Мишень булмас

Төзәгәндә, күзең

үзе пуля була,

Төзәп аткан мишень сызыгы

«Барып тигән» дисә

масаясың,

Бу – атуның көткән кызыгы.

Канлы сугыш булыр,

 тауның итәгендә

Кадап куйган мишень күренмәс,

Аткан пуляң

кайда кадалганын

Белми торып, йөрәк сүрелмәс.

«Мылтык

Минем бөек сыйныфымны

Яклау өчен!»

диеп уйла син,

Якын күр син аны,

ул кулыңда

Яшен кебек җиңел уйнасын.

Туры төзәү өчен,

мылтыгыңны

Кулбашыңа китереп терәдең,

Мишенеңне

мишень түгел,

Фашист генералы —

Аның медаль таккан күкрәге!

Итеп күр син,

ачуың ташысын,

Кар эресен карда ятканда,

Ачуың чәчрәп,

пуля белән барсын,

Дошманыңа төзәп атканда.

Ишетегез:

мылтыгыңны

Тутыктырып тотып йөрүең —

Дөнья Октябре

ясау көченә

Тутыгырга ирек бирүең.

Син мылтыкның

һәр кисәген

Исәбеңнән, аңлап үзләштер,

Идеяң белән

ату техникасын

Затвор частьларыдай берләштер.

Мылтык…

Мин, мылтыкка

кулым сузган чакта,

Тирән бер хис белән үреләм.

Мылтык безгә

илне саклау өчен

Сыйныф исеме белән бирелә.

Канлы сугыш булыр,

тауның итәгендә

Мишень булмас —

дошман күзәтер,

Төз атуны

дошман чигенеп,

Җиңелеп качкан эзләр күрсәтер.

1932

Загрузка...