ХУР КЫЗЫНА

Әгәр җәннәтдә күрсәм бән йөзеңни,

Күрермен ай йөзеңдә үз йөземни.

Беләм инде: бәни мәфтүн итәрсең,

Сихерләрсең, бәни әфсүн итәрсең.

Сәнең хөснең, табигыйдер, сәмави,

Вә һәр гозве ләтыйфеңдер сәнави.

Сөярмен мин сәне дә, бик сөярмен,

Яратырмын, янармын да көярмен.

Калыр мәнсә бәнем әрзый сорурым,

Кәлер җәннәткә махсус бер горурым.

Сәнең һәрбер сүзеңдер җанга рахәт,

Идәр дил һәр сүзеңдән истирахәт.

Сәнең җисмең яратылмыш сәма чөн,

Лисаның зикре-тәсбих чөн, сәна чөн.

Сәсиң әгъля бәлябилең сәсиндән,

Фиракъ эстәрме һичбер кимсә сәндән?

Вөҗүдең һәп мөкаддәс, мөхтәрәмдер, –

Вә ләмсе без гөнаһкярә әрәмдер.

Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,

Матурларның матурындан матурсың.

Гүзәлсең сән, зөбәрҗәдсең, ләгыльсең,

Вәли сән җир кызы төсле дәгелсең.

Сәнең хөснең, дөрест, һәр мәдхи йөкли,

Вәләкин җир кызы сәндән сөекле.

1906

Загрузка...