Урок 28

Образование. Профессии. Диалоги. Задания.


(Егерме сигезенче дəрес)


Исəнмесез!

Хəерле кӨн!


Образование. Профессии

На этом уроке мы поговорим об образовании, о профессиях.

1. — Син кайсы мəктəптə укыйсың?

131 мəктəптə.

Ул нинди мəктəп?

Анда математика кҮбрəк укытыла. ə син кайда укыйсың?

Мин татар гимназиясендə укыйм.

Сиңа ошыймы?

Бик ошый.

Нинди фəннəрне яратасың?

Татар телен, тарихны.

Кемнəр укыта?

Татар телен — МӨнирə апа, тарихны — Сабит ага укыта.

2. — БҮген ничə дəрес булды?

Алты.

Ничəле алдың?

Бер бишле, ике дҮртле.

Бишлесе — нинди дəрестə?

Тарих дəресендə. ə син ничəле алдың?

Ике бишле.

Нəрсəдəн?

Математикадан, физикадан.

3. — Сезнең мəктəп зурмы?

Зур.

КҮпме бала укый?

1200. ə сездə?

960.

Кичəлəр буламы?

Була.

Син йӨрисеңме?

əлбəттə.

4. — Син телчеме?

Юк, мин тарихчы.

5. — Син укытучымы?

əйе, мин укытучы.

ə Сез кем?

Мин экономист.

6. — Ул табибмы (врачмы)?

Юк, ул врач тҮгел.

Кем соң?

Бухгалтер.

7. — Алар студентлармы?

Белмим шул.

8. — Син кайда укыйсың?

Педагогика университетында. ə син?

Мин университетта.

Кайсы факультетта?

Филология факультетында. ə син?

Мин геология факультетында.

9. — Мəктəпне тəмамлагач, син кая барасың?

Институтка керергə уйлыйм.

Кайсы институтка?

Финанс-экономика институтына.

Ник алай уйладың?

Хəзер бит бар нəрсə экономикага бəйле.

əйе шул. Мин чит теллəр факультетына керергə уйлыйм.

Ул кайсы университетта?

Педагогика университетында.

Нинди тел Өйрəнəсең?

Инглиз телен.

10. — Быел нинди имтиханнар тапшырасыз (сдаете)?

Тарих, чит тел, политология, политэкономия. ə сез?

Без югары математика, политология бирəчəкбез.

Куркасыңмы?

Бераз куркам.

12. — Иртəгə безнең имтихан!

Нинди фəннəн?

Татар халык авыз иҖаты (татарский фольклор).

Авырмы?

Юк, əллəни авыр тҮгел. Бик кызыклы фəн.

Кем укыта?

Марат Гафурович.

13. — Сезнең институтта ничə факультет бар?

Биш.

Ниндилəр?

Тарих, филология, математика, табигать белеме, чит теллəр факультетлары. ə син кайда укыйсың?

Университетта.

Сездə нинди факультетлар бар?

Юридик, биология, геология, экология, механика-математика, физика, химия, исəплəҮ математикасы Һəм кибернетика, филология, журналистика, тарих, татар филологиясе, тарихы Һəм шəрык теллəре факультетлары бар.

14. — Исəнмесез!

Исəнмесез!

Миңа деканны кҮрергə кирəк иде.

Ул сəгать 11 дə була. КӨтегез.

15. — Ярыймы? Исəнмесез!

Исəнмесез!

Данияр Галимович, сез чакырдыгызмы?

əйе. Сезнең чит телдəн имтиханыгыз тапшырылмаган.

əйе шул, мин ул вакытта авырган идем.

Белешмəгез (справкагыз) бармы соң?

Бар. Менə.

Ярый, мин сезгə рӨхсəт кəгазе бирермен.

16. — Сез нинди теллəр белəсез?

Рус телен, инглиз телен.

ə татарча яхшы белəсезме?

Бик Үк яхшы тҮгел шул. Бəлəкəй чакта минем белəн кҮбрəк русча сӨйлəшкəннəр. Балалар бакчасында да русча гына сөйлə тем. Хəзер менə ныклап Өйрəнəм. ə сез нинди теллəр белəсез?

Мин русча, немецчə, фарсыча сӨйлəшə белəм.

Фарсы телен каян белəсез?

Университетта Өйрəндем.

Авырмы ул тел?

Алай авыр тҮгел. Ул безнең таҖик теленə кардəш.

17. — Сезнең гаилəгездə нинди ҺӨнəр кешелəре бар?

Безнең əни — укытучы, əти — заводта эшче, əби — бухгалтер, бабай — хəрби хезмəт кешесе, абый — химик, апа

юрист.

Үзегез кем?

Үзем аспирант. Татар халкы телен Өйрəнəм. ə сез?

Мин археолог. Болгар тарихын Өйрəнəм. əтием — инженер, əнием — тегҮче. ДəҮ əти белəн дəҮ əни авылда яшилəр. ДəҮ əти колхозда хисапчы булган, дəҮ əни — терлекче. Абыем хəзер газетада сəркатип (секретарь) булып эшли. Апам — фəнни-тикшеренҮ институтында гыйльми хезмəткəр.

18. — Сəлам, Морат!

Исəнме, Гариф!

Син ничек бу якларга килеп чыктың?

Командировкага килдем.

Кайда эшлисең?

КамАЗда.

КҮптəнме?

3 ел инде.

Кем булып?

Баш технолог булып. ə син, институтны тəмамлагач, кая киттең?

ТҮбəн Камага.

Кайда урнаштың?

Химия комбинатына.

Кем булып эшлисең?

Смена начальнигы.

Акчасы кҮпме соң?

Шактый. 2100 сум булыр.

əйбəт икəн…

19. — Исəнмесез!

Исəнмесез! Утырыгыз.

Рəхмəт. Сезгə сҮзем бар иде.

Рəхим итегез!

Минем белəсем килə: сезгə физиклар кирəкмиме?

Сез кайсы югары уку йортын тəмамладыгыз?

Университетны.

Ничəнче елда?

Мең тугыз йӨз сиксəненче елда.

Ярый, безгə бер физик кирəк. Уйлашырбыз. Бер атнадан килегез.

Рəхмəт Сезгə, сау булыгыз!

Сау булыгыз!


Задание 1. Добавьте ответы.

Сезнең исемегез ничек?

— …

ə фамилиягез?

— …

əтиегезнең исеме ничек?

— …

Димəк, мин Сезгə Фəридə Кəримовна дип əйтə алам. Сез ризамы?

— …

Сезгə ничə яшь?

— …

Сез нинди институт бетердегез?

— …

Кайсы факультетны?

— …

Хəзер кайда эшлисез?

— …

Кайсы мəктəптə?

— …

Эшегез ошыймы?

— …


Задание 2. Переведите на татарский язык.

Минем исемем — Фəридə. Ми‍а 23 яّь. Мин казан университетында укыдым. Мин — математик. Мин хəзер казанда яّим. Казанны 18 нче мəктəбендə математика укытам.

Бу мəктəптə инглиз телен яхّы өйрəтəлəр. Мин үзем дə бу мəктəптə укыдым.

Сау булыгыз! Сезгə зур уңышлар телим.

Загрузка...