Онытылмассың, иптәш

Без төзегән тормыш

Артык бөеккәме,

Тик көрәшче булсаң юлыңда,

Онытылмаслык җырлар

язып була

Аның соңгы җиңүе турында.

Киләчәкнең

тавын күргән җырчы

Йөрәкләргә җәяр тавышын,

Бу көрәштә

җиңү җырларының

Югары бер көен табышыр.

Килдең,

Син дә килдең,

Авыр булды сиңа килүе,

Авыр булды

Күк җырлары белән агуланган

Эчке уйларыңны җиңүе.

Такташ!

Бәхетле син,

Идеалыңа

Көрәш юлы белән омтылдың.

Такташ!

Бәхетсез син,

Җырлап бетми яшьләй йотылдың.

Үлдең, җаным,

ләкин белеп үлдең

Җырларыңның кая барасын…

Тирән сагыну белән

йөрәкләрдә

Онытылмаслык булып каласың!

9 декабрь, 1931

Загрузка...