Пулемётчы

1

Тау итәге.

Авыл.

Авылны кар күмгән,

Бөтерелеп чыга төтеннәр;

Тупка эләккән мәчет манарасы,

Актарылып төшкән бөтенләй.

Җил сызгыра.

Басу капкасында,

Җиң эченә тыгып кул очын,

Әче җилгә каршы күз уйнатып,

Каравылда тора сугышчы.

Тәүлек буе куроктан кул алмый,

Чокырлардан шуышып килгәнгә —

Йончытылган, шинельләр – су,

Каеш эзе баткан билләргә.

Мылтыкларның иңнән төшкәненә

Ярты гына сәгать узгандыр:

– Юл – Уфага,

Уфа – безнеке! – дип,

Полк тагын алга кузгалды.

Полк китте.

Риза пулемётын

Төзәтеп өлгермәде китүгә.

Төзәтсенме? Ышанамы ул

Иптәшләрен куып җитүгә?

Төзек корал белән поход чыгу

Ашкындырды бу яшь батырны,

Түзде Риза,

Йөрәгеннән гүя үткәрде ул

Ленталарга тезгән патронны.

2

Риза чыкты, соңгы бавын

Урап тотты кулына… тиз генә…

«Кызу йөгер, егет, кызу» дигән сыман,

Кар шыгырдап барды эзеннән.

Тау үренә ашыгып менгән чакны,

Абынып егылгандай туктады,

Үзе дә ул сизми калды бугай

Пулемётка лента тыкканын.

Тау битләрен каплап дулкынлана

Соры шинель төсле әремнәр,

Әремнәргә төренеп, аклар килә,

Ашыгалар билдән бәрергә.

«Безгә табан үрмәләгән аклар

Күрмәгәннәр икән – күрсеннәр,

Пулемётым, әйдә,

Безнең пулялар

Йөрәкләрен айкап үтсеннәр!..»

Кичке тынлык баскан тау битләрен

Сискәндерде пулемёт тавышы,

Һәм бу тавыш тау сыртлары аша

Урманнарга табан авышты.

Пулемёт тынды. Ленталар буш.

Тик йөрәкнең ярсып тибүе

Сорый әле соңгы көче белән

Тагын бер кат аның җиңүен.

Качарга дип аяк атласа да,

Кире борылып килде ул тагын,

Итегенең дагалары белән

Таптаганда пулемёт йозагын,

Уйлады ул сөйгән полыгының

Бу дошманга каршы киләсен,

Тик уйларын бүлде офицерның

Аңа төзәп аткан пулясы.

Ауды җиргә пулемётчы Риза,

Күксел төтен кунды төсенә,

Кызыл байрак булып кан җәелде

Ул егылган ак кар өстенә.

1933

Загрузка...