манарада күренгәнен көтеп алалмыйча зарыгып бетә идек. Ниһаять, башына ак чалма ураган мәзин абзый таш манара ишегеннән килеп чыга. Ләкин ул нигәдер ашыкмый әле, бераз кояш баешына карап тора, түш кесәсеннән сәгатен чыгарып, аңа да карап ала, бары шуннан соң гына ике кулын колагына тидереп, манараны әкрен генә әйләнә-әйләнә, матур көр тавыш белән азан әйтә башлый. Без, аның тамак төбен каймак белән майлагандай көчле йомшак яңгыраган тавышын ишетүгә, дәррәү урыныбыздан кубып: «Азан әйтелде, азан әйтелде!» – дип кычкыра-кычкыра, өйләребезгә чабабыз, ә өйдә инде авыз ачар өчен табынга бөтенесе әзерләнеп куелган була торган иде.
Мәзин абзый малайларын да бик иртә эшкә җикте. (Хәмиттән башка тагын Фәрит исемле улы бар иде.) Шуңадыр, ахрысы, Хәмит эшсез йөргән урам малайлары арасында сирәк күренә иде. Безнең уеннарга да һәм төрле ямьле-ямьсез шуклыкларга да ул бер дә диярлек катнашмый иде. Аның каравы Хәмит бик зәһәр балыкчы иде, бәрәңге бакчалары су буена төшә, тагарак шикелле генә көймәләре дә бар, һәм менә иртә таңнан басмага кем төшеп утырган, аръякта кармакларын күтәреп кем йөри дисәң, мәзин малае Хәмит була торган иде. Озын җепкә тезгән ак таран, чабак, кызылканатларны да күп алып кайта иде – малайлар көнчелектән: «Ул балык догасын белә», – дип әйтә торганнар иде… Менә шул сәбәпләр аркасында булса кирәк, миңа малай чакта Хәмит белән күп аралашырга да туры килмәде. Үзенә башка иде ул, безнең ише бушка урам таптаучы түгел иде.
Аннары тагын Дәүләкәндә иң беренче башлап тракторга утырган егет тә әнә шул Хәмит булды. Соңыннан, үзенең сөйләвенә караганда, Дәүләкән МТСына яңа гына кайткан «Фордзон» тракторына менеп утырган да һичкем өйрәтмәстән үзе белеп йөртә дә башлаган. Бәлки, әзрәк арттырадыр да Хәмит дус, әмма ничек кенә булмасын, тракторны бик тиз «иярләп» ала һәм сугышка киткәнче аның өстеннән төшми дә… Ләкин мин эзләп тапканда, ул инде Көрмәнкәй колхозында ат җигеп, төрле вак-төяк эшләрдә йөри иде. Бахыр, сугыштан бик нык яраланып кайткан. Җиң эчендә кулы булса да, ул бары тире белән сеңергә генә эләгеп тора икән. Госпитальдә врачлар кисик, дисәләр дә, Хәмит кистермәгән, менә хәзер үзе үк, ат җиккәндә уң кулыма әзрәк ярдәме тия, дип куана. Сыкранмый, куана! Колхозда эшләүче фронтовикның бу куанычын аңларга була, минемчә.
Дәүләкәндә минем тагын бер якын дустым – Гомәр Зәйнуллин. Сафиулла абзый улы, безгә тагы да якынрак күршеләр – йортлары да урам аша гына иде. Кайткан саен мин иң элек Гомәргә барам, аны алып чыгып китәм, бөтен вакытымны диярлек аның белән бергә уздырам. Ул Дәүләкәндә утырып калган иске сирәк танышларның иң якыны, үзе коммунист, район һәм өлкә газеталарына язгалап торучы, кыскасы, миңа иң кирәк кеше. Аның белән сөйләшеп йөри-йөри мин күп нәрсәләрне искә төшереп, хәтеремдә яңартам.
Көрмәнкәйдәге Хәмит дус янына да без гел Гомәр белән бергә бара идек. Күбрәк аргы якка чыгып, тугай сукмагыннан туры гына атлыйбыз, ләкин элегрәк бер-ике тапкыр көймә белән дә бардык. Бормаланып аккан елга буйлап юл озынрак һәм агымга каршы ишүе дә авыррак, әмма аның каравы Димнең гаҗәеп матур җирләрен – текә кара яр буйлап сузылган әрәмәлекләрне, бөтен өсте ак, сары төнбоеклар белән түшәлгән тыныч култыкларны, куе таллыклар күләгәсе каплаган тар ерымнарны күреп узасың. Бөтен әйләнәдә тынлык, яктылык, болыннан чапкан печәннең хуш исе килә, атластай тыгыз якты елга бөтерелеп-уймакланып тын гына ага, ә бераз алдарак тип-тигез су өстендә кинәт сикергән балыкның сырты ялтырап кала… Көймә белән барганда Көрмәнкәй юлы әнә шундый ул.
Малай чакта әллә ни күп аралашмаган Хәмит кордашымны менә хәзер килеп белдем һәм бик тиз ияләштем үзенә. Ул гомере буе җирдән аерылмаган гап-гади авыл кешесе булып чыкты. Атасы кебек, төскә-биткә көйгән сөт касмагыдай кара-көрән, тик гәүдәгә кайтыш, үтә ябык, чандыр… Елмаеп кына сөйләшә, алгы тешләре юк, көлгәндә кызлар шикелле авызын кулы белән каплый. Хәер, тартынучан димәс идем мин аны, күргән-кичергәннәрен бер дә иренмичә сөйли, кәефе килсә, берәр озын көйгә карлыга төшкән тавышы белән сузып та җибәрә.
Тормышы да аның үтә гади, натуральный дип тә әйтергә мөмкин. Икмәк кенә колхоздан, калганы барысы да үзенеке. Балыкка йөрүне дә ташламаган икән.
Хатыны Сәгыйдә дә үзенә бик тиң килгән, чын авыл җиңгәсе, ачык, сүзгә юмарт, кунакчыл. Гәүдәгә ул Хәмиттән күп тазарак, әмма чебеш кебек ирен чын ихластан санлап, яратып тора булса кирәк – шулай сизелә.
Бервакытны шулай ашап-эчеп утырганда, Сәгыйдә Хәмитнең үз алдында ничек итеп аңа кияүгә чыгуын да сөйләп алды. Хәмит, хатынының сүзләрен җөпләгәндәй, ара-тирә көлгәләп, тыңлап кына утырды. Башта шуны әйтергә кирәк, Сәгыйдәнең беренче ире сугышта һәлак булган, аннары инәсе дә үлеп киткән, шулай итеп, атасы белән икәү генә торып калганнар. Күпмедер вакыттан соң Хәмит кайта, боларга килеп йөри башлый, Сәгыйдәнең атасы белән дуслашып китә, еш кына сөйләшеп утыралар, эчкәләп тә алалар икән. Күрәсең, ялгыз солдат атай кешегә ошап киткән – көннәрдән бер көнне ул Сәгыйдәгә әйткән: «Кызым, һин, булмаһа, Хәмиткә сык!» – дигән… Сәгыйдә бераз уйлап торган да: «Юк, сыкмаем», – дигән. «Ник?» – дип сораган атасы… Моңа каршы Сәгыйдә: «Һин дә эсәһең, ул да эсә, кәрәкмәй, сыкмаем», – дип җавап биргән. Атай кеше шактый уйга калган. Аннары күпмедер вакыттан соң тагын ипләп кенә әйткән: «Хәмиткә сыкһаң, эсеүмде ташлаем», – дигән. Моны ишеткәч, Сәгыйдә дә: «Ярай, уйлап карармын», – дип әйткән… Билгеле, аның үз күңелендә дә нидер булгандыр инде, чөнки озак та үтмичә Хәмит бер килүендә боларда торып та калган.
– Шулай итеп, атаем димләүе аркаһында ошо Акъбирзин иптәшкә сыгып куйзым шул, – ди Сәгыйдә, сүзен очлап һәм Хәмитенә хәйләкәр генә күз атып. – Шөкер, ахырзан үкенергә тура килмәне, әйбәт кенә торып киттек, бына биш бала үстерәбез инде.
– Ә барлыгы унны тапты, – ди Хәмит, Сәгыйдәнең аркасыннан кагып, – молотчина минем бичә ул тарафтан, тик сабыйларыбыз гына барысы да тормады. Ату мать-герой буласы иде минем Сәгыйдәкәй!
Сәгыйдә оялуыннан бары кызарып кына куя һәм ашыгып тастымал башы белән битен сөртергә тотына.
Әнә шулай сөйләгән иде Хәмит бичәсе ничек итеп өйләнешүләрен. Гади авыл кешесе «ярату» сүзен, гадәттә, кулланырга яратмый, әмма ләкин ничегрәк итеп сөйләүләреннән алар арасындагы мәхәббәт хисен, һәрхәлдә, сизеп була. Аннары Хәмитнең сүз ахырында гына бичәсе белән мактанып куюы да яратышып торуының ачык бер дәлиле түгелмени?!
Моның кебек иркен, табигый сөйләшүләр алар өендә гадәткә кереп киткән иде инде. Дөрес, беренче мәртәбә барып чыккач, Хәмит бик гаҗәпләнеп, аптырап калды, хәтта азрак ятсынды да шикелле… Үзенең авыл очындагы иске генә өйдә гап-гади «мужик» булып яшәве өчен Казаннан кайткан язучы алдында, бәлки, беркадәр уңайсызлану да кичергәндер. Ләкин бу нәрсәләр барысы да бик тиз таралды, бетте, чөнки без бер урамда үскән күрше малайлары, һәм шушы нәрсә менә егерме биш елдан соң безне тагын якынайтты да куйды.
Килгән саен безне бу өйдә бик теләп, куанып каршы алалар, хәзинәдә бары белән чын ихластан сыйлыйлар. (Билгеле, без үзебез дә буш кул белән килмибез.) Хәмит шунда ук берәр тавыкны чалып, Сәгыйдәсенә тоттыра. Сәгыйдә ашка чаклы чәй өлгертә, Хәмитнең тотып кайткан балыгы булса, шуны таба тутырып кыздырып китерә… Әмма әйтсәм әйтим сезгә, Казан балыкчылары, Дим балыгы кебек тәмле балыкны сез хәзер төшегездә дә күрә алмыйсыз. Бернинди хлор, нефть исе-тәме кермәгән чын, саф балыкны мин дә күптән оныткан идем инде. Гаҗәеп икән ул, ашап кына туйгысыз икән! Димдә генә сакланса кирәк мондый «патша заманыннан» калган балык, чөнки Димне хәзерге көндә Башкортстанның пычранмаган иң чиста елгасы диләр (һәрхәлдә, югары һәм урта агымы). Хәмит көлеп сөйли, безнең бу тирәгә дә килеп, нефть эзләп йөрделәр, бөтен балыкчылар, таба алмасалар гына ярар иде, дип эчләреннән теләп тордылар, ди. Нишлисең, балык белән балыкчының хәлен аңларга була!
Тик менә кымыз белән генә эшләр шәптән түгел икән, ә мин аны бик сагынып кайткан идем. Дөрес, Уфада әзрәк эчкәләргә туры килде, ләкин Дәүләкәндә кымыз юк – базарында да, ресторанында да… Һәм бу гаҗәп иде, чөнки Дим буе элек һәрвакытта үзенең кымызы белән дан тотып килде. Һәрбер башкорт авылында һәр йортта диярлек бия бәйлиләр, кымыз ясый торганнар иде. Көрмәнкәйне инде әйткән дә юк, аның бичәләре, Арча хатыннары Казанга катык ташыган шикелле, Дәүләкәнгә кымызны китереп кенә торалар иде. Шулай ук бу авылда һәр җәен Уфа, Казаннардан килгән кымызчылар да күп була иде. (Гомумән, бу тирәдәге авылларга – Шәрипкә, Казанголга, Япарга – җәй саен кымызчылар килмичә калмый иде.) Дәүләкәннең үзендә дә бия бәйләүче, кымыз ясаучы башкортлар бар иде, шуларның берсе, безгә йорт аша гына күрше, Арыслангәрәй агай ел да бия бәйләп, кымызчы да кертә торган иде.
Кымызны ул заманда сайлап эчә идек. Нинди авылдан, кайсы агайның яки җиңгәйнең кымызы бу – тәҗрибәле кешеләр шуны иң элек белергә тырышалар. Үзенә күрә хикмәте булгандыр инде. Уфадан киткәндә, Сәгыйть мәрхүм миңа, гадәтенчә шаяртып: «Син, Әмирхан дус, Дәүләкәнгә кайткач, кымызның председательгә дип калдырганын сорап эч, аларга һәрвакытта бары яхшысын гына калдыралар», – дигән иде. Яхшы кымыз, мәсәлән, кылганда йөргән биядән була, диләр. Савып алгач, бия сөтен гөбедә күпме пешеләүнең дә әһәмияте бар, диләр. Яхшы кымыз артык кырку да, бик төче дә булмый, эчкәч, тамак төбендә каймагы утырып кала, кикергәндә әчесе борынны тәмле генә ярып чыга. Күп еллар узса да, әнә шулай сакланган хәтердә яхшы кымыз… Безнең үзебезгә аны бер агай Акколайдан китерә торган иде. Әйе, кайчандыр элек күп иде кымыз, ләкин, ничаклы күп булса да, ул иң тансык эчемлек һәм кадерле сый булып санала иде.
Ә хәзер юк, беткән… Бер яктан, бу хәлне аңларга да була. Билгеле ки, үткән сугышның коточкыч авырлыгы атларга да килде. (…Ниләр генә күрмәй ир башы менән ат башы, дип җырлый башкорт үзе дә.) Авылларда ат көче җитмәгәч, үгезләрне, хәтта сыерларны эшкә җиктеләр. Ә савым бияне авыр эшкә җигәргә ярамый бит, шулай булгач, кымызның бетеп, онытылып торуы гаҗәпмени?!
Ләкин мин кайтып йөри башлаган чакларда, кымыз булырга тиеш иде инде (сугыш бетүгә дә ун еллап вакыт узды), кайбер авылларда бар, ясыйлар икән дип тә ишеткән идем, әмма стаканны яртылаш ак күбек белән тутырып, эчеп кенә җибәрергә туры килгәне юк әле…
Шулай да мин нәфесне котыртып торган бу салкын кымызга бер баттым батуын. Икенче кайтуымда булса кирәк, без Гомәр белән икәү көймәдә генә тагын Көрмәнкәйгә Хәмитне күрергә бардык. Гадәттәгечә, Хәмит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә безне бик җылы-якты каршы алдылар. Исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашканнан соң, тиз генә самавыр да куелды, учак та ягылды, ә Хәмит, сезгә кымыз алып килим әле, дип, ашыга-ашыга ферма өенә китеп барды. Шактый ук югалып торды хуҗабыз, әмма бик борчылып, буш кул белән кайтып керде. Кемдер инде, ферма мөдиреме, завхоз тиешле кешеме, Хәмиткә, кырт кисеп: «Прсидәтел рөхсәтеннән башка бер шишә дә бирмим!» – дигән. Шуннан Хәмит председательне эзләп киткән – таба алмаган, яңадан әлеге кешегә килеп, төрлечә әйтеп, ялварып караган, әмма – юк, һич кенә дә тегене күндерә алмаган… «Ерактан кайткан кунагым өчен дип ялвардым үзенә, – ди Хәмит, үрсәләнеп. – Тыңламады бит, мөртәт, тотып ватасыңмыни ул сабаканы!» Ярый, хәерле булсын, дидек без, Хәмитне юатып, эчмәгән кымыз түгел, монда болай да сыең җитәрлек! (Хәлбуки инвалид колхозчының шушындый чакта үз колхозыннан бер шешә кымыз да сорап алалмавы, әлбәттә, аянычлы хәл иде. Тыштан сиздермәсәк тә, моңа безнең дә кәефебез кырылды.) Шуннан соң юмарт күңелле хуҗаларыбызның чәен эчтек, мәен дә эчтек, изү чишеп, тирләп ашларын ашадык. Аннары кырга чыгып йөрдек, Көрмәнкәй тавына менеп, Дим буйларына карап утырдык. Көрмәнкәй тавының исеме бар икән – элек мин моны белми идем: Иван-сәй тавы, имеш! «Ни өчен мондый сәер исем?» – дип сорагач, Хәмит болай аңлатты: кайчандыр борын башкортлар шушы тау башында килешеп, күпмедер җирләрен русларга чәйгә алмашып биргәннәр, янәсе. Чынмы, ялганмы – Хода белсен, әмма Иван-сәй тавының икенче ягында, Димнең бик матур борылып килгән җирендә, кечкенә генә рус авылы әле дә бар, күренеп үк тора. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: башкортлар элек читтән килгән халыкларга зур су буйларындагы җирләрен сатмаганнар һәм бирмәгәннәр. Мәсәлән, Димнең урта агымында бер татар авылы да юк, барысы да читтә, ләкин рус авыллары сирәк кенә булса да очрый. Ихтимал, алар Столыпин вакытында килеп, утырып калганнардыр…
…Кояш шактый авышкач, без көймәбезгә утырып, агым түбәненә җиңел генә ишә-ишә, әйләнә-юньдәге хозурлыкка сокланып карый-карый, Дәүләкәнебезгә кайтып киттек. Икенче көнне якшәмбе иде – базар көн икән. (Элек базар сишәмбе көнне була торган иде.) Онытмас борын шуны әйтим: бу кайтуымда инде мин яңа гостиницага төшкән идем. Шул ук базар мәйданы янында ук (дөресрәге, элекке Марҗа базары10каршысында гына) ак кирпечтән салынган ике катлы озынча йорт, ике катында да тезелеп киткән номерлар, арада мөһимрәк кунаклар өчен бер урынлысы да бар – менә миңа да шундыен биргәннәр иде. Иртән торып, якындагы ашханәгә кереп тамак ялгап чыккач, мин базарны да бер әйләнергә булдым. Хәзерге базар ул элекке зур мәйданның урта бер җирен койма белән әйләндереп алган иркен генә урын – шунда кибетләр, ларёклар, ике озын гына такта лапас, берсендә ит-май, икенчесендә катык-сөт саталар. Нэп заманындагы базарлар турында сүз булачак әле, ә бүгенге базар шактый ярлы-сүлпән иде, тирә-як авыллардан килгән халык та аз, алар китергән азык-төлек тә күп түгел иде. Һәм, әлбәттә, кымызның да исе дә юк иде… (Көрмәнкәй бичәләре дә хәзер кымыз урынына, көянтә башына элеп, бирегә сөт-катык кына китерәләр икән.) Кыскасы, базарны мин бик тиз әйләнеп чыктым. Шуннан нишләргә?.. Кайткан саен бер эшем – ул да булса Дәүләкән урамнарында таныш йортларны карап, үткәннәрне искә төшереп йөрү иде. Бүген дә менә шул гадәтемә буйсынып, тимер юл яръягына чыгып йөрергә булдым.
Тимер юл Дәүләкәнне урталай кисеп уза. Дим агымына карап әйткәндә, юлның уң ягында кайчандыр башкорт, татар, рус торса, сул ягында күбрәк немецлар тора иде. (Башкорт юк, татар бик аз, руслар да күп түгел.) Шуңа күрә ул якны, без үскән чакларда, «Нимич ягы» дип йөртәләр иде. Ул якта таза, матур йортлар, матур бакчалар күп иде, – хәер, Дәүләкәннең үткәне турында миңа сөйләргә туры киләчәк әле. Бүген исә мин тимер юллар аша атлый-атлый шул якка – «Нимич ягы»на чыгып киттем… Чыккач та анда, юлларга каршы, немецлардан калган беркатлы таш йортта райком бинасы. Кинәт уема килде, туктале, мин әйтәм, кереп чыгыйм, секретарьлардан берәрсен очратып булмасмы?.. Урам ишектән кердем, эчкәре уздым, тынлык, берәү дә юк кебек, ләкин бар икән – беренче секретарьның алгы бүлмәсендә бер кыз бала машинкасын әкрен генә тыкылдатып утыра. «Хуҗа үзе мондамы?» – дип сорадым. «Монда», – диде кыз. «Керергә рөхсәтме?» Кыз мине белә иде инде. Шулай да ул башта үзе кабинетка кереп чыкты, аннары миңа рөхсәт итте.
Ул елларда, ягъни илленче елларның ахырында – алтмышынчы елларның башында Дәүләкәннең беренче секретаре таза, киң җилкәле, ир уртасы кеше – иптәш Тартыков иде. (Соңыннан аны Уфага авыл хуҗалыгы министры итеп күчергәннәр дип ишеттем.) Иптәш Тартыков безнең Татарстанда да күпмедер торып, эшләп киткән кеше икән. Ул мине әйбәт каршы алган иде. Бу юлы да ачык йөз күрсәтте, урыныннан торып кул да бирде. Утырдык, сөйләшеп киттек. Сүз башы итеп дигәндәй, мин иптәш Тартыковның якшәмбе көнне дә райкомга килеп утыруына бераз гаҗәпләнү белдердем.
– Нишлисең, өйрәнелгән, гадәткә кергән, – диде ул, ике кулын җәеп. – Срочный эш булмаганда, бөтен аппаратка ял бирәм, ә үзем менә өйдә утыра алмыйм, киләм шушында – аулакка!..
Шулай башланып китте безнең әңгәмә. Сүз нәрсә турында? Билгеле инде, беренче секретарь белән перспектива – киләчәк турында. Иптәш Тартыков менә шул хакта бик мавыктыргыч итеп сөйләгән иде. Күп еллар узганнан соң мин аның сөйләгәннәрен хәзер инде искә төшерә алмыйм, ләкин шулай да ике моменты ничектер хәтердә сакланып калган. Берсе – тугайларны сөреп, кукуруз чәчү мәсьәләсе иде. Мин, бераз килешмичәрәк, тугайлар печән бирә бит, элек Дим буйлары печән чүмәләләре белән чуп-чуар була торган иде, дигәч, ул көлемсерәп, балага аңлаткандай, тугайда печән уңышы бик түбән булуын, кукурузның ике-өч мәртәбә күбрәк уңыш бирүен төшендерде. Билгеле, мин аңа ышандым, чөнки бу кукуруз «һөҗүме» башланган еллар иде, аннары бөтен ил күләмендә җәелгән «һөҗүм»нең инициаторы кем икәнлеге дә миңа бик мәгълүм иде.
Икенчесе – Дәүләкәннең үзе турында сөйләгәндә, иптәш Тартыков якын киләчәктә тугызар катлы йортлар салыначагын әйтте. Моңа да мин шактый гаҗәпләндем, Дәүләкән кебек кечкенә шәһәргә андый биек йортлар нигә кирәк икән дип уйладым. (Уфаның үзендә дә тугызар катлылар ул чакта яңа гына салына башлаган иде.) Ләкин күңелемдәге шигемне әйтеп тормадым. Хикмәте бардыр, җитәкчеләр белмичә эшләмиләрдер, дидем эчемнән генә, хәтта әле Дим өстенә карап тезелгән биек йортлар Дәүләкәнне бик матурлар дип сөенеп тә куйдым.
Минем яхшымы-начармы бер гадәтем бар, җитәкче кеше янына керсәм, вакытын күп алмыйм дип борчыла башлыйм. Менә хәзер дә мин сүземне чикләп, рәхмәтемне әйтеп кузгалырга булдым. Иптәш Тартыков та артык кыстамады, ләкин кайчанрак китүем белән кызыксынды, тагын шулай кергәләргә кушты. Шул чакта, инде урыннарыбыздан торгач, минем ничектер тәвәккәлләп беренче секретарьга әйтәсем килде:
– Сез гаеп итмәгез инде, – дидем, – мин әле бер нәрсәгә аптырап торам.
– Әйтегез, нәрсә икән ул?
– Әллә ни зур нәрсә түгел, ләкин шулай да… – дидем мин, әз генә икеләнеп. – Эш шунда, Казанга кайткач, якын дуслар миннән: «Дим кымызын эчтеңме?» – дип сораячаклар. Эчтем дисәм, ялганлау була, эчмәдем дисәм, ышанмаячаклар.
– Әлбәттә, ышанмаслар!
– Ләкин юк бит… Дәүләкәндә кымыз юк. Хәтта Көрмәнкәйдә дә булмады.
– Ник булмасын, бар, табабыз аны! – диде иптәш Тартыков катгый рәвештә, һәм шунда ук телефон трубкасын алды. – Кем бу? Синме?.. Давай, тиз генә монда кил әле… Бер эш бар.
Озак та үтмәде, озын буйлы бер егет кабинетка килеп тә керде. Бу райкомның өченче секретаре икән.
– Гараждан машинаны алып чык, – диде Тартыков аңа. – Менә иптәш Еникеевне утырт та Көрмәнкәйгә сыздыр. Безобразие, безгә кунакка кайтып, кымыз да эчми китсә, ояты кемгә?! Абдуллиннан кәрзине белән алып бир!
– Була ул! – диде озын егет өлгер генә.
Шулай итеп, мәсьәлә бик оператив хәл ителде, һәм миңа кабатлап рәхмәт әйтүдән башка эш тә калмады. Ә бер биш-ун минуттан без киндер түбәле «газик» машинасында Көрмәнкәйгә китеп тә бардык. Элек, мин малай чакта, Дим күпере «Якир» буасыннан аз гына түбәнрәк иде, ә хәзер шактый еракка күчкән икән. Шул сәбәпле күп кенә җир әйләнеп, урап барырга туры килде. Көрмәнкәйгә җиткәч, машина туп-туры выжлатып авыл читендәге ялгыз кымыз өенә барып туктады. Егет машинадан төшүгә, өйдән эшләпәле бер агай килеп чыкты.
– Әзер кымызың бармы? – дип сорады егет аңардан, бернинди кереш сүзсез.
Агай каушабрак калды:
– Ни бит, кем иптәш, прсидәтелдән башка…
– Әйдәле! – диде егет, аның сүзен бүлеп, һәм беләгеннән тотып, өйгә алып кереп тә китте. Мин мыштым гына үз урынымда утырып калдым.
Өч минут та үтмәгәндер, агай бер кәрзин кымызны көчәнә-көчәнә күтәреп чыкты да машинаның йомшак урындыгына әйбәтләп кенә куйды.
– Булды бу, – диде егет, рульгә утырып һәм, борыла төшеп, миннән сорады: – Инде кая, Дәүләкәнгәме?
– Юк, – дидем мин, – монда минем бер дустым бар, шуңа илтегез.
– Кем ул?
– Хәмит Акбердин.
– Өен беләсезме?
– Беләм.
– Киттек, алайса!
Һәм күз ачып йомганчы Көрмәнкәйнең тип-тигез урамыннан Хәмит өенә барып та җиттек. Әйтәсе дә түгел, егет «газик» машинасын авыллар арасында виртуозларча йөртергә тәмам өйрәнеп беткән икән. Иң мөһиме – шома йөртә, бәла-казасыз, һәм мине дә туп урынына чөеп азапламады. Кымызны да кәрзине белән егет үзе өйгә кертте. Хәмит ишегалдында йөри иде, бу хәлне күреп ул да шактый аптырап калды.
– Ничек булды әле бу?
– Булды инде, – мин әйтәм, – синең белән миңа райком күчтәнәче, беләсең килсә!
Егет шунда ук кире китмәкче иде, ләкин без аны җибәрмәдек. Кәрзиндә егерме шешә кымыз, ничек эчеп бетермәк кирәк?! Җыйнаулашып өйнең түр ягына кердек, утырыштык. Хәмит стаканнар китереп куйды, һәм без сагындырган тансык кымызны (һәрхәлдә, минем өчен) тәмләп кенә эчә дә башладык. Кымыз әле яшь иде, шуңа күрә сүс бау белән бәйләгән бөкесен чишеп ачканда, кинәт котырып китеп атып маташмады, бары тик җәһәт кенә күтәрелеп, күбекләнеп, күпереп кенә стаканнарга тулды. Әмма яшь булса да, эчәр өчен өлгергән иде инде. Әчкелтемрәк куәте борынны да ярып чыкты, ә каймагы тамак төбенә дә ягылып калды. Агиш мәрхүм әйтмешли, председательнең үзенә диебрәк әзерләнгән булса кирәк.
…Беренче стаканнардан ук һәйбәт кымыз кузгаткан, инде онытыла да язган үткәннәрне искә төшерә башладык. Бар иде заманнар, бу авылның һәр йортында диярлек бия бәйлиләр иде. Көрмәнкәй бит ул, тимер юлга якын булганга күрә, һәр җәен кымызчылар килеп тула торган шактый ук мәшһүр бер авыл иде. Килгән бер кымызчы хәллерәк башкортның өен яки келәтен алып, ак киез җәйгән сәке өстендә мендәргә кырын таянып, көн саен хуҗаның кымызын эчә, алачыкта җиңгә пешергән яшь тәкә итен ашый, көн дә сөтен, маен, йомыркасын алып тора – кыскасы, пансионаттагы шикелле, бөтенесе бар, бөтенесе бер генә хуҗадан (бәлки, чәй-шикәрдән башкасы). Шул рәвешчә, берәр ай хушланып тазарып ятканнан соң, кымызчы әфәнде хуҗага барысы өчен дә тиешле акчасын түләп, китеп бара һәм еш кына алдагы җәйдә дә шул ук йортка яңадан килә торган иде…
Минем истә әле: монда бер җәйне Нәгыймә Таҗдарова белән Нури Сакаев, Маһира Мирвәлиева белән Шакир Шамильский кымыз эчеп яттылар. Шулай ук матур җәйләрнең берсендә Казаннан Галимҗан Нигъмәти һәм Гомәр Гали дә хатыннары белән бирегә килгәннәр иде… Тагын бер онытылмас истәлек: 1924 елның җәендә булса кирәк, Көрмәнкәйдә Мәҗит Гафури, ә Иске Шәриптә минем җизни Шәриф Сүнчәләй белән аның энесе Сәгыйть Сүнчәләй кымызда булдылар. Һәр атнада диярлек алар Дәүләкән базары көнне кирәк-яракларын алыр өчен безгә киләләр иде. Көрмәнкәйдән Мәҗит агай да, билгеле, килеп җитә иде… Әле дә бик ачык хәтеремдә: таяк тоткан юка гына гәүдәле, ак чырайлы, кечкенә кара мыеклы Мәҗит агай, аксый биребрәк, безнең капкадан ук: «Сәгыйть!» – дип тавыш салып килеп керә торган иде. Тавышын ишетүгә, өйдән йә җизни, йә Сәгыйть абый чыгып аны каршы алалар иде. Минем әдәбият белән «җенләнә» башлаган чагым, шуңадыр инде Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй кебек танылган шагыйрьләрнең безнең өйдә булуы яки кереп кенә чыгулары да минем өчен, билгеле, зур бер куанычлы вакыйга булып кала иде11*.
Әнә шулай күңелле истәлекләргә бирелеп, тәмләп кенә дүрт-биш шешәне бушатканнан соң, райком егетенә рәхмәтебезне әйтеп, аны озатып җибәрдек. Мин исә, кымызны эчеп бетерер өчен, Хәмиттә калдым. Бу дуамал эчемлек юлда селкетеп йөрткәнне бер дә яратмый, аннары җәй кызуында аны озак сакларга да ярамый. Сәгыйдә килен бер унлап шешәне шунда ук кар базына да төшереп куйды. Ә калган өч-дүрт шешәне алып, без Хәмит белән, Сәгыйдәнең ашы өлгергәнче, Дим аръягына чыгып килергә булдык. Аръяктагы тугайда, нәкъ Көрмәнкәй каршысында, Япраклы дигән зур гына күл бар – кайчандыр без, Дәүләкән малайлары, еш кына шул күлгә балыкка килә торган идек. Минем инде Япраклыда булмавыма, юләр әйтмешли, бер кырык ел бардыр – менә шуның ярында малай чактагы шикелле кармак салып утырасым килеп китте. Моның өчен бөтен кирәк нәрсә Хәмиттә бар, абзар артындагы черегән тиреслектән калай савытка бераз суалчан казып алдык та аның буялмаган иске генә көймәсендә аръякка чыгып та киттек. Тугайның әле чабылмаган куе үләнен ерып, күл буена бардык, таллар ышыгыннан әйбәт кенә тыныч урын табып, кармакларны сүтеп, бисмилланы әйтеп дигәндәй, безне зарыгып көткән балыкларны ялыктырмас өчен, тизрәк эшкә дә керештек. Ләкин, ни хикмәттер, балыклар безнең кармакларга ташланырга ашыкмадылар. Моның сәбәбен Хәмит шунда ук әйтеп тә бирде: хәзер нәкъ көн үзәге, балыкларның көн кызуыннан ялкауланып, тик кенә «ята» торган чаклары, диде. Шулай да ул үзе ничектер, ниндидер хәйләсен белеп, чибәр-чибәр генә кызылканатларны тартып чыгаргалады. Гаҗәп, утырган җиреннән кузгалып та тормыйча, эләккән балыгын ике тез арасына ашыкмыйча чыгарып кына сала! Балык та, канәгать кебек, артык тыпырчынмый да.
Әмма минем осталык та, сабырлык та җитмәде – баштарак калкавычтан күземне алмыйча утырсам да, һәм берничә тапкыр кармакны кинәт күтәреп җибәрсәм дә, балык үзе җимне ашап су төбендә кала бирде. Көлә белә микән ул минем ише балыкчыдан?! Аннары мин, онытылып китеп, кармактан бигрәк, күл әйләнәсен ешрак күзәтеп утырдым. Кырык ел аз вакыт түгел, бу вакыт эчендә Япраклы да күпмедер үзгәрергә тиеш иде кебек. Без, Дәүләкән малайлары, мәсәлән, балык тотарга күлнең әнә каршы ягына килә торган идек. Ул якның кара яр буйлары ачык, таллыклар, куе камышлыклар юк диярлек, йөреп-сайлап утырыр урыннар күп иде. Ә хәзер без утырган бу ягында әрәмәлек тә таллык, су читен ләм һәм төнбоек баскан була иде, кармак салыр өчен ипле урын табуы да бик читен иде. Ләкин Япраклы хәзер дә шул ук Япраклы икән, бернинди үзгәреш күрмим диярлек. Хәер, ничәмә йөз еллар яшәгән күл өчен кырык ел нәрсә ул, кеше кулы тимәгәч, торган сакланып… Кырык ел гомер безне генә танымаслык дәрәҗәдә үзгәртеп бетерде. Бер уйласаң, кызганыч та инде без, кайчан гына әле яланаяк, күлмәк-ыштаннан гына шушы күл әйләнәсендә кармак күтәреп йөрүче малайлар идек, ә хәзер? Юк, кыска, бик кыска адәми затның гомере! Әмма шушы кыска гына гомерле адәмнең кодрәте чамадан ашты – мең ел гына түгел, миллион еллар сакланып килгән табигатьне соңгы егерме-утыз ел эчендә генә дә ничаклы үзгәртеп, бозып бетерде. Һәм бу үзгәрешләр Япраклы күлнең тирә-ягында да бар. Әнә, каршы яктагы киң тугайны аркылы бүлеп, дамба сузганнар… Ни өчен, нинди максат белән? Ишетүемә караганда, кайчандыр Дәүләкәннән Стәрлетамакка юл салырга уйлаганнар һәм бу дамбаны шуның өчен күтәргән булганнар. Ләкин соңыннан юл үткәрүне бу төштә кирәксез табып, эшне туктатканнар. Ә дамба калган, хәзер ул, оборона ныгытмасы шикелле, бөтен тугайны ямьсезләп, күпме печән бирә торган болынны алып тора. Яки әнә Көрмәнкәй яклап Дәүләкән каршысындагы тугайда урман үстергәннәр. Бәлки, кирәктер, файдагадыр бу урман? – белмим, әйтә алмыйм. Әмма болынлык мәйданы бик нык кимеп калган. Кыскасы, үзгәреш бар, бөтен җирдә бар ул. Тик, кызганычка каршы, кеше дигәнең, гомере кыска булганлыктан, табигатьне үз кулы белән үзгәртүнең бөтен нәтиҗәсен генә яхшылап күрергә өлгерми – ул кадәресен инде шулай ук кыска гомерле балаларына уйларга һәм аңларга калдыра: кирәк булганмы бу, әллә юкмы?.. Гафу итегез, балык чиртмәгәч ниләр генә килми күңелгә!
…Ә шулай да эссе-бөркү, кояш каршыбызга борылды, кыздыра, мин яңадан таллар ышыгына күчебрәк утырдым. Юеш комга утырткан шешәне алып, әледән-әле кымызны эчәм, Хәмиткә дә салып бирәм, ләкин ул һаман: «Үзең эч!» – ди, күбрәк миңа тисен ди торгандыр инде. Шулай кысташып, әкрен генә сөйләшкәләп, бер-ике сәгать чамасы утыргач, балыкчым да урыныннан торды:
– Бер табалык булды, кузгалсак та ярый, – диде ул, кармагын урый башлап. – Сәгыйдәнең дә ашы өлгергәндер.
Мин дә, торып, кармагымны урадым. Хәмит нечкә талчыбыктан шеш ясап, балыкларын шуңа тезде. Ахырда кузгалдык. «Хуш, Япраклым, хуш! Тагын килеп, ярларыңда утырырга язсын!» – дидем мин, эчемнән генә һәм кулымдагы ипи кисәген угалап, өстә генә йөзгән вак балыкларга ташладым.
Без кайтканда, Сәгыйдәнең ашы өлгергән, өстәлгә табын әзерләнгән иде. Ничә сынаганым бар: аның кулы аш-суга һәрвакытта юмарт, барысын да бик мул әзерли, үзе пешергән бодай икмәген дә зур телемнәр итеп ашъяулык уртасына өеп куя… Хәмит бер яртысын да чыгарды, аш хөрмәтенә берәр генә стопка күтәрдек. Шулай матур гына сыйланып һәм кунып, икенче көнне мин, һаман әле эчелеп бетмәгән өч-дүрт шешә кымызны алып, Дәүләкәнгә кайтып киттем. Бер тәүлек эчендә бер кәрзин кымызны бетереп карале – әйтергә генә ансат бу! Шуңа күрә дә онытылмас бер вакыйга булып калды ул минем өчен. Чөнки соңыннан күпме кайтып йөрсәм дә, миңа инде андый муллыкны яңадан күрергә туры килмәде. Аннары Көрмәнкәйдә кымыз ясау бетерелгән, бу эшне тагы да арырак – Дүртөйлегә күчергәннәр дип ишеттем. Кыскасы, Дим буеның мәшһүр кымызын сагынып сөйләргә генә калды.
Шулай да сүз бик озынга китте, тизрәк башкасына күчәсе иде. Әмма нишлим, Хәмит дустымнан һаман да аерыла алмыйм әле мин. Күңелдә онытылмый ятканны әйтеп бетерергә кирәктер инде. Әйе, мин кайткан саен аның белән очрашмыйча китми идем. Хәмит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә бик гади, бик садә кешеләр. Бернинди ясалмалык, кыланчыклык, хәйләкәрлек юк аларда… Көн итүләре дә саф авылча – икесе дә колхоз эшенә йөриләр, шуннан килгән белән генә яшиләр. Күзгә күренерлек байлыклары юк, әмма тамаклары тук – бәрәңгесе, сөте-мае, кош-корты үзләренеке, барына канәгать булып, бала-чага үстереп, тыныч-тату гына тора бирәләр. Ничә кайтсам да, тормышлары һаман искечә, тик үзләре әкрен генә олыгая, балалары үсә бара, кайберләре инде читкә укырга китәргә дә өлгергәннәр иде.
1969 елның март башында Дәүләкәнгә туган көнемне үткәрергә кайткач, мин, билгеле, Көрмәнкәйдән Хәмит белән Сәгыйдәне дә мәҗлесемә чакырткан идем. Ресторан залында оештырылган менә шул мәҗлескә алар миңа күчтәнәч итеп бербөтен каз күтәреп килгәннәр иде. Казанга чаклы ук алып кайттым мин ул бердәнбер кадерле күчтәнәчне!
Соңгы очрашуыбыз, ялгышмасам, 1975 елны булды шикелле. Бу явымсыз бик коры җәй иде. Үләннәр кибеп бетте, малга азык юк, сарыклар җир кимерә, дип сөйләгәннәре хәтердә. Башта мин Бөгелмә аша Туймазыга бардым. Туймазыдан якын туганым Ләләнең «Жигули» машинасы мине Бүздәк аша Дәүләкәнгә илтте. Бу юлны үзем сайлаган булдым, чөнки Бүздәкне дә күреп, Ачлы күл яныннан да узасым килгән иде. Туймазы – Уфа юлы бик шәп, киң, тигез асфальт, йөзеп кенә барасың. Әмма Бүздәктән Дәүләкәнгә борылгач, алтмыш километр чамасы юл бик алама булып чыкты. Юл шулхәтле ватык һәм тузанлы иде, әгәр каршыдан берәр машина үтеп китсә, соры калын болыт эченә чумгандай була идек. Барып җиткәч, чишенеп, өскә утырган тузанны бәрә-суга кагарга туры килде.
Бер-ике көннән без Гомәр дустым белән, күчтәнәчкә гастрономнан анысын-монысын алып, Хәмитне күрер өчен, җәяүләп кенә Көрмәнкәйгә киттек. Шулай ук эссе көн иде, җирдән дә кипкән үлән һәм кызган туфрак исе аңкып тора иде. Быелгы җәйнең болай коры килүенә борчылып сөйләшә-сөйләшә бара торгач, Көрмәнкәй очына килеп тә җиткәнбез.
…Сәгыйдә безне күптәнге дуслар итеп ачык йөз белән каршы алды, ләкин Хәмит үзе өйдә юк иде – күршедәге Дүртөйлегә киткән булган. (Колхоз идарәсен шунда күчергәннәр икән.) Хатыны өйгә керергә кыстаса да, без тышта, койма буендагы биек, куе агач күләгәсенә утырып, Хәмитне көтәргә булдык. Сәгыйдә шунда ук самавырын да куймакчы иде дә, тик без аңа бераз сабыр итәргә куштык. Шулай да Сәгыйдә борчыла һәм борчылуын яшереп тә тормый: «Эсеп кенә йөремәһә ярар ине», – ди.
– Ә нишләп ул эчеп йөрергә тиеш әле? – дип сорыйбыз.
– Бында бөтәһе лә эсәләр, – ди Сәгыйдә. – Үткән байрам көнендә эсә башлаганнар иде, әле дә туктагандары юк.
Ләкин без Сәгыйдәне тынычландырырга тырышабыз, Хәмит алай йөрмәс, ул инде яшь кеше түгел, дибез. Хатын үзе дә килешкәндәй була, кеше котыртмаса, үз башына эчеп йөрми иде, ди, тик шулай да Көрмәнкәй кешеләренең бер эчә башласалар туктый белмәүләреннән зарлана. Сүз уңаеннан без малайлары турында сорыйбыз. (Аның өч малае үсеп җиткән, олысы белән кечесе өйләнгәннәр дә инде, башка чыгып, аерым торалар икән. Яннарында хәзер ике кызы да бер малае.)
– Малайларым, шөкер, тәүфыйклы булып үстеләр, – ди Сәгыйдә. – Эсү менән дә шаярманылар…
Бигрәк тә уртанчы малаен мактый. Аның турында шундый кызык кына нәрсә дә сөйләп алды: ул, ягъни уртанчы малае, армиядә чакта Кремль сагында хезмәт иткән, безнең җитәкчеләрнең күбесен үз күзе белән күргән… Егет яхшы хезмәт итүе беләнме, әллә булмаса, холкы-фигыле беләнме, шундагы бер татар полковнигына бик ошаган, имеш. Шултиклем ошаган, ди, полковник егетне армиядән бушагач та, Мәскәүдә калырга кыстый башлаган, хәтта кызымны сиңа бирәм, тора-бара квартир да алып бирермен, теләсәң, әти-әниеңне дә китерерсең, дигән, имеш. Егет шуларның барысын да хәбәр итеп, киңәш сорап, атасы белән инәсенә хат язган. Әмма Сәгыйдә моңа һич тә риза булырга теләмәгән: «Улым, балакаем, Мәскәүдә өйләнеп кала күрмә, үзебезгә – Көрмәнкәйгә кайт», – дип язып җибәргән. Һәм егет, Мәскәүне ташлап, Көрмәнкәйгә кайткан, хәзер колхозда эшли икән, тик нигәдер өйләнергә теләми, ди Сәгыйдә.
Әнә шундый хикмәтле бер кыйсса!.. Без моңа ышандык, чөн- ки бу Сәгыйдә үзе генә уйлап чыгарырлык нәрсә түгел иде… Озак та үтми, Хәмит тә кайтып җитте. Куанышып күрештек, аннары өйгә кердек. Дустыбыз бер дә үзгәрмәгән, элеккечә ябык-какча, кара-көрән, каты кара чәчендә бер чал бөртеге дә күренми диярлек, үзе исә бик шат, бик дәртле күренә. Ләкин эчкәнен сизмәдек (хәер, әзрәк кенә бар иде шикелле). Без сөйләшкән арада, хатыны чәй дә өлгертте. Өстәлдә сөт, каймак, май, бер-ике дистә күкәй һәм өйдә пешкән бик тәмле бодай икмәге. Без китергән гастроном күчтәнәчләре дә өстәлгә куелды, әмма ләкин Сәгыйдәнең куе, салкын каймагы белән хуш исле икмәгенә ни җитә, Ходаем!.. Өйләрендә зур яңалык – кечкенә өстәлдә кызыл тастымал япкан телевизор! – Шактый ук кыйммәтле бу замана әйберсенә без игътибар итеп өлгергән идек инде.
