Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар –
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Мисале зәгъфыран38 саргайды урман,
Игенчеләр игеннәрне дә урган.
Такыр калды татар башы кеби кыр;
Азык эзли – оча тургай да пыр-пыр.
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
Колакны шаулата инде суык җил;
Тулып эчкә, өрә, мисле куык41 җил.
Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;
Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.
Мазарыстанга42 охшап калды кырлар;
Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар.
Үлеп торсам иде мин алты айдай,
Эреп бер йокласам мин сары майдай.
Шулай йоклап, бәһар43 җиткәндә торсам,
Торып тагы яшел җирдә утырсам, –
Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле;
Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.
Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!
Качан китәр кичең, килер нәһарең44?
Килер мәллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?