Тигез ялан,
Карыйм —
Моннан күренә Идел буйлары.
Әнә Казан,
Мин җыр итеп аңа язам
Күргәнемне
Һәм дә уйларны.
Бу яланда яшел җәй иде,
Кырын ятып яшел үләнгә,
Печәнчеләр
Сыкрау тавышы белән сөйләнә:
– Совет әле ярлы.
– Ярлы, малай,
Иң кирәге аның юк бездә,
Машина юк,
Бөтен машина бит
Америкадан килә илебезгә…
Күпме генә карама син,
Төсең калмый ябышып көзгегә;
Бу да шулай,
Тик хатирә —
Кичәгедән калган сүз генә.
Еллар түгел,
Әле бер атна
Бу киң ялан
тигез,
тын иде,
Тынлыгы да,
моңсу карашы да
Аның бүген менә…
Юк инде.
Бу яланда
Сыйныфташы үлгән
Кешеләр бүген
сагынып килсеннәр,
Туфракларын канга буяп,
Җиңеп алу даны исеменә —
Алар монда
Сагыну белән искә алына, —
Монда
Һәйкәл итеп гигант салына.
Карны ерып, кара җирнең
Катлауларын бүген тентиләр,
Атка авыр икән,
җырлап тартышалар —
Ак карларга сибелеп, ком килә.
Татарстан!
Синең кырларың
«Моңсу» күренешләрен югалтып,
Күтәрерлек булды
Үзенең җилкәсендә
Машиналар ясау гигантын.
Кичә Америка әкият булып
Сөйләнә иде безнең бу җирдә,
Иртәгесен алар үзләре
Гаҗәпләнеп килер бирегә.
Монда иркен,
Монда җиңү йөри,
Монда кешенең яңа сагышы
Тирән сулыш белән,
Күтәренке итеп
Айкап чыгара үзенең тавышын.
1932