– Көйләнде безнең эшләр, парин!.. Бичә белән икәү сәкедән генә карап ятабыз Уфа белән Мәскәүне, – ди Хәмит, көлеп.
– Байлык керә башлаган өеңә, Хәмит! – дибез без дә, шаяртып.
– Байлык ул түгел, байлык менә бу! – ди ул, икмәк сыныгын күрсәтеп. – Шушы булса, калганы табыла.
– Шөкер генә итәһе, – ди Сәгыйдә дә, иренә кушылып. – Авыр сактар үтте инде, малайзар үсеп етте, йәрзәмләшәләр, пинсиябез дә килеп тора, шөкер генә итәһе!..
Чәйдән соң Дим аръягына чыгып килергә булдык. Киткәнче Хәмит бер тавыкны, абзар ышыгында гына суеп, хатынына бирде. Аннары өчәүләп бәрәңге бакчасы буйлап кына Димгә таба атладык. Хәмитнең өе авылның иң читендә дип әйткән идем бугай. Моннан инде сөзәк кенә тау итәге башлана. Кайчандыр кымызчыларның шунда чыгып, хуш исле җылы чирәмдә кызынып ята торган җирләре… Быел, яңгырлар булмагач, тау итәге тәмам көеп беткән, атлаганда, көлгә баскандай, кайнар тузан бөркелеп кала.
Хәмитнең көймәсенә утырып, аръякка чыктык. Тугай буйлап киттек. Бу якта күлләр күп: теге бер килүдә кармак салып, кымыз эчеп утырган Япраклы күлнең аргы очына якынрак тагын бер кечкенә түп-түгәрәк күл бар – Алабуга күле ди идек без аны. Кечкенә булса да, бик тирән, дип әйтәләр иде… Япраклының бирге очыннан ерак түгел зур гына күлне ни өчендер Сасык күл диләр иде. Малай чакта без боларның барысына да еш кына килеп йөри идек, ә хәзер менә өч «бабай», кулларны артка куеп, салмак кына атлап барабыз.
Хәмит безне туры Сасык күлгә китерде. Монда аның салып куйган нәрәтәсе бар икән, шулай ук куе камышлык эчендә кечкенә генә каегы да тора икән. Менә шул каегына басып, ул озын колга белән генә этә-этә күлгә кереп китте дә, нәрәтәсен күтәреп, балыкларын бушатканнан соң, нәрәтә казыкларын кире утыртып, камыш арасыннан шуып кына ярга чыкты. Безнең күреп исебез китте: каек төбендә бәләктәй калын, тыгыз кара балыклар тыпырдашып ята!.. Әз дә түгел, кимендә бер унбишләп булыр… Миңа, күптән инде тере балык күрмәгән кешегә, бу гүя бер могҗиза булып тоелды. Юк, чынлап та, Хәмит дусның һаман да әле балыктан бәхете бар икән.
Шуннан соң инде без тугайда озак юанмадык. Балыкларны юеш капчыкка салып, кайтыр якка борылдык. Әйтергә кирәк, кара балык ул бик затлы балык, бик тәмле, бик симез, кылчыгы да бик аз, су төбендә генә ята ул, кармакка бөтенләй эләкми диярлек. Шуңа күрә аны элек тә, Дим буйлары балыкка бик бай чакта да, сирәк күрергә, сирәк ашарга туры килә иде.
Әлбәттә, без кайту белән Сәгыйдә килен кара балыкны тиз генә чистартып, кыздырырга да тотынды. (Бу балыкны чистарту ансат – эчен ярып юасы гына.) Ә Хәмит шул арада салкын катыкны кое суы белән туглап, безгә бик тәмле «өреле» әйрән эчерде, аннары ашыкмыйча гына табын әзерләргә кереште. Озакламый өстәлгә аш та, тавык та, таба тулы балык та килде. Кулларны угалап, алдан ук эчке бер канәгатьләнү татып утырыштык. Монда «тост» дигән нәрсә дә, макташып утыру да юк, хуҗалар кыстый, без ашыйбыз, күңелгә ни килсә, шуны сөйлибез, берәр мәзәктән көлешеп тә алабыз – барысы да бик гади дә бик табигый!.. Бүген дә әнә шулай, без килгәч кенә тәрәзә капкачлары ачылган салкынча иске генә өйдә изүләрне чишеп, туйганчы ашап-эчеп, җәелеп, хозурланып утырдык. Тик иң ахырдан гына Хәмит дустыбыз ничектер бераз уйга калып, күңелсезләнеп киткән шикелле булды да, үзе үк башлап, карлыга төшкән тавышы белән сузып кына бер җырлап та алды:
Җил җилләйдер лә бурайдыр,
Буразнага сылайдыр.
Карлар китеп, язлар килгәч,
Күңел ямансылайдыр.
Әйе, бик моңаеп җырлады ул бу сәер җырын, һәм без ирексездән гаҗәпләнә дә калдык.
– Язлар килгәч, күңел күтәрелә торгандыр бит, Хәмит?..
Хәмит, гаепле елмаеп, авыр гына сулап куйды:
– Шулаен шулай да… тик кайчагында нигәдер бик ямансу да булып китә шул. Дөньяның иң матур чагын әллә күреп була, әллә юк тагын…
– Куй, юкты һөйләп утырма! – диде Сәгыйдә дә, ачулана төшеп.
– Бетте, карчык, бетте! – диде ул, бала шикелле йөзен аның аркасына яшереп…
Бик аз гына авыр тынлык булып алды, ләкин без моңа игътибар итмәскә тырыштык. Берни булмагандай, шунда ук сүзгә дә керештек, яңадан бер капкалап та алдык, Хәмит үзе дә бик тиз җанланды – кыскасы, мәҗлесебез элеккечә күңелле генә дәвам итә бирде.
…Чәйләр дә эчеп, кояш та шактый түбәнәйгәч, без кайтырга вакыт җиткәнен искә төшердек. Элек балыкка йөргән юллардан узар өчен, Көрмәнкәй яклап кайтмыйча, Япраклы ягыннан әйләнеп, «пәриле» коесына да тиеп кайтырга булдык. Моның өчен Хәмит безне яңадан Дим аръягына алып чыгарга тиеш иде. Иң элек әле ул безгә калган балыкларны көчләп дигәндәй, сумкабызга салып бирде. «Минем нәрәтәгә көн дә кереп тора алар, ә боларын Гомәр бичәсе пешереп ашатсын!» – диде… Ә көймәгә утыргач, туры гына аръякка чыгармыйча, башта безне Дим үренә таба алып китте. Иван-сәй тавының текә кызыл ярын узгач, анда Димнең киңәеп киткән читләрендә оя-оя төнбоеклар үскән гаҗәеп матур бер җире бар икән, – Хәмитнең менә шуны безгә күрсәтәсе килгән. Рәхмәт аңа моның өчен!.. Шуннан соң кире борылып, Көрмәнкәй турысына җиткәч, тугай ярына төштек. Хәмит безне шактый гына җир озата барды. Ахырда туктадык, «яңадан күрешкәнче» дип, кулларны кысыштык… Шул чакта Хәмит минем кулымны озаграк тотып, нигәдер кинәт кенә боекланып, туп-туры күземә карады. Һәм без ирексездән бер-беребезгә тартылып кочаклаштык. Беренче мәртәбә!.. Элек җиңел генә аерылыша идек, ә бу юлы нәрсәдер нидер әйтте кебек безнең күңелләргә… Бераз киткәч, мин артыма борылып карадым. Хәмит исә һаман шул урынында басып тора иде. Минем туктаганны күргәч, ул миңа таба килә башлады, мин дә аңа таба атладым, һәм без тагын сүзсез генә кочаклаштык… Әнә шулай аерылыштык без… Әйткәнемчә, бу 1975 елның явымсыз коры җәендә булды.
Хәмит белән без хатлар язышып тормадык, вәгъдәләр дә бирешмәдек, кайткан чагымда шушы очрашулар безгә бик җиткән иде, яңадан исән-сау күрешүебезгә ышанып аерылыша да торган идек. Аның үз дөньясы, минем үз дөньям, шул сәбәпле даими бәйләнеш тотуның кирәген дә тапмаганбыздыр, ахрысы.
1978 елның июнь ахырында мин, вакытым бик тыгыз булуга карамастан, ике генә тәүлеккә тагын Дәүләкәнгә кайттым. Бернинди эшем-йомышым юк иде, бары өйрәнелгән гадәт буенча гына, чөнки Уфага кайтсам, Дәүләкәнгә барып килмичә түзә алмыйм. Бу юлы ничектер шулай туры килде ки, кайтып төшүем белән мин элек күршебездә үскән, яшьтән үк таныш Рабиганы очраттым. Һәм менә күрешеп, таныш-белешләрне сораша торгач, Рабига миңа, ниһаять, әйтте:
– Көрмәнкәйдәге Хәмит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә юк бит инде…
– Тукта, ни дигән сүз бу? – дидем мин, аңлап бетермичә.
– Алар… үлделәр шул! – диде Рабига, миңа карамаска тырышып.
– Үлделәр?! Кайчан, ничек?.. – Мин тәмам аптырадым да калдым, колакларыма ышанмыйча торам, чынмы, ялган түгелме бу?.. Юк, ялган түгел, ди Рабига, ышанмасаң, әнә Көрмәнкәй бичәләреннән сораш, ди… Әмма минем аңыма һаман да әле барып җитми кебек, җитсә дә, һич кенә килешергә теләми кебек бу һич тә көтелмәгән гаять аяныч хәбәр белән.
Ләкин барыбер ышанырга да һәм килешергә дә туры килде. Әҗәл агач башыннан йөрми, диләр… Башта Хәмит үзе кыска гына авырып үлеп киткән, аннары, өч ай үтүгә, хатыны Сәгыйдә дә аның артыннан ияргән… нинди авырудан икәнен ачык кына белә алмадым. Сәгыйдә, мәсәлән, кан басымы күтәрелүдән зарлана торган иде, бәлки, үлеменә шул сәбәп булгандыр.
Сугыш инвалиды, сыңар куллы карт колхозчының үлүе бик гади вакыйга, ишеткәне – белгән, ишетмәгәне белми дә калган. Хәтта Көрмәнкәйдән өч кенә чакрым читтә торган Гомәр дә Хәмитнең үлүен берничә айдан соң гына ишеткән.
Минем үземә аларның бер-бер артлы диярлек үлеп китүләре бик вакытсыз да һәм бик мәгънәсез дә булып тоелды. Яшәргә тиешләр иде әле, яшәргә!.. Хаклары һәм гомерләре бар иде әле яшәргә!.. Тормышның әзрәк рәхәтен дә татып калырга!..
Юк, шулай да аңлавы читен бу дөньяны!.. Кеше үлә дә китә, гүя караңгы төндә бер генә минутка туктаган поезддан төшеп кенә кала. Аның төшеп калганын юлдашлары иртән торгач кына беләләр. Ә поезд һаман бара да бара – алда һәркемне үз тукталышы көтә… Шундый микәнни кешенең гомер юлы да?!
Хәзер инде Көрмәнкәйгә юллар өзелде. Икесенең берсе юк… Әмма аларның… каберенә мин әле барачакмын! Дөрес, ишеткәч тә үк мин моны эшли алмадым – ни сәбәптер, шул чакта аягым тартмады. Буш, ятим йортка барып керүдән курыктыммы – үзем дә белмим. Ә икенче көнне инде миңа Дәүләкәннән китеп тә барырга туры килде. Ләкин соңгы кайтуым булмас әле бу, булмаска тиеш, тик баш кына сау булсын!
Сез беләсез инде, менә егерме биш елдан бирле мин бу тарафларга кайтып йөрим. Дәүләкән ул минем уемнан һәм күңелемнән бер дә чыкканы юк. Сәбәбен аңлап та бетерә алмыйм. Сугыштан соң беренче мәртәбә кайтуымны аңлыйм, ул чагында бик сагынган идем, күпме еллар үскән, яшәгән җиремне күрмичә торган идем… Кайтып төшү белән айлы төндә карап йөрдем – Дәүләкәнем кадимге Дәүләкән, бер дә үзгәрмәгән диярлек, шул ук урамнар, шул ук йортлар, тик алар шактый искергән, тузганнар иде. Һәм халкы бик үзгәргән иде, искеләр аз калган, мин белмәгән яңалар бик күбәйгән иде.
Әйтергә кирәк, Дәүләкән шул иске хәлендә үзгәрмичә алтмышынчы елларның ахырына хәтле диярлек торды яки үзгәрсә дә, бик аз үзгәрде. Моның сәбәбен урындагы иптәшләр Дәүләкәндә зуррак промышленность юклыгы, аның һаман да икмәк бирә торган район үзәге булып кына калуы белән аңлаталар иде. Дөрес, Дәүләкәннең борыннан ук дан тотып килгән зур-зур тегермәннәре көне-төне эшлиләр, алар тартып чыгарган мәшһүр Дәүләкән оны илнең бөтен шәһәрләренә өзлексез китеп кенә тора – бу җәһәттән эшләр шәп бара иде булса кирәк. Һәм азмы-күпме үзгәрешләр дә шул тегермәннәр тирәсендә күренә: «Якир» тегермәненә тимер юл тармагы кергән, шуннан ерак түгел комбикорма заводы төзелгән, ә элекке Гардер тегермәннәре янында ниндидер зур-зур биналар салынган иде. Әйткәнемчә, тегермәннәр – Дәүләкәннең даны һәм горурлыгы!
Инде кечкенә шәһәрнең башка өлешенә килгәндә үзгәрешләр юк диярлек. Барлык район оешмалары, шул исәптән райком белән райисполком да байлардан калган йортларда яшиләр иде. Хәтта озак кына вакыт Дәүләкәннең үз клубы да булмыйча торды. Кайчандыр безнең заманда спектакльләр куела торган ике катлы Бәлдәй йорты нишләптер ишелеп төшкән (шулай диделәр миңа), ә аның урынына яңа бина салу төрле сәбәпләр аркасында елдан-ел кичектерелә килгән.
Әмма үзгәреш бер башланырга тиеш иде. Безнең заманда бер генә шәһәрчек тә нәкъ искечә сакланып кала алмый, иртәме-соңмы аңа да үзгәреш килә – килмичә хәле юк. Менә мин дә соңгы кайтуларымда (җитмешенче елларга кергәч) Дәүләкәннең шактый кызу үзгәрә башлаганын күрдем. Иң элек нәкъ үзәктәге иске йортларның һәммәсен дә сүткәннәр, алар урынына өч-дүрт катлы тартма йортлар салганнар; шунда ук райком белән райисполком өчен чибәр генә махсус биналар төзелгән, алар каршында иркен генә мәйдан калдырылган, чәчәкләр өчен зур-зур түтәлләр эшләнгән, агачлар утыртылган. Шул ук мәйданда, дөресрәге, элеккеге Марҗа базары түрендә, ничәмә елга сузылган соры төстәге үзе зур, үзе котсыз культура сарае да, ниһаять, салынып беткән. (Архитектурасы миңа бер дә ошамады.)
Шулай итеп, Дәүләкәннең базар белән янәшә үзәге кыска гына вакыт эчендә үзгәргән дә куйган. Миңа таныш йортлардан, Басыйр купецның ике катлы таш магазинын исәпләмәгәндә, бер- се дә калмаган. Кызганып әйтүем түгел, ләкин кайберләре хә- тердә озак сакланыр әле, мәсәлән, элекке Туманный!.. (Революциягә кадәр үк агачтан салынган кинотеатр.) Чөнки бу Туманныйга малай чакта да, егет була башлагач та, күп йөрдек, аннары минем үземнең аңа бәйләнгән кайбер истәлекләрем дә бар.
Кыскасы, минем Дәүләкәнем дә, башка җирләрдән соңга калыбрак булса да, үзгәрә һәм яңара. Мин моны кайткан саен күреп китәм. Билгеле, бу үзгәрешләрнең барысы турында да сөйләп тору бик озынга китәр иде. Ләкин берсе турында шулай да әйтмичә уза алмыйм. Кайчандыр, әле революциягә чаклы ук салынган Дәүләкән элеваторын бөтен республикада иң зурысы дип әйтәләр иде. Чынлап та, аның кебек зур, биек элеватор тагын кайда гына булды икән? Миңа, мәсәлән, күпме юллардан узсам да, күрергә туры килмәде… 1979 елның җәендә көн өстенә генә кайткач, минем бер күренешкә исем китте: иске элеватор янына кай арададыр тагын бер элеватор салып куйганнар. Зурлыгын әйт син аның! Галәмәт!.. Иске элеватор бәләкәй генә булып калган аның янында!.. Моны күргәч, шунда ук уйлап та куйдым: кирәк нәрсәне бездә бик тиз салалар икән. Һәм Дәүләкән элеккечә республиканың икмәкне иң күп җыя һәм саклый торган урыны да икән!
Хуш, болар барысы да, әлбәттә, бик әйбәт… Ләкин бит мин Дәүләкәнгә туган-үскән туфрагым дип кайтам. Барысыннан элек миңа аның халкы якын һәм кадерле булырга тиештер бит инде. Җире-суы, кырлары-яланнары, тугайлары-күлләре, ниһаять, бормаланып аккан Димкәе кадерле булырга тиеш… Яшьлегем хатирәләре белән бәйләнгән урамнары, йортлары, мәктәп, клуб кебек урыннары миңа аеруча якын, тансык булырга тиеш түгелме соң!.. Нәрсә калган шуларның барысыннан?.. Каршыда мәһабәт Ярыш тавы басып тора, якты Дим салмак кына ага, тугайда күлләр җәйрәп ята, кайткан саен мин аларга текә яр башыннан сокланып һәм уйланып карап торам, янә тагын Дим өстендә, хәтта ялгызым гына булса да, көймәдә йөрмичә калмыйм. Ләкин табигать үзе, никадәр генә бай, гүзәл булмасын, кешегә карата салкын, битараф бит ул – аның өчен синең кайтуың да, китүең дә барыбер түгелмени?! Кеше кайта аңа, кеше сагына аны, чөнки кешенең үткәне шушында калган, шушында саклана… Минем өчен дә ул шулай, мин дә кайтып Дим ярына басу белән гүя үткәнемә күчәм, үткәнемне күрәм. Бу ерактагы үткәннәр турында сүз алда булачак әле, тик хәзергә бер генә нәрсәне искә төшерү белән чикләнәсем килә: мәсәлән, без яшь чакларда, җомга көн саен егетләр-кызлар бер-ике көймәгә утырышып, гармун һәм мандолинага кушылып җырлый-җырлый, Дим өстендә күңел ачып йөри торган идек. Сез беләсезме икән су өстендә җыр-гармун тавышларының никадәр дәртле-матур яңгыраганын?! Яр башында утырган картлар, карчыклар да сихерләнеп тыңлый торганнар иде… Әйе, кайчандыр иде бу, ә менә хәзер егерме биш ел буена кайтып-китеп йөрим, әмма Дим өстендә бер генә тапкыр да җыр, гармун тавышы ишеткәнем юк!.. Беткән, онытылган бу матур гадәт, ләкин аның каравы моторлы көймәләр ярларны ишә-ишә колак тондырып чабалар.
Әйе, үзгәрешләрнең төрлесе була – куандырганы да һәм уйландырганы да. 1969 елны туган көнемне үткәрергә кайткач, мине озата килгән Илдар Юзеев һәм Вәзих Исхаков белән бергә Дәүләкәннең башкорт интернатында, аннары мин укыган татар мәктәбендә булган идек. Дәүләкән ул борыннан ук үзенә күрә бер мәгърифәт оясы иде. Революциягә чаклы ук инде анда зур мәдрәсә бар иде, ир һәм кыз балалар өчен аерым җәдит мәктәпләре бар иде, бу мәктәп-мәдрәсәләрдә читтән дә килеп укый торганнар иде. Совет дәверендә исә монда педагогия училищесы һәм авыл хуҗалыгы техникумы яшәде, ә хәзерге вакытта республика күләмендәге механизаторлар мәктәбе эшләп ята. Билгеле ки, уку-укыту эшләренә безнең дәүләт бик зур әһәмият бирә, яшьләргә урта белем бирү инде ул закон белән кертелгән чара. Ләкин, ни гаҗәп, Дәүләкәндәге әлеге җитмеш-сиксән ел яшәп килгән татар мәктәбе кай арададыр бетерелгән, юк инде ул хәзер. Бу да бит үзенә күрә бер үзгәреш!
Тагын нәрсә әйтәсем калды?.. Утырам һәм уйланам. Дәүләкән миннән еракта… Онытырга вакыт түгелме икән инде үзен? Беренче тапкыр бу кечкенә шәһәрдән чыгып китүемә дә ничәмә дистә еллар тулып узды. Шулай булгач, аның миннән ераклаша һәм ятлаша баруы бик табигыйдер инде. Кайтып киткән саен мин бу хәлне ныграк тоям да түгелме соң?! Хәмит тә үлгәч, минем анда очрашып, сөйләшеп йөри торган бары ике кешем калды – Гомәр дә Әхтәм… Тагын сиксәнгә җиткән Муллагали абзый белән Зөләйха апа янына кереп, күрешеп чыгам. Башка юк, хәер, булса да безнең аралар шулкадәр ераклашкан, очрашып күрешү кирәклеген алар да, мин дә тоймыйбыз… Әнә шулай үзгәрә икән авылдашлар арасындагы мөнәсәбәтләр дә!
Әмма шуңа карамастан минем Дәүләкәнне оныта алганым юк. Соңгы елларга кадәр ул гел искә төшә торды, һаман мине үзенә тартты. Һәм мин форсат чыккан саен йә электричкада, йә машинада чакырылмаган кунактай барам да төшәм: «Әссәламегаләйкем, без менә тагын килеп җиттек!» Йә, гаҗәп түгелме?.. Баштарак әле Дәүләкәнгә бөтенләй күчеп кайтмаска микән дип уйлап куйган чакларым да булды. Ләкин мин мондый теләкнең ялгышлыгын һәм кирәксезлеген бик тиз аңладым, чөнки кайчандыр үскән, яшәгән, ярты халкы диярлек таныш булган җирдә хәзер инде бер килмешәк төсле соңгы гомереңне ялгызлыкта үткәрүе һич тә кызыклы булмас иде.
…Юк, шулай да нәрсә тарта, нәрсә бәйли соң мине һаман да бу җиргә?.. Менә шуны бик аңлыйсым килә. Минем шикелле Дәүләкәндә үсеп-яшәп тә читкә китүчеләр аз түгел, Уфаның үзендә генә күпме алар. Ләкин шушы соңгы егерме ел эчендә берәрсенең кайтып күренгәне бармы? Юк бит… Хикмәт нәрсәдә соң?.. Әллә бик рәхәттә уздымы минем монда яшәгән чакларым?.. Һич тә алай түгел ич! Дәүләкәннең мине рәнҗеткән, елаткан чаклары да аз булмады – бигрәк тә үсеп егет булгач, ул миңа шактый газаплар китерде. Ләкин бик күптән булган хәлләр бит алар, онытырга да вакыттыр инде, начарын гына түгел, хәтта яхшысын да!.. Хәер, яхшысы онытылмый, әйтик, балачак, әйтик, иртә яшьлекнең беренче өметләре, беренче татлы хыяллары, беренче мәхәббәт газабы – болары саклана, болары онытылмаячак. Әйе, искә төшкәндә сагындырган, уйландырган, үкендергән хатирәләр!.. Менә шул хатирәләр эзеннән Мәҗнүн шикелле йөрим, ахрысы, мин… Бүтәнчә ничек аңлатыйм?.. Әгәр шулай икән, димәк, ул хатирәләрнең үзләренә дә чират җитте дигән сүз.
Башта тарихка бер күз салыйк. Ягъни Дәүләкәннең борынгырак чагына. Бу кирәк, чөнки тарих ул – кешеләр язмышының сүз башы. Минем өчен дә ул шулай.
…Үткән гасырның ахырларында Дим елгасының сул як ярында янәшә диярлек ике башкорт авылы утырган – берсе Эткол, икенчесе Дәүләкән. Кечкенә булган алар; ихтимал, башкортлар әле мал куып, күчеп йөргән чакларда кышлау гына булганнардыр. Кышлауның нәрсә икәне аңлашылса кирәк. Бу – язын (язлауда), җәен (җәйләүдә), көзен (көзләүдә) мал йөртеп, кар төшкәч һәм суыклар башлангач, башкортларның кышлар өчен кайтып керә торган урыннары. Менә шул кышлаулар тора-бара, башкорт та утрак тормышка күчкәч, авылга әйләнгән булырга тиешләр.
Гадәттә, күп кенә авыллар беренче килеп утырган кешенең исеме белән атап йөртелә. Дим буенда да андый авыллар шактый – якын-тирәдәге Акколай, Ибрай, Көрмәнкәй, Шәрип, Исмәгыйль, Казангол, Япарларны әнә шундыйлардан дип әйтә алабыз. Эткол да кеше яки ыру исеме белән бәйләнгән булырга тиеш, чөнки «кол»га беткән исемнәр башкортта күп очрый. Ә Дәүләкәннең инде турыдан-туры Дәүләтхан исеме белән бәйләнгән булуын үземнең дә ишеткәнем бар иде.
Якты Дим буйларында башкортлар үзләре генә утырган – читтән килгән халыкларга зур су буйларына караган җирләрен сатмаганнар һәм арендага да бирмәгәннәр. Терлек күп асраганга күрә, алар мул печән бирә торган болыннарын үз кулларында сак- лаганнар. Аннары судагы балык, тугайдагы җәнлек кебек байлыкларга да үзләре генә хуҗа булганнар. Электән үк бу якларга килеп утырган татар авыллары булса да, алар Димнән шактый еракта, тирән чокырлы кечкенә инеш буйларына урнашканнар. (Мәсәлән, Аюхан, Чуенчы, Карамалы һәм башкалар.) Дөрес, бу гасырга кергәч, Дим буенда рус авыллары күренә башлый, ләкин болар Столыпин күчереп утырткан авыллар булса кирәк.
Әйе, бу яклардагы башкорт җирләре кайчандыр чиксез иркен булган – сөзәк кенә үрләр күтәрелгән, үрләр төшкән, бөтен әтрафта тирән тынлык хөкем сөргән, тик төпсез күктә ялгыз тургай тавышы гына чыңлап торган. Минем атакай мәрхүм дә: «Мин малай чакта Каргалы белән Дәүләкән арасында бер генә авыл да юк иде, гомер бакый сука кермәгән ак кылганлы тоташ ялан гына иде», – дип сөйли торган иде… Әнә шулай булган ул малай чакта, ә мин малай чакта инде бу кырык чакрымлык арада өч-дүрт рус авылы һәм күпмедер немец хуторлары бар иде. Кайчан башлана, кайчан шулай бик тиз үзгәреп өлгерә соң бу күпме заман тын гына яткан иркен-буш җирләр?
1880 елны нәкъ Эткол кырыннан гына Самар – Уфа тимер юлы уздырыла. Бу Россия үзәгеннән башланган мәшһүр Себер тимер юлының дәвамы. Тора-бара ул Уралны, Себер далаларын, тайга урманнарын, Саян тауларын да үтеп, Ерак Көнчыгышка хәтле барып җитә. Россия өчен бик кирәкле һәм бик әһәмиятле бу гаять озын юлны заманасына күрә шактый кызу салганнар. Халыкны эшкә авылы-авылы белән куып китергәннәр – хәтта кырык чакрымдагы Каргалы кешеләре дә атлары белән килеп җир казыганнар, балчык ташыганнар. Атакайның әйтүенә караганда, ул да яшь кенә малай көе балчык ташучыларга ияреп ат башында йөргән. Шуның өчен әле әзрәк кенә акча да төшергән. (Халыкны бушка эшләтмәгәннәр.)
Эткол кырында гына таштан яңа станция дә салына. Ләкин аңа Дәүләкән исемен бирәләр, күрәсең, бу исемне уңайрак һәм матуррак табалар. Русча ул «Давлеканово» дип атала.
Билгеле инде, Россия үзәгеннән килеп, Себергә чаклы узып киткән бу тимер юл моңарчы тын гына йокымсырап яткан Эткол-Дәүләкән җирләрен кинәт бик нык җанландырып һәм үзгәртеп җибәрә. Озак та үтми, яңа юл белән мондагы бәрәкәтле җирләргә төрле халык агылып килә башлый: руслар, хохоллар12*, немецлар һәм татарлар, әлбәттә… Күпмедер вакыттан соң бары бер ел эчендә генә Дәүләкән әтрафында егермеләп рус-хохол авыллары һәм немец хуторлары барлыкка килә. Әгәр Эткол белән Дәүләкәннең үз халкы тимер юл ачылганчы 500 чамасы булса, 1897 елда инде халык саны 1500 дән артып китә.
Бу урында шуны әйтергә кирәк: татарлар күбрәк Этколның үзенә аерым семьялар булып киләләр. Кайсы яктан, нинди татарлар икәнен соңрак күрербез. Тимер юл ачылгач кына бу якларга килеп утырган татар авылын мин белмим, ишеткәнем дә юк. Мондагы татар авыллары барысы да диярлек бик күптән килеп калган иске авыллар иде.
Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә тирә-якта иген игү бик нык арта, ә Эткол үзе бик җанлы бер сәүдә итү һәм ашлык чыгару урынына әверелә. Бигрәк тә хутор булып утырган немецлар игенне зур мәйданнарда чәчә һәм үстерә башлыйлар. Шулай ук яңарак килгән руслар белән хохоллар да иген эшенә җиң сызганып керешәләр. Татарлар исә монда күптән игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Борын-борыннан мал асрап яшәгән башкортлар үзләре дә «бидай»ны ашар өчен генә түгел, сатар өчен дә үстерергә тотынганнар. Кыскасы, икмәк төп байлыкка әверелә, икмәк барысына да җан өрә, бөтенесен хәрәкәткә китерә. Һәм бу якның моңарчы төрән кермәгән кара уылдыктай чирәм җирләре уңышны да ишеп биргән булырга тиеш. Бер генә мисал: 1908 елны Дәүләкән станциясеннән ике миллион поттан артыграк ашлык озатыла, ә шул ук вакытта бөтен Уфа губернасыннан барлыгы алты миллион пот чыгарыла. Димәк, зур губерна җитештергән игеннең кимендә 30–35 процентын бер Дәүләкән үзе генә биргән була. (Бу мәгълүмат хәзер Дәүләкәндә чыга торган «Знамя» газетасыннан алынды.)
Менә шушы бөтен әтрафтан агылып керә башлаган игеннән нинди табышлар алып булачагын бигрәк тә немецлар алданрак күрәләр һәм бу табышны үз кулларына эләктерер өчен зур өлгерлек тә күрсәтәләр. Берничә ел эчендә алар Дәүләкәндә зур-зур тегермәннәр салдырдылар: Гардер, Гауфлер, Войтец тегермәннәре, шулай ук Димне буып салган мәшһүр «Якир» тегермәне әнә шундыйлардан. Боларның һәркайсы таштан, бишәр-алтышар катлы, биек кирпеч трубалары белән чын заводларны хәтерләтә. Дәүләкәнгә кайсы яктан гына килсәң дә, чиркәү, мәчетләрдән дә биегрәк булып иң элек әнә шул мәһабәт тегермәннәр күренә. Һәм болар инде авыл агаеның берничә капчык бөртеген түгел, ә берөзлексез олау-олау кереп торган гәрәбәдәй бодайны тартып чыгара… Тартканы да биткә кершән итеп сөртерлек ап-ак он – крупчатка! Шул онны зәңгәр пичәтле махсус капчыкларга тутырып, вагон-вагон Мәскәүгә, Петербургка, башка зур шәһәрләргә һәм чит илләргә озаталар. Күрәсез, Дәүләкән оны үзенең югары сыйфаты белән дөнья базарына да чыга. (Җәя эчендә генә шуны да әйтеп үтик: 1910 елны Ростов шәһәрендә оештырылган күргәзмәдә «Якир» тегермәне шул оны өчен зур көмеш медаль белән дә бүләкләнә.)
Немецлардан кала Этколда руслар да зур тегермәннәр салдыра, шулай ук татар бае Үтәмишевләр дә немецларныкыдай биш катлы тегермән салдырып җибәрә. Ялгышмасам, революциягә чаклы тегермәннәр саны бер унга җиткән иде шикелле. Ә моның нәтиҗәсе шул була: беренчедән, бу хәтле күп һәм машина көче белән эшләүче тегермәннәр игенне Дәүләкән әтрафыннан гына түгел, читтән-ерактан да үзләренә «суырып» дигәндәй китерә башлый, икенчедән, Дәүләкән инде бөртек җыеп озатучы гына булып калмыйча, асылда, яхшы сортлы әзер он җибәреп торучыга әйләнә. Менә бу соңгысы Эткол-Дәүләкән тормышына зур үзгәрешләр кертә. Иң элек тегермәннәр үз тирәсенә күп кешеләрне эшкә тарта, ягъни монда яңа хезмәт иясе – эшчеләр катлавы барлыкка килә. Мин дә әле әзрәк хәтерлим: күпме грузчик-ломовойлар шул тегермәннәрнең оннарын көне-төне станциягә ташый торганнар иде. Һәм боларның күбесе башкорт агайлары иде. Билгеле, грузчиклардан башка монда, он тузанына батып, төрле эштә эшләүчеләр дә аз булмаган. Шулай ук төрле профессия кешеләре – мастерлар, механиклар, электриклар, конторщиклар да эшли бу тегермәннәр эчендә.
Аннары, игенне зур мәйданнарда чәчеп үстерә башлагач, авыл хуҗалыгы машиналарына һәм эш коралларына ихтыяҗ да бик нык арта. Тиз арада Этколда машина һәм кораллар белән сату итә торган фермаларның бүлекләре бер-бер артлы ачыла башлый. Төрле урында таштан зур-зур складлар салына. Боларның да хуҗалары бөтенесе диярлек немецлар: Эльворт, Бюлер, Ремпель, Зудерман, Гап, Гельфрих һәм башкалар. (Эльвортның тимер юлга якын гына салдырган ике катлы, тезелеп киткән әллә ничә зур ишекле таш склады әле дә булса саклана.) Бу складларга машиналар – төрле зурлыктагы молотилкалар, үзе ура, үзе көлтәсен дә бәйләп ташлый торган ургычлар, чәчкечләр, җилгәргечләр, чапкычлар, берничә төрәнле сабаннар, йөзле (дисклы) тырмалар, хәтта «Интернационал» дигән тракторлар да (шул заманда!) турыдан-туры Германиядән һәм Америкадан килеп тора. Шуңа күрәдер инде революциягә чаклы ук Дәүләкән тирәләре авыл хуҗалыгы машиналары белән иң нык коралланган җирләрдән саналган. (Бу материал да «Знамя» газетасыннан алынды.)
…Әнә шундый үзгәреш!.. Әйтәләр, Эткол – Дәүләкәндә иллеләп иген җыю-салу амбарлары гына булган, дип… Гаҗәп түгел, чөнки бөтен әтрафтан көзен-кышын ашлык өзлексез агылып кереп торган. Бу ашлыкны җыеп озатучылар арасында (тегермән хуҗаларыннан кала) зур рус байларын күрәбез – болар: Лашков, Тимофеев, Костюриннар… Мин әле бер-ике яһүдне дә беләм (дөрес, нэп вакытында) – аларның берсе Тяуш, икенчесе Свердлов иде… Ниһаять, революциягә чаклы ук Дәүләкәндә Уфа губернасындагы иң зур элеватор да салына.
Билгеле инде, мондый җирдә һәртөрле сәүдә-коммерция эшләре аеруча кызу үсә һәм җәелә башлый. Мәсәлән, 1914 елны Дәүләкән халкының утыз проценты тегеләй яки болай сәүдә эше белән бәйләнгән була. Зур шәһәрләрдәге шикелле, монда акча салу, акча алу өчен банк та ачыла. Монда «Зингер» дигән тегү машиналары белән сату итүче атаклы фирманың филиалы да урнаша. Немецлар сыра заводы да салдырып җибәрәләр, шәп булган диләр аларның сырасы, губернаның төрле якларына китә торган булган. Польдяев дигән бер мордва бае монда таштан ике катлы итеп ике зур йорт салдырган. Бу йортларны без Бәлдәй йорты дип атый идек. (Хуҗасының чын фамилиясен мин күптән түгел генә белдем.) Берсендә, тимер юлга карап торганында, гостиница белән ресторан булган икән. Икенчесе, базар мәйданына якыны, махсус клуб итеп салынган. Менә шуның сәхнәсендә 1917–1918 елларда татарча спектакльләр куела торган иде. Аннары Марҗа базарына каршы гына агачтан шулай ук махсус салынган кинотеатр да бар иде. Элек аның исеме «Модерн» булган, имеш. Этколда – модерн!.. (Хуҗасы чит илдән, мәсәлән, Америкадан килеп чыккан кеше булмады микән?) Ләкин без, татар малайлары, аны «туманный» дип кенә йөртә идек. Тик шуны онытмагыз: болар барысы да Эткол дигән башкорт авылында – ул заманда әле ул волость үзәге дә булмаган шикелле, чөнки безнең волость «Казангол волосты» дип аталган – бу инде Дим буендагы икенче бер башкорт авылы.
Инде сәүдәнең үзенә килгәндә, бу тармакта күбрәк татарлар өлгерлек күрсәтәләр. Эткол базарының мәйданы зур иде, ул чиркәү яныннан башланып Дәүләкән чокырына чаклы сузыла иде. Менә шул мәйданның уртарак бер җирендә ике-өч рәт тезелеп киткән таш кибетләр – барысы да диярлек татарларныкы. Араларында өч-дүрт яки биш-алты приказчик тоткан зур кибет хуҗалары да бар – болар: Сафа купец, Басыйр купец (кибете таштан, ике катлы), Борһан купец, Шәймәрдән купец… Алар кулында кызыл мал, галантерея, бакалея сәүдәсе. (Шәймәрдән купец үзенең йорты белән янәшә махсус китап кибете дә ачкан иде.) Кечерәк сәүдәгәрләрдән Зариф, Гатаулла, Сафиулла, Габидулла (Гыйбаш) купецларны күрсәтергә мөмкин. Боларның да сәүдәсе галантерея яки бакалея, ләкин араларында җиләк-җимеш белән генә сату итүчеләр дә бар иде. (Мәсәлән, Гыйбаш махсус подвал да ачкан иде.) Шулай ук итчеләр һәм тире- яры җыючылар да, традиция буенча, торганы диярлек татарлар иде. Ләкин татарлардан иң зур байлар тегермән хуҗасы Үтәмишевләр белән җир-урман биләүче Нәбиулла Кәримов иде… Дөрес, сәүдә эшендә руслардан да зур купецлар булган, әйтик, Самсонов, Антимонов, Чигадаев, Решетников һәм тагын кемнәрдер – мин аларның барысын да белеп тә бетермим. Һәм, гомумән, читтән килгән халыкның күпчелеге руслар булганга күрә, монда алардан байлар гына түгел, төрле һөнәр ияләре дә, эшче-хезмәткәр дә башкаларга караганда күбрәк иде.
Инде яңадан татар «купичлар»ына килсәк, монда шундый бер кызык хәл күзгә ташлана. Иң элек, алар барысы да диярлек Казан ягыннан килгән татарлар. Икенчедән, алар бик түбәннән чыккан, тик башкорт җиренә килгәч кенә баеп киткән кешеләр. Бу шактый кызыклы күренеш, шул сәбәпле алар турында тулырак сөйләп китү артык булмас дип уйлыйм. Мисалларын китерик һәм безнең күршебез Борһан абзыйдан башлыйк. Ул Әлмәт ягы Өч Мунча авылыннан, яшүсмер чагында ук атасы аны Самарга илтеп, шунда очраган бер Дагстан баена малайлыкка биреп җибәргән. Күпмедер еллар ул ерак илдәге шул байда хезмәт иткән. Башта самавырчы малай гына булып йөргән, аннары әкренләп үскән, күтәрелгән, гадел хезмәт иткән, байга яраган, тиенләп акча туплаган, ахырда хуҗасының фатихасын алып, азмы-күпме җыйган «капитал»ын учлап, башкорт якларына юл тоткан. Этколга килеп, яңарак кына уяна, җанлана башлаган бәрәкәтле җирдә үзенә «эш ачар» өчен бик әйбәт зәмин дә тапкан. Беренче герман сугышы алдыннан Борһанетдин Мөхәммәтҗанов Дәүләкән «купичлары»ның иң билгелесе, биш-алты приказчик тотып, иң затлы товарлар белән генә сату итә торган зур таш магазин хуҗасы иде. Товарны да – кызыл мал белән галантереяне – ул Мәскәүдән, Петербургтан, Варшавадан гына китерткән, сатып алучылары да «затлы» (дөресрәге, акчалы) халык, – чабаталы мужик аның магазинына керергә дә кыймаган, диләр. Әлбәттә, тиз арада бу рәвешчә күтәрелеп, баеп китәр өчен Борһан абзаң сәүдә эшенең нечкә серләрен бик яхшы белүче зирәк, уңган, тырыш кеше дә булырга тиештер инде. Шунсыз Өч Мунча авылыннан малайлыкка чыгып киткән хәерче татар иң бәрәкәтле җирдә дә мантый алмас иде…
1918 елның җәй башында без Борһан абзыйларга күрше булып күчтек. Аларның ишегаллары бик иркен иде, яшел чирәм иде, һәм шул чирәмдә, төрле төстәге чәчәкләр шикелле, бик пөхтә киенгән балалар йөгерешеп уйнап йөриләр иде. Бу балалар бер дә урамга чыкмыйлар иде, мин дә аларга керергә һич тә кыймый идем (капкалары да һәрвакытта бикле була торган иде), исемнәрен дә белмим, бары койма ярыгыннан гына аларны бик кызыксынып күзәтә идем. Шул чакта ук инде араларыннан берсе – озын кара толымлы, нечкә кара кашлы, алсу-ак чырайлы өлкәнрәк кызлары – минем игътибарымны үзенә бик нык җәлеп тә иткән иде. Соңыннан мин бу Һаҗәр исемле кызга үлә язып гашыйк та булдым.
…Борһан абзый үзе кечерәк буйлы, җыйнак кына бер кеше иде. Бик пөхтә һәм чиста киенеп йөри иде. Аз сүзле, тыныч, горур – шулайрак күренә иде ул миңа. Унсигезенче елның җәендә таш магазины эшләгән булса кирәк, чөнки минем күз алдымда шундый бер күренеш бик ачык саклана: кичкырын урам уртасыннан Борһан абзый зур улы Галиулла белән, матурлап бәйләгән төргәкләр күтәреп, ашыкмыйча гына кайтып киләләр. Икесе дә бик шәптән киенгәннәр: Борһан абзыйның өстендә яхшы материалдан озын кәзәки, башында каракүлдән кырпу бүрек, ә Галиулла өстендә бик килешле тужурка белән чалбар, башында киң читле йомшак фетр эшләпә. Әйтергә кирәк, Галиулла төскә дә бик чибәр һәм аяк атлаулары да аның бик көяз иде. Ишегалдындагы вак балалар, аталарының кайтыр вакытын белеп, барысы да урамга йөгерешеп чыгалар, шаулап каршы алалар, әтиләре белән абыйларына тотынып, шунда ук кереп тә китәләр. Капка ябыла, аркылы агачын яңадан шылдырып куялар, шуннан бер мәлгә ишегалды да тынып кала.
Бер уңайдан Борһан абзыйның үзе турында өстәп шуны да әйтәсем килә: бу аз сүзле кеше Дәүләкән купецлары арасында бердәнбер балыкчы иде. (Купец балыкка вакыт әрәм итәме соң!) Җомга көннәрен кибетләр ябык чакта, ул, озын кармакларын алып, берәр малаен ияртеп, көймәсе белән Дим үренә балыкка китә торган иде. Билгеле, аның бу һәвәслеге балыкны үзе тотып ашарга яратканнан гына булмагандыр инде. Төрлесен күргән кеше, бигрәк тә соңгы елларда күпне кичерергә туры килде аңа (бу хакта сүз булыр әле), бәлки, ул тын гына бөтерелеп аккан Дим ярында утырып үзенә җан тынычлыгы тапкандыр. Ә җан тынычлыгы кемгә генә кирәкми ул?!
