Зәйтүнә

Очыраган саен, күз караңда

Ике рәсемем чагыла елмаеп.

Тик син үзең миңа карыйсың,

Ачу катнаш тирән моңаеп.

Аш бирүче кыз, син ачуланма

Сүзләремне туры әйтүемә,

Синең эшең белән

иске официант эшен

Чагыштырып үтәм, Зәйтүнә.

Ресторан…

җыр…

аракы…

Бокал тавышы төтен эчендә,

Тез башына кысып, официант

Бөке суыра бөтен көченә:

– Рәхим итегез!

Ни телисез?

Пожалуйста, мәгез прейскурант!

Коньяк дисез, була!..

«Ә» дигәнче

Ялт итеп ул килә бер урап.

Сөйгән матурлыгы – мыек бөтерү,

Эше – йөгереп коньяк китерү,

Хезмәт сүзе – «пожалуйста»,

Ә теләге —

Ишеттерә төшеп йөткерү.

Бирсәң эчә,

Бирмәсәң дә:

– Рәхмәт сезгә! – ди ул, баш иеп,

Күкрәгенә кипкән кулын куеп,

Каш астына күзен яшереп.

Ак тастымал аның иңбашында,

Ә билендә… таплы алъяпкыч,

Таплы алъяпкычтай

Җыерчыклы чырай,

Күз карашы тонык, алдаткыч…

Официант гомерен ресторанда

Исерекләр шулай таптады,

Иске тормыш аның кешелеген

Каралыгы белән каплады…

Аш бирүче кыз, син ачуланма

Серләремне туры әйтүемә,

Синең эшең белән

Иске официант эшен

Чагыштырып үтәм, Зәйтүнә.

Официант түгел бит син,

Кыйлануың безгә кирәкми,

Аш китергәч кашык бирми тору —

Бусы боза нерва, йөрәкне.

«Мә талонны» дисәң – эндәшмисең,

Кашык сорасаң,

Кашык кадәр итеп күзеңне,

Ирештергән сыман кырын карап

Үтәсең син, җыерып йөзеңне.

Бер плитага җитмеш хатын,

Җитмеш миска куеп булашу —

Моны җимерү!

Минем җырымда

Йөрәк тавышы, бәгърем, әнә шул.

Очыраган саен, күз караңда

Ике рәсемем чагыла елмаеп,

Син дә миңа карама,

Ачу катнаш тирән моңаеп.

Кара күзләреңә күзне текәп,

«Мә талонны» диеп әйтүгә,

Ярышчылар өчен, ярыша-ярыша,

Аш китер син безгә, Зәйтүнә.

1931

Загрузка...