Хәзерге әдәби телдә
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.
Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;
Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне47.
Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин;
Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.
Күңелем «милли» дигән сүзне сөя – белмим, нидән?
Милләтем, мине «милли» ит – миңа шатлык бүләк ит.
Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;
Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.
Мине шагыйрьлектә мәңге тугры ит, Тәңрем;
Шунда гына күңелемнең бөтен теләк-омтылышы.
И күк! ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне;
Минемчә, онытылу, тибәрелү үлемнән яманрак.
Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын;
Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, –
Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.
Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем;
Мин ышанам ки, син дә мине дус күрерсең.