Хәзер икенче күршебез, бездән өстәрәк урам аша гына торган Гатаулла картка күчик. Ул хәзерге Арча районы Чиканас авылында туып, яшьли ятим калып үскән кеше. Үз авылында өйләнгәннән соң, яшь хатынын ияртеп, башкорт якларына бәхет эзләп чыгып киткән. Чуенчы авылыннан ерак түгел, Йосыф исемле бер байның утарында унбиш ел үзе дә, хатыны да ялчы булып хезмәт иткән. (Чуенчы – Дәүләкән районындагы зур бер татар авылы.) Димәк, бу очракта да бер үк язмыш: нужадан котылу өчен иленнән чыгып китү, кайдадыр еракта кемгәдер ялланып эшләү, искиткеч тырышлык, чыдамлык күрсәтә белү һәм шул рәвешчә, байга ярап, үзенә юл ачу… Утарда унбиш ел тир түккәннән соң, Гатаулла карт (хәер, ул чакта әле ир уртасы) гасыр башында Этколга күчеп килә һәм, шул ук Йосыф бай ярдәме белән сату итәргә тотына. Ләкин крестьян эшен дә ташлап бетерми: башкортлардан арендага җир алып иген дә игә, берничә баш ат, сыер, сарыклар да асрый. Бу вакытта инде аның бер-бер артлы үсеп килгән өч малае да була. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигәннәр бит. Бу акыллы мәкаль, әйтергә кирәк, картның үзенә дә, малайларына да бик тә туры килә. Күп тә үтми, Гатаулла абзый Эткол урамында чибәр генә йорт та торгыза, ишегалды буйлап таза каралтылар да эшләтә һәм базар мәйданында таштан кечерәк кенә кибет тә салдыра. Хәзер инде аны да «Гатаулла купич» дип кенә йөртәләр, хәлбуки, ишетүемә караганда, төп капитал Йосыф байныкы булган диләр иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, ярлы бер татарның «купич»ка әйләнүен шулай ук Дәүләкәндә сәүдә эшләренең нәкъ кыза башлаган чагына туры килүе белән генә аңлатырга мөмкин. Билгеле, кеше үзе дә шуңа, һичшиксез, сәләтле булырга тиештер инде.
Яки менә Шәймәрдән Гайнетдиновны алыйк. Бу да башкорт җиренә Балык Бистәсеннән кечкенә кабык арба тартып килгән кеше. Башта кургаштан ясаган алка, йөзек, беләзек кебек нәрсәләр сатып йөргән. Баегач, Этколның нәкъ уртасында асты таш, өсте бүрәнәдән таза йорт салдырган, йорты белән янәшә, шулай ук таштан, махсус китап кибете дә ачкан. Кибетнең ишеге сырлы тимер калайдан – шылдырып кына югары күтәрелә торган иде. Бу йорт белән кибет фоторәсеме Казанның «Заман» календаренда реклама рәвешендә басылып та чыккан булган. Календарь битендәге бу рекламаны күптән түгел мин үзем дә күрдем: чибәрләп эшләгән урыс капканың бер ягында ике катлы яшел йорт, икенче ягында тимер ишекле таш кибет. Ә йорт белән кибет арасында тройка костюм, кара кәләпүш кигән, кулларын чалбар кесәсенә тыккан Шәймәрдән абзый үзе басып тора. Казан каласының атаклы бер бае диярсең.
Ләкин Шәймәрдән агайның төп сәүдәсе базар мәйданындагы икенче таш магазинында иде – анда өч-дүрт приказчик кызыл мал һәм галантерея белән сату иттеләр. Әнә шулай баеп киткән Шәймәрдән Гайнетдинов та, ягъни ул да шактый «түбәннән күтәрелгән» купич!.. Әмма гомере кыскарак булды бу купичның, 1918 елны Уфада, вакыты җиткәнен белгән шикелле, тифтан үлеп киткән, бичара! Шуңа күрә мин аны юньләп хәтерләмим дә диярлек.
Ә менә кайчандыр аның приказчигы булган Минһаҗ абзыйны мин инде бик яхшы беләм. Ул атакайның якын дусты иде, озак еллар башта Дәүләкәндә, соңра Казанда бергә аралашып гомер иттеләр.
Минем кулыма Минһаҗ абзыйның үзе турында язып калдырган истәлеге кергән иде. Шактый кызыклы язма. Тик мин ул язмадан үземә кирәк кадәресен генә чүпләп алырга мәҗбүрмен.
Минһаҗетдин Шәрәфетдин улы Әминов элекке Мамадыш өязе Бучирмә авылында дөньяга килгән. Атасы – авылның атсыз-тунсыз бер фәкыйре, бары ике имана җир биләгән, көзен-кышын шахтага китеп эшләгән. 1891 елны каты ачлык килгәч, Шәрәфетдин агай, җиде яшьлек Минһаҗетдинне җитәкләп, башкорт ягына чыгып китә. Пароходка утырырлык рәтләре булмагач, болар алты йөз чакрым араны җәяүләп кенә үтәләр. Әмма кечкенә Минһаҗетдин еш кына арый, атасы аны җилкәсенә атландырып та баргалый, берәр атлы куып җитсә, шуңа да утыртып җибәргәли. Ат хуҗасы берничә чакрым киткәч, малайны төшереп калдыра – Минһаҗетдин юл буенда елый-елый атасын көтеп ала… Әнә шулай салкын кара көздә бик җәфа чигеп, арып-ачыгып, кайбер авылларны узганда хәер дә сорашкалап, ахырда болар Эстәрлетамакка барып җитәләр.
Ул елларда бу кечкенә өяз шәһәренең иң зур байлары Үтәмишевләр булган – Шәрәфетдин агай бераз хәл алганнан соң әнә шул байларга дворник булып эшкә керә. Үтәмишевләрнең ятим балалар өчен ачкан мәктәпләре дә бар икән – атасына ияреп килгән кечкенә Минһаҗетдинне менә шунда урнаштыралар. Икенче елны Шәрәфетдин агай Бучирмәдән хатыны белән дүрт баласын да Эстәрлетамакка китертә. Котыйчык шикелле кечкенә фатирда укмашып дигәндәй тора башлыйлар. Минһаҗетдиннең әнисе Бибифатыйма җиңги дә шул ук Үтәмишевләрдә көнозын эшләп йөри, бер апасы да байның кияүләренә асрау булып керә – шулай итеп, болар, ниһаять, авыр нужадан чыгалар. Һәрхәлдә, тамаклары туя.
Әйтергә кирәк, Үтәмишевләрнең сәүдә эшләре бик киң җәелгән була. Ашлык та җыеп озаталар, чәй-шикәр сәүдәсе дә алар кулында, керосин, тоз, ташкүмер белән дә сату итәләр, шуның өстенә Уралның төрле завод-рудникларында һәм Әлшәй, Ыслак, Дәүләкән кебек базарлы авылларда кибетләр дә тоталар. Бөтен җирдә махсус куелган кешеләр эшли, ә Үтәмеш бай үзе шуларны карап, тикшереп кенә йөри.
Бай, Шәрәфетдин агайның бик тырыш, гадел кеше икәнен күреп, аны үзенә даими кучер итеп куя. Яңа кучер аллы-артлы итеп яхшы атлар җигелгән ябык чанада (повозкада) байны әлеге «точкаларга» йөртеп кенә тора. Әмма кышның бер суыгында Шәрәфетдин агай кулларын өшетә, озак төзәлә алмыйча җәфалана, ахырда ике кулының да урта бармакларын кисәләр. Мәгәр сәламәтлеген бер сындырган кеше, күрәсең, мантый алмый инде. Шәрәфетдин агай да, чынлап авырый башлагач, 1901 елны, семьясын алып, үзенең Бучирмәсенә кайтып китә. Һәм шул ук елны туган-үскән җирендә вафат та була. Ә Минһаҗетдин Эстәрледә кала. Аңа инде унҗиде яшь, үз көнен үзе күрергә тиеш. Үтәмишевләр аны Дәүләкәндәге тоз, керосин, ташкүмер складына «баш» итеп җибәрәләр. Хезмәт хакы аена ун сум – Минһаҗетдин шуның алты сумын авылга, әнисенә җибәреп тора. Атасы кебек тырыш, гадел булганга күрә, байлар ел саен аның хезмәт хакын бер-ике сумга арттыралар, ул да ел саен әнисенә акчаны арттырып җибәрә, чөнки дүрт ятим анда, әнисе кулында, кош балалары шикелле көтеп кенә торалар.
Шик юк, Минһаҗ абзый кайчан да булса үзе дә «купичлык»ка чыгарга хыялланган булырга тиеш. Ул заманда бу һәрбер өлгер, уңган приказчикның хыялы иде. Әмма ләкин Минһаҗ абзыйның хыялы гамәлгә ашарга өлгергәнче, ул арада 1917 елның революциясе дә килеп җитә.
Шулай да нэп вакытында Минһаҗ абзый һәм аның үзе кебек элекке приказчиклардан алты кеше, «Алга» исеме белән ширкәт төзеп, Басыйр купец магазинында бер биш-алты ел гөрләтеп сату итеп калдылар. Шуннан соң инде хосусый сәүдә эшләре сүнде, бетте, һәм Минһаҗ абзый да үзенең асылына кайтты. Ягъни яңадан хезмәт кешесенә әйләнеп, калган гомерен төрле урыннарда эшләп уздырды.
Минһаҗ абзыйның үзе язып калдырган бу тарихы Казан якларыннан бәхет эзләп чыгып киткән ярлы татар өчен бик характерлы дип әйтәсем килә. Дәүләкән купецларыннан кемне генә алма, аның тарихы әнә шулай башлана. Хәер, бер Дәүләкәндә генә түгел, күп җирләрдә моның ише хәлләрне күрергә була. Шул ук Үтәмишевләр дә бит хәзерге Балтач районы Мәчкәрә авылыннан, ә Уфа миллионерлары Нәзировлар исә Казан арты Битаман авылыннан чыккан кешеләр. Әмма болар башка, болар инде җәеннең бик эреләре!
Дәүләкән «купичлары» турында шушы китерелгән мисаллар да, бәлки, җитәр иде. Ләкин мин тагын ике кеше язмышы турында язмыйча үтә алмыйм – калдыруы кызганыч!
Аларның берсе – Сафиулла Зәйнуллин. Бу инде Башкортстанның үзендә (хәзерге Туймазы районы Арысланбәк авылында) туган кеше. Сигез яшендә ятим калгач, аны Уфага китереп, Хәкимов дигән байга тәрбиягә бирәләр. Хәкимов Уфаның иң зур байларыннан, заманында шәһәр үзәгендәге куш манаралы мәчетне дә шушы бай салдыра. Бу кеше турында шундый кызыклы бер риваять тә ишеткәнем бар: имеш, ул үзе дә кайчандыр яшь чагында көтүче булган, диләр. Ахырда ничектер баеп киткәч, үзенең шул иске чабаталары белән озын чыбыркысын намаз бүлмәсендә чөйдә генә элеп тоткан; картка алар элек кем булуын гел генә исенә төшереп торганнар… Гыйбрәтле сабак бу, минемчә.
Сафиулла шушы байда үсеп, егет булгач, солдатка алына һәм сигез ел Польша җирләрендә хезмәт итеп кайта… Кайткач, бай аны, Нәфисә исемле Малмыж кызына өйләндереп, кулына күпмедер акча биреп, Дәүләкәнгә җибәрә. Башта Сафиулла Уфа баеның малы белән сату итә, аннары тора-бара кибет тә, товар да аның үзенә күчә. (Сәүдәсе – бакалея.) Озак та үтми, Эткол уртасында башкорттан җир алып, зур гына йорт та, таза каралтылар да салдырып җибәрә. Шулай итеп, Дәүләкәндә тагын бер Сафиулла дигән «купич» пәйда була.
Кыскасы, бер үк язмыш кичергән, бер үк юл үткән татар сәүдәгәре, әмма кеше буларак ул бөтенесеннән дә бик нык аерылып тора иде. Тышкы кыяфәте белән үк – биленә зинар13 буып, яланбаш йөри торган иде. (Татар сәүдәгәрендә моны күрмәссең.) «Кызыл купич» дисәм, арттырып җибәрү булыр, һәрхәлдә, прогрессив карашлы, заманга иярүче бер кеше иде ул. Динне танымады, мәчеткә йөрмәде, күршесе Искәндәр ахунны да гел тәнкыйтьләп кенә торды, диләр белгән кешеләр. Коръән укыту мәҗлесләренә дә бервакытта да йөрмәгән һәм үзе дә андый мәҗлесләр үткәрмәгән. Ике улын – Барый белән Гомәрне дә – ул дин сабагына йөртмәде, ә иң зур кызы Рәкыя апаны гимназиягә биреп укытты. (Татар кызларыннан бары икәү генә – Басыйр купецның Газизәсе белән шушы Рәкыя апа гына бездә гимназисткалар иде.) Калган балалары инде совет мәктәбендә укыдылар.
Ике революция (Февраль белән Октябрь) арасында Сафиулла абзый еш кына митингларда ялкынлы нотыклар да сөйләгән. Билгеле, патша төшерүне хуплап, хөрриятне яклап!.. Әйткәнемчә, заман барышын тиз сизә торган кеше булган ул. Моны аның соңгы бер кыю гамәле дә ачык күрсәтте.
Нэп дигән нәрсә бетеп, «бөек борылыш» чоры башлангач, ягъни 1929 елны Сафиулла абзый Дәүләкәннең элекке приказчикларыннан «Урал» исемендә колхоз сыман кечкенә бер артель оештыра. Волость оешмалары бу артельгә унике чакрымдагы Конягин хуторы яныннан күпмедер җир дә кисеп бирәләр. Утызынчы елны Сафиулла абзый Дәүләкәндәге йортын сатып, яңа җиргә күчә, үзенә кечерәк бер өй салып керә, калган акчасына артель өчен өч ат һәм кайбер машиналар да сатып ала. Шунда ул, колхозның җитәкчесе дә һәм көтүчесе дә булып дигәндәй, бик тырышып эшләп маташа. Әмма колхоз бик бәләкәй, бик зәгыйфь була, бер дә мантый алмый, чөнки элекке приказчикларның җир эшенә дәртләре һәм сәләтләре юк диярлек, «колхозга» язылган унике кешенең дә бары алтысы гына яңа урынга күчеп утыра. Калганнары Дәүләкәннән килеп-китеп кенә йөриләр. Шул рәвешчә, бер-ике ел эшләп азапланганнан соң, бу «Урал» ахырда якындагы «Урта тау» колхозына кушыла. Сафиулла абзый менә шул колхозда гади колхозчы булып 1938 елга хәтле эшли. Ә 1940 елны инде ул рактан үлеп тә китә. Шулай итеп, бу тынгысыз «купич» та ахыры гомерендә үзенең чын асылына кайтып дөньядан үтә.
Дәүләкәндәге әлеге бердәнбер диярлек дустым Гомәр шушы Сафиулла абзыйның улы, һәм атасының бу гыйбрәтле тарихын да миңа ул сөйләгән иде.
Дәүләкән байларыннан икенче бер «хикмәтле» кеше – Нәбиулла Кәримов. Билгеле, читтән килгән татар, ләкин кайсы яктан – ул кадәресен белә алмадым. Сорашыр кеше дә калмаган. Мин үскәндә, Нәбиулла Кәримов үзе юк иде инде, ләкин йорт-җирләре саклана иде әле. Дәүләкәндәге ике зур алма бакчасының берсе менә шул Кәримовныкы иде. (Мәйданы бер-ике дисәтинә чамасы булыр.) Бакча эчендә үзе яшәгән матур гына агач өе бар иде. Соңыннан бу өйдә үлгән байның җитеп килгән ике улы (Гали белән Гомәр) яшәде, һәм аларга туган тиешле Исмәгыйль исемле бер чатанрак абзый зур бакчаның хуҗасы да, каравылчысы да булып торды. (Чатан булса да, алма урларга кергән малайларны сүләндәй14бик капыл эләктереп ала иде.) Аннары шул ук бакча белән янәшә иркен ихатада махсус фатирчылар кертер өчен бик озын итеп салынган ике катлы агач йорты һәм таш магазины да бар иде. Янә тагын Имәнлек ягында аның зур гына урманы да булган – аны «Кәримов урманы» дип йөртәләр дә иде. Кыскасы, байлыкның төрлесен биләгән Нәбиулла Кәримов. Әмма ничек баеп киткән соң бу каяндыр Эткол авылына килеп чыккан кеше?.. Безнең атайлар сөйли торган иде, имеш, ул картада бик оста уйнаган һәм күз буу (ягъни гипноз) дигән хикмәтне яхшы белгән, дип. Мәсәлән, үзенә мәҗлескә җыйган мулла һәм картларның «күзләрен буып», аларның кәвеш-каталарын суда йөзеп йөргән үрдәкләр итеп күрсәтә икән. Кунаклар, астыбызга су керә дип, хәтта урыннарыннан сикереп торалар, имеш. Инде Нәбиулланың баеп китүе дә әнә шул сәләтләре (бигрәк тә картада отуы) аркасында булган, диләр. Һәрхәлдә, буш кеше булмаган бу абзый!.. Җиләк-җимеш үстерүнең нәрсә икәнен белмәгән бер җирдә шундый зур бакча үстерүе үзе генә дә ул кешенең һәртөрле сәләткә ия булуын күрсәтсә кирәк. Тик менә әҗәлдән котылу чарасын гына таба алмаган.
Шулай итеп, күргәнебезчә, Дәүләкән купецларының барысы да диярлек Казан ягыннан килгән һәм бик түбәннән чыккан кешеләр. Ягъни аларның берсе дә «потомственный» сәүдәгәр түгел иде. Тагы да ачыграк әйтсәк, яңа урында яңа гына туган купецлар! Моның сәбәбен дә күрдек: Эткол дигән башкорт авылы кырыннан Себер тимер юлы уза, кечкенә авыл бик тиз арада җанлы бер сәүдә урынына әверелә һәм соңга калмыйча килеп җиткән өлгер, булдыклы абзыйлар, конъюнктурадан оста файдаланып, кыска гына вакыт эчендә күтәрелеп-баеп та китәләр. Әлбәттә, һәрбер читтән килүче монда «алтын тапкан икән» дип уйлау хата булыр иде. Юк, алтын җирдә аунап ятмый ул, бик сирәк кешегә генә очрый, шул сәбәпле читтән килүчеләрнең күбесе яңа байларда йә приказчик, йә хезмәтче булып эшләргә мәҗбүр иде. Аннары төрле һөнәр иясе – тимерче, тегүче, итекче, мич чыгаручы, пима басучы, извозчикларны алсак, болар инде, асылда, туграк җир, күбрәк эш эзләп килгән үзенә аерым бер «кәсепчеләр» иде.
Алар турында да сүз булыр әле, ә хәзергә купецлар турындагысын бетерәсем килә. Хикмәт шунда ки, бу төркемнең «эшчәнлек» дәвере шактый кыска булып чыкты, чөнки Дәүләкәндәге сәүдә-коммерция эшләре үзе дә бик кыска гомерле булды. Бары егерме-егерме биш ел гына… Октябрь революциясе килеп җиткәндә, татар купецларының күбесе кырык биш-илле яшьләр тирәсендә генә булгандыр (арада иң «карты» Гатаулла бабай – ул гына илледән узган). Билгеле, революция аларның эшен өзде, тамырларын кисте, ләкин бөтенләй үк аяктан екмады. Кибет-малларыннан аерылсалар да, йортларыннан аерылмадылар – тагын әле берничә ел искечә торып калдылар. Әмма нэп дигән нәрсә дә үтеп киткәч, алар инде бер социаль төркем булып яшәүдән туктадылар. Шул рәвешчә, бу кешеләрнең «купичлыгы» үз гомерләренә дә җитмәде. Аталары сәүдәгәр булмаган шикелле, сәүдәгәрлек балаларына да күчмәде. Балалар язмышы бөтенләй икенче эздән китте. Һәм без монда да бик гыйбрәтле хәлләр күрәбез.
…Яңадан Борһан абзыйдан башлыйк, булмаса. Аның балалары күп иде, ялгышмасам, өч улы, биш кызы бар иде. Күрше-тирә белән дә артык аралашмыйча, ничектер бикләнебрәк, тыныч кына яшәгән шушы гаилә, революция булуга, кинәт кенә таркала башлый. Иң элек әле революция алдыннан гына Борһан абзыйның җәмәгате Фатыйма абыстай үлеп китә. Бу инде таркалуның башы дигән сүз. Сигез бала, иң кечесенә ике-өч яшь кенә булгандыр, караучысыз һәм саклаучысыз кала. Шуннан соң озак та үтми, Гражданнар сугышы башлангач, әлеге атасына ияреп магазинга йөри торган бик чибәр, бик көяз уллары Галиулла тота да, кызылларга язылып, фронтка китә. Моны миңа соңгы очрашуда энеләре әйтте, хәлбуки мин үзем күптән үк инде Галиулланы кызыллар мобилизовать иткәндер дип уйлый идем. Ләкин кайсылай гына булса да, моны егетнең бәхетеннән санарга кирәк, чөнки кызыллардан соң Дәүләкәннең күп кенә яшьләрен аклар җыеп ала. Боларның барысы да диярлек Колчак армиясендә югалып бетә, ә менә Галиулла үзе дә югалмый, киләчәген дә югалтмый.
Аннары шул ук җәйне Борһан абзыйның зур кызы Заһидә апа үзләрендә фатирга куелган бер кызыл кавалеристка – янып торган җирән чәчле мишәр егетенә ияреп китеп бара. Бу инде «мисле» булмаган гадәттән тыш вакыйга! Шушы вакыйгадан соң Борһан абзый үзе дә, вак балаларын алып, Уфага китеп тора. Сугышлар бераз тынгач, ул балаларын кире Дәүләкәнгә кайтарып куя, ләкин үзе ни өчендер яңадан Уфага китә. (Бәлки, хәвеф-хәтәрдән сакланыр өчендер.) Шулай итеп, берзаман бу гаиләдә зурлардан берәү дә калмый, җыен ыбыр-чыбыр бала- чага. Иң олысы Гайшә апага унбиш-уналты яшьләр булыр, менә шул кыз инде атасы кайтканчы гаилә башы булып тора да. Бу авыр елларны алар ничек үткәргәннәрдер дә ничек көн иткәннәрдер – хәзергә кадәр төшенә алганым юк. Мәгәр шуны гына беләм: Борһан абзыйның элек беркем дә керергә кыймаган ябык капкасы хәзер һәркемгә ачык. Без, күрше малайлары, теләсә кай- чан кереп йөрибез. Хәтта әле еш кына хуҗасыз йортта «аулак өй» дә ясый торган идек. Аларда бүлмәләр күп иде, без, шуның берсенә җыелып, төрле уеннар уйнап, кич үткәрә идек. Әйтергә кирәк, моңарчы сирәк аралашкан «купич» кызлары Әминә белән Хава да, уллары Зәкәрия белән Яхъя да бик ачык күңелле, уйнарга-шаярырга ярата торган тиңдәшләр булып чыктылар. Тик минем күңелне гел үзенә тартып торган Һаҗәр турында гына алай әйтүе дөрес булмас. Ул шактый һавалы-горур кыз иде, ә бәлки, миңа карата гына шулай булгандыр.
Берме-икеме ел үткәч, Борһан абзый Уфадан Хәдичә исемле чибәр, сөйкемле генә абыстайны балалары янына алып кайтты. Үзенә никахлы хатын, балаларына, үги булса да, ана (әмма бик әйбәт ана булды, дип сөйлиләр Борһан абзый балалары). Иш янына куш дигәндәй, абыстайга ияреп, Хәким исемле минем чамадагы улы да килгән иде. Гаилә яңадан бер кыек астына җыела, бергә оеша, искечә үк булмаса да, матур, тыныч кына тора да башлый. Тагын күпмедер вакыттан соң Гайшә апаны гомерен Сафа байда ялчылыкта уздырган Кәфи карт малае Хәйретдин абзыйга кияүгә бирәләр. Бик ярлы кешенең баласы булса да, Хәйретдин абзый элекке «купич»ка кайсыдыр яклары белән ошаган булса кирәк, чөнки озак та үтми алар бергәләп кибет ачып, шәп кенә сату итәргә дә керешәләр. Ләкин, әйткәнебезчә, нэп дигән «иркенлек» бик кыска булып кала, тиздән «бөек борылыш» игълан ителә, һәм Борһан абзыйның сәүдәсе дә ябыла, йорты да алына, семьясы да инде бөтенләйгә тарала. Зур улы Галиулла- ның Кызыл Армия сафына алынуын егет өчен бәхет дип юраган идек. Чынлап та, ул шулай булып чыга да: Галиулла армия сафында партиягә керә, хәрби хезмәттән бушагач, совет органнарында эшли, республиканың Учалы районында РИК председателе дә булып тора. Яхшы ук грамоталы, зиһенле егет, үсә-үсә, ахырда Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты секретариаты- ның мөдире, аннары Совнарком каршындагы дини эшләр идарәсенең җитәкчесе булуга чаклы барып җитә. Ватан сугышы башлангач, ирекле рәвештә фронтка китә һәм 1943 елны каты сугышларның берсендә хәбәрсез югала. Күпме алар, хәбәрсез югалучылар! Ә менә аның улы Ирек көнчыгыш Сахалинда нефть берләшмәсенең начальнигы булып эшли икән. Моны миңа Галиулланың энеләре әйтте15*.
Шулай ук Гражданнар сугышы вакытында кызыл кавалерист – мишәр егетенә ияреп киткән Заһидә апа, дүртме-бишме елдан соң көтмәгәндә генә атасы йортына кайтып керә. Нык үзгәргән. Теге вакыттагы сылу туташ хәзер сулган гөлгә охшабрак калган иде. Бу юлы аны икенче бер мишәр абзые ерактан, каяндыр Пенза – Рузаевка якларыннан үз аты белән, арбасына утыртып, Дәүләкәнгә алып кайта. Билал исемле бу абзый теге кавалерист кебек шәмдәй төз, таза егет түгел иде инде. Яшькә дә шактый олы, өс-башы да иске, йөз-чырае да чытык (ияген-битен каты сары төк баскан), әмма ул яхшы күңелле, намуслы кеше булган булырга тиеш. Каядыр еракта адашып калган Заһидә апаны бәхетсезлектән йолып, ничәмә йөз чакрым җирдән атасы йортына китерүе шуны расласа кирәк. Бала газиз, Борһан абзый күпме хәсрәт чиктергән кызын да, мужик кыяфәтле бу килбәтсез киявен дә кабул итә, йортыннан аларга урын да бирә. Әмма кияве аның сәүдә эшләренә бөтенләй катышмый, һәрбер мишәр шикелле, ул да ат ярата һәм бөтен көнен шул аты белән нидер эшләп йөри.
Утызынчы елларның башында Борһан абзый үлгәч, аның салкын гәүдәсен ләхеткә куючы да шушы кияве була. Балаларыннан берсе дә бу вакытта юк, таралышып беткән булганнар.
Кайда алар? Кайсы якларга очтылар икән бу оясы туздырылган «чәүкә» балалары? Мине бигрәк тә күршедә бергә уйнап үскән, инде егет булып өлгергән Зәкәрия белән Яхъя язмышы кызыксындыра иде. Ләкин аралар ерак, Дәүләкән белән элемтә күптән өзелгән, кайтып йөрү түгел, һичкем белән хат та алышканым юк. Аннары ил эчендә төрле хәлләр булып узды, тормышта бик зур үзгәрешләр булды, ул арада Бөек Ватан сугышы да башланды. Бу вакытта бертуганнар да еш кына бер-берсен югалтып тордылар… Бары тик сугыштан соң, илленче елларның урталарында гына мин башта Яхъяны, аннары Зәкәрияне, ниһаять, Уфада очраттым. Бу вакытта Яхъя шәһәр үзәгендәге бер ашханәдә мөдир иде. Әле сугышка чаклы ук бик чибәр Уфа кызына өйләнгән булган, хәзер инде бишме-алтымы баласы да бар икән. Билгеле, Ватан сугышында да булган, яраланган, күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, званиесе – гвардии майор!..
Зәкәрия «тарихы» минем өчен тагы да көтелмәгәнчәрәк булып чыкты: атасы кебек бәләкәйрәк буйлы, юка гына гәүдәле бу егет хәрби самолётта очучы-штурман булган икән ләбаса!.. Дөрес, ул фронтта булуын булмаган, ләкин ике төрле авиация мәктәбен бик уңышлы тәмамлаганнан соң, бөтен сугыш дәвамында үзе, инструктор буларак, авиация өчен штурманнар хәзерләгән… 1957 елны гына отставкага чыга, Уфага кайта, өйләнә, квартир ала, хәзерге көндә әйбәт пенсия белән матур гына торып ята… Зәкәрия дә, Яхъя да – коммунистлар. (Һәм хатыннары да аларның бертуганнар икән.) Менә шулай. Алма агачыннан ерак төшми, диләрме? Хәер, бу очракта «алмалар» агачтан шактый ерак тәгәрәгәннәр. Әмма сорты шул ук бит! Кайчандыр Өч Мунча авылыннан малайлыкка биреп җибәрелгән, соңыннан Этколга килеп баеп киткән Борһан «купич» улларының язмышы әнә шундый – нәкъ безнең заманча!
Яки менә каршыдагы күршебез Гатаулла бабай улларын алыйк. Мин аларның иң олысы Габдрахман абзый белән иң кечесе Хәбибрахманны яхшы беләм. Калган ике улын һәм ике кызын белмим диярлек, чөнки мин үсеп, кешеләрне ныграк таный башлаганда, алар юк иде инде. (Ике улының берсе Гражданнар сугышы вакытында, икенчесе берничә ел соңрак тәмам егет булып җиткәч кенә тифтан үлгәннәр. Шулай ук кызлары да иртә киткән бу дөньядан… Хәбибрахманның әйтүенә караганда, алар барысы да укырга бик сәләтле булганнар.)
…Иң өлкәне Габдрахман абзый, ничек дим, идеалист бер кеше иде. Ул иң яхшы мәгънәдәге мөгаллим иде. Тумыштан ук мөгаллим! Һәм аның өчен мөгаллим булудан да изгерәк, кирәклерәк бүтән эш дөньяда гүя юк та иде. Шуңадыр инде ул атасының сәүдә эшләренә бервакытта да катнашмады. Бөтен хыялы һәм максаты аның татар, башкорт халкын агарту иде – шушы эшкә бөтен тәне-җаны белән бирелгән гаҗәп бер кеше иде. «Укыгыз, туганнар, укыгыз!» – Безгә аның гел кабатлап торган сүзе дә әнә шул иде.
Мин дә аңарда бер-ике кыш укып калдым. Ул зур борынлы, тирән утырган зур соры күзле, нык-таза бәдәнле, урта буйлы җыйнак кына кеше иде. Дүрт сәгать укыта икән – дүрт сәгать гел аяк өстендә, бер генә минут та утырып тору юк. Әмма ничек укыта диген?! Тәмам онытылып, ялкынланып, чын артистларча!.. Бигрәк тә әдәбият дәресен. Иң яраткан шагыйре, әлбәттә, Тукай иде. Тукайның «Пар ат»ын яки «Теләнче»сен яттан шундый сөйләп җибәрә иде, без, хәтта тыңлап беткәч тә, авызларыбызны ябарга оныта идек. Һәм бездән дә шулай көчле-матур итеп, ноктасын ноктага туры китереп, яттан сөйләтергә тырыша иде… Аннары табигать дәресләрен дә ул бик яратып укыта иде. Шәкертләрне көзен яки җәй башында кырга алып чыгып, үләннәр һәм чәчәкләр белән таныштырып йөри иде – безнең өчен иң күңелле дәрес тә шушы була торган иде.
Бу урында тагын бер яңалыкны искә төшерү артык булмас: Дәүләкән башкортлары, шулай ук татарлары да, яшелчә үстерүнең нәрсә икәнен белмиләр иде. Яшел суганны да алар Марҗа базарыннан барып алалар иде. (Ә Марҗа базары төрле яшелчәгә бик бай була торган иде.) Һәм менә шул мөселманнарга Дәүләкән туфрагында яшелчәне беренче үстереп күрсәтүче дә Габдрахман абзый булды. Аның кат-кат өндәве аркасында күрше-тирә татарлар, шулай ук кайбер башкорт агайлары да, ишегалларын киртәләп, суган, кишер, кыяр, кабак кебек нәрсәләр утырта башладылар. (Ә 1921 елгы ачлыктан соң инде бу эш үзеннән-үзе көчәеп китте.) Дәүләкән җире шәп, ни чәчсәң дә котырып үсә – бездәге көнбагыш та кабак төше хәтле була торган иде.
Габдрахман абзый, беренче хатыны тифтан вафат булгач, безнең Каргалы кызы Мәрзия апага өйләнде. Мәрзия апа үзе дә мөгаллимә – Мөхәммәтша тегүче өенең кечкенә бер бүлмәсендә фатир тора иде. Туйлары да шушы йортта булырга тиеш иде. Без, бер төркем малайлар, туй килгәнен күрергә дип, Мөхәммәтша абзыйның капкасы төбенә җыелдык. Кышкы шактый салкын айлы төн иде, өйнең урамга караган өч тәрәзәсендә дә утлар яна, ак пәрдәләр тартылган, ләкин өйнең эчендә дә, тышында да мондый чакта була торган хәрәкәт, ыгы-зыгы бер дә сизелми иде. Без, күпме көтсәк тә, кыңгыраулы пар атларда туй килгәнен күрмәдек. Тик шактый вакыт үткәч, бер генә ат җиккән кошёвкада Габдрахман абзый ялгыз үзе генә килеп җитте. Кемдер капканы ачып, аны ишегалдына уздырды. Шуның белән барысы да бетте, тынды… (Ә никахны көндез үк укытканнар икән – монысын соңыннан ишеттек.) Без дә салкын тын урамда бераз биешеп тордык та әкренләп өйләребезгә таралыштык. Туйларны күргән бар иде – андагы кызык, шау-шу, җыр-музыка!.. Әмма боларның берсен дә безнең үтә тыйнак мөгаллимебез әллә белмәгән, әллә инде кирәк дип тапмаган.
Туйдан соң «яшьләр» Гатаулла бабайның ишегалды түрендәге иске өендә бергә тора һәм бергәләп укытырга да йөри башладылар. Аларның бәхете әнә шул эшләрендә иде, башкасын алар гүя тели дә, көтә дә белмиләр иде. Хәер, бер бик көчле теләкләре булган аларның – уку, уку һәм уку!.. Менә шушы теләк белән алар, шактый олы яшьтә булуларына карамастан, икәүләп, 1930 елны Уфага, Учительләр институтына укырга китәләр.
Авыр еллар, ике балалары бар, ничек укыганнардыр да ничек яшәгәннәрдер, Хода белсен! Ә укуны бетергәч, яңадан шул ук иске, изге эшкә: Габдрахман абзый – Уфаның бер башлангыч мәктәбендә мөдир, Мәрзия апа исә шунда ук рус теленнән гади укытучы. Бу эштә инде аларның гомерлеккә «чәчләре чәчкә бәйләнгән»!
Илленче елларның уртасында, беренче мәртәбә Уфага кайткач, мин Габдрахман абзыйны электән үк таныш урамнарның берсендә, баракка охшаган озын агач йорттан эзләп таптым. Бераз гаҗәпләнеп, әмма бик сөенеп каршы алды ул мине… Миңа да гаҗәпләнергә туры килде: авыр еллар Габдрахман абзыйга да тирән эзен салып узган икән. Аннары үсеп җиткән ике улының Шамил исемле зуррагы фаҗигале рәвештә үлгән дип тә ишеткән идем. Әйе, хөрмәтле укытучым шактый ук картайган да, суырылган да, йөзе дә саргайган, күзләре дә эчкәрәк бата төшкән, ләкин үзе әүвәлгечә дәртле сөйләшә, елмая, сораша, әмма үз хәсрәте турында ник бер сүз әйтсен!.. Минем әдәбиятта яңадан күренә башлаган чагым иде, шуны белгәч, чын ихластан куанды ул… Без сөйләшеп утырган бүлмә бик тыгыз иде. Унике квадрат метрда дүрт кеше – үзе, Мәрзия апа, өйләнгән улы белән яшь киленнәре торалар. Ике карават (берсенә чаршау корылган), уртада өстәл, урындыклар, ишекнең бер ягында савыт-сабалар өстәле, икенче ягында киемнәр элгече – кыскасы, борылыр урын да юк. Мондый шартларда тору өчен нинди сабырлык кирәк!.. Уллары Искәндәр – урман хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлаган яшь белгеч. Ул, билгеле, квартир алу хәстәре артыннан йөри башлый. Шул арада Габдрахман абзый да авырып китә… Аны күбрәк килене карый – килен үзе, врач булу өстенә, бик кече җанлы, бик итагатьле кыз булып чыга. Шактый көч һәм вакыт сарыф итеп йөргәннән соң, аларга, ниһаять, өч бүлмәле квартир бирергә булалар. Шул чагында Габдрахман абзый улына әйткән:
– Искәндәр улым, әллә сабыр итеп торабызмы? Юеш подвалларда торучылар да бар бит әле, алардан элек яңаны алу безгә килешмәс! – дигән.
Соңыннан моны ишеткәч, минем дә ачынып әйтәсем килде: «Их, мөгаллим, мөгаллим, шулхәтле дә изге җан булырга ярыймы соң бу заманда?! Куй, йә кешеләрнең ачуын китерерсең!..»
Яңа квартирга күчкәч, Габдрахман абзый бер генә ел торып калган. Белмим, бу кыска гына вакыт эчендә ул иркенрәк квартирда торуның рәхәтен әзрәк татый алды микән, әллә, булмаса, һаман да шул «подвалларда яшәүчеләр»дән тартынып-оялып дөньядан китеп барганмы?!
Ә менә Мәрзия апа Габдрахман абзыйга караганда озын гомерле булды. Улы белән килене тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәп, ул сиксән биш яшенә җиткәч дөнья куйды… Әйе, яхшылар да, начарлар да иртәме-соңмы бу дөньядан китәләр. Начары кеше буларак шунда ук онытыла, ә яхшысы гомер буена диярлек онытылмый. Әгәр аның кайбер сыйфатларын балаларында да күрсәң, кешеләргә ничектер ышаныч арта, тормыш үзе дә яктырак, рәхимлерәк булып күренә башлый. Быел Уфага кайтып, Искәндәр белән очрашкач, мин әнә шундый бик әйбәт, тансык, кадерле бер хис кичердем.
Гатаулла бабайның иң кече улы Хәбибрахман миннән өч яшькә олырак. Габдрахман абзый белән Хәбибрахман арасында туган балаларның үсеп, тәмам егет һәм туташ булып җиткәч кенә үлеп китүләрен әйткән идем инде… Ул заманда ике төрле чир – чахотка белән тиф – яшьләрне аеруча кырды. Картның да ике улын тиф, ике кызын чахотка алып китте. Бер сабыйны югалту да хәзер ата-ана өчен зур фаҗига, ә тап-таза егетләр белән буй җиткән кызларны югалтуның хәсрәтен ничек кенә күтәрергә мөмкин икән?! Әйе, искиткеч чыдам булган ул чакта картларның йөрәге!..
Хәбибрахман үзе дә балачактан ук тазалыкка туймады. Аның бер аягында сөяк туберкулезы иде, шуның белән ул берничә ел азапланды, берничә мәртәбә озак-озак кына больницада да ятып чыкты. Малай чагында аңа чабып, уйнап йөрергә күп туры килмәде. (Хәлбуки, әйтүенә караганда, чабарга бик яраткан.) Безнең уйнаганны да ул капка төбенә чыгып, култык таякларына таянып, баганага сөялеп, читтән генә бик кызыгып карап тора иде. Менә шул авыруы аркасында, гәрчә урам аша гына торсак та, мин Хәбибрахманның малай чагын юньләп белми дә, күрми дә калдым. Тик бер тапкыр Дәүләкән читендәге больницага, кемнәргәдер ияреп, аның хәлен белергә баруымны гына әзрәк хәтерлим. Әмма аның каравы без икебез дә 1925 елны Казанга барып, шунда очрашкач, бик якынаеп, дуслашып киттек. Һәм бу дуслык гомеребез буена һич сүрелмичә, өзелмичә дәвам итте. Һәм хәзер дә шулай дәвам итә!
Больницада яткан чагында аның аягын кисмәкче дә булганнар, ләкин ул кисәргә бирмәгән аягын. «Үләсең!» – дигәннәр аңа. «Үз аягым белән үләм», – дигән ул… Торып-торып шуңа исе китә һәм куана Хәбибрахман хәзер дә: «Миңа бит унике генә яшь иде, ничек акылларым җиткән!» – ди. Аяк әкренләп булса да төзәлә, тик Хәбибрахман әзрәк аксый торган булып кына кала. Җитмеш биш яшьлек картым рәхәтләнеп йөрү генә түгел, дәрте килсә, яшь ханымнарның биленнән алып, танцевать та итеп җибәрә.
Хәбибрахман балачактан ук укырга гаять сәләтле булган икән. Еллап авыруына карамастан, ул үзлегеннән укуын дәвам иттерә, ә аягына баскач, Бәләбәйгә барып, ике ел эчендә урта мәктәпне бетереп кайта. Егерме бишенче елны Казанга барып, университетның медицина факультетына укырга да керә. Имтиханнарын да җиңел генә бирә. Шулай итеп, моңарчы рәсемнәрдә генә күрергә туры килгән мәһабәт колонналы ак бинаның озын коридорында сары кайры тун, төпле пималар кигән, азрак кына шадра бер Эткол егете аксый-туксый укып йөри башлый. Әмма бу уку аңа, әйтергә кирәк, чын куаныч белән бергә зур газап та китерә. Ятимнең авызы ашка тисә, борыны бозга тия, диләрме, шуның шикелле, тырышып кына укып йөргәндә, аның сәламәтлеге яңадан начарлана: әлеге чахотка дигән әшәке-хәтәр авыру үпкәләренә күчә – менә шул авыруы белән көрәшә-көрәшә укый ул… Соңгы курска җиткәндә инде ул кан төкерә иде, хәле бик мөшкел иде. (Бу чакта без аның белән Кирпеч заводы урамында, чокыр төбендәге бер йортта икәү бергә тордык.) «Кем кемне алдан бетерә инде, мин медфакнымы, әллә чахотка минеме?» – ди иде Хәбибрахман, еш кына көләргә тырышып. Менә шушы хәлендә дә ул, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, медфакны бетереп чыкты һәм, чыгу белән артык бер көн дә тормыйча, Кырымга китеп тә барды. Бу утызынчы ел җәенең кояшлы бер иртәсе иде. Иске чемоданын һәм каеш белән буган медицина китапларын күтәрешеп, мин аны Казан вокзалында озатып калдым. Хәерле юл, хәерле сәгатьтә!..
Аның бар өмете Кырымда иде. Шунда эшләргә дә, шунда сәламәтләнергә дә тиеш иде ул. Ләкин китүенә берничә ай үтте микән, Кырымнан кайткан бер таныш миңа очрап, Хәбиб- рахманның авыр хәлдә больницага кереп ятуын сөйләп торды. Дөрес, ул үзе аны күрмәгән, ләкин кемнәндер шулай дип ишеткән. Мин моңа, билгеле, ышана калдым һәм Хәбибрахман белән бергә укыган, шул сәбәпле аның хәлен яхшы белгән кайбер иптәшләренә тизрәк хәбәр тә иттем. Уйлаштык-киңәштек тә, үзара акча җыеп, Хәбибрахманга җибәрергә булдык. (Башка ярдәм итәрлек чарабыз юк иде.) Хәбибрахман исә Кырымнан миңа нинди санаторийда эшли башлавын язган иде инде. Шул сәбәпле акчаны җыючы да, җибәрүче дә мин булдым. Ләкин нишләптер озак кына хәбәр булмыйча торды, күңелгә төрле шикләр килә башлады. Акчабыз барып җитмәдеме, әллә инде… соңга калдымы?.. Шулай ни уйларга белмичә хәвефләнеп торган чакта, ниһаять, егетебездән хат килеп төште. Бик күп рәхмәт әйткән, сезнең кебек дуслар булуына бик сөендем, дигән, ләкин юкка борчылгансыз, минем больницага кергәнем юк, әйбәт кенә эшләп ятам, сәламәтлегем дә ул хәтле үк начар түгел. Кырым һавасының шифасын да әкренләп сизә башладым инде, дип язган.
Җыеп җибәргән акчабыз күпме генә булгандыр инде, әмма Хәбибрахман аны гомере буена диярлек онытмады. Ә Кырымга китеп ул бик дөрес эшләгән икән. Кырым аны, чынлап та, аякка бастырды. Авыруын да җиңде, бәхетен дә шунда тапты.
