Айлы кичтә күлгә төштек,
Көймәдә йөрер өчен,
Айлы кич – йөрәк ачкычы,
Серләрне белер өчен.
Бар икән аның сөйгәне,
Минем дә бар сөйгәнем.
Сер итеп әйтте сөйгәнен,
Мин дә аңа сөйләдем.
Сөйгәнем, таң чәчәгем, ди,
Шулай ук матур микән,
Минем сөйгәнемнән аның
Кай җире артык икән?
Тиңләр чәчәк тапмас иде,
Минекен күргән булса,
Төннәрен йокламас иде,
Минекен сөйгән булса.
Айга карап әйтә куйды
Сөйгәненең исемен,
Тәннәремнән тирләр чыкты,
Сөйләр сүзем киселде.
Ике дус гашыйк булганбыз
Икебез дә бер кызга,
Иң мактаулы бакчачыга,
Колхоздагы йолдызга.
Беребезгә күз төшерсә,
Ут яна икенчебез.
Кайсыбызны сайлар үзе,
Түзми көтеп йөрибез.
1935