Таң…
Аның киң тынлыгын
Кем дә бозмый шаулы җыр белән,
Кара урманнар
Йомшак уйга баткан,
Уйга баткан яшерен сер белән.
Һәр минуты аның гомерем өчен
Сагыну хисен биреп калдыра.
Таң ул иске,
Ләкин һәр туар таң
Сагындырып каршы алдыра.
Тынлык…
Тал тирбәлә таңда тын гына.
Чишмә ага чылтырап моң гына.
Тик шул чишмә, салкын чишмә
Таң тынлыгын ярып ургыла.
Салмак кына җилләр исә,
Ерактанмы?
Бәлки, Уралдан?
Ә мин менә бер ялгызым
Таңда киләм тыныч урамнан.
Хәбибулла агай таңнан торып
Сөяп йөри ауган читәнен.
Кәҗә бәтие шуннан файдаланып
Чәйнәп йөри аның итәген.
Мин урамнан…
Бер таң кызы
Суга бара алып чиләген.
Ургып аккан
Салкын шул чишмәдә
Җырлый-җырлый юар беләген.
Таң тынлыгы уйга калдыра,
Офыкларны кояш яндыра.
Йә, әйтегез!
Матурлыкның матур бер җирендә
Кем шаулатмас хисле җырларны.
Мин түзә алмыйм,
Урамнан соң җырым җырлап,
Бер әйләнәм сөеп кырларны.
Әгәр:
Яшьлегемдә булган шатлыгымны
Хуш ис итеп таңга таратсам;
Ә шуннан соң?.. Куркам:
Кыен булыр шат күңелемне
Кайгы белән тагын каралтсам.
1928