1937 елны инде Хәбибрахман үзе миңа ярдәм кулын сузды. Үзегез беләсез, бу бик тынгысыз, хәвефле бер вакыт иде. Азәрбайҗанның бер районында ярты ел эшләгәннән соң, минем, Бакуга килеп, кая барырга, нишләргә белмичә аптырап йөргән чагым иде. Хәбибрахманга кыскача гына хат яздым. Озак та үтми, аңардан чакырып җавап та һәм юллык акча да килде. Безнең җиде ел инде күрешкәнебез юк иде. Хатын белән баланы Казанга озаттым да үзем Кырымга китеп бардым. Башта поезд белән Севастопольгә, аннан кечкенә пароходта Ялтага, Ялтадан җәяүләп кенә Кориез дигән җиргә… Уналты чакрымлык бу араны, һич тә таныш булмаган бик әйләнчек юлдан бер дә адашмыйча, мин җиңел генә барып та җиттем. (Яшь чак шул! Хәбибрахманның исе китте, ник хәбәр итмәдең, дип тиргәп тә алды. «Эмка» машинасында гына каршы алмакчы булган икән ул мине…)
Яшь чаклар өчен җиде ел аз вакыт түгел. Бу вакыт эчендә Хәбибрахман сәламәтлеген ныгыткан, таза ирләр төсе кергән үзенә, азрак шадра йөзе дә тулыланып, шомарып киткән һәм иң мөһиме – бик матур яшь кенә Кырым кызына өйләнгән, инде ике баласы да бар икән. Әмма мине тагын да гаҗәпләндергәне һәм сөендергәне – ул, баксаң, фиркасез көенә Партия Үзәк Комитеты карамагындагы иң шәп санаторийның баш врачы да булып өлгергән!.. (Кырымга барып йөрүчеләр бу санаторийны белергә тиешләр – ул Кориез дигән җирдә. «Тау кояшы» дип атала иде.) Хикмәт нәрсәдә? Хикмәт шунда ки, Хәбибрахман, Гатаулла карт малае, шактый тиз арада үзен яхшы, төпле врач итеп кенә түгел, санаторий эшен бик оста оештыручы чын, тырыш җитәкче итеп тә таныта. Шуңа күрә дә ул җитмеш яшенә чаклы бөтен гомерен төрле җирдәге зур санаторийларда гел баш врач булып уздырды. (Билгеле, Кырымда чакта ук партиягә дә керде.) Бары сугыш вакытында гына семьясы белән Татарстанга кайтып, Арчадагы немец әсирләре госпиталенең начальнигы булып торды. Врач эше – кешене, аның кем генә булуына карамастан, дәвалау, үлемнән коткару – шуңа ул врачлык дипломын алган чакта ук ант та иткән. Терелеп, аякка басып, сугыш беткәч, иленә җибәрелгән немец солдатлары хәрби гимнастерка өстеннән ак халат кигән, көне-төне алар өчен аксый-аксый чапкан, тырышкан бу татар начальнигын һәм аның кул астында эшләүче врачларны, шәфкать туташларын, бәлки, әле хәзер дә рәхмәт укый-укый исләренә төшерә торганнардыр. Әгәр кеше булсалар, әлбәттә!
Әзрәк читкә тайпылдым шикелле. Хуш, мин бит әле Кырымда, Хәбибрахманның кунагы… Санаториеның ремонтка ябылган чагы икән, ял итүчеләр юк, миңа ул бик чибәр бинадан бик шәп җиһазлы иркен бер бүлмә бирде, шушында рәхәтләнеп тор, ял ит, диде. Үзе ул ремонт эшләре белән төрле якка гел йөреп тора иде. Ләкин күрә: миңа аңардан башка бер дә күңелле түгел, шуннан соң кая гына барса да, ул мине үзеннән калдырмас булды. Ул елларда машиналар күп түгел иде әле, шулай да Хәбибрахманның персональ машинасы бар иде. (ЦК санаториеның баш врачы бит!) Утырабыз да китәбез. Монда юллар әйләнмәле дә борылмалы. Бер якта киерелеп яткан зәңгәр диңгез, икенче якта текә-текә кыя таулар… Күп йөртте Хәбибрахман мине, Кырымның бөтен матур җирләрен күрсәтеп чыкты. Әмма бу йөрүләрнең минем өчен иң әһәмиятлесе – Галимҗан Ибраһимовны күреп китү булды. Авыру әдипне Хәбибрахман бер-ике тапкыр үз санаториена алып, дәвалаган-караган, шуның аркасында алар арасында бик әйбәт якын мөнәсәбәт тә урнашып калган. Ялтага барган саен Хәбибрахман әдип янына кереп, хәлен белеп чыга торган иде. Минем китәр вакыт якынлашкач, ул мине дә, кыстый-кыстый, Галимҗан ага янына алып керде. Бу турыда мин «Әдипнең терелеп кайтуы» дигән мәкаләмдә язган идем инде, шул сәбәпле яңадан кабатланасым килми, тик шуны гына әйтергә тиешмен ки, олы әдип белән күрешү-сөйләшү һәм аның шул чактагы кыяфәте минем хәтердә гомерлеккә диярлек сакланып калды. Күңел түрендәге бер хәзинә дияр идем мин моны… Хәбибрахман мине ике айга якын җибәрмичә үзендә тотты, төрле очрашулар да (мәсәлән, Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзинә белән) аз булмады, ләкин боларны искә төшерә башласам, бик читкә кереп китәрмен дип куркам. Сүз Дәүләкәннән ерак китмәскә тиеш.
Әйткәнемчә, Хәбибрахман бөтен гомерен санаторийларда эшләп уздырды. Соңгы бер егерме елын Звенигородтагы МК санаториеның баш врачы булып эшләде – бары җитмеш яшенә җиткәндә генә пенсиягә чыга алды. Бу санаторийның бинасы да иске заманның бер бай аристократыннан калган, зур парк эчендәге ак колонналы бик шәп сарай. Бирегә килеп ял итүчеләр дә карт большевиклар белән югары урындагы работниклар – үзенә аерым бер контингент дияргә була. Егерме ел буена шушы «контингент»ка ярар өчен баш врачның ниндирәк кеше булырга тиешлеген сөйләп тору артык, минемчә. Әмма шунысы гыйбрәтле: бу зур санаторийда ул бердәнбер татар, ләкин бөтенесе аңа түбәнчелек белән «Хәбиб Гатауллович» дип кенә торалар. Шушы үзе генә дә кешенең эштәге авторитетын гына түгел, аның кайбер башка якларын да аңлатса кирәк. Ул – РСФСРның атказанган врачы.
Хәбибрахман белән минем дуслык, күргәнебезчә, бик борыннан килә. Бу дуслык һәрвакытта бик саф, бик җылы булды, аңа бервакытта да әз генә дә кер-тап төшмәде. Мәскәүгә яки Малеевкага барсам, без очрашмыйча калмыйбыз: йә мин аның янына барып чыгам, йә ул үзе минем янга килә. Серләребез килешә, сөйләшеп туймыйбыз – өч көн тоташтан сөйләшсәк тә, сүзебез бетмәс кебек. Ул миңа бик әйбәт киңәшләр бирә, аеруча сәламәтлекне ничек итеп саклау турында, тик мин, юньсез, аның әйткәннәрен үти генә белмим… Хәбибрахман ул, гомумән, бик ярдәмчел, агасы Габдрахман абзый кебек, шулай ук атасы кебек тә дип өстисем килә. Гадәттә, без бит купецта кешелек сыйфаты күрергә өйрәнмәгәнбез, әмма шушы Гатаулла «купич», егерме беренче елның коточкыч ачлыгында тәмам үлем чигенә килеп җиткән тол хатын Лотфия җиңгине ике малае белән үзенең йортына кертеп, аларга җылы урын бирә, ризык бирә. Ике малайның олысы – Фәтхелислам, кечесе – Миңнеислам; аталары исә грузчик Мансур агай 1918 елны тифтан үлгән. Лотфия җиңги бик юаш, бик тыйнак бер хатын иде, бичара! Хәерчелек баштан ашкан, җөйләре сүтек ике мендәрдән һәм сәләмә юрганнан башка һичниләре юк – менә шуларны Гатаулла карт ач үлемнән коткарып кала.
Фәтхелислам да, Миңнеислам да минем бергә үскән дусларым иде, алар турында алда сүз булачак әле. Тик бу урында әйтәсем килә: алар соңыннан кем булып, нинди дәрәҗәгә ирешсәләр дә, Гатаулла бабайларын бервакытта да онытмадылар. Чөнки кемгә бурычлы булуларын бик яхшы аңлыйлар иде.
Купецларның Гатаулла карт кебек ярлылыктан байлыкка ирешкәннәре рәхим-шәфкатьтән бер дә мәхрүм түгелләр иде – мин моның мисалларын ишетеп тә, күреп тә беләм. Аннары кеше нинди сынаулар аша үтә һәм ничек үтә – шуны да онытмаска кирәк. Утызынчы елларның башында Гатаулла картны йортыннан чыгаралар, ләкин ул бүтәннәр шикелле Дәүләкәнне ташлап китми. Төнге каравылчы булып эшкә керә, ә көндезләрен заготконтораның атларын карый. Эш-хезмәт – аның стихиясе, күргән, татыган ул аны, шул сәбәпле «купич»лыктан кире кара эшкә күчү аның өчен зур бәхетсезлектән саналмаган… Хатыны Рокыя апай да тегү артелендә эшли, ударница дип аны газетага да мактап язалар. Шулай яшиләр алар. Карт сиксән биш яшенә хәтле эшли, аннан пенсия ала башлый. Туксаннан да узып китә ул! 1937 елны мин аны Кырымда күргәндә (Хәбибрахман янына кунакка килгән чагы), аңа җитмеш җиде яшь иде. Кечерәк буйлы җыйнак кына карт, иңбашлары әзрәк салынкы, кара-көрән муенында аркылы-торкылы сызыклар, шуңадыр, ахрысы, ул бөтен торыш-килбәте белән каты агач тамырын хәтерләтә иде. Хәбибрахманның әйтүенә караганда, бабай, бәлки, йөзгә дә җиткән булыр иде, ләкин, бәхетсезлегенә каршы, кышкы томанлы көннәрнең берсендә ул, тимер юл аша чыкканда, поездга тапталып һәлак була… Чиканастан бәхет эзләп чыгып киткән ярлы татарның язмышы әнә шулай төгәлләнә.
Әйтергә кирәк, Дәүләкәннең нәкъ уртасыннан узган тимер юлда моның ише фаҗигале үлемнәр ара-тирә һаман булгалап тора икән, чөнки бу юлда хәрәкәт гаять көчле, озын авыр составлар биш-ун минут саен диярлек коточкыч тизлек белән бер-бер артлы үтеп кенә торалар. Кайткан чакларда мин моны үзем дә күреп, бик курыкканым бар. Дөрес, сугыштан соң шактый вакыт узгач, юллар аша биек тимер күпер салдылар, ләкин адәм дигәнең, күпергә менеп-төшеп йөрисе килмичә, хәтәр җирдән туры гына үтеп китәргә ярата… Һәм кайчагында авыр составның ажгырып килеп җиткәнен сизми дә кала…
Сүз моңарчы татар «купич»ларының балалары турында барды. Алар күп һәм барысы турында язып торуның, минемчә, кирәге дә юк. Шуңа күрә мин мисал өчен үземә бик яхшы таныш булган ике күршебезнең уллары белән генә чикләндем. Ләкин шулар мисалында да «купич» балалары турында билгеле бер нәтиҗә ясарга була.
Иң элек шуны әйтергә кирәк, сәүдәгәр балалары без кичергән заманның мәгълүм бер чорында «чит элемент» булып саналалар иде. «Чит элемент»ка эшкә керүе дә авыр, уку йортларының да ишекләре ябык иде. Шуңа карамастан аларның берсе дә сукбайга әйләнмәде, начар юлга кереп китмәде, кыскасы, юкка чыкмады. Дөрес, егерменче елларның ахырларында алар берәм-берәм каядыр китә, тарала башладылар һәм озак кына югалып та тордылар. Еллар узды, заманнар үзгәрде, чыгыш өчен кагулар да бетерелде, ниһаять, Бөек Ватан сугышы да үтеп китте. Менә шуннан соң «купич» малайларының исән калганнары берәм-берәм табыла башлады. Кайсы врач, кайсы инженер, кайсы сәүдә яки хуҗалык эшендә, күбесе партиягә дә кергән. Гаҗәп иде бу, бигрәк тә минем өчен, чөнки мин үзем дә шулар җөмләсеннән, ләкин алар кебек үземә тиз генә һәм ансат кына юл ера алмадым. Күрәсең, миңа караганда акыллырак булганнардыр инде. Һәрхәлдә, дөресен әйтергә кирәк, бу «купич» токымы, рус әйтмешли, чынлап та, бик «живучий», бик тырыш һәм сәләтле дә булып чыкты. Мисаллары җитәрлек. Фамилияләрен атау кирәк тә түгел.
Мин менә Дәүләкән купецлары турында шактый озын итеп сөйләдем. Чөнки татар халкының кая гына барсаң да очрый торган бу төркем кешеләренең язмышы шактый гыйбрәтле, моңарчы безнең мемуар әдәбиятында юньләп чагылганы да юк, шул сәбәпле алар турында белгәннәремне язып калдыру бер дә язык булмас дип санадым. Ләкин укучыларга минем бу язганнарым бер генә яклы булып тоелмасын өчен әйтәсем килә: һәр җирдәге шикелле үк, Дәүләкәндә дә сәүдәгәрләргә караганда хезмәт ияләре, әлбәттә, берничә тапкыр күбрәк иде. Алар турында хәзергә сүз бармый икән, моның сәбәбе бер генә: мин үскәндә яшәгән хезмәт иясенең язмышында зигзаглар юк диярлек. Революциядән соң аның язмышы бары яхшыга таба үзгәрде. Бу инде күп тапкырлар кабатланган хакыйкать. Ә китап, үзегез беләсез, күп кабатлауны яратмый.
Дәүләкәннең янә бер кызыклы ягы – авылга да охшамаган, кала да булып танылмаган, әмма бик җанлы сәүдә үзәгенә әверелгән шушы җирдә күптөрле милләт халкы яши иде. Башта әйткәнебезчә, аларны бирегә әлеге Себер тимер юлы төрле яктан тартып китергән. Төп халкы башкорт, аннары татар, рус, немец, яһүд, чуваш, тагын берән-сәрән һәртөрле милләт кешесе – хәтта монда үз йорты белән торучы чегән дә һәм Кавказ якларыннан килеп чыккан самавырлар ямаучы чиркәс тә бар иде. Чегәннең эше-кәсебе нәрсә булгандыр, белмим, ләкин бездән артык ерак та түгел урамга буй салынган шактый чибәр яшел йортын яхшы хәтерлим. Һәр елны бу чегән, кар китеп кырлар яшәргәч тә, ике атын киндер көймәле зур арбасына җигеп, шуңа әллә нихәтле төеннәрен һәм бер оя бала-чагасын төяп, каядыр читтә йөрүче үз чегәннәре янына чыгып китә, бөтен җәен шулар белән бергә бер таборда уздыра, тик салкын көз җиткәч кенә яңадан үз йортына кайтып керә торган иде.
Сан ягыннан халыкның күпчелеге мин үскәндә руслар иде. Алардан кала башкорт белән татарлар, аннары немецлар һәм башкалар китә. Башта, әлбәттә, төп халык күпчелек тәшкил иткән. Ләкин читтән килүчеләр арта барган саен, милли состав бик тиз үзгәрә. Кызганычка каршы, бу хактагы иске мәгълүматларны мин таба алмадым.
Дәүләкән (дөресрәге – Эткол) арта-зурая башлаган чакта, бу халыклар бер-берсеннән аерылыбрак утырганнар. Мәсәлән, Этколның буеннан-буена сузылган иң төп, иң озын урамында тоташтан диярлек башкортлар белән татарлар яши. (Алар арасында рус йортлары бик сирәк иде.) Шул ук урамның бары югары очында гына күбрәк руслар тора иде. Янә тимер юлга караган чиркәү урамы тоташы белән русларныкы иде. Вокзал тирәсендә, Дәүләкән чокыры буендагы урамнарда да руслар күпчелек иде, ә менә «выгон» дигән җирдә инде бары руслар гына иде.
Немецларга килсәк, болар инде тимер юлның аръягында үзләренә аерым бер төбәк булып утыралар иде. Шуңа күрә бу төбәкне «нимеч ягы» дип кенә йөртә дә идек. Алар ягына барып чыксаң, бөтенләй икенче бер бистәгә кергәндәй буласың. Монда урамнар киң, яшел чирәм, йортлары да, каралтылары да ак кирпечтән, таза-матур, һәркайсында җиләк-җимеш бакчасы, ишегалларында оя-оя төрле эре чәчәкләр үсеп утыра. Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Мин хәтта малай башым белән аларның бер йортына тәмам гашыйк та булган идем. Йорт без Чагыл тавына үтеп йөри торган урам өстендә иде. Аның бик матур чардагы да һәм вак кына пыяла өлгеләрдән торган верандасы да бар иде. Үзе ул ап-ак йорт, әмма нечкә бизәкләр белән сырлап эшләнгән кәрнизләре, тәрәзә башлары, веранда рамнары – барысы да ачык сарыга буялган, шунлыктан бөтен йорт ничектер бик җиңел дә, бик нәфис тә булып күренә иде. Җитмәсә әле, веранда каршындагы бакча уртасында су атып тора торган түгәрәк фонтаны да бар иде. Мин бу йорт яныннан узып кына китә алмый идем, туктап аңа карап торырга ярата идем һәм, үскәч, хәлемнән килсә, мин дә шушындый йорт салдырырмын әле дип хыяллана да торган идем. Билгеле, кысыр хыял иде бу, әмма матур йортларга соклану миндә шул чактан ук сакланып калмады микән?! Чөнки кай илгә, кайсы шәһәргә генә барып чыксам да, иң элек аның йортларын карап йөрү минем гомерлек гадәтемә керде дияргә ярый. (Матур йорт, матур йортта матур тормыш һәм матур кешеләрне күрәсе килү – бу бит, чынлап та, бик мавыктыргыч!)
Илленче елларның урталарында Дәүләкәнгә кайтып йөри башлагач, кайчандыр мине шулхәтле сокландырган бу йортны күреп исем китте. Аны май заводына әйләндергәннәр. Янәшәсенә таштан аран шикелле нәрсә салып, шуның белән тоташтырганнар. Стенасын ватып, ишек уйганнар. Челтәр өлгеле верандасы юк, элекке бизәкләреннән берни дә калмаган. Кыскасы, нәфис кыз шикелле теге йорт тәмам өтелгән бер карчык кәяфәтенә кергән. Әйләнәсендә бидон төяп килгән арбалар, машиналар – кой- ма буйлары, ишегалды тапталып, чүпләнеп беткән… Акылым җитмәде минем бу күренешкә… Май заводы, әлбәттә, бик кирәкле нәрсә, ләкин аның өчен Дәүләкәндә бу йорттан башка да тазарак, гадирәк берәр бина табылмас идемени? Күрәсең, гүзәллек белән нәфасәтне саклау турында уйлап караучы да булмагандыр инде. Материал ихтыяҗга матурлык киртә була аламыни?! Билгеле, юк.
Немец малайларын бик усал дип әйтә торганнар иде. Урамнарына барып чыккан чит малайларны, бигрәк тә рус малайларын гел тукмап җибәрәләр, имеш. Ләкин без үскәндә алар ягыннан күпме үтеп йөрсәк тә, «нимеч» малайлары белән бервакытта да очрашырга да, бәрелешергә дә туры килмәде. Гомумән, очрамыйлар иде, кайда алар, нишлиләр – Хода белсен! Тик ике катлы ак кирпеч мәктәпләре яныннан узганда, шуның иркен ихатасында бик пөхтә киенгән немец балаларының артык шауламыйча гына таган атынуларын яки куышып уйнауларын күреп китә идек. Зурраклары, күрәсең, тегермәндә яки хуторда эштә булганнардыр инде. Алар безнең кебек бушка урам таптамыйлар иде.
Әйе, немецлар башка халык иде. Иң зур тегермәннәрнең хуҗалары алар, төрле сәүдә фирмаларының хуҗалары алар, хутор биләп, зур мәйданнарда иген игүчеләр дә алар иде. Революциягә кадәр ул шулай булган, революциядән соң байлары кая киткәндер – ул кадәресен белмим. Әмма калганнары һаман әле үзләренә аерым бер төбәк булып яшиләр, гыйбадәтханәләре дә, мәктәпләре дә аерым – бары үзләре өчен генә. Татар, башкорт, хәтта рус белән дә аралашу, йөрешү юк иде бугай. (Билгеле, эш, алыш-биреш мөнәсәбәтеннән башка.) Һәм гаҗәп хәл: шушы «өстен» милләтнең бер чибәре белән миңа шулай да бераз гына «гулять» итеп алырга туры килде.
Читкә чыгыбрак булса да, мин бу вакыйганы сөйлим әле: бер төрләндереп алу зарар итмәс, югыйсә сизәм, «хикәятнамә»м бик коры бара кебек.
Бу «роман» дип әйтик инде, мин егет булып, Казаннан Дәүләкәнгә кайтып йөргән чакларда, ягъни 1927–1928 елларда булып алды. Кыз Лида исемле иде. Әгәр ул «нимеч ягы»нда торса, билгеле, бернинди очрашу да, танышу да булмаган булыр иде. Ләкин аның әтиләре татар-башкорт ягында, тагы да төгәлрәк әйткәндә, «Якир» тегермәне янында торалар иде. (Ә «Якир» тегермәне ул немецлар Димне буып салдырган иң зур, иң мәшһүр тегермәннәрнең берсе иде.) Ихтимал, Лиданың әтисе элек тегермән хуҗаларының берсе булгандыр, әмма совет вакытында инде ул шунда белгеч-мастер буларак эшли иде. Торган йортлары да аларның бик шәп таш йорт иде. Янә килеп, шул ук тегермән территориясендә безнең Гөлсем исемле бер назлы гына кызыбыз да тора иде. Һәм шунда ук «кызыл почмак» дип аталган зур гына бүрәнә йорт та бар иде – без, татар яшьләре, менә шул йортка җыелышка-мазарга баргалый да торган идек. Билгеле, ул чакта әле безнең арада бернинди немец кызы да, марҗа кызы да булмый торган иде. Ләкин шулай да теге Лида дигән «нимеч» чибәре безнең килеп-китеп йөргәнне һаман күргәли икән. Һәм ни сәбәптер шул чакта аның күзе миңа төшкән. Гөлсемнән, кызыксынып: «Бу егетегез кем?» – дип сораган, аннары, бер дә кыенсынып тормыйча, үзе белән таныштырырга да кушкан. Шулай итеп, Гөлсем безне таныштырды.
Йә, шуннан соң ни булды? Бик яхшы хәтерлим: иң беренче эш итеп без, Лида теләге белән, Димдә өчәүләп көймәдә йөрдек. Мин ашыкмыйча ипләп кенә ишәм, Лида каршымда утыра, ә Гөлсем көймәнең иң түрендә, гүя безгә игътибар итмәгән булып, авыз эченнән әкрен генә нидер көйләп бара. Ул безнең җыр яратучан бер моңлы кызыбыз иде. Лиданың өстендә ак ефәктән юка гына кофта, кара юбка, аягында нәрсә иде – хәтерләмим. Күзләрем гел аның йөзендә. Әйтергә кирәк, ул бер дә немец кызларына охшамаган иде. Немец кызлары бит, гадәттә, йә аксыл, йә җирән чәчле булалар, ә бу нәкъ чегән кызыдай чем-кара чәчле, нечкә кара кашлы, кара энҗедәй кечерәк кенә күзле, әмма йөзе сөттәй ап-ак һәм бик чиста да иде. Әлбәттә, ул бик матур, бик нәфис кыз иде – биле дә чегәннәрнекедәй нечкә, күкрәкләре дә тулы гына иде. Хәтта колагындагы алкалары да, чегән кызларыныкы шикелле, зур түгәрәк алкалар иде. Мондый сылу белән минем әле беренче танышуым, шуңа күрә миңа аның алдында үземне «тота белү» бер дә җиңел түгел иде. (Бигрәк тә русча тел зәгыйфьлеге мине бик «изә» иде.) Лида, шуны сизгәндәй, күбрәк үзе җанланып нидер сөйләнә, ә мин тырышып-тырышып ишүемне генә беләм. (Биргән сорауларына да баш кагып «да», «нет» белән генә чикләнәм.)
…Кызларымны мин Кара яр ерымы аша Димнең үренә алып чыктым. Бераз бара төшкәч, анда елганың киңәеп киткән бик матур урыны бар иде. Күпме генә килеп йөргән урын булмасын, әмма матурлык ул күргән саен барыбер сокландыра. Кызларым да бик куандылар, мин ишүдән туктадым, көймәне агым ихтыярына куйдым. Тирә-ягыбызга каранып, сокланып, рәхәт татып утырабыз. Көймә әкрен генә яр читенә якынлашкач, Лида яңа гына ачылган ап-ак эре төнбоек чәчәкләрен озын саплары белән бергә судан суырып-суырып алды. Төнбоек чәчәкләре суда чакта бик матурлар, әмма өзгәч алар бик тиз шиңәләр… Кыскасы, без көймәдә бик күңелле йөреп кайттык.
Шуннан соң?.. Шуннан соң без тагын берничә тапкыр очрашып, кичен читтәге буш урамнарда йөрдек, айлы төндә берәрсенең капка төбендәге күләгә караңгылаган эскәмиясендә иңне иңгә терәбрәк утырдык. Минем бәхеттән, кызым шат күңелле иде. Сөйләнә, көлә, шаярта, кыскасы, бер дә «скучать» итми иде. Һәм миңа да инде аның көенә җайлашып, үземне беркадәр хөр тотарга, көләргә, хәтта сүзен табып көлдереп тә алырга туры килә иде. Дөрес, башта ук бер нәрсә минем өчен бик ачык иде: бу очрашып йөрүләрнең җитди төс алуы, тирәнгә кереп китүе һич тә мөмкин түгел. Аерма бик зур. Асылда Лида өчен бер татар егете белән «йөреп карау» ул кызыклы мавыгу гына булырга тиеш иде. Мин моны ничектер сизә идем һәм үземне аңа һич тә тиң кеше итеп санамый идем. Шуның өстенә әле мин үзебезнең егетләр һәм кызлардан да шактый уңайсызлана идем. Белә калсалар, берәүләре: «Әмир әнә кем белән чиерттерә икән, малай!» – дип көләчәкләр, ә икенчеләре, ихтимал, каты гына хөкем дә итәрләр иде. Ул елларда үтә актив комсомоллар берәр егет белән кызның, коллективтан аерылып, ялгыз йөрүләрен бер дә яратмыйлар иде.
Әмма кыз әйбәт, кыз матур, кыз яратырлык иде, ләкин инде минем тиздән китәр вакытым да килеп җитте. Һәм шул чагында немец кызы тагын бер көтелмәгән кыюлык күрсәтте: бик киенеп, көязләнеп, җитмәсә, сеңлесен дә ияртеп, ул мине озатыр өчен вокзалга килде. Берәүдән дә – озата төшкән атам-анамнан да, якын дусларымнан да һич тә тартынып тормыйча, аларны шактый хәйранга калдырып, минем белән килеп күреште, бик мө- лаем итеп хәерле юл теләде, кулындагы бердәнбер куе-кызыл чәчәген дә миңа сузды: «Казанга барып җиткәнче ташлама- гыз!» – диде. Поезд кузгалып киткәндә дә, ул минем якыннарым арасында, булачак кәләшем шикелле, кечкенә ак кулъяулыгын селки-селки озатып калды. Мин белә алмаган, мине бик гаҗәпләндергән әнә шундый кыз иде ул Лида!
Икенче елны кайтсам, туташым кияүгә чыккан икән ләбаса! Шулай диделәр дусларым миңа… Кайчан, кемгә?.. Кемгә булсын, бер немец егетенә, билгеле… Бу хәбәр күңелемне бик тырнады тырнавын, әмма артык гаҗәпләндермәде. Лида, әлбәттә, үз кешесенә чыгарга тиеш иде, ләкин болай ук тиз булыр дип һич тә көтмәгән идем. Әле тагын чибәр-сылу белән матур гына йөреп калырмын дигән өметем бар иде. Мин бит инде бер яшькә булса да олаеп, үсә төшеп, шәһәрчә әйбәтләнеп (сүзгә дә бераз остарып) кайткан идем. Кызлар белән бик йөрисе килгән чак, алай гына түгел, үземә «яр табу» турында уйлана, эзләнә дә башлаган чак, ләкин, ни хикмәттер, миңа уңышсызлык артыннан уңышсызлык килә дә тора. Кече яшьтән үк мине күпме «саргайткан» Һаҗәр дә былтыр ук бер Ыслак егетенә иярде дә китте, инде менә үзе башлап миңа күз аткан кызым да тоткан да үзенең «нимеч»енә чыгып куйган. Их, ышан син бу кызларга!
…Шулай да без очраштык. Бик тын, җылы бер төн иде. Танырдай кеше күзенә күренмәс өчен без башкорт Дәүләкәненең иң читтәге аулак урамында озак кына йөрдек. Кемнеңдер коймасы буендагы косаркага (печән чапкычка) туры килеп, шуның калай идәненә утырып та тордык. Лида кияүгә чыгуын бик җиңел аңлатты: «Вакыт җитте, шуңа күрә чыктым», – диде. Мин: «Нигә мине көтмәдең?» – дигән булдым. «Ә син көтәргә куштыңмы соң?» – диде ул, шелтә белдергәндәй итеп. Әйе, хак сүзгә җавап юк!.. Ләкин кузгалыр алдыннан, Лида үзе миңа сарылып, кайнар сулап: «Әйдә, һич югы, бер үп мине!» – диде. Бу безнең иң беренче һәм иң соңгы бик дәртле, әмма гөнаһсыз үбешүебез булды. Шуннан соң мин, тилебәрән орлыгы ашаган малай кебек, кыек-мыек атлап, бәхет дигән нәрсәне нинди җиңел табып та һәм югалтып та була икән дигән уйдан хәйран калып, үзебезнең очка кайтып киттем.
Икенче көнне без, татар яшьләре, Бәлдәй йортына репетициягә җыелган идек. Шул чакта кемдер кереп миңа: «Әмир, сине тышта көтәләр», – дип әйтте. Кемнәр, дип сорагач, серле генә итеп: «Чыккач күрерсең», – диде. Мин бераз аптырап, ләкин аны-моны уйламыйча чыксам, клуб ишеге төбендә өч егет басып тора. Бик яхшы киенгән таза егетләр. Берсе – ак чырайлы, саргылт чәчлесе – буйга да озынрак, күкрәк-җилкәгә дә киңрәк… Мин шунда ук аларның немец егетләре икәнен сизеп алдым. Әлбәттә, яхшы ният белән килмәгән болар, дип уйладым, эчемә салкын курку да йөгерде, ләкин кире борылып кереп китмәдем. Озын буйлысы, миңа беравык туп-туры карап торганнан соң, кырыс кына сорады: «Ты Амир?..» «Да, я Амир!»16 – дидем мин… Шуннан соң ни булды? Шуннан соң берни дә булмады. Егетләр тагын бераз миңа карап тордылар да, артык бер хәрәкәт тә ясамыйча, борылып киттеләр дә бардылар. Мин бу эшкә бик гаҗәпләнеп, баскан урынымда торып калдым. Өч егетнең озын буйлысы, һичшиксез, Лида кияве булырга тиеш иде бит… Бернинди янау юк, кул күтәрү юк, ни өчен генә ике иптәшен ияртеп килде икән ул?! Хәер, мин моның серен тиз аңладым: аңа мине күреп, танып китү кирәк булган – менә ни өчен килгән ул!.. Һәм мин дә моны хәтәр бер кисәтү дип аңларга тиеш идем. Әйе, хәзергә алар миңа тимәделәр (чөнки көпә-көндез клуб алдында кеше кыйнап китү үзе куркыныч эш), әмма бер күреп, танып киткәч, моның өчен башка уңай җае чыкмасмыни?!
Кыскасы, шушы вакыйгадан соң Лида белән очрашу бетте, өзелде. Икебез өчен дә ул кирәкми һәм ярамый иде. (Лида өчен бигрәк тә.) Дөрес, бу «өзелешү» минем күңелдә үкенү хисе катыш ниндидер бер ямьсез юшкын да калдырды, әмма нишләмәк кирәк?! «Роман»ның ахыры башыннан ук билгеле иде инде.
Ләкин Лида белән очрашулар бетсә дә, соңыннан миңа аның хакында кайбер нәрсәләр ишетергә туры килде. Иң элек мондый бер хәл: шул ук 1928–1929 елларда булса кирәк, хутор биләүче һәм Дәүләкәннең үзендә торучы күп кенә немец семьялары дәүләт органнарының рөхсәте белән Германиягә яки Америкага күчеп китә башладылар. Шул чакта Лиданың кияве дә ата- анасы белән бергә океан аръягына китеп бара. Ә Лида, йөкле булганга күрә, әти-әниләрендә (алар беркая да китмиләр) калып тора. Кияве исә аны соңрак кайтып алырга тиеш була. Ләкин инде ул яңадан безнең якларга кайта алмаган, чөнки бер киткәч кире кайтулары мөмкин булмаган, күрәсең. Шул рәвешчә, Лида Дәүләкәндә бөтенләйгә торып кала. Кем белә, бәлки, үзенең дә китәсе килмәгәндер. Дим буйлары аның да туып үскән җире, әти-әнисе янында, баласы да бар, әллә кайдагы билгесез илгә чыгып китү нигә кирәк аңа?.. Хәер, белеп әйтүем түгел, миңа бит боларның берсен дә аның үзеннән ишетергә туры килмәде.
Еллар узды, күп нәрсәләр еракта калды – онытылды, кемнең генә тормышында нинди генә үзгәрешләр булмады. Әмма шулай да язмыш дигәнең тагын бер мәртәбә Лиданы минем исемә төшерде.
…Хәтерлисездер, бу язманың башында мин үземнең алма исе аңкып торган айлы төндә Дәүләкәнгә кайтып төшүемне язган идем. Күпме еллар узгач, беренче кайтуым… Мин төн уртасында таныш урамнар буйлап йөрдем, үзебезнең йортны барып карадым, ә икенче көнне иртән базар янындагы ашханәгә ашарга кердем. Ашханәнең мөдире миңа бик якын кеше – тимерче Миңлегалим бабай кызы Маһирә булып чыкты. Без кече яшьтән үк бер-беребезне беләбез, күршеләр булып тордык, озак еллар бергә аралашып, бергә йөреп үстек… Ләкин ашханәдә беренче мәртәбә очрашкач, Маһирә мине танымады. Йөземә карап торып та таный алмады. Тик исемемне әйткәч кенә исе-акылы китте. Димәк, чирек гасыр эчендә без никадәр үзгәргәнбез икән. (Хәер, мин үзем Маһирәне күрү белән үк таныдым.) Әмма хикмәт шунда ки, безнең бер өстәлдә бик җанланып, шатланып сөйләшүебезне ашлар бирә торган тәрәзәдән янә бер хатын карап торган. Ул хатын Лида булган!.. Шушы ашханәнең повары икән ул. Ләкин мин аны күрмәдем, беренче керүемдә дә, соңыннан атна буена кереп, ашап чыккан чакларымда да күрмәдем. Билгеле инде, аның шушында, кухня эчендә генә булу ихтималы минем башыма да килмәде. Килүе мөмкин дә түгел иде. Ә ул мине күргән – күргән һәм таныган! Ләкин, мин чыгып киткәч, Маһирәгә бик нык кисәтеп әйткән, зинһар өчен, минем монда икәнемне аңа әйтә күрмәгез, дигән. Һәм Маһирә миңа әйтмәде, мин берни белмичә китеп тә бардым. Гүя урман эчендә янәшә генә узган кешене күрмичә үткән шикелле – ни үкенеч!.. Бары тик икенче тапкыр кайтуымда гына Маһирә миңа бу хәлне көлеп сөйләде. Әмма бу вакытта Лида Дәүләкәндә юк иде инде, каядыр Украинага, кияүдәге кызы янына киткән булып чыкты. Әйе, язмаса язмый икән ул! Маһирә сөйләгәннәрдән миңа бик ямансу булып китте, теге вакытта Лиданы миннән яшергәне өчен үзенә хәтерем дә калды. Шул чакта әйткән булса, мин Лиданың үзенә сиздермичә генә аңа карый алган булыр идем. Ләкин соңыннан инде, тынычлана төшкәч, миндә «Ә бәлки, Лида күренмичә дөрес тә эшләгәндер» дигән уй туды. Һичшиксез, ул да үзгәргәндер, нык үзгәргәндер, ә хатын-кыз үзенең никадәр үзгәргәнен бик яхшы белеп тора ул… Инде менә күрмәгәч, ерак яшьлектәге гүзәл-сылу немец кызы, Дим читендәге нәфис ак төнбоек чәчәгедәй, минем хыялымда һаман да әле саклана.
Ярый, миңа бер юаныч, ә укучыга азрак ял биргән бу сагыш- лы истәлектән инде кире төп мәсьәләгә кайтыйк. Сүз бит Дәүләкәндә яшәүче төрле милләтләр турында бара иде. Әйткәнемчә, мин үскән елларда халыкның күпчелеге руслар иде. Байлары да күбрәк, һәм алар татар купецларына караганда байлык җәһәтеннән күп өстен, көчлерәк тә булганнар. (Бигрәк тә ашлык җыеп озатучылары.) Зур таза йортлар, ишегалды буйлап сузылган амбарлар, тотып тыя алмаслык шәп аргамаклар аларда иде. Әле революциядән соң масленица бәйрәмендә аларның киң-тирән кошёвкаларга тәңкәле сбруйлар белән җигелгән тройка яки пар атта урам буйлап буран уйната-уйната чапканнарын минем үземә дә күрергә туры килгән иде. Рус байлары арасында бик каралары, бик усаллары да булган (мәсәлән, Костюриннар турында шулай дип сөйлиләр иде), ләкин андыйлары Гражданнар сугышы вакытында аклар белән сызганнар булса кирәк. Һәрхәлдә, мин аларны күреп белмим, бары ишетеп кенә беләм.
Шулай ук русның хезмәт иясе дә байларына караганда күбрәк иде. Болар – тегермәннәрдә һәм тимер юлда эшләүчеләр, төрле хезмәткәрләр белән вак һөнәрчеләр… Янә килеп, күпмедер интеллигенциясе дә бар иде: гимназия укытучылары, врачлар, конторщиклар әнә шундыйлардан. Кыскасы, төрле милләт халкы җыелган Дәүләкәндә руслар күбрәк тә, өстенрәк тә, һәр җәһәттән алдынрак та иде. Шуңа күрәдер инде монда унҗиденче елның революция вакыйгаларына иң актив катнашучылар да башлыча алар булган. (Контрреволюция тарафдарлары да һәм революция өчен көрәшүчеләр дә иң элек алардан чыккан.) Совет властен контрреволюциядән яклар өчен кораллы отрядны да алар оештыр- ган. Дәүләкән Советының беренче председателе итеп Николай Кириченко дигән кеше сайланган. Гражданнар сугышы башланып киткәч, Дәүләкән аша да сугыш өермәсе узган, берничә тапкыр кулдан-кулга да күчкән һәм, билгеле инде, бу каты, канлы көрәштә корбаннар да аз булмаган. Вокзалдан ерак түгел кечкенә бакча эчендә алар күмелгән туганнар кабере бүген дә исән-сау тора. Кыскасы, революция вакыйгаларына катнашкан рус иптәшләрнең корбан киткәннәре дә һәм исән калганнары да мәгълүм – аларның берсе дә онытылмаган. Район газетасы «Знамя» битләрендә төрле бәйрәмнәр уңае белән алар турында истәлекләр дә басылып чыккалый. Бу гүзәл эш. Әле быел гына (1981 елның июнь аенда) райкомның элеккеге беренче секретаре иптәш Тартыковның Дәүләкән тарихын яктырткан һәм берничә номерга сузылган шактый бай материалы басылган иде. Бу материалда да без шул ук революция каһарманнарын күрәбез: болар Иван һәм Николай Кириченко, Архип Мещеряков, Алексей Астафьев, Василий Крайнов, Нестер Шуваев, Иван һәм Фёдор Ивановлар… Тик мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: ни сәбәптер истәлекләрнең берсендә дә татар һәм башкорт исемнәре очрамый. Алардан да булгандыр бит. Революция вакыйгаларыннан бер халык та читтә торып калмады лабаса! Һәр халыктан агы да, кызылы да, хәтта яшеле дә булды диярлек. Дөрес, мин үзем күрдем, беләм дип шаһитлык итә алмыйм, чөнки ул чакта җиде-сигез яшьлек малай гына идем әле. (Малай чак өчен бер елның да аермасы бик зур. Мәсәлән, унҗиденче елны бик томанлы гына хәтерләсәм, унсигезенче елны инде шактый ук ачык искә төшерә алам.) Шулай да Дәүләкәндәге революция вакыйгаларына катнашкан берничә татар кешесе миңа да мәгълүм. (Кайсын ишетеп, кайсын үзем күреп беләм.) Шуларның берсе – Нәбиулла Кәримов кияве Мөхәммәтҗан Закиров. Күпереп торган кара мыеклы, тулы ак йөзле бу мәһабәт чибәр кеше унсигезенче елның җәендә Советка икмәк җыяр өчен продотряд белән авылларга чыгып китә. Отряд зур булмый – бары биш-алты кешелек кенә… Мәсәй дигән шактый кара типтәр авылына баргач, җыенга чакырылган халык, кулаклар коткысына бирелеп китеп, боларның барысын да кыйнап үтерәләр. Котырган, кайнаган халык эчендә алар, күрәсең, коралларын да худка җибәрергә өлгерә алмыйча калганнар. Дәүләкәнгә хәбәр килеп җитә, һәм шунда ук яхшы коралланган зуррак отряд, Мәсәйгә барып, канлы җинаятьне башлап җибәрүчеләрне чүпләп, җыеп та ала. Үтерелгән иптәшләрнең гәүдәләрен Дәүләкәнгә алып кайтып, вокзал янындагы әлеге туганнар каберенә бик зурлап күмәләр. Тик шулардан бердәнбер татар кешесе Мөхәммәтҗан Закировны гына нигәдер аерып, шәригать кушканча җеназалап, мөселман зиратына җирлиләр. Бәлки, шуңа күрә дә аның исеме онытылып, хәзерге истәлекләргә керми дә торгандыр?! (Дәүләкәннең ул зираты күптән бетерелде, аның өстенә урам-урам йортлар салынды.)
Революция вакыйгаларына якыннан катнашкан икенче бер кеше – бу Борһан купец приказчигы Кәрим Сабиров. Митингларда еш кына сөйләгән, әйбәт оратор булган, диләр. Ләкин шуңардан башка ул тагын кем булган, нәрсә эшләгән – бу кадәресен тәгаен генә белеп әйтүчене мин таба алмадым. Хәзерге истәлекләрдә аның да исеме юк. Хәлбуки, кайбер танышларымның әйтүенә караганда, Кәрим Сабиров егерменче елларның башында волисполком председателе булып торган икән. Бу инде, әгәр дөрес булса, Дәүләкәндә беренче урындагы кеше дигән сүз. Әмма ни өчен «онытылган» соң ул? Бәлки, моңа аның фаҗигале үлеме сәбәптер?.. Елын ачык кына хәтерләмим, һәрхәлдә, җәй көне булган эш, Кәрим абзый Дим буендагы Казангол авылына барып чыга. Төшкән кешесендә (аны Исхак мулла дип сөйләгәннәр иде) ашап-эчкәннән соң, хуҗаның атын җигеп, болынга китәләр. Куе үлән ат корсагына җиткән болын юлында күпмедер вакыт тугайны карап йөргәч, бер җирдә туктап, түгәрәк «табын» итеп кенә печән чабалар, шуны, кочак-кочак җыеп, арбаларына төйиләр дә кире борылалар. Кайтканда, Кәрим абзый дилбегәне үзе тота. Ләкин, күрәчәгенәдер инде, башкортның шактый чыгымчы аты ишегалдына килеп кергәндә генә нәрсәдәндер өркеп китеп, арба күчәрен капка баганасына эләктерә дә боларны йөге-ние белән аударып та җибәрә. Хуҗа читкә сикереп өлгерә, ә дилбегә тоткан Кәрим абзый үткен чалгы өстенә эче белән килеп төшә. Аны шунда ук арбага салып, Дәүләкән больницасына китерәләр, ләкин, кызганычка каршы, врачлар берни дә эшли алмыйлар, чөнки Кәрим абзыйның ярасы бик тирән булып чыга, һәм, озак та тормыйча, ул шунда җан да бирә. Кабере әлеге бетерелгән татар зиратында иде. Яшь иде әле Кәрим абзый, күп булса утыз бишләр тирәсендә генә булгандыр, Миңнекамал исемле бик сөйкемле хатыны һәм миннән күпмегәдер яшьрәк Суфия исемле чибәр генә кызы торып калды. Соңрак мин аларга барып та йөрдем. Аларда бервакытны Хәлил Наилский дигән артист торды – менә шуның янына баргалый идем мин… Бу хакта, чираты җиткәч, сүз булачак әле.
Дәүләкәндәге революция вакыйгаларына күпмедер катнашы булган татар кешеләреннән мин монда мисал өчен үзем белгән ике генә исемне телгә алдым. Әгәр казына-тикшерә башласаң, аларны шактый табып булачак. Ләкин бу инде күп вакыт сорый торган үзенә аерым бер эш.
