Мин сагындым!..
Яз күңелемне
Алып кайтты туган Димемә,
Ярларына басып карадым бер,
Кулларымны салып билемә.
Яр буена шаулап килә дә җил
Башын сыйпый йомшак талларның,
Иркәләнеп, таллар тирбәләләр,
Шәүлә төшә суга алланып.
Шул вакытта менеп карасаң
Каршыдагы тауның үренә,
Түтәл буйларында йөргән кызлар
Мәк чәчкәсе булып күренә.
Тавышлары яңгырый тауга бәрелеп,
Сибелешеп тугай өстенә,
Колхоздагы җитез, чая кызлар
Тау читендә бакча үстерә.
– Кызлар,
Вакыт җитте су коенырга! —
Бу сүз сигнал булып сизелә,
Җил сирпегән чәчәк төркемедәй,
Яр астына кызлар сибелә.
Дулкын бәрелеп торган ташка басып,
Кызлар чума суның төбенә,
Батмый калган кара толымнары
Үргән камчы булып күренә.
Ә Саҗидә әле журнал укый,
Күзләреннән нурлар чәчелә,
Җилсез таңда яуган йомшак кар күк,
Шомырт чәчәк коя чәченә.
Кич.
Бик ерактан салмак кына
Ай үрмәли тауның башына,
Кызлар эштән туктый,
Өс-баш алмашалар,
Иркәләнеп айның каршында.
– Кызлар, киттек,
Соңга калабыз!
– Соң, көймәләр?
– Әнә тегендә.
………………..
Ә Дим калды бер ялгызы,
Тик ай йөри аның төбендә.
1929