МИЛЛӘТӘ

Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем;

Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер гыйлләтем.

Сән мөкаддәс, мөхтәрәм гыйндемдә варлык нәрсәдән;

Сатмазым бу кяинатә милләтем, миллиятем.

Бәхтиярым – бәндәңи гәр итсәләр нисбәт сәңа;

Гаҗизанә шагыйрең улмакга вардыр ниятем.

Ләфзы «милли» сәвәр кальбем бәнем – билмәм, нәдән?

Әйлә «милли», милләтем, бәхшәйлә45 мәмнүниятем.

Һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы, ля мөхаль;

Бу хыялятдән кәлүр, гәр кәлсә мәҗнүниятем.

Әйлә шагыйрьлекдә сабит та әбәд, Тәңрем, бәни;

Бу сәбатә мөнхәсыйр мәфтүн вә мәҗлүбиятем.

И фәләк! ал җаными, лик алма, зинһар, шаными;

Бәнчә, үлмәкдин әшәд мәнса вә мәтрүкиятем.

Үлмәсен, үлсәм дә, наме гаҗизем, фәүтитмәсен46;

Кәтмәсен буша бәнем җәһдем вә мәшгулиятем.

Берзаман яд әйләсә билилтифат милләт бәни, –

Иштә будыр максадым, мәэмүл вә мәсгудиятем.

Әйләдем гарзы мәхәббәт бән сәңа, и милләтем;

Дуст күрерсең сән бәни дә – вар буңа әмниятем.

1906

Загрузка...