Инде минем балалык хәтеремдә менә шундый бер күренеш саклана: яз башы, бик якты кояшлы көн; Эткол урамыннан мәчеткә таба сафларга тезелгән шактый халык, яшел һәм кызыл байраклар күтәреп, эреп боткадай саргайган карны ера-ера узып бара. Иң алдан яхшы киемле ниндидер таза кешеләр белән бергә кама тун өстеннән яшел чапан кигән, башына кызыл түбәле ак чалма ураган очлы сакаллы безнең мулла бабай да салмак кына атлый, ә сафларның ике ягыннан күзләре тонган малайлар көтүе бата-чума йөгерә. Менә шундый бер тамашаны мин авызымны ачып, үзебезнең капка төбеннән карап калдым. Нинди тамаша икәнен, әлбәттә, аңламадым, тик шул ук көнне бик дәртләнеп кайтып кергән атакайдан «Патшаны төшергәннәр ләбаса!» дигән сүзне ишеттем. Халыкның нәмаешка17 чыгуы әнә шул уңай белән булган икән. Һәм бу нәмаеш үзе дә ниндидер зур бер яңа бәйрәмнең башыдыр төсле булып тоелган иде миңа шул чакта…
Ә менә Октябрь вакыйгалары безнең Дәүләкәндә ничегрәк узганын һич тә хәтерләмим. Аяк атлый алмаслык пычрак, салкын көз булганга күрәме, халыкның урамнарга чыгып, байраклар күтәреп йөргәнен дә белмим – булмады шикелле. Шулай да базар тирәсендәге кайбер йортларга кызыл байрак эленгән иде. Әмма ләкин бу чын революция Дәүләкәнгә әнә шулай сизелмичәрәк килсә дә, аның әһәмияте һәм нәтиҗәсе гаять зур булган икән. Дустым Хәбибрахман әйтә, ул миннән өч яшькә олырак, самодержавие вакытында татар, башкортка мөнәсәбәтнең ничек булуын үзе күреп калган: «Октябрь көннәрендә без иң элек милли изелүдән котылуыбызны сиздек, – менә шуның шатлыгы бүген дә әле минем хәтеремдә саклана!» – ди. Ә бит Октябрь революциясе милли азатлык белән бергә хезмәт ияләренә иҗтимагый азатлык та китерде. Бәс, шулай булгач, бу азатлык өчен көрәштән Дәүләкәннең татары һәм башкорты читтә торып кала аламы соң? Әлбәттә, юк!
Ярый, булмаса, яңадан үзем күргәннәргә кайтыйм әле. Мин үскәндә (ягъни егерменче елларның башында) малайлар арасындагы «милли мөнәсәбәтләр» ничегрәк иде?.. Дөресен генә әйткәндә, бик үк татудан түгел иде. Мәктәпләр аерым, укулар аерым, бергә аралашып йөрү, уйнаулар да юк иде. Рус малайлары күбрәк чиркәү урамында һәм Эткол урамының югары очында торсалар, без инде шушы урамның мәчеткә якын өлешен һәм түбән очын «биләп» тора идек. Тел киртәсе дә көчле иде әле, татарча гына укыгач, русча белүебез «кәлә-мәлә»дән узмый иде. Аннары борыннан сакланып калган «милли дошманлык» та (хәзергечә әйтсәк, антагонизм да) үзен сиздергәли иде. Мәсәлән, без руслар очына барып чыксак, аларның малайлары еш кына безгә һөҗүм итәләр, инде берәр рус малае безнең тирәгә килеп чыкса, без дә аны әзрәк дөмбәсләмичә җибәрми идек. Гадәттә, һәрьякның берәр бик кыю, усал малае була – шул башласа гына бүтәннәр дә «дошман»га ташлана. Безнең якта иң кыю, иң көчле-батыр малай Арыслангәрәй агай улы Таһир иде. Үзе ул сугышырга атлыгып та тормый кебек, әмма инде бер тотынса, арысландай сугыша иде. Шулай да малайларның кайберләре катнашырга курка, бүтәннәр тәпәләшкәнне читтән генә карап тора, һәм соңыннан каршы як, ни хикмәттер, күбрәк әнә шундый «битарафларны» эләктереп алып, үчен кайтара торган иде. Ә Таһирга ялгыз очраса да тимиләр, киресенчә, ерактан ук аңа «А, Тагирка!» дип хөрмәт белән дәшәләр. Әйе, гаҗәеп бер малай иде Таһир!.. Аңарда, ничек дим, искиткеч тән сәләте бар иде, ягъни ул корыч чыбыктай теләсә ничек бөгелә-сыгыла, үзе гаять җиңел, җитез һәм көчле дә иде. Ундүрт-унбиш яшеннән ул, көзен кар төшкәч, атасына ияреп, төлке, бүре сугарга йөри башлады. Комачтан (Димнең Эткол турындагы култыгы) атларын, бияләрен эчереп менгәндә, ул иң кызу-усал кола айгырның сыртына аягүрә генә басып кайта иде. Әгәр без үскәндә яшьләрне спортка тарту булса, Таһир, һичшиксез, башкортның берәр төрле чемпионы булган булыр иде. Ләкин язмыш аңа башка төрлерәк юл сайлады: колхозлашу чорында Арыслангәрәй агайны семьясы белән Себер ягына сөрделәр – каядыр Кузбасс тирәсенә бугай… Сугыштан соң Таһир Дәүләкәнгә бер тапкыр кайтып та киткән булган. Өс-башы бик әйбәт иде, яхшы урында эшли булса кирәк, дип сөйләделәр. Югала торган егет түгел иде ул! Тик менә бер-ике ел элек кенә Таһир үлгән дигән хәбәрне ишеттем. Ләкин нигәдер күңелем ышанып бетмәде минем бу хәбәргә…
Ә безнең малай чактагы «милли тәпәләшүләргә» килгәндә, искедән йогып калган ул шаукым комсомол эшләре көчәйгәч, пионерлар хәрәкәте дә тугач, әкренләп бетте дияргә ярый. Хәер, бу вакытта инде мин Дәүләкәннән киткән идем.
Хуш, тагын нәрсә?.. Әнә тимер юл буендагы калкулык өстендә бик матур, зур ак чиркәү тора, күршесендә генә комташтан салынган ике катлы гимназия. Менә шул гимназиягә рус балаларының барып-кайтып йөрүләрен мин әзрәк хәтерлим әле. Малайларының өстендә ике яклап җиз төймә тезелгән күк шинель, аркаларында иңнәре аша каешлап кигән тартма сыман күн букча18, ә кызлары тар билле, киң итәкле бишмәттән (хәзергечә әйтсәк, пальтодан), муеннарына кара мехтан тегелгән кечкенә муфта дигән нәрсә асып, кулларын шуңа гына тыгып йөриләр. Бу гимназия укучылары – әллә инде торганы бай балалары гына иде – барысы да бертөсле, барысы да матур, көязләр. Кая ул безнең татар шәкертләренә аларга җитү?! Без бик чуар идек, кемдә билле бишмәт, кемдә кайры тун, аякларда йә пима, йә ката (хәтта чабата да), тик бау белән аскан киндер букчалар гына бертөслерәк иде.
Янә килеп, русларның бәйрәмнәре бик кызыклы була торган иде. Иң элек һәр бәйрәмдә чиркәү чаңнары авыл өстендә өзлексез яңгырап тора. Һәм бу иң калыныннан алып иң нечкәләренә хәтле алмаш-тилмәш яки бөтенесе бергә яңгыраган чиркәү чаңында ниндидер бер көч-тылсым бар кебек иде. Хәтта менә мин вәсвәсәдән бик курыккан татар малае күңелендә дә ул чаң авазлары тантаналы да һәм ямансу да сәер бер тойгы уята иде. Шуңадыр, ахры, мин яшьтән үк чиркәү чаңнарын ирексездән шомланып, әмма яратып тыңлый идем.
Ләкин хәтердә иң нык сакланганы – русның кыш үзәгендә була торган Крещенье бәйрәме. Каты суыклар вакыты, Дим инде бер аршын чамасы каткан да була. Иң элек әнә шул каты бозны суы чыкканчы чабып, Дим өстенә зур бер тәре ясыйлар. Тәренең аяк очында түгәрәк бәке уялар. Чиркәүдән иконалар, хоругвилар, тагын әллә ниләр күтәреп чыккан халык һәм поплар Иордан тыкрыгы буйлап боз өстенә төшәләр. Шуннан соң озак та үтми, пар ат җиккән тирән кошёвкада зур толыпка төреп салган көрәк сакаллы бер русны боздагы тәре янына китерәләр. Шыр ялангач рус бабайны толып эченнән чыгарып, бер кулына элмәкләп бау кидерәләр дә тәре очындагы әлеге түгәрәк бәкегә өч тапкыр чумдырып алалар. Салкын судан тартып чыгаргач та, аңа стакан тутырып аракы бирәләр, шунда ук яңадан чанага салып, зур калын толыпка (дохага) әйбәтләп урыйлар. Өстенә тагын бер толып ташлыйлар, шуннан соң пар ат аны каядыр чаптырып алып та китә.
Бу тамашаны мин берничә кыш рәттән үз күзем белән күрдем. Дәүләкән – бәләкәй җир, чиркәү дә бездән ерак түгел, шул сәбәпле рус бәйрәмнәрен гел күреп үстек. Русның зур бәйрәмнәре – Масленица, Пасха, Троица – барысы да бик җанлы, кызыклы була торган иде. Әмма иң кызыклысы әнә шул карт русны чатнама суыкта бәкегә батырып алу иде – без малай-шалай, катып-туңып бетсәк тә, бу тамашаны күрмичә китми идек.
Инде сүз ахырында мондый бер вакыйганы да искә төшереп үтик булмаса. Вакытында Дәүләкәнне озак шаулаткан шактый хикмәтле вакыйга ул! Эш болай: безнең урамда, Зариф абзыйларның ишегалдындагы бәләкәй өйләрендә Хәдичә исемле диндар гына бер тол карчык ике кызы белән тора иде. Ә аның Миһран исемле җиткән улы Меделанский дигән зур бер рус баенда кучер булып эшли. Меделанский – читкә ашлык җыеп озатучы, шул сәбәпле ул еш кына Мәскәүгә яки Петербургка китеп торгалый икән. Монда йорт саклап бик тулы да бик алсу, яшь хатыны кала. Яшь хатынның күз алдында көн саен кара ефәк мыеклы, яшь имәндәй таза егет ваемсыз гына эшләп йөри. Һәм ялгызлыктан интеккән хатын егеткә карап җан тынычлыгын җуя башлый. Егет тә тыштан гына ваемсыз икән, ә эченнән аның да хыялы ак калачтай хатында, имеш! Ситуация, үзегез дә күрәсез, шактый хәвефле. Әмма нәфес дигәнең коточкыч нәрсә бит ул!.. Кемнең генә аны җиңә алганы бар! Озын сүзнең кыскасы, күпмедер вакыттан соң алар арасында яшерен «мәхәббәт» тә башлана. Кайнар мәхәббәт көннән-көн тирәнәя, тирәнәйгән саен ачыла да бара, ниһаять, халык теленә дә керә, һәм бу инде аларны шактый ук читен бер хәлгә дә куя. Ахырда хатын егеткә әйтә: «Болай ярамый бит, фаш булып беттек, безгә хәзер венчаться итәргә кирәк, мин иремне ташлыйм, ә син безнең дингә күчәргә тиешсең!» Егет, йомры баш, тиз генә чамалап ала – бу бикәчкә ияреп байлык та киләчәк бит, һәм артык икеләнеп тормыйча гына риза да була. Шулай итеп, Меделанский үзе читтә чакта, безнең Миһранны Дәүләкән чиркәвендә бик тантаналы рәвештә чукындырып та куялар. Исемен дә ансат кына Миронга әйләндерәләр һәм шуннан соң «православный» Миронны православный Мария белән «венчать» та итәләр. (Бу эшнең чиркәү таләп иткән кагыйдәләре нинди булгандыр – вакыйганы сөйләүчеләр белмиләр. Әмма Миһранның чукынуы да, рус хатынына өйләнүе дә дөрес, булган эш.)
…Берзаманны карт бай Меделанский Дәүләкәнгә кайтып төшә, ләкин, өендәге хәлләрне белгәч, көне-сәгате белән кире Петербургка китеп тә бара. Әйтәләр, байның пайтәхеттә үз сөяркәсе булган, диләр. Бәлки, дөрестер дә, чөнки мондагы йорт-җирен һәм хатынын алай җиңел генә ташлап китмәс иде. Әмма ничек кенә булмасын, чукынган татар рус баеның хатынына да, йортына да, мал-мөлкәтенә дә полный хуҗа булып кала, хәтта Меделанский дигән фамилияне дә үзенә ала. (Мирон Меделанский! – начар түгел бит?!) Дәүләкән күләмендә дә шаккатыргыч бер вакыйга була, шау-шуы да аның берничә айга сузыла.
Ә Хәдичә карчык ничек соң? Ул, бичара, ни хәлдә? Башта ул һич тә ышанмый, ә ышангач, чак җаныннан аерылмый. Улы (Миһран) килгәч, карчык сыгылып төшеп сорый икән:
– Әй улым, улым, чынлап та чукындыңмыни?
– Пока гына, – дип әйтә икән Миһран, гармушкалы итекләре белән идән буйлап шыгыр-шыгыр йөри-йөри.
– Ни дигән сүзең ул?
– Ну, вакытлы гына.
– Вакытлы гына буламыни?
– Була, инәй, кирәккәч була!
Һәм карчык бу сүзләрдән ничектер тынычлана төшә, күршеләренә дә: «Миһранымның иманы эчендә, тыштан гына ул урыс булып йөри», – дип сөйләнеп, үзен үзе юата да икән.
Ә көннәрдән бер көнне Миһран атлас-ефәкләргә төренгән, хушбуй исләре аңкып торган ястыктай тулы-йомшак «киленне» инәсенә күрсәтергә дә алып килә. Җитмәсә әле, татарча дәшәргә дә өйрәткән.
– Дорогая инай! – ди икән «килен», кечкенә карчыкка бик ягымлы елмаеп.
«Инай» сүзе халык арасына да тарала. Әгәр марҗа киленне күрсәләр, «әнә инай килә» дип көләләр икән.
Әнә шундый вакыйга булып ала Дәүләкән «каласында». Революция алдыннан була бу эш, ә менә революциядән соң Мирон Меделанский ни эшләгән, байдан калган йортын, хатынын нишләткән, кая куйган – шуны миңа ачык кына белеп әйтүче булмады. Хәер, байлык өчен чукынучылар аз югалдымыни ул заманда!
Инде бик озынга киткән бу бүлекне Дәүләкәннең төп халкы – башкортлар турында язып төгәллисем килә. Моңа мин бик теләп керешәм, чөнки башкортны яхшы ук беләм дип әйтә алам. Рәттән утырган өч күршебезнең икесе башкорт иде. Уңда Миңнегәрәй агай (аңа хәтле Сылубикә җиңгәй), сул ягыбызда Борһан купец аша гына Арыслангәрәй агай йорты. Миңнегәрәй агай белән исә бер ишегалдында торып, бер капкадан йөрдек… Хәтерләсәгез, «Каргалы» өлешендә дә мин безнең бабайларның борыннан ук башкортлар белән аралашып һәм йөрешеп яшәүләрен язган идем. Дәүләкәндә инде бу читтән торып аралашу гына түгел, ә бер үк җирдә бер халык булып диярлек яшәүгә әйләнгән иде. Дин бер, тел бик якын19, бер үк мәчеткә йөриләр, бер үк мәктәпләрдә укыйбыз. Аерма юк иде дип әйтергә җыенмыйм, аерма – исемнәрендә үк, хәтта каршылыклар да юк түгел, әмма Дәүләкән шартларында бу ике халык бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән иде.
Әле башта ук язып үткәнемчә, бу тирәләрдән Себер тимер юлы узганчыга хәтле Эткол белән Дәүләкәндә башкортлар үзләре генә яшәгәннәр. Күп итеп мал асраганнар, умарта тотканнар, җәнлек аулаганнар, кирәк кадәр генә иген дә иккәннәр. Шулай ук тирә-яктагы зур базарларга һәм ярминкәләргә йөреп, алыш-биреш тә иткәннәр. Ләкин, нигездә, зур үзгәрешләр кичермичә, борынгычарак беркөе генә яши биргәннәр. Инде авыллары кырыннан гына үткәрелгән тимер юл, паровоз гудоклары тын даланы сискәндереп уяткандай, моңарчы үз җаена салмак кына аккан башкортлар тормышын да бик нык үзгәртеп җибәрә. Иң элек, күргәнебезчә, яңа юл белән Эткол-Дәүләкәнгә төрле халык килеп тула, шулар аркасында хуҗалык, сәүдә эшләре шактый кызу җәелә-көчәя, кыскасы, Эткол дигән бәләкәй генә башкорт авылында кинәт кенә капиталистик мөнәсәбәтләр үсеп, куәтләнеп китә. Билгеле инде, бу мөнәсәбәтләр, төрле якка сузылган спрут кулларыдай, башкортларны да үз «кочагына» тартып ала. Беренче нәүбәттә без моны нәрсәдә күрәбез? Шуны онытмыйк, мондагы җир-суларга башкорт хуҗа, димәк, Дәүләкәнгә кем генә килмәсен, нәрсә генә эшләргә уйламасын, ул иң элек башкорттан җир сатып алырга тиеш булган. Шунсыз бер казык та кага алмаган. Шулай ук Дәүләкән әтрафындагы яңа рус авыллары да һәм немец хуторлары да башкорттан алган җиргә килеп утырган. Шул рәвешчә, башкорт үзенең иркен җирләрен азлап та һәм күпләп тә сатарга тотынган яки инде арендага биреп торган. Бу җир сату-алу эшләре ул чакта бик кызу барган булырга тиеш, чөнки халык арасында ул турыда һәртөрле көлке һәм аяныч сүзләр күп сөйләнә иде. (Әйтик, кемдер кемнедер алдаган, кемдер кем беләндер судлашкан һ. б.) Миңа калса, бу әле Дәүләкән тарихының ныклап өйрәнелмәгән бер сәхифәсе.
Аннары килеп, Этколның үзендә үк зур базар ачыла. Тора-бара ярминкәсе дә була башлый. Тирә-яктагы башкортлар еракка китмичә, шушы базарга аяклы малын да, тире-ярысын да, итен-маен да чыгара. Базар стихиясе бик гаҗәп бит ул – бөтенесен дә үзенә тартып китерә… Тагын да иң мөһиме – Дәүләкән ашлык җыеп озату урынына әверелгәч һәм зур-зур тегермәннәр дә эшли башлагач, башкортлар да иген игүне арттыралар, «бидай»ны инде алар товар итеп, йөге-йөге белән китереп саталар. Башкорт кулында тагын бер байлык – ул да булса печән. Дим буе болыннарына алар үзләре генә хуҗа иде. Болынны сату юк, арендага да бирми яки беразын гына бирә, анда да елына карап кына. Болынны башкорт бик саклый, үлән әзрәк күтәрелгәч тә, чабынга терлек кертми һәм кешедән дә таптатмый иде. Чабар вакыт якынлашкач, алар атналар буенча ат менеп яки җәяүләп әллә ничә чакрымнарга җәелгән болынны күзәтеп-карап кына йөриләр. Шушы уңай белән мондый бер кызык та көлеп сөйлиләр иде. Имеш, башкорт агае болында бер русны тотып алган һәм яман ачуланып аңа әйткән, янәсе:
– Ләштер-лөштер атлаеш, засим бесән таптаеш?
Иты наша ялан бит, колак төпкә салам бит!
Эш колак төпкә хәтле үк барып җитмәгәндер инде, әмма әйтергә кирәк, печән ул башкорт өчен ишле малына бердәнбер азык та һәм шактый табыш китерә торган байлык та. Шуңа күрә дә терлектән дә, кешедән дә таптатмыйча саклаган ул аны. Печән чабу башкортларның уракка караганда да иң зур, иң киеренке эш өсте – бөтен авылы, бөтен хатын-кызы һәм бала-чагасы болынга чыга иде. Ирләр, торналардай тезелешеп, куе-тыгыз үләнне чош та чош чабалар, хатын-кызлар бер-ике көн җилләгән пакусларны чүмәләгә өяләр, егетләр, үсмер таза малайлар тагы да кибә төшкән чүмәләне ат белән кибәнгә тарттыралар. Һәм менә берзаман Дим тугае оста агайлар куйган очлы башлы түгәрәк кибәннәр белән чуп-чуар була торган иде. Ә көзен-кышын Дәүләкән базарында шул хуш исле «бесән»не бары тик башкортлар гына сата иде.
Хәер, башкортның тагын кымыз дигән бик әйбәт бер байлыгы бар бит әле. Ихтимал, элек үзләре генә эчкәндә кымыз әллә ни зур байлыктан да саналмагандыр, әмма ләкин Дим буйлап тимер юл узгач, бия сөте чын бер табыш чыганагына әйләнә. Чөнки мәшһүр елганың балыклы саф суы, чәчәкле-хуш исле болыны-яланы, каймактай йомшак һавасы, көннәр буе тигез генә кыздырган кояшы, шуның өстенә һәртөрле азыкның муллыгы һәм арзанлыгы үпкәсенә сихәт эзләүчеләрне бу тирәләргә күпләп тарта башлый. Кымызчылар диләр аларны. Ансат туры юл булгач, алар Уфадан гына түгел, Казаннан, Самарадан, Мәскәүдән, хәтта Петербургтан да Дим буйлап тезелгән башкорт авылларына киләләр. Иптәш Тартыковның язуына караганда, кымызчылар керткән һәрбер йорт хуҗасы җәенә йөз сумлап акча алып кала булган. Ә ул заман өчен бу шактый ук зур табыш.
Димәк, яңа юл белән вагоннарга төялеп башкортларга да байлык килгән?.. Юк, ашыкмыйк әле… Әлбәттә, тимер юл – прогресс, алга китеш, үзгәрткән, җанландырып җибәргән ул җирле халыкның да тормышын, ләкин барысына да бертигез байлык белән бәхет китергән дип уйлау зур хата булыр иде. Гомумән, байлык беркайчан да кешеләргә тигез бирелмәгән, башкортларда да борын-борыннан ук бае да, ярлысы да булган, ә тимер юл аркасында җанланып киткән алыш-биреш эшләре (икенче төрле әйтсәк, капиталистик мөнәсәбәтләр) ул аерманы отыры тирәнәйткән генә. Дөрес, күп җир-су биләүче, күп мал асраучы башкортлар булган. Әмма мин үскәндә, алар да бик сирәк калганнар иде инде. Дәүләкәннең иң бай башкорты Дәүләткилде агай иде, диләр. Эткол урамының урта бер җиренә салынган иң шәп, иң матур, чардаклы йорт та аныкы иде. (1919–1920 елны булса кирәк, бу йортның зур як башында без бер кыш сабак та укыган идек.) Яландай ишегалды, зур-зур абзарлар, тимер ишекле таш амбар – бер сүз белән генә әйткәндә, аныкы кебек йорт-җир татар «купич»ларында да бик сирәк иде.
Кем булган, ничек баеган ул Дәүләткилде агай?
Таш магазин да ачмаган, сату да итмәгән, әмма, күрәсең, элек-электән үк җиргә-суга бай булгандыр инде. Ләкин иң мөһиме – ул волостной старшина булып торган кеше, ихтимал, шушы урыны аңа дәүләтне китергәндер дә… Күп сулар акты ул заманнардан соң! Дәүләткилде агай үзе дә һәм бичәсе дә революциягә чаклы ук, барысын да калдырып, бу фани дөньядан китәләр. (Әйтергә кирәк, бик яшәрдәй чакларында.) Алардан калган Рокыя исемле кыз белән Локманхәким исемле малайны атайларының инәсе Фәрхи карчык карап, тәрбияләп үстерде.
Локманхәкимне мин яхшы беләм, бер урамда үстек, ятимлек ничектер йөзенә чыккан тыйнак-юаш кына бер малай кебек иде. Егерменче елларның ахырында ул Дәүләкәннән китә, кая китә, нишләп йөри – белүче юк. Тик күпмедер вакыттан соң бер хәбәр шулай да безнең колакларга килеп ишетелә: Локманхәким паровозда «качагар» булып йөри икән. Дәүләкән станциясендә аны күреп калучылар булган, имеш. Булыр, ник булмасын?! Дәүләткилде малаена да каядыр эшләргә, дөньяда яшәргә кирәк ләбаса!.. Һәм соңыннан аның кочегар булып йөрүе дөрес тә булып чыкты.
Күп еллар узгач, без – олы яшьтәге ике агай – ниһаять, Уфада очраштык. Очрашуыбыз Дәүләкән «егетләренең» берсендә, күңелле генә бер мәҗлестә булды. Каршымда кечерәк буйлы, кап-кара чәчле, арык кына бер кеше утыра һәм мин аңа бик гаҗәпләнеп карыйм – шушымы кайчандыр минем белән бергә уйнап үскән Локманхәким?.. Ул бит тулы-түгәрәк кенә битле малай иде, гәүдәгә дә таза булмакчы иде – еллар, еллар әнә ничек үзгәртә икән кешене!.. Әмма иң гаҗәбе бу түгел әле. Минем хәтердә сакланган малай чагындагы ятимлек, нәүмизлек, мескенлекнең аңарда эзе дә калмаган. Хәзер ул үзен бик иркен, бәйсез тотучы, гаять җор, тапкыр сүзле, мәзәкчән бер кеше иде. Бөтен мәҗлес дәвамында кунакларны гел үз авызына каратып, өзлексез көлдереп утырды… «Кем син, Локманхәким?» дип сорау кирәкми дә иде, – дәүләт-байлык белән бәйләнгән үкенечле ачы язмыш күптән онытылган, ә хәзергесеннән исә ул мотлака канәгать! Мин башкача уйлый алмадым.
Дәүләкәндә икенче таза тормышлы башкорт безнең якын күршебез Арыслангәрәй агай иде. Нэп елларында аның өч-дүрт аты, бер кола айгыры, тагын күпмедер колын-тайлары бар иде. Ялгышмасам, ике бия бәйли иде, икеме-өчме сыер савалар иде. Тагын сарыклары, бәрәннәре… Хәер, кем санаган аларын?! Йорты урамга буй, кара-каршы салынган такта түбәле гадәти генә бер йорт. (Хәзерге механизаторларның йортларына җитми, һәрхәлдә.) Кара-каршы өйнең уртасында иркен генә өйалды, ишегеннән керүгә, сул кулда зур гөбе тора, бияне саугач та сөтен шул гөбегә кертеп салалар. (Чын булса, бияне көненә биш тапкыр савалар икән.) Һәм кергән-чыккан һәрбер кеше, бала-чагага хәтле, гөбедәге кымызны пешкәк белән бер-ике тапкыр гына булса да болгатып ала. Моны пешеләү диләр. Әнә шулай өзлексез пешеләп торсаң гына, кымыз тизрәк тә һәм шәбрәк тә булып өлгерә икән. Шуңа күрәдер инде, хәзерге башкорт өйләреннән аермалы буларак, Арыслангәрәй агай өеннән җәйнең эссе көннәрендә әчкелтем тәмле кымыз исе килеп тора торган иде.
Арыслангәрәй агай үзе дә эре-таза, нык кеше иде. Һәм табигате белән дә ул ачык, көр күңелле, шаян-шат бер кеше дә иде дип өстисем килә. Шуңа күрәдерме, без малай-шалай, хөрти генә кешедән курыксак та, бу пәһлевандай дәү кешедән бер дә курыкмый идек. Чөнки ул бөркет, без чебен, ә бөркет себен тотмай, диләр башкортлар үзләре дә.
Ул бервакытта да капка-койма буендагы сукмактан йөрмәс, бары урам уртасындагы ат юлыннан гына йөрер иде. Әгәр кызмачарак та булса, җилән чабуларын җилбәгәй җибәреп, бүреген күз өстенә төшереп, урамга сыймагандай шаулап, гайрәт орып, өенә кайта торган иде. Юлында очраган яшь бичәләргә шаяртып сүз катмыйча узмый ул, ә уйнап йөрүче малайларга туктап карап тора да ни өчендер бармак янап китә иде.
Шуның өстенә Арыслангәрәй агай бик маһир аучы да иде. Беренче кар төшү белән ул, киң күкрәкле, нечкә билле кола айгырын иярләп, озын саплы чукмарын биленә кыстырып, эчләре эчкә кереп беткән ике бурзаен ияртеп, бүре сугарга чыгып китә торган иде. Мин аның бүрене ничек итеп сугып алуын күптән инде «Бөреледә ниләр бар» исемле очеркымда язган да идем, шуңа күрә биредә яңадан кабатлап тормыйм. Кыскасы, агаебыз чыккан саен берәр бүрене ат койрыгына тагып алып кайта, тиресен тунап, озын колгага элеп, капкасына беркетеп куя: бу – дан билгесе! Үткән-сүткәннәр авызларын ачып: «Һи, Арыслангәрәй тагын бүре суккан лабаса!» – дип исләре китеп узалар, ә безнең ише малайлар, күшегеп, ачыгып бетсәләр дә, капка төбен ташлап китә алмыйлар – тере бүренең үзен күргәндәй, алар тәмам дөнья- ларын оныталар. Монда ниләр генә сөйләнми дә, нинди генә бәхәсләр купмый иде шул чакта!
Арыслангәрәй агай улы Таһирны да ундүрт-унбиш яшеннән үк үзе белән бергә ауга йөртә башлады. Таһир, әйткәнемчә, бүре сугарлык көчле, гайрәтле малай иде. Һәртөрле уенда, көрәштә, йөгерешүдә ул иң беренче – аны җиңгән яки узган бүтән малай безнең арада юк иде. Шуның өстенә ул бит Арыслангәрәй агайның җыен кызлары арасында бердәнбер төпчек улы, атасының куанычы һәм мактанычы, шуңа күрәдер инде, бәлки, Таһир шактый гарьчел малай да иде. Дөрес, үзе башлап тиктомалга берәүгә дә тими иде, әмма инде берәрсе аз гына аның ачуын китерсә, кинәт кызарып, шунда ук салып та җибәрә иде.
Без йорт аша гына күрше идек, бөтен малайлык чорыбыз Димдә, тугайда, урамда, мәктәптә бергә үтте. Егерме бишенче елны мин Казанга китеп бардым, ләкин һәр җәйне Дәүләкәнгә кайта торган идем. Бу инде безнең малайлыктан чыгып, егет булып килгән чагыбыз. Сагынышып очрашкач, тагын бергә йөрүләр, сөйләшүләр, күңел ачулар – хәзер инде, билгеле, мыек төрткән егетләрчә! Таһир кечкенә гармунда чибәр генә уйнарга да өйрәнгән, өстендә әйбәт тужурка, аягында күн итек, кызлар белән дә шаяргалый башлаган икән инде. Кыскасы, Дәүләкәннең бер шәп егете булмакчы иде, әмма ләкин кырыс заман аның язмышын тота да үзенчә хәл итә: утызынчы елларның башында Таһирны атасы белән бергә ерак Себергә озаталар. Шуннан соң инде без очраша алмадык.
Әйтергә кирәк, Дәүләкән башкортларыннан бүтән Себергә җибәрелүче булмады да шикелле. Һәрхәлдә, ишетергә туры килмәде. Миңа калса, Дәүләкәндә баеп киткән башкортларга караганда, бөлгәннәре күбрәк иде… (Монда сүз башлыча Этколның үзендә торучы башкортлар турында бара, ә төп Дәүләкән ул гади бер авыл, андагы башкортларны мин бик аз беләм…) Әмма бөлгенлек аларга революциягә чаклы ук килгән, чөнки кинәт башланган яңа шартларга күбесе тиз генә яраклаша алмаган. Җирен саткан, малын саткан, ә менә акчасын саклый белмәгән, ахрысы. Эткол кырыннан гына үткән тимер юл белән бит һәртөрле күз кызыктырырлык товар гына түгел, «ак патша»ның аракысы да килгән, «бива»ны да Дәүләкәннең үзендә үк ясый башлаганнар. Шулай итеп, ансат кына кулларына кергән акча тиз генә чыгып та киткән. (Күрәсең, рус яки татар кебек акчасын оборотка кертә белмәгән. Мәсәлән, Дәүләкәндә кибет ачып сату иткән бер генә башкортны да мин белмим, юк иде бугай.)
Бөлгенлеккә төшкәннәрен кайдан, нәрсәдән күреп була?.. Әйтик, менә яландай ишегалды, чыбык-чабык белән генә япкан читән абзарлар, абзар артында киртәләгән иркен утар – димәк, кайчандыр монда ишле мал кышлаган. Ә хәзер терлек юк, абзарлар буш, утар да буш, анда ята-ята череп туфракка әйләнә язган тирес кенә… Шушының ише «хуҗалыклар» безнең урамда ук бар иде. Ерак китмичә, мисал өчен, бездән урам аша гына торган Солтанай агай йортын алыйк. Янәшә ике йорт, берсе калай, икенчесе такта белән япкан – димәк, бу хуҗа кайчандыр таза тормышлы булган. 1918 елны без аларга күрше булып күчкәндә, Солтанай агай үзе юк иде инде. Тимергали исемле энесен аклар алып киткәннәр, ул шуннан кайтмады. Кызыл түбәле йортта Солтанайның бичәсе ике улы белән тора иде. (Такта түбәлесен бәләкәй ишегалды белән бергә ачлык елы алдыннан Хәсән исемле бер вак сәүдәгәргә сатканнар иде.) Тол хатын һәм ике үсеп килгән малай чибәр генә йортта калсалар да, шактый фәкыйрьлектә яшәделәр. Аларның инде бер сыердан башка бүтән терлекләре юк иде. (Бәлки, берничә сарыклары булгандыр.) Ә бит ихаталарының зурлыгына караганда, атлар, сыерлар, сарыклар кайчандыр монда аз тормаган… Күрәсең, Солтанай агай бу фани дөньядан аерылганда, барлык малын «очлап» бетерергә өлгергән инде. Аны бик эчкән диләр. Ә эчкән кешенең, кем әйтмешли, малы да бетә, үзе дә бетә.
Ике малайның берсе Мөхәммәтгали, икенчесе Муллагали исемле иде. Мөхәммәтгалинең бер аягы гарип иде, чатанлап йөри иде. (Исереп кайткан атасы моның кечкенә сабый чагында ялгыш аягына утырган дип сөйлиләр иде.) Шуңа күрәме ул бик нечкә күңелле, юаш кына бер малай иде. Безнең урам уеннарына юньләп катнашмый да, күбрәк ялгызы гына, кармак күтәреп, Дим буенда йөрергә ярата иде. Балыктан бәхете бар иде аның… Күрше-тирә малайлары әле яңа торып кына чыккан булалар, ә Мөхәммәтгали инде, талчыбыкка тезгән чабакларын, тараннарын күтәреп, яр буеннан чатанлый-чатанлый менеп тә килә торган иде. Тагын бер яшерен хикмәте – ул да булса, безнең бу тыйнак-сүзсез иптәшебез күптән инде шигырь язу белән дә мавыккан икән. Әйтергә кирәк, уеннан башканы белмәгән малайлар арасында утырып шигырь язу бик сирәк очрый торган хәл иде, булса да болай кызык өчен юри шаяртып кына, чөнки чынлап шигырь язу ул гади кеше эше түгел, аның өчен син йә Тукай, йә Гафури булырга тиешсең. (Мәктәптә безнең иң күп укыган һәм ятлаган шагыйрьләребез.) Ә Мөхәммәтгали менә юри түгел, чынлап язган, күңелендә аның шигърият чишмәсе ачылган, шуңардан моңсу-боек җанына юаныч та тапкан. Хәлбуки минем дә, ниндидер бер яшерен кодрәткә буйсынып, кыяр-кыймас кына «каләм тибрәтә» башлаган чагым иде. Һәм шушы уртак «серебез» аркасында без аның белән шактый якынаеп, дуслашып та киткән идек.
Минем күңелдә якты бер хатирә саклана. 1926 елның җәендә Фәтхелислам белән икәү Казаннан ялга кайткач, Мөхәммәтгалине дә ияртеп, без Дәүләкәндә элек бергә укыган иптәшебез Гобәйдулланың чакыруы буенча Мәрвәр утарына кунакка барырга булдык. (Мәрвәр – Гобәйдулланың атасы, утар хуҗасы.) Ләкин безнең уналты-унсигез чакрымдагы утарга җигеп барырга атыбыз да һәм арбабыз да юк иде. Шулай да Мөхәммәтгали, йөри торгач, кемнәндер ат тапты, ә мин ерак түгел күршебез Рәхимҗан «купич»тан, ялынып-ялварып дигәндәй, аның рессорлы тарантасын алып тордым. Шулай итеп, без өч шәкерт, биек тарантаска бәләкәй генә атны җигеп, җәйнең матур бер иртәсендә юлга да чыгып киттек. Башта егетләрчә бик кызу гына бармакчы идек, ләкин тискәре, ялкау атыбыз, безне тыңламыйча, күбрәк атлап кына барды. (Яратмады, ахрысы, «купич»ның биек тарантасын.) Без инде, кеше аты булгач, аны артык чыбыркыларга да кыймадык. Әмма барыбер озын юлыбызны күңелле-хозур гына үтеп, көн төшлектән авышканда, Мәрвәр утарына барып та җиттек.
Утар хәйран калырлык матур җирдә иде. Бөтен тирә-ягы ерактан ук сөзәк кенә түбәнәеп килгән шау чәчәкле тигез ялан. Утарның озын киртәләр белән генә әйләндереп алган ихатасындагы калай түбәле зур гына йортны да, иркен салынган каралтыларны да гүя шушы бер дә тапталмаган чирәм өстенә китереп кенә утыртканнар – бөтен җирендә чәчәк тә үлән генә… Ә түбәндә куе әрәмәлек арасыннан кечкенә инеш бормаланып агып ята. Инешне кичеп чыгуга, шактый биек, текә тау күтәрелә. Бу ялгыз тау, аның тирәсендә инеш ярыннан башка бер генә калкулык та юк. Тауларга мин һәрвакытта соклана торган идем, әмма ялгыз тауларның бик борыннан саклап килгән, бары үзләре генә белгән тирән серләре бар кебек, шуңадыр, ахрысы, алар күңелдә ирексездән үзенә бер кызыксыну, соклану уята… Әнә тауның нәкъ түбәсендә таза-юан бер агач та (имән булса кирәк) сакта торгандай үсеп утыра. Юк, чынлап та, хәйран матур, күңелле, сөйкемле бу утарның бөтен әтрафы! (Шушы утар күренешен мин бик күп еллардан соң «Гөләндәм туташ хатирәсе»ндә дә чагылдырырга тырышкан идем.)
Гобәйдулла дус безне үзенчә бик куанып каршы алды, бәләкәй атыбызны да көлә-көлә тугарышты. Ул һәрвакыт шулай муенын сузыбрак, башын аз гына калтыратып көләргә ярата торган иде, мәрхүм! Атны, тугарып, абзар ышыгына бәйләгәч, без әле рессорлы тарантасыбыз янында юл хәлләрен бераз сөйләнгәләп тордык. Аннары Гобәйдулла үзе генә өенә кереп китте. Беренче мәртәбә татар утарына кунакка килгәнгә күрәдерме, без, ниндидер бер ятсыну тоеп, кыенсыныбрак калган идек. Ни булыр, ниләр күрербез, хуҗалар безгә ничек карарлар дигән шөбһәле уйлар иде шикелле безнең һәркайсыбызда. Озак та үтми, Гобәйдулла чыгып: «Әйдәгез, егетләр, өйгә керик!» – дип, безне чакырды. Яшел чирәмдә генә комганнан кулларны югалап, рәшәткә башына элгән озын сөлге белән сөртенеп, өс-башның да тузанын бераз сыпыргалаштырып, Гобәйдулла артыннан өйнең түр як башына уздык. Шәһәрчә диярлек бай гына җиһазлы иркен зал, урта бер җирдәрәк ак эскәтер япкан зур өстәл, аңа каршы стена буенда яшел бәрхет тышлы озын диван, ә калган өч ягында биек артлы венский урындыклар. Дустыбыз йомшак диванга утырырга тәкъдим итеп караса да, без инде каты урындыкларны үзебез өчен «уңайрак» күрдек. Утырыштык. Залда берәү дә юк. Өстәлгә инде чәй әсбаплары куелган. Төрле ризык-сыйларны Гобәйдулла чаршау корылган бүлмә ишегеннән үзе барып ала. Аңа шул ишектән ике туташ бөтен нәрсәне биреп тора. Чаршау ачылганда гына күренеп киткән бу туташлар бик матурлар кебек иде. Ләкин, ни кызганыч, аларның күренгәләве безнең өчен бик тансык, бик кадерле, әмма вакытсыз өзелгән үкенечле бер төш шикелле генә булып калды. Кемнәр алар, ни өчен Гобәйдулла аларны залга чакырмады, безгә күрсәтмәде – без моны һич тә аңлый алмадык. Күрәсең, бу йортта әле борынгы тәртипләр нык саклана.
…Ниһаять, өстәлгә ялт иткән сырлы ак самавыр да килеп утырды. Шулай дүртәү генә утырып һәм күңелле генә итеп чәй эчәргә керештек. Хуш исле кытай чәен чынаякларга Гобәйдулла үзе ясап, куе сөт өстен дә агач кашык белән үзе салып, безгә бирә торды. Мондый матур кызлары булган бай йортта әдәп белән, чаманы белеп кенә сыйланырга кирәклеген онытмасак та, без, юл килеп ачыкканга күрә, өстәлдәге һәртөрле тәмле камыр ашларын ирексездән шактый ук урдык бугай. Тик Мөхәммәтгали генә, гадәтенчә, тыйнакланып утырды – сизгәнегез бардыр, бәлки, нечкә күңелле гарибрәк кешеләрнең бер сыйфаты инде бу…
Чәйдән соң без инеш буена төшеп киттек. Ике янәшә бүрәнә генә салынган тар басмадан сай инешне үтеп, әрәмәлек арасында карагат, бөрлегән өзеп капкалагач, әлеге биек тауга юри иң текә җиреннән үрмәли-үрмәли менә башладык. Еш кына аяк таеп китә, түбән шуып та киткәлибез, шулай да, бер-беребезгә кул бирә-бирә, ахырда менеп җиттек. Тау башындагы ялгыз агач, чынлап та, бик мәһабәт таза имән иде, ләкин без аның куе үләнле күләгәле төбенә утырмадык. (Гобәйдулла, монда кара елан булгалый, диде.) Без, күгелҗем сыек томан эченә китеп әкрен генә эреп югалган ялан кырларга карап, тауның сирәк кенә үләнле нәкъ текә кашына утырдык. Моннан ачылган манзара гаҗәеп иде, серле һәм тылсымлы иде. Без ул вакытта барыбыз да шигырь яза идек, хәтта мин дә… Ә табигать бит ул шигърият сарае, шигъриятне табигатьтән һич тә аерып булмый торгандыр инде… Монда да, тау кашына утырып, каршыбыздагы манзарадан сихерләнгәндәй аз гына тын калып торганнан соң, безнең күңел һәм сүзләребез үзеннән-үзе шигырьгә күчте. Гобәйдулла шактый шомарган «шагыйрь» иде инде, күбрәк «һөҗү» (сатирик шигырьләр) яза торган иде. Яттан укуны да ул башлады. Тыңладык, көлдек тә, үзебезчә фикерләребезне дә әйткән булдык. Аннары Мөхәммәтгалидән үтендек. Ул аз гына уйланып торганнан соң, аягүрә басып, шунда ук җитдиләнеп, безне дә оныткандай каядыр еракларга төбәлеп, ашыкмыйча гына үзенең берничә шигырен укыды. Без башларыбызны каера төшеп, бик кызыксынып, хәтта беркадәр көнләшеп тә аны тыңладык. Әйбәт иде аның шигырьләре, гади генә язылган кебек, әмма бик үтемле иде… Инде миңа чират, ләкин Мөхәммәтгали артыннан минем нигәдер укып торасым килмәде, тик дуслар бәйләнеп кыстаганга күрә генә тар кәгазьгә язган ниндидер бер әйберемне шунда укыган булдым20.
Билгеле, тау башында укылган шигырьләрнең бер юлы да хәтердә сакланып калмаган һәм бу гаҗәп тә түгел. Күпме еллар узып китте ул чаклардан соң! Яшьлек белән картлык арасы кошлар да очып җитә алмаслык ара ул! Әмма шулай да менә хәзер әйтәсем килә: әгәр Мөхәммәтгали, үкенечкә каршы, бу дөньяны вакытсыз ташлап китмәсә, тора-бара аңардан, бәлки, чын бер башкорт шагыйре дә чыккан булыр иде. Инде шагыйрьлек барып чыкмаса, берәр төрле белем иясе булып китәр иде, чөнки ул, әйткәнемчә, укырга сәләтле, акыллы егет иде. Тик бичараны гариплеге һәм артык йомшак табигате харап итте булса кирәк.
…Кояш та җир читенә әкрен генә, тыныч кына якынлашып бара икән инде… Түбәндә күз җитмәс киңлекләр, ялан-басу түрләренә китеп югалган тар юллар; соры тузан бөтерелми бу юлларда, бөтен әтраф тын, саф, пакь – юк, белмәгәнбез ул чакта без моның чын кадерен, чын бәясен!.. Табигатькә без бик күнеккән идек, бик сирәк аңа соклана торган идек, хәзер генә ул сыкранып ах-вах иткән булабыз… Ахырда кузгалдык, шуа-шуа таудан төштек, инешнең салкын суында битләребезне чылатып алдык. Кайткач тагын дүртәү генә кичке ашка утырдык. Бая хыялларыбызны котыртып өлгергән туташлар бу юлы да безгә күренмәделәр. (Гобәйдулланың әтисен дә күрмәдек, өйдә юк икән, Чуенчы базарына киткән.) Шулай итеп, монда Гобәйдулла үзе генә хуҗа иде, үзе генә каршы алды, үзе генә әйбәтләп сыйлады һәм озатып та җибәрде. Әнә шулай узды безнең татар утарында бердәнбер кичебез. Икенче көнне иртәнге чәйдән соң, без инде рессорлы зур тарантаска җиккән бәләкәй атыбызда Дәүләкәнгә таба тырт-тырт кайтып бара идек.
