Яшь наратка сөялеп көтәм сине,
Үләннәрне сыйпап, җил исә…
Дулкынланып китәр чәчкә исе,
Яулыгыңны болгап син килсәң.
Юлларыңа йомшак нурын сибеп,
Йолдыз диңгезендә ай йөри;
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире.
Күзләремә никтер очрамыйсың,
Алар сине эзләп йөрсә дә…
Мин сөялгән нарат әйтмәс инде,
Килүеңне алдан күрсә дә.
Тик бер тургай мине аңлый бугай,
Кушып җырлый синең исемне;
Тургай кебек кечкенә кош булсаң,
Алып китәр идем мин сине.
Соңгы кич бу,
Менә таң беленер,
Таң беленгән якка юл тотам,
Мин барасы җирдә карлы таулар
Биек икән йөзгән болыттан.
Болытларны үтеп, ул тауларга
Менгән чакта, бергә булырбыз, —
Минем йөрәгемдә булырсың син,
Без ул сакта икәү торырбыз.
Ни дисәм дә, бүген аерылабыз,
Син каласың, ә мин? —
мин китәм,
Анда мине илнең тынычлыгын
Саклау өчен куйган пост көтә.
Ни дим сиңа?
Дулкын көчле булса,
Ерак ярга җитеп кагылыр, —
Ил чигендә сакта торучыны
Йөрәкле кыз түзмәс, сагыныр.
Яшь наратка сөялеп көтәм сине,
Үләннәрне сыйпап, җил исә…
Дулкынланып китәр чәчкә исе,
Яулыгыңны болгап син килсәң.
Мин сөялгән нарат күрде, ахры,
Килә дигән сыман тирбәлә.
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире.
Син кил,
Күкрәгемә башыңны сал.
Бер җыр җырла, шундый җыр булсын —
Ул җыр мине җиңү кырларына
Алып бара торган юл булсын.
1935