Йокысыз үтә озын төн,
Кышкы төн озын;
Шатланып көтә бу төндә
Ана үз кызын.
Киенеп чыга урамга,
Күз сала ана;
Еракта, офык буенда,
Бер йолдыз яна.
Күктәгедәй гади түгел,
Зәңгәр йолдыз ул;
Сокланып елмая ана:
– Кызым бу! – ди ул.
Очып йөри зәңгәр йолдыз
Төнге тынлыкта;
Йолдыз түгел – кызы оча
Зур самолётта.
Аның канаты астында —
Мактаулы иле;
Пропеллер, күкне яңгыратып,
Ил көчен сөйли.
Бу ил аны дәртләндереп
Күккә мендерде.
Төннәрен күктә очарлык
Канатлар бирде.
Әйләнә офык буйларын
Бу зәңгәр йолдыз.
Һәм югары күтәрелә
Йолдыз кебек кыз.
1935