Солтанай агайның икенче улы Муллагали исә бөтенләй башка «тип» иде. Яшькә минем чамада булыр, ләкин миңа аның белән бик аз аралашырга туры килде. Мәктәпкә йөрүен дә ачык кына хәтерләмим – йөрсә дә бер-ике кыш кына йөргәндер. Урам аша гына торуларына карамастан, Муллагалине юньләп күреп тә булмый иде. Безнең уеннарга да бөтенләй диярлек катнашмый иде. Кыскасы, аның укуда да, уенда да кайгысы булмады шикелле… Сәбәп нәрсәдә? Ә сәбәп башкорт малае өчен бик табигый дә бик гади: аңа бик каты «ат җене» кагылган иде, бар белгәне тик ат, ат, ат кына!.. Атлар кайда – Муллагали шунда, башка җирдән аны эзләмә дә! Хәлбуки аларның үз атлары юк иде. Шуңа күрә Муллагали көн саен диярлек Арыслангәрәй агай ишегалдында көн буе шуларның атлары тирәсендә чуала иде. Билгеле, аны куучы юк, атлар бар җирдә малай кешенең чуалуы бик табигый нәрсә, аңа юньләп игътибар да итмиләр. Шуның өстенә ул әле кул арасына керергә, үзенчә нидер эшләргә дә тырыша. Әйтик, хуҗаның үз улы Таһир урамнан керәсе килмәгәндә (уеннан аерылуы жәл!), Муллагали еш кына кола айгырга атланып бияләрне, тайларны Комачка сугарырга төшерә. Бусы инде аның өчен үзе бер бәйрәм! Һәм иң мөһиме – атлар аны таныйлар, аны үз итәләр – бу инде куаныч кына түгел, чын горурлык та!.. Әнә шулай үтә кеше ишегалдында, кеше маллары тирәсендә малайның көннәре.
1921 елның рәхимсез каты ачлыгы үтеп киткәч, ничектер шактый тиз арада илгә муллык килде. Моны Ленин керткән нэп (яңа экономик политика) нәтиҗәсе диделәр. Нәкъ шул елларда безнең Муллагали дә, ниһаять, атлы булу бәхетенә иреште. Бу вакытта ул ныгып өлгергән уналты-унҗиде яшьлек таза егет иде инде. Һәм шушы яшеннән йөк ташучы булып эшли дә башлады. Егет максатына иреште дияргә ярый – ат бар, атай заманыннан калган кабык арба бар, капчык күтәрергә таза арка да бар – тагын ни кирәк?! Иң мөһиме – ул хәзер үз атын җигеп йөри, үзе «хуҗа». Атка гына түгел, агасына да, инәсенә дә, чөнки «акса»ны да хәзер ул таба! Һәм без, «урам таптаучылар», аңа инде көнләшеп тә карый идек.
Менә бу – безгә күрше бөлгән башкорт Солтанай агай малайларының язмышы. Әмма андыйлар Дәүләкәндә аз түгел иде. Алар инде онытылып та беткән. Тик шуны әйтергә кирәк: тегермәннәрдән тимер юлга йөк ташучыларның бик күбесе, Муллагали шикелле, бер атлы башкорт агайлары иде. Язгы-көзге пычракларда казылмалы юллардан бичара атларның көянтәдәй бөгелеп, өзелердәй булып йөк тартканнарын миңа күп күрергә туры килде. Алар сыртына төшкән чыбыркыны Ходай үзе башка җан иясенә күрсәтмәсен. Ни хикмәттер, токымы шундыйга күрәме, башкорт аты, әйтик, немец яки хохол атларына караганда, бәдәнгә кечерәк тә, арыграк та, әмма инде чыдамлылыгына исең-акылың китәр! Чамасыз авыр эш өстенә, бахырга, минемчә, ашату-карау да җитми иде. Мәсәлән, хуҗасы базар каршындагы чәйнигә «җылынып» чыгар өчен кереп китә, ә аты аның җиргә ташлаган бүрек хәтле генә печәнгә башын иеп, күзен йомып тик кенә тора да тора. Көн буе да тора ала ул шул хәлендә!
…Ниләр генә күрмәй ир башы менән ат башы, дип җырлый башкорт үзе дә. Сүз монда йөк ташучы грузчик агай һәм аның үзенә караганда да ныграк интеккән аты турында барды, әмма, сез беләсез инде, кеше язмышы да, ат язмышы да бертөсле генә була алмый. Миңа, мәсәлән, шул ук башкортларның җыеннардан җыеннарга йөреп даны таралган сөлектәй чабышкы атларын да, киң тугайларда бияләр көтүен куалап, саклап йөртүче, һичкемне якын җибәрми торган бик зәһәр өер айгырларын да күрергә туры килде. Әйе, алар гәүдәгә зур түгел. Ләкин инде гаять җиңел сөякле, бик чая – тынгысыз атлар иде, мәхлуклар!
Менә миндә борынгы бер фото-открытка саклана. Дәүләкәндә чыгарылган, өске читенә «бия саву» дип тә язылган. Фоторәсемдә җәйге башкорт ишегалдының бер почмагы күрсәтелә. Артта утарга чыга торган җил капка, аңа тоташып киткән биек кенә читән койма. Менә шул җил капкадан бирерәк ике агай басып тора. Шуның берсе – озын куллы, озын буйлысы, кыяфәтенә караганда, һичшиксез, хуҗа булырга тиеш: башында – яңа кара түбәтәй, өстендә – ак күлмәк, кара камзул, кара чалбар, аягында – кәвешләр. Аңардан чак кына уңдарак башына ак яулык ураган, өстенә әдрәс камзул кигән бичә, чүгәләп, муенына озын корык салган ап-ак бияне савып тора. Икенче ак бияне кемдер ялыннан тотып (рәсемдә аның куллары гына күренә), саудырырга чиратын көтә. Менә шушы ике ак бия арасында хуҗаның малае – яше чама белән унике-унөчтә булыр. Башында тасмалы яңа эшләпә, өстендә бер очтан ябык якалы кара пинжәк белән кара чалбар, аягында күн итекләр. Күренә ки, бу фотога, һичшиксез, бай тормышлы чын башкорт гаиләсе һәм өлешчә аның хуҗалыгы да төшерелгән. Әйтәсе дә түгел, бик колоритный фото!.. Тагын шунысы кызык: рәсемдәге озын таза башкортны минем атакай мәрхүм таныды: «Бу Яңа Көрмәнкәйдән Мостафа агай!» – диде. (Яңа Көрмәнкәй – Эткол очындагы кечкенә генә авыл. Арада бер сай чокыр гына иде. Хәзер бу авыл юк. Ә Дим аръягындагысы Иске Көрмәнкәй дип йөртелә.)
Мостафа агай шикелле бай башкортлар якын-тирә авылларның һәркайсында диярлек булган ул заманда, кайберләрен мин дә әле күреп белә идем. Әйтик, Акколадан Гани агайны – Дәүләкән базарына тәпән-тәпән бал төяп китерә торган иде. Нәкъ теге фотодагы шикелле аның да шәптән киенгән малае базар саен атасына ияреп килә иде. Атасы бал сатканда, малай, арба башында ак калач ашап яки көнбагыш ярып, аякларын селкеп утыра иде. Тик күпмегә сузылгандыр малайның бу бәхетле чаклары?!
Инде укучыда табигый рәвештә икенче бер сорау туарга мөмкин: хуш, ә бу күпмилләтле Дәүләкәндә татар-башкорт мөнәсәбәтләре ничек иде?
Әйе, ул мөнәсәбәтләр турында мин үзем дә еш кына уйланам һәм, билгеле, ачык сорауга туры җавап та бирергә кирәктер. Хәзер менә Дәүләкәндәге тормышыбызны искә төшереп әйтәсем килә: мөнәсәбәтләр, һичшиксез, якын, тату, әйбәт иде. Безнең, мәсәлән, башкортлардан дуслашып йөрешкән, хәтта туганлашкан кешеләребез дә бар иде. Минем инәйнең бертуган сеңлесе Кәримә тутакайның Өммегөлсем исемле дәү кызын Шәрип авылының Котлыяр мулла улы Миңнемөхәммәткә туйлап кияүгә бирделәр. Башкорт йоласы буенча, Миңнемөхәммәт җизни бер ел чамасы кияүләп йөрде, бары шуннан соң гына Өммегөлсем апабызны Ташлыкүлдән Шәрипкә килен итеп төшерде. (Бу ике авыл арасы бер илле чакрым булыр.) Инде Дәүләкәннең үзендә татарга өйләнү яки башкортка чыгу гадәти бер күренеш иде.
Әлбәттә, бу икесе – ике халык. Татары – татар, башкорты – башкорт, моны яшерү дә, моңардан качу да юк иде. Һәркайсы- ның үз халкы үзенә туган анасы кебек, һәркайсы шул халыкның исемен мулла кушкан исем шикелле йөртә иде. Ихтимал, бик сирәк очракларда гына аерым кеше, ниндидер фани исәпләрдән чыгып, «исемен» үзгәрткәндер, ләкин миңа андый хәлне Дәүләкәннең үзендә ишетергә туры килмәде. (Бердәнбер фәүкылгадә21 вакыйга – ул да булса Миһранның чукынуы булды. Бу хакта югарыда язган идек инде.)
Билгеле ки, татар белән башкортны якын иткән сәбәпләр күп иде: дин бер, тел бер диярлек, тарихи язмышларда да уртаклык зур. Һәр ике халык Бөек Октябрь революциясенә чаклы хокуксыз булган, патша самодержавиесе тарафыннан каты изелгән… Бөек Тукай, патшаның үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп:
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –
Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук! –
дигән, һич тә икеләнмичә! Халык шагыйре әнә шундый була ул!
Ә башкортларның ике йөз ел дәвамында (ХVII–XVIII гасырларда) «ак патша»га каршы өзлексез баш күтәрүләре әнә шул хокук, тигезлек, гаделлек өчен кан кою түгел идемени?! Бу баш күтәрүләрнең бик күбесенә татарлар да катнашкан. Димәк, уртак язмыш ике халыкка да бер-берсенә якын торырга, терәк-таяныч булырга кушкан.
Кечкенә Дәүләкәндә дә без әнә шул борыннан килгән язмышлар бәйләнешен тоеп яшәдек дияр идем мин. Хәтта кайбер очракларда читләшүгә охшаш нәрсә булуга да карамастан… Ни дисәң дә, татар Дәүләкән җиренә читтән килгән, димәк, аңа «килмешәк» дип карарга да була, ул моны үзе дә сизә һәм вакыт-вакыт башкорт авызыннан да ишеткәли иде. Әмма татар – колонизатор түгел, аны башкорт җиренә патша хөкүмәте күчереп утыртмаган. Күрдегез инде, ул бу якларга бәләкәй арба тартып, җәяүләп килгән – авыр нужадан һәм золымнан котылу өчен аның башка юлы да булмаган. Тарих үзе аны шулай югалмаска, бетмәскә өйрәткән. Аннары килүчеләр барысы да сәүдәгәр булып киткән икән дип уйлау да хата булыр иде. Юк, килүчеләрнең күпчелеге хезмәт иясе – тимерче, кием тегүче, пима басучы, приказчик, извозчик, укытучы һәм тегермәннәрдә эшләүчеләр иде. Кыскасы, татар-башкорт арасы тормышның үзендә бик күп җепләр белән бәйләнгән таза, нык мөнәсәбәтләрдән гыйбарәт иде.
Мин үскәндә, Дәүләкән имамы Искәндәр ахун – башкорт, ә мәзине Нәбиулла абзый татар иде. Мәчет каршында урам аша гына иркен ихата эчендә ике йорт – берсе гади бүрәнәдән, икенчесе – зуррагы, такта белән тышлап, сарыга буялган. Болар мәдрәсә – Искәндәр ахун мәдрәсәсе дияләр иде. Кечерәгендә иптидаи (башлангыч), ә зуррагында рөшди (урта) сыйныфлар укый иде. Рөшдидә укучыларның күбесе Дим буе башкорт авылларыннан килгән яшьләр – укулары да, торулары да шул сары мәдрәсәдә иде. (Бу мәдрәсә хәлләре турында мин кайчандыр «Коръәнхафиз» исемле хикәямдә язган да идем.)
Менә без дә, ягъни минем яшьтәге татар һәм башкорт малайлары башта бер-ике кыш ахун мәдрәсәсендә, аннары инде гел совет мәктәбендә бергә укыдык. Укулар, билгеле, татар телендә иде. Чөнки ул заманда бөтен дәреслекләр һәм әдәбият китаплары бары татар телендә генә чыга иде. Шулай ук укытучыларның барысы да татарлар иде. (Хәер, дин сабагын соңыннан безгә мәчеттә Әхмәдия мәхдүм укытты.) Гомумән, уку-укыту эшләре Дәүләкәндә күптән, сәүдә эшләре җанланып киткәч тә башланган булырга тиеш. Революциягә чаклы ук анда кызлар мәктәбе дә булган. Махсус салынган йорты Этколның иске зираты кырында иде. (Бу зират, Эткол зурайгач, авыл уртасында торып калды.) Кызлар мәктәбе өчен дә укытучыларны читтән чакырганнар. Шулай ук анда Искәндәр ахунның үз кызы Гайшә апа да укыткан. Гайшә апа бик сылу, чибәр кыз иде, соңыннан, егерменче елларның башында, Таһиров дигән бер башкорт юристы килеп, өйләнеп, аны Уфага алып китте. Кияүне баш мәхкәмәдә эшләүче зур кеше дип сөйләделәр белгән кешеләр.
Дәүләкәндә шулай ук үзенә аерым татар китапханәсе дә бар иде. Заманына күрә шактый бай китапханә булгандыр, ахрысы, чөнки мин, мәсәлән, ул чактагы бик күп татар китапларын шуннан ташып укыдым. Укырга яратучы өлкәннәр дә, малайлар һәм кызлар да шул китапханәгә йөриләр иде. Аннары сәүдәгәр өйләрендә, бигрәк тә приказчикларда, элегрәк чыккан газета-журналлар да саклана иде әле. «Ялт-йолт», «Ак юл», «Сөембикә», «Аң» һәм «Шура» журналларын мин башлап Дәүләкәннең үзендә күрдем, кайберләрен сорап алып укыштыргаладым да. Янә тагын әби, бабай булган өйләрдә шулай ук «Тутыйнамә», «Бакырган», «Бәдәвам», «Бүз егет», «Каһарман катыйль» кебек укыла-укыла тузып беткән борынгы китаплар да табыла иде. Бик ялварып кына шуларны миңа кулга төшерергә һәм аңлый алганнарын укып карарга да туры килде. Инде ачлык елы үтеп, тормышлар бераз рәткә кергәч, Уфадан, Казаннан һәм Мәскәүдән татар телендәге совет газета-журналлары да килә башлады. Болары безнең өчен, әйтәсе дә түгел, бик яңа, бик кызыклы иде, без аларны кулдан-кулга йөртеп укый торган идек. Минем үземә Уфада чыккан «Белем» журналы һәм Мәскәүдән килгән «Кечкенә иптәшләр» бик ошаган иде.
Әйе, ул чакларда ана телендә уку күңел ихтыяҗына әйләнгән, гадәткә кергән бер эш иде. Телне безгә нык өйрәткәннәр, уку, язу, сөйләү саф үз телебездә, шуңа күрә китапка хөрмәт тә зур иде. Һәм бу тел – татар теле – башкорт яшьләре өчен дә бердәнбер укый-яза торган тел иде. Сары мәдрәсәдә ятып укыган башкорт шәкертләре шушы телдә китапча югары өслүп белән, сүзләрнең дә иң матурларын гына сайлап, кәгазь читенә буяулы каләм белән чәчәкләр ясап, хәтта каләм тоткан бармакларын да төшереп, танышасы килгән кызларына хатлар язалар иде.
Аннары ул чакта укучы малайлар һәм кызлар арасында «ядкяр дәфтәре» тоту дигән нәрсә дә бар иде. Шул дәфтәрне бер-берсенә биреп, ядкяр яздыралар иде. Минем дә булган андый дәфтәрем. Искереп бетсә дә, ул дәфтәр 1921 елдан бирле һаман әле миндә сакланып яткан. Бергә укыган күп кенә малайлар һәм кызлар шуның битләренә үзләренең ядкярләрен язганнар: күбесе миңа «иптәшем» дигән, «шәригем» дигән, ләкин арада «Әмирхан әфәндегә» дип куйганнары да бар. (Унике яшьлек малайга!) Димәк, иске гадәтләр онытылып бетмәгән әле ук чакта.
Шул дәфтәрдәге ядкярләр арасыннан берсен генә монда китерәсем килә. Кыска гына ул һәм бик матур кул белән язылган:
«Тәзкирәм22.
Нәрсә языйм синең альбумыңа?
Матур язарга белмимен,
Сезнең бәхетле булуыңызны
Ихлас күңел илә телимен.
Сезнең кыйммәтле альбумыңызны былчыратканым өчен гафу үтенәм.
Апаңыз: Г. Ишаева. 19–21».
Моны язучы – әлеге үзе дә кызлар мәктәбендә укыткан Гайшә апа. Билгеле, мин дәфтәремне аңа бирмәгән идем, ә үзем белән бергә укучы энесе Исмәгыйльгә биреп торган идем. (Исмәгыйль миңа ядкяр итеп Тукайның «Танса» шигырен күчереп язган.) Күрәсең, шул чакта күзенә чалынган дәфтәргә Гайшә апа да үзенең тәзкирәсен язып куйган. Чын башкорт кызының саф татарча язуы берәүне дә гаҗәпләндермәсен. Чөнки бу ул заман өчен табигый күренеш, чөнки элек-электән үк башкортның муллалары, мөәзиннәре дә, соңрак мөгаллим-мөгаллимәләре дә – төрле өяз һәм шәһәрләрдәге татар мәдрәсәләрен яки мәктәпләрен бетереп чыккан кешеләр. Хакыйкатьне яшерүдән мәгънә юк, тик моны дөрес аңларга кирәк. Мәсәлән, борын авылда күршедән ут алып чыгу гадәте булган. Утны соскы белән алып чыккан, учагына яккан, өен җылыткан – күршесенә рәхмәтен әйтергә дә онытмаган. Аң-белем бирүне дә мин шул ут биреп торуга охшатыр идем. Татар халкының учагында мәгърифәт уты иң авыр заманнарда да сүнеп бетмәгән, калын көл астында да әкрен генә көйрәп яткан ул, ә тора-бара, Россиядә азатлык хәрәкәте көчәйгәч, яңадан кабынып, ялкынланып киткән. Менә шул утны ул ихтыяҗы төшеп килгән кардәш халыкларга да биргән. Ә башкорт халкына аеруча, чөнки ул терәлеп торган күрше, аңардан инде кызганып тору булмаган. Хәзер менә башкорт халкының үзендә аң-белем, культура, сәнгать утлары дөрләп яна. Бу – Ленин милли сәясәтенең иң гүзәл, иң куанычлы бер нәтиҗәсе. Моңа татар халкы да ихлас күңелдән куана – ничек кенә булмасын, аның да бит башкорт культурасына һәм сәнгатенә керткән зур өлеше бар. Әйдә, моннан соң да аралашып яшәгән бу ике кардәш халыкның дуслыгы отыры ныгый барсын, икесенең дә белем, культура учаклары якты, тигез янсын – чөнки дуслыкның төп нигезләреннән берсе һәм иң мөһиме – тигезлек! Һәр эштә, һәр җәһәттән!
Әйе, Дәүләкән күп кенә милләтләрне үзенә җыйган шәһәр сыманрак зур бер авыл иде. Ләкин минем үземә бу милләтләр арасында нинди дә булса зур, җитди каршылыклар яшәп килүен күрергә туры килмәде. Чөнки мин үскәндә инде революция булган, совет власте урнашкан, милли тигезсезлекләр бетерелгән иде. Дәүләкәндә дә яңа заман, яңа тормыш башланды. Әмма бу яңа заманның нэп дигән кыска гына бер чоры булып алды. Әйтерсең иске тормыш бер мәлгә кире әйләнеп кайтты. Сугышлар бетеп, ачлык елы да үтеп киткәч, кыска гына вакыт эчендә Дәүләкәнгә төрле яктан әүвәлгечә иген күпләп керә башлады. Тегермәннәр эшләргә тотынды, базарлар җанланып китте, кибетләр-магазиннар ачылды, элекке сәүдәгәрләр генә түгел, һич уйламаган кешеләр дә җиң сызганып сату итәргә кереште, кыскасы, иске тормышның күп кенә якларын шушы чорда тагын бер тапкыр күреп калырга туры килде. Минем әле үсмер чагым, яңа җитлегеп килгән чагым иде, шуңа да карамастан бу хикмәтле вакыт минем хәтердә шактый нык утырып калды. Әмма шундый кинәт җанланып киткән «иркен» тормыш озакка бармас, тиз бетәр кебек иде, – нигә, ни өчен? – әйтә алмыйм, бәлки, Ленин бик иртә, бик вакытсыз үлеп киткәнгә күрәдер, чөнки бу нэп дигән нәрсәне ул кирәк тапкан, ул керткән дип сөйлиләр иде. Һәрхәлдә, дөньяның тиздән башка якка үзгәрәчәген мин акылым белән түгел, ничектер йөрәгем белән сизә идем кебек… Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, миндә бик иртә уйлану, борчылу, эзләнү дә туа башлады. Шул ук вакытта күңелнең бу борчылу-ашкынулары, ә кайчагында газаплы кичерешләре яшь өстәлә барган саен отыры көчәя, тирәнәя дә бара иде. Кемгә генә таныш түгел яшьлекнең андый кичерешләре?! Минем өлешемә исә алар күбрәк тә төште. Менә ни өчен мин нэпның иң кызган чагында, уналты яшемнән үк Дәүләкәнне калдырып чыгып та киттем. Ләкин боларның барысы турында да миңа, насыйп булса, бу китапның соңгы өлешендә язарга туры киләчәк.
Хәзер исә бу «Дәүләкән» өлешен менә нәрсә белән бетерәсем килә. 1981 елның җәендә мин соңгы тапкыр Иске Көрмәнкәй авылында булдым. Хәтерләсәгез, Көрмәнкәйдә торучы Хәмит дустымның һәм аның бичәсе Сәгыйдәнең кыска гына вакыт эчендә үлеп китүләрен, ләкин, кызганычка каршы, аларның каберләренә бара алмавымны башта ук язган идем инде. Бу юлы Дәүләкәнгә кайтуым да бары бер теләк – шул дусларымның каберләрен зиярәт кылу өчен генә иде.
Безне, ягъни мине һәм Уфадан бер-ике көнгә генә кайткан минем балачактан ук якын кешем Маһирәне, «Салават» колхозының машинасы Көрмәнкәйдән килеп алды. (Машинаны райбашкарма комитеты председателе Равилов иптәш чакырткан булган.) Алырга килүчеләр дә колхозның баш агрономы белән партоешма секретаре иде. Озак юанмыйча утырдык та киттек. Башта туп-туры Хәмит өенә барып туктадык. Менә кайткан саен күпме сыйланып, күпме сөйләшеп утырган иске генә өй… Әмма хәзер монда торучы юк икән инде, ул ташландык-буш, аны тиздән сүтәргә тиешләр. Шулай ук Сәгыйдәнең безгә ашлар пешергән, балыклар кыздырган читән алачыгы да юк – анысын бөтенләй сүтеп ташлаганнар. Шулай итеп, хуҗалары белән бергә аларның гомер иткән җылы почмаклары да киткән яки китәргә тора бу фани дөньядан!..
Аның каравы Хәмитнең кече улы шушында ук, капканың уң ягында гына зур таза йорт салдырып ята. Урам башын өлгерткән дә инде, тик эчке башы гына салынып бетмәгән әле… Егетне атасы кебек бик тырыш, уңган диделәр безгә, ләкин үзен күрә алмадык, эштә булып калды. Ә хатынын күрдек, һәм миңа бераз гаҗәп тә тоелды: ул әле түгәрәк йөзеннән балалык чырае да китеп бетмәгән бик яшь кенә, бик сөйкемле башкорт кызы иде, ләкин инде ике бала анасы, берсе кулында – Алсу исемле икән. Аталарыннан калган нигездә әнә шулай яңа, яшь тормыш таза үсентедәй күтәрелеп килә. Әйе, бу да бик табигый хәл, бик табигый күренеш!
Аннары каберлеккә киттек. Яшь кенә килен дә баласын күтәреп безгә иярде. Хәмит өе авылның иң читендә иде, аны узгач та сөзәк кенә Көрмәнкәй тавы башлана. Кечкенә каберлек менә шул тауның итәгеннән бераз өстәрәк, калку урында, авыл очыннан бер ике йөз метрда гына булыр… Барып җитү белән, үзебезгә кирәк каберләрне күрдек. Икесе дә янәшә генә, Хәмитнеке аз гына өстәрәк, икесенә дә гади генә ак таш куелган, тар гына рәшәткә тотылган… Ташларына уелган сүзләрне укыдым: Хәмит 1976 елның ноябрендә, ә Сәгыйдә 1977 елның мартында вафат булганнар… Аралары бик якын шул, бары өч кенә ай… Ашыккан Сәгыйдә Хәмите янына… Әмма уңайлы урында яталар – югарыда. Моннан гомер иткән өйләре – ишегаллары әнә генә, Дим дә яныннан гына уза, печән өстендә икәүләп йөргән болыннары, Сәгыйдәнең карагат, бөрлегән җыйган әрәмәлекләре, Хәмитнең балык тоткан күлләре, хәтта аның әнә туып үскән Дәүләкәне дә – барысы да ап-ачык күренеп тора. Ерак китмәгәнсез икән сез үзегезне чорнаган дөньядан, гүя авылдашларыгызга, балаларыгызга, менә бу кечкенә оныкларыгызга тыныч кына карап ятасыз!.. Эчемнән генә дога укыгандай әйтәсем килде: сез тир түгеп шушы җирне сугарган бик гади, бик самими кешеләр идегез – иң элек сезгә төшсен бу җирдә яшәүчеләрнең рәхмәте дә! Хушыгыз, дусларым, хушыгыз!
Ике кабер янында һәркайсыбыз эчтән генә уйлап бераз басып торганнан соң, без әкрен генә кузгалдык. Калкулыктан төшеп, «Жигули»га утыргач, егетләр безне Ярыштауга алып киттеләр. Вакыт тыгызрак тыгызын, ләкин мин каршы килмәдем. Мондый форсаттан файдаланмыйча ярамый иде, әлбәттә. Кайткан саен каршы алган, киткән саен озатып калган тавым бит ул минем!
Ярышның Дим буена озын сәкедәй карап торган беренче катына безне машина үзе алып менде. Хәзер без аның каплап куйган казандай иң биек икенче каты янында басып торабыз. Бусы инде Ярыштауның үзе!.. Егетләр миңа әйтәләр: «Әйдә, агай, түбәсенә дә меник», – диләр. «Менәргә… Ничек итеп?» «Туп-туры җәяүләп кенә!» – диләр егетләрем. Мин ирексездән көлеп башымны чайкыйм: «Ай-һай, миннән булыр микән, егетләр?!» «Булыр, булыр, курыкмагыз, үзебез җитәкләп мендерербез!» – дип кыстыйлар һаман мине… «Биеклеге күпме соң?» «Итәгеннән алып өч йөз илле метрлар чамасы, яртысын почти мендек инде», – диләр… Эчемнән генә уйлыйм: «Алай күп тә калмаган икән, ләкин мин бит Матбугат йортының дүртенче катына да туктамыйча менеп җитә алмыйм. Күпме булыр ул, унбиш-егерме метр, ә бу йөз илле метрдан да ким булмас. Минем өчен бик күп шул. Җитмәсә, Бишбүләктә ике көн кунак булып кайтып килгән чак… Йөрәк күтәрә алыр микән? Әмма менә алганда кызык та булыр иде… Ярышка мин унике-унөч яшьләремдә бер менгән идем, хәзер миңа җитмеш өченче яшь… йөрәктә стенокардия… Тәвәккәлләргәме-юкмы?» Һәм мин тәвәккәлләргә булдым. Әнә миннән өч яшькә олырак Маһирә карчык та менәбез дип тора… Киттек менеп… Ашыкмаска тырышам, аякларны җиргә нык терәп, салмак кына атлыйм. Бер генә тапкыр туктап тын алдым, егетләргә кулымны да биреп тормадым… Ниһаять, менеп җиттек… Йөрәккә колак салам: юк, кысуы да, авыртуы да сизелми… Бик гаҗәп иде бу минем өчен… Хикмәт нәрсәдә?.. Хәер, тиз сиздем мин моның серен: һава, һава, һавада бөтен хикмәт!.. Шундый саф, шундый коры, шундый җиңел мондагы тау, дала, кылганлы сәхрә һавасы!.. Киерелеп, бавырларга үтәрлек итеп сулыйм, юк, туеп булырлык түгел – мондый һава имгәнгән йөрәкне дә йөз ел яшәтер!..
Тау башыннан ачылган ерак, күксел, чиксез киңлекләргә туйганчы бер карарга өлгермәдек, тагы да гаҗәбрәк икенче бер күренешнең шаһиты булдык. Тау түбәсенә, аның да текәрәк ягыннан, таякка таянган бер карчыкның, тар чалбар кигән унике-унөч яшьлек кыз балага тотынып, менеп җиткәнен күреп алдык. Кайдан, нинди карчык бу?.. Мин янына барып сорашмакчы булдым, әмма ул дөм сукыр һәм чукрак булып чыкты. Кыз баладан: «Әбиең ничә яшьтә?» – дип сорадым, кыз, сиксән җиде яшендә, диде. Бик аптырап: «Шушы яшендә ничек итеп һәм ни өчен менә ул?» – дип сорагач, кыз әбисенең шушындагы кабергә Коръән укыр өчен менүен аңлатты. Әйе, минем малай чактан ук исемдә калган ялгыз кабер һаман монда тора икән, тик ул инде җир белән тигезләнеп беткән, урта бер җире уелган да, ләкин кемдер аны, кыска гына казыклар кагып, тимерчыбык белән генә булса да уратып куйган… Карчыкның бу кабергә беренче генә менүе түгел, күрәсең, ул кыз ярдәменнән башка туп-туры кабер янына барды да, иң элек аның өстенә вак тәңкәләр ташлады, аннары чирәмгә аякларын сузып утырып, кулларын тезләренә куеп, авыз эченнән генә Коръән укый башлады. Без барыбыз да тынып калдык. Ләкин карчыкның Коръән укыган җирендә казык шикелле басып торуыбыз килешми иде кебек, томаналыгыбызны сизгәндәй, ниндидер бер уңайсызлану да кичерә идек шикелле, һәм шуңа күрә без, карчык изге гамәлен үзе генә үтәсен инде дип, шыпырт кына түбән төшеп киттек.
Ләкин төшеп машинага утыргач та, минем ике нәрсәгә эчем поша башлады: беренчедән, изге ният белән азапланып тауга менгән карчыкка бераз гына булса да сәдака бирмичә китүемә үкендем, ничек бу исемә килмәгән дип, эчемнән генә үземне тиргәп тә алдым. Дөрес, сәдака бирүем яшьләргә сәер дә тоелыр иде (язучы бирә бит), әмма барыбер кирәк булган – күңелне сафландыру өчен кирәк булган ул… Борыннан килгән бер йола – аны үтәүдән кемгә ни зарар?! Ришвәт (взятка) бирү түгел ич!..
Икенчедән, карчыкның кем булуын ачык кына белмичә китү дә кызганыч иде. Үзе чукрак, үзе сукыр карчык миңа ничектер бер хикмәт иясе булып тоелган иде… Янымдагы егетләрдән сорап карадым, ләкин алар да бик аз белә икән: Дүртөйледә, картаеп пенсиягә чыккан улында тора, җитәкләп менгән кыз оныгының баласы, ә карчык, чын булса, китап укый-укый сукырайган, диделәр. Шуннан артыгын мин белә алмадым. Кызганыч!.. Уйламаганда гына хикмәтле кешеләр очрап куя, ләкин без һәрвакыт, әлеге каһәр суккан ашыгу аркасында, аларны күрмичә узабыз да китәбез. Шулай да егетләремә әйтүне кирәк таптым: сез ул карчыкны яхшырак белергә тырышыгыз әле… Кем каберенә йөри ул, кемне зиярәт кыла?.. Бер батыр кабере дип минем дә малай чакта ук ишеткәнем бар иде. Билгесез гади бер кешене генә Ярыш түбәсенә мендереп күммәсләр. Бәлки, картлардан тагы да белүче бардыр… Ә ул каберне рәтләп, баш очына таш та куйдырсагыз, бик күркәм бер эш эшләгән булыр идегез, дидем.
Егетләрем минем белән килешкәндәй булдылар.
Әмма шулай да мин бүгенге сәфәремнән ифрат та канәгатьмен. Иң элек күптән күңелемдә йөргән теләгемне үти алдым – Хәмит белән Сәгыйдәнең каберләрендә булдым, изге догасыз гына булса да, үземчә аларны зиярәт кылдым. Аннары менә алтмыш елдан соң икенче мәртәбә Ярыштау башына мендем, дөньяны күрдем, дөньяның бик борыннан килә торган, тик без генә оныткан серләрен сизгәндәй булдым. Бер көн өчен бу һич тә аз түгел иде. Чын канәгатьләнү кичергән мондый көннәр безнең гомердә еш булып тормый ул!..
Кайтышлый, Дүртөйле очында, Димнән якында гына нефть чыгаручы ике качалканың ашыкмыйча гына бер җайга селкенеп торуларын күрдем. Монда да тапканнар икән… «Димкәем, сиңа да чират җиттемени?!» – дип уздым мин бу качалкалар яныннан… Ә алар, тагын да кайтырсың әле дигән төсле, һаман шулай гамьсез-салмак кына башларын селкеп калдылар.
…Үткәнгә кайтуны дәвам итәбез… Язманың бу өлешенә «Сәхифәләр» дип кыска һәм гади генә исем куясым килде. Чөнки кеше гомеренең һәр көне – бер сәхифә. Билгеле, дөньяда озак яши торгач алар бик күп җыелган – менә шуларны мин күздән кичермәкче булам. Аларның бик күбесе бер-берсен кабатлыйлар (безнең көннәребез шикелле үк), арада үзем өчен генә кадерлеләре бар, шулай ук ачып карыйсы килмәгәннәре дә юк түгел. Әмма бөтенесендә дә мин белгән кешеләр, мин күргән тормыш, мин кичергән заман. Минем бурыч исә шулардан үзем кирәк дип тапканны сайлап алу һәм сөйләп бирү – менә шул шактый четерекле эшкә мин тәвәккәлләп керешмәкче булам. Кабатлап әйтәм, бу «сәхифәләр» бары минеке – минем күргән һәм кичергәннәрем!
…Искә төшерик: бу китапның «Каргалы» өлешендә язылганча, минем атам 1910 елның көзендә Каргалыдан Дәүләкәнгә (искечә Этколга) күчеп килгән. Мин бу вакытта бишектән дә әле төшеп җитмәгән яшь ярымлык сабый гына булганмын. Күз күрсә, колак ишетсә дә, миндә әле хәтер дигән нәрсә юк, мин әле һичнәрсә белмим – мин бары ашый беләм, йоклый беләм, көлә беләм, елый беләм. Әмма ничек итеп көләм яки елыйм – бусы да миңа билгесез… Кыскасы, дөнья миннән еракта,бик еракта әле, җиде диңгез артында!
Кеше балачагында үзенең картлыгын күз алдына китерә алмаган шикелле, картайгач, ул балачагын да күз алдына ачык кына китерә алмый икән. Ә инде сабый чакны әйтеп торасы да юк – сабый чактагы хәлләрне без бары соңыннан әти-әниләребездән яки якын туганнарыбыздан ишетеп кенә белә алабыз. Хуш, нәрсәләр ишетеп белдем соң мин Дәүләкән23 белән бәйләнгән сабый чакларым турында?
…Иң элек шуны әйтергә кирәк: безнекеләр башта Дәүләкәннең үзенә түгел, ә аңа терәлеп үк торган Яңа Көрмәнкәйгә килеп төшкәннәр һәм шунда яшәүче Муллый карт дигән бер башкортның өенә вакытлыча кереп торганнар. Бер генә урамлы бу кечкенә авыл Дим аръягындагы Иске Көрмәнкәйдән күчеп утырган булса кирәк, шуңа күрә аның исеме дә Яңа Көрмәнкәй дип аталган. Дәүләкәннең югары очы белән бу авыл арасында, мин үскәндә, бер сай чокыр гына иде. Хәзерге вакытта Яңа Көрмәнкәй юк, беткән, аны күптән инде Дәүләкән «йоткан».
Шул рәвешчә, без башта күпмедер вакыт Муллый карт өендә торганбыз. Муллый карт ул минем бабакайның электән үк йөрешкән дус кешесе икән. Бай башкорт, күп җир биләгән, ишле мал асраган, шуның өстенә Дәүләкәннең үзендә аның ике катлы тагын бер йорты да булган. Нәкъ базар күзендәге шушы асты таш, өсте агач зур гына йортын Муллый карт минем атакайга арендага биреп торган. Атакай бит Дәүләкәнгә, онытмаган булсагыз, сәүдә итү максаты белән килгән, аңа тизрәк эш башларга кирәк булган, ә кулында сумасы зур булмаган (әйтүенә караганда, бер өч йөз сум чамасы гына), шулай да ул, тәвәккәлләп, Муллый карт йортында «чәйни» (чәйханә) ачып җибәргән. «Аллага тапшырып эшне башлауда Муллый бабаем бик ярдәм итте», – дип яза ул үзе дә.
Шулай итеп, Каргалыдан килгән яңа «сәүдәгәр» үзенә бөтенләй таныш булмаган бер эшкә тотына. Ярый, тәвәккәл – таш йоткан, диләр, ә без карап карыйк, нәрсә икән ул атай ачкан «чәйни»? (Бөтен җирдә «чәйханә», ә Дәүләкәндә ни өчендер «чәйни»! Ахрысы, русның «Чайная»сыннан шулай үзгәреп киткәндер инде.) Ул, ягъни мәсәлән, безнең «чәйни», гади генә бер ашап-эчеп чыгу урыны булган. Анда зур чуен чүлмәкләрдә турап салган куе, итле, кулдан гына кискән эре токмачлы өреле аш пешкән, чиләк сыешлы җиз самавырларда чәй өчен өзлексез су кайнап торган. Ә чәйнең үзен фарфор чәйнекләрдә пешереп биргәннәр. Бу эшләрне бер аш пешерүче белән бер ташып торучы (половой) башкарган. Эш кызып киткәндә, атакай үзе дә булышкан, ләкин ул күбрәк базардан кухняга азык ташыган, ә инәй гел генә савыт-саба юып, сөртеп торган. «Чәйни»дә бернинди хәмер заты сатылмаган, һәм тәмәке тартып утыручы да булмаган.
Эшнең иң кызу, тыгыз чагы, гадәттә, базар көненә туры килгән. Бу көнне «чәйни»гә базарчы агайлар кереп тулган. Ашау- эчү арзан булган, мәсәлән, ике тиен түләп, чәйне теләсәң нихәтле эчәргә яраган. Бер җамаяк куе аш та ун тиен генә торган шикелле – сөйләүләре буенча шулайрак хәтеремдә калган. (Гомумән, ул елларда азык әйберсе арзан йөргән, мәсәлән, тере сарык ике сум илле тиен-өч сум торган, диләр иде.) Шуңа күрә дә агайлар чәйне күп эчәргә яратканнар. Кыш көне булса, кайры туннарын да салып тормыйча, тик бүрекләрен генә салып, шабыр тиргә батып, «агып киткәнче» чәйне эчәләр дә эчәләр икән. Ашаганнары ак калач яки юкә бауга тезгән йомшак клиндер, тик шикәр генә күп түгел – чәйне ун чәшке эчсә дә, шикәрне бер генә кисәк биргәннәр. Хәер, акчаларын жәлләмәгәннәр, базардан үзләре белән йөзем, хөрмә, хәлвә кебек тәмле-тәмлене дә алып кергәннәр.
Базарсыз көннәрдә исә «чәйни»гә йөрүчеләр әллә ни күп булмаган. Төш вакытында яки кичен ялгыз приказчиклар, извозчиклар һәм ломовойлар, мәдрәсәдә ятып укучы хәллерәк шәкертләр кереп, ашап-эчеп чыга торган булганнар. Аннары безнең «чәйни»гә ни сәбәптер Дәүләкән саилчеләре24 дә ияләшкәннәр. Зур базарлы сәүдә җире саилчеләрне һәрвакытта үзенә тарткан – берәүләре гариплеге аркасында бүтән эшкә ярамаган, икенчеләре исә хәер сорашуны үзләренә кәсеп итеп тә алганнар. Менә шулай һәр көнне өй борынча урам йөреп, озын киндер капчыкларын сынык-санак белән тутырып, безнең «чәйни» янына кайталар икән дә, баскыч төбенә утырып, барлык җыйганнарын бушатып, сортировать итәргә тотыналар икән. Ап-ак оннан пешерелгән иң тәмле, йомшакларын гына үзләренә калдырып, башка каты-котыларын минем инәйгә: «Мә, абыстай, сыерыңа ашатырсың!» – дип бирәләр икән. Аннары «чәйни»гә кереп, әйбәтләп чәй эчәләр дә кайдадыр үзләренең куна торган җирләренә кайтып китәләр икән. Минем инәй дә аларны ярым көлеп, ярым сагынып дигәндәй, вакыт-вакыт исенә төшергәли иде.
Менә шундый саилчеләрнең берсе бөтен авыр һәм хәтәр елларны (ачлык елын да) исән-сау үткәреп, мин малай чакта да безнең Дәүләкәндә йөри иде әле. Тәбәнәк кенә буйлы, түгәрәк кенә битле, сакал-мыексыз – ничә яшьтә икәнен бер Ходай үзе генә белгәндер. Өстендә итәкләрен этләр өзгәләгән көрән төстәге кыска гына постау чикмән, аның астында кат-кат ямау салынган бик киң алача ыштан, аягында керле тула оек өстеннән киндерәсен чувашларча балтырына чаклы уратып бәйләгән, тузып «мыегы да чыккан» чабаталар, иңендә озын киндер капчык, кулында шактый саллы таяк… Чын исемен белгән кеше юк, ләкин ул үзен: «Мин – Курапаткин!» – дип йөртә иде, ягъни япон сугышы вакытында даны чыккан патша генералы, янәсе! Генералга охшар өчен ул ике колагы да өзек бүрегенең түбәсенә ап-ак куян койрыгы утыртып, чикмәненә түгәрәкләп кискән ак калай кисәкләре тагып йөри иде. Һәр йортның ишегалдына кергәч, «Курапаткин», бала-чага алдында ниндидер кеше аңламас кыска гына такмак әйтеп, бер генә урында әйләнгәләп, тыпыр-тыпыр биеп тә ала торган иде. Аны милләте белән чуваш диләр иде. Бәлки, дөрес тә булгандыр, чөнки ул сәдаканы татарлар бирсә, ашыкмыйча гына дога кылып, руслар бирсә, бер-ике кат тиз генә чукынып, ишегалдыннан чыгып китә иде. Кыскасы, кешеләргә һич зарары тимәгән, Алланың бер дивана бәндәсе иде – башын кайчан, кайда салгандыр инде бу «мәшһүр» Дәүләкән Курапаткины?!
Муллый карт йортының ике катлы булуын әйткән идем бугай. «Чәйни» – аскы катында, ә өске катында фатирчылар торган. Дөресрәге, өске катның такталар белән генә бүленгән берничә вак бүлмәсендә айлап-еллап ялгызак кешеләр яшәгән. Мәсәлән, безнең Каргалы кешесе Ибәтулла учитель, Солтанмораттан (Галимҗан Ибраһимов авылыннан) килгән Мөхәммәтша тегүче, тагын икеме-өчме ялгыз приказчик шунда торганнар. Учитель үзенең бүлмәсендә башкорт шәкертләрен русча укыткан, ә тегүче «Зингер» машинасында текер-текер чалбар, камзул, җилән тегеп утырган. Бүлмә өчен күпмедер акчаны безнекеләргә түләгәннәр, ашау-эчүләре дә бездән булган. Русчалап әйткәндә, аларны нахлебниклар дияргә дә ярый. Барысы да буйдак яшьләр булганга күрәдер инде, алар кызык яшәгәннәр, гел генә төрле мәзәк, уен-көлке уйлап чыгарганнар – шулай исләренә төшереп сөйли торганнар иде минем атакай белән инәй дә…
Мин үзем, билгеле, бу «чәйни» заманын бөтенләй диярлек хәтерләмим, бик кечкенә булганмын әле – әйтик, ике белән биш арасында гына… Аннары без «чәйни»нең үзендә түгел, ә күршедәге икенче бер йортта торганбыз. Шуның өстенә, бу йортка күчеп күпмедер торгач, мин өченче яшемдә кинәт кенә… аяксыз калганмын. Ягъни әйбәт кенә йөреп яткан җиремнән тотканмын да аякка баса алмас булганмын. Нинди чир, нинди зәхмәт аркасында – моны миңа атам-анам да бервакытта да әйтеп бирә алмадылар. Авырту-сызлану да булмаган шикелле. Һәрхәлдә, урын өстендә үрсәләнеп ятмаганмын, киресенчә әле, мүкәйләп булса да йөрергә тырышканмын. Алар, әлбәттә, бик курыкканнар, тугыз баладан соң унынчысы да гарип калса – Алла үзе генә саклый күрсен!.. Мине аякка бастыру өчен врачларга күрсәтү (ул чагында ук Дәүләкәндә земский шифаханә булган), төрлечә дәвалап карау, им-томнар куллану, ниндидер бер зур ишанга илтеп өшкертү – берсе дә калмаган. Озакка сузылган бу тырышу, ә мин һаман идәндә шуышып кына йөрим икән… Әмма шулай да инәйнең күз яшьләре, ялварып сораулары, ниһаять, Алла бабайга барып җиткән булса кирәк, көннәрдән бер көнне, кинәт аяксыз калган шикелле, кинәт кенә аягыма да басканмын! Ул болай булган: кемнеңдер киңәше буенча, зур түгәрәк тазда ниндидер шифалы үлән-чәчәкләрне кайнар су белән пешекләп, мине шуның пар-суына утыртканнар. Башымны гына ачык калдырып, өстемә калын юрган япканнар. Һәм иң гаҗәбе – атакай белән инәй, мине шул хәлдә калдырып, үзләре мунчага киткәннәр. «Без кайтканчы утыр, балам» дигәннәрдер инде. Ә мин кайтканнарын көтеп тормаганмын, үрмәләп таздан чыкканмын да, урындыкка тотынып, әкрен генә аягыма басканмын! Кайтып кергәч, атакай белән инәйнең күзләре шар булган – бу нинди могҗиза!.. Тиз генә мине күтәреп алганнар, киендергәннәр, яңадан аякка бастырганнар. Һәм менә шул басудан мин йөреп тә киткәнмен.
