Хәзерге әдәби телдә
Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!), Пушкин Александр!
Минем дә дәртем-теләгем нәкъ синең дәртең белән бер.
Синең шигырең көенә агач, таш бии, минемчә;
Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә.
Якты кояшка тиң шигырең алдында ник биемәсен;
Илаһи илһамга ия булган көчле шагыйрь бит син.
Күңелгә күләгә төшми, – шигырьләрең якты шундый,
Гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында.
Һәммә әсәрләрең укып, күңелемә ныклап беркеттем, –
Гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән мин авыз иттем.
Синең бакчаңда мин гиздем, гүя анда очып йөрдем;
Сайрар кошларыңны күреп, шунда күңел ачып йөрдем.
Күңелгә хуш, җанга якты шигырьләреңнән кем туяр!
Шулай булмады исә, шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?
Бар теләк-максатым минем – тезмәң, чәчмәләрең синең;
Минем эшмени тикшерү карашың синең һәм динең.
Әйе, теләгем бер генә, әмма юк шул миндә куәт;
Өмет итәм, кодрәтле зат бирер дип дәрман да, шаять.