Төн. Урман,
шаулый яфраклар,
Без үтәбез калын урманны,
Газет хәбәрчесе булуымны
Юлаучы әле
белми торгандыр,—
Сөйләшмибез,
ат белән дә
Сөйләшүче бары – дилбегә,
Йокы килгән иде,
кире китте,
Очып китте төнге җил белән.
Урман калды.
Таң беленә —
Офык буена якты сузылган.
Авызлыклы атны
икәү тыеп,
Тау битеннән төштек болынга.
Юл буенда
яңа баганалар,
Алга йөгерә телефон чыбыгы.
Ашыгыч сүзләр,
ерак колхозларга
Яшеннәрдән кызу очыгыз!
Һәр багана
дәшеп кала:
– Җилле яңгыр,
төнге давылда
Ике сүзлек хәбәр өчен
Пар ат җигеп чапмый авыллар.
Бу – культура,
Бу – эш темпы,
Бу – колхозның яңа җиңүе,
Юлга баскан
кара искелекнең
Җимерелеп читкә чигүе.
Менә колхоз,
килеп җиттек,
Мин шатлыктан алга үрелдем.
Ашлык сараеның
ишеге төбендә
Мылтык тоткан сакчы күренде.
Ат туктады.
Колхоз идарәсе,
Ачып кына кердем ишекне:
– Тыңлыйсызмы,
бирегез обкомолны,
Казан! – дигән
тавыш ишеттем.
Хисапчы кыз —
уяу комсомолка —
Ячейканың җиңүен өләшә,
«Шаумян» нан,
биленә таянып,
Ерак Казан белән сөйләшә…
Юл буенда
яңа баганалар,
Алга йөгерә телефон чыбыгы,
Ашлык турындагы
ашыгыч сүзләр,
Яшеннәрдән кызу очыгыз!
1933