Балачагымда булып узган бу хәвефле хәлемне мин бары сөйләүләре буенча гына беләм, ләкин – ни гаҗәп! – урындыкка тотынып басып торуымны үзем дә әзрәк кенә хәтерлим… Инде шактый ук үскәч, мин колын шикелле нечкә, бик йөгерек аяклы бер малайга әйләндем. Бик ярата идем чабарга, узышырга… Дәүләкән малайларыннан берәүне дә уздырмый идем, тик кайчагында Арыслангәрәй агай малае Таһир гына мине узгалый торган иде.
«Чәйни»дә чакта да мин, әйтүләренә караганда, бөтиле түбәтәй кигән, бик җиңел, бик тере бер малай булганмын (бигрәк тә аягыма басканнан соң). Бер генә минут та бер урында тик кенә утыра белмәгәнмен, каядыр китәм дә барам, чыгам да югалам – кайчагында «чәйни»дә утыручылар күмәкләшеп мине эзләргә чыгалар икән. Еш кына әлеге саилчеләрнең берсенә ияреп китеп, өйдән өйгә «хәер сорашып» та йөргәнмен. Бала җитәкләгән саилчегә сәдаканы мулрак биргәннәр… Мине таныган кеше очраса, ул шунда ук «чәйни»гә барып, инәйгә: «Хәдичә апа, улыгыз бер саилчегә ияреп йөри бит, шуны беләсезме?» – дип әйтә икән. Инәй, бичара, бот чабып ах-вах иткән, ә атакай тиз генә артымнан барып, мине күтәреп алып кайткан. Ә миңа нәрсә, миңа кызык кына саилче капчыгына тотынып йөрү!..
Соңыннан, күп еллар узгач, атакай ниндидер бер уфтану бе- лән миңа: «Улым, син малай чагыңа бер дә охшамагансың», – дип әйтә торган иде. Гаҗәп түгел, бишектәге – бишкә төрләнә, дигәннәр, һәм мин моны үзем дә тоя идем. Һәрхәлдә, бик үзгәрдем мин – балачактагы җитезлек, гамьсезлек күптән инде онытылды. Бик басынкы, бик сабыр (һәм чыдам), бик сак картларга әверелдек без барыбыз да…
Әйткәнемчә, «чәйни»дәге тормышыбызны мин ишетеп кенә беләм – ул хакта атакай белән инәй элек еш кына исләренә төшереп һәм күбрәк көлеп сөйли торганнар иде. Гүя алар өчен дә ул «чәйни» дигән нәрсә очраклы һәм кызыклы әкәмәт бер урын булып кына исләрендә калган… (Атакай аны беренче герман сугышы башлангач ташлаган.) Ә йорты үз урынында һаман да тора әле. Искергән-тузганы да артык сизелми, яхшы карыйлар, ахрысы. Хәзер инде ниндидер идарәме, конторамы урнашкан… Кайткан чакларымда мин һәрвакыт аның яныннан узам. Бик истәлекле йорт – миңа кадерле булырга тиештер инде ул. Төрле уйлар, хисләр уятырга… Ләкин, ни хикмәттер, мин аңа карап сагыну яки якын итүгә охшаган бернинди дә тойгы кичермим. Чит-ят бер бина кебек ул минем өчен. Хыялым белән монда торган чагыбызга кайтырга тырышсам да, безнең базарчылар белән тулы бик гади генә «чәйни»ебезне нишләптер күз алдына китерә алмыйм. Бик күп еллар узган шул инде… Гомер катламы өстәлә барган саен, үткәннәрнең һәммәсен дә искә төшерү дә һәм сагыну да мөмкин түгелдер, күрәсең.
Әйтергә кирәк, «чәйни» тоту атакай өчен дә очраклы гына бер кәсеп булган икән. Шуннан соң ул бер урында гына утырып, мәсәлән, кибет ачып, сату итмәде. Аның сәүдәсе гел йөрү белән бәйләнгән иде. Күптән түгел, Срур тутакай миңа: «Атаң, мәрхүм, сәяхәт итәргә ярата иде бит», – диде. Һәм, чынлап та, йөрергә бик һәвәс иде ул. Малай чагыннан ук бу һәвәслек аңа йоккан булырга тиеш. «Каргалы» өлешендә мин аның башта бабасы Әхтәм картка ияреп, аннары әтисе белән бергәләп, башкортлар арасында тире-яры, йон-ябага җыеп йөрүләрен язган идем инде.
Егет булып өйләнгәч тә ул йөреп алыш-биреш итүдән туктамаган, тирә-яктагы базарларны һәм ярминкәләрнең берсен дә диярлек калдырмаган. Шул чакларын исенә төшереп сөйли башласа, мин бик гаҗәпләнеп тыңлый торган идем. Чөнки бик күп еллар узуга карамастан, ул кайсы ярминкә артыннан кайсы ярминкә килүен, һәркайсының аен, айның кай числосында указ укылуын (ярминкә ачылыр алдыннан, гадәттә, указ укылган) төп-төгәл белә иде. Мәсәлән, январьның искечә 25 ендә Уфа ярминкәсе ачылган, аның артыннан 15 мартта Эстәрле ярминкәсе башланган, аннан – Бәләбәй ярминкәсе, аннан – иң соңгысы – Бөгелмә ярминкәсе булган икән. Тагы да гаҗәбе – атакай шул ярминкәләргә (мәсәлән, Бөгелмәгә) барган чакта узарга туры килгән бөтен авылларның исемен белә иде. Алай гына түгел, кайсы авылдан соң кайсы авылга җитүләрен, кем исемле агайга кереп ат ашатуларын яки кунып чыгуларын бәйнә-бәйнә сөйли торган иде. Искиткеч хәтер иде үзендә!
Әнә шул бик яшьтән башланган йөрү һәвәслеген ул картайганчы диярлек ташламады. Миңа караганда ул дөньяны күбрәк гизде, күбрәк күрде. Кыскасы, «чәйни»не ташлагач та, минем атай, коммивояжер шикелле, күн саквояжын күтәреп һәм уңышлы алыш-биреш өмет итеп, якын-тирә шәһәрләргә юл тота башлады.
Ул чагында безнең үз йортыбыз юк иде әле, шул сәбәпле без фатирдан фатирга күчеп йөргәнбез. Болай йөрүебез 1918 елга чак- лы дәвам итә. Шуңа хәтле, ягъни дүрт ел эчендә, без өч тапкыр фатир алыштырдык. 1918 елның җәендә атакай, ниһаять, чибәр генә йорт сатып ала. Истән чыгармыйк, «чәйни»не ташлап киткән елны герман сугышы башлана, ә без йортлы булганда инде Бөек революция дә булып өлгерә. Кыска, әмма тыгыз заман! Минем биш яшьтән тугыз яшькә чаклы вакытым. Хәтерем инде ачылган һәм күп кенә нәрсәне күрергә дә өлгергән. Әмма күпмесе шуның күңелдә сакланган? – моны әле сынап карыйсы бар.
«Чәйни» йортыннан без Арыслангәрәй тыкрыгындагы бер йортка күчкәнбез. Бу – зур урамнан Комач буена төшә торган бик кыска гына бер тыкрык иде. Аның бер ягында Арыслангәрәй башкортның каралты һәм абзарлары, икенче ягында ниндидер бер рус кешесенең амбар-куралары сузылып киткән иде. Ягъни тыкрыкта яр башына җиткәнче бернинди йорт-мазар юк иде. Бары тик тыкрык беткән җирдә яр башыннан Комачка карап ике генә йорт тора иде. Шуларның берсе, Арыслангәрәй койрыгындагысы – тимерче Миңнегали агай йорты, икенчесе – рус койрыгындагысы – без күчкән йорт иде. Йортлар кеше койрыгында гына торсалар да, алар каршысында ачылган манзара гаҗәп тә матур, шагыйранә иде! Хәер, мин хәзер менә шулай дим, ә ул чагында манзараның да, матурлыкның да нәрсә икәнен, әлбәттә, белмәгәнмен. Ләкин шулай да күз алдына китерик.
…Түбәндә – Комач (башкортча – Комас). Бу – Димнең шактый озын һәм киң генә култыгы. (Элекке Этколның шушы култык буенда утырганын мин әйткән идем инде.) Комачның теге ягында кечерәк кенә тугай, тугайны үткәч, Димнең үзенә барып чыгасың. Дим аръягында куе әрәмәлек башлана, аны ерып үтсәң, тагын Димгә килеп чыгасың… тукта, нигә болай, Дим әллә икәүме дип гаҗәпләнергә мөмкин. Юк, ул берәү генә, ләкин хикмәт шунда: ерактан туры гына агып килгән Дим Дәүләкәнгә җитәрәк озын-озын өч борылыш ясый. Борылышларны ерымнар тоташтыра. Һәр ике борылыш арасында йә кечкенә тугайлык, йә куе әрәмәлек. Менә шулар барысы да – Димнең борылышлары, ерымнары, әрәмәлекләре, алардан да ары Көрмәнкәй тавына хәтле җәелеп киткән бик киң тугай, тугайдагы камышлы күлләр – кыскасы, минем әлеге манзара дигәнем безнең яр башындагы йорттан ап-ачык күренеп тора да инде. Гаҗәеп бер күреп тә бетермәслек киңлек ачыла каршыңда! Тагы да ераккарак – Димнең үренә таба карасаң, бу яшел, бөдрә, тип-тигез киңлек, чиге булмагандай, якты томан эченә китеп югала.
Яр кырыена салынган һәрбер йортныкы шикелле безнең йортның да аскы һәм өске каты бар иде. Аскы каты ярга кертеп таштан салынган, өске каты бүрәнәдән. Без менә шунда – өске катта тордык. Аста кемнәр торганын ачык кына хәтерләмим. Безнең белән янәшә, өйнең икенче яртысында, герман сугышы башлангач, каяндыр Литва якларыннан күчерелгән бер немец гаиләсе тора иде. Мин аларны да бик аз беләм, бары минем чамадагы бер кызлары гына истә калган. Ул минем телне, мин аның телен белмим, ә шулай да бергә уйный торган идек. Кызык, песи балалары кебек телсез дә ничектер аңлаша алганбыз.
Без бу йортта озак тормадык. Шуңа күрә сөйләрлек истәлегем бик аз. Әмма бер нәрсәне бик ачык хәтерлим: безнең фатирның һавага чыгып торган иркен генә балконы бар иде. Җәйнең җылы иртәсендә яки кичкырын безнекеләр шул балконда еш кына чәй эчеп утырырга яраталар иде. Әтрафтагы манзараның матурлыгын әйтәсе түгел, сез моны беләсез инде, ләкин биек балконда чәй эчеп утыруның тагын бер хозурлыгы шунда иде ки, һәр көнне, кояш баер алдыннан, Комачта бакалар хоры башлана иде. Комач – акмый торган су, шунлыктан анда бакалар бихисап иде. Менә шулар, аеруча тын җылы кичләрдә, көтүләре белән су читенә җыелып, тотыналар төрлесе төрлечә «сайрарга»! Бөтен су буе өзлексез яңгырап тора. Һәм, әйтергә кирәк, төрле тавыштагы бу бакалар хорының үзенә күрә бер тәртибе бар, моңы-яме бар. Тыңлый торгач аңа күнегеп була, кайчагында исә күңелдә үзенә бер сагыш та кузгата иде ул!
…Кичке су өстенең тагын бер сере хәтердә нык калган. Шулай ук кояш баеган чакта гына аргы Димнән «бум… бум» дигән төслерәк өзеп-өзеп кычкырган калын бер тавыш ишетелә торган иде. Аны ишетүчеләр шунда ук: «Әнә су үгезе кычкыра!» – дип әйтәләр иде. Чынлап та, тавыш шундый калын, шундый көчле ки, андый тавыш бары үгез шикелле зур бер җанвардан гына чыгарга тиеш иде. Һәм мин үсеп җиткәнче диярлек безнең Димдә дүрт аяклы су үгезе булуына ышанып йөрдем… Мин генә түгел, бик күп малайлар моңа ышаналар иде. Ләкин – ни гаҗәп! – үгезнең үзен күрүче генә юк. Бервакытта да берәүнең дә «Күрдем мин аны, малай!» дип шаккатырып сөйләгәнен ишетергә туры килмәде. Әллә инде ул дәһшәтле үгез бер дә судан чыкмыйча ятамы?! Алай дисәң, көчле-калын тавышы аның шундый ерактан ничек ишетелә соң?
…Бары тик шактый вакытлар узгач кына, дәү абыйлардан чын дөресен ишетергә туры килде: бернинди су үгезе безнең Димдә юк икән. Аның каравы ниндидер бер кечкенә кош бар, имеш. Менә шул хәтәр исемле өтек кенә кош, кичке тынлыкта ялгызы гына йөзеп йөргән чагында, башын суга тыгып «бум-бум…» дигән төслерәк калын тавыш чыгара икән. Вәт сиңа су үгезе! Хәзер бармы ул, белмим, ләкин кайткан чакларымда аның мәһабәт тавышын ишеткәнем юк.
Яр башындагы ике йортның берсе тимерче Миңнегали агай йорты дигән идем. Аның йорты да түбәннән караганда ике катлы иде. Тик түбән каты яр асты ягыннан өйне күтәреп торган бер подвал сыман гына нәрсә иде. Шуның өстендәге йорт, үзе калай белән япкан булса да, шактый кечкенә иде… Янә тар гына ишегалларында такта алачыклары бар иде – шуннан көне буе диярлек зур чүкеч белән кечкенә чүкечнең алмашлап тимер чүкегәне ишетелеп тора иде.
Миңнегали агай – безнең мин белгән иң беренче якын күршебез… Гаиләсе аның ишле иде, шул чакта ук инде дүрт улы, өч кызы бар иде. Ике улы – Габдулла абзый белән Муллагали абзый – җитеп килгән егетләр, алардан кечерәк Зөфәр дә миннән алты яшькә олы үсмер малай иде. Ә миннән күпмегәдер яшьрә- ге – Әхтәм, ләкин мин аның балачагын белмим диярлек. Кызлары – Маһирә, Рәхимә, Рәхилә, тагын соңрак Сания исемлесе дә булды. Болай санап чыгуымның бер хикмәте бар: шушы тимерче гаиләсе белән без озак еллар буена бик якын-дус яшәдек. Соңыннан терәлеп торган күршеләр булмасак та, бу якынлык бервакытта да бетмәде, һәрвакыт аралашып, йөрешеп тордык.
Миңнегали агай үзе – кара сакаллы, таза, базык кына кеше – Дәүләкәндә хөрмәт казанган бер авторитет иясе иде. Аны белмәгән һәм аңа эше-йомышы төшмәгән кеше юк иде диярлек. Тимерчелек исә аңа нәселдән күчкән, гомере буена ул алачыгыннан чыкмады, кулыннан чүкечен төшермәде. Ләкин шуңа карамастан Миңнегали агай диндар бер кеше дә иде. Билгеле, ул шәригатьнең файдалырак якларын күбрәк исендә тоткан булырга тиеш: үз гомерендә авызына бернинди эчемлек алмаган, тәмәкене өенә дә кертмәгән (һәм балаларын да бу нәрсәләрдән катгый рәвештә тыйган), ризыкның кадерен белгән – валчыгын да исраф итмәгән… Биш вакыт намазга йөрмәсә дә, атнага бер килә торган җомга намазын бер дә калдырмый иде. Өстенә кара җилән, башына шактый ук кыршылган кырпы бүрек киеп, урам уртасыннан мәчеткә таба кызу-кызу атлап баручыны кем дисәң, ул Миңнегали агай була торган иде.
Шуның белән бергә бу диндар тимерче һич тә кара томана кеше түгел иде. Ул үткен акыллы, гаделлек яклы, сүзгә оста, бәхәсләшергә дә яратучы тынгысыз бер адәм булган. Аш мәҗлесләрендә карт хәзрәтне еш кына төрле сораулар биреп аптыраткан, бәхәсләшеп тә китә торган булган – үзенчә ислам шәригатен һаман ярлылар файдасына борырга тырыша икән. Шулай сөйлиләр иде аның турында. Эш хәтта ки шуңа барып җиткән – безнең хәзрәт аның белән бер мәҗлестә утырудан баш тарта башлаган.
Билгеле, Миңнегали агай үз балаларына да бик таләпчән булган, әмма бервакытта да аларның иреген бумаган. (Мәсәлән, берсен дә көчләп мәчеткә кумаган.) Карт алар өчен авторитет иде, берсүзсез аңа буйсыналар иде. Уллары эшкә ярый башлагач та, аталары белән бергә алачыкта тимер суктылар. Кызлары барысы да укыдылар,бер-берсен карадылар, үстерештеләр. (Сигез бала бит!)
Кыяфәтләре белән дә алар бер-берсенә бик охшаганнар иде, һәммәсе дә төскә чибәр, төз буйлы, кара бөдрә чәчлеләр… Бәлки, көнчелектәндер инде, кайчагында аларны «Кара Миңнегали малайлары» диеп тә йөртәләр иде. Аталарына берсүзсез буйсынып торсалар да, алар шактый хөр үстеләр. Иң өлкәне Габдулла абзый 1917–1918 елларда ук сәхнәдә уйный башлады, соңыннан аны Уфа театрына да чакырган булганнар. Миңа калса, ул чын артист булырга тиешле кеше иде, ләкин нишләптер Дәүләкәннән ычкына алмады… Кечерәкләреннән Зөфәр дә берзаман сәхнә һәвәскәре булып китте – шәп декламатор һәм оста гына гармунчы да иде ул. Маһирә исә бик матур җырлый иде. Ике киленнәре – Галия апа белән Зөләйха апа да Дәүләкән сәхнәсендә күп уйнадылар. Һәм болар барысы да бер гаиләдән – Миңнегали карт өеннән!
Аннары килеп, Зөфәр Дәүләкәннең иң беренче комсомолы иде. Әйтүенә караганда, ачлык елдан соң ике егет – ул һәм тегермәндә эшләүче Әфтәх – татарлардан беренче булып комсомолга кергәннәр. (Әфтәх турында алда сүз булачак әле.) Алардан соң инде егетләр генә түгел, кызлар да комсомолга керә башлыйлар.
Миңнегали агайның Габдулладан кала икенче улы – Муллагали, кечкенәләре аны «бәләкәй абый» дип йөртәләр иде. Үтә тыйнак, йомшак, әдәпле бер егет иде ул… Үтә тыйнаклар күзгә бик ташланмыйлар бит, шуңадыр мин аның егет чагын бик аз беләм. Әмма шушы егет, бердән, Дәүләкәннең иң чибәр кызы Зөләйха апаны качырып ала, икенчедән, Ватан сугышы вакытында, ягъни иң авыр елларда Аюхан авылында колхоз председателе булып тора. Ул елларның газабын хәзер дә сөйләп бетерә алмый Муллагали карт!
Миңнегали агайның миннән яшьрәк тагын бер кызы һәм бер улы турында әйтәсем килә: болар – Рәхилә белән Әхтәм… Дәүләкәннән иртә киткәнгә күрә мин аларның балачагын, ничек үсүләрен аз хәтерлим. Рәхиләне туташ булып җиткәч белә башладым һәм, яшерәсем килми, ул мине үзенә каратып та өлгергән иде. Рәхилә араларында иң матуры иде – күзләре сөрмәле, озын керфекле, кашлары нечкә, ә коңгырт чәчләре күпереп, дулкынланып тора иде. Бәлки, шушы матурлыгы аркасындадыр, ул шактый ук тәкәббер дә иде. Һәрхәлдә, миңа игътибарын юнәлдермәде. Нишлисең, кызлар мәсьәләсендә минем бәхетем шулайрак булды инде: мин игътибар иткәннәр миңа карамадылар, мине җәлеп итмәгәннәр минем белән кызыксындылар. Ярый, хәерле булсын, бу мәсьәләне хәзергә калдырып торыйк. Миңнегали картның барлык сәләтле, зиһенле, уңган балалары арасыннан бары шушы Рәхиләсе бик югары күтәрелде. Калганнары ни сәбәптер Дәүләкән масштабыннан чыга алмадылар. Ә менә Рәхилә партия эшенә кереп китә. Башта ул Уфаның партия мәктәбен тәмамлый һәм Башкортстан өлкә комитетында эшли. Күпмедер эшләгәннән соң, аны Мәскәүдәге Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Бу мәктәпне тәмамлагач, ул Казахстанга билгеләнә. Монда инде Дәүләкән кызының чын партия җитәкчесе булып үсүе һәм күтәрелүе башлана: Казахстан Үзәк Комитетында бүлек мөдире урынбасары, Көнбатыш Казахстан өлкә комитеты секретаре, Көньяк Казахстан крае башкарма комитетының председатель урынбасары, Чемкент өлкә комитеты секретаре – кыскасы, егерме ел буена диярлек ул әнә шундый зур һәм җаваплы урыннарда эшли.
Сугыштан соң, илленче ел урталарында, мин Рәхиләне Уфада очраттым, аннары Дәүләкәндә дә бер үк вакытта булдык. Әйе, бу инде үз-үзенә нык ышанган, үзен кирәгенчә гади, әмма бәйсез тота белгән чибәр, тулы гына бер ханым иде. Уфада бер мәҗлестә дә булдык. Дәүләкәнгә кайткач, Дим буйлап көймә белән Көрмәнкәйгә дә бардык, ләкин яшьтән үк күрше булып үскән Рәхилә белән минем арада кешеләрчә гади, җылы мөнәсәбәт туа алмады. Ниндидер бер сынаумы, әллә сагаюмы, яшерен күзәтүче шикелле, безне рәсмирәк булырга, дистанция сакларга мәҗбүр итә иде. (Мин моны аеруча үземә карата сиздем).
Әмма, ни кызганыч, Рәхилә барлык туганнары арасында иң гомерсезе дә булды (илле биш яшендә үлеп китте). Апасы Маһирә әйтә, эштә янып бетте ул, ди. Хәбибрахман да миңа шулайрак әйтте: йөрәге һәм баш мие бик тузган иде, диде. Рәхилә үләреннән берничә ел элек кенә Хәбибрахман санаториенда ял иткән. Алар бик дуслашып киткәннәр, Рәхилә Хәбибрахманны врач итеп тә, кеше итеп тә бик яраткан булса кирәк. Хәзер сөйләшкәндә Маһирә дә моны раслый, Хәбибрахман аңа бик кулай кеше иде, ди.
Гаҗәп хәл: тулы бәхет берәүгә дә насыйп түгел, күрәсең. Рәхилә Дәүләкәндә чакта ук әле Солтанов дигән район прокурорына кияүгә чыккан булган. Ләкин сугыштан соң алар аерылышканнар. Рәхилә башка инде иргә чыкмаган, ялгызы ике бала үстергән… Барысы да бар лабаса – зур урын, дәрәҗә, материаль бөтенлек, тик менә бәхет чамалы да гомер генә кыска… Эх, бу тормыш!
Рәхиләдән кечеләре – Әхтәм. Ифрат тыйнак, юаш, тырыш, бу сөйкемле-сабыр егет бөтен гомерен Дәүләкәндәге кирпеч заводында бухгалтер булып эшләп уздырды. Шул кирпеч заводыннан пенсиягә дә чыкты. Аның Уфа белән Бәләбәйдән башка җирне күргәне дә булмады шикелле.
Дәүләкәнгә кайтып йөри башлагач, мин Әхтәмнең бер кабилиятен (дөресрәге, талантын) күреп исем китте. Ул художник булыр өчен туган икән ләбаса! Иң элек аның кулы агач эшенә гаять оста икән. Менә дигән резчик ул. Төрле-төрле нечкә-нәфис сырлар, бизәкләр салып, бик пөхтә итеп, тәмам җиренә җиткереп эшләгән буфетын яки шкафын мебель магазинына илт тә куй – шунда ук бәреп алачаклар. Бусы – бер. Икенчедән, ул рәссам, ягъни буяу белән картиналар да яза. Стенага элгән кайбер эшләре миңа ошаган иде, ләкин мин аларга бәя биреп тормыйм. Ихтимал, профессиональ күзлектән караганда, аның картиналары гади бер һәвәскәр эше генә булып күренер. Ләкин бит Әхтәм, бернинди махсус белем алмыйча, беркемнән дә өйрәнмичә, бары Ходай бирмеш күзе һәм кулы белән эшләгән ич барысын да!.. Әгәр укытканда, әгәр өйрәткәндә чын рәссам чыкмас идемени?!
Минем хәтта, соң булса да, нидер эшлисем, ниндидер чара да күрәсем килеп киткән иде. Әмма бик йорт җанлы, гаилә җанлы, аздан да канәгать Әхтәмдә мин дәрт тә, теләк тә сизмәдем. «Нишлисең инде, соң бит, Әмирхан абый!» – диде ул миңа, сүлпән генә уфтанып. Әйе, талант өстенә характер да кирәк шул! Хәтта бик зур талантларга да!.. Хәлбуки кайчагында таланты чамалы гына кеше дә, характеры булса, шактый ерак китә ала.
Булмаса, яр башындагы өебезгә кайтыйк әле – минем бәләкәй чагыма. Күршебез Миңнегали агайның ишле балалары арасыннан миңа иң якын торганнары Зөфәр белән Маһирә иде. Дөрес, алар икесе дә миннән олырак – Зөфәр алты яшькә, Маһирә ике яшькә. Ләкин шуңа карамастан мин аларга бик ияләштем, алар янында үстем, егет чагым алар белән бергә үтте, һәм икесе дә минем бертугандай якын кешеләрем булып калдылар. Шушы көнгә кадәр!.. Моның төп бер сәбәбе менә нидән гыйбарәт: минем атакай сәүдә эшләре белән читкә киткән чакларда, инәй күршедән төн кунарга Зөфәр белән Маһирәне чакыра торган иде (билгеле, әти-әнисеннән сорап). Бу инде беренче герман сугышы башланып, дөньяның тынычлыгы китеп торган вакыт, ә без ике малай бик кечкенәбез әле, билгеле, инәй ялгызы гына кунарга курыккан. Унике яшьлек малай белән сигез яшьлек кызчык – бу бит үзенә күрә бер терәк, өйдә, һич югы, җан иясе арту дигән сүз. Аларның безгә куна керүен бигрәк тә мин көтеп ала идем, чөнки алар кергәч, өебез бөтенләй җанланып китә, бергә утырып чәй эчү дә күңеллерәк була, аннары минем өчен иң тансыгы алар белән бергә, бер урында ятып йоклау иде. Алар бит мине гел генә урталарына алып яталар иде… Әнә шулай балачактан ук туа безнең арада якынлык!
Ләкин еллар уза, без дә туктап тормыйча һаман үсәбез – алар алданрак, мин алар артыннан. Шулай үсә торгач, берзаман Зөфәр – егет, Маһирә туташ булган, мин дә малайлыктан чыгып егет булып киләм, имеш! Һәм шушы чорга кергәч, безнең арадагы яшь аермасы ничектер сизелми дә башлады, һәрхәлдә, без күпмедер дәрәҗәдә тиңләштек. Шуны да әйтергә кирәк: мин яшемә караганда күп кенә яктан шактый иртә өлгердем. Егет чакта дусларымның күбесе яшькә миннән олыраклар иде.
1925 ел белән 1930 еллар арасы – минем һәр җәйне Казаннан Дәүләкәнгә кайтып йөргән чагым. Менә шушы вакытта без Зөфәр белән егетләр буларак бик дуслашып киттек. Кем әйтмешли, без һаман бергә, һаман бергә! Бу биш-алты ел вакыт Дәүләкән яшьләренең иң оешкан, иң актив чагы иде. Җомга көн саен диярлек көймәләргә утырышып, Дим өстен җыр-гармун тавышлары белән яңгыратып йөрүләр, уникешәр атка төялеп, азыклар алып, арбага казаннар салып, Ачлы күл буена сәхрәгә чыгулар, әзерләгән концерт-спектакльләребез белән татар һәм башкорт авылларына «гастроль»гә барулар – болар барысы да әнә шул биш-алты ел вакыт эчендә булып алды. Зөфәр дә, Маһирә дә бу эшләргә иң якыннан катнашучы, җан өрүче, беренче башлап йөрүчеләрдән иде. Гомумән, ул чакта Дәүләкәндә яшьләр күп иде әле, китеп, таралып бетәргә өлгермәгәннәр иде. Әмма һәркемнең шул күп яшьләрдән аеруча якыны, күңелгә ошаганы, үзенә тартып торганы була. Зөфәр минем өчен әнә шундый иң якын, сирәк дусларның берсе иде. Ул яше белән дә, акыл белән дә күпләрдән өстен иде, ахрысы, шуңадыр мин химая эзләгәндәй гел аңа тартыла идем. (Ә химаяче миңа бик кирәк була башлаган иде инде.) Шуның белән бергә Зөфәр ачык, шат күңелле, туры сүзле һәм өстәвенә көяз бер егет тә иде. Көне буе атасы янында тимер чүкегәннән соң, ул бик әйбәтләп юынып, кара чалбар, ап-ак күлмәк киеп, кулына дирижёр таягыдай нечкә генә чыбык тотып, кичкырын йөрергә чыга торган иде. Һәм без дә, читтән кайткан берничә егет, шулай ук киенеп-көязләнеп, кичке йөрүгә чыга идек. Бергә очрашып, исәнләшеп, көлешеп алганнан соң, урам уртасыннан, күрәсезме безне дигәндәй, ашыкмыйча эре генә атлап китә идек. Иң элек вокзалга барып, берәр пассажир поездын үткәреп җибәрәбез – бу тамашага русы, татары шактый яшьләр җыела торган иде. Без яшь чакта поездларның килеп китүе кызыклы гына бер тамаша иде. Иң элек күрше разъезддан поезд чыкканын белдереп, кызыл фуражкалы дежурный вокзал ишеге янында асылынып торган җиз чаңны дәртле генә яңгыратып кага. Шуннан соң вокзал тирәсендә хәрәкәт көчәя, билет кассасы янында кысыш-сытылыш башлана. Бер унбиш-егерме минут үтүгә, семафор ягыннан күкрәген киереп килгән гайрәтле кара паровоз күренә – ул һәрвакытта поездны беренче юлга кызу гына китереп туктата. Перронда ыгы-зыгы башлана, берәүләр төшә, берәүләр менә, күп кенә пассажирлар, калай чәйнекләрен шалтыратып, кипәтүккә йөгерәләр. Йомшак урынлы вагоннарның ачык тәрәзәләреннән тузган чәчле чибәр ханымнар, мыекларын тәкә мөгезедәй бөтереп җибәргән ирләр тыштагы тамашага көлеп кенә карап торалар.
Скорый поезд, гадәттә, озак тормый иде… Бер биш минуттан дежурный чыгып чаңны ике тапкыр сугып ала, шуның артыннан ук сакаллы кондуктор сыбызгысын чырылдатып җибәрә, һәм очтагы паровоз калын гына итеп кычкырта да, азрак гайрәтләнеп пошкырганнан соң, әкрен генә кузгалып китә. Вагоннар шома гына тәгәри, ачык тәрәзәләрдәге адәм башлары отыры кызурак уза башлыйлар. Состав, ниһаять, узып китә, тик әнә иң арттагы вагоннан сары флагын сузган проводник кына бераз әле күренеп бара…
…Поезд китә, ничектер хыялны кузгатып, ияртеп китә, аңардан соң ямансурак та булып кала. Халык тарала, перрон бик тиз бушый, һәм без дә вокзал урамыннан ашыкмыйча гына Димгә таба атлыйбыз. Яр башына җиткәч туктыйбыз да кичке шәфәкъның алсу нурына манылып тын гына агып яткан Дим өстенә, аның Көрмәнкәй тавына чаклы җәйрәп яткан, инде аргы читләренә эңгер караңгылыгы иңә башлаган тип-тигез тугаена, андагы куе әрәмәлекләр, таллыклар уртасыннан тонык кына елтырап күренгән ерымнарга, күлләргә сүзсез генә карап торабыз. Һәр кичне диярлек без бу үтә таныш манзарага яр башыннан менә шулай карап тормыйча китмибез. Иллә мәгәр туйганыбыз юк һәм беркайчан туймабыз да шикелле… Комач ягыннан бакалар җыры ишетелә башлый, каяндыр Дим үреннән су үгезенең кичке тынлыкта «бум, бум!» дип кычкырган калын тавышы ишетелеп куя… Тагын ашыкмыйча гына урам буйлап китәбез. Вакыт соң инде, ә көн һаман да сүнеп бетмичә тора, ләкин урам әкренләп кенә тына. Йөреп арыгач, безнең капка төбендәге эскәмиягә килеп утырабыз. Сүз күп, сүз бетәрлек түгел, ниләр генә сөйләшми идек без, кайчагында таралыша алмыйча, беренче әтәчләргә чаклы да утыра идек. Бу безнең зур хыяллар, зур өметләр белән янып яшәгән чагыбыз иде.
Ә еллар уза, нинди кадерле еллар уза, тик без аңа игътибар гына итмәгән булабыз. Шул арада заман безнең язмышларны үзенчәрәк, без көтмәгәнчәрәк хәл дә итеп куя һәм тормыш юлларыбызны да төрле якка аерып җибәрә. Бик озакка аера ул безне. Зөфәр, татар җанлы егетебез, көтмәгәндә генә бер чибәр рус кызына өйләнә, Дәүләкәннән китә, Башкортстанның төрле районнарында почта начальнигы булып эшли, соңгы гомерен Бәләбәйдә яшәп уздыра. Мин аны бер утыз биш ел чамасы күрмичә тордым. Алтмышынчы-җитмешенче елларда, Дәүләкәнгә кайтышлый, бары аны күрер өчен генә ике тапкыр Бәләбәйдә тукталдым. Без икебез дә бик үзгәргән идек, әмма балачактан ук күңелләргә сеңеп калган якынлыкны бер дә югалтмаганбыз икән. Алтмыш яшемне бәйрәм иткәндә, мин, телеграмма биреп, аны Дәүләкәнгә чакырдым. Килде мәрхүм, куандырды, бергәләп үзебез укыган мәктәпкә бардык (ул чагында татар мәктәбе эшли иде әле), малай чакта чана шуган тауны да барып карадык, боз өстенә дә төшеп йөрдек. Бу сөйләшеп йөрүләр вакытында Зөфәр миңа күп кенә нәрсәләрне искә төшерергә ярдәм дә итте.
Әйе, еллар уза, дусларны, туганнарны алып китә тора!.. Картларыбыз күптән инде бу дөньяда юк: Габдулла абый да, Рәхилә дә, Зөфәр дә юк, мин дә берүзем генә калдым. Шулай да исәннәребез арасында бәйләнешләр өзелмичә һаман да дәвам итә. Балалыктан картлыкка килеп җиткән бу бәйләнешләргә инде җитмеш ел тулып узды.
…Сүз нәрсәдән башланып киткән иде?.. Беренче күршебез тимерче Миңнегали агайдан… Ул заманнарда «күрше» дигән нәрсәнең әһәмияте гаять зур булган икән. Дуслык-якынлыклар да күршеләр булудан башланган, онытылмаганы-сагындырганы да шул ук күршеләр. Чөнки иске мәгънәдәге күршелек, ягъни якыннан аралашып, хәл-әхвәл сорашып, йомышка йөрешеп, кирәк чакта ярдәмләшеп яшәүче күршеләр хәзерге заманда, бигрәк тә шәһәр шартларында, бетеп бара диярлек. Халык унар катлы, йөзәр квартиралы йортларга кереп тулды, бер җиргә тупланды, үзара якынайды да кебек, әмма шул ук вакытта бер ишектән кереп, бер баскычтан менеп йөрүчеләр дә бер-берсен юньләп белмиләр… Күршелек нәрсә ул хәзер? – очрашканда исәнләшеп узу да бик сирәк кенә йомыш төшеп керү (мәсәлән, телефонга) – бары шул гына!
Бер елдан соң без яр башындагы балконлы йорттан ни өчендер икенче йортка күчкәнбез. (Ахрысы, хәвефсезрәк урын эзләптер, чөнки яр башындагы йортка бер-ике тапкыр караклар керә язганнар иде.) Бусы инде Дәүләкәннең төп урамында, түбән очка табарак шактый чибәр зур гына йорт иде. Миңа алты-җиде яшьләр чамасы, хәтер-зиһен ачыла барган чак, шулай да бу йорт турында исемдә калганнар күп түгел. Иң элек шуны хәтерлим: аның ишегалды бик бәләкәй иде, иркенләп йөгереп-чабып уйнарлык түгел иде. Аннары аның коймалары да бик биек иде, биек койма артында бер генә катлы таш тегермән эшли иде (аны Зайцев тегермәне диләр иде), шуннан көн саен диярлек кешеләр шаулаган, атлар пошкырган тавышлар ишетелеп тора иде.
Яңа урында яңа күршеләр – әкренләп алар белән дә танышырга туры килде. Уң ягыбыздагы кечерәк кенә йортта Зариф исемле бер тегүче абзый тора иде – мин менә шуларга кергәли идем. Чөнки тегүченең минем чамадагы Гариф исемле малае бар иде, керүем, билгеле, шуның белән уйнар өчен булгандыр инде. Тик, ни гаҗәп, безнең икәү бергә уйнап йөрүебез юньләп хәтердә калмаган, ә менә кергән саен бер үк тамашаны күрүем бик нык истә сакланган. Бу шактый кызыклы тамаша иде: Зариф абзый – каны качкан ак чырайлы, кара мыеклы, үтә арык кеше – гел генә йә бөкрәеп аяк машинасында текер-текер нидер тегә, йә идәндә бер аягын чәнчеп тезләнгән килеш зур кайчысы белән кием кисә. Буш чагын белмим, сөйләшкәнен, күтәрелеп караганын да хәтерләмим – эше күп булгандыр, ахрысы. Ләкин ул бик авыру иде бугай, муены неп-нечкә, калак сөякләре беленеп тора иде. Ә хатыны, киресенчә, тулы-таза иде, бите дә тулы-түгәрәк иде, зур соры күзле, сөйкемле хатын иде, ләкин өйдә берни дә эшләми иде шикелле. Ничә кермә, бу абыстай идәндәге ак киез өстенә юан аякларын сузып утырган, янына улы Гарифны да шулай әйбәтләп утырткан булыр. Урталарында зур калай тәлинкә белән Әстерхан чикләвеге, сары күрәгә, кара йөзем. Абыстай менә шул эре чикләвекне бөкләп салган тастымал өстендә ике кадаклы гернең чокыры белән бәреп вата да, төшен чүпләп, күрәгә һәм йөзем белән кушып, кыстый-кыстый малаена ашата… Көн саен диярлек болай сыйланып утыруны минем берәүдә дә күргәнем юк иде әле. Чикләвек белән җимеш безгә дә бик сирәк кенә эләгә торган иде. Күрәсең, Зариф абзый акчаны яхшы төшергәндер инде. Әмма моның ахыры ни булып бетте – анысын алдарак күрербез.
Бездән бер йорт аша зур урамны аркылы кисеп тыкрыктай тар гына урам үтә. Бер башы аның базар мәйданына, икенче башы Дим ярына барып чыга. Дәүләкән урамнарына кайчан исем бирелеп, чаттагы йортларга кайчан тар калай сукканнардыр, әмма бу урам мин малай чакта ук Тукай урамы дип атала иде. Менә шушы Тукай урамының Димгә табарак очындагы бер йортка мин еш кына барып йөри идем. Коймадан эчкәрәк бүрәнәдән алтыпочмаклы итеп салынган кечкенә өч тәрәзәле тәбәнәк кенә йорт, урамнан такта түбәсе дә ике морҗасы гына күренеп тора, ләкин, әнә шундый авылча гади генә булуына карамастан, бу йортның капка-коймалары, каралты-куралары бик таза эшләнгән иде. Амбары тимер белән япкан, ат-сыер абзарлары тоташтан такта түбәле, мунчасы да бәләкәй генә өй кебек ак мунча иде.
Бу – итче Гали абзый йорты. Тук йорт, һәрвакыт итле бәлеш исе килеп торган йорт. Гали абзыйның минем белән бер яшьтәге Мәхмүт исемле һәм энем белән бер чамадагы Миңнеәхмәт исемле ике улы бар иде. Шулай ук нәфис ак чырайлы, нечкә-зифа сынлы, буй җитеп килгән Гайникамал исемле кызы да бар иде.
Гали абзый белән минем атакай күптән таныш һәм әшнә дә булганнардыр, ахрысы, чөнки берзаман без алар белән якыннан аралашып, йөрешеп яшәдек. Аңа инде күп еллар узды, мөнәсәбәтләр дә бик күптән өзелде, әмма ләкин мин барыбер бу күптән таралып, югалып беткән гаиләне бервакытта да онытып бетерә алмадым. Тирән кереп калган алар минем күңелгә…
…Мәхмүт белән без бик дуслашып киткән идек. Кече малай чактан алып үсмер егет булганчыга кадәр гел бергә йөрдек, бер-беребезгә бик ияләштек, үсмер чакта гына була торган самими күңел якынлыгы безне бәйләгән иде, шуңа күрә безнең серләребез дә гел бергә, уртак булды. Малай буларак мин беренче мәртәбә Мәхмүт белән сугыштым. Икебез дә җирдә аунадык, икебез дә гарьлегебездән еладык – әнә шулай сугышудан башланган дуслык кайчагында бик көчәеп китә икән ул!..
Мәхмүт буйга миннән кайтышрак, бик аз гына шадрасы да бар, ләкин күзләре зур, керфекләре озын иде. Сөйкемле, матур малай иде. Уналты яшебездә без икәү янәшә утырып, иң беренче мәртәбә фоторәсемгә төштек. Ике ахирәт дус, әмма һич тә бер-беребезгә охшамаганбыз. Мәхмүтнең йөзендә уй бар, ниндидер сагыш та бар кебек, ә минем чырайда бернәрсә дә юк – тырпаеп торган зур колаклар да тар гына күзләр… Бик кадерле бу фоторәсем минем өчен!
Мәхмүт, чынлап та, яшьтән үк уйчан-моңлы малай булып үсте. Ниндидер бер тирән яткан хәсрәт, язмышыннан канәгатьсезлек, бетми-үтми торган төшенкелек аңа гүя тумыштан ук бирелгән иде. Еш кына ул кайгылы җырлар җырлый иде. Ашыкмыйча, әкрен генә моңлы итеп җырлый иде:
Әнкәй мине тапкачтын да
Ак биләүгә биләгән,
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән…
Бу зарлы-моңлы җырның сәбәбе дә билгеле иде – алар бик иртә әниләрен югалттылар… Әниләре Мәгълифә җиңги бик юка, бик арык хатын иде. Бөтен хәлсез кыяфәтеннән аның күптән инде авыру икәнлеге күренеп тора иде. Ахырда балаларын бик иртә ятим калдырып, чахоткадан үлеп тә китте. Бу вакытта Мәхмүткә ун яшьләр булгандыр – адәм баласының зур хәсрәтне иң авыр кичерә торган чагы. Күпне аңлый, күпне тоя, әмма акылы, әмма бәгыре бер дә ныгып җитмәгән әле.
Ә аталары Гали абзый – үгездәй таза, кызыл чырайлы кеше – балаларына һәрвакытта каты бәгырьле, каты куллы булды. Дөрес, ул аларны ашау-эчү, кием-салым җәһәтеннән бервакытта да кысмады – мул ашатты, әйбәт киендерде. (Итчеләр, гомумән, таза ашап яшиләр иде.) Әмма инде үз ихтыярына буйсындыруга килгәндә, аның сүзе-хөкеме һәрвакытта бик коры-каты булды. Балалары каршы әйтү түгел, аңа күтәрелеп карарга да куркалар иде. Өстәл әйләнәсенә җыйнаулашып ашарга утыргач, табында беркем бернәрсә сөйләми, авыз шапылдатудан башка тавыш та юк, инде малайларның берәрсе ни өчендер шыңшый башласа, аталары аңа күзенең агы белән бер генә карап куя – малай, җаны табанына киткәндәй, шунда ук тып-тын була. Шулай сөйли торган иде Мәхмүт атасы турында.
