Беренче бала

Ак төргәген кочып,

Иркәм ачты

больница ишеген,

Мин беренче кабат

Үз канымның

тавышын ишеттем.

– Бир миңа, – дип,

Кулым суздым,

ә ул бирмәде.

– Абау, кулың

Боз кебек, – дип,

мине тиргәде.

Башым иеп

Карыйм күзләренә,

миңа карамый,

Әнкәсе дә

Күкрәгенә яшерә:

– Кит, – ди, – ярамый.

Көнләшүем

Йөрәкне әрнетә,

Нигә анада,

Ана булган саен,

Җылы сөйкемлелек

Үсә яңадан?!

Тавышы… тавышы ла,

Нинди матур, елый,

яшь баскан күзен,

Зинһар, бирче,

Мин күтәрим!

– Юк… үзем!

Без өчәүләп

Кайтып киләбез,

урам тар безгә,

Исем эзлим,

Ул бит йөгереп йөрер

киләсе көзгә.

– Исеме үзе кебек

Яңа булсын,

ә син ни дисең

«Марсель» дисәк?..

– Миңа ошый,

матур бу исем!

Өйгә кайттык,

Безне котлап

керде күршеләр.

Саклап кына

Күрсәтәбез

яңа кешене.

Комсомолка,

Комсомолның

уртак баласын

Кызганмыйбыз,

Әйдә, алар

кызыгып карасын.

Башта булган

Әрнү, көнләшүне

инде оныттым,

Йөрәгемә терәп,

Кулларымны

удым, җылыттым.

Күпереп торган

Ак мендәрдән

бәгърем баламны

Әнкәсеннән

Оста итеп

кулыма аламын.

Ул ялтырап

Миңа карый,

күзе йолдыздай,

Яңа кеше,

Бер көрәшче үсәр

безнең улыбыздан.

1932

Загрузка...