Гали абзый, җәмәгатен җирләгәч, озак та тормыйча үз авылыннан Мәликә исемле яшь, чибәр, таза хатын алып кайтты. Балалар өчен ятимлеккә үгилек тә өстәлде. Мәликә апаның ул балаларга мөнәсәбәте, бәлки, начар да булмагандыр, карагандыр да, әмма сынык күңелле балалар өчен ул инде барыбер үги ана иде. Мәхмүттәге төшенкелек, моңаюның да бер сәбәбе атасының бик яшь, чибәр хатынга өйләнүе булды түгелме икән?! Күзе ачылган ир бала мондый хәлне бик авыр кичерә торгандыр, ахрысы.
1918 елның кара көзендә, ягъни Гражданнар сугышы иң көчәйгән бер чакта, без ике гаилә вакытлыча Уфага күчеп тордык. Күрәсең, безнең атайлар зур калада җан саклавы җиңелрәк, хәвефсезрәк булыр дип уйлаганнардыр инде. 1919 елны кызыллар Уфаны алгач та, без кире Дәүләкәнгә, үз йортыбызга кайттык. Ә Гали абзый ни өчендер ашыкмады, калып торды. Ачлык елны да уздырып, дөньялар рәтләнгәч, ялгышмасам, 1923 елны гына ул үзенең йортына кайтып керде. Бу вакытта инде Гайникамал апа буй җиткән зифа кыз иде. Аның Уфада яратып йөргән егете дә булган икән, озак та үтми, шушы Сәхип исемле егет Гайникамал артыннан Дәүләкәнгә дә килеп чыкты. Шул чакта мин аны күргән дә идем. Түгәрәк йөзле, зур күксел күзле, кечкенә колаклы, үзенә күрә чибәр генә егет иде ул… Ләкин Гали абзый ни өчендер бу егетнең исемен дә ишетергә теләми, өенә дә аяк бастырмый. Гайникамал апаны да очрашудан катгый рәвештә тыя. Ахрысы, шактый күпне күреп өлгергән иркә, көяз егетне мужик табигатьле итче абзыйның күңеле кабул итә алмагандыр инде. Хәтеремдә, кышкы салкын көннәр, Сәхип егет айлы зәңгәрсу кичләрдә Дәүләкән урамында Гайникамал апаны сагалап, шыгыр-шыгыр атлап йөри – максаты аның кызны ничек тә качырып алып китү булган икән. Кемнеңдер ярдәме белән алар шулай да кайдадыр аулакта очрашалар, сөйләшәләр, качу турында сүз дә куешалар. Ләкин егет бер ахмаклык эшли: ат яллап, кызны качырып алып киткән төнне ул бер уңайдан Гали абзыйның капкасын да дегеткә буяп китә. Бу инде бик зур хурлык, тискәре атаны гына түгел, сөйгән кызын да ил-күз алдында мәсхәрә итү – моны ул, Сәхип, ахмак булмаса, әлбәттә, белергә тиеш иде. Гали абзый, кызның качканын сизгәч тә, иртә таңнан атын җигеп, артларыннан куа чыга. Ләкин, тегеләрнең бәхетеннән диеп әйтик инде, ул ялгыш юлдан китә һәм таба алмыйча караңгы төшкәндә генә кире борылып кайта. Әгәр ул артларыннан җитә алса иде, кала егетен «эһ» тә димичә күсәк белән сугып үтергән булыр иде. Көч-гайрәтне Ходай аңа биргән инде, ә ачу-ярсуы, билгеле, ташып чыккан булырга тиеш. Кайткач, шушы дәү-таза кеше капкасына буялган дегетне елый-елый кырган, имеш, – күргән кешеләр шулай сөйләгәннәр. Бәгырь дигәнең берәүдә дә таш түгел…
Кыска гына гомерле нэп вакытында Гали абзый Дәүләкән базарында әүвәлгечә ит белән сату итте. Аның йонлач бәкәлле, озын кара яллы йомры гына туры аты бар иде, шуны җигеп ул авыллар арасына чыгып китә иде дә, тимер ходлы арбасына бер-ике сарык салып, йә булмаса тәртәсенә берәр печкән үгез яки тана бәйләп алып кайта иде. Базар мәйданында ит рәте Кәримовлар бакчасы буенда иде. Гали абзыйның да шул рәттә, такта кыек астында, өстәле белән юан бүкәне тора иде. Алып кайткан терлеген суеп, шунда чыгара, күбрәк үзе сата, ләкин еш кына Мәхмүтне дә сатуга куя иде. Әйтергә кирәк, Мәхмүт бу эшкә, ягъни түшкәне белеп чабарга һәм дөрес үлчәргә шактый ук өйрәнеп өлгергән иде.
Ләкин, мәгълүм булганча, ирекле сәүдә озакка бармады. Егерменче елның урталарыннан инде сәүдәгәр малайлары таралыша да башлады. Язмышыннан аеруча канәгатьсез дустым Мәхмүт тә башын алып кая да булса чыгып китү турында еш кына хыяллана торган иде. Әмма аңа атасының каты кулыннан ычкынуы җиңел түгел иде. Мин менә атам-анамның ризалыгы белән җиңел генә киттем дә бардым, ә ул киндер алъяпкычын бәйләгән килеш ит рәтендә торып калган иде әле… Ләкин озакка бармаган аның да бу күңелсез һәм өметсез эшкә бәйләнеп торуы – ничектер кыюлыгы җитеп, бөтенесен ташлап, ниһаять, ул да атасы йортыннан чыгып киткән. Мин икенче җәйне Казаннан кайткан чакта, Мәхмүт Дәүләкәндә юк иде инде.
…Тагын берничә тынгысыз ел үтә, сәүдә эшләре әкренләп сүнә, аннары бөтенләй бетерелә, шуннан соң Гали абзый үзе дә, яшь хатынын һәм аңардан туган ике кызын алып, яңадан Уфага күчә. Шулай итеп, Дәүләкәндә янә бер гаилә гомер иткән нигезеннән аерыла. Кайткан чакларымда мин һәрдаим Гали абзый йорты яныннан әкрен генә каранып узам. Ләкин кайчандыр, моннан бик күп еллар элек миңа бик таныш йортның танырлык бер җире дә калмаган – бөтенесе башка, йорт үзе дә, капка-коймасы да, торган кешесе дә… Кем ул? – белмәдем, сорашып та тормадым.
Мәхмүт белән без үсмер чакта никадәр дус-сердәш булып йөрсәк тә, Дәүләкәннән икебез ике якка чыгып китү белән безнең бәйләнешләр өзелде дә куйды. Очрашу да, хат язышу да булмады. Бары 1938 елны Оренбурга, якын туганнарыма кунакка баргач, мин Мәхмүтне шушы шәһәрдә очраткан идем. Кайда, кем булып эшләгәнен хәзер онытканмын инде, ләкин без берничә тапкыр күрештек, бергә ашап-эчеп тә утырдык, үткәннәрне сагынып искә дә төшердек. Бу безнең соңгы очрашуыбыз булды. Шуннан… юлларыбыз бөтенләйгә аерылды. Әмма мин аны гомерем буе диярлек онытып бетермәдем, күңелнең ниндидер бер яшерен почмагында ул һаман да яшәде, хәтта, сирәк кенә булса да төшләремә дә кергәли иде. Ихтимал, ул да мине онытып бетермәгәндер – күргән төшләрем аның да мине исенә төшергән чакларына туры килгәндер?!
Мәхмүтнең хәрби хезмәт кешесе булып киткәнен ишеткәнем бар иде, шулай ук сугыштан соң Кишинев шәһәрендә төпләнеп калуын да ишеткән идем. Шунда гаиләсе белән утыз елдан артык яшәгән ул, әмма бер генә тапкыр да Уфага яки Дәүләкән тирәсенә кайтмаган. Гаҗәп, Дәүләкәнне ташлап китүчеләр ни сәбәптер туган-үскән җирләренә кайтырга яратмыйлар. Җәбер-рәнҗүдән башка сагыныр нәрсәләре булмаганга күрәме?.. Югыйсә без бит барыбыз да Дәүләкәнне бик ярата идек.
Мәхмүт моннан бер-ике ел элек кенә вафат булган. Уфага баргач, Гайникамал апа миңа аның соңгы рәсемен күрсәтте. Билдән генә зур итеп төшерелгән бу фоторәсемдә Мәхмүтнең йөзе-кыяфәте бик ачык чыккан. Хәрби киемдә, яланбаш, күкрәгендә орден-медаль колодкалары, погоннарына караганда подполковник икән. Ләкин Мәхмүтне тануы читен, җитмештән узган карт ул, йөзе-бите бик үзгәргән, тик менә чыгыбрак торган зур күзләре генә мин белгән Мәхмүтнеке. Һәм иң гаҗәбе – бу күзләрдә үсмер ятим чагындагы моңсу уйчанлык һаман да сакланган икән… Сугышларны үтсә дә, подполковник булса да, сакланган… Менә шулай очраштык без… Йә, нәрсә дип дәшим, дустым, мин сиңа?!
Гайникамал апага мине 1982 елның җәендә Маһирә алып барды. Бер үк шәһәрдә, хәтта бер үк урамда күптән торсалар да, алар да яңарак табышканнар. Ә мин күрмәгәнгә күпме булыр? Гайникамал апа 1924 елның кышында Сәхипкә ияреп киткән иде. Ә хәзер Җир шарында 1982 ел – күпме җилләр исеп, күпме сулар аккан шуннан соң! Нәкъ илле сигез ел икән – менә нинди ул очрашулар арасы!.. Ләкин мин Гайникамал апаны күрү белән таныдым. Җитмеш алты яшьлек карчык булса да, ул аз үзгәргән. Аннары әнисе Мәгълифә җиңгигә бик охшаган икән. Әнисенеке кебек озынча ак йөз, туры гына борын, нечкәрәк иреннәр – һәм җыерчык та басмаган үзен.
…Илле сигез елдан соң очрашкан кешеләр ни кичерә? Әлбәттә, гаҗәпләнү, сәерсенү, ышанып бетмичә һәм сүзне дә нидән башларга белмичә тору… Хәер, бу хәл озакка бармады, күпме генә еллар узмасын, без бик борыннан якын кешеләр – тиз кайттык без шул борынгы якын чакларыбызга. Билгеле, Гайникамал апа башта үз хәле турында сөйләде. Аның Сәхибе күптән үлгән икән инде, атасы Гали абзый да үлгән, энесе Миңнеәхмәт тә Мәхмүткә чаклы ук үлгән булган. Кыскасы, берүзе генә калган, бер малай үстергән, анысы күптән өйләнгән, үзләренә башка торалар икән. Үзе генә шушында, озынча тар бүлмәдә, ялгызы гына яшәп ята, күпмедер пенсиясе бар, ара-тирә эшләштергәли дә икән (урамда лотошница булып, диде). Без килүгә үзенчә әзерләнгән, берничә төрле камыр ашлары пешергән, сухой виносын да өстәлгә чыгарып куйды. Сүзен бүлә-бүлә кыстый безне…
Әмма ул сөйләгәннәрдән минем өчен иң гыйбрәтлесе – Гали абзый турындагысы иде. Баштарак әйтергә онытканмын – Гали абзый эчә торган кеше иде бит… Малай чактан ук әле мин аның эчүдән гел кып-кызыл булып йөргәнен, еш кына безнең ишегалдына кызмача килеп кергәнен һәм кәефле-дорфа гына: «Кайда син, Каргалы төмәне?» – дип, атакайга кычкырганын хәтерлим. Дөрес, ул заманда татарлар бал эчәләр иде, койган баллары мичкәсе белән җылы мич башында кымырҗып, әкрен генә шаулап утыра торган иде. Бал янында табак тулы пешкән ит, кыскасы, таза эчкәннәр, таза ашаганнар – бигрәк тә итчеләр. Ләкин Гали абзый, мәрхүм, эчүен соңгы гомеренә чаклы ташламаган. Базар капкасы төбендә утырып, көнбагыш сатып тапкан тиеннәрен дә аракыга тотып бетергән. Яшь хатыны Мәликә апа аны күптән ташлаган булган. Ялгыз тилмереп йөрергә калган ятим карт ахырда кызы Гайникамалга барып сыенган. Әнә шундый ачы язмыш! Ләкин язмышы ачы булса да, һәм гомере буена эчсә дә, Гали абзый туксан ике яшенә җитеп, сукыраеп, Гайникамал апа кулында вафат булган… Әйе, Ишле авылыннан чыккан бу татар абзыена Ходай тазалык белән куәтне биргән дә икән – исең-акылың китәр!
Белмим, атакай бер урында озак торырга яратмаганга күрәме, әллә бүтән берәр сәбәптәнме, без тагын фатирыбызны алыштырдык. Соңгы өч-дүрт ел эчендә бу инде өченче йорт. Җитмәсә, бусы да аерым йорт, ягъни бары үзебез өчен генә… Хәзергә кадәр аңлый алганым юк, мондый буш торган йортлар Дәүләкәндә ничек табылды икән? Хуҗалары кайда, кемнәр алар? Вакытында сораша да белмәгәнмен… Ләкин, фараз кылуымча, Дәүләкәндәге буш йортлар, тәгаен якын-тирә хуторларда торучыларныкы булгандыр, шулар, мөгаен, арендага бирә торган булганнардыр. Дәүләкән кебек җирдә табыш китерә торган йорт биләү начар эшмени ул?!
Шулай итеп, без яңадан Комач буена күчтек, ләкин яр башына түгел, ә яр астына. Монда, су буена сөзәк кенә төшкән тигезрәк җирдә, бер урам бар иде, аны Набережная дип йөртәләр дә иде – безнең йорт менә шул урамның беткән җирендә, бездән соң бүтән йорт юк, чөнки тигез җир бетеп, текә яр башлана.
Бу йорт та, әйтергә кирәк, әйбәт-төзек кенә иде. Калай белән япкан, такта белән тышланган, күк төскә буялган – аны шулай «күк йорт» дип атыйлар да иде. Урамга чыга торган кунаклар ишеге дә бар, ишегалдына караган верандасы да бар. Һәм безнең өчен иң күңеллесе – ишегалды белән янәшә зур гына бакчасы да бар… Дөрес, анда җимеш агачлары үсми, анда койма буйлап карт тирәкләр генә үсеп утыра, ә арткы коймасы су читенә тиеп үк тора. Безгә уйнар өчен бик әйбәт «площадка»! (Хәзергечә әйтсәк!)
«Күк йорт»та без бары бер җәй дә бер кыш кына тордык. Атакай үзенең сәүдә эшләре белән һаман читкә чыгып йөрде, безнең янга «иптәшкә» әүвәлгечә Зөфәр белән Маһирә куна киләләр иде, ә көндезләрен әлеге бакчада бергә уйнарга Мәхмүт белән Миңнеәхмәт килеп җитәләр иде. Кыска гына вакыт торганга күрәдер инде, минем бу йорт белән бәйләнгән истәлекләрем бик аз, булган кадәресе дә онытылып беткән диярлек. Бик яшь идек шул әле, зур дөнья, зур вакыйгалар бездән читтә иде әле. Хәлбуки бу инде унҗиденче елның җәе иде, дөньяның бик кайный башлаган чагы, өченче ел инде бөтендөнья сугышы бара, Дәүләкән турысыннан көн саен диярлек атлар, туплар, солдатлар төягән кызыл эшелоннар тукылдап үтеп тора, тик боларны аңлаб- рак күрү өчен безнең тагын азрак үсә төшүебез кирәк булган.
Әмма шулай да бу йортның «истәлеге» буларак бер вакыйга минем бала күңелемдә бик нык уелып калды. Әйтергә кирәк, хәзергә кадәр ачык сакланган бик сирәк хатирәләремнең берсе ул… Беләсез инде, җиде-сигез яшьлек малайлар өйләре тирәсендә генә уйнап йөрү белән чикләнмиләр, кызык эзләп алар ераккарак – авыл читенә, кырга-яланга, тау-чокыр буйларына китеп йөри башлыйлар. Менә без дә, өч малай, беркөнне тоттык та тимер юлга киттек. Куркырга ашыкмагыз, без үзебез дә үткән-сүткән поездларга якын бармыйбыз, аның тавышыннан, җиленнән үк әле качабыз. Аннары безнең теләк тә юл буенда йөрү түгел, ә юлны аша үтеп, кырга чыгу иде. Анда, элеватор артындагы кырда, руслар күп итеп көнбагыш үстергән – менә шунда таба инде безнең юлыбыз да… Читтәге такыр сукмактан Яңа Көрмәнкәйгә таба күпмедер атлагач, без тимер юлга күтәрелеп, каршы якка чыктык. Шунда ук алдыбызда, бик ерак та түгел, сап-сары түгәрәк башларын иеп, яшел-зифа урмандай үсеп утырган көнбагыш кырлары ачылды. Без тимер юлдан йөгерешеп төштек тә киттек шунда таба! Барырга, тияргә ярамый дип яки каравылчысы-мазар булыр дип уйлый белдекме икән? Юктыр, ахрысы, ничектер куркып та, икеләнеп тә тормыйча көнбагышлар арасына барып та кердек. Эчкә узмыйча гына читтәге көнбагыш башларын кабаланып өзәргә дә тотындык. Бөгелеп төшкән бик зурларына безнең көчебез җитмәде. Шулай да нечкәрәк сабаклы кечерәкләрен боргалый-боргалый өзеп алдык. Инде нишләргә? Беребез хәйләсен тапты – күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырды да көнбагышларын изүе эченә салды. Без дә шулай эшләдек. Хәзер тиз генә моннан сызарга кирәк иде. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, көнбагыш сабаклары арасыннан чыгуга, безгә таба якынлашып килгән бер марҗа түтәен күреп алдык. Янында бездән олырак малае да бар… Бу хәлдән бер мәлгә каушап калдык, хәтта туктарга мәҗбүр булдык, аннары, сүз куешкандай бердән кубып, табаннарны ялтырата-ялтырата, түбән таба элдерттек. Марҗа түти безнең арттан йөгермәде, малаен да куа җибәрмәде, бары боерык биргәндәй татарчалап кычкырды гына:
– Туктагыз!
Һәм мин туктадым, ә иптәшләрем – юк, борылып та карамыйча чаптылар гына… Марҗа түти кулын изәп кенә мине янына чакырды:
– Малайка, кил әле монда, кил!
Мин бик каушап, курка-курка гына аңа якынлаштым.
– Курыкма! – диде ул миңа, малае кизәнмәкче иде – аны да тыйды, суктырмады. Түти гәүдәгә зур иде, тулы-таза иде, мөлаем да кебек иде.
– Күлмәк эчендә нәрсә, чыгар әле! – диде.
Мин изүдән өч баш көнбагыш чыгардым.
– Ват вит, бәләкәй генә башың белән урлашырга да тотынгансың, – диде ул, гүя ачусыз гына.
Мин дәшмәдем, колакларыма хәтле кызардым, елап җибәрергә авызым да җәелә башлады, ләкин ничектер тыелып калдым. Марҗа түти әллә кызганып, әллә нидер уйланып, беравык минем өстемә карап торды – мин ул чакта чебештәй бик арык, нечкә генә бер малай идем.
– Кем малае син? – дип сорады ул.
Мин көчкә генә:
– Хәдичә апаныкы, – дидем.
– Кайда торасыз?
– Күк йортта.
– Кайда ул «күк йорт»ыгыз?
– Комач буенда.
Марҗа түти аз гына дәшми торганнан соң миңа:
– Итәгеңне тот әле, – диде.
Мин аңламадым, ул тагын кабатлады:
– Итәгеңне күтәр диләр сиңа!
«Нигә икән?» дип аптырап, мин кыюсыз гына ике куллап күлмәк итәгемне күтәрдем, ә марҗа түти әлеге өч баш көнбагышны минем тотып торган итәгемә салды. «Биреп җибәрә, ахрысы» дигән уй килде миңа шунда ук, һәм мин берьюлы җиңеләеп киткәндәй булдым. Ләкин мөлаем түти тыныч кына:
– Инде өегезгә барабыз, әйдә атла! – диде.
…Өчәүләшеп авылга таба кузгалып киттек. Барган җиремнән «Озатып куймакчы була микәнни, мин бит болай да кайта беләм» дип уйлыйм, тик бу турыда түтинең үзенә әйтергә кыюлыгым гына җитми, билгеле… Ә ул мине туры гына «озатасы» урында, ни өчендер шактый урау ясап, Дәүләкәннең төп урамына алып чыкты. Озын урамның иң очыннан төшеп, безгә таба атлыйбыз – уртадан, көнбагыш тулы итәгемне күтәреп, мин барам, ике ягымда ике сакчыдай таза марҗа түти белән аның дәү генә малае бара… Очраган кешеләр, бу ни тамаша дигәндәй, безгә карап калалар. Кайберләренең йөзендә «малайны эләктергәннәр икән» дигән төслерәк әче генә елмаю да чагыла, һәм бу хәл мине оялту гына түгел, чынлап торып борчый да башлый.
Ахырда безнең «күк йорт»ка килеп җиттек. Парадный ишектән барып кердек, туп-туры өйгә дә уздык. Керсәк, залда өч-дүрт хатын чәй эчеп утыра. (Атакай өйдә юк чакта, инәй күрше хатыннарын шулай чәйгә дәшәргә ярата иде.) Ләкин кунаклар өстенә килеп керү марҗа түтине бер дә борчымады, ахрысы, ул каты итеп, кычкыра биреп сорады:
– Хәзәйкә, сезнең малаегызмы бу?
Инәй аның соравын ишетмәгән дә шикелле тәмам коелып миңа текәлде:
– Балам, сиңа ни булды?
Билгеле, минем сүз әйтерлек тәкатем калмаган иде, аның каравы марҗа түти шунда ук:
– Без аны көнбагыш урлаган җирендә тоттык! – диде.
– Булмас ла!
– Әнә бит итәгендә көнбагышлары!..
Инәй, бичара, бер сүз әйтә алмады, йөзе сытылып, агарып киткәндәй булды, авыру күзләренә мөлдерәп яшьләре дә килде. Мин көнбагышларымны төшереп җибәрдем дә аның итәгенә барып капландым. Һәм тыелгысыз үксүдән, бизгәк тоткандай, бөтен тәнем белән калтырана да башладым. Түрдә ашау-эчүләрен бүлеп, аптырап утырган хатыннар да, ахры, түзмәделәр:
– Бала гына бит әле ул, көнбагыш башы өчен генә шулай рисвай итәргә ярыймыни? – диештеләр.
Марҗа түти бармагын туп-туры миңа төртеп, тагы да катырак итеп:
– Менә, менә, балачактан ук тыярга кирәк аны урлашудан, – диде. – Үскәч соң була ул… Шуның өчен китердем дә мин аны сезгә… Сабак булсын дидем! Ә көнбагыш безгә жәл түгел, пажалыста, ашасын!
Шулай диде дә, малаен ияртеп, каты басып чыгып та китте. Көнбагыш башлары идәндә сибелеп калды. Инәй, бераз исен җыйгач, аларны юынтык су чиләгенә чыгарып ташлады.
Әнә шундый сабак алдым мин сигез яшемдә! Гомер буена онытылмаслык сабак! Һәм… файдалы сабак! Моның өчен марҗа түтигә рәхмәт тә әйтергә ярый торгандыр. Әмма ул чакта инәйне бик кызганган идем. Ни сәбәптер ул минем «урлашып» тотылуымны бик авыр кичерде. Кунаклары киткәч тә, сүздән калып, боегып йөрде. Мине дә үгетләп-нитеп тормады, бары аркамнан сыйпады да йомшак кына: «Әйдә, балам, ачыккансыңдыр», – дип ашарга утыртты. Күрәсең, кунаклар алдында рисвай булуым да җиткән дигәндер инде. Һәм үзенең йөрәге дә бигрәк шуның өчен сызлангандыр – шулай уйладым мин соңыннан бу «истәлекле» көнне исемә төшергән чакларда.
«Күк йорт»ка бәйле тагын нәрсә күңелемдә саклана? Әллә ни кызыклысы юк шикелле, булганнары да бала-чага уеннары гына, ә уеннар турында соңрак сүз булыр әле. Әмма шулай да бер мөһим вакыйганы искә төшермичә үтү ярамас. Без моңарчы сыер белән кош-корттан башка нәрсә асрамый идек. Бәлки, кирәге дә булмагандыр, ә бәлки, хәлебез җитмәгәндер – мин ул кадәресен белмим. Ә менә шушы йортта торганда, атакай тотты да бик шәп бер ат сатып алды. (Димәк, бу вакытта инде аның хәленнән килгән.) Ат – зәһәр, тимеркүк яшь айгыр. Гәүдәгә биек кенә, буйга да озын гына, ялы белән койрыгы да куе, озын, колаклары уйнаклап, күзләре янып тора. Әйе, әйтәсе дә түгел, сылу хайван! Җигеп йөрер өчен махсус өйрәтелгән юртак икән ул үзе. Бер дилбегә кагу белән нечкә-озын аякларын эре-эре ташлап, ләкин һич тә сикереп чабуга күчмичә, җилдәй очып кына бара икән. Ниндидер боярның затлы нәселдән бик кадерле юртагы булган диделәр аны.
Энем белән без икәү, Тимеркүктән күзләребезне алмасак та, кыюланып янына барырга курка идек әле. Кушмыйлар да, белмәссең хайванның холкын, диләр. Ә дәртле айгыр гел башын чайкап, пошкырып, алгы тоягы белән җирне тырнап кына тора. Аны күбрәк аранда гына тоталар. Атакай өйдә чакта үзе карый, киткән чакларында инәй карый торган иде. Айгыр аранда торып бик тынычсызлана башласа, ишегалдына чыгарып, берәр баганага таза бау белән бәйләп куялар. Әйткәнемчә, безнең ихата Комач читенә терәлеп үк тора, язгы ташу вакытында су ишегалдына да үтеп керә иде. Бәйләп куйган айгыр да, якындагы су исен сизепме, әллә аръяктагы яшел болынны күрепме, баскан җирендә һич тыныч кына тора алмый, өзлексез әйләнә-тулгана, чигенә-тартыла йә булмаса башын күтәреп, танавын киереп һаваны иснәргә тотына, шул чагында еш кына бөтен су буен яңгыратып кешнәп тә җибәрә. Кыскасы, хөрлек, иркенлек таләп итә иде ул!
Атакай хайваннарга карата йомшак күңелле иде, сөяргә, сыйпарга, дәшәргә ярата иде. Күк айгырның да хәлен аңлап булса кирәк, беркөнне ул аны ишегалды белән янәшә бакчага йөгәнен салдырып кертеп җибәрде. Айгыр, читлектән ычкынган коштай, бакчаны бер итеп, артын уйната-уйната, әллә ничә кат чабып әйләнде, аннары, күңеле хушлангандай, ашыкмыйча җирне иснәп кенә йөрде, бер җирдә ятып, аякларын күтәреп аунап та алды, торгач, бөтен тәне белән калтырана-калтырана селкенде, шуннан соң нидер сизенгәндәй бакча түренә барып, койма өстеннән аргы якка карап тора башлады. Ә анда, ерак тугайда, елкы көтүе йөри иде. Безнең айгыр шуларны күрде, күрү генә түгел, ничектер исләрен тойды бугай, башын күтәргән килеш колакларын кайчыдай торгызып, уттай күзләрен тасрайтып карап торды-торды да, кинәт койма аша суга сикереп, аргы якка йөзеп чыгып та китте… Без «ах!» итеп кенә калдык. Ярый әле атакай ишегалдында йөри иде, бу хәлне күргәч, бик хафаланып: «Өер айгырлары белән сугышып, харап кына булмаса ярар иде!» – диде дә, тиз генә йөгән эләктереп, күрше көймәсендә аргы якка ашыкты. Ул каршы ярга барып туктаганда, Тимеркүк әллә кайчан бияләр көтүенә барып та җиткән, андагы өер айгырлары белән чинашып, тешләшеп сугыша да башлаган. Яхшы әле, якында гына печән чабучы башкорт агайлары бу тамашаны күреп алганнар. Бары шулар ярдәме белән генә атакай күк айгырны бияләр көтүеннән көчкә аерып алып кайтты. Йә, шыр тиле түгел диген син аны. Җитмәсә әле, яудан кайткан батыр сыман эре генә басып тора, тешләнгән, яраланган җире дә күренми үзенең. Атакай әйтә: «Аңа чыдыйлармы соң, вак айгырларны шунда ук куып бетергән», – ди… Ләкин шулай да бу вакыйгадан соң инде Тимеркүкне тезгенсез бушлай гына бакчага җибәрү бетте.
Атакайның соңгы елларда эше әйбәт барган булырга тиеш – югыйсә мондый шәп ат безнең йортка кайчан керер иде әле… Бу вакыт 1917 елның буталчык хәвефле җәе булса да, ул үзенең сәүдә эшләре белән йөрүдән туктап тормады.
Ләкин шуңа да карамастан аны чын «купич» дип танымыйлар иде әле, чөнки ул – йортсыз кеше, ул һаман да «фатир күчеп» йөрергә мәҗбүр… Ә йортсыз «купич» булырга мөмкинме? – Әлбәттә, юк. Мондагы эре сәүдәгәрләр генә түгел, вак сатучылар да йортлы-җирле кешеләр. Хәтта әнә тимерче Миңнегали карт яки тегүче Солтан абзый кебек хәллерәк һөнәрчеләр дә үз йортлары белән торалар. Йорты барның абруе бар – ул ышанычлы кеше. Җиккән атың нихәтле генә шәп булмасын, әгәр синең үз нигезең, үз йортың юк икән, син әле төпле, ныклы хуҗа түгелсең.
Билгеле инде, безнең атакайның да бөтен хыялы йорт алу, йортлы булу иде. Шуның өчен йөри, шуның өчен тырыша һәм шуңа омтыла да иде. Ләкин ни сәбәптер ул бу эшне һаман суза да суза. Акчасы җитмиме, йорты очрамыймы – сәбәп нәрсәдә?
Кыскасы, без 1917 елның тынгысыз җәен дә, явымлы пычрак көзен дә шул «күк йорт»та уздырдык. Кышка да кердек… Мин икенче ел инде мәчет каршындагы мәдрәсәгә укырга йөрим. Монда ул чакта парта дигән нәрсә юк иде әле, тәбәнәк өстәлләр артында астыбызга җәйгән киезләргә тезләнеп утыра идек. Хәлфәбез читтән килгән Коръән-хафиз – бик усал кансыз бер кеше иде. Янында утырган шәригеңә дәшү түгел, борылып карарга да ярамый – шунда ук хәлфәнең өчтән үргән талчыбыгы сызгырып өстеңә төшә. Күп кенә малайлар дәрестән юеш балакларын ләштердәтеп өйләренә кайталар иде. (Бу хәлфә турында мин күп еллардан соң «Коръәнхафиз» дигән хикәя дә яздым.)
Безнең башлар әнә шулай кыйнала-кыйнала укып азапланган бер заманда, ерак пайтәхеттә25 тагын бер инкыйлаб булган дип ишеттек. Бусын Үктәбер инкыйлабы, диделәр. Аның хәбәре безнең Дәүләкәнгә соңрак килеп җитте. Бик алама вакыт иде, кар-яңгыр, сыргак, салкын, Дәүләкән урамнары тездән пычрак, шуңа күрә, патша төшерелгән чактагы кебек, урамнарга чыгып, нәмаеш ясап йөрүләр дә булмады. Әмма шушы кечкенә җиребездә дә тыныч түгел, шомлы-киеренке, кешеләр, тыннарын кысып, гүя зур тайфун килеп җиткәнен көтеп торалар. Безнең атакай да йөрүеннән туктады, өйдә генә ята. Хәер, ул гынамы соң – сәүдәләр сүнде, базарлар сүрелде, күпләр өчен тик ятудан яки мал-туарын караудан башка эш тә калмады.
Ләкин озакка бармады бу хәл, бу көтеп яту. 1918 елга керү белән вакыйгалар, бөтен җирдәге шикелле, бездә дә бик тиз куерып, кискенләшеп китте. Нәкъ ел башында Уфадан килгән кораллы отряд ярдәме белән Дәүләкәндә дә, ниһаять, совет власте урнаштырылды. Әмма яңа власть озак яши алмады – Дәүләкәнне чехлар басып алдылар. Шуңа ялганып, аклар-кызыллар сугышы башланып китте. Тагын халыкка шик-шөбһә, талаш-тартыш, курку-өркү килде. Бу зур сугыш Дәүләкәнне дә, билгеле, читләтеп узмаячак иде.
…Дөньяның нәкъ шушындый кызган, буталган бер чагында безнең атакай тотты да йорт сатып алу хәстәренә кереште. Хәзер дә гаҗәпләнәм, нәрсә мәҗбүр итте икән аны болай ашыгырга?.. Ахрысы, ул чактагы буталчык шартларда берәүләргә артык мөлкәттән тизрәк котылырга, ә икенчеләргә кулындагы акчасын ничек тә мөлкәткә әйләндерергә кирәк булгандыр. Әнә шундый ситуация, хәзергечә әйтсәк.
Ничек кенә булмасын, атакай чарасына керешә, йорт сатучыны таба, һәм сөйләшүләр башлана. Йортның хуҗасы – хуторда яшәүче бер рус бае. Сөйләшүләр авыр бара, хуҗа сайлана, юри суза, чөнки йортны сатып алырга теләүче бүтәннәр дә табыла. Шуның өстенә тагын икенче бер кыенлык та килеп чыга. Хикмәт шунда, йорт үзе русныкы булса да, утырган җире, гадәттәгечә, башкортныкы. Аның да ризалыгын алырга кирәк. Җир хуҗасы Сәлимҗан агай үз таләбен китереп куя: ердең бөтәһен дә бирмәем, яртыһын үземә калдырам, ди… Шулай итеп, берьюлы ике хуҗа белән сөйләшүләр алып барырга туры килә.
Бәлки, тырышып йөрүләр нәтиҗәсез дә беткән булыр иде, ярый әле бу эштә безнең атакайга әлеге тимерче Миңнегали карт бик нык булыша. Ул акыллы, абруйлы һәм сүзгә оста кеше иде. Атакай аны, күк айгырга утыртып, берничә мәртәбә хуторга алып бара. Ахырда ул өч якны да килештерә: атакай йортны ала, килешенгән хакын түли, ә җиргә килгәндә, аны Сәлимҗан агай белән бүлешергә риза була. Бары шуның аркасында гына йорт безнеке булып кала, чөнки башка сатып алырга теләүчеләр йорт ихатасын бүлешергә риза булмыйлар… Зур эш әнә шулай төгәлләнә. Хәере белән булсын, диләр, утырып дога кылалар, соңрак хәзрәтне чакырып Коръән дә укыталар.
Мактанудан булмасын, йорт үзе дә, утырган җире дә бик әйбәт. Күрү белән яраттык без аны. Төп урамның уртарак бер төшендә, мәчет-мәдрәсәгә дә якын, базардан да ерак түгел, каршыда гына тимер юлга чыга торган кыскарак тагын бер урам башлана (исеме – Холодный переулок). Йортыбыз калай белән япкан, ике катлы: түбәнге каты җиргә кертеп – таштан, ә өске каты бүрәнәдән салынган. Урамга өч тәрәзәсе карый, парадный дигән ишеге дә бар. Капка-коймасы кызылга буялган, шуңа күрә аны «кызыл йорт» дип тә йөрткәннәр.
Ихатабыз, бик киң булмаса да, ишегалды түренә таба шактый озын иде. Әлеге килешү буенча, аны нәкъ уртасыннан бүлеп киртә тоттылар: уң ягы безгә, сул ягы Сәлимҗан агайга. Безнең якта йортыбыздан башка тагын тәгәрмәч чыгырлы кое торып калды. Ә Сәлимҗан агай өлешенә кайбер каралтылар белән бергә матур гына бакча да эләкте. Без бигрәк тә бакчаны кызгандык. Сәлимҗан агай үзенең «пәриле» очындагы өен соңыннан шул бакча урынына күчереп куйды.
Ихатаны бүлүнең исә көтелмәгәнрәк бер кыенлыгы да чыкты. Ишегалды түреннән тотыла башлаган киртә урам капканың нәкъ уртасына туры килде. Бер яртысы безнең якка, икенче яртысы Сәлимҗан агай ягына ачыла торган булып калды. Шул сәбәпле киртәне капкага китереп җиткермичә туктаттылар һәм вакытлыча бер капкадан йөреп торырга булдылар. Соңыннан ике хуҗа да үзләренә аерым капка эшләтергә тиеш иде. Ләкин айлар узды, еллар узды, сугышлар да үтеп китте, ачлык елын да уздырып җибәрдек, әмма яңа капка тәки эшләнмичә калды. Шулай итеп безнекеләр Дәүләкәннән киткәнчегә кадәр ике күрше бер капкадан йөрделәр. Безгә килүчеләр киртәнең уң ягына, күршегә килүчеләр сул ягына узалар иде.
Яңа йортка – инде үзебезнең йортка – без 1918 елның июнь башында күчендек. Үзебезнеке! – бу кодрәтле сүз безнең малай җаныбызны да биләп алырга өлгергән иде.
Без, әлбәттә, бик шат идек. Тизрәк күчәргә атлыгып кына тора идек. Беренче мәртәбә атакайга ияреп баргач, без энем белән икәү йортның бөтен җирен – эчен-тышын һәм ишегалдын карап чыктык. Түбәнге ярым подвалында кайчандыр пекарня булган икән. Ишектән керүгә нәкъ каршыда тәбәнәк-киң авызлы галәмәт зур мич, стена буенда ак тактадан таза эшләнгән лар-әрҗәләр, мич кырыенда сөяп куйган озын саплы көрәк һәм пумалалар… Почмакларында он кунган пәрәвезләр һәм… бөтен җиреннән күпергән камыр исе килеп тора кебек… Монда ак калач белән йомшак клиндерләр пешергән булырга тиешләр. Ак калачның нәрсә икәнен без дә әзрәк беләбез… Бәлки әле, бу әкәмәт мичтә безнең үзебезгә дә ак калачны пешерергә туры килер… дип уйладым мин бала хыялым белән.
Пекарняны тиз генә карап чыктык та ашыгып югары катка мендек. Монда инде иртәгәдән дә калмыйча без үзебез тора башлаячакбыз. Менә зур гына өй алды, сулда – такта ишек, анда чолан булса кирәк, уңда – урам (парадный) ишегенә төшә торган, сарыга буяган баскыч… Әйбәт!.. Ярый, зур таза ишектән өйгә үк кердек. Каршыда коридор, сулда кухняга уза торган аралык, ә уңда ике якка ачылмалы ак ишек. Без иң элек әнә шул шәһәрчә шәп ишекне сак кына ачып, түр якка (залга) кыяр-кыймас кына атладык. Һәм керү белән авызыбызны ачып, бер мәлгә аптырап калдык: монда моңарчы без күрмәгән кайбер җиһазлар да бар иде. Мәсәлән, каршы стенада идәннән алып түшәмгә чаклы сузылган зур көзге. Без, ике яланаяк малай, гүя каршы яктан килеп кергәндәй шул көзге эчендә янәшә басып торабыз, әкәмәт!.. Монда шулай ук бик матур сары шкаф белән стена буена тезелешкән биек артлы урындыклар да бар иде. Боларның барысын да атакай йорт белән бергә сатып алган икән.
Без, ике малай, әнә шулай яңа йортыбыз белән танышып чыктык. Билгеле инде, бөтен ихатасын әйләндек, бер почмагын да калдырмадык. Ихата әле уртадан бүленмәгән иде, шуңа күрә ул безгә бик иркен-зур булып күренде… Әйткәнемчә, без яңа йортка июнь башында күчендек. Иң элек, йола кушканча, инәй йортыбызның түренә бербөтен икмәк белән бер чирек сөт китереп куйды. Монда да тормышыбыз мул, тук булсын өчен иде бу… Аннары күк айгырда әйберләребезне ташыдык. Дәүләкәндә безнең якын туганнарыбыз Зәкия тутакай белән Хәсән җизни торалар иде – күченгәндә шулар иртәдән кичкә кадәр безгә булыштылар. Көн яктысында ашап-эчкәннән соң, туганнар да киткәч, без беренче мәртәбә яңа урында, догаларыбызны укып, йокларга яттык. Ләкин, бик арыган булуыбызга карамастан, беребез дә тиз генә йокыга китә алмадык. Әллә шатлыктан, әллә татлы хыялдан… Атакай белән инәй шыпырт кына һаман нидер сөйләшеп яттылар. Миңа да бит инде тугыз яшь, хыяллана башлаган чагым. Хәер, йоклый алмыйча ниләр уйлап ятканымны белмим, бәлки, тизрәк үсү, матур булу, матур киенү турында уйланганмындыр… Әйе, бу төнне хыяллар йокыдан татлырак иде.
Күпмедер вакыт без яңа йортыбызга урнашу, җайлашу, ияләшү чорын кичердек. Әмма бу бик кыска бер ара булып калды. Баштарак әйткәнемчә, 1918 елның җәе аклар-кызыллар сугышының көчәйгән чагы иде, шуңа күрә безнең Дәүләкәндә дә вакыйгалар бик тиз үзгәрә башлады.
Әнә шулай ниләр булыр икән дип көтеп йөргән арада, мин әле ике ягыбыздагы күршеләр белән дә әзрәк кенә танышырга өлгердем. Уң ягыбызда рус ихатасы иде. Калай түбәле кечерәк кенә йорт, бер сарайдан башка бүтән каралтысы да юк, ләкин зур гына ишегалларында төрле яшелчәләр утыртылган түтәлләре күп иде. Тик, ни гаҗәптер, бу йорт, кайчан гына карама, гел буш тора, анда уйнап йөргән бала-чага да, хуҗага охшаган ир-ат та күренми, бары түтәлләр арасында бер марҗа түти генә иелеп эшләп йөри торган иде. Соңыннан белдек – бу йортның хуҗасы Дәүләкәннең иң беренче революционерлары бертуган Иван белән Николай Кириченколар икән. Бәлки, вакыт бик киеренке-куркыныч булганга күрә, алар өйләрендә юньләп тормаганнардыр да… Николай атлысы бит 1918 елның башында Дәүләкәндә оештырылган совет властеның беренче председателе булган кеше – димәк, ул чакта аның бу тирәдә ни өчен күренмәве хәзер менә аңлашылса кирәк. Аннары инде соңрак безнең белән Кириченколар арасына Сәлимҗан агай килеп утырды.
Әмма мине иң кызыктырганы – сул як күршебез Борһан абзый йорты иде. Борһан абзыйның кем булуын хәтерлисездер – ул Дәүләкәннең зур бер купецы иде. Йорты урамга буй салынган, шактый тәбәнәк, тәрәзәләре дә кечкенә, шуңадыр, ахры, тыштан әллә ни зур да, матур да түгел иде. Ләкин аның каравы ишегаллары бик иркен, күп җире яшел чирәм, сарай-амбарлары да бүрәнәдән салынган. Менә шул зур ишегалдында бик пөхтә киенгән бер көтү вак бала-чага шаулап, уйнап йөриләр. Мин аларны бик кызыксынып койма ярыгыннан күзәтәм. Алар бер дә диярлек урамга чыкмыйлар һәм үзләренә дә беркемне дә кертмиләр бугай – капкаларының аркылы агачы һәрвакытта шылдырып куелган була. Шуңа күрә миңа койма буйлап ярык эзләп йөрергә туры килә дә. Оятрак булса да әйтим инде, ишегалдын тутырып уйнап йөрүче бу шат балалар арасыннан бер кыз башта минем күземне, аннары күңелемне үзенә тартып өлгергән иде. Ул араларында зуррагы, нечкә-нәфис буйлы, озын кара толымлы иде. Хәер, барысы да чибәрләр, барысы да матур киенгәннәр, араларында тездән генә бәрхет чалбар кигән ике малай да бар, ләкин барыбер минем күзем әлеге шул кара толымлы кызда гына… Бу кыз сезгә таныш булырга тиеш – ул Һаҗәр, Борһан абзыйның уртанчы кызы, арада иң чибәре һәм минем беренче мәхәббәтем… Соңыннан, миңа аларның барысы белән дә танышырга да, якыннан аралашырга да туры килде. Әмма Һаҗәргә гашыйк булуым койма ярыгыннан карап йөргән чакта ук башланган иде инде!..
Ләкин, әйткәнемчә, хәлләр бик тиз үзгәрде. Июнь ахырлары булды микән, көннәрдән бер көнне Дәүләкәнгә сугышмыйча- атышмыйча гына чехлар керделәр. Бу инде Дәүләкәнне басып алган беренче кораллы гаскәр иде. Алар, кергән көннәреннән алып чыгып киткәнчегә кадәр, станциядә запас юлга куелган үзләренең эшелоннарында тордылар. Солдатлары авыл арасына чыгып, таралып та йөрмәделәр. Халык та аларга чит-ят бер кавемгә караган шикелле карый иде. Шулай да мин аларның бик көяз киенгән офицерларын әзрәк хәтерлим әле. Безгә каршы чаттагы чибәр генә йортта бер рус гаиләсе тора иде, анда берничә сылу гына ханым да күренә иде – чех офицерлары ара-тирә менә шулар янына килеп, граммофон уйнатып, танцевать итеп китәләр иде. Шул чакта мин аларны